Безнең өй кыегына сиртмә койрык оялады бит, әй! Чыгам да гел кыекка карап торам. Шундый матур йөриләр, сокланып туя алмассың.
Сиртмә койрык кошын беләсезме соң? Койрыгы озын була, бик озын… Сиртмә тикле булмаса да, кашык сабы хәтле иркенләп бар. Койрыгын селкеп, су буйларында йөгереп йөрергә ярата. Күргәнегез дә бардыр: дулкын киткәндә йөгереп керә дә тиз-тиз нидер чүпли, дулкын яңадан килә башлауга йөгереп кире чыга. Гел шулай дулкынны куып йөри…
Сез әле белмисездер, сиртмә койрыкларның була агы, була сарысы. Безгә агы оялады. Битләре кара. Сабынлап юмаганга түгел, үзе шундый. Түшендә алъяпкычы бар. Анысы да кара.
Бервакыт балалары булды. Әти-әнигә эш күбәйде: көне буе чебен-черки ташый башладылар. Мин бакчада эшләгәндә, гел минем аяк астымда чуалалар. Бөҗәк эзлиләр. Мичкә кырыена кунып, су эчеп китәләр. Алар миннән тамчы да курыкмыйлар. Минем тимәсне беләләр. Ә ят кешедән куркалар. Ят кеше барда ояларына кермичә торалар. Аталары алай бик сак түгел, әнкәләре үтә нервный. Ят кешене күрде исә, чер-чер итә...
Менә балалары инде зурайды. Әти-әниләре белән кыекка чыгып, кояшта кызынып утыра башладылар. Яннарыннан чебен узса, куып барып тоталар да кабып йоталар. Оча да беләләр инде алар. Тик шулай да безнең бакча тирәсеннән әллә ни ерак китмиләр әле.
Бер шулай бакчада эшләп йөрим. Чәчәкләрне җил аударган иде — аларны торгыздым. Суганны чүп баскан иде — аны утадым. Инде кыярларга су сибәсем генә калды. Чиләк алып, мичкә янына киттем.
Килсәм, сиртмә койрыкларның әти-әниләре мичкә өстендә чыр-чу килеп йөриләр. Боларга ни булган? Әллә беркөнге кебек, карлыган куагы астында тагын мәче посып торамы, каһәр? Мичкә эченә карасам, и бичаракай! Бер балалары суда ята! Кыймылдамый да… Алып учыма салдым да сулышым белән җылыта башладым. Беткән бу, бармак башы хәтле генә булып калган. Чыланмаган җире юк. Койрыгыннан су тамчылап тора.
Ничек тергезергә инде бу мескенне? Ике учыма учладым да һаман кайнар сулышымны өрәм. Үзем кайгырам: болай гына терелмәс бит бу! Әти белән әнисе баш очымда очып йөриләр. Бигрәк тә әнкәсе, нервный нәрсә, кулымнан тартып алырлык булып, каршымда ук чер-чер килә. Гүя, нишләтәсең минем баламны, ник учыңа йомарладың, дияргә тели.
– Менә сабыегызны мичкәгә батыргансыз да хәзер инде… – дим тегеңәргә, әйтерсең лә ул минем шелтәмне аңлый ала.
Кояш иңеп бара торган чак иде. Һава салкыная. Кошчыкны өйгә алып керергә булдым. Әти-әниләре борчылып бакчада калды. Мин кереп киттем. Өйдә бык әйбәтләп йомшак чүпрәк белән корыттым. Аннары электр плитасын кабызып җибәрдем. Бик кызу булмасын дип, югарыда гына тотып, каурыен каурыйга аера-аера, киптерә башладым тегене… Озак киптердем. Канатлары инде коп-коры, түше коп-коры, койрыгы да кипте…
Менә бервакыт кошчыкка җан керде. Күзләрен ачып җибәрде бу! Күз карашларында өмет! И, минем сөенгәнне белсәгез! Тиз генә җылы чүпрәккә төрдем дә урын өстенә илтеп куйдым. Чүпрәк эченнән борыны гына күренеп тора.
Атлаган саен борылып карыйм тегене. Бер каравымда тагын күзләрен йомган. Беткән икән дип торам. Орынган идем, күзләрен ачты. Йоклаган гына булган икән.
Төнне ул минем бүректә кунды. Иртән иртүк сикереп тордым. Ни күрим, кошчыгым чүпрәгеннән бушанган, нечкә генә аякларына баскан, күзләрен чекрәйтеп, миңа карап тора. Ялт учлап алдым. Бакчага йөгереп чыктым да кыегыбызга карадым. Кыекта ник бер сиртмә койрык булсын! Әти-әниләре, балаларын үлгәнгә санап, кайгыдан берәр яры киткәннәрдер, ахры. Көтеп-көтеп баксам да, кайтучы булмады. Җибәримме икән, юкмы икән? Җибәрергә булдым. Учларымны ачтым. Очмый бу. Бәйләп куйган кебек, кыймылдап та карамый. Кулымны да селкетәм. Юк! Тырнаклары белән чытырдап учыма ябышкан да тик тора…
Инде кире алып керергә җыенган идем, шул вакыт кыектан «чер!» иткән тавыш ишетелде. Карасам — әнкәләре, нервный нәрсә, кыекта әрле-бирле сикергәләп йөри. Әнкәсенең тавышын ишетүгә учымдагы кошчык дерт итеп сискәнеп куйды. Башын боргалый башлады. Аннары очты да китте.
Кыекта, икәү янәшә кунаклап, бераз юаныштылар да аннары күл ягына очып киттеләр.
Мин аны аксап йөрүеннән таныйм. Үлемнән котылуын котылды, инвалид булып калды. Күл буенда көн саен күрәм: бер аягына аксый-аксый, су кырыенда чабып йөри.
Җылы якларга китәр чаклар җиткәч, беркенне бөтен семьялары белән безнең кыекка җыелдылар да бик озак янәшә утырдылар. Ни дә булса киңәшләштеләрме, әллә туган оялары белән саубуллашулары булдымы, шулай янәшә чөкер-чөкер килеп байтак утырганнан соң, башлап әтиләре белән балалары очып китте, бераздан әнкәләре дә кузгалды. Шуннан соң аларны күл буенда күрми башладым.
Инде кыш җитте. Кайда икән алар хәзер? Кайсы илләрдә йөриләр икән? Минем аксак сиртмә койрыгым барып җитә алдымы икән? Жылы якка киткәндә аңа бит зур диңгезләр кичәргә туры килгәндер. Арып, диңгез суына батмадымы икән? Мин шулай дип борчыла башладым. Укыганым бар, аргач, алар корабль мачталарына кунып ял итәләр икән дә тагын очып китәләр икән. Минем аксагымның да юлында корабль очраган булса, ул да кунып хәл җыйгандыр, ничек тә җылы якларга барып җитә алгандыр. Минем шулай дип ышанасым килә.
Язны җиткерә алмыйча аптырап беттем. Кире үзенең туган җиренә борылып кайтырмы икән минем сиртмә койрыгым? Шулай дип әниемнән сорыйм. Иптәшләремнән сорыйм. Укытучым Суфия ападан сорыйм. Барысы да кайтыр дип өметләнделәр. Ә яз һаман җитми дә җитми. Житә башлагач та бер тапкыр кире китте. Тагын давыллы бураннар башланды. Юлда машиналар йөри алмас булды. Түбә кырыйларыннан беләк-беләк бозлар салынып төште…
Беркөнне күлгә бәке ачарга төштем, һава җитмичә балык тончыгып үлмәсен дип, без язга таба күлдә бәке ачабыз. Лом белән тишә-тишә ардым да туктап ял итә башладым. Шул вакыт ни күрим: койрыгы белән бозга бәрә-бәрә, бер сиртмә койрык чабып йөри. Ломыма таяндым да сулышымны алмыйча карап торам. Минеке түгелме? Юк, минеке аксак бит, бу аксамый. Әнә тагын берсе! Күзләремне шунысына текәдем. Юк, бусы да аксамый, йөгереп-йөгереп китә, бер дә аксамый…
Шул көннән соң бөтенләй тынычлыгымны югалттым. Иртән торам да күл буена чабып төшәм. Күлдә боз эри. Сиртмә койрыклар, койрыкларын тирбәтеп, гел су буенда йөриләр. Койрыклары белән бозга бәрәләр. Менә шуның өчен дә шул сиртмә койрык, мин койрыгым белән бозны ватам, дип мактана, имеш. Әлбәттә, бу әкият кенә. Койрыгын бозга бәреп йөргәнгә халык шулай шаярып сөйли. Ә минем аксагым юк та юк.
Безнең өйгә яңадан сиртмә койрык оялады. Алар арасында минем сиртмә койрыгым күренми. Суфия апа әйтә, аның аягы төзәлгәндер, син аны танымыйсыңдыр, ди. Әллә чынлап та шулаймы икән? Әллә олы диңгезләрне үтә алмыйча һәлак булдымы? Ни дип уйларга да белмим, һаман көтәм. Беркөн иртә белән өйдән чыгармын да кыекта үз сиртмә койрыгымның аксый-аксый йөргәнен күрермен кебек…
Бу хәлне миңа алтынчыда укучы Илдар исемле малай сөйләгән иде. Илдар сөйләгәнне түкми-чәчми мин сезгә сөйләдем. Якын арада минем тагын Илдарларга барып чыгасым бар, сорап карармын: аксак сиртмә койрык бу жәйне килдеме икән? Килгән булса, Илдар аны таныгандыр, миңа сөйләр. Мин сезгә сөйләрмен. Ярыймы?