АНА ҺӘМ КЫЗ

Әмирхан Еники

Җәй башының шифалы яңгыры, тузанлы юллар өстеннән тыпырдап, җитез генә явып үтте... Иртәнге яшь кояш та таулар шикелле күкнең түренә сузылган кара-зәңгәр болытлар өстеннән ялтырап килеп чыкты. Аның яктылыгы шундый мул, нурларының түгелүе шундый дәртле, җитез иде, хәтта кояш үзе дә бу юмартлыгыннан тынычлыгын җуеп, урынында тик тора алмыйча тибрәнә һәм бер кечерәйгәндәй, бер зурайгандай булып күренә иде. Аның әйләнәсендәге аксыл якты күк, алтын тузанында аунаган үтә күренмәле юка ефәкне кемнәрдер йөгерә-йөгерә җәйгән шикелле, һаман ачыла бара, һәм ераклашкан болытларның күкрәве аның өстен сыйпап, тигезләп үткәндәй тоела иде... Яңгырның соңгы тамчылары җиргә төшеп бетәргә өлгермәс борын, салават күпере дә калыкты. Аның бер башы тау итәгендәге сыек ак томанга төренгән иген кырына терәлгән, икенче башы, киң тугай аша дугаланып, Сакмар өстенә төшкән иде.

Рәхилә, ашыкмыйча гына килеп, урамга караган кечкенә тәрәзәне ачты. Өйнең бүрәнәләренә терәлеп үскән миләш агачының яфракларыннан берничә эре тамчы тәрәзә төбендәге гөлләр өстенә коелды. Бәбкә үләннәре өстендәге, энҗе бөртекләре шикелле, нур чәчрәтеп уйнаган тамчыларның яктылыгы, яңгыр исе белән аралашып, өй эченә иңгәндәй булды... Кинәт кергән һавадан өй түрендәге агач караватның ак чыбылдыгы җилфердәп куйды һәм аның эченнән хәлсез бер тавыш ишетелде:

– Кызым...

Рәхилә, тәрәзәдән борылып, агач карават янына килде һәм акрын тавыш белән:

– Нәрсә, әни? – диде.

– Чыбылдыкны күтәр... Менә шулай...

Чыбылдык эчендә, ике мендәр өстендә, үтә ябык авыру ана ята.

Ул кансыз юка иреннәре белән көчәнеп елмаерга тырышты, яртылаш ачык күзләрендә, әйтерсең кояшның бер бөртек нуры төште, аз гына җылылык белән елтыраган кебек булдылар. Ул, көрсенеп:

– Менә Алланың рәхмәтле яңгыры, – диде, һәм аның авыру күкрәгеннән сәламәт вакытындагы тавышы чыгып куйды.

Ана күптәннән каты авыру һәм ул бу урынга инде яңадан тормаска ятканлыгын яхшы белә. Ләкин тыныч җан белән үлемне көткән бу авыру анада соңгы сулышыннан аерылу минутын кичектерү теләге бик көчле: ул улын көтә. Бердәнбер улының фронттан кайтуын, менә шул кечкенә ишектән иелә төшеп керүен, елмаеп янына килүен, «Әни!» дип дәшүен күрергә тели иде. Бу гади сагыну гына түгел, бу — үзеннән соң каласы тормышның дәвамын күрергә тырышу, һәр тамчы каны белән йөрәге аша үткән ана мәхәббәтен соңгы тапкыр актыгына кадәр улына бирү теләге иде. Ул белә: ана белән ир бала арасындагы мәхәббәт бервакытта да андый ачыклык һәм юмартлык белән тышка чыга алмый. Әгәр менә ир булып җитешкән улы һәрвакыттагыча буйсынып башын игән, тартынып сүзсез торган оялчан кыяфәте белән каршында басып торса, ул бары бер сүз — «балам» дип үрелеп, аның маңгаеннан үбәр иде...

Ананың күңеленә шик киләме?.. Каты сугышның күп корбаннар алуын, кемнәрнеңдер газиз уллары, сөйгән ирләре, кадерле якыннары сугыш кырында торып калуын ул белә. Ләкин аңарда улын күрү ышанычы шундый көчле ки, һичбер нинди шик аның күңеленә кереп урын ала алмый иде. Гүя аның улы нинди генә хәтәр хәлләрдә калмасын, күпме генә ут эчендә йөрмәсен, барыбер исән-сау кайтачак. Бу — шулай, бу — көннең якты, төннең караңгы булуы кебек бәхәссез... Һичшиксез, аның газизе кайтыр, кайтырга тиеш!

Андагы бу ышаныч аның якыннарына да күчкән иде. Кызы Рәхилә, туганы белән төрле хәл булуын исендә тотса да, күңеле төбендә шактый тынычлык тоя. Бигрәк тә ана белән һәр көн туганы турында сөйләшү аның исән-сау кайтуын ничектер уйланусыз, пошынусыз көтәргә гадәтләндерде. Гүя ул фронттан, ут эченнән түгел, ә елдагы гадәте буенча күрше шәһәрдән, институттан каникулга кайтырга тиеш. Шулай да Рәхилә, уйланган минутларында бу гамьсезлекне сизеп, үз-үзеннән риза булмыйча, ихтыярсыздан тынычсызлана башлый иде.

Бүген июньнең егерме сигезенче көне... Туганы аның һәр елны шушы числоларда яки июль башларында институттан кайта торган иде. Әнисенең, туганнарының сөеп, сокланып карауларына каршы ул һаман бер сүз белән, — гүя аңардан шуны гына сорыйлар, — җавап кайтара иде:

– Әни, зачётларымны башкалардан элек биреп бетердем, сезнең янга кайтырга ашыктым.

Былтыр исә ул институтны тәмам бетереп кайтырга тиеш иде. Ләкин өйгә, туганнары янына шундый зур шатлыкның бәйрәмен бергәләп үткәрер өчен кайтасы вакытта, фронтка китеп барды. Ә өйдә аның бу кайтуын көтү әле һаман аларның йөрәкләрендә саклана. Һәрхәлдә, ана бүген, моны исенә төшереп, сүз кузгатмыйча калмас.

Кечкенә өй эче яңгыр белән юылып яшәргән көннең җылы яктылыгыннан киңәйгән кебек... Миләш агачының яфраклары аша төшкән кояш нурлары, өйнең идән-стеналарын эре-эре челтәрле бизәкләр белән чуарлап, тибрәнеп уйныйлар. Өстәлдәге графинның түгәрәк бөкесе, ачык шкафның тар шүрлегендәге киртләчләренә кыстырган балкашык башлары бу шаян, йөгерешкән нурларны үзләренә җыялар, һәм үзләре дә кечкенә кояшчык шикелле тирә-юньнәренә күз камаштыргыч яктылык чәчеп балкыйлар... Куе-җиңел, хуш исле һава, өй эченә берьюлы мул булып керергә теләгәндәй, тәрәзәнең читләренә җыелган ак пәрдәне күтәреп-күтәреп куя һәм һәрнәрсәне иркәләп, сыйпап йөргән кебек тоела.

Ананың бүген кәефе яхшы. Бу шифалы һаваны сулавы аңа җиңел, рәхәт; зәгыйфь тәнендә, никадәр хәлсезләнгәнен сиздереп, ниндидер бер җылымса талгынлык йөри.

Рәхилә, кул эшен алып, тәрәзә янына утырды. Ул авыру анасы белән үзе башлап сөйләшүдән тыела. Ул шулай әнисеннән читтәрәк, аерым бер нәрсә турында да артык уйланмыйча, сүзсез утырырга гадәтләнгән иде. Аның уйлары, аяз күктә өзек-өзек аккан вак болытлар шикелле, акрын, сиздермичә, шәүләсез агалар.

Өй эчендә нурлы тынлык... Ачык тәрәзәдән батыр шаулап зур кара корт килеп керде. Өй эче бер минутка аның көчле бызылдавы белән тулды. Ләкин кортка урын тар, кызыксыз күренде булса кирәк, өй эчен бер әйләнде дә кире ачык, иркен һавага чыгып очты. Өйдә янә тынлык урнашты.

Ниһаять, ана башлап дәште:

– Кызым!

– Нәрсә, әни?

– Хәсәнемнең соңгы хаты килгәнгә күпме булды инде?

Рәхилә аз гына уйланды:

– Хәзер, әни... Унында алган идек... ике атна тулып узды.

Ана көрсенеп куйды:

– Озак... нигә язмый икән?

– Ул яза булыр, тик хәзер бит почта озак йөри.

Ана дәшмәде. Ул сәламәт вакытындагыча айнык тере булып ачылган күзләре белән көн яктысына карап ята. Тәрәзәдән төшкән яктылыктан аеруча сары булып күренгән йөзендә аның җитди тынычлык һәм нәрсәдер хакында уйлануы сизелә. Гүя кәефе яхшы, акылы ачык вакытта таркау уйларын җыярга, әйтәсе сүзләрен хәтеренә төшерергә тырыша.

Менә ул кызына текәлеп карап алды һәм янә сабыр гына сүз башлады:

– Кызым, сиңа сүзем бар.

– Тыңлыйм, әни...

– Хәсәнемне күргәч, мин күп тормам.

– Әни, нигә алай дисең?.. Хәсән кайтуга син терелерсең...

– Юк, кызым... Хәсәнем кайтканчы торсам, бик шөкер инде. Тик менә куанычымнан әйтәсе сүзләремне онытырмын дип куркам.

– Әни, ул кайткач, без бергә-бергә бик озак торырбыз әле.

Ана хәлсез-ялкау гына елмаеп куйды. Бу елмаюда гүя яшь баланың уйланмыйча сөйләнүенә соклану һәм ул сүзләрнең чынлыктан никадәр ерак икәнен ачык белү сизелә иде. Ләкин кызының ихлас күңелдән юатуы аңа ошады булса кирәк — ул, җиңел генә көрсенеп:

– Кем белә, Ходай кушып, бәлкем, терелеп тә куярмын әле, — диде. — Шулай да, кызым, исемә төшкәндә кайбер сүзләремне әйтеп каласым килә.

– Тыңлыйм, әни.

Ана бер генә секунд дәшми торды. Кипкән иреннәре өстеннән теленең очын йөртеп алды. Соңра акрын гына, сүз араларында кыска-кыска гына тыныш ясап, сөйләргә кереште:

– Алты кыз баладан соң мин бер ир бала күрдем... Ул бик яшь иде әле, без өй эчебез белән ятим калдык. Әтиең, мәрхүм, аны күз алмасы кебек саклап үстерергә васыять әйтеп калдырды. Менә без аны барыбыз да бергәләп үстердек... Тәрбияләдек... Укыттык. Син, ул укысын, кеше булсын дип, йортның бөтен мәшәкатен үз өстеңә алдың, мине карар өчен шушы яшеңә кадәр иргә чыкмый тордың... Инде минем беренче васыятем шул, кызым: Хәсән балам бервакытта да апаларын-сеңелләрен онытмасын, мине якын күргән кебек, аларны якын итсен... Кулыннан килгән ярдәменнән ташламасын. Бигрәк тә сине туган анасы кебек күрсен, синең күрсәткән хезмәтләреңне бервакытта да онытмасын...

– Хәсән туган җанлы бала, әни... Ул тарафтан тыныч бул. Үзең беләсең, ул безнең өчен үлеп тора иде бит.

– Әйе, Хәсәнем әтисе мәрхүмгә охшаган. Әтиең мәрхүм бик ипле, бик йомшак күңелле кеше иде. Бервакытта да беркемгә дә авыр сүз әйтмәде. Беркем белән дә сүзгә килеп, бозылышып тормады. Әйтәсе юк, мәрхүм бик сабыр холыклы, чыдам кеше иде... Хәсәнемнең әле үз башына дөнья көтә башлаганы юк. Менә исән-сау кайтыр... эшли башлар...

Шушы минутта Рәхилә почта таратучы Маһирәнең тәрәзә картлысыннан үткәнен күреп калды. Әнисенең нәрсә сөйләгәнен онытып, үз-үзенә һич исәп бирмәстән, урыныннан торып, ашыга-ашыга ишеккә таба юнәлде. Гадәттә, тирләгән сипкел битле Маһирә, бу йортта бик көтелгән, килгән саен бик якты йөз белән каршы алынган кеше булганга күрә, туп-туры өйгә кереп, кычкырып исәнләшә һәм:

– Менә, Хәмидә җиңги, улыңның үз кулыннан алып китердем, – дип, алып килгән хатын ананың күкрәге өстенә куя иде.

Аның һәр килүе бу сагышлы моңсуга, авыру тынлыкка төренгән кечкенә өй өчен чын бәйрәм була иде. Һәм Рәхилә, Маһирәнең килгәнен күреп, бервакытта да каршы чыкмый, алдан ук дусларча елмаю белән, ишектән күзләрен алмыйча, кергәнен көтеп тора иде.

Бүген ул ни өчендер каршы чыкты.

Капкадан кереп өлгергән Маһирә Рәхиләне күрү белән:

– Әһә, Рәхилә апа, күңеле сизеп, көтеп торган икән, – дип, көр тавыш белән кычкырып куйды. Иске күн букчасыннан бер бәйләм хатлар чыгарды һәм алдан ук билгеләп куйган бер ак конвертны җитез генә алып Рәхиләгә сузды.

Рәхилә ак конвертны кулына алды, ләкин шунда ук кире бирәсе килеп куйды. Адресны язган кул һич таныш түгел һәм конверт бик юка иде. Ләкин шик юк: конверт аның исеменә иде. Ул, эчендә хаты барын белергә теләгәндәй, бармаклары белән капшап карады. Соңра ниндидер бер шомлы шикләнү белән ашыгып конвертны ачты. Конверт эченнән урталай бөкләгән кечкенә саргылт кәгазь чыкты. Аның сул почмагында бик үк ачык төшмәгән штамп иде.

Рәхилә бик тизлек белән — хәтта шундый тизлек белән, әйтерсең йөрәге тибүеннән туктап тора иде — кәгазьне укырга кереште:

«...нчы танковый полк штабы шушының белән сезгә хәбәр итә ки, танк йөртүче сержант Хәсән Гыйльметдин улы Ишаев 1942 елның бишенче июнендә Ватаныбыз өчен немец-фашистларга каршы каты сугышта батырларча һәлак булды. Күмелгән урыны Курск өлкәсе, Рельски районы Костровка авылы янында, туганнар каберендә...»

Рәхилә кәгазьне ахырына кадәр укый алмады, каты итеп сул кулына йомарлады һәм, кинәт кенә борылып, өй ишегенә таба китте. Куанычлы хәбәр килү шатлыгын уртаклашуны көтеп торган Маһирә Рәхиләнең болай кинәт борылып китүеннән аптырап калды һәм, артыннан кычкырып:

– Рәхилә апа, бәй, нигә бер сүз дә әйтмәдең, кемнән соң, Хәсәннәнме? – диде.

Рәхилә китеп барышлый, гүя Маһирәгә түгел, һавага ташлагандай, бары:

– Әйе, – дип кенә куйды.

Ул кемнәндер кача кебек иде. Маһирәнең: «Йә, нәрсәләр язган соң, тукта әле?» диюеннән котылыр өчен, тиз генә өйалдына кереп югалды. Инде өй ишегенең тоткасына тотынгач, ул ирексездән туктады. Өйгә, ана янына керү аның өчен шундый шомлы, шундый авыр, газаплы иде, әйтерсең ул хәзер менә баштүбән тирән бер бушлыкка егылырга тиеш. Ничектер кинәт бөтен тәне хәлсезләнгән, күз аллары караңгыланган кебек булды... Ләкин ул бернәрсә дә уйлый алмый иде әле, һәм аның кулы, «керергә кирәк» дигән карардан түгел, ә үзлегеннән ишекне ачты. Өйгә керүгә ул, ананың карашы белән очрашмас өчен туп-туры алдына карап, тәрәзә янына узды. Кызының кергәнен көтеп яткан ана тиз үк:

– Кем бар иде анда? – дип сорады.

– Мәрфуга җиңги. Иләк сорап кергән.

Ни өчен Рәхилә болай дип җавап бирде — ул һичбер вакытта да әйтеп бирә алмас.

Әнисен алдау уе аның башына һич килгәне юк иде; бу шулкадәр көтелмәстән, уйламастан һәм шулкадәр табигый әйтелде ки, Рәхилә ихтыярсыз янә эченнән әле генә әйткән сүзләрен кабатлап куйды. Ана исә, хуҗа булып:

– Үткән бер алуларында ертып керткәннәр иде, әйтеп бирер идең, – диде.

Рәхилә дәшмәде. Әнисенең бу ялганны чынга алуы аны бер минутка ниндидер һәлакәттән коткарган кебек булды. Ләкин ул үзен һаман ялангач хәлдәге кеше сыман тоя, йөрәге аша өшү, калтырау йөри, һәм ана бер дикъкать белән караса, бөтенесен аңлар төсле... Чыннан да, Рәхилә баскан урыныннан кузгалырга курка, ул үз хәлен аңларга көчәнә, каядыр югалган уйлау куәтен табарга тырыша. Бәхетсезлек үзенең бөтен мәрхәмәтсез чынлыгы белән аның аңына барып җитмәгән кебек... Ул иң гади сорауларга җавап биреп маташа: «Хәсән үлгәнме?» – «Әйе, үлгән». – «Хәсән инде кайтмасмы?» – «Юк, кайтмас». – «Чынмы бу?.. Чынмы бу?..»

Сүзе бүленгән ана:

– Кызым, син мине тыңлыйсыңмы? – ди.

Бәлкем, бу аның икенче дәшүедер. Рәхилә күзләрен йома:

– Әйе, әни...

– Менә, кызым... Нәрсә әйтмәкче идем соң? Хәтерләрем бик таркау шул... Әйе, менә, Алла боерса, кайтыр... Эшкә керер... Укуын бетергәннән соң аның беренче башлап эшләве генә бит әле... Яшь, тәҗрибәсез... Кемнәр белән очрашмас, кемнәр белән бергә булмас... Кешенең төрлесе — яхшысы, яманы була... Шуңар күрә, кызым, ныгытып әйтеп каласым килә: берүк эшендә гадел була күрсен...

Һәм ана ашыкмыйча гына улының эштә, тормышта ничек булырга, үзен ничек тотарга тиешлеген сөйли. Рәхилә исә, кыймылдарга куркып, анасына кырын басып тора һәм күзләрен ачарга көче җитми. Менә Хәсән аның сул кулында... Юк! Хәсән үзе биредә шикелле... Рәхиләнең аңын бер секундка томан каплады һәм аның йомык күзләре алдына бик ачык булып туганы Хәсән килде: гүя ул шушы ак конвертны тотып ишектән килеп керде. Рәхиләнең колагына аяк тавышы, ишекнең ачылганы ишетелгән кебек булды... Туганы ни өчендер яланбаш... Ләкин ник бер үзгәрсен... нәкъ әүвәлгечә, ябык, нечкә озын буйлы... Тик йөзе генә, студент вакытына караганда, шактый олыгайган... киң маңгаена салгаланып кара чәче төшкән... Кечкенә күзләре куаныч белән елтырыйлар, ул тарсынып елмая, гүя кинәт, көтмәгәндә килеп керүеннән уңайсызлана төсле (ул шулай һәркайчан кызлар кебек оялчан иде)... Иреннәре аның кыймылдыйлар, ул нәрсәдер әйтә шикелле, тик тавышы ишетелми... Кәм менә кулындагы ак конвертны әнисенә суза...

Рәхилә куркынып күзләрен ачты, башын селкеп куйды, һәм аңына кайту белән башына килгән беренче уй: «Ник элек әни үлеп, соңыннан бу хәбәр килмәде? Ни өчен бу гаделсезлек?» дигән уй булды.

Ул инде хәзер ананың сүзләрен тыңлый алмый, ул сүзләрнең һәртөрле мәгънәсе югалды, тик утлы күмергә акрын гына өргән җил шикелле, йөрәгенең чыдамаслык әрнүен генә үстерә, көчәйтә... Һәм Рәхилә зур булып ачылган күзләре белән тирә-юненә хәлсез ялварып карана. Ана исә һаман сүзен дәвам иттерә:

– Инде миннән соң, кызым, аның белән син каласың. Син аны карап үстердең, үзең аның белән бергә үстең. Сез бик дус идегез. Хәтереңдәме, ул, «Рәхилә апай!» дип, артыңнан калмыйча ияреп йөри иде... Инде, кызым, сиңа васыятем шул: бервакытта да аның белән араң бозылмасын, исемегез кешеләр теленә гайбәт булып кермәсен. Син олы була бел. Минем урынга каласың... Ана бул... Бервакытта да ярдәмеңнән, акыллы киңәшеңнән ташлама... Ул бик яшь бит әле... Син инде аңардан күзләреңне алма... Кызым, ник дәшмисең?

Рәхилә әнисенә таба атлады. Кинәт ул үзендә шундый хәлсезлек — әйтерсең тәненнән бөтен канын суырганнар — шундый бер хәлсезлек тойды... Тезләре акрын гына сыгыла кебек... Менә хәзер әнисенең аяклары өстенә ава, күкрәгеннән ярсу ычкына: «Ах, әни!» – ди, ләкин яшьләренә буыла һәм сүзсез генә, бөтен тәне белән калтыранып елый, елый да елый... «Ах, аңа үзе һәм әнисе шундый кызганыч, алар шундый бәхетсезләр, шундый ялгыз-бәхетсезләр...»

Юк, Рәхилә аумады. Бу — берничә секунд башының томан эчендә йөзүе иде, бу — тау кебек газапның бик төптән күтәрелеп бугазга килүе иде. Рәхилә аны кире йота алды, ул турайды, ул тирән-тигез генә сулады, акрын-тыныч кына:

– Ярый, әни! – диде.

Һәм ана үз нәүбәтендә кызына ихтирам тулы күзләре белән карап:

– Рәхмәт, кызым, мин сиңа ышанам! – диде.

Алар арасында тынлык урнашты. Рәхилә, бу сүз бүленүдән файдаланып, тышка чыгарга ашыкты. Ул ананың Хәсән турында яңадан сөйли башлавыннан котылырга, аз гына вакыт ялгыз булырга, ичмасам, бер тулы итеп һава суларга кирәклекне тоя иде. Ләкин ул туп-туры чыгып китәсе урынга, әүвәл өстәл янына килеп, ни өчендер буш стаканны кулына алды, китә башлагач, яңадан борылып, аны кире урынына куйды, соңра ишеккә таба китте.

Ишектән чыгуга, ул чак кына апасы Хәлимә белән бәрелешмәде. Аның алдында җирдән калыккан шикелле, ашыгып килүдән кызарган, еш сулыш алудан күкрәкләре бер күтәрелеп, бер төшеп һәм бөтен тәненнән эссе бәреп торган апасы Хәлимә басып тора иде. Рәхилә, аның борчылулы сорау белән текәлгән күзләрен күрүгә, кулыннан тотып, үзеннән калдырмыйча, тизрәк йорт алдына алып чыкты.

– Син нәрсә, берәр нәрсә ишетеп килдеңме?

– Маһирә, хат бар, диде.

– Йә?

– Син хатны уку белән бик үзгәргәнсең. Маһирәгә бер сүз әйтмичә өйгә кереп киткәнсең...

Рәхилә каты итеп иреннәрен кысты.

Хәлимә аның кулын кинәт кенә тартып куйды:

– Йә, әллә миннән дә яшерер идегезме?

– Акрын, синнән беркем дә яшерми.

– Нигә әйтмисең соң, хат кемнән?

– Хат... фронттан.

– Хәсәннәнме?

– Апа, сабыр бул... Хәсән үлгән...

Хәлимә, чак ишетерлек итеп:

– Үлгән? – диде, артка таба ава башлаган кебек булды, ләкин кинәт әче кычкырып, бөтен гәүдәсе белән алга, ишеккә таба ташланды:

– Әнием, әнием...

Рәхилә стена булып Хәлимәнең алдына басты, кулы белән каты итеп иңбашыннан тотып алды һәм көч белән җиргә таба иде.

– Тукта...

Бу минутта Рәхиләнең туры гәүдәсе тагы да үсә төшкәндәй булды. Менә ул күкрәген алга таба чыгарып басып тора, һәм моңарчы күренмәгән ниндидер бер көч, мәрхәмәтсез усаллык булып, аның йөзенә калка. Йомыла төшкән күзләрендә хәтәр бер коры чаткы кабына... Ләкин бу һич таныш булмаган кыргый көчнең кинәт шундый олы булып тууы апасын бик үк куркытмасын өчен (бу хәле аның үзенә дә шомлы булып тоела), ул тыелырга тырыша, тик тыелу аңа зур авырлык белән бирелә. Ачулы тавышында эчке калтырану сизелә, ул акрын сөйләргә тырыша.

– Нишлисең син? Бер кайгы җитмәгәнме сиңа? Берьюлы ике кайгы булсын дисеңме, аз гына уйлыйсыңмы син? Әйтүең белән үтерер идең бит. Белмисеңмени, ул ишектән күзләрен алмыйча аны көтә? Юк, әни моны белергә тиеш түгел. Ишетәсеңме?..

Хәлимә Рәхиләнең кискен кушуына чарасыз буйсынды. Ул хәлсезләнеп бөгелде, башын кулларына салды, ничектер кечерәеп калды... Һәм, тәмам ихтыярын югалткан бала шикелле, үксеп-үксеп еларга кереште.

– Апа, җитәр дим, ишетәсеңме, җитәр дим.

Хәлимә тыела алмый, елавы һаман көчәя бара. Рәхилә, борчылып, тирә-юненә карана. Читән буйлап күрше хатынның чишмәдән менеп килгәнен күрә, тиз генә Хәлимәне иңбашыннан тотып, селкеп ала:

– Тукта дим. Әнә Сабира җиңги безгә таба килә. Яхшы түгел, тыела бел. Бала түгелсең бит.

Хәлимә тыелырга тырыша, йомарлаган кулын авызына куя, үксүен чыгармас өчен, бармакларын тешли... Алар икесе дә күрше хатынга аркалары белән борылып торалар. Тыныч, үзара сөйләшеп торалар кебек... Һәм күрше хатын, бу ике туганның шушы минутта башларыннан нәрсә кичергәннәрен һич белмәстән, акрын гына алар яныннан үтеп китә. Рәхилә белән Хәлимәгә исә аның якынлашуы, узуы һәм ераклашуы бер гомер булып тоела.

Күрше хатын ераклашуга, Рәхилә йомшак кына дәшә:

– Апа, бәгырем, бар, кайт.

Хәлимә, суларга һава җитмәгәндәй, башын күтәреп:

– Хәсән туганым, Хәсән туганым, син кайда? – ди һәм янә үкси башлый.

Рәхилә Хәлимәнең чәчләреннән сыйпый:

– Апа, бәгырем, чыдыйк, бик авыр булса да чыдыйк. Бер безнең башка гына төшкән хәсрәт түгел бу... Апа, бәгырем, тыңла мине, бар кайт, балаларың белән бул, аларны сөй, тынычлан.

Һәм, култыгыннан алып, ашыкмыйча, сакланып кына капкага таба илтә. Хәлимә буйсынып атлый, хәлсез башын Рәхиләнең иңбашына сала, елавыннан туктый.

Рәхилә Хәлимәне тынычландырыр өчен уйлап, ләкин үз-үзенә әйткәндәй:

– Сугыш бу... – ди.

Хәлимәне капкадан озату белән Рәхилә өйгә, әнисе янына ашыга... Өйдә тынлык. Өйдә җан иясе юк шикелле... Тик ачык тәрәзәләрнең ак пәрдәләре генә салмак җилфердәшә. Рәхилә сакланып кына агач карават янына килеп әнисенә карый. Ана йоклый. Ялгыз калган сабый бала шулай иркә, йомшак һаваның назлап сөюеннән йоклап китүчән була... Әйе, авыру ана бала тынычлыгы белән йоклый. Саргаеп кипкән кечкенә йөзендә аның — әйтерсең уйларын, газапларын ниндидер сихерле кул сыпырып алган — тыныч гамьсезлек.

Рәхилә, чебен кунып борчымасын өчен, акрын гына ак чыбылдыкны төшерә һәм аяк очы белән генә басып кире өйдән тышка чыга. Ишегалдының түренә узып, бакча рәшәткәсе буендагы яшел чирәмгә утыра.

Гаҗәп, Рәхилә үзендә елыйсы килү тоймый. Ә ул ялгыз калгач тыела алмам, елармын дип уйлаган иде. Бәлки кайчан да булса бер елар, һичшиксез елар... Ә хәзер... Юк, бик тырышып караса да елый алмас иде. Яшьләре аның эчендә кибеп бетте һәм күңелендә тыныч бушлык, аз гына моңсу тыныч бушлык урнашып калды. Әмма моңсу бушлык төбендә, кайдадыр бик тирәндә, кагылырга хәтәр сызлавыклы бер төер ята. Рәхимсез ачу-нәфрәт төере бу! Һич шик юк ки, Рәхилә менә шушы минутта бәдбәхет дошманны үз кулы белән рәхәтләнеп буар иде, буар иде һәм... җиңеләеп калыр иде. Сугыш бит бу, үлем өчен түгел, тормыш өчен сугыш!

Хәсән!.. Әйе, Рәхилә аны карап үстергән иде. Янә үстермәсмени? Әгәр үз баласы булмаса, апаларының, сеңелләренең балаларын карап үстерер. Бер Хәсән урынына ун Хәсән үстерер!

Юк, бу минутта кайгысы бик зур булса да, Рәхилә елый алмый... Кулы тойган җир, аркасыннан сөйгән кояш, күзләренә караган чәчәкләр тыныч булырга кушалар, сүзсез, бары үзләренең шушында, аның әйләнәсендә булулары белән юаталар. Чыннан да, Рәхилә салкын-тыныч. Тик чигәсендә аның әле үзе күреп өлгермәгән ике бөртек чал чәче елтырый...

1942

ана хэм кыз ана ёщм кыз мама и дочь мать и дочь маменька и доченька мама и дочурка амирхан еники амирхан щмирхан еники щмирхан тулы әсәр укырга онлайн читать полная версия книга на татарском татарча