Безнең мәктәптә өч Мәхмүт бар. Берсен без яратабыз, хәтта бераз куркабыз да, икенчесен чүпкә дә санамыйбыз, ә өченчесен... Өченчесенме? Анысы турында әйтми торыйм әле, ярыймы? Берсенә Мәхмүт абый дип эндәшәбез, икенчесенә Кәтүк Мәхмүт дип кушамат бирдек. Өченчесен әйтми торырга булдык бит...
Берсе, Мәхмүт абый дигәнебез, әлеге без шүрли торганы, безнең 6 нчы «б» классында хезмәт дәресе укыта, икенчесе үзе безнең белән укып йөргән була. Йөргән була дип мыскыл итебрәк әйтеп ташладым бугай. Мондый дәресләрдә ул бер дә генә бездән калышмый, табигать дәресеннән хәтта уздырып та җибәрә, ә менә хезмәт дәресенә килгәндә... И, хезмәт дәресе кулыннан килми дә инде бичараның.
Беркөннәре Мәхмүт абый барыбызга да чүкеч ясарга бирде. Әй, җан талашып эшләгән була. Кәтүк Мәхмүтне әйтәм. Өч потлы капчык күтәргән кебек, мыш та мыш килә, маңгаеннан бармак башы-бармак башы тирләр тама, ә үзе, ай киттем, ел киттем, инә буе җир киттем шикелле, бер чүкечне атна буе азапландырды, әле анда да чүкеч урынына... кадак ясап бирде. Әй көлештек, әй көлештек! Мәхмүт абый аның ул кадагын... әй лә, чүкечен безнең чүкечләр белән бергә такта шүрлеккә куйды. Янәсе, күренеп торсын: йодрык хәтле тимердән кадак юнып бирү дә уен эш түгел... Мастерскойга кергән саен, Мәхмүткә көн күрсәтмибез, малайның кабыргасына төртеп: «Кадак кагарга чүкечеңне алып торыйксана», – дигән булып, тегене ирештерәбез; үртәгәнне бер тапкыр Мәхмүт абый да ишетте, безгә таба борылып карагач, үзебез дә уңайсызланып калдык, беләсез ич, Мәхмүт абыйдан без шүрлибез.
Юк, Кәтүк Мәхмүттән слесарь чыкмас, мин сезгә моны алдан ук әйтеп куям. Соң ничек слесарь чыксын, башлап торып әле аның куллары инструмент тота алмый, барып ябышты исә, зубило шалтырап идәнгә барып төшә. Беләкләре неп-нечкә, бармаклары салам, ә үзе... әйтәм бит, үзе — җебен сүтеп аткан кәтүк! Верстакка җитәрлек тә буе юк мескенкәйнең! Мин аны, теләсәмме... чәнчә бармагым белән төртеп ега алам, теләмим генә, буяласы килми...
Тәнәфес вакытында урамга чыксак, кемнең маңгаена кар йомарлап кундырганнар — Мәхмүтнекенә! Кемне аяк чалып кар өстенә екканнар — Мәхмүтне! Кемне күче-мала ясап аста калдырганнар — тагын шул Кәтүк Мәхмүтне! Үзе бер дә үпкәли белми тагы, көлеп тик йөри... Менә шундый бер мәхлук җан инде ул безнең Кәтүк.
Әйттем бугай, мондый дәресләрдә аның теленә шайтан төкергән диярсең: чатыр-чотыр килеп тора. Син, укытучы апа күрмәсен, сорамасын дип, партага сеңеп утырасың, ә ул Кәтүк башы белән, миннән сорагыз, мин беләм дип, кулын күтәрә. Шуның өчен дә без аны яратып бетермибез, ахры... Бөтен класс белмәгәндә, бер ул гына кул күтәреп утырмасын...
Җитмәсә тагын үзен быел чуп-чуар сипкел басты — бите күке йомыркасы төсле булып калды. Буй дисәң буй, көч дисәң көч юк үзендә, ни пычагыма слесарь булырга уйлагандыр... Аңа кызлар белән бергә өй эшләренә, чигү чигәргә өйрәнәсе калган. Безнең әби, анысы, әйтүен әйтә дә бит, янәсе, хикмәт беләктә түгел, ә йөрәктә дип, ну бит безнең әби Алла бар дип тә әйтә аңа карасаң, ә Алланы кем күргән? Ни генә димәсеннәр, слесарь булу өчен Мәхмүт абыйныкы кебек чукмарлы йодрык, мускуллы беләк кирәк. Бер йөрәк белән генә бик әллә кая сикереп булмый. Шуның өчен дә шул мин спорт яратам... Чаңгыда чабам, аркылы тимердә уйныйм, әле бокс түгәрәгенә язылырга чамалап торам. Мәхмүт, мескен, аркылы тимергә сузыла да алмый, ә боксны инде әйтәсе дә юк... Бәбиләр йодрыгы хәтле йодрыгы белән ул кемне җиңә алсын?
Кышкы каникулда безне ел саен спорт базасына алып баралар. Безне шефка алган завод базасы ул, шәһәрдән читкә салынган. Әй рәхәт тә була соң урманда чаңгы шуулары! Таулардан ыжгыртып төшүләр дисеңме, егылып киткәндә баш белән карга кадалулар дисеңме, агач араларыннан борыла-борыла төшкәндә, чаңгы астыннан кар бураннары уйнап калулар дисеңме! Чаңгы шуа белмәгән кешегә аның рәхәтен аңлатып торып булмый инде! Ә сезнең кышкы урманда тук-тук тукран тукылдатканны тыңлап торганыгыз бармы? Яисә песнәк сайраганны ишеткәнегез? Ә саесканның койрыгы ник шул тамаша озын булганны беләсезме? Анысын мин дә белмим.
Каникул җиткәнне, урмандагы спорт базасына барыр көнне без зарыгып көтә башладык. Ай, көткәндә вакыт акрын уза да соң! Андый чакта әллә көннәр юри терәлеп торалар инде? Шулай да барыр сәгатьләр җитте. Автобуска утыртып, безне Аккош күле ягына урманга чаптырып алып киттеләр. Базага без әле иртүк барып җиттек. Чаңгылар алып шуарга чыгып киттек. Шәһәрдә кар пычрак, ә монда ап-ак, очкынланып, җем-җем итеп ята.
Мәхмүт чаңгыда галәмәт кенә йөри икән, ләкин миңа җитү кая! Мин аны ярты юлда ук ташлап узып киттем. Мактанып әйтүем түгел, мактанырга бер дә яратмыйм, әнә Мәхмүт үзенең чүкече белән мактансын, мин чынлабрак шуарга тотынсаммы?! Мәхмүт абыйның үзен дә узып китә алам. Мин төшкән таулардан ул төшә алмый, беләсегез килсә! Мин, валлаһи әгәр, мактана дип уйлый күрмәгез, нинди текә тау булмасын, юан-юан наратлар нинди тыгыз утырмасын, җилдәй сызгыртып шул наратлар арасыннан очып төшә алам! Ышанмыйсызмы? Килегез, карап торыгыз. Бер генә тапкыр егылсаммы?! Гомердә! Шулай да бүген ике тапкыр егылдым. Кәтүк аркасында! Аяк астында бутала бит, нишләтәсең аны... Куып та җибәрмәкче идем, Мәхмүт абый карап тора, уңайсыз. Әйдә йөрсен инде, җан иясе бит дип кумадым. Мин шуган таулардан шуып маташкан була. И, бичара... Берсендә шундый чәчрәп барып төште — чаңгылары ычкынып тау астына очтылар...
Шуа-шуа карыннарыбыз ачып бетте. Базага кайтырга булдык. Мин Мәхмүт абый белән янәшә алдан кайтам, бүтәннәр безнең арттан киләләр. Чаңгылар астында тыгыз кар, яңа итек кебек, шыгыр-шыгыр итә. Бик күңелле! Мәхмүт абыйны мин яратам, чөнки ул безне бер дә ачуланмый, алай булма, болай бул, дип, дилбегә буе акыл да сатып тормый, бер борылып карый, шуңардан барысы да аңлашыла... Бар бит, әй, кешеләр... Анда басма, монда бас, алай борылма, болай борыл, дип, ник тегеләй булмадың да ник болай булмадың, дип теңкәне корытып бетерәләр. Мәхмүт абый андый түгел. Әйтәм бит, борылып бер караса, әле анда да елмаеп карый бит, шул инде безгә җиткән, аңлап алабыз.
Мичләр бездән ягыла калган иде. Кайтып керсәк, өй җып-җылы! Өстәлләр тирәсенә җыелышып, азык капчыкларыбызны бушаттык, термослардан кайнар чәйләр агызып алып, шикәрне шытырдатып тешләп, чәй эчәргә, ашарга тотындык.
Ашау дигәндә безнең Кәтүк кызык кеше: тавык кебек, аннан бер чукый, моннан бер чукый, шуның белән аның тамагы тук. Битләре кызарып чыга, күзләре елт-елт итә... Ничек җан асрый торгандыр ул, белмим. Шуңа ябык микән әллә ул?
Тамакларны туйдырып, өстәлләрне җыештыргач, барыбыз да Мәхмүт абый тирәсенә килеп өелештек. Аңардан берәр нәрсә сөйләтмәк булабыз. Ул сөйләргә тотынсамы?! Әллә ниләр белә ул. Аның авызы ачылуга, без колакларыбызны эләбез дә тынабыз.
– Сез бәхетлеләр, сугыш елларын күрмәдегез, – дип башлап китте ул бу юлы. – Авылда хатын-кыз да бала-чага өелеп калды. Ул чакта мин дә сезнең ише малай гына әле... Тик ул заманда малай дип тормадылар, бик авыр эшләр эшләттеләр. Сугыш бит! Ничек тә дошманның муенын сындырырга кирәк. Безнең колхозда бер ятим хатын бар иде. Ире сугышта үлгән, балалары мич башы тулы... Хатынның олы улы, сезнең яшьләрдәге малай, йортта атасы урынына хуҗа булып йөри. Җыелыш җыелса, олылар рәтеннән аны да чакырталар. Урман кисәргәме анда, бүтән авыр эшкәме, олылар рәтеннән аны да җибәрәләр. Хуҗа дияр җире юк инде үзенең. Гәүдәгә кем хәтле дип әйтим? Мәхмүттән бер дә артык җире юк. Ат башына буе җитми, шуннан үзегез аңлагыз инде. Әти-әнисе куштырган исеме белән дә йөртмиләр үзен, кимсетеп, Мүтәй дип кенә атыйлар. Берни булса: «Әнә Мүтәй килә, бәрде-екты булыр үзегезне!» Янәсе, көче юкка шулай мыскыл итәләр. «Әнә Мүтәйне җибәрегез, андый хәтәр эшне Мүтәй генә башкарып чыкса чыгар». Гел шулай көләләр иде малайдан.
Ул заманда атлы эштә эшләүчегә тормыш алып бару ансатрак иде. Кәҗәгә булыр дип, тез астына бераз печән салып кайта ала, ягарга утынны да җилкәләп ташымый. Ат, чана үз кулында — урманнан узышлый чана төбенә салып алып кайта... Колхозчылар, кызганып, Мүтәйгә дә ат беркеттеләр, буе ат башына җитми дип тормадылар. Егетең сабан да сөрде, сыек кына куллары белән капчык та күтәрде, фермага салам да, печән дә ташыды... Сугыш заманасында нинди эш килеп чыкса, барысын да маташтырды.
Яшьтән үк шулай авыр эшләгәнгәме, ашау-эчү бик такы-токы булгангамы, безнең Мүтәй бер дә үсмәде. Иптәшләре егет булып буйга җитте, ә ул, коры елдагы арыш камылы шикелле, җирдән бераз күтәрелде дә катты да калды.
Кайчакны әнкәсе:
– Улым, ник бер дә үсмисең, тирең тегелмәгән ич, үс инде, – дип, гүя үсү-үсмәү малайның үзеннән торган кебек итеп әйтеп куйгалый торган иде.
Билгеле инде, ятим кешенең яклаучысы да булмый. Еш кына иптәшләре Мүтәйне кырын да кагалар иде, аның турында мәзәкләр сөйләп, егетнең күңелен рәнҗетәләр иде. Мүтәйнең кешегә күрсәтми генә балавыз сыккан чаклары да булгалады.
Сугыш заманасында билгеле инде: берәүләрне сугышка алып китәләр, сугышка ярамаганны хезмәт фронтына... Таза кызлар, баласыз киленнәр Уралга, Себергә корал эшли торган заводларга, яшүсмерләр ФЗӨ мәктәпләренә алынып торалар иде.
Кеше сорап районнан кәгазьнең килеп кенә торган көне, ә бит колхозның үз эше дә муеннан, кешеләр җитми, игенне карап үстерергә кирәк. Фронтның да тамагы тук булсын, эшчеләрнең дә... Тизрәк Гитлерның башына җитәргә кирәк ләбаса.
Явып торган кәгазьләрнең берсе безнең Мүтәйгә дә килеп кагылды. Әнисенең бердәнбер олы улы, йортның тоткасы дип тормадылар, аны шәһәргә ФЗӨгә озатырга куштылар. Кемне дә булса озатырга кирәк бит, хөкүмәт сорый. Сохарилар киптереп, елашып, әнкәсе, энеләре Мүтәйне районга озатып калдылар. Иртән озаттылар, кичен малаең ялт итеп кайтып та керде. Алмаганнар егетне, буең юк дип, комиссия уздырмаган. Мүтәй тагын колхоз эшенә йөри башлады. Хуҗа үзе өйдә булгач, йортка акмаса да тамып тора. Терлеккә печәне дә кайта, мичкә утыны да... Мич башы тулы балаларга азыгы да...
Тик районнан кәгазь тагын килде бит. Мүтәйне тагын озатып калдылар. Ләкин Мүтәй кичен тагын кайтып керде. Алмыйлар егетне, комиссия уздырмый. Колхоз җитәкчеләренә бу ошап куйды: кеше сорап кәгазь килде исә, кайда әле Мүтәй? Чакыртыгыз әле Мүтәйне! Бар инде, энем, син комиссиягә күренеп кайт. Мүтәй бара, күренеп кайта. Районнан кеше дип дәгъвалый башласалар, — «җибәрдек, алмадыгыз». Җавабы кыска.
Бер баруда Мүтәй кайтмады. Сохарилар да киптермичә, елашып та калмыйча озатканнар иде. Мүтәйне алганнар. Инде Мүтәйне дә алгач, авылларда рәтлерәк кешеләр бетеп барадыр, ашады бу сугыш бер хәл кешене. Мүтәй булып Мүтәй дә эшкә ярады, дип, авылда беркавым сөйләшеп йөрделәр дә тындылар. Баштарак Мүтәй шәһәрдә ямансулады бугай, әнкәсенә хатлар язгалап торды. Аерым караватта йоклыйм, өстемдә йон юрган, астымда ап-ак җәймә, тамакка да ярыйсы гына, тимер эшенә өйрәтәләр дип язган иде ул. Аннары хатлары да килми башлады. Югалды Мүтәй. Суга баткан кебек югалды.
– Бөтенләй, бөтенләй югалдымы? – дип сорадым мин, Мәхмүт абыйның сөйләүдән туктаганын күргәч. Мүтәйне югалтасы килми иде минем, шәһәр җирендә үзенә берәр эш табып, тик эшләп йөрсен иде шунда үз ишләре арасында... Билгеле инде, ул әллә ни эш майтара алмас иде, безнең кебек әйбәт слесарь да була алмас иде, ну шулай да бөтенләйгә, бөтенләйгә югалмасын иде. Әллә нәрсә, кызганыпмы, яратыпмы җибәрдем мин шул Мүтәйне! Мескенне әти-әнисе биргән исем белән дә атамыйлар бит. Мүтәй дип кушамат белән генә йөртәләр. Аның чын исеме ничек булды икән соң?
– Мәхмүт абый! – дидем мин, баскан урынымда сикереп куеп. – Ул малайның... ну, егетнең чын исемен белми идегезме?
– Мүтәйнең чын исемеме? Мәхмүт иде.
– Мәхмүт? И, ничек бозганнар...
Баядан бирле сорау бирергә маташып, кулын бер күтәреп, бер төшереп торган Кәтүк:
– Мәхмүт абый, бу чынмы, әллә үзегез уйлап чыгардыгызмы? – дип, кызарынып, сорау биреп ташлады.
– Чын хәл, – диде Мәхмүт абый. – Инде алай бик беләсегез килсә, әйтим, Мүтәйнең эзе табылды...
– Кайда ул, кайда, әйтегез, – дип, без барыбыз да кычкырып җибәрдек.
– Мүтәй сезнең алдыгызда басып тора, Мүтәй ул — мин...
Без аптырадык та калдык. Комиссиядән үтә алмыйча, кире борылып-борылып кайткан Мүтәй белән безнең Мәхмүт абый икесе бер кеше булсын, имеш. Безнең моңа ышанасыбыз килмәде. Шуннан Мәхмүт абый, кесәсеннән кара тышлы дәфтәр чыгарып, безнең алга фотокарточкалар җәеп салды. Кеше рәтеннән Кәтүк тә килеп карточкаларны карап-карап чыкты. Суыкта озак йөргәнгәме, аның колаклары, битләре кып-кызыл булган иде. Күз карашлары да әллә нишләгән иде. Ул әле карточкаларга, әле Мәхмүт абыйның үзенә карап торды. Мин аның шунда ни уйлаганын сиздем: мин дә Мәхмүт абый кебек үсәрменме икән, йодрыкларым Мәхмүт абыйныкы шикелле чукмар-чукмар булырмы икән, дип уйлады ул.
Кич белән машинага төялдек тә кайтып киттек. Гаҗәп, шушы вакыйгадан соң без үзебезнең Кәтүккә икенчерәк карый башладык. Элекке шикелле, юкка да, барга да мыскыл итмибез, хезмәт дәресләрендә эше барып терәлсә, иптәшләрчә булышабыз. Кәтүк дигән кушаматы да үзеннән-үзе төшеп калды.
Баштук әйткән идем инде: безнең мәктәптә өч Мәхмүт бар. Берсен беләсез — ул безнең Мәхмүт абый, икенчесен дә беләсез — ул безнең кечкенә Мәхмүт. Өченчесе кем соң? Ник аның турында бер сүз дә булмады? Ничек инде сүз булмасын! Өченчесе — мин үзем. Мин дә Мәхмүт ич. Өченче Мәхмүт ошадымы сезгә? Ярыйсы малаймы? Кайсы Мәхмүт яхшырак? Кәтүк Мәхмүтме әллә минме? Мактанып әйтүем түгел, минемчә, мин әйбәтрәк...
1961