Аларны җир казырга алып чыктылар. Алып түгел, куып. Фашистлар бөтен авылны куып алып чыкты. Картаеп беткән картлар, хатын-кыз, бала-чага... Барысының да кулында көрәк. Барысы да җиргә таба бөгелеп төшкән. Уттай кызган ташлы туфракны казыйлар. Кичә дә казыдылар. Өченче көнне дә... Бер атна инде, һөҗүм итеп килүче Кызыл Армия танкларын уздырмас өчен, немецлар тирән чокырлар казыталар.
Кешеләр шундый ябыкты, коры сөяккә калдылар. Бертуктаусыз кояш астында... Битләре кара көйде. Көчкә кыймылдыйлар. Ә фашистлар өзлексез кызулап тора: «Арбайт! Шнель!»
Илгизәр дә бик ябыкты, зур күзләре генә утырып калды. Ашау юк дәрәҗәсендә... Шулай да Илгизәрнең ашыйсы килми, эчәсе килә. Көрәк белән кызыл балчыкны каерып аткан саен, көйгән иреннәрен ялап куя... Бер генә тамчы су булса... Ә тир ага: маңгаеннан да, муеныннан да... күзләренә агып керә, авызына...
Күкрәк турысына автомат аскан кыска муенлы, юан аяклы сакчы немец, симез үрдәктәй чайкалып, ары-бире йөренеп тора... Аның аксыл кашлары астыннан чекрәеп торган кургаш күзләре бик үткен: кем көрәгенә таянган, кем ял итәргә чамалый, шундук күреп ала...
– Э, э, арбайт! – дип кычкырып, кургаш күз шундук автоматын җилкәсеннән сала башлый.
Соңгы көннәрдә сакчылар бигрәк зәһәр кылана башладылар. Чөнки Кызыл Армия килә, гомерләре кыскарды.
Хатыннар балаларны, үз артларына яшереп, хәл алдыралар. Шулай итмәсәләр, бу галәмәткә бала-чага күптән егылган булыр иде инде. Ә Илгизәр хатыннар артына ышыкланырга хурлана: ир кеше ич ул, яше уникедә генә булса да ир заты... Кайнар таш өстенә хәлдән таеп егылса егылыр, хатыннар артына яшеренмәс. Кызуга чыдый алмый башлагач, ул күлмәген салып ыргытты. Беравыкка җиңелрәк булып китте.
Баш күтәреп карарга ярамый. Илгизәр иелгән килеш кенә көрәгенә таянып ял итеп ала. Шулай ял итеп торганда, колак төбендә үк диярлек фашистның җан биздергеч тавышы ишетелде:
– Э, ком һиер! Ком ду! (Әй, кил бире! Кил син!) – дип немец Илгизәрне үз янына чакыра иде.
Илгизәр коелды да төште... Бераз сулыш алырга туктаган иде, бетерә инде хәзер... Йөгереп китеп хатыннар артына качасы килде, ләкин куркуын җиңде, качмады.
Немец елмая-елмая Илгизәргә таба килә иде. Малай шушы минутта үзенең хатасын аңлап алды. Күлмәген салып ул бик ялгышкан, тик хәзер соң иде инде. Немец килеп җитте дә, Илгизәрнең беләгендәге сурәтенә күрсәтеп:
– Бист ду пионер? – дип сорады.
Малай тизрәк беләген каплады да таш өстендәге күлмәгенә үрелде...
– Цие аус! (Сал күлмәгеңне!) – дип җикерде кинәт сакчы немец Илгизәргә. Малай, саласы килмичә, тартышып тора башлаган иде, немец бер йолкуда Илгизәрнең күлмәген изүеннән итәгенә хәтле аерып төшерде.
Малайны якламакчы булып, хатын-кыз чәрелдәшеп килә башлады. Немец тимердәй кулы белән Илгизәрне каптырып тоткан да, чәүкәләрдәй чәрелдәшкән хатыннар өстенә җикерә.
– Век! Век! Цюрюк! – Инде автоматын да салды...
Бүтән сакчылар ярдәмгә йөгерешеп килеп җиттеләр. Илгизәрнең кулларын артка каерып тоттылар да алып киттеләр.
Подвалдагы караңгыга күзләре бераз ияләшиәч, Илгизәр чак кына кычкырып җибәрмәде: идәндә кап-кара кан җыелып тора иде. Стеналарга да кан чәчрәгән... Малайның күзләре зурайды... Сулышы кысылды... Ул чытырдатып тешләрен кысты да елап җибәрде...
Ничек ычкынырга хәзер моннан? Подвал тәрәзәсендә пыяла юк, ләкин чәнечкеле тимер чыбык белән чорналган... Тычкан гына үтсә үтә алыр. Малай череп беткән салам өстенә барып утырды, аркасын ташка терәде. Таш юеш һәм салкын иде.
Очлы таш аркасына төртеп тора... Ул бераз тынычланды. Аның һич гаебе юк ич. Бетми торган буяу белән йолдыз сурәте төшергән икән, авылда бик күп малай төшерде ич аны... Сугыш-сугыш уйнаганда төшергәннәр иде. Әнкәсе бик каты ачуланган да иде әле шуның өчен. «Тән бозып, юләр...» – дип әрләгән иде.
Немец солдаты, аны монда алып килгәндә, «кых!» дип, муенына сызып күрсәтеп, малайны куркытырга теләгән иде. Әллә бу подвалда чынлап та кеше суялармы икән? Аның тагын сулышы кысыла башлады. Йөрәге тарс-торс тибә... Күтәрелеп подвал тәрәзәсенә карады... Шул тимер чыбык арасыннан күбәләк булып чыгып китәргә... Стенага кемдер күмер белән: «Бәхил булыгыз!» – дип язып калдырган. Илгизәр бүтән язуларны да табып укыды. Шул кешеләрнең канымы икәнни бу? Саташкан кешедәй идәндәге канга карап-карап торды да йөгереп барып ишекне тартты. Бикле. Тәрәзәгә ташланды, сикерде, менде. Куллары чәнечкеле тимер чыбыкка кадалдылар... Илгизәр кире шуып төште. Хәле бетеп идәнгә утырды.
...Аны подвалдан алып чыккан чакта, кояш иңә башлаган иде инде. Көн сүрелгән иде. Автомат көпшәсе белән төрткәләп, малайны алып киттеләр. «Атарга!» – дип, йөрәге әрнеп кысылды Илгизәрнең. Әнкәсе белми дә кала инде. Сеңлесе дә... Китапларда укыганы бар, атканда революционерлар: «Яшәсен Совет власте!» – дип кычкырып үлгәннәр. Курыкканны фашистка сиздермәскә кирәк. Өйалды баскычыннан менгәндә Илгизәр гел елмаеп менде. Атарга алып баралар, шик юк, тик шулай да күңеле әле ышанып бетми. Үлмәс кебек, аны коткарырлар кебек. Әнкәсе йөгереп килер... Юк, әнкәсе килә алмас. Ул тимер чыбык белән чолганган лагерьда... Аны җибәрмәсләр... Кем коткарыр соң аны?
...Үрмәкүч төсле кара свастика төшергән зур ишек, Илгизәрне йотып, тавышсыз гына ябылды. Тынлык... Кинәт йөрәк яргыч тавыш ишетелде... Ишек артыннан ишетелә... Илгизәр тавышы... Аны кыйныйлармы, нишләтәләр? Җан ачысы белән бик озак кычкырды Илгизәр...
Кичке кояшның алтын тузаны коридорга сибелде. Свастикалы ишек тавышсыз гына ачылып китте. Бусагага абына-сөртенә Илгизәр килеп чыкты. Аның сыңар колагы киселгән, ә беләгендәге яңа гына уелган кып-кызыл йолдыздан кан тамчылап тора иде.