ТУГАН ТУФРАК

Әмирхан Еники

I

Клараның бабасы, мәрхүм, аңа еш кына: «Клара бәбкәм, безнең Каракошны бер кайтып күрер идең, ата-бабаңның туган туфрагы бит ул!» – дип әйтә торган иде. Бабасының бу сүзләренә каршы Клара, ни әйтергә белмичә, уңайсызланып кала торган иде. Әллә кайдагы ул «туган туфрак» дигән нәрсә аңа билгесез, ят иде, шуңа күрә бабасының сүзләре аңарда бернинди теләк тә, кызыксыну да уятмый иде. Гомумән, Клара, чын шәһәр кызы булганлыктан, авыл җирен өнәп бетерми иде. Нәрсә ул авыл? Азрак күрергә туры килде аңа мактаулы авыл җирен. Салкын, пычрак көзләрдә барып, бәрәңге казып йөрде. Чыланды, күшекте, тыгыз өйләрдә тараканнардан җирәнә-җирәнә кунып ятты, өс-башы тузып, үзе керләнеп бетте һәм бөтен кайгысы — тизрәк шул «бәрәңге базыннан» котылу турында гына булды. Бернинди кызык та, матурлык та тапмады ул анда.

Ничек кенә булмасын, бабасының «туган туфрак» дигәнен Клара ихтыярсыздан элек үзе барып йөргән әнә шул Питрәчнең көл балчыклы бәрәңге җирләре белән бертөслерәк итеп күрә иде. Шунлыктан ул авыру картның: «Кызым, кайтып бер күрер идең», – диган сүзләрен һаман колагы төбеннән үткәрә килде.

Ә бабасы үзенең Каракошын, шунда үткәргән гомерен еш кына сагынып исенә төшерә торган иде. Бала чагын, егет вакытларын, каз өмәләрен, туйларын, җыеннарын, ярминкәләрен — барысын да кызык итеп, тәмле итеп, көрсенеп һәм юксынып сөйләп утырырга ярата торган иде. Клара, карт кешенең хәтере өчен генә аны тыңлаштырса да, барыбер үзенчә уйлый иде. «Боже мой, – ди иде ул эченнән генә, – хәзерге авылның коты юк, ә иске авыл нинди булгандыр инде ул?..» Аның укып белүе буенча, иске авылның бер яме дә, бер кызыгы да булмаган. Иске авылда бары хәерчелек, караңгылык, наданлык, вәхшилек кенә булган. Байлар ярлыларны изгәннәр, крестьяннар гел ач утырганнар. Йә, моның нәрсәсен сагынасың? Дөрес, аның бабасы, сөйләвенә караганда, таза гына тормышлы булган (Клара исәбенчә, середняк булырга тиеш), аты булган, сыеры булган, иген иккән. Әмма шулай да хәзерге вакытта иске авылны сагынып утыру һич килешә торган эш түгел инде. Политик артталык, наданлык бу... Кайчакта Клара, артык түзә алмыйча, бабасының сүзен дә бүлә иде: «Куй инде, бабакай, мактама инде син иске авылны. Йә, сезнең шул Каракошыгызда элек мәктәп булганмы, клуб, радио, электр булганмы?»

Юк, аларның берсе дә булмаган. Хәер, мәчет катында кечкенә мәдрәсә булган, әмма ләкин электр да, клуб та булмаган. Хәтта бабасы малай чагында керосин лампасы да булмаган. Чыра яндырганнар. Бабасы әйтә, кышкы кичләрдә, бөтен өй эче кул эше белән утырганда, миңа шәмдәлгә кыстырган чыраларның күмерен сулы ләгәнгә өзеп төшерергә кушалар иде, ди. Махсус кыскычы була торган иде, шуның белән бик тырышып чыра башын өзеп утыра идем, ди... Менә сиңа иске авыл!

Әмма шуңа да карамастан бабасы үзенең Каракошын һаман сагына иде. Әледән-әле Кларага әйтә торган иде: «Кайтып күр, кызым, гомер иткән нигезебез шунда, ерак бабаларыңның каберләре шунда, сиңа якын түгелмени алар?» – ди иде. Аннары Каракошның яланнары, таулары матур, имеш, халкы бик әйбәт, кунакчыл, имеш, гомумән, ягы белән үк бөтенләй башка: хозур, ямьле, җанга ягымлы, имеш.

Ә менә Клараның әтисе, шул авылда туып үскән булса да, Каракошны сагынып бер дә телгә алмый иде. Бәлкем, эченнән генә сагынгандыр, ләкин тыштан бервакытта да күрсәтми иде. Әтисе аның алдынгы кеше шул, капитализм чорындагы авылны сагынып, мактап сөйләүнең килешмәгәнлеген бик яхшы белә ул.

Инде менә үткән көз Клараның бабасы каты авырудан соң үлеп тә китте. Сиксән елдан артык дәвам иткән гомер өзелде. Барысын да — сагыну-юксынуларын да, җыр-әкиятләрен дә бабай үзе белән бергә кабергә алып китте.

Хәзер инде гаиләдә Каракошны телгә алучы да юк, «туган туфрак» дигән сүз үзе үк бөтенләй онытылырга тиеш иде. Ләкин, ни гаҗәптер, Клара, бабасы үлгәннән соң, аның әйткән сүзләрен исенә төшергәли башлады. Каракош та әледән-әле күңеленә килгәли торды. «Бабакаемның гомер иткән җире, безнең «туган туфрагыбыз», миңа ул кайтып күрергә кушып калдырды бит», – дип уйлана торган булды.

Ахырда, эчке бер тынычсызлану белән уйланып йөри торгач, Кларада бабасының туган авылын кайтып күрү теләге туды. Ничектер менә, бабасы алдында бурычлы кебек ул, әгәр аның васыятен үтәмәсә, җаны бервакытта да тынычланмас шикелле... Мөмкинчелеге бар, әтисенең хәле иркен, аның теләгенә каршы төшмиләр — шулай булгач, эш нидә? Бер елдан ул институтны бетерерга тиеш, аннары инде үзең теләгән җиргә барып йөрүләр авыр булачак.

Клара әнә шулай уйлады һәм, җәйге каникул вакытында тиз генә җыенып, ерак Каракошка китеп тә барды.

II

Клара туры Каракошның үзенә түгел, ә күчеп утырган Зиреклебаш авылына кайтырга тиеш иде. Чөнки аларның кайтып төшәрлек бердәнбер якын кардәшләре Зиреклебашта тора иде. Дөрес, Каракошның үзендә дә кардәш-ыру күп булырга тиеш, ләкин бабасы үлеп киткәч, алар ничектер билгесез булдылар да калдылар.

Инде Клара хәтерендә онытылмыйча сакланганнардан иң якыны — бу Хәмдия җиңгәчәсе, ягъни бабасы белән бертуган Мөхәммәтша дәдәсенең карчыгы була. Дәдәсе күптән вафат, Хәмдия җиңгәчәсе Зиреклебашта Рәхмәй атлы уртанчы улы белән тора. Рәхмәй инде Кларага тудык абый була. Аның күз төбәп кайткан якыннары әнә шулар иде.

Клара кояш баер алдыннан гына кечкенә бер станциягә килеп төште. Поезд ике генә минут торды да китеп тә барды. Аз-маз гына төшкән халык таралып бетте, һәм Клара, ак чехол кидергән чемоданын күтәреп, ялгыз калды. «Неужели телеграмманы алмадылар икән?» – дип борчыла башлады ул. Ләкин шул арада, әллә кайдан гына калкып, аның каршысына соры плащ, кара кепка кигән, чыбыркы тоткан, кечерәк буйлы чандыр гына бер егет килеп басты.

– Клара?! Синме, Клара? – диде ул, гаҗәпләнү катыш сөенеч белән кызга текәлеп.

– Әйе, мин, – диде Клара, егетнең кыяфәтенә тиз генә күз салып: Рәхмәй абыйсы дияр иде, егет ничектер яшь, малай сыман күренә; ул түгелдер дияр иде, эндәшүе бик үз, якын булып ишетелде. Шулай да бу ак чырайлы, соры күзле егетнең авыз читендә тирән сызыклар күреп һәм шуңардан аның бик үк яшь кеше булмавын чамалап, Клара кыюсыз гына сорады:

– Сез... Рәхмәй абый буласызмы?

– Нәкъ үзе, нәкъ үзе! – диде Рәхмәй абыйсы һәм, чыбыркысын култык астына кыстырып, ике кулын күрешергә сузды.

– Исәнме-саумы? Әйдүк, хуш киләсең!

Ул Клараның кулын тотар-тотмас күреште дә тиз үк чемоданга үрелде. Ат янына киттеләр. Биле сыгылыбрак торган тарантаска яңа чапкан печән тутырып, өстенә чуар палас бөкләп салганнар. Рәхмәй абыйсы ике куллап паласны суккалап алды.

– Әйдә утыр, сеңелем! Менә аласыңмы? Ул гүя күтәреп утыртмакчы да иде, ләкин Клара үзе җиңел генә менеп утырды. Печәнне бераз кайтаргалап, чемоданны Клара янына кырын утырткач, Рәхмәй абыйсы кучерга сикереп менде дә дилбегәне тартты.

– Кузгалдык, бахбай!

Йомры гына туры ат кырын-кырын борылды да, юлга төшеп, вак адымнар белән юыртып китте. Клараның гомерендә беренче мәртәбә диярлек ямь-яшел сусыл печән салган тарантаска утырып, атта баруы иде. Бик рәхәт булып тоелды аңа бу нәрсә. Җир якын, үләннәр якын, аттан тир һәм каеш исе килә, юк, бу әтисен йөрткән «Волга»дан поэтичныйрак иде. Әллә каян гына килеп бабасының: «Бар иде лә бәнем атларым, җигеп кенә чыга идем чаптарын», – дип җырлавы исенә төшеп куйды. Әйе, бабасы мәрхүм дә кайчандыр бу юллардан менә шулай чапкан печән өстенә утырып, авыз эченнән генә җырлый-җырлый узгандыр... Әлбәттә, узгандыр...

Рәхмәй абыйсы, артына борылып аңа, бөтен бите-күзе белән дигәндәй, елмаеп карады.

– Һәй, Клара, Клара! Син икәнсең инде ул Клара, ә?

– Әйе, Рәхмәй абый. Клара дигән кызый мин булам инде, – диде Клара, ничектер сагышлы һәм рәхәтле көрсенеп.

– Бик якын туганнар бит без, уйласаң, Клара аккошым! Беләсеңме шуны?

– Беләм. Бабакайның братының улы буласыз бит сез! Шулай бит?

– Син миңа пләмәш буласың, канатым! Ник дисәң, синең атаң белән мин ике бертуган малайлары булабыз. Безнеңчә әйтсәк, тудыклар... Ә күрешкәнебез юк, вәт тамаша? Бик ерак киттегез шул, ерак киттегез!.. Их-ма!.. Яле, бәләкәчем, кызурак атлале!

Туры ат, сүзне аңлап, башын кага-кага, тырышыбрак юыртырга тотынды. Клара ихтыярсыздан пошынып уйлады: менә беренче күрешүдән үк аңа туганлык хисен ничек сөенеп һәм юмартланып күрсәтәләр. Ә ул хәзергәчә мондый хисне үзендә сизмичә килде. Рәхмәй атлы «тудык абый» аның өчен әллә бар, әллә юк иде.

Җиде чакрымдагы Зиреклебашка караңгы төшеп, тәмам күз бәйләнгәч кайтып җиттеләр. Бер йортның җил капкасыннан кереп туктагач, тарантасны сырып алдылар, кемнәрдер Клараны култыклап төшерделәр, нәфис кулын тотып-сыйпап күрештеләр. Аннары өйгә алып керделәр.

Кечкенә өй эче бер мәлгә бала-чага һәм хатын-кызлар белән тулып китте. Күрше-тирәдән керүчеләр дә бар иде, ахрысы, һәрхәлдә, шактый югалып калган Клара бу ыгы-зыгы эчендә кемнең кем булуын тиз генә аера да алмады. Тик ул үзе тирәсендә бертуктаусыз бөтерелеп, шатлык-иркәләү сүзләре чәчкән какча гәүдәле хатынның кем икәнен бусагадан атлау белән үк танып алды: бу — Хәмдия җиңгәчәсе иде. Гаҗәп җиңел сөякле, куштан һәм татлы телле булып күренде ул Кларага.

Шулай да бу беренче кич Клара өчен томанлырак булып калды. Кемнәрнең нәрсә әйткәнен дә, үзенең ниләр кичергәнен дә соңыннан ачык кына хәтерли алмады. Дөрес, аны чын ихластан куанып, зурлап каршы алдылар, юынганда кулына комганнан җылы су салып тордылар, астына йомшак көрпә салып, түргә утыртталар, бик тәмле токмач белән сыйладылар — әмма болар барысы да аңа сәер, кызыклы төш шикелле генә булып тоелды.

...Күпмедер утыргач, аны өйалдындагы махсус юып җыештырылган ак чоланга кертеп, озынча түшщк җәйгән агач караватка яткырдылар. Мамык түшәккә менеп баткач та, аның юлдан талчыккан тәне май кебек эреде дә китте һәм, уйланып ятуына карамастан, ничектер һични сизмичә үзеннән-үзе сеңде дә куйды. Болай эреп, томанга әйләнеп дигәндәй, йокыга китүне аның әле беркайчан да татыганы юк иде.

Ә иртәгесен аны күз кабакларын кытыклаган ниндидер җылы яктылык, борынына кергән ниндидер тәмле хуш ис йокысыннан уятты. Күзләрен ачкач, ул шактый биектә салам кыекны күрде: чоланның такта түшәме юк, имеш, ә кояш нурлары аның күзенә ике кыек арасындагы такта ярыкларыннан төшә икән. Югарыдагы аркылы киртәгә икешәр-икешәр бәйләп быелгы каен себеркеләрен элгәннәр, ә бүрәнә стенага мәтрүшкә бәйләмнәре асып куйганнар. Борынны кытыклаган бу гаҗәеп хуш ис шулардан тарала икән.

Клара, күзен ачкач, тагын «ак» чоланның шүрлегендә һәм чөйләрендә аңа исемнәре дә билгеле булмаган әйберләрне — йон кабасын, тәрәш таракны, каен тузыннан теккән кечкенә тубалны, кипкән шомырт белән тулы агач шаваны күрде. Бу әкәмәт нәрсәләр аны бик борынгы бер заманга кайтаргандай итте. «Странно, но мило!» – дип уйлап куйды ул эченнән генә һәм шуларның барысына да сокланып, йомшак урыныннан кузгалырга иренеп, озак кына карап ятты.

...Өйалды тып-тын, һичкемнең кергәне-чыкканы ишетелми иде. Клара ихтыярсыздан: «Әллә тормаганнар инде», – дип уйлап алды, хәлбуки хуҗалар кадерле кунакның йокысын кызганып, өй тирәсендә чуалмыйлар иде. Югыйсә алар әллә кайчан торганнар, күптән үк иртәнге чәйләрен эчкәннәр, эшләренә таралганнар, хәтта балалар да күптән инде урамга чыгып киткәннәр иде.

Клара, ниһаять, торып, киң билбаулы ефәк халатын гына киеп һәм яланаякларына ак танкеткаларын элеп, чоланнан чыкты. Ишегалдына чыгар өчен чалышаебрак торган тышкы ишеккә баруга, чыбык-чабык күтәреп килгән җиңгәчәсе очрады.

– Ә, Иркә туташ, тордыңмы, якты күзем? – диде ул, җыр әйткәндәй көйләбрәк. – Хәзер, хәзер сөлге белән комган чыгарам, чирәмдә генә юынырсың!

Клара аптырый калды: «Нигә Иркә туташ? Әллә аның чын исемен яратмаганнармы? Әллә озак йоклаган өчен көлеп әйтәләрме?» Ләкин соңыннан төшенеп алды: юк, көлеп түгел икән, ә чын ихластан аны кадерләп, сөеп дәшү икән бу... Иркә туташ! Нинди матур, нинди ягымлы! Карагызчы, авыл кешесе дә шулай әйтә белер икән?!

Ишегалдына чыккач, Клара хәйран булып тукталып калды: йортның киртәсеннән кул сузымы җирдә генә иген кыры башланып китә. Очы-кырые күренмәгән бу күкрәп үскән иген шулкадәр якын, хәтта башакларның бер-берсенә ышкылып кыштырдаулары ишетелә.

Клара киртә буена килде дә, уңга-сулга салмак кына чайкалып, акрын гына шаулап утырган бодайлар галәменә карап тора башлады. Ул да булмый, аның колагына якында гына нәрсәнеңдер пошкырып куюы ишетелде. Караса, ни күрсен: киртә буенда гына казыкка бәйләгән бер яшь сарык кетер-кетер чәчәкле үлән кимереп йөри... «Ах, душечка, ах, җаным! – диде Клара, тәмам нечкәреп. – Килче, килче миңа, матурым!..» Сарык, башын текә генә күтәреп, авызындагы үләнен чәйнәүдән туктап, аптырау-курку тулы күзләрен Кларага төбәде. Юк, бу төпсез, хәйләсез, бары җан калтыравын гына чагылдыра алган якты күзләргә озак карап торуы мөмкин түгел иде.

Шул арада җиңгәчәсе сөлге, сабын һәм комган күтәреп чыкты.

– Иркә туташ, кил әле мондарак! – диде ул, ишек төбеннән читтәрәк яткан зур ак таш янына чакырып. – Үзем салып торырмын.

Клара, җиңгәсенең комган тотып көтеп торуын күргәч, уңайсызланып, кызарып китте.

– Юк, юк, мәшәкатьләнмәгез! Мин үзем, мин үзем...

– Һәй, аппагым, аякларыңа чәчрәтерсең бит.

– Юк, юк! Мин юына беләм бу нидән... савыттан.

Жиңгәчәсе ирексездән көлемсерәп куйды.

– Ярый инде алайса, – диде ул, комганны таш өстенә куеп. – Ипләп кенә юын, мин тизрәк чәемне хәстәрлим, булмаса.

Һәм ул ашыгып өйгә кереп китте.

Клара юынган арада ашыга-ашыга Рәхмәй абыйсының хатыны кайтып керде. Бу яшь җиңгәчәй — Мөнирә җиңгәчәй була инде. Таза гына, сылу гына гәүдәле, үзеннән-үзе елмаерга торган сөйкемле чырайлы, матур кара кашлы, кара күзле яшь хатын иде ул... Фермада сыер сава икән, әле шуннан ашыгып кайтуы.

Ул туп-туры Клара янына килде дә, күптәнге ахирәтенә дәшкәндәй, бик гади, үз итеп:

– Йә, Клара, әйбәт кенә йоклап тордыңмы? – дип, кулын аның аркасына салды.

– Рәхмәт, Мөнирә җиңгәчәй, бик әйбәт, бик тыныч йокладым.

– Ярый инде алайса. Безнең ни... синең кебек тансык кунакка чоланнан башка урыныбыз да юк.

– Әйтмәгез. Чоланыгыз йоклар өчен прекрасный урын икән, гел чәчәкләр исе аңкып тора!

– Син бигрәк! – диде Мөнирә, көлеп. – Ал, дидем әнкәйгә шул кипкән үләннәреңне, кунакның күзенә чүп коелыр, дидем. Алмады бит... Йә, әйдә керик, иркәм!

Шул арада болар янына урамнан ике яшь кенә бала тупылдашып йөгереп килде. Зуррагы — биш-алты яшьләрендәгесе — малай, ә кечкенәсе өч-дүрт яшьлек кызчык иде. Аларны бүген, кунак апалары килү уңае белән, пөхтә итеп киендергәннәр. Малайның өстендә ике сәдәпле ак күлмәк, бау белән иңбашына аскан кыска балаклы кара чалбар. Ә кызчыкны нәкъ курчак төсле итеп киендергәннәр: чәчен, ике кечкенә толым итеп, кызыл тасма белән үргәннәр, ике кулына да вак кына кызыл мәрҗәннән беләзек кидергәннәр. Аңа карагач, сөенеп елмаймыйча мөмкин түгел иде.

Клараны тагын шул гаҗәпләндерде: алар шактый әрсез-чая булып чыктылар. Авыл балалары да димәссең. Шунда ук, апаларына сарылып, такылдый да башладылар.

– Апам, бу минем алма апам!

– Юк, синеке түгел, минем апам!

– Тимә, тимә, минеке!

Клара, чүгәләп, икесен ике кулы белән кочаклар алды.

– Менә сез нинди икәнсез! Матур икәнсез, акыллы икәнсез! Йә, синең исемең ничек?

– Алмас! – диде малай, авыз тутырып, батыр гына.

– Ә синеке, күбәләгем?

Кызчык башын кырын салды һәм акрын гына:

– Алсу! – диде.

Клара аларны, сөеп, күкрәгенә кысты. Балалар тагы да иркәләнебрәк аңа сыендылар.

– Йә, йә, килешми болай, апагызның өстен буярсыз, – диде әниләре һәм башларыннан этәреп кенә читкә тибәрде.

...Барысы да җыйнаулашып өйгә керделәр. Карт җиңгәчәсе Клараны өтәләнеп каршылады.

– Әйдә, Иркә туташ, әйдә, күз нурым! Карының да бик ачыккандыр инде синең, уятырга жәлләдек, юлдан соң туйганчы бер йокласын, дидек... Әйдә, уз әле, уз, кереп утыр әле әнә шунда!..

– Хәзер, Хәмдия җиңгәчәй, чәчемне генә тарап алыйм.

– Ә ярый, ярый, тара! – диде җиңгәчәсе, тагын үзе шунда ук килешеп.

Клара, түбән каратыбрак стенага элгән, башына кәгазь чәчәк кыстырган, чебеннәр шактый «бизәп» өлгергән көзге каршына басып, кыска коңгырт чәчләрен, бер кулы белән тузгыткалап, тарарга кереште. Бу минутта нигәдер барысы да, эшләреннән калып, Кларага карап тордылар. Клара аларның үзенә, үзенең нечкә, зифа буена, затлы матур киемнәренә, гомумән, шәһәр зәвыгын, шәһәр нәфислеген аңкытып торган чибәр туташ булуына сокланып карауларын сизде. Бу аңарда горурлык һәм өстенлек тойгысы уятты. Әмма шул ук вакытта үзе белән алар арасында никадәр тирән аерма барлыгын, үзе яшәгән җиңел, гамьсез тормышның аларда юклыгын, хезмәтнең әле нәрсә икәнен белмәстән, үзенең алар күрмәгән ганимәтләр белән файдалануын, ләкин аларның, шушы аерманы сизгән хәлдә дә, аны әнә ничек якын туган итүләрен ул эчке бер уңайсызлану белән хис итмичә кала алмады.

...Ул чәчен тарап бетерүгә, барысы да тагын хәрәкәткә килделәр. Тагын түргә узып утырырга кыстый башладылар. Ләкин Клара, кереп утырганчы, иң элек стена буенда торган чемоданын алып урындыкка куйды да, ачып, бүләкләрен чыгара башлады. Карт җиңгәчәсенә ул яшел сатин күлмәклек белән ак батист яулык бирде, яшь җиңгәчәсенә бик матур ефәк күлмәклек бирде (аларның моңарчы каладан яшь киленгә бүләк җибәргәннәре юк иде әле), Рәхмәй абыйсына дип китергән ике якалы күлмәкне дә галстугы белән бергә чыгарып сузды, балаларның берсенә — малайга — чиккән үзбәк түбәтәе кидерде, ә кызчыкка бик матур кызыл туфлиләр тоттырды. Аннары ул күчтәнәчләрен — шоколад-конфетларын, тартмалы печеньеләрен, чәйләрен, шикәрләрен чыгарып өстәлгә салды. Барысы да искиткеч куандылар. Карт җиңгәчәсе, кәнәфигә утырып, озын итеп дога кылды. Яшь килен дә, әнкәсенә ияреп, тиз генә битен сыпырып алды, әмма үзе, бик уңайсызланган хәлдә, ни әйтергә белмичә, рәхмәт тулы күзләре белән Кларага карап тик торды. Балалар исә бүләкләрен әниләренә сузып: «Әни, кара, әни, кара!» – дип сикергәләргә тотындылар.

– Бик тә зурладың, бик тә сөендердең безне, Иркә туташ! – диде карт җиңгәчәсе. – Рабби Ходам, әти-әниеңә озын гомерләр бирсен, сезгә бакый рәхәт бәхетләр насыйп итсен! Амин!

Клара күңеле тулудан бер сүз дә әйтмәде, яшьләремне тыя алмам дип курыкты ул...

...Ахырда, түргә кереп утыргач, аның алдына таба өеп майлаган әче коймак китереп куйдылар. Шуның өстенә тагын самавырдан алып дүрт күкәй, агач тустаган белән пешкән каймак куйдылар. Болар бар да аның өчен генә...

– Иркә туташ, рәхим ит әле, рәхим ит! Коймактан җитеш, кайнар чакта, – диде җиңгәчәсе һәм коймакның майлыракларын астан өскә әйләндереп салды да бармакларын ялап куйды. Ул кыстаудан һич туктамый иде, Клара алдына әле эремчекле маен, әле кәрәзле балын этәрә генә тора. Яшь җиңгәчәсе ал чәчәкле, калай борынлы чәйнектән кечкенә чынаякларга чәйне куе итеп ясый да зур кашык белән сөт өсте салып бирә иде... Шушы чәй Кларага аеруча ошап китте...

...Клара өчен биредә һәрнәрсә яңа, сәер, кызыклы иде. Менә өй эче. Ап-ак зур мич, кечкенә тәрәзәләр. Тәрәзә төпләрендә эреле-ваклы савытларда чыра кадап сабакларын бәйләгән гөлләр... Тәрәзә яңакларында — кызыл башлы озын сөлгеләр, кашагаларда — ак челтәр... Түр почмакта пыяла капкачлы карсак кына кара шкаф; шұрлекләрендә төрле төстәге, төрле иштәге савыт-сабалар; түбәсендә ниндидер катыргы кенәгәләр һәм тузган китаплар... Мич катыннан өйне икегә бүлеп сузылган бүлмә тактасы буенда күпертеп, пөхтәләп җыештырылган иске генә тимер карават. Аннары менә кулдан гына эшләнгән, текә артлы агач кәнәфи, шомарып-саргаеп беткән, калын аяклы таза урындыклар, киҗеле ашъяулык япкан шундый ук гади өстәл, өстәлдә патша башлары белән бизәлгән җиз самавыр... Тагын нәрсә? Менә яңа «ходиклар», калаена Кремль манарасы төшерелгән... Менә календарь...

Баймы-ярлымы бу — Клара ул кадәресен белми иде, ләкин өй эче аңа тулаем бик борыннан үзгәрмичә сакланып килгән шикелле күренә иде. Кем белә, менә бу әкәмәт самавырдан бабасы гына түгел, бәлкем, бабасының әти-әниләре дә чәй эчкәннәрдер әле. Һәрхәлдә, монда искесе, яңасы бергә иде.

Чәйдән соң Клара, чоланга кереп, өстен алыштырып чыкты. Җиңсез ак кофточка һәм киң итәкле чуар юбкадан ул нечкә билле чегән кызына охшап киткән иде.

...Инде авылны күрергә кирәк. Яшь җиңгәчәсе ашытып фермасына китте, карт җиңгәчәсе өй эшләренә тотынды, Кларага иптәшкә Алмас белән Алсу калды. Көзге алдында тагын бер әйләнгәч, ул балаларны ияртеп урамга чыкты.

Аларның өе иң кырыйда иде. Капка төбеннән кечкенә авыл буеннан-буена ап-ачык күренеп тора. Урам киң, тип-тигез, куе бәбкә үләне белән түшәлгән, нәкъ уртадан, кара еландай, юл сузылып киткән.

Авылның утырган җире гаҗәп матур иде, монда кечкенә авыллар тирәсендә генә очрый торган ниндидер үзенә бер ямьлелек бар иде. Каршыдагы өйләр артыннан ук яшь урман башлана. Урамның түбән очы яшел чирәмлеккә барып чыга һәм шуннан ерак та түгел, ялгызы гына утырган мәһабәт биек тау күренеп тора. Ә бирге очта, менә киртәләр яныннан ук, иген кыры башланып китә. Ничектер барысы да — урманы да, тавы да, кыры да — кул сузымы гына җирдә, һәм атлап чыгу белән үзеңне табигать кочагында күрәсең! Клараны аеруча менә шушы якынлык сокландырды да. Ялан күрер өчен машинага утырып әллә кая чабасы юк икән монда...

Иң элек аның әнә шул каршыда гына торган урманга барасы килде.

– Алмас акыллым, – диде ул биш яшьлек «егеткә», – урманга илт әле мине. Алып бара беләсеңме?

Һи, Алмас алып бармыймы соң! Ике дә уйламыйча: «Әйдә, апам!» – диде дә тыпыр-тыпыр алдан йөгереп тә китте. Клара, кечкенә Алсуны җитәкләп, аның артыннан иярде. Каршыдагы йортның киртәсе буеннан үтеп, бер йөз-йөз илле адым китүгә, алар урманга барып та җиттеләр.

Нәкъ урман авызында аларга юкә бәйләме күтәреп чыгып килүче бер бабай очрады. Бабай базык кына гәүдәле, түгәрәк йөзле, мыексыз, ап-ак сакаллы иде. Ул, тукталып, Кларага дәште:

– Исәнме, кызым?

– Исәнмесез, бабай!

– Безнең мондагы кызларга бер дә охшамагансың, кайдан син үзең?

– Мин шәһәрдән, бабай!

– Шәһәрдән? Өфедән алайса?

– Юк, Казаннан...

Бабай бәйләмен җиргә куйды.

– Казанна-ан?.. Бик ерактан килгән кунак икәнсең, алай! – Ул бераз башын селкеп торды. – Кемгә кайттың соң син, рәхмәт төшкере?

– Менә Рәхмәй абыйларга, – диде Клара.

– Ә, Рәхмәйләргә... Ябалак Хамматшаның Рәхмәенә була инде алайса!

Клара дәдәсенең ябалак булуын белми иде, әлбәттә, бу яңалыктан бераз аптырый калды. Бабай тагы да төпченебрәк сораша башлады:

– Соң син үзең, канатым, кем кызы буласың?

– Мин... мин, бабай, ни, Кәбир кызы булам.

– Кәбир? Кайсы Кәбир?.. Кем Кәбире?.. Нигә мин белмим икән аны?

– Бабай, сез аны белмәссез. Әтием минем авылдан бик күптән киткән. Бәлкем, әтиемнең әтисен, минем бабамны беләсездер?

– Кем ул бабаң?

– Мөхәммәтҗан. Каракошта торган ул.

– Мөхәммәтҗан! Тукта, тукта, Хамматшаның бертуган агасы Хамматҗанмы?

– Әйе, Мөхәммәтша дәдәмнең агасы.

– Ә-ә, әнә ничек икән! Һе, чулай Хамматҗанны белмәскә соң, безнең кодабыз бит ул, чулай Хамматҗан! Минем анайның бертуган энесенең, Әптел дәдәйнең уртанчы кызын синең әбиең Гайшә тутай белән тудык бәлеш Усман малаена биргәннәр иде. Пыкрауда туйлары булды. Бабаң белән әбиең дә кодалар булып килгәннәр иде. Әмма егет тә кеше иде яшь чагында бабаң! Бөеренә таянып, бер җырлап җибәрсә, кунакларның һушын ала иде. Исән-сау гынамы соң әле Хамматҗан кода, рәхмәт төшкере!

– Юк, бабай, үлде инде ул! Былтыр көз...

– Үлде? Иһи-һи...

Бабай, чүгәләп, җитди-моңсу кыяфәт белән дога укырга кереште. Шул чагында Клара, бу изге күңелле картка садака бирергәме, юкмы дип, кат-кат уйлады, бер-ике тапкыр беләгенә элгән кечкенә сумкасын да ачмакчы булды, ләкин комсомолкага андый эшнең ярамаганлыгын уйлап, ахырда садака бирү ниятеннән кайтты.

Бабай авыз эченнән генә: «Урыны җәннәтнең түрендә булсын, амин!» – дип, битен ашыкмыйча гына сыйпады да кире торды.

– Һай гомерләр, гомерләр! – диде ул, үзалдына башын селкеп. – Берәү килә, берәү китә, шулай ул бу дөнья!.. Инде менә сезгә калды тормышлар... Сылу кыз булып үскәнсең, бәбкәм, Алла тәүфыйк бирсен үзеңә!

– Рәхмәт! – диде Клара, нигәдер калтырый башлаган иреннәрен көчкә тыеп.

Бабай бәйләмен алырга дип иелде һәм шул чакта Кларага сыенып торган Алсуны күреп, аның башыннан сыйпады.

– Һи, минем кошчыгым! Исемең ничек әле синең?

– Алсу! – диде бала, акрын гына.

– Әй-һәй-һәй, нинди матур икән! Үзең Алсу, әнкәң чәчәктер инде синең, әткәң кем икән соң? – дигән булды бабай, кызчыкны тагын бер кат сөеп, аннары бәйләмен җирдән күтәрде: – Юлыгызны бүлдем, барыгыз инде, үскәннәрем.

Бу очрашу бик дулкынландырды Клараны. Аерылып киткәч тә һаман: «Нинди ягымлы кешеләр, нинди яхшы күңелле кешеләр!» – дип уйланды ул. Моңарчы бер җирдә дә әле аның мондагы кебек йомшак мөгамәлә, якты чырай күргәне, мондагы кебек шигъри тәмле итеп сөйләүне ишеткәне юк иде. Гаҗәп иде бу! Әллә аңа карата гына шулай микән? Үзара, бәлкем, алай ук түгелләрдер. Тормышны бик мәкерле нәрсә дип әйтәләр бит! Бер төчесен, бер әчесен каптыра, кешеләрне әледән-әле маңгайлары белән чәкәштергәли генә тора, диләр. Әмма шулай да кешеләргә изгелек хас булырга тиеш. Бик борыннан аларның йөрәкләренә салынган орлык булырга тиеш бу... Инде тормышлар яхшыра һәм бәхетләр тигезләнә барган саен, ул орлыклар тулысынча шытып, барлык кешеләрнең дә үзара мөнәсәбәтләре менә шулай якты, җылы булып китмәсмени?

Клараның дулкынланган күңеленнән ихтыярсыз әнә шундый уйлар кичеп үтте. Аңа рәхәт иде, гүя бабай аны «туган туфракның» саф суына манып алды, ул рухи баеп, пакьләнеп киткәндәй булды.

Урманга керделәр. Монда торганы яфраклы агач иде: каен, юкә, усак, чаган, карама, элмә — танып та бетермәссең, ләкин бер генә дә ылыслы агач юк. Шуңамыдыр, урман эче ничектер нурлы иде, әледән-әле хисапсыз чәчәкләр белән чуарланган кечкенә аланчыклар ачыла гына тора иде. Бу күренештән Клараның башы әйләнеп, кайсы аланчыкта тукталырга, кайсы чәчәккә үрелергә белмичә, ул әле уңга, әле сулга кереп китә, аннары тагын иске урынына килеп чыга иде... Ул тик балаларны югалтудан курыкты. Алсуны бер дә кулыннан ычкындырмады, ләкин Алмас тәмам аның теңкәсен кортып бетерде. Малай, урман җәнлеге шикелле, каядыр китә дә югала иде. Клара кычкыра, эзли, кечкенә Алсу елый башлый, ә җен малай, берни булмагандай, әллә кайдан гына килеп чыга да: «Әйдә, апам!» – дип, йә җиләк тулы берәр уйдыклыкка, йә оясы белән утырган бөрлегәнлеккә ияртеп алып китә иде. Менә бит ул нинди! Ә җиләк-бөрлегәннәрне ашап кына бетерерлек түгел. Сумка элеп чыкканчы, чиләк күтәреп килгән булсачы?.. Ахырда, урманны шактый айкап йөргәннән соң, бер дә күрмәгәндәй зур кочак чәчәк җыеп, кайтырга чыктылар.

Кайтсалар, Клара ни күрсен: «Рәхмәй абыйсы лапас астында баштүбән салындырып аскан сарыкны тунап ята. Жирдә табак, комган, Мөнирә ире янында басып тора. Балалар туры шунда йөгерделәр, Клара, карамаска тырышып, тизрәк өйгә узды. Казан тирәсендә булашкан җиңгәчәсеннән ул куркынган бала сыман:

– Җиңгәчи, Рәхмәй абый сарыкны нигә суйды? – дип сорады.

Җиңгәчәсе, көлемсерәп:

– Әй, Иркә туташ, гомердә бер кайткан кадерле кунак бит син безгә, – диде. – Синең өчен тәкә дә суймагач, ярыймы соң!

Клара, ни әйтергә белмичә, бераз сүзсез торды, аннары рәхмәт әйтәсе урында, ихтыярсыздан:

– Ничек инде кызганмыйча? – дип куйды.

Жиңгәчәсе аны бөтенләй башкача аңлады.

– Әйтә күрмә, аккошым! – диде ул, кулын селтеп. – Кызганып торырга тагын... Аллага шөкер, актыгы түгел әле, быел сигез бәрәнебез булды. Игелеккә язсын!

Шулай да Клара күңелсезләнеп калды. Аның өчен дип кенә берни сизмичә кетер-кетер үлән кимереп йөргән яшь тәкәне тотсыннар да суйсыннар, имеш! Бу авыл кешесе җан иясен нигә бер дә кызгана белми икән? Үзләре шундый яхшы күңелле кешеләр, ә хайван суярга куллары бара. Менә аша инде хәзер шул... мескен тәкәне! Үз күзе белән күрмәгән булса, тагын бер хәер иде.

Шул арада Мөнирә җиңгәчәсе зур табак белән тәкәнең итен, үпкә-бавырын кертеп чыкты, ә Клара, бер эш булсын дип, чәчәкләр көлтәсен кәнәфигә таратып салды да яңадан тигезләп, матурлап җыйды. Аннары карт җиңгәчәсеннән бер тар муенлы чүлмәк сорап алды да, шуңа су салып, чәчәкләрен тутырып, зур букетны нәкъ өстәл уртасына бастырып куйды. Җиңгәчәсе дәшмәде инде, аш өлгергәнче торып торсын, диде, ахрысы. Шәһәр кызының юанычы чәчәк икән, әйдә бер кинәнсен!

Аш сосар алдыннан гына аларга кара күн фуражка кигән таза, чибәр генә бер яшь кеше килеп керде. Аны: «Әйдүк, Хәсән, мактап йөрисең!» – дип, якты йөз белән каршы алдылар. Ләкин ул ашка калып тормады, бер чүмеч тутырып салкын су эчте дә китәргә ашыкты. Эшкә әйтер өчен генә керүе икән. Берсекөнгә авылның бөтен картын-яшен печәнгә чыгарабыз, ди, ике-өч көндә кибәнгә куеп бетерергә кирәк, йә һавалар бозылып китәр, ди. Аннары игеннәр дә тәмам өлгереп килә икән, алдагы атнада, насыйп булса, ура башларбыз, ди.

Жиңгәчәсе егетнең бөтен әйткәннәрен хуплап торды, тик ахырдан гына:

– Һәй, Хәсәнкәем, әйткәнеңне дә көтмәс идем, – диде, – кунагым бар бит!

Егет елтыр кара күзләре белән Кларага туры гына карап алды да көлемсерәп:

– Кунак кызга да тырманың җиңелен әзерләп куярбыз, – диде.

Клара егетнең сүзеннән бигрәк, туры карашыннан уңайсызланып кызарды һәм башын горур гына читкә борды. Ә җиңгәчәсе шунда ук егеткә ташланды:

– Һи, мут күз! Иркә туташымны колхоз эшенә чыгарып имгәтер идеңме әллә? Булыр синнән, денсездән...

– Курыкма, тәтәй, имгәнмәс, утырып, ныгып кына китәр, – диде егет һәм тамак кырып куйды.

«Вот какой нахал!» – диде Клара эченнән, гадәтенчә бик ачуы килгәндәй итеп, ләкин нигәдер чынлап ачулана алмыйча.

Шуннан соң ул егетнең тыныч кына болай дип әйтүен ишетте:

– Хәмдияттәй, мин сине артык кыстамыйм, кунакны ялгыз калдырып булмый, канешно, аны гына беләбез... Үз җаеңа карарсың тагы, эш синнән качмас... Ярый, мин киттем. Хушыгыз, туташ!

Клара, борылып, аңа чак кына башын иде, ә жиңгәчәсе кинәт урыныннан кубып:

– Тукта, тукта, Хәсәнкәем, кая ашыгасың? – диде. – Тәкә суйган йортка кереп, ит капмыйча китсәң, языгы кемгә булыр?

Һәм табактан бер тәлинкәгә зур гына ит кисәге, берничә бәрәңге салып, өстәлгә китереп куйды. Бригадир, нишлисең инде дигәндәй, иңбашын җыерды да, утырып, итне мул гына тозлап, турамыйча-нитмичә, тотып ашый да башлады.

– Ай-һай, Хәмдияттәй, тәмле пешкән дә соң бу яшь тәкә! – диде ул, умырып капкан саен башын чайкап... Ахырдан гына бер бәрәңге кабып җибәрде, аннары майланган бармакларын итегенең кунычына ышкыды да, торып, өйгә бәрәкәт теләп, рәхмәт әйтеп чыгып та китте.

Ниһаять, бар да ашка җыелдылар. Балаларны казан ягына сәкегә урнаштырдылар — кунак барында аларның урыны шунда икән.

Җиңгәчәсе зур агач табак белән аш сосып китерде. Өреле шулпага катык тугылап ашадылар — Кларага бик ошады авылча «симез» токмач белән шулпа... Шулпадан соң җиңгәчәсе һәммәсенең тәлинкәсенә тутырма дигән нәрсә салып чыкты. Бусы — тәкәнең үпкә-бавырыннан, дөге белән бергә эчәккә тутырып, шулпада пешерелгән казылык иде. Клара, аны капкач, телен йотардай булды — гаҗәп тә тәмле иде ул! Шунда ук кечкенә блокнотына, бу тутырма дигән хикмәтнең ничек эшләнүен сорашып, язып та алды. Янәсе, Казанга кайткач, үзе пешереп, өйдәгеләрне бер сыйлаячак.

Аннары коштабак белән калҗалап тураган ит килде. Җиңгәчәсе аның өстенә суганлы, борычлы кайнар өре салып җибәрде — һәм өйгә әчкелтем хуш ис таралып китте.

Шуны әйтергә кирәк, баягынак Клараның кәефен боза язган тәкәне кызгану хисе хәзер каядыр югалган иде инде... Ашаганда тере тәкә аның күз алдына килеп җанын борчымады. Хәер, табын яны гел сүз белән узды, һәм Клараның уе бөтенләй башка нәрсәләргә китте. Менә хәзер генә ул туганнары белән якыннан танышты. Рәхмәй абыйсы гади колхозчы икән, бригадир кая җибәрсә, шунда эшләп йөри икән, ләкин болай селкенеп йөрүдән туйдым, ди, колхозыбызның хәзер үз машиналары булачак, берәр комбайнга басарга исәпләп торам, ди. Председательләре аңа вәгъдә биргән икән инде.

Мөнирә җиңгәчәсе, әйткәнебезчә, фермада сыер сава. Клара ни өчендер аны тирә-якка даны таралган алдынгы сыер савучыдыр дип уйлаган иде. Ләкин алай ук түгел икән, газетада рәсеме чыкмаган икән әле... Жиңгәчәсе, акланырга теләгәндәй, сыерларыбыз вак, ди, югыйсә тырышабыз инде, ди. Шулай да ферма тактасына гел язылып бара икән.

Клара аларның көнкүреш хәлләре белән дә, читләтеп кенә булса да, кызыксынып карады. Карт җиңгәчәсе ике сүзнең берендә «Аллага шөкер» дип тора. Ипи кайгысы китте, ди, түбәбездән су үтми, ди, мал-туарыбыз бар, ди, аяк-кулыбыз сау, ди. Аннары аның читтәге ике улы белән бер кызы да онытып бетермиләр икән, чәй-шикәрлек карчыкка килгәләп тора икән.

Гомумән, ул бик азга да шөкер итәргә өйрәнгән, ахрысы. Чөнки сугыш башланган елны иреннән калып, берсеннән-берсе яшьрәк алты баласын бик зур авырлык белән үстерган. Ә нужа азның да кадерен белергә өйрәтә икән ул...

Әле дә менә, сүз чыккач, гади генә бернәрсә итеп сөйләп алды:

– Шулай, сугыш вакытында, яшь ярымлык Һәдиямне күтәреп, стансага икмәк эзләп бардым, – дип башлап китте ул, тирләгән битен тастымал очы белән сөртә-сөртә. – Икмәкне таптым, кайтырга чыктым, бер беләгемдә бала, икенчесендә — ашъяулыкка төреп элгән ике зур каравай... Кайта-кайта кулларымның чистый хәле бетте бит, өзелеп төшәләр дип торам... Нишләргә инде?.. Күп тә калмады югыйсә, ә баралмыйм гына бит, хет ташла да кит... Шуннан, Һәдиямне юл кырыена утыртып калдырдым да төенемне бер җир буе алга илтеп куйдым. Аннан баламны килеп алдым. Тагын төенемне алга илтеп куйдым, тагын баламны кире кайтып алдым... Шулай итеп, әле ипекәемне, әле балакаемны күчерә-күчерә, көч-хәлгә кайтып егылдым!

Клара шактый сүзсез калып утырды, әллә нишләтте аны бу кечкенә хикәя, әйтерсең бәгырен туңдырып җибәрде. Ләкин моның сәбәбе җиңгәчәсен яки юл буенда утырып калган баланы кызганудан гына түгел иде (кызгану бу очракта бик зәгыйфь хис ул), ә дөреслекнең кайвакытта никадәр рәхимсез булуын аңлаудан, кешеләрнең шуңа тыныч карый алуларына хәйран калудан иде. Гаҗәеп бит! Җиңгәчәсенең сүзендә ник бер сыкрану ишетелсен! Булган да узган — бары шул гына! Житмәсә, әле Клараны юатып маташа: «Синең, Иркә туташ, исең китмәсен, – ди. – Һи, аның ише генә хәлләр кем белән булмады, – ди. – Адәм баласы әрсез бит ул, көлдә аунар — көнен күрер, – ди. – Һәдиям дә менә, шөкер, фызу бетерде, калада шкатурчы булып эшли, үзебез дә, колхозыбыз тернәкләнгәч, күкәй эчендәге сары кебек тора башладык», – ди.

Әлбәттә, Клараның үзеннән дә күп нәрсәләр турында сораштылар. Ләкин Клара өчен үз хәлләрен ачык кына сөйләп бирү шактый читен мәсьәлә иде. Аерма бик зур, тормышлар бөтенләй икенче төрле, теләкләр дә, юанычлар да башкача иде. Сөйләсә, ихтыярсыздан шул аерма ачылачак, ничектер мактану булып чыгачак. Ә аның бу кешеләр алдында мактанасы, шәп, рәхәт торулары белән ялтырап күренәсе килми иде. Шуңа күрә ул күбрәк бабасы турында, бабасының Каракошны ничек сагынуын, ничек аңа туган якларны бер кайтып күрергә әйтә килүен сөйләп утырды.

Сүз ахырында, иртәгә Каракошка барып кайтырга булдылар. Җае да чыгып тора икән — Рәхмәй абыйсы, бригадир кушуы буенча, шунда барырга тиеш.

III

Икенче көнне, иртәнге чәйдән соң, Рәхмәй абыйсы әлеге биле сыгылыбрак торган тарантаска Алмас белән Алсуны утыртып, шул ук бәләкәй атта кызу гына ишегалдына юырттырып килеп керде. Балаларны төшереп, печән өстенә чуар палас чыгарып җәйделәр, ике мендәр салдылар.

Иң элек Хәмдия җиңгәчәсе — кызыл эчле тирән галошлардан һәм эре чәчәкле шәльяулыктан, туйга баручы кодача төсле, бисмилласын әйтеп, ипләп кенә тарантаска менеп утырды. Аның янына чажлап торган ефәк плащтан, каурый кадаган бик килешле күк эшләпәдән Клара менеп урнашты.

Кузгалып киттеләр. Балалар әниләре янында елашып калдылар. Шулар гына Клараның йөрәген бераз сыкратып алды...

...Авыл урамының түбән очыннан барып чыккач, сулга борылып, тау итәгеннән киттеләр. Ялгыз утырган тау шактый биек һәм мәһабәт иде. Таулар Кларада һәрвакыт ихтыярсыз соклану уяталар. Гүя алар, дөньядан югары күтәрелеп, түбәндәге тормышка бәйсез бер горурлык белән, тын гына карап торалар. Алар бик күп хәлләрне күреп беләләр һәм эчләренә җыеп баралар төсле... Нинди генә тауны күрмәсен, Клараның шуңа менәсе, шуның түбәсеннән дөнья өстенә карап торасы килә иде.

– Җиңгәчәй, бу нинди тау? – дип сорады ул, калкына биреп.

– Бу безнең Чабылтавыбыз, – диде җиңгәчәсе.

Моны ишетүгә, Клараның исенә бабасы кылт итеп төште. Мәрхүм бабасы еш кына: «Чабылтау, Чабылтау», – дип сөйләнә иде. Шушы икән инде ул Чабылтау! Бабасы малай чагыннан ук бу тау тирәсендә күп йөргән булырга тиеш. Шунда аларның җирләре, шунда печәнлекләре булган шикелле... Клара бу хакта сорагач, җиңгәчәсе:

– Әйе, аккошым, каенатамнарның Корысазлык дигән печәнлекләре шушында иде шул, – диде.

Кучерда ат тотып барган Рәхмәй абыйсы борыла төшеп:

– Корысазлык бездән сулда кала, күрсәтермен әле, – диде.

Һәм бераз киткәч тә, ул сирәк-мирәк кенә нечкә каеннар үскән, ә урта бер җирен яшел таллык каплаган зур гына уйсулыкка чыбыркысы белән төртеп күрсәтте.

– Әнә шунда инде Корысазлык. Борын аның уртасында түмгәкле күл булган, диләр, Хәзер ул күл юк инде, кибеп бетте... – Һәм Рәхмәй абыйсы боларга кырын утырып, Клара өчен кызык бернәрсә итеп, сөйләп китте: – Элек заманда бу сазлыкка торналар күп килә торган булганнар... Торна ул оясын түмгәк өстенә ясый икән. Бала чыгарганда, шул түмгәккә атланып утыра икән, аягы бөкләнми, имеш, аның... Бервакытны Хәнәфи дигән карт, сазлык яныннан үтеп барганда, түмгәк өстендә утырган торнаны шәйләп алган, ләкин торна икәнен танымаган... «Кемнең чикмәне анда ята?» – дип уйлаган карт. Шуннан тиз генә ыштанын салган да, бер чыбык сөйрәп, суга кереп киткән бу... Түмгәккә якынлашкач, «чикмәнне» эләктереп алыйм дип, чыбыгын торнага төртүе булган, торна, сискәнеп: «Тар-тар!» дип кычкырып җибәргән... Моны ишеткәч, карт, тураеп, күкрәгенә сугып: «Шаярма, тар-тар түгел, Хәнәфи абзаң булыр бу!» – дип әйткән, ди...

Көлештеләр, ә җиңгәчәсе: «Һи, заманнар, картлары да балалар төсле булган», – дип, бер көрсенеп куйды.

Юл, Чабылтауны әйләнеп, көньякка табан борылгач, Клара алдында гаҗәеп күренешләр ачылды. Бу ялгыз тау үзе дә гаять зур биеклек өстендә утыра икән. Шушы биеклек өстеннән кайсы якка гына карасаң да, җәелеп яткан аксыл иген кырлары, яшел үзәннәр, күгелҗем урманнар, бөдрә куаклыклар белән капланган озын чокырлар, якында һәм еракта утырган тагы да ниндидер мәһабәт таулар күренә иде. Рәхмәй абыйсы юл буенча диярлек шуларның әле берсен, әле икенчесен күрсәтеп барды: «Ә-әнә теге Өзектау инде! Шуннан уңга таба китсәң, безнең Зирекле буена барып чыгасың. Әнә нәкъ каршыбызда Әркәсле яланы... Сулга карасаң, әнә анда Имәнлек башланып китә... Бабакаеңнан ишеткәнең дә бардыр әле».

Әйе, дөрес, Клара боларның барысын да бабасыннан ишеткәне бар иде. Шуңа күрәдер инде хәзер аңа бу кырлар, бу таулар, бу урманнар электән үк таныш төсле булып тоела иде. Хәтта берара аның күңеленнән: «Тукта, мин үз күзләрем белән дә боларны кайчандыр бер күрдем түгелме соң?» – дигән гаҗәеп сәер, шул ук вакытта ничектер бик якты, ләззәтле сизенү кичеп үтте. Бик ышанасы килде шуның чын булуына! Ләкин... юк, күргәне юк, әлбәттә. Әмма шушы ачык сизенү тәэсиреннән ул ихтыярсыз авыз эченнән генә берничә мәртәбә: «Туган туфрак, туган туфрак!» – дип кабатлап куйды.

Гел юырттырып бара торгач, алар ахырда ак маңгайлы тәбәнәк таулар өстенә килеп чыктылар. Түбәндә кечкенә елгачык, шул елгачык буйлап сузылып киткән Каракош авылы җәелеп ята.

Ике тау арасындагы текә юлдан атны тыя-тыя гына түбән төштеләр һәм чуерташлар өстеннән сырланып аккан инешне кичеп, бер тыкрыктан авылның зур урамына барып керделәр... Менә сиңа Каракош!

Тәҗрибәле күз бу авылның кайчандыр бик зур булуын һәм бик тыгыз утырганлыгын чамалар иде. Төп урамның бер очыннан икенче очын күреп булырлык түгел... Тагын янәшә сузылган һәм аркылы кисеп узган урамнар да бар. Кыскасы, искечә әйткәндә, элек бу өч-дүрт мәхәлләле бер авыл булган булырга тиеш. Хәзер исә, өстеннән давыл узгандай, ул бик сирәкләнеп, тузгып калган иде. Заманында Каракоштан өч-дүрт кечерәк авыл бүленеп чыккан. Аннары елдан-ел акрынлап, йорт-җирләрен бетереп, читкә китүчеләр дә күп булган... Колхозлашу елларында мондый зур авылдан читкә сөрелүчеләр дә аз булмагандыр, һәрхәлдә, Каракош башыннан күп хәлләр кичкән булырга тиеш.

Ләкин Клара боларның барысыннан да хәбәрсез иде, билгеле. Авыл аңа шактый табигый һәм тыныч-имин булып күренде. Хәер, асылда Каракош хәзер шундый иде дә.

Авыл уртасына җитәрәк алар урамга буй салынган, такта белән япкан таза гына йортның капкасына килеп туктадылар. Бу — Кларага әллә кайсы яктан, әллә ничек кенә кардәш тиешле Сәйфетдин абзыйның йорты иде. Капканы өстенә ак күлмәк, башына кара кәләпүш кигән кәкрерәк аяклы хуҗа үзе ачты.

– Һәй, бәрәкалла! Әйдәгез, хуш килдегез! – дип каршы алды ул кунакларны.

Ат ишегалдына узып, кунаклар тарантастан төшәргә өлгермәделәр, өйдән шәһәрчә диярлек киенгән, кечкенә буйлы, йөзгә бик сөйкемле яшь хатын һәм буйга-сынга таза гына егет ашыгып чыктылар. Болар Сәйфетдин абзыйның улы белән килене иде...

Хәмдия җиңгәчәсе Клараны терсәгеннән этәребрәк:

– Менә Иркә туташны сезгә күрсәтергә алып килдем, – диде. – Хамматҗан дәдәбезнең внукасы була инде. Каладан кайтты.

– Һи-и-и, шулаймыни? – диде Сәйфетдин абзый, тәмам шаккатып. – Хамматҗан абзыйның шундый внукасы бармыни? Машалла! Күз генә тия күрмәсен, алтын алма булып җиткән икән! Әйдүк, әйдүк, ике күзем, түребездә бул!

Барысы да аның белән бик куанышып күрештеләр. Аеруча Клараны күрүенә яшь килен бик шат иде шикелле — ничектер беренче караштан ук ул аңа, үз тиңен очраткандай, бик җылы, бик якын итеп карады. Аннары кунакларны өйнең түр ягына алып керделәр. Өй эче тәмам шәһәрчә дип әйтерлек иде. Биредә никель карават та, шифоньер да, китаплар тулы этажёрка да, хәтта зур радиоалгыч та бар иде. Чебеннең әсәре дә юк, үзе чиста, рәхәт, салҡынча... Күренеп тора, шәһәр тәртибен алып килгән кешенең кулы хуҗа монда...

Яшь килен, биленә кечкенә алъяпкыч буып, аш-чәй хәстәренә кереште. Ире дә аңа, кушмастан, булаша башлады... Хикмәт шул яшь килендә түгелме икән?.. Картлар үзара хәл-әхвәл сораша башладылар, Сәйфетдин абзыйның карчыгын сагынып исләренә төшерделәр, ул күптән вафат икән инде.

Хуҗа бер чыккан арада, Клара җиңгәчәсеннән акрын гына: «Бабакайлар йорты еракмы, кайчан барабыз?» – дип сорап куйды. «Ерак түгел», – диде җиңгәчәсе; шуннан, Клара бик үтенгәч, алар чәйгә хәтле барып килергә булдылар.

Урамга чыккач, җиңгәчәсе Клараны югары очка таба алып китте һәм, бераз баргач та, ике йорт арасындагы иркен генә бер буш урын каршында тукталды.

– Менә шушы була инде бабаңнарның утырган җирләре, Иркә туташ! – диде ул, кабер өстенә килгәндәй, тавышын акрынайтып.

Клара берни аңламыйча әүвәл алга, аннан тирә-ягына каранды. Нәрсә соң бу?.. Урамнан алып инешкә төшеп җиткәнче алабута, кычыткан, әрекмән басып бетергән буш җир җәелеп ята. Ник бер агач, ник бер таш, ник бер каккан казык күренсен! Бу урында кайчан да булса кемнәрнеңдер йорт-җир белән дөнья көтеп яшәүләрен күз алдына китерүе дә бик читен иде. Клара, тәмам аптыраган хәлдә, ни әйтергә белмичә, шактый сүзсез тынып торды. Җиңгәчәсе, аның хәлен аңлап булса кирәк, җиңелчә көрсенеп әйтеп куйды:

– Бетте шул инде, нигез дип әйтерлеге калмады...

– Ә кая булды соң мондагы йорт, бабакайдан калган йорт? – диде Клара, нигәдер бераз сабырсызланып.

– Соң белмисеңмени, бабаң бит, сезнең янга киткәндә, йортын сакау Хисамига сатып китте!

– Беләм. Ишеткәнем бар... Ну, ә ул Хисами кайда соң монда?

– Хисамимы? Хисами сугыш беткәч тә сафхузга күчеп китте... Йортын да шунда күчерде... Бик әйбәт тора, диләр... Күркәсенә чаклы асрый икән... Ишетмәдегезмени?

Клара башын гына чайкады... Һәм алабута, кычыткан баскан буш җиргә карап тора башлады. Шушы икән инде... «нигез»!.. Бернинди кызгану-фәлән кебек нәрсә хис итмәде Клара үзендә, тик алдануы өчен кәефе генә азрак кырылды... Бер генә дә күрер нәрсә калмаган ич! Хыялы белән дә ул биредә нәрсәләр булганын күз алдына китерә алмый иде... Юк, билгесез, ят бер урын икән бу аның өчен... Ләкин шулай да ул уйламыйча булдыра алмады: әгәр бабасы үзе бу ташландык урынны кайтып күрсә, нишләр иде икән? Түзмәс иде, елар иде, һичшиксез елар иде... Туган җирем, гомер иткән җирем, дип, шәһәрнең дүрт стенасы эчендә гел сагынды да утырды бит!

Инде китәргә дә ярыйдыр. Шулай да Клара, нидер исенә төшереп, җиңгәчәсеннән сорады:

– Бабакай: «Бакчабыз бар, бакчабызда зур каен үсеп утыра», – дип сөйли торган иде. Кайда ул?

– Каенмы?.. Ә әйе, бар иде шул, бар иде... Кистеләр. Каенын да, барысын да кистеләр. Хуҗасыз калгач ни... – Җиңгәчәсе башындагы яулыгын алгарак тартып куйды. – Бабаң картайды, – диде ул, сузып кына... – Малайлары таралышып беттеләр. Карчыгы үлде. Ялгыз нишләсен ул монда?.. Барысын сатты да китте...

– Җиңгәчәй, син бу йортны яхшы беләсеңдер инде?

– Һи, белмичә соң! Мин бит шушы йортка килен булып төштем. Минем Хамматшам бабаңнан аерылып чыкмаган иде әле... Туебыз бик тә күңелле, бик тә шәп узды... Вәлиулла абзый, мәрхүм, туй капкадан килеп керүгә, мылтыктан атып җибәрде. Ул халык, мин сиңа әйтим, ул бала-чага!.. Мине җитәкләп ак киез өстеннән генә өйгә алып керделәр... Һи, сөйләсәң, Иркә туташ, исең-акылың китәр. Үтте инде... үтте. Аллага шөкер, менә хәзер үзем дә киленле булдым. Тик Хамматшам гына күрмәде.

Шулай элекке нигездән бер таш кисәге дә калмаган буш җир өстендә анысын-монысын искә төшереп бераз сөйләшеп торганнан соң, алар акрын гына кузгалып, Сәйфетдин абзыйларга кайтып киттеләр.

Яшь киленнең тәртипле, матур, мул табыны әзер иде. Биредә инде күп сыйлар өстенә тагын быелгы җир җиләгеннән кайнаткан варенье да һәм баллап катырган чәкчәк тә бар иде.

Чәйне озаклап, тәмләп эчтеләр. Сәйфетдин абзасы белән җиңгәчәсе сөйләшеп рәхәтләнделәр генә. Әллә кайчангы хәлләрне искә төшереп, әллә кемнәрне телгә алып беттеләр. Кем белән ни булган, кем кая киткән, ул анда ничек тора, кемнең баласы кайсы шәһәрдә кем булып эшли, кемнең улыннан яки кызыннан күпме акча килгән, ә кем бер тиен дә җибәрми — барысын да санал чыктылар. Клара бернәрсәгә гаҗәпләнде: Каракоштан дөньяга сибелгән кешеләр гаять күп икән... Ерак Көнчыгыш, Себер, Урта Азия, Урал, Мәскәү, Ленинград, Киев, Баку — кая гына барып чыкмаганнар алар! Тагын шунысы кызык — кайда гына булмасыннар, ниндидер нечкә җепләр аларны Каракош белән һаман бәйли икән әле.

Чәйдән соң яшьләр авыл буйлап бер йөреп кайтырга дип чыгып киттеләр. Хәмдия җиңгәчәсе үзе кушты: «Сания килен, барыгыз, Иркә туташка авылны күрсәтегез, казаныңны үзем карармын», – диде ул яшь киленгә.

Сания үзе дә, аның ире Зиннур да Клара өчен бик кулай кешеләр булып чыктылар. Алар икесе дә Каракош мәктәбендә укыталар икән. Сания үзе шәһәр кызы икән, педагогия институтын бетергәч, аны шушы авылга җибәргәннәр... Клара башта ук аның авыл кызы булмавын сизенгән иде. Инде белгәч, ул аңа үзе ишедәй бик якын булып күренде.

Зиннур инде төп Каракош егете иде. Ул эше белән дә, укуы белән дә Саниядән түбәнрәк тора шикелле — Клара шулайрак сизде... Аннары егет үзенең кечкенә хатынын бик ярата иде булса кирәк. Ничектер менә хуҗасына бик ияләшкән юаш ат шикелле тота иде ул үзен Саниясе янында.

Алар Клараны урам уртасыннан түбән очка таба алып киттеләр. Авылның хәл-әхвәлен аз-маз сөйләп бардылар. Әлбәттә, киләчәген күбрәк сөйләделәр, чөнки алар яшьләр, чөнки Каракошның киләчәге, үткәненә караганда, һичшиксез, матуррак булырга тиеш. Бу ышаныч, бу теләк бигрәк тә шәһәрне ташлап килгән Саниядә нык сизелә иде. Гүя аңа шунсыз монда яшәү мөмкин дә түгел!

Дорес, Каракошның хәзергә әле ерактан килгән кунакка мактап күрсәтерлек әллә нәрсәсе юк. Күп нәрсәләр яңа башланган яки планда гына икән әле... Хәер, бу гаҗәп тә түгел, чөнки ярты халкы таралып беткән Каракош, озак еллар бер урында таптанып торганнан соң, яңарак кузгалып, югары үрмәли башлаган иде.

Кларага колхозның былтыр гына салынып беткән яңа идарәсе белән гаражын күрсәттеләр. Рәшәткәләп алган иркен ихата эчендә зур, матур йорт. Алты тәрәзәсе урамга карап тора. Бер башында китапханә икән... Клара: «Ә клубыгыз бармы?» – дип сорагач, Сания аңа бер генә сүз белән җавап бирде: «Булачак!»

Идарә артындагы яшел чирәмгә салынган ике ишекле кызыл кирпеч гараж да болай зур гына, чибәр генә кебек иде. Зиннур әйтә, монысы, ди, идарә машиналары өчен генә, ди, ә колхозның барлык машиналары өчен авыл читендә зур сарай салынып ята, ди.

Бер уңайдан Кларага идарә каршында торган мәчетне дә күрсәттеләр. Клара гаҗәпләнә калды: мәчетнең тәбәнәк кенә манарасы белән кәкрәйгән ае да бар, имеш! Ничек сакланган ул! Ләкин бик тә искергән, тузган инде. Түбә такталарына яшел мүк чыккан, бүрәнәләре тәмам караеп беткән. Тәрәзәләре яшькелт зәңгәргә әйләнеп, карасу төшкән күзләрдәй, дөньяга күрмичә карыйлар төсле... Мәчет Кларада ятсыну һәм шомлануга охшаган ниндидер бер авыр хис уятты. Ә бабасы аның мәчет катындагы мәдрәсәдә укып йөрүен сөйли торган иде. Анысы хәзер юк, күрәсең. Әйе, бабай заманындагы нәрсәләр акрынлап менә шулай тузып, череп, юкка чыгып беткәннәр яки бетеп баралар икән инде... Алар урынына әнә бабай күрмәгән, бабай белмәгән яңалары туа...

Мактаулы Каракош! Клара үзенчә бик кызыксынып, сынап карый аңа. Монда беренче күзгә ташланган нәрсә — авылга каршы яклап тезелеп киткән таулар иде. Бабасы: «Каракошкайның таулары киртләч-киртләч, киртләчләре бетә кар киткәч», – дип җырлый торган иде. Чынлап та, бу ак маңгайлы текә тауларны вак ерганаклар агып һәм кәҗәләр таптап, аркылыга-буйга сырлап бетергәннәр икән. Таулар Кларага ни өчендер тәбәнәк һәм боек күренделәр.

Авыл үзе бик чуар. Өйләрнең искергән-тузганнары да күп, ишелергә торганнары да бар; нигезен яки түбәсен яңартып җибәргәннәре дә шактый гына, өр-яңадан салынганнары да очрый... Әгәр Клара урынында берәр дөнья күргән олы кеше булса, ул, бу өйләргә карап, авылның үткән тарихын да, бүгенге хәлен дә китаптан укыган шикелле укыр иде.

Авылда яшеллек тә аз икән. Агач бакчалары юк диярлек, тик кайбер йортларның гына тәрәзә алларында сирень куагы, киртә буйларында ялгыз каен яки шомырт, яки миләш агачы үсеп утыра. Әмма һәрбер йортның койрыгында сузылып киткән бәрәңге җире бар. Клара өчен кызыклы түгел ул бәрәңге җире. Хәер, аны шагыйрьләрнең дә мактап җырлаганнары юк әле. Авыл кешесенең үзе өчен генә кадерле ул... бәрәңге!

Шулай карап уздылар Каракошның зур урамын. Очраган бер бала, алар белән исәнләшеп, авызын ачып калды. Ишегалдында йөргән агай яки җиңги дә тукталып, каз шикелле башын кырын салыбрак карап калды. Чөнки безнең Кларабыз бик сылу кыз иде, бик чибәр киенгән иде. Шуңа күрә инде һәркемнең күңеленә: «Кемнеке булыр бу, кайдан кайткан, ниләр алып кайткан?» – дигән уйның килмичә калуы һич мөмкин түгел иде.

Авылдан тип-тигез тугайлыкка барып чыктылар. Алда — буа, буада — иске тегермән, ә тегермәннән ары ферма каралтылары күренә. Ямь-яшел тугайда көтү-көтү ап-ак казлар утыралар.

Яшьләр фермага барып тормадылар, чөнки анда буш абзарлардан башка берни дә юк, маллар — көтүдә... Авыл артына, чирәмлеккә күтәрелеп, шуннан ашыкмыйча гына кайтырга булдылар.

Монда җире дә, һавасы да бүтәнчәрәк икән — ничектер дала исе аңкый. Бөрчекләнеп торган кара туфрак, эсседән кипкән сирәк үлән һәм ефәк чуклы кылганнар... Кылганнар... Гел бер якка таба селкенеп торалар икән бу... кылганнар. Казан тирәсендә юк бит алар.

Сания, иелеп, җиргә учлам-учлам ябышып үскән вак кына зәңгәр чәчәкле бер үләнне йолкып алды да Кларага:

– Мәгез әле, иснәп карагыз! – дип сузды.

Клара үләнне алып борынына китерде һәм хәйран калды: үлән искиткеч хуш исле иде.

– Нәрсә бу?

– Ислекәй... Ислемай үләне, – диде Сания.

Ислемай үләне! Клара аны тирән итеп, кат-кат иснәде һәм бер мәлгә исереп киткәндәй булды. Чиксез дала аның күз алдына килде. Бабасының яшь малай чагын, шушы ислемай үләннәрен җыя-җыя йөгереп йөргән чакларын ап-ачык күргәндәй булды... Кинәт шулкадәр ерак үткәнгә кайта алу әллә ничек шомлы да, әйтеп бетергесез татлы да булып тоелды аңа... Айнырга теләп, ул башын кат-кат чайкап куйды.

Сания тагын ак әремне дә уып иснәтте. Монысыннан да дала эссесе, дала исе аңкып тора иде. Клара ихтыярсыздан: «Әтием бу исләрне ничек оныта алды икән?» – дип уйлап куйды. Ә менә бабасы онытмаган иде, сагына иде. Әгәр ул исән булса, Клара бу үләннәрне алып кайтып, аңа иснәткән булыр иде.

Көн бик эсселәнеп китте, шуңа күрә яшьләр артык юанмыйча өйгә кайтырга ашыктылар. Хәтта авылдан читтәрәк тигез чирәмлектә утырган зур таш мәктәпкә дә кереп тормадылар, тик Сания генә бу мәктәпнең районда иң зур, иң бай мәктәп булуын сөйләп алды. Алар шунда укыталар икән инде...

Кайткач, тагын чәй эчтеләр. Аннары каклаган ит, яңа бәрәңге турап һәм күкәй калҗасы салып пешергән бик тәмле аш ашадылар. Ниһаять, көн сүрелгәч, Сания белән Зиннурны берсекөнгә Зиреклебашка кунакка чакырып, юлга чыктылар.

Авылны чыкмас борын Рәхмәй абыйсы атын беразга гына кибет алдында туктатты. Җиңгәчәсе кибеттән, зур бер яулыкка барысын бергә салдырып, чикләвек, йөзем, кипкән өрек кебек нәрсәләр алды. Күлмәгенең тирән кесәсеннән кулъяулыкка төргән акчасын чыгарганчы, Клара барысы өчен түләп тә өлгерде. Аннары ул тагын бишбылтырдан бирле сатылмыйча яткан краб консервысын да, тозы өстенә чыккан селёдканы да алмакчы булган иде дә, җиңгәчәсе моңа бик каршы төште. «Акчаңны әрәм итә күрмә, бездә андый нәрсәләрне ашаучы юк», – дип, тәки алдырмады. Шуннан соң Клара Рәхмәй абзасына, көчләп дигәндәй, илле сумлык акча бирде. Рәхмәй үзеннән дә өстәп ике шешә акны, бер шешә кызылны алды. Шуларны кучер астындагы печәнгә әйбәтләп яшергәч, утырышып, авылдан чыгып киттеләр.

Кояш баер алдыннан гына Чабылтау итәгенә килеп җиттеләр. Кайтышлый сүз аз булды. Жиңгәчәсе, тирбәлеп килә торгач, оеп китте. Рәхмәй абыйсы башта колхоз эшләре турында аны-моны сөйләнеп килде-килде дә аннары ул да тынды. Клараны бу сүзсезлек, бу юл талгынлыгы бер дә ялыктырмады, киресенчә, ул аңа риза иде, чөнки ул да, үз эченә йотылып, үз уйларын уйлап кайта иде.

Тау итәгенә җиткәч, барысы да җанландылар. Җиңгәчәсе калкынып:

– Мәшалла, кайтып җитәбез түгелме соң? – диде. – Һи, көтү дә кайтып бара икән ләбаса!

Чынлап та, алда, Корысазлык ягыннан юлга таба көтү чыгып килә иде. Рәхмәй абыйсы атын кызулата төште, һәм алар тузан, йон, сөт исе аңкыган көтүнең нәкъ алдыннан уздылар. Шул чакта Клара бик сәер бернәрсә күрде: җирдән, кәҗә-сарыклар арасында, әллә нихәтле сыерчыклар кайтып килә. Нәкъ менә көтүгә чыккан йорт кошлары шикелле очмыйча, җәяүләп, йөгерә-йөгерә кайтып киләләр. Бу гаҗәп сәер, кызыклы күренештән кәефе бик килгән Клара кычкырып ук җибәрде.

– Җиңгәчәй, карале, көтүдә сыерчыклар!

– Ә, ие шул! Бала очыргач, көтүдән калмыйлар инде алар.

– Нигә, ни өчен?

– Нигә дип, мал тирәсендә аларга азык табыла. Мал белән бит чебен дә корт та ияреп йөри... Шуларны чүплиләр инде бу Алла кошлары!

«Удивительно!» дип уйлап куйды Клара эченнән. Аңа ничектер берьюлы күңелле, рәхәт булып китте.

Рәхмәй абыйсы, артына каерылып, кояш баешына карап алды.

– Иртәгә дә аяз булмакчы икән, – диде ул, башын кагып. – Бик әйбәт. Печәнчеләргә мач килә.

Клара, кинәт җанланып:

– Җиңгәчәй, минем дә печәнгә барасым килә, – диде. – Миңа барырга ярыймы?

– Ник ярамасын! Ярый, бик ярый, аккошым! Үзем алып барырмын, – диде җиңгәчәсе, ничектер Клараның бу теләген шунда ук куәтләп.

– Көлмәсләрме?

– Юк, нишләп көлсеннәр, Аллам сакласын! Менә кызларыбыз белән танышырсың... Кызларыбыз бик куштаннар, кунак итеп, үзеңне урталарына гына алып йөртерләр.

Рәхмәй абыйсы кисәк кенә көлеп куйды:

– Хәсән, бригадир, нибуч кунак дип тормас!

– Ә мин кунак булып түгел, эшләргә барам! – диде Клара, эре генә башын чөеп.

– Әйе, әйе, эшләргә инде, печән җыярга, – диде җиңгәчәсе, бала көйләгәндәй итеп. – Бергә барырбыз. Мин үзем дә бик яратам печән эшен, Иркә туташ!

– Барабыз, җиңгәчәй, барабыз! – диде Клара, чын-чыннан рухланып, һәм аны кинәт ниндидер бер канатлану, җилкенү биләп алды. Һич уйламаганда, аның менә хәзер үк әнә шул Чабылтауга менәсе, шуннан дөнья өстенә бер карыйсы килде. Ул атны туктатырга кушты: «Мин тауга менәм!» – диде. Җиңгәчәсенең аптырап: «Һай, Иркә туташ, каян уйладың әле, кояш та баеп бара, ялгыз куркырсың ич!» – диюенә карамастан, ул тарантастан төште дә ашыга-ашыга тауга таба китте.

Тауны менү читтән караганда гына ансат булып күренә икән ул. Иң элек тау, менә башлагач, шактый биек булып чыкты, аннары югарырак күтәрелгән саен ул текәрәккә әйләнә барды. Клараның әледән-әле аягы тая башлады, хәтта ара-тирә артка таба шуып та киткәләде. Ләкин һичнигә карамыйча, үлән төпләренә аягын ныграк терәп, тазарак үскән сабакларга тотынып, иелә-бөгелә һаман күтәрелде. Ахырда, азаплана торгач, Чабыл башына менеп җитте... Туктады, тирән сулап, бермәл тын алып торды.

Тау түбәсе — ап-ак ташлыҡ, үлән бик сирәк, урта бер жире чокыраеп тора. Монда сәер бер тынлык хөкем сөрә. Әллә нинди генә шунда, түбәндәге тормыштан аерылу хисен үяткан, бушлык халәтенә якын бер тынлык иде бу... Бу тынлыҡта бары җилнең акрын гына исүе ишетелеп тора кебек...

Клара түбә уртасынарак атлады. Кояш баеп өлгергән иде инде... Ләкин бөтен әтраф бик якты иде әле, шунлыктан иң ерак офыклар да ачык күренә иде. Клара тантаналы бер киеренкелек кичергән хәлдә тирә-як дөньяны карарга кереште. Никадәр ерак җирләр ачылган иде аның күз алдында! Бик-бик еракта күгелҗем томанга өртелгән ялгыз таулар күренә, чиксез киңлекләргә сибелгән, әле тегендә, әле монда җиргә ябышып яткан авыллар күренә, җептәй сузылган юлларны да бик ачык аерып була. Хәтта юлларның теге яки бу төшендә, бөтерелеп сузылган тузанга карап, машиналар чабуын да шәйләп була иде. Һәм әнә шул таулар, кырлар, авыллар аша, ниндидер бер пәһлеванның зур адымнары шикелле, тимер челтәр баганалар әллә кайлардан килеп, әллә кайларга узып китәләр...

Клара озак кына Каракошны эзләде. Кайда ул, нигә күренми? Ниһаять, түбәндәге ике тау арасыннан ниндидер бер авылның читен күреп алды. Ул ерак та түгел иде. Клара чамалап карады: хәзер генә алар кайткан юл нәкъ менә шул ике тау арасыннан килеп чыга икән. Димәк, Каракош шунда. Тик ул тоташы белән күренми, әлеге ак маңгайлы тәбәнәк таулар аны каплап торалар. Әмма Каракошның бер генә читен күрү дә Клара өчен күңелле булып китте, ничектер менә авылдан аңа җанлы бер җеп сузылган кебек булды. Каракош аңа да якын икән ләбаса!

Аннары тирә-якка күз йөртеп, акрын гына артына борылды. Кинәт аның күзенә нидер көзгедәй уйнаклап-чагылып китте. Шуны эзләп түбәнгә карагач, ул тау итәгеннән авылга таба кешеләр төялгән өч атының китеп баруын күреп алды. Менә шул алдагы атта баручы кешеләрнең баш өсләрендә нидер җылык-җылык уйнаклап куйгалый... Нәрсә бу?.. Ах, чалгылар түгелме соң? Әйе, әйе, чалгылар шул! Арбага ике яклап тезелешеп утырган егетләрнең бастырып тоткан чалгылары ара-тирә әнә шулай чагылып-чагылып киткәли икән!.. Печән чабучылар кайтып баралар. Арттагы атларга, тырмаларын югары күтәреп, хатын-кызлар төялгән... Бу күренеш Клараны аеруча сөендереп җибәрде. Иртәгә бит ул үзе дә печәнгә чыгачак. Менә шулай, үзе кебек кызлар белән бергә, аякларын салындырып, арбага утырган килеш, тырмасын күтәреп болынга барыр, болыннан кайтыр!.. Теге кем, Хәсән дигәннәре: «Кунак кызга тырманың җиңелен әзерләп куярбыз!» – диде бит... Мут күз! Шәһәр кызының кулларын үзенчә кызгана торгандыр инде. Тукта, күрсәтер әле ул аңа үзенең кулларын!

...Менә Зиреклебаш. Карасана, яп-якында гына икән ул. Бөтен өйләре, каралтылары, ишегаллары, көтүдән таралган маллары, кичке эшләрен бетереп йөрүче кешеләре белән, уч төбендәге шикелле, ап-ачык күренеп тора. Ә-нә иң кырыйда Рәхмәй абыйларының өе. Ә-нә капка төбендә моннан бармактай гына күренгән Алмас белән Алсу тауга карап торалар бугай. Исләре китеп, Клара апаларын күзәтә торганнардыр инде алар. Уңган җиңгәчәсе кай арада кайтып, учагын ягып та өлгергән — морҗаларыннан аксыл төтен акрын гына һавага күтәрелә... Кунакчыл өйнең сый-хөрмәт төтене бу... Юк, алай гына түгел, туган туфрак төтене бу... Бар икән ул туган туфрак дигән кадерле җир! Һәм Клара үз гомерендә беренче тапкыр моның буш сүз генә булмавын аңлап, шуңа искиткеч сөенде. Беренче тапкыр, бик табигый рәвештә, туган жиренә, туган халкына, телдән генә сөйләнә торган түгел, ә кан тамырында йөри торган чын якынлык-мәхәббәт хис итте ул... Һәм бөтен хисләрдән дә изгерәк, көчлерәк бу хис аның яшь йөрәген әйтеп бетергесез куанычлы бәхет белән тутырды.

Ул, башыннан эшләпәсен алып, йөзен кичке тау җиленә куеп, күзләрен дым каплаганчы чиксез киңлекләргә карап торды. Аерыласы килми иде аның бу тын биеклектән, бу яңа, тансык хисләр дулкыныннан...

1959

туфрак туган родная земля родная почва амирхан еники амирхан щмирхан еники щмирхан тулы әсәр укырга онлайн читать полная версия книга на татарском татарча