ИКЕНЧЕ КӨННЕ

Әмирхан Еники

Икенче көн инде менә мин туган шәһәремнең урамнары буйлап йөрим. Дүрт ел буена бу шәһәр минем хыялым күгендә, тимер казык йолдызы шикелле, һичбер күз алдымнан китмичә, һаман бер үк яктылык белән балкып торган иде. Бу шәһәргә исән-сау кайта алу — минем өчен теләргә мөмкин булган теләкләрнең иң ихласы, иң татлысы иде, ә кайтып күрү бәхетенә ирешә алу — язмышым тарафыннан миңа бирелгән иң югары, иң кадерле бүләк булырга тиеш иде. Һичшиксез, ул шулай иде... ләкин, гаҗәп хәл, мин бүген үземне артык тыныч тоям. Гүя мин үтеп барышлый тукталган бер сәяхәтчемен — сабыр гына бу таш йортларга, бу очраган кешеләргә күзәтү, сынау күзе белән карап, акрын гына йөрим. Хәтеремдә, фронтта хыялланган вакытларымда, исән-сау кайтсам, бу урамнардан ал канатлар өстендә очармын, бөтен кеше мине таныр, мин үзем дә очраган бер кешенең, күңелемнән генә булса да, кулын кысып үтәрмен дип уйлый идем... Хәер, очраклы бер шәһәрдә булмыйча, үз шәһәремдә йөрүемне һәрбер йортның миңа бик яхшы таныш булуыннан күреп торам. Хәтта бу йортлар үзләре дә мине таныйлар шикелле... Ә шулай да үтеп киткән авыр сугыш еллары җанлы кешеләргә генә түгел, менә шушы таш йортларга да тирән эз салып калдырган: фасадларының төсләре уңган, штукатурлары кубып-кубып төшкән; кайбер тәрәзәләр фанерлар белән ямалган: менә үзәк урамдагы, заманында иң шәп саналган гостиницаның тәрәзәләреннән тимер мич морҗалары урамга чыгып торалар. Мин бу хәлгә һич гаҗәпләнмим, киресенчә, тузган, таушалган шәһәремә, үз җилкәсендә күп авырлыкларны күтәреп чыкканы өчен, кулымны күкрәгемә куеп, ихтирам белән баш иеп үтәсем килә.

Безнең хәтер кешеләрне аерылышу вакытында ничек күргән булса, шул хәлендә саклый, елларның аларны күпмегә үзгәртүен без яңадан кайтып күргәч кенә беләбез. Дүрт елдан соң кайтып, шушы бер көн эчендә күреп өлгергән таныш-белешләремнең күбесе минем хәтеремдә сакланган элекке сурәтләренә шактый төзәтмәләр кертте. Аларның чырайлары да, үз-үзләрен тотулары да, хәтта өс-башлары да мин уйлаганнан башкачарак булып чыкты; битләрендә җыерчыклар тирәнәйгән, чәчләре көмешләнгән, күзләре эчкәрәк бата төшеп, күп нәрсәләрнең серен белгәндәй, җитди, сабыр карыйлар. Сөйләшкәндә күзгә туры карарга гадәтләнгәннәр һәм үзләре сөйләүдән бигрәк сорашырга, тыңларга ярата төшәләр. Ничектер алар тыштан картаю гына түгел, эчтән олыгайган, рухи чыныккан кебекләр.

Мин, фронттан кайткан кеше булсам да, биредә яшәгән танышларымның шулай үзгәрүләрен күргәч, үз-үземә, тыйнаграк булырга кирәк, дидем. Ихтимал, менә хәзер шәһәрне һәм аның кешеләрен сәяхәтче сыман салкын кан белән күзәтеп йөрүемнең сәбәбе дә шуңардандыр... Ихтимал, бүгенге һаваның да тәэсире юк түгелдер... Ничә әйтсәң дә көз. Ара-тирә кискен генә чиркандыргыч җил исеп куя. Кайсы яктан искәнен дә белеп булмый бу җилнең... тик урам уртасыннан кинәт бөтерелеп тузан күтәрелә, җирдәге вак-төяк чүпләрне әйләндереп, кыштырдатып, кызу гына өереп алып китә, һәм тиз арада бу өермә, каядыр кереп качкан яки бәрелеп таралган шикелле, юкка да чыга. Урам янә тынып кала... Янә берәр чаттан кисәк кенә килеп чыккан очраклы җил биткә килеп бәрелә, итәк чабуларын ачып ташлый.

Күктә, шактый биектә, кара-соры болытлар бер-берсен куа-куа ашыгып агалар. Кайчан алар бер-берсен куып җитәләр дә, аралашып, буталып, күк йөзен тоташ каплап алалар. Кояш күздән югала, шәһәр өсте караңгыланып, һава салкынаеп китә. Кайчак исә ул болытлар бер-берсеннән аерыла башлый. Күктә ачылган зәңгәрлектән янә кояш карый һәм шәһәр өсте кара, якты шәүләләр белән чуарлана.

Мин шәһәрнең иң җанлы, иң төзек урамы буйлап бер очыннан икенче очына кадәр ашыкмыйча гына үттем. Кире борылып килешли миндә бер якын дустымны барып күрү теләге туды. Фронттан кайткан кеше күрешергә үзе башлап барса да, гаептән саналмас, дидем дә, трамвайлар туктый торган урынга таба киттем.

Килеп туктадым, җыелган халыкны караштырам... Хәтеремдә, еллар буенча бер үк маршрутта йөрүче пассажирлар була торган иде. Шуның кебекләр белән көн саен диярлек трамвайда очрашып, танышмасаң да бер-береңә күнегеп бетә торган идең. Ул пассажирлардан кемнәр бар, кемнәр юк икән хәзер?

Шулай уйланып торган чакта каршымда миңа аркасы белән басып торган кечкенәрәк буйлы, җыйнак кына гәүдәле бер ханымга күзем төште. Өстендә аның куе-зәңгәр костюм, башында кар шикелле ак берет, аякларында кара ефәк оеклар өстеннән кигән шундый ук төстәге биек үкчәле модный туфлиләр иде. Бер якка таба аз гына сыгыла биреп басып торган бу җыйнак ханым миндә кинәт зур кызыксыну тудырды. Алдына чыгып, аның йөзенә карыйсым килде. Акрын гына яныннан үтеп киттем һәм, туктап бераз торгач, аңа карадым. Ничектер, мин карауга ул да миңа карады, тик шул секундта ук карашын читкә борды. Әйе, бу миңа таныш ханым иде. Мин яңадан миңа карамас микән дип бераз көтеп тордым. Ләкин ул, ни өчендер, туп-туры, бары тик трамвай юлы буена карый иде; гүя минем карап торуымны сизсә дә, үзе караудан юри тыела иде.

Шулай да мин аның янына бардым һәм:

– Исәнмесез! – дип баш идем.

Ул җиңелчә гаҗәпсенү белән миңа караган булды. Ләкин аның шулай гаҗәпләнгән булуы мине күреп таныганлыгын, килүемне көтеп торганлыгын күрсәтә иде... Тик сер сынатмас өчен булса кирәк, ул бик аз гына вакыт җавап бирми торды, соңра: «хәзер... хәзер мин сезне таныйм» дияргә теләгәндәй елмайды, сузып кына:

– Исәнмесез! – диде һәм ахырда кызу гына: – Ax, бу сезмени?! – дип, минем исемемне атап, замша перчаткалы кечкенә кулын сузды.

Без сөйләшә башладык. Өстемдә әле погоннары да салынмаган, таушалган шинель булганга күрә, ул миннән кайчан кайтуымны, кайсы фронттан кайтуымны, сугышта күпме йөрүемне һәм тазалыгымны сорашты. Мин очраган һәрбер танышка бирә торган әзер җавапларымны әйтеп чыктым. Ахырда ул сорашуын тәмамлап:

– Сез бик үзгәргәнсез! – диде.

Мин:

– Минем генә үзгәрми калырга хакым юк, – дидем. Ул бу җавапның кинаясен аңлады шикелле, бер сүз дәшмичә тынып калды.

Әйе, мин бу ханымны унбиш-уналты елдан бирле беләм. Беренче мәртәбә күргән вакытымда ул яңа өлгереп җиткән яшь кенә кыз иде. Әле дә хәтеремдә, аның дулкынланып артка яткан аксыл чәчләре, ике якка туры гына сызылып киткән чәченнән тоныграк нечкә кашлары, матур башын ия төшеп, озын керфекләрен югары таба күтәреп, каш астыннан кешегә текәлеп карый торган соры күзләре, киңрәк борынлы түгәрәк бите һәм чак сизелерлек елмаю уйнаган алсу иреннәре... янә шуларның барысын иңбашында назлы гына тотып йөрткән кечерәк буйлы җыйнак гәүдәсе... Һичшиксез, мин беренче очрашкан вакытта ук бу кызга тирән соклану белән караган булырга тиешмен... Хәер, мактанып әйтү булмасын, ул вакытларда мин үзем дә кызларның еш кына серле итеп үземә карап торуларын тотып ала торган бер сылу егет идем. Бу кызның да минем белән никадәр кызыксынуын соры күзләре төбеннән күреп өлгергән идем.

Безгә танышырга кирәк иде һәм без таныштык. Ничек, нинди шартларда булды бу — хәтергә төшереп торуның хәзер кызыгы юк. Һәрхәлдә, танышу ике якның да теләп йөрүе белән булды, ләкин хәзер дә төшенә алмыйм, ни өчендер бу танышлык тирәнәеп, көчәеп, дуслыкка әйләнеп китә алмады. Дөрес, башта, танышуның беренче вакытларында, без еш-еш кына клуб, театр кебек урыннарда очраша идек. Ике арадагы сүзләр дә кайчан йөрәкләрне дулкынлатып алырлык серле, мәгънәле була иде, бер-беребезнең асыл уйларын, чын хисләрен белергә теләп, күзләребезгә дә озак-озак кына карашып торгалый идек. Ихтимал, шул чакларда без бер-беребезгә җан теләгән кешеләр булып күренгәнбездер, йөрәкләребез төбендә мәхәббәт дигән сихри ут менә-менә кабынырга торгандыр, һичшиксез, ул шулай булгандыр — без яшь, без мәхәббәтне теләп, эзләп йөрүчеләр идек. Ләкин — бәхеткә яки бәхетсезлеккә каршымы, хәзер әйтә алмыйм — бездә ул сихри ут кабына алмады һәм безнең арада мәхәббәт тумады... Без бер-беребездән ераклаштык, сукмакларыбыз аерылышкандай, ул каядыр икенче якка, башка кешеләр арасына кереп китте, минем язмышым да икенче берәүләр белән бәйләнде һәм мәхәббәтнең «әчесен-төчесен» башкалар белән татырга туры килде. Тора-бара без бер-беребезне сирәк, елга берничә тапкыр гына күрә башладык, ахырда, баш иеп исәнләшеп үтүчеләр генә булып калдык. Тик ара-тирә менә шулай, трамвай көтү урыннарында очрашканда, электән килгән танышлыкка ихтирам йөзеннән дустанә елмаеп, сөйләшеп тора торган булдык.

Кызык хәл!.. Бу ханымны соңгы мәртәбә кырык беренче елның июлендә фронтка китәсе көнемдә очраткан идем һәм менә фронттан кайтуымның икенче көнендә очраттым. Теге чакта вакыт бик тыгыз иде, очрашу бик ашыгып каядыр барган арада гына булды һәм без бер-ике минуттан артык сөйләшеп тормаганбыздыр. Хәер, нәрсә турында сөйләшәсең? Кырык беренче елның июле иде бит ул, һәркемнең йөзенә чыккан шомлы борчылу хәлләрнең ничек булуын ачык күрсәтә иде... Әйе, әле дә көн кебек хәтеремдә: мин, аның кулын гадәттәгедән катырак итеп кыстым да үз юлым белән китеп бардым... Һәм ни өчендер, бераз киткәч тә, артыма әйләнеп карадым. Шул чакта аның да борылып миңа каравын күрдем. Бу минем өчен һич көтелмәгән нәрсә булды, башта мин уңайсызланып киттем, соңра борчылып уйлана башладым. Чыннан да, аның борылып каравы йөрәгемнең әллә кай җиренә генә барып кагылды... Ни өчен борылып карады ул? – дидем мин, һәм миңа кинәт күңелсез дә, моңсу да булып китте. Гүя ул яңадан бервакытта да мине күрмәячәген сизенеп, шулай борылып карагандыр төсле тоелды миңа... Әйе, мин сугышка китүче, кем белә, бәлкем, мин чыннан да бу урамнан таныш-белешләрем белән соңгы мәртәбә очрашып үтә торганмындыр. Әгәр анда, сугышта, минем белән берәр хәл була калса, соңгы минутларымда күптәнге танышымның бу карашын хәтеремә төшерермен, дип уйладым.

Моннан дүрт ел элек әнә шундый күңелсез уйларга төшереп озаткан иде мине бу җыйнак һәм сөйкемле ханым... Менә хәзер исә бик күп якын танышларым белән күрешергә өлгермәс борын ул очрады, һәм теге вакытта, аның борылып каравын, мин юләргә, яңадан исән-сау күрешү өчен дип юрыйсы калган икән!..

Ни өчендер, мин менә хәзер аңа өр-яңадан танырга теләгәндәй карыйм. Хәер, сугыштан кайткан һәркемнең дөньяга, тормышка, кешеләргә ниндидер яңа сыйфатлар эзләп каравы бик табигый булырга тиеш. Ләкин бу ханымның миңа көтмәгәндә һәм хәтергә сеңеп калыр вакытларда очравы миндә хәзер аеруча бер кызыксыну тудырды. Чыннан да, бу ханым озак еллар буенча минем күз алдымнан югалмады һәм һәрвакыт каршымда да тормады, хәтеремдә дә тота алмадым мин аны, оныта да алмадым. Озын гомер юлында очраган кемнәр генә тора-бара онытылмыйлар! Бигрәк тә, кайчандыр мавыгып йөрүең нәтиҗә бирмәгән, дуслаша алмаган хатын-кыз белән танышлык кыска гомерле булырга тиеш иде, чөнки андый танышлыкның эзсез генә юкка чыгуын кеше гадәттә үзе тели... Ни өчен соң бу ханым һәм мин, акрынлап булса да, бер-беребезне белмәмешкә салынмадык?

Ниһаять, яшерәсем килми, иртә яшьлегемдә чын күңелдән теләп танышулар, «мин сөям!» дип, үз-үземне ышандырып йөрүләр аз булмады. Ләкин аларның барысы да яшьлеккә хас мавыгу булып кына калдылар, вакыт үтү белән берәм-берәм әкренләп онытылдылар... Күңел хәзер тын күл кебек, һәм мин, үтеп баручы булып, аның ярына килеп бассам, бу күлнең кайчан, нинди җилләрдән дулкынлануын инде хәтерли алмыйм... Ни өчен соң бу ханым да кайчандыр күл өстен җиңелчә генә чуарлап үткән нәфис җилләрнең берсе булып, гомерем сахрасының түренә китеп югалмады? Нигә ул һәр очрашудан соң, хыялым күгендә яңадан табылган ерактагы ялгыз йолдыз шикелле, күңелем күзләрен үзенә тартып торучан булды, соңра янә югалды? Ни сәбәптән мин аерылышып киткән саен аның турында озак кына уйланып һәм аның да минем турыда уйлавын сизеп бара торган булдым; соңра янә оныттым?

Бу хәлләрнең серенә минем ничек төшенәсем килмәсен ди?! Ихтыярсыз мин аңа текәлеп карыйм, гүя хәзерге уйларымның җавабын аның йөзеннән, күзләреннән эзлим, шул ук вакытта, читтән кайтып беренче тапкыр очрашкан кеше булуым сәбәпле, гади генә нәрсәләр турында сорашам:

– Үзегезнең хәлләрегез ничек?

– Рәхмәт, бер килеш кенә торабыз.

– Балаларыгыз үскәннәрдер инде?

Ул минем соравыма гаҗәпсенгәндәй:

– Балам берәү генә ич! – ди.

– Шулаймыни? Ир бала шикелле?

– Әйе.

– Ничә яшьтә?

– Унөч тулды инде, үзем кадәр булды, – ди ул һәм, ни өчендер, бөтен йөзенә җиңел кызыллык йөгерә. Мин аның кечкенә җыйнак гәүдәсенә карыйм да ни өчен кызарганын аңлаган кебек булам һәм шул ук секундта «кечкенә буйлы аналар улларын аеруча ярата торганнардыр» дип уйлап куям. Кинәт минем абыйсы шикелле якын, үз кеше булып аның эчке тормышы хакында сорашасым килә. Ләкин мин җөрьәт итә алмыйм, мин билгеле бер әдәп сакларга кирәклекне хәтеремнән чыгармыйм, ниһаять, аның эчке тормышы миңа шундый билгесез ки, мин күңелемә килгән беренче сорауны ничек итеп бирергә белмичә уңайсызланып калам. Шулай да җәрәхәтле урынына сугылмагаем иде дип, сакланып кына сорыйм:

– Гафу итегез, ирегез мондамы?

– Әйе, монда, бер заводта эшли.

– Фронтта булдымы, юкмы?

– Юк, булмады.

Үзем дә сизмәстән:

– Сез бәхетле икәнсез! – дим.

Ул, «ни өчен» дияргә теләгәндәй, чак сизелерлек итеп, сыңар иңбашын күтәреп куя һәм бу сүзләремнең бернинди арткы уйсыз әйтелүенә ышанмагандай:

– Ул үзе китәргә теләгән иде дә, җибәрмәделәр, – ди.

Чыннан да, бу ханым, бәлкем, минем кебек фронттан кайтучылар фронтка бармый калучыларга көнләшеп, яратмыйча карыйлардыр дип уйлый торгандыр. Мин, аның башына шундый уй килә күрмәсен дип, сүзләремнең саф күңелдән әйтелгән булуын тизрәк белдерергә ашыгам:

– Җибәрмичә яхшы иткәннәр, чын-чын! Бөтен кешегә дә фронтка китәргә димәгән бит... Үзегез беләсез, ул мөмкин дә түгел... Сез бәхетле икәнсез, дидем, чөнки сезнең авыр борчуларга төшмичә калуыгызга куандым. Кем белә, бәлкем, сез олы хәсрәттән котылып калгансыздыр.

Ул дәшмәде. Ул уйчан күзләре белән тутырып миңа бер карап кына алды. Бу минутта аның күңелендә нинди уйлар икән? Мин аның тыныч, тик чак сизелерлек моңсу җәелгән йөзенә никадәр текәлеп карасам да, бернәрсә дә күрә, сизә алмыйм. Уема төрле шикләр килә. Ирләрен сугыш куркынычы эченә җибәрмәгән, алар өчен борчылып, кайгырып тормаган, аларның исән-сау кайтуын сагынып көтмәгән хатыннар, бәлкем, мондый чын күңелдән әйтелгән сүзләрне йөрәкләренә якын ала да белмиләрдер? Ә бәлкем, минем сүзләремә һаман шаярып кына әйтелгән сүзләр дип карый торгандыр? Аның дәшми торуыннан шактый уңайсыз хәлдә калам, бераз тик торганнан соң, янә акрын гына дәшәм:

– Гафу итегез, ихтимал, мин урынсыз сүз әйткәнмендер, ләкин ышаныгыз, чын күңелемнән әйткән идем.

Ул, ниндидер борчылулы уйдан арынган шикелле, ашыгып:

– А, рәхмәт сезгә! – ди һәм эчке бер нурдан яктыргандай ачылып китә, һич тарсынусыз юмарт итеп елмая, хәтта бит урталары нәкъ кыз вакытындагы шикелле чокыраеп куя. Белсәң иде, нинди уйларның күләгәсе һәм яктысы аның йөзеннән шулай шуып үтте икән!.. Ләкин, әйтәсе дә юк, аның бу нурланып елмаюы мине чын-чыннан сөендерде, ә шикләрем исә җиңел төтен шикелле берьюлы каядыр таралып киттеләр. Аның бик бәхетле булуына ышанасым килде, башка сораулар бирәсем килмичә, бары тик аның турында матур итеп уйлыйсым гына килде... Инде ул утыз яшьтән узган хатын — мин аның маңгаендагы, күз төпләрендәге вак кына җыерчыкларын күреп торам. Хәтта күңелемә «кешенең иреннәре дә картая ахрысы» дигән уй килә, чөнки кайчандыр, яңа ачылган чәчәк төсле булып хәтеремә сеңеп калган алсу иреннәре өстенә нечкә генә сызыклар төшкәннәр... Ләкин мин аның йөрәге төбендә бервакытта да сүнми торган мәхәббәт уты яшәвен тоям шикелле... Ул һәрвакыт сулмас гүзәл, тигез җылы итеп сөя белә һәм ләззәтле эреп сөелә белә торгандыр кебек... Үзе дә, ире дә бик бәхетлеләрдер дип ышанасы килә... Белмәгән көе болай уйлау гаҗәп тә тоелыр, ләкин була бит дөньяда шундый кешеләр, карау белән аларның бәхетле булуларына ничектер ышанасың да куясың!

Ул минем нинди уйлар белән үзенә сокланып карап торуымны сизенде булса кирәк — йөзенә янә кызыллык чыкты, башын читкә борды, кулындагы ридикюлен ачып, кечкенә ак кулъяулыгын чыгарды һәм мин нечкә бер хуш иснең йөземә бөркелүен тойдым. Соңра, минем һаман сүзсез булуымны килештермәде, ахрысы, үзе башлап сүз кушты:

– Фронттан кайткан танышларымны очратсам, миңа әллә ничек уңайсыз булып китә.

– Ни өчен?

– Сез шулкадәр авырлыклар, газаплар күргәнсез...

– Ә сез биредә ансат һәм рәхәт тордыгызмыни?

– Юк, әлбәттә.

– Шулай булгач?

– Ләкин сез күргәннәрне без күргәннәр белән чагыштырып буламыни?! – диде ул һәм күкрәге өстенә салынган кара ефәк кашнесының бер очын, ачылып торган муенын уратып, артка ташлады. Бары хәзер генә мин костюмының сул ягына кадаган ике тар гына медаль билгесен күреп алдым һәм аның минем белән никадәр тыйнак, кечелекле булып сөйләшүенә чын-чынлап гаҗәпләнә калдым... Ничектер үзем дә сизмәстән:

– Нур өстенә нур, – дип әйтеп ташладым һәм бармагым белән күрсәтеп: – Менә бу кадерле билгеләрне сезгә бушка гына бирмәгәннәрдер, һәм тегеннән кайтып сезнең белән очрашкан танышларыгыз, менә безнең җиңеп кайтуның сәбәпчеләреннән берсе шушы ханым икән, дип эчләреннән әйтә торганнардыр, – дидем.

Ул сөенеп минем күзләремә туры карады һәм ашыгып:

– Әгәр минем турыда шулай уйлаучылар булса, чын күңелемнән рәхмәт аларга! – диде.

Шул арада чаттан трамвай да килеп чыкты. Вакытсызрак килде ул килүен, ләкин чара юк, китәргә кирәк иде.

– Сез кайсы якка? – дидем мин.

– Мин каршы якка... – диде ул һәм бик кыска гына паузадан соң: – Ирем янына клиникага барам, – дип өстәп куйды.

Минем бик үк аңлап бетмичә каравымны күргәч, ул янә тавышын акрынайта төшеп:

– Икенче ай авырый инде, – диде.

– Шулаймыни?.. Нәрсә булды соң?

Ул аз гына көттереп җавап бирде:

– Ашказанына операция булган иде...

– Кызганыч! Хәле ничек соң?

– Рәхмәт! Яхшыра инде.

Хәзер генә мин бая аның йөзенә нинди хисләрнең яктысы һәм күләгәсе калкып чыгуын аңладым. Әйе, тормышта һәркем өчен шатлык та, хәсрәт тә була торган нәрсәләр.

Ул, ике арада туа башлаган уңайсыз тынып калуны булдырмаска теләгәндәй, көлемсерәп:

– Аның янына баргач сөйләргә яңа хәбәрем булды, – диде.

– Гафу итегез, нинди яңа хәбәр ул?

– Фронттан кайткан янә бер танышымны очраттым диярмен.

– Андый игътибарга лаек булуым өчен шатмын. Таныш булмасак та, миннән үзенә сәлам әйтегез.

– Рәхмәт, әйтермен, әлбәттә.

Килеп туктаган трамвайга кешеләр ашыгып керәләр иде. Миңа да кузгалырга вакыт җитте.

– Яхшы, хәзергә хушыгыз!

– Хушыгыз!

Ул перчаткасын салып миңа кулын бирде.

Мин трамвайга утырдым. Эчкә үтмичә, площадкада, тыгызланып тулган халык арасында тукталдым һәм артыма борылып карадым. Кузгалып киткән трамвайдан аның әле елмаюы китеп бетмәгән йөзен һәм минем тарафка карап торуын күрдем.

Табигый инде, трамвайга утырып китсәм дә, мин уйларым белән аңардан аерыла алмадым. Яшерәсе юк: бу очрашу мине бик тирәнтен дулкынлатып өлгерде һәм минем үз-үземне сәяхәтче сыман тоеп маташуларымны берьюлы юкка чыгарды. Юк, мин торган шәһәремә генә түгел, биредә үткәргән гомеремә кайтканмын икән. Менә ул үткән гомернең бер онытыла язган сәхифәсе ачылды, һәм вакыт үтү белән саргая башлаган бу сәхифәнең юллары арасыннан моңарчы миңа билгеле булмаган яңа мәгънә табылган кебек булды.

Күкрәгемә тулган хисләр яктысында мин бу яңа мәгънәне аңларга тырышам. Нәрсә соң ул?

Менә моннан берничә минут кына элек каршымда басып торган ул ханымның җанлы кыяфәтеннән күңел күзләремне аерып ала алмыйча эчемнән аңа дәшәм: «Сөекле ханым, кем сез миңа? Ни өчен сезнең тыйнак сүзләрегез, күптән онытылып, яңадан хәтергә төшкән тансык көй шикелле, колагым төбендә яңгырадылар? Ни өчен сезнең дустанә карашыгыз яшьлегемдә беренче тапкыр очраткан сөю карашы төсле булып йөрәгемә иңде?.. Нинди кодрәт белән әле сез минем тыныч яткан күңелем күлен якты дулкыннар белән бизәп өлгердегез?» Һәм мин сакланып кына, гүя акылымның ачуы килеп, күкрәгемдә яңа гына бөреләнгән хисләрне качырмасын өчен, курка-курка гына «мәхәббәт!» дим. Әйе, мәхәббәт! Бик күптән әйтелмәгән бу сихри сүзнең чын булуына ышанасым килепме яки аның бөтен хыялый ләззәтен татырга теләпме, мин янә тәкрарлыйм: «Мәхәббәт!»

Ләкин ни өчен, ни сәбәптән мин аны, ул мәхәббәтне, менә хәзер тойдым, таптым?.. Бәлкем, ул ханым хәзер миңа бөтенләй башка, әүвәлгегә һич охшамаган сурәттә күренгәндер?.. Юк, бу бик үк дөрес түгел. Кеше күпме генә үзгәрмәсен — әүвәлге сыйфатларын бервакытта да җуеп бетерми. Шик юк, ул хәзер картая төшкән, ләкин мин аның йөзендә беренче мәртәбә очраткан кызымның чыраен күрмиммени?! Хәзер ул шактый сабырлана, тыйнаклана төшкән, ләкин мин аның нәфис кыз чагындагы рухи нечкәлеген, күңеле пакълеген сизмиммени?! Ә шулай да «мәхәббәт» диюем ни өчендер теге вакытта түгел, ә менә хәзер телемә килде. Күрәсең, озак еллар буена йөрәктә сизелмичә сакланып яткан мәхәббәт тойгысын һич уйламаганда тоеп, табып алу өчен ниндидер яңа шартлар кирәк булган. Әйе, бу шулай!

Чыннан да мин бүген кем, кайда мин? Минем өстемдә ерак илләрнең тузаннарын ияртеп кайткан соры шинель, хыялымда әле күптән түгел генә миннән торып калган ят шәһәрләрнең, ят авылларның, ят кырлар һәм юлларның матур да, ямьсез дә, төзек тә, җимерек тә, куанычлы да, шомлы да булган күренешләре... Һәм менә мин, кичә генә кайтып төшкән солдат, дүрт елдан соң бүген беренче мәртәбә аны — җыйнак гәүдәле, сөйкемле чырайлы, уйчан карашлы кечкенә ханымны очраттым. «Ах, менә ничек! – дим мин, кинәт бөтенесен бик ачык аңлап. – Дүрт ел буена фронтта йөреп кайтуым кирәк булган икән. Сугыштан кайтуым, сугышны бетереп, тере булып кайтуым кирәк булган икән!.. Әйе, әйе, әгәр мин траншея пычракларында аунамаган булсам, бозлы суларны кичеп чыкмаган булсам, үлемнең сөяк кулларын бугазымнан каерып ташламаган булсам, менә хәзер мәхәббәт дигән ул олы тойгының мөкатдәс орлыгын бәгыремнең җанлы төере шикелле итеп тоя алган булыр идеммени?!»

Сүз юк, хәзерге минутта кичергән бу тойгыларым миндә сер булып калыр. Ул ханымның үзенә түгел, дус-ишләремнән кемгә дә булса мин аны бервакытта да, әлбәттә, ачмаячакмын. Әйдә, хәзер тапканым үзем өчен генә эчке юанычым, сөенечем булып калсын! Әгәр ул ханым белән яңадан очрашырга туры килсә, мин аның якты йөзе, әдәпле кыланышы, ирен, баласын сөйгән саф, сизгер йөрәге, ил күрке була алырлык намуслы эшчәнлеге алдында тирән ихтирам белән башымны гына иярмен.

Әмма ул ханымга бу минутта мин кат-кат рәхмәт әйтүдән тыела алмыйм. Гүя ул мине кулларымнан җитәкләп, яшьлегем бакчасына алып керде. Мин чәчәкләрнең исен беренче тапкыр нечкәреп сөенер өчен иснәгән вакытларымны, кошлар сайравыннан беренче тапкыр рухланып канатланган чакларымны, һәр туган язның алсу иртәсе гомерем иртәсе булып күренгән яшьлек елларымны хәтеремә төшердем. Алар исә — ул вакытлар, ул тойгылар — барысы да менә шушы шәһәрдә, шушы шәһәрне чорнаган һавада, шушы шәһәрнең җире, суы, урманнарында, ниһаять, шушы шәһәрнең, сөекле ханым, сезнең шикелле яшьләре арасында туган иде. Йә, сугыш михнәтләрен күптән түгел генә артта калдырып, кичәгенәк кенә әле шәһәремә аяк баскан мин ничек итеп:

– Илем минем — гомерем минем! Үткәнем генә түгел, киләчәк тормышым, бәхетем, мәхәббәтем дә бары синең изге туфрагыңда! – дип, яңадан бер тапкыр иманымны беркетеп куймыйм ди?!

1946

икенче конне кцнне на следующий день эмирхан щмирхан амирхан еники тулы әсәр укырга онлайн читать полная версия книга на татарском татарча