КУНАКЧЫЛ ДОШМАН

Әмирхан Еники

...Тын, буш юл. Әмма күпме вакытка ул буш, күпме вакытка ул тын? Ике көн буена бу юл һәм моның кебек бик күп юллар өстендә, мәхшәр купкандай, ут, төтен, тузан уйнап торды. Коточкыч дәһшәт урынына әверелде, җан өзгеч фаҗигаләр мәйданы булып китте бу якты офыкларга сузылган җәйге ямьле юллар!

Ләкин никадәр генә куркыныч, хәтәр булмасын, алар ахырда шушы олы юлга чыгарга тәвәккәлләделәр. Чыкмыйча мөмкин түгел иде, болай да өч көн буена кырлар уртасыннан юлсыз-нисез, сай үзәнлекләр буйлап кача-поса килделәр. Инде җитәр, артык түзәр хәлләре калмады, бу билгесезлекнең бер чиге булырга тиештер, ниһаять!

Тузанлы таш юл өстенә килеп чыккач, алар, туктап, сүзсез генә юлның көнбатыш очына бераз карап тордылар. Аннан берсе пилоткасының эче белән тирләгән битен сөртте, икенчесе, җиргә тезләнеп, ботинка бавын рәтләде, өченчесе кесәсеннән тәмәке янчыгын чыгарган иде, ләкин чишә башлаган җиреннән туктап, уйланып торды да ни өчендер янчыкны кесәсенә кире салды. Шуннан соң алар юл кырыендагы җәяүлеләр сукмагы белән көнчыгышка таба карап киттеләр.

Көн буе, ут шарыдай, баш түбәсендә әйләнгән кояш аларның тәмам теңкәләренә тиеп беткән иде; гимнастёркалары манма су булган, иңбашларына тир тозы бәреп чыккан, ә яңаклары, колак артлары буйлап юл-юл кара тир агып төшкән. Тәнгә азрак җил үтсен дип, ахрысы, каешларын билләреннән салып, иңбашлары аша кигәннәр, котелок һәм кружкаларын шул каешларының очына такканнар. Өчесенең дә кулларында каяндыр сындырып алган карама таяклар...

Кемнәр соң бу сәер солдатлар? Аларның берсе Горький шәһәреннән грузчик Василий, икенчесе Норлат егете Хәким, өченчесе Чистай мишәре Талип иде. Нидән соң алар мондый сукбайлар кыяфәтенә кергәннәр?

...Өченче көн сугыш башланды. Гитлер армиясе, совет халкын йомшак урыны өстендә буарга теләгәндәй, безнең илгә таң алдыннан, дөнья иң татлы йокыда чакта бәреп керде. Ә бу өч солдат хезмәт иткән батальон, шушы кабахәт хаинлек эшләнгән көннән бер атна чамасы элек кенә дәүләт чигенә килеп, оборона ныгытмалары төзергә керешкән иде. Аны әле чын мәгънәсендә сугышчан часть дип тә булмый, чөнки солдатлары аның балта, пычкы, көрәк кебек атмый торган кораллар белән генә коралланганнар иде. Хода белсен, корткычлык булганмыдыр инде ул, ләкин чик буенда яткан батальонга коралның чынын, ата торганын төзү эшләре беткәч кенә бирергә вәгъдә итәләр.

Билгеле инде, фашист армиясе үзенең бөтен ут һәм тимер көче белән искәртмәстән бәреп кергәч, батальонның коралсыз солдатлары ихтыярсыз, сарык көтүедәй, тирә-якка сибелеп бетәләр.

Менә шул мәхшәрдән качып котылган чакта бу өч солдат ничектер бергә туры килеп шушы газаплы һәм фаҗигале юлларын башладылар. Сугышның беренче сәгатьләреннән үк аларга дошманның никадәр көчле, хәтәр булуын гына түгел, явыз, ерткыч икәнен дә күрергә туры килде. Батальон торган җирдән сигез-ун километрлар чамасы читтә алма бакчаларына күмелеп утырган бер кечкенә шәһәрчек бар иде. Немец авиациясе очып кергәч тә, менә шул бернинди хәрби часть-мазар тормаган, гомумән, бернинди хәтәр сизмичә һәм беркемнән явызлык көтмичә тыныч кына яшәгән шәһәрне ярты сәгать эчендә җир белән тигезләде дә куйды. Кичтән капка төпләрендә оек бәйләп утырган әбиләр, бакча сукмакларында йөгерешеп йөргән нәни балалар, йокыларыннан уянырга да өлгермичә, хәрабәләр астында күмелеп калдылар.

Егетләр кара сөремгә чорналган шәһәрчекне читләтеп уздылар. Шул чакта бер нәрсә аларны бик гаҗәпләндерде: шәһәрдән чыккан юл буенда ара-тирә аунап яткан кеше мәетләре очрый башлады. Кай җирдә бер генә мәет, ә кай җирдә исә берьюлы берничә мәет — хатыны-кызы, бала-чагасы аунап ята иде. Күбесе йөзтүбән капланып төшкән... Нидән бу? Кайбер мәетләрне игътибар беләнрәк карагач, егетләр эшнең серен аңлап алдылар: немец самолётлары шәһәрдән качып котылырга тырышкан бу бичараларны пулемёттан кырып йөргән икән... Шундый мәгънәсез явызлык иде бу, егетләр ни уйлап ни әйтергә белмәделәр.

Хәер, немец авиациясенең никадәр нахал булуын, никадәр мәгънәсез, ахмак эш итүен алар үзләре дә бик тиз җилкәләрендә татыдылар. Шулай, икенче көнне арыш басуы эченнән тар гына юл белән китеп барганда, безнең яктан кайтып килүче ике немец самолётының берсе болар өстенә борылды. Ярый әле Хәким шунда ук моңа игътибар итеп өлгерде. Туктала биреп, ул:

– Егетләр, карагыз әле, бу очлы борын безнең өскә килә түгелме соң? – диде.

Василий күтәрелеп караганда самолёт инде түбәнәя дә башлаган иде.

– Ятыгыз! – дип бер кычкырды да ул арыш эченә чумды.

Егетләрнең җиргә сеңүләре булды, арыш өстен шаулатып көчле җил исеп китте һәм яман үкереп күләгә шуып узды. Йомшак камыл төпләренә пулемёттан өзеп-өзеп кенә «тыр-р», «тыр-р-р» иттереп эре пуля тезеп китте. Ләкин тагын әйләнде, тагын арыш өстен өермәләндереп, улап, җирне гаять зур тегү машинасында теккәндәй, тырылдап узды. Үкерә-үкерә ераклашты, югары күтәрелде һәм үз юлы белән китеп тә барды. Иң элек Хәким, тезләнеп, арыш арасыннан тизрәк башын сузды һәм бик хирысланып самолётны озатып калды. Василий торып утырды да, ничек тынычланырга белмәгәндәй, тезләрен кочаклады.

– Вот сволочь, вот подлец! – диде ул, башын чайкап-чайкап. – Нишли, ә? Нишли бит, ә! Их-х, нигә болай булды соң әле бу?! – Һәм ярсудан йодрыгы белән җирне төяргә тотынды.

Болар китәргә дип аякларына да бастылар, ә Талип беләкләре белән башын каплаган килеш һаман ята иде әле. Хәким иелеп аның итәгеннән тартты:

– Талип, ни булды сиңа? Тор әйдә!

Талип иң элек акрын гына чалкан әйләнде, аннан терсәгенә таянып кына башын калкыта башлады. Чырай калмаган иде аңарда. Василий гаҗәпләнеп башын селекте:

– Ай-һай, авиацияне бер дә яратмыйсың икән син, зрә!

Талип нидер әйтмәкче булган иде дә, тик калтырануын тыя алмады.

...Әнә шулай котырынды немец авиациясе. Кайсы якка гына колак салма, гөрс тә гөрс җир селкетеп химаясез шәһәрләрне җимерде, тын авылларны яндырды, тузанлы юллар буйлап төркем-төркем качып баручы хатын-кыз, бала-чагаларны кырып йөрде, хәтта ялгыз кешеләрне куып йөрүдән дә тартынмады. Дошманның шушы оятсызлыгы һәм ерткычлыгы безнең егетләрне иң караңгы, иң газаплы уйларга төшерде. Нигә бу болай? Ничек кенә килеп чыкты соң әле бу? Дошман иркенләп котырынсын, ә син качып-посып, кырлар уртасында адашып йөр, имеш! Йә моңардан да аяныч хәл булырга мөмкинме? Һичшиксез, бу хәлдән чыгарга кирәк иде. Ничек кенә булса да, үзебезнең берәр частьны очратып, шуңа кушылырга кирәк иде. Шунсыз эш харап. Шунсыз алар бетәчәкләр!

Дошман кулына эләгү ихтималы алар өчен хәзер иң зур куркыныч иде. Бу куркыныч аларга гадәттән тыш сак булырга куша. Шунлыктан алар, алмый-талмый һаман көнчыгышка таба барсалар да, олы юлга чыгарга җөрьәт итмәделәр. Ара-тирә якын килсәләр дә, анда һаман дошманның үтеп-сүтеп торуын сизеп, читкә тайпылырга мәҗбүр булдылар. Тик менә сугышның өченче көнендә дөнья бераз тынган кебек күренгәч һәм менә болай, өермә күтәреп алып киткән чүп шикелле, кая барганнарын, нишләгәннәрен белмичә йөрүдән тәмам җаннары бизгәч, алар, ниһаять, олы юлга аяк бастылар.

Горький русы Василий ничектер үзеннән-үзе башрак булып танылып өлгергән иде инде, шуңа күрә ул гел алдан бара, ә Хәким белән Талип, тезгенсез җибәргән атлар шикелле, аңардан калыбрак атлыйлар. Алар өчесе дә бик арыганнар, яңаклары суырылган, иреннәре кибеп яргаланган, иякләренә каты төк бәреп чыккан... Эсселектән, туктаусыз килүдән хәлсезләнү өстенә аларны тагын ачлык чынлап борчый башлады. Моңарчы Талипның саклап йөрткән биш-алты шакмак шикәрен суырып, кузгалак чәйнәп, ара-тирә җиләк чүпләп килделәр. Бүген дүртенче тәүлек инде бер локма икмәк капканнары юк, тиздән эчләре арка сөякләренә ябышыр кебек... Тәмәкеләре дә бетеп килә, хәер, ач корсакка тартып та булмый, хәзер үк укшыта башлый.

Алар баралар... Алларында туп-туры сузылып киткән тигез юл. Аның тараеп югалган түренә чаклы күз туктарлык бер генә карачкы да күренми. Бөтен тирә-якта сәер, ят бушлык һәм җансыз тынлык хөкем сөрә. Сугыш әллә бик артта калган, әллә бик алга киткән — белер хәл дә юк. Әйтерсең бу бер үлек ара, ник бер җан әсәре сизелсен, хәтта әйләнәдәге табигать тә, коты алынгандай, тып-тын тора. Солдатларның инде үзара сөйләшәселәре дә килми башлады — бик күңелсез уйларга йотылганнар иде алар.

...Күпмедер барганнан соң, менә бервакытны алар үз артларында тоташ, каты бер гөрелдәү ишеттеләр. Өчесе дә туктадылар һәм артларына борылып, тыңлап тора башладылар. Тигез юлның очында ургылып-ургылып соры тузан күтәрелә иде. Ни галәмәт бу? Тузан таралмыйча юл өстендә асылынып тора, шунлыктан нәрсә килгәнен абайлап та булмый. Ләкин бик яман нәрсә килә, ахрысы, каты гөрелдәү бөтен тирә-юньне тутырып һаман көчәя бара.

Ниһаять, Василий шәйләп алды булса кирәк, шомлы тавыш белән:

– Немец танклары! – диде.

Шунда ук өчесе дә бер-берсенә карадылар: «Нәрсә эшләргә?» Аптырау һәм курку шул секундта ук аларның агарган йөзләренә бәреп тә чыкты. Шулай да югалып калмадылар. Хәким кулы белән сул якка изәп күрсәтте:

– Әйдәгез, йөгерик шунда!

Юлдан дүрт йөз метр чамасы гына читтә, тигез кыр уртасында, кечкенә ап-ак каенлык күренә иде. Шунда йөгермичә бүтән чара юк. Василий, ашыгып:

– Әйдәгез! – диде дә юл буендагы канауга сикереп төште. Төшү белән уң ягында сай чокыр аша калын шпаллардан салынган кечкенә күперне күреп алды. Күпер егерме-утыз метр гына арырак иде. Урманга дип омтылган җиреннән Василий, кисәк кенә уңга борылып, иелә-иелә шул күпергә таба йөгерде. Хәким белән Талип та, артларыннан җитеп сукканны көткәндәй, җилкәләрен җыерып, аның артыннан йөгерделәр.

Күпернең эче бик тәбәнәк, кысан булса да, егетләр ничек тә сыйдылар. Сулышын көчкә алган Хәким:

– Ни... нигә монда кердең? – диде.

Василий иң элек бик яман итеп бер төчкерде, шуннан соң гына ачулы тавыш белән:

– Вот голова, тигез кырдан йөгереп кара, – диде. – Пулемёттан бер генә сиптергән булырлар иде.

Талип бизгәк тоткандай дер-дер калтырый иде. Аның калтырануы Хәкимгә бик ямьсез тәэсир итә иде: ахырда түзмичә ул терсәге белән Талипның кабыргасына төртеп алды:

– Булмале шулхәтле... ир башың белән...

– Нишлим соң, мин гаеплемени? – диде Талип, елардай булып, һәм аның тешләре бер-берсенә шык-шык бәрелеп куйды.

...Җир тетрәтеп килгән гөрелдәү шундый коточыргыч дәһшәт белән якынлаша ки, тиздән менә аларны бөтенләй йотар, юк итәр кебек иде... Ул да булмый, таш юл сыгылып тора башлады, күпернең калын шпаллары сикерешергә тотындылар, солдатлар өстенә ишелеп тузан-туфрак коелды, һәм мотор үкерүе, тимер чыңы, ташлар шыкырдавы дөньяны тәмам күмеп китте.

...Танклар үтәләр.

Бер-ике минут кына булса да шушы галәмәткә чыдап утыр әле! Өстәвенә егетләрнең буш эчләре җир белән бергә туктаусыз селкенә, һәм бу нәрсә аларны аеруча газаплый иде. Шыкырдатып тешләрен кыскан Василий эченнән генә танкларны санап утырды. Соңгысы үткәч, тирән сулап:

– Унике... Да... бәдбәхетләр! – диде.

– Дөрес, унике, – диде Хәким дә.

Талипча да шулай булып чыкты. Өчесе дә санап утырганнар һәм өчесендә дә хәзер бер үк авыр, күңелсез уйлар иде: танклар безнең якка таба китте, димәк, алар һаман да немецлар артыннан сөйрәлеп баралар икән әле...

Василий кат-кат башын чайкап куйды:

– Юк, юк. Үзебезнекеләргә җитәбез, җитәргә кирәк. Колбасниклар кулына гына эләкмик!

Танклар шактый кызу ераклаштылар, яман тавыш тирә-якны һаман яңгыратса да, бик тиз тоныклана барды. Шулай да безнең егетләр күпер астыннан чыгарга ашыкмадылар. Исләрен җыеп, үзалларына уйланып, сүзсез генә утыра бирделәр. Ахырда, тавыш тәмам тынгач, Василий урыныннан кузгалды. Бил тиңентен чыгып, сак кына башын күтәрә башлады. Иң элек уңга — кыр ягына карады, аннан акрын гына сулга — юл өстенә борылды. Һәм... менә сиңа кирәк булса: юл өстендә туп-туры аңа карап өч немец басып тора иде. Василий һич сискәнмәде, курыкмады, бер хәрәкәт ясамады, ә немецларга карап катты да калды. Күпме дәвам иткәндер бу хәл, тик бераздан гына ул үзенә төбәлгән бер пистолет, ике автомат көпшәсен күреп алды. Аз гына саксыз хәрәкәт — көпшәләр шул секундта ук аңа ут төкерергә тиешләр. Ләкин немецлар үзләре дә аңа бик хәйран булып карап торалар иде. Курку һәм саклык хисеннән бигрәк, онытылып кызыксыну аларны гүя биләп алган иде. Һәрхәлдә, Василий шуны ничектер сизде булса кирәк, күз ачып йомганчы торып аягына да басты. Автоматлар атмый калдылар, чөнки Василий коралсыз иде.

Берни сизмәгән Хәким белән Талип таякларын сөйрәп күпер астыннан чыктылар да, күтәрелеп тә карамыйча кагына башладылар. Шушы берни абайламау аларны коткарды — немецлар тагын атмый калдылар. Василийның башында бер исәп тә туып өлгерде: менә шулай өркетмичә генә немецларга якынлашып, кинәт кенә автоматларын тартып алып булмасмы? Тик иптәшләр каушап калмасыннар иде, ничек итеп аларга моны сиздерергә?

Ләкин шул минутта ук Василий үзенең артында ниндидер кеше тавышлары ишетте. Борылып караса, әлеге теге кечкенә каенлыктан боларга таба кулларын болгап, кычкыра-кычкыра тагын дүрт немец килә иде. Бары хәзер генә ул эшләрнең никадәр җитди, хәтәр булуын белеп алды һәм чынлап торып шүрләде. Хәким белән Талип та немецларны күреп берьюлы агарынып киттеләр ихтыярсыз Василийга сыена төштеләр. Шулай да Хәким иптәшенең колагына тиз генә пышылдады:

– Әйдә, чабыйк!

Василий башын бормыйча гына:

– Юл буена кара, – диде.

Хәкимгә борылып карауның кирәге дә булмады, артында дошман басып торганлыгын ул ничектер аркасы белән сизеп алды.

Йөгерешеп килгән немецлар юлга чыкмыйча канаудан шактый читтә тукталдылар. Аларның берсе юлда торган өч немецка нидер кычкырып әйтте. Шуннан соң өч немецның әлеге пистолет тотканы үзенчә бик әтәчләнеп безнекеләргә нидер кычкырды. Бу бер офицер кисәге булса кирәк, киеме һәм билгеләре бүтәнчәрәк, үзе яшь, йөзе алсу, күзләре зәңгәр... Бөтен торышыннан һәм калкына биреп кычкыруыннан аның сугышны күңелле бер эш итеп санавы, ә үзенә гел җиңеп йөргән бәхетле егет итеп каравы сизелеп тора иде.

Ул тагын кулын алга сузып, гайрәтләнеп нидер кычкырды. Ә безнекеләр, сүзен аңламагач, аңа тыныч кына тик карап тордылар. Гаҗәеп хәл! Әллә күзләре матур булгангамы, әллә офицердан бигрәк артистка охшагангамы, ул безнекеләргә бер дә куркыныч булып күренмәде.

Ниһаять, офицер, канау аша йөгереп чыгып, пистолеты белән алга таба селтәп-селтәп күрсәтергә тотынды. Бу — шул якка атлагыз дип боеру иде. Безнекеләр аңлап алдылар һәм, канаудан чыгып, күрсәткән якка таба ашыкмыйча гына атлап киттеләр. Офицер алдан төште, ә калганнары, ата казлардай каңгылдашып, арттан иярделәр. Аларның бу яман шаулап сөйләшүләре, һичшиксез, безнекеләр турында иде. Ни сөйләшәләр — әйтүе читен. Ихтимал, рус солдатының кулында таяк кына, үзе ялангач, үзе аңгыра, йә, шулар белән сугышып йөр инде, дип көлүләре булгандыр.

Безнекеләр чынлап торып дошман кулына эләгүләрен аңлыйлар иде. Өчесе дә тыштан болай тыныч кебекләр, ләкин бу минутта һәркайсының да күңелен игәүләгән үз уе бар иде. Василий, мәсәлән, бертуктаусыз немецлар кулыннан ычкыну турында уйлана. Дошман белән беренче тапкыр күзгә-күз очрашудан ук бер нәрсәне бик яхшы сизеп калды: каушамаска кирәк икән. Шуңа күрә ычкына алуларына ул бик өметле карый. Аннан бу колбасниклар артык уяу халык түгел шикелле, шаять, алдап булыр үзләрен, тик җай гына чыксын!

Хәким дә немецларны бик җентекләп күзәтеп бара, ләкин Василий шикелле үк алай ашыгып нәтиҗә ясаудан ерак иде. Киресенчә, пленга эләгү шушыдыр инде, кая илтерләр дә нишләтерләр икән, дип уйлана иде. Талипның исә бар курыкканы үлем булганга, эченнән дога урынына бары бер нәрсәне генә кабатлый: атмасалар гына ярар иде!

Каенлыкка җитәрәк, Василий иптәшләренә пышылдап кына:

– Каушамагыз! – диде. – Бөтен сорауларга җавапны үзем бирәм, ә сез мин әйткәнне кабатлап кына торырсыз!

Егетләр дәшмәделәр.

Каенлык авызында аларны кулларын артка куеп, аякларын аера төшеп басып торган озын, чандыр немец офицеры каршы алды. Бу кечкенә җанвардан булмаска тиеш иде. Башында аның алгы чите иләмсез текә күтәрелеп торган фуражка; шунда тигез канатларын туп-туры җәйгән ак бөркет эмблемасы беркетелгән... Өстендә тар погонлы, яшькелт-соры френч, аякларында краги белән кара ботинкалар, билендә портупеялы каеш, шуның сул ягында зур пистолет кобурасы...

...Безнең өч солдат менә шул, кадап куйган казыктай, тик кенә торган немец алдына килеп бастылар. Алып килүче купшы офицер күкрәген киереп, кулларын бот буена сузып, кызу-кызу гына нидер әйтте, ә тегесе чак сизелерлек итеп кенә башын селкеп куйды. Шуннан соң ул үлекнекедәй яртылаш йомык, хәрәкәтсез күзләре белән безнекеләргә төбәлде. Өч солдатның эченә берьюлы салкын йөгерде: юк, бу ата фашисттан рәхим көтеп булмый иде. Озак карап торды немец өч солдатка, бигрәк тә Василий чыраена «мәхәббәте» төште булса кирәк, энәле күзләрен озаклап аңа текәде. Ә Василийның калын иренле, зур авызлы, җәенке борынлы, чырае чыннан да гаҗәеп серле иде: ул чырайда искиткеч бер ваемсызлык җәелеп ята, шуннан башка берни юк. Кем алдында басып торганын беләме ул, борчыламы, куркамы — һич сизеп булырлык түгел, шайтан алгыры!

Шулай аптырабрак калган немец, ниһаять, ташка баскандай ачык, тимердәй салкын тавыш белән саф русча:

– Сез бөек Германия армиясенең кулына төшкән әсирләр, шуны беләсезме? – дип сорады.

Немецның болай саф русча дәшүе егетләрне бик гаҗәпләндереп җибәрде. Ләкин Василий бер кереп алган кабыгыннан ничек тә чыкмаска тырышты: сыңар иңбашын җыерып, исе китмичә, ялкау гына:

– Күрәбез, – диде.

Әйе, менә шулай һичнигә исе китмичә ваемсыз булып күренү аркасында гына ул үзен дошман капризыннан бәйсез тота алачак. Бу хәзер аңа бик ачык иде.

– Коралларыгыз кайда? – дип сорады немец.

Василий кулындагы кәкре таякка карап, көрсенеп куйды.

– Менә шушы инде...

Немец авызының бер кырые белән генә елмайгандай итте.

– Совет армиясен без шәбрәк коралланган булырга тиеш дип уйлаган идек.

– Шәбрәген алырга өлгермичә калдык шул, парень! – диде Василий, үз ишенә әйткәндәй, гаҗәеп бер текәллефсезлек белән.

– Ә нинди частьтан сез?

– Әллә тагын... Белә алмый калдык.

– Ничек белә алмыйча калдыгыз?

– Шулай... Кич белән генә килеп төшкән идек, иртән чигенә башладык.

Немец тагы да кысыла төшкән күзләре белән Василийга бөтенләй кадалды: «бу мужик» дөресен әйтәме, ялганлыймы? Ә Василий, рәхим ит, кара, дигән төсле, сыңар төген дә кыймылдатмыйча, тыныч кына басып тора. Җитмәсә, теш арасыннан «чырт» иттереп төкереп тә куйды. Немецның нечкә иреннәре кысылып, яңак сөякләре уйнаклап алды. Әгәр ул Василий чыраенда санга санамау шикелле берәр нәрсәнең чаткысын гына сизеп калса да, перчаткасын салып тормастан, «мужикның» ияк астына берне кундырыр иде. Ләкин ник бер андый нәрсә сизелсен. Хәтта пошыну әсәре дә юк. Менә тип!

Шуннан соң ул кечкенә тынгысыз күзләрен Хәким белән Талипка күчерде, Хәким офицерның барлыгын да онытып, каядыр читкә карап тора иде. Ул үзенә төбәлгән авыр карашны тойды, ләкин башын бормады — гүя нидер күреп исе киткән... Ә Талип, намазга оеган мөселман шикелле, кулларын кендеге өстенә куеп, җирән керфекләрен җиргә терәп, тик кенә тора. Әллә уяу, әллә йокыга талган — белмәссең дә.

– Кая барасыз? – диде офицер, аңа төбәлеп. – Мин сездән сорыйм!

Талип сискәнеп башын күтәрде, күзләрен йомгалап алды:

– Ә?..

– Идиот, – диде офицер, йөзен чытып.

Василийга эшне җайларга кирәк иде, немецны һич ярсытырга ярамый. Башта җилкәсен кашыган булды, аннан кыенсыныбрак:

– Кая булсын инде, – диде, – үзебезнең якка таба бара идек.

– Ни өчен үзегезнең якка?

– Хатын, семья, өй шунда бит, – диде Василий, авыр сулап.

Офицер кинәт елмаюга охшатып тешләрен ыржайтты:

– Әһә, хатынны сагындыгызмыни, сугышасыгыз килмимени?

Василий бик аз гына көттереп торды һәм йөзен офицерга күрсәтмәс өчен башын түбән иеп әйтте:

– Бездә берәү дә сугышырга теләмәгән иде...

– A-a-a! – дип сузды немец, аннан "так... так..." дип торды һәм шул минутта аның башында гаҗәеп оригиналь бер исәп туды. Еракка төбәлгән бик мәкерле исәп иде бу. Барыбер аның бу «хайваннарны» куяр урыны да юк, тылга-мазарга озатырга артык кешесе дә, вакыты да юк. Ә Совет Армиясен җимерер өчен ни эшләсәң дә ярый — фюрерның әйткәне шулай! Ләкин... башта сынарга кирәк үзләрен, күнәрлек булмасалар, «расходка җибәрү» беркайчан да соң түгел.

Немецның ничектер берьюлы карашы да, тавышы да «йомшарган» кебек булды.

– Ашыйсыгыз киләме? – дип сорады ул кинәт.

Егетләрнең колаклары торды: бусы ни тагын? Мыскыл итүеме? Ләкин Василий шул минутта балаларча беркатлылык белән:

– А как же... килә! – диде.

Ул хәтта чынлап авызына килгән төкереген дә йотып куйды.

– Ну, утырыгыз! Без хәзер сезне сыйлыйбыз.

Һич икеләнү күрсәтмичә, иң элек Василий, аның артыннан Хәким белән Талип яшел чирәмгә утырдылар, таякларын яннарына сузып салдылар...

...Алар ач иделәр, ашау сүзен ишетүгә аларның башлары әйләнеп китте, авызларына өзлексез төкерекләре килә торды... Ләкин алар офицерга ышанмыйлар иде, икмәк урынына берәр әшәке мыскыл белән сыйлар дип шомланалар иде. Хәкимнең Василийга бераз ачуы да килде: «Нигә әйтте, нигә баш тартмады», – дип ачынып уйланды ул. Василий үзе дә офицердан бернинди дә изгелек көтми иде, әмма ул бөтен эшен бер теләк — дошманны алдап булмасмы дигән теләк белән эшли иде. Шуның өчен дә ул үзенең каушау белмәс беркатлы ваемсызлыгын ничек тә сакларга тырыша иде. Дөресен генә әйткәндә, аның үзен-үзе болай тотуы бик табигый рәвештә иптәшләренә дә йогып өлгерде.

Немец Хәкимнәрне алып килгән әлеге яшь, чибәр офицерга нидер кушты. Анысы, тиз генә борылып, агачлар арасына кереп китте. Һәм озак та тормый аннан пергаментка төргән өч кисәк нәрсә китереп безнекеләрнең алдына салды.

– Ашагыз! – диде немец.

Безнекеләр дүрткырлы каты әйбернең пергаментын ерттылар: алар кулында чыннан да икмәк иде. Немецларның сугыш өчен махсус алдан әзерләп куйган поход икмәге. Шуңа күрә таш кебек каты да икән ул. Безнекеләр, көч белән сындырып, тәмләп ашарга тотындылар.

Бу вакытта аларны зур гына төркем немец солдатлары уратып алганнар иде. Шаккатып безнекеләргә карап торалар. Безнекеләр дә утырган җирләреннән, икмәкләрен чәйни-чәйни, немецларга бик игътибар белән карыйлар. Шушы икән инде ул бәйдән ычкындырып җибәрелгән өер! Ватып-җимереп, яндырып-көйдереп, кырып-бетереп килүче «батырлар»! Әйтәсе дә юк, карап торырга бик шәпләр. Барысы да сугым малыдай көрләр, баштанаяк өр-яңадан киенгәннәр, коралның да яңасын асканнар, шуның өстенә кәефләре дә шул булса кирәк: авызлары колакларына кадәр ерылган...

Тик аларның бу елмаюларында ниндидер аптырау чагыла: җирдә ашап утырган өч коралсыз солдатның бу кадәр пошымсыз булуларын, бу кадәр тыныч карауларын ничек аңларга? Тар-мар ителгән армиянең пленга төшкән солдатлары шулай булырга тиешме? Әллә алар үзләрен җиңелгәнгә, беткәнгә санамыйлармы? Гаҗәп, бик гаҗәп!

Егетләрнең авызыннан күзен алмыйча карап торган немец:

– Аракы эчәсезме? – диде һәм, аларны шикләндермәс өченме, әйтеп куйды: – Руслар бит аракы эчәргә яраталар.

Василий, аңа җавап бирмичә, Хәкимгә борылды:

– Аким, эчәбезме?

Бик четерекле сорау иде бу Хәким өчен... Алар хәлендә ач корсакка аракы эчү — бик хәтәр бит ул. Ләкин немецның икмәген ашап та аракысыннан баш тарту килешерме, дошманны шикләндермәсме?.. Василий нинди җавап көтә икән соң?

Хәким икмәген чәйнәп йоткан арада шуларны уйлап алды да тәвәккәлләп:

– Печтек кенә эчсәк тә ярый, – диде.

Василий немецка башы белән ымлады:

– Сал, булмаса!

Немец биленнән чехоллы флягасын алып, шуның сырлы капкачына аракы салып, Василийга сузды. Василий сүзсез генә капкачны алды, кул сырты белән авызын сөртеп куйды. Аннан аскы иренен чыгара төшеп, аракыны ипле генә салып та җибәрде. Шунда ук аның эчәгеләре буйлап ут йөгерде, ләкин ул чыраен да сытмады, капкачны немецка кире сузып, ашыкмыйча гына икмәген иснәргә тотынды. Офицер Хәкимгә салып бирде. Хәким дә сырлы капкачны кулына алу белән, башын чөеп, эчеп җибәрде, «эһ» тә димәде, тик төкереп кенә куйды. Аннан Талип үз өлешен алды. Аның куллары калтырый иде, шуңа карамастан егет, иске гадәт буенча, капкачны оста гына авызына каплады. Егетләрнең аракыны эчә белүләре немецка ошады булса кирәк, кечкенә күзләре, караңгыда утырган мәченекедәй, елтырап китте.

– Браво, браво! – диде ул, юка иреннәрен ерыр-ермас.

Аның әйләнәсендәге солдатлар да үзара шаулап, көлешеп алдылар. Немец әлеге икмәк китергән чибәр офицерга тагын нидер кушты. Чибәр офицер тиз генә агачлар арасына кереп китте дә бераздан колбаса, сыр, бизәкле кәгазьгә төргән тагын нәрсәләрдер күтәреп чыкты. Немец ымлавы буенча ул шуларның барысын да егетләр алдына китереп салды.

– Ашагыз туйганчы, – диде немец.

Безнекеләр, рәхмәт әйтеп тормыйча, алларына төшкәнне бик эшлекле кыяфәт белән ипләп кенә сыпыра бирделәр. Ләкин, карчыга кебек, күзен алмыйча карап торган немецка һәм шаккаткан солдатларга һич игътибар итмичә ашап утыруы алар өчен җиңел эштән түгел иде. Чөнки немецка энә очы кадәр дә ышанмыйлар, чөнки бу өрәкнең, кирәксә шушы минутта ук, аларның эчләренә икмәк биргән кулы белән бер уч пуля да җибәрә алачагын белеп торалар. Гомумән, немецның мәкерле ният белән сыйлавы алар өчен көн кебек ачык иде. Моны хәтта немец солдатларының чырайлары ук әйтеп тора: янәсе, офицерлары бу өч «русиш» өстеннән бик оста «шуклык» эшли, ә алар шуның нинди эффект белән бетәсен алдан ук сизеп, тәгәрәгәнче шаркылдарга әзерләнеп торалар. Кыскасы, тычканга үлем, мәчегә көлке!

Менә офицер әлеге сырлы капкачка тагын аракы салып, бер сүз әйтмичә, Василийга сузды. Василий сүзсез генә алды, эчте, кире бирде. Аннан бер сөйләшү булсын дип, офицердан сораган булды:

– Сезнеңчә «аракы» ничек?

– Безнеңчәме?.. Шнапс.

– Шнапс?.. Аким, онытма, немецлар аракыны шнапс дип атыйлар икән.

Хәким җитди генә:

– Ярар, онытмам, – диде.

Василий елмаймас өчен тамак кырып куйды.

Ашап беткәч, егетләр кайсы учы, кайсы җиңе белән, әйбәтләп авызларын сөрттеләр; Талип итәгенә төшкән валчыкларны да чүпләп капты. Офицер галифе кесәсеннән күн тышлы портсигар чыгарып алга таба сузды да янып торган яшькелт төймәсенә басты: портсигар капкачы Василийның борын төбендә үк ачылып китте.

– Уйлыйм ки, моңардан да баш тартмассыз?

– Папирос?

– Сигарета!

Василий берсен алып, ашыкмыйча гына ике бармагы белән угалап, авызына капты. Кесәсендә шырпысы булса да ул, аны чыгармыйча, офицерның яндырып тәкъдим итүен көтә башлады. Офицер, Хәким белән Талипка да сигарета биреп, тизрәк икенче кесәсенә тыгылды. Аннан ялтырап торган кечкенә бер әйбер чыгарып кабыргасына баскан иде, капкачы ачылып, гөлт итеп ут кабынды.

– Рәхим итегез!

Василий курыккан булып башын артка каерды һәм гаҗәпләнеп сораган булды:

– Нәрсә бу?

– Курыкмагыз, автомат зажигалка.

– Ә-ә-ә... зажигалка!.. Шәп нәрсә икән.

– Да... Безнең һәрбер солдатта бар ул.

– Кара син аны!

Василийның офицерны бераз шаяртасы килә иде, ничек кенә булмасын, ач корсакка эчкән аракы кәефен күтәреп җибәрде. Ләкин бу иблиснең күзләре шундый очлы, шаяртып маташуыңны хәзер үк сизеп алуы бар. Аннан — бетте баш, пешермичә тереләй ашар! Юк, саксыз кыланырга ярамый, ярамый... Һәм Василий яңадан үзенең кабыгына керде, гаҗәеп бер мәнсезлек белән авызын зур-зур ачып иснәргә тотынды. Иптәшләре дә аның үз ише — Хәким терсәгенә таянып, кырын яткан килеш, тәмләп кенә Истамбул сигаретасын тарта, ә Талип үлән сабагы чәйнәп утыра иде.

Офицерның безнекеләргә вакыты-вакыты белән җен ачулары кузгалып китә иде, ахрысы; тик торганнан яңак сөякләрен кыймылдата башлый ул... Чыннан да, мондый сансызлыкка түзәргә кирәк бит. Ләкин немецның бик шәп планы бар, шуның хакына «русиш»ны аракы, сигарета белән сыйлап, тәмәкесенә ут та тәкъдим итәргә туры килде инде авыз тутырып иснәвенә генә түзәрсең.

Ниһаять, ул, ашау-эчүне йомгакларга теләп, егетләрдән сорады:

– Йә, канәгатьме сез?

– Ничего, әйбәт булып калды, – диде Василий, сигаретасының көлен бармагы белән кагып. Офицер аның йөзенә текәлде.

– Инде нишләргә уйлыйсыз?

«Башлана!» – дип уйлады Василий эченнән, ләкин сорауны аңламаган булып, үз нәүбәтендә туп-туры карады.

– Мин сездән, бездә каласызмы яки кире үзегезнекеләргә китәсезме, дип сорыйм, – диде офицер.

Сорау гаҗәп аңлаешлы иде.

Безнекеләр уенның инде беткәнен, шушы сорауга ничек дип җавап бирүдән язмышлары хәл ителәчеген яхшы сизеп алдылар. Ләкин алар тыныч гамьсезлекләрен бер генә секундка да җуймадылар һәм утырганы — утырган, ятканы яткан килеш кала бирделәр. Тик Василий гына алдын тәмәке төтене белән тутырды. Офицерның тел төбе кая барганын белергә теләп, ул вакытсыз сүзгә керешүдән ничек тә тыелырга тырыша иде. Һәм офицер, егетләрдән җавап көтеп ала алмагач, тагын үзе сүз башларга мәҗбүр булды. Ул, бу мәхлуклар куркалар, ахрысы, дип уйлап, үзенчә мөмкин кадәр йомшаграк булырга тырышты.

– Без көчләмибез, без сезнең ихтыярыгызга куябыз, – диде ул, перчаткалы кулын суза биреп, – әгәр каласыз икән, пожалысты, рәхим итәсез... Безнең солдатларның азыкларын күрдегез. Алар бездә шоколад ашап, сигарета гына тартып йөриләр. Каласыз икән, сезгә дә шулай булыр. Колбаса, сыр, май гына ашап торырсыз. Аракы — теләгән кадәр, эчә генә күрегез... Ну... әгәр китәбез, үзебезнекеләргә кайтабыз дисез икән, пожалысты, тоткарлык юк, китәсез. Аңлыйсызмы, без көчләп тотмыйбыз.

– Аңлыйбыз, – диде Василий һәм сигаретасының очына төкереп, шактый еракка ыргытты.

Әйе, офицер бик аңлаешлы итеп сөйләп бирде. Немец солдатлары арасында русча аңлаучылар булды, күрәсең; алар кызу-кызу гына иптәшләренә нидер әйттеләр, аннан барысы берьюлы шаулашып алдылар. Тынгач, безнекеләрнең «кызыклы» җавабын ишетер өчен, бөтен чырайлары белән түземсезлек күрсәтеп көтеп тора башладылар.

...Егетләр өчен хәлиткеч минут килеп җитте. Хәзер инде җавапны бирергә һәм бирә белеп бирергә кирәк иде. Офицер, бу җавапны бары Василийдан көткән шикелле, мәкерле сынау карашын аңа төбәде. Кинәт Василийның йөрәгендә рәхимсез ярсу кузгалып куйды, немецның озын, үлек битенә: «Без колбасага сатылучылар түгел!» – дип яман кычкырасы килде, ләкин... башын салмак кына Хәкимгә борды һәм гади генә итеп:

– Йә, Аким, нишлибез? – диде. – Господин офицер әнә калсагыз да ярый, китсәгез дә була, ди.

Кырын яткан Хәким дошман офицерын бар дип тә белмәгән гаҗәеп бер мәнсезлек белән шунда ук әйтеп тә салды:

– Бәй, нишлик монда, конешно китәбез!

Василий эченнән дустына «молодец!» диде дә Талипка борылды:

– Ну, Талип, китәбезме, калабызмы?

Талип Хәким кебек артист түгел, ләкин, гел иптәшләренә сыенып яшәргә өйрәнгәнгә күрә, үзеннән-үзе килеп чыккан табигыйлек белән:

– Мин сездән калмыйм, – диде.

Василий акрын гына урыныннан кузгала башлады.

– Киттек алайса, дуслар!.. Торыгыз! Шулай, господин офицер, без китәргә булдык.

Офицер мәгънәле генә итеп немецча:

– Зер гут! – дип куйды.

Немец солдатлары хәрәкәтсез, тып-тын торалар. Бу шомлы бер минут иде, гүя, менә хәзер нидер булырга тиеш. Безнекеләр шул хәтәрне ничектер тиреләре белән тоеп, ләкин һич каушау әсәре күрсәтмичә, җирдән таякларын алдылар.

Иреннәрен кысып, озак дәшмичә торган офицер, ниһаять, телгә килде:

– Яхшы, мин сезне җибәрәм, ләкин бер шартым бар, – диде, һәм башы белән ымлап үзе артыннан иярергә кушты. Безнекеләр иярделәр.

Солдатлар төркеменнән читкәрәк китеп туктагач, офицер егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карап, һәр сүзенә басым ясап, акрын гына сөйләргә тотынды:

– Күрәсез, мин сезне тотмыйм... Хәзер китәрсез, ләкин шартым шул: анда, үзегезнекеләр янына кайткач, монда күргәннәрегезне солдатларыгызга әйбәтләп сөйлисез. Безнең, ягъни бөек немец армиясенең, сезне ничек яхшы каршы алуыбызны, ничек ашатып-эчертеп җибәрүебезне сөйләп бирәсез. Нәрсә ашап-эчүегезне яшермичә сөйләгез: колбаса, сыр, булки, главное — аракы! Исегездә тотыгыз: большевиклар белән еврейләрне яклаудан баш тартып безнең якка чыккан һәрбер рус солдатын без шулай каршы алачакбыз. Менә шуны яхшылап үзегезнекеләргә төшендерегез. Әйтегез, сугыш тиздән бетә, немецлар Мәскәүгә барып җиткәннәр, диегез. Безнең солдатларны күрдегез ич! Кораллары бик күп, бик шәп киенгәннәр, бик таза ашыйлар, барыбер безне җиңәчәкләр, диегез... Аңладыгызмы?.. Ләкин бездә булуыгызны командир һәм комиссарларыгызга белдерә күрмәгез. Аларга ләм-мим, югыйсә харап булырсыз. Бары солдатларга гына сөйләгез. Аңладыгызмы?

Офицер сөйләп беткәнче Василий башын иеп торды. Ул белә: әгәр күтәрелеп караса, дошман тырнагыннан ычкыну булмаячак. Бу минутта тынычлыкны саклау аның өчен тау күтәреп торудан да авыррак иде. Шулай да ул шик тудырмаслык нык тавыш белән:

– Аңладык! – диде.

Офицер Талип белән Хәкимгә карап, кабатлап сорады:

– Аңладыгызмы?

Талип аңлаганын белдереп, тиз генә башын селекте, Хәким исә бер сүз дәшмичә калды.

Әллә офицерның күңелендә берәр шик кузгалды, ул тагын егетләргә авыр сынау карашы белән текәлде:

– Мин әйткәннәрне сөйләрсезме?

– Түкми-чәчми барысын да җиткерербез, офицер, тыныч булыгыз! – диде Василий, чегән өлгерлеге белән.

– Яхшы, барыгыз алайса! – Һәм офицер салмак кына кулын селкеп куйды.

Безнекеләр борылып киттеләр, ә хәйран булып урыннарында каткан немец солдатлары, бер тавыш чыгармыйча, алар артыннан карап калдылар.

Аз гына киткәч тә Василий иптәшләренә пышылдап әйтте:

– Артыгызга борылып карыйсы булмагыз!

Талип бер дә борчылуын баса алмый иде:

– Арттан атмаслар микән?

Хәким аңа ачу белән карап, кискен генә:

– Курыкма, ахмак! – диде.

Бераз китә төшкәч, Василий авыз эченнән нидер мыгырдана башлады. Аның йөзе кызарып бүртенгән, муен тамырлары калкып чыккан иде. Ул каты итеп кулын йомарлый һәм туктаусыз төкеренә, әйтерсең «кунакта» ашаган сыйлардан күңеле болгана... Менә Талип алгарак чыгып, кызурак атлый башлагач, ул кычкырудан чак тыелып:

– Кая чабасың, анаңның... – диде һәм рессорлы тарантаста баргандай тибрәтеп-тибрәтеп, биш-алты катлы итеп сүгенеп җибәрде.

Шуннан соң Талип алга чыкмас булды. Василий исә юл буена ачынып сүгенүдән туктамады:

– Ах, бәдбәхетләр, ах, сволочьлар!.. Нинди арзан сатып алдылар, ә?

Хәким аңа борчылып карап алды:

– Нигә бу хәтле тузасың, Василий!.. Ашадык та качтык, кемнең аларга сатылганы бар?

Василий авызының бер як чите белән генә зәһәр елмайды:

– Шул гына калган иде. Их, Аким, Аким, мәнсез кеше син... – Аннан, гердәй йодрыгын яртылаш күтәреп, салмак кына селкеп барды. – Ну, ничево... фашист актыгының «сыен» онытмабыз без... Кулга корал гына алыйк, унлата кайтарырбыз!

Бу вакыйганы миңа 1945 елның язында госпитальдә ишетергә туры килде. Сөйләүче — палатадагы күршем, сугыш дәвамында алтынчы мәртәбә яраланып госпитальгә кергән әлеге шул Норлат егете Хәким булды. Ул көннәрдә кызыклы да, гыйбрәтле дә булып тоелды бу вакыйга, чөнки безнең армия фашистларга каршы Берлинның үзендә соңгы, каты сугыш алып бара иде инде.

1945

гостеприимный враг эмирхан еники щмирхан еники амирхан еники тулы әсәр укырга онлайн читать полная версия полная книга на татарском татарча