МӘДРӘСӘ ҖИМЕШЕ

Гаяз Исхакый
Текстта хаталар булырга мөмкин

Яңа мулланың указыны алып авылга килүе бөтен авылның муллага кияүгә чыгарга хәзерләнгән кызларының башыны әйләндерде. Әйләндермәслек тә түгел: күз алдында япь-яшь, өйләнмәгән, указлы мулла: «Кайсыңызны алыйм?» – дип басып торсын имеш.

Иске хәзрәтнең кызы — мулла кызы булуы өчен, әнисе шул мәхәлләдә остазбикә булуы өчен: «Бу урын миңа тиеш!..» – дип дәгъва кылды. Тире берлә сатучы бай Садыйк абзыйның Соруры: «Безнең әти авылның иң бае, шуның өчен авылның иң зур дәрәҗәле урыны, остазбикә булып яшь муллага бару — минеке!..» – дип уйлады. Атасы авылның бае, агасы авылның куштаны Фәхриҗамал: «Безнең әти дә, абый да аны мулла итәр өчен әллә никадәр тырышты, бездән узып ятка барырга оят!..» – дип, мулланы үзенә багышлады. Гөлчәһрә, шул кызлар арасында байлыгы берлә дә, дәрәҗәсе берлә дә тартыша алмаса да, матурлыгы, зифалыгы берлә һәммәсене бәреп екканга: «Мулла — минеке!» – дип утыртып куйды.

Менә шулар арасында Хәйдәр шәкерт мулла була башлагач та башланган бүлеш, яңа мулла указлы булып килгәч, тагы кызды. Кызлар мәҗлесе булырга ярамады, кызлар бер-берсене төрткәләшергә тотынды; хатыннар мәҗлесенең берсе дә шул кызларның аналары арасында кычкырышусыз үтмәде. Бөтен авыл шул Хәйдәр мулланың өйләнүе берлә мәшгуль булды. Бөтен авылның хатыннары гына түгел, хатын-кыз табигатьле ирләре дә мулланың һәр эшене, һәр хәрәкәтене тикшереп, килгән-киткән һәр кешене күздән кичереп, бөтен белгән-ишеткән хәбәрене урамга чыгарып, кибеткә барып сөйләп, суга барганда очраган ары як хатынына серне ачып яши башлады. Ауропаның патшасы кеби, мулланың бөтен тормышы, пыяла ящикка куелган нәрсә кеби, яхшы, яман тарафлары авылга күренеп торды. Һәммә кешенең күз алдында тору туйдыргангамы, әллә мәдрәсәдә ялгыз торудан җик чиккәнгәме, Хәйдәр үзе дә тизрәк өйләнергә уйлый башлады. Хәйдәрнең күңеленә кергән вакытта ук шул хәбәр авылның бөтен тарафына «телеграф» берлә таратылганга, бөтен өйләрдә, урамнарда, су юлларында тагы шул мәсьәлә куелды. Шул көнне үк Сорурның атасы — тирече бай килеп: «Фәлән боярдан, хәзрәт, җир алмакчы булам, кызым исеменә алсам ничек булыр икән? Шәригать шуңа ничек әйтә?» – дип байлыгының дәрәҗәсене, кызының кыйммәтене сөйләп китте.

Фәхриҗамалның куштан агасы муллага тәэсир итәр өчен башка юл тапты. Ул әтисенең каралык исемене бетерер өчен быел әтисенең хаҗга җибәрү хәбәрене таратты. Иртәгесен үк яшь мулланы иртәге чәйгә алып, хаҗга китүнең юлларыны сорашты.

Карт абыстай ялгыз хатын булганга, әллә нинди хәйләләр уйлап тормаенча, мәрхүм карт хәзрәтнең ихласлы мужикларыннан Шәрифулла абзыйны Хәйдәр мулла берлә тугърыдан-тугъры сөйләргә үк кушты.

Матур Гөлчәһрәнең анасы, кызының матурлыгы, зифалыгы берлә алдырыр өчен, кич берлә ястүдән соң авыруга салынып, мулланы «ясин» укырга чакырырга җибәрде. Кызына киенеп-ясанып «яңылыш кына» муллага күренергә кушты.

Хәйдәр шул хатыннарның авы эчендә аптырап калды. Ахырдан, уйлап-уйлап, байлыктан артык нәрсә юк, дип, Сорурны соратырга карар бирде. Шул хәбәр теге кызларның әллә никадәр ачуларыны китерсә дә, аларның аналарының тирес кул берлә мулланы, Сорурны каргавына сәбәп булса да, кыз килешелде. Шул тартышуда җиңүе өчен Сорур бөтен авылның гына түгел, тирә-якның каһарманы булды. Бөтен кызлар, хатыннар аны сөйләгәндә: «Менә бәхетле!» – дип әйтүдән авызларын тыя алмады.

Туй җитте. Кияүгә чыккан иптәш кызларыннан бикәч булу хакында әллә никадәр хикәяләр ишеткән Сорур бөтен җаны-тәне берлә шул көнне көтә башлады. Санаулы көн үтте. Дүшәнбе көн никях укылды; җомгадан соң кияү керергә булды.

*

Сорурны күргәч тә Хәйдәрнең әллә нәрсәгә каушавы, аның кулларының гына түгел, хәтта бөтен тәненең калтыравы Сорурда начар хис уятса да, сөйләп киткәч, шундук онытты. Ләкин тагы: Сорурның янына килеп утыруы берлә Хәйдәрнең күзләренең калайланып китүе, тәненең тагы калтыравы Сорурның күңеленә шөбһә төшерде. Авылдагы бөтен хәбәрләр сөйләнеп китеп, шул туйның вакларына кадәр тикшерелгәндә, Хәйдәргә хатынлыкка чыгарга теләгән авыл кызларыннан көлгәндә, Хәйдәр тагы ачык, кәефле күренсә дә, Сорур чәй урыны җыя башлагач, аны янына тартып утырту берлә, тагы калтырарга, дерелдәргә тотынды. Шуннан бер минут үтәр-үтмәс Хәйдәрнең кыйнап ыргыткан кеше кеби хәлсез калуы Сорурның куркуыны арттырды. Ул, Хәйдәр хаста түгелме-фәләнме дип, шикләнә башлады. Үз эченнән, теге, иптәш кызлары сөйләгән кызыклар, рәхәтләрне көтәргә тотынды.

Ут сүнде. Урынга ятылды. Сорур беренче мәртәбә Хәйдәрне кочакларга өлгермәде, аны тагы бизгәк тота башлады. Сорур куркып:

– Син нишлисең? – дигәнгә, Хәйдәр:

– Бернәрсә юк, – дип җавап бирсә дә, әллә нәрсә, бик тиз изрәп китте.

Сорур чынлап сөешергә өлгерә алмады, ул өч көн бербуйдан әвен суккан кеше кеби йокыга китте. Сорур элгәре уйнап-шаярып уятса да, Хәйдәр уянгач та тагы бизгәк тотудан бүтәнгә ярамаганга, ул аны үз ихтыярына ташлады.

Хәйдәр мышнап-мышнап йоклаганда Сорур үзенең хәлене төшенә башлады. Аңар моның бикәч булуы, теге иптәш кызлары сөйләгәнчә, кызык, рәхәт булмавы, Хәйдәрнең әллә нинди бизгәкле булуы чыннан да эчене пошырды. Иртә торгач та Хәйдәрнең, моның янына килә башлагач та, яисә бер-беренә кулы тигәч тә күзләре калайлануы, аннан соң телене салындырып читкә китеп утыруы эшнең тикмә-тиген түгеллегенә ышандырды. Ул иртә берлә түшәк җәюче җиңгәсенә эшне сөйләде. Җиңгәсе анасына, анасы атасына серне ачты. Башка кызларны җиңүнең шатлыгы бик тиз кәефсезлеккә әверелде. Кызның атасы да, анасы да, боздылар дип, им-томга тотындылар: түбән оч Маһруй абыстай Хәйдәрнең ирлеге куәтләнсен өчен ат дагасыны чайкап эчерде; күрше чуаш авылыннан китерелгән чуваш карчыгының даруы да шурпага салынып Хәйдәргә бирелде; кырык чакрымдагы Ишми хәзрәткә дә ат атландырып өшкертергә җибәрелде. Ләкин Хәйдәр ирләнә алмады. Сорур янына килгәч тә күзләре калайланып, аягы-кулы калтырап, бизгәк тотудан үтә алмады.

Сорур үзенең хәле ничек икәнлегене тәмам аңлады. Хәйдәр шул көенчә калса, гомер буе ирле кыз булып торачагыны сизенде. Ул, элгәре акыртын гына булса да, бара-тора Хәйдәрне таларга тотынды. Хәйдәр, гаеп үзендә икәнене белгәнгә, бер сүз дәшмәенчә, башыны иеп торудан башка эш эшли алмады. Шул начар хәбәр авылга чыгып, Сорур теге тиңдәшләре арасында көлкегә калмас өчен, аерылу фикере, әлбәттә, йөртелмәде. Бөтен кардәш-кабилә ничек булса да, Хәйдәрне терелтү ягыны куәтләде. Шуның өчен, өшкерү-төкерүдән бер мәгънә дә чыкмаганга, Хәйдәр күрше шәһәргә докторга да җибәрелде.

Доктордан Хәйдәр, авыруның сәбәбе — мәдрәсәдә вакытта кул берлә күп маташу икәнене белүдән башка, бер файдалы нәрсә алып кайта алмады. Аның биргән дарулары, кушкан эшләре, һичберсе аның шул вакытсыз бизгәгене куа алмады; аның ямьсез калтыравыны, күзенең калайлануыны бетерә алмады.

Сорурның аталары алдында бөтен мәсьәлә ачылды. Шул бәладән котылыр өчен аерып алудан башка юл юклыгы тәмам беленде. Ләкин шулкадәр мәшәкать берлә бирелгән, шулкадәр расход берлә туй иткән җирдән ничек итеп аерып алырга кирәк? Аннан ары, шулкадәр зур тартышу берлә алынган остазбикәлек урыныннан ничек аерылырга кирәк? Хосусән, шул остазбикә булып ашка йөрүне әллә ничә еллар уйлаган, әллә никадәр көткән Сорур ничек кулыннан ычкындырсын? Ничек шул дошманнарга үзенең урыныны бирсен? Әлбәттә, бирми. Тагы өмет бетмәгән әле. Хәйдәр бервакыт, әлбәттә, терелер, әлбәттә авыл ашы, авыл һавасы берлә мәдрәсәдәге авыруы бетеп, ул да кеше булыр.

Шул уйлар берлә, Хәйдәрнең шул кимчелеге дөньяга чыгарылмаенча гына, Сорур Хәйдәрнең йортына төште. Ул, төннәрне Хәйдәрне эт итеп, эттән алып селкеп салып тиргәсә дә, мәҗлесләрдә кеше алдында һичбер серене белгертмәде. Эченнән шул дошманнарны көлдермәс өчен, шул остазбикә булып ашка йөрүне кулыннан ычкындырмас өчен, кыз-остабикә булып та торырга разый булды.

 

Бер ел үтте. Хәйдәр йортлар эшләтеп бетерде. Мәхәллә зур булганга, байлар күп булганга, тагы Сорурның атасы да караганга, бер елда Хәйдәр берлә Сорурның йортлары-җирләре тәмам байларча булды: сыерыннан сыеры, атыннан аты булды; тавык-кош, сарык-кәҗә берлә йорт тулды. Ләкин байый барган саен, тормыш киңәя килгән саен Сорурның күңеленең боеклыгы артты. Бетмәгән ашлар, мәҗлесләргә йөреп рәхәтләнгән саен тормышының иң кирәкле жире тулы түгеллеге үсте. Кыз булып гомерене үткәрү, тормышның шул рәхәтене татымаенча калу уе аны ташламады. Ул көнене-төнене шул уй астында изелде, ләкин шул бәладән котылырга юл таба алмады, тормышының шул тулмаган ягыны тутырырга җай була алмады.

*

Хәйдәр хәзрәт баеганнан баеды, йорт киңәйгәннән киңәйде, ат-сыер күбәйгәннән күбәйде. Әүвәлге еллардагы кеби, малай-шалай берлә йортыны карап булмый башлады. Хәзрәткә сукасыны сукаларлык, көлтәсене кертерлек, мал-туарны карарлык хезмәтче ялларга тиешләнде. Атлар, сыерлар берлә үзе дә йөдәп чыкканга, бераз тынар өчен, бу ел гына солдаттан калган Зарифны хәзрәт яллыкка яллады. Йорт-җир җыелып китте. Ындыр кеше төсене алды. Келәтнең бөтен почмагында тузылып ята торган оннар, ашлыклар җыелды. Хәзрәт тынычланып китте. Элгәрерәк зур кеше берлә сөйләү уңайсызрак төсле тоелса да, бара-тора абыстай да ияләште.

Абыстай берлә мулла абзый аштан кайтмады. Зариф йорттан китмәде. Аның йорт җанлылыгы, ашлыкны исраф итмәве, мал-туарны каравы өчен хәзрәт аны чынлап яратты. Куйганны көтеп тормаенча, кирәк вакытында үзе самовар куюы өчен, ашыйсы килгәндә, абыстайны көтеп тормаенча, үзе аш пешерүе өчен абыс¬тай да аннан бик разый булды.

Тормыш иске хәлене алды. Абыстайның башыннан теге уй китмәсә дә, Зарифның керүе берлә ул уй, алга таба да, артка таба да селкенмәенчә, һаман урынында калды.

Менә бер төнне Хәйдәр хәзрәтнең бизгәгеннән, калтыравыннан соң абыстай теге өйгә комган алырга чыкты. Күңеленнән Хәйдәргә әллә никадәр ләгънәтләр укып, аңар әллә никадәр дошманлык биләп, аш өенең ишеген ачты. Бастырып кына куйган лампа яктысында аның күзе сәкегә сузылып яткан Зарифка төште. Өстенә ябылган бишмәтенең чабуыннан чыгып тора торган аның юан таза кулыннан, яңа гына мыек бөркеп килә торган аның тулы, ирлеге күренеп тора торган йөзеннән күзене ала алмады. Ул, әллә кайчан казан өстеннән комганны алган булса да, баскан җирендә каткан кеби калды. Аның күңеленә шылт итеп менә шул Зариф берлә теге мәсьәләне бетерү фикере килеп басты. Аның күңелендә әллә нинди уйлар йөри башлады. Күңеленең бер кырые: «Менә хәзер Зариф уянса иде, мин азрак елмаеп аңар аңлатыр идем», – дип, аның уянуыны тели башлады. Икенче бер кырые: «Юк, юк. Харап булыр хәлем юк. Бөтен авылга чыгар, тизрәк чыгыйм», – дия башлады. Ләкин Сорур һаман урыныннан кузгалмады; тыныны эченнән генә алып, баскан җиреннән үтә алмады. Менә актыккы тараф җиңгән кеби булды, ул алга таба атлады. Ишеккә килеп җитте. Ләкин ишекне ачканда тагы бер мәртәбә Зарифка караудан күзене ала алмады. Җылы түшәгенә кереп яткач та шул уй аның башыннан китмәде. Иртә берлә торып, тәһарәт алып намаз укыганда да шул уйдан котыла алмады. Ул иртә берлә Зарифны күргәндә, аның берлә күзгә-күз очрашканда да әллә нигә кызарды. Зариф аның күңелендәге уены сизә кеби булганга, аның берлә сөйләшә башлагач та, аның бөтен йөзенә кызыл комач ябылды. Сорур һаман үзене тыеп торырга карар бирсә дә, хәзер Зарифка мөнәсәбәте башкарды: шул көнне үк аның иртәнге чәенә анасы китергән ак күмәчне бик зур кисәк чыгарды. Ашны да бу көн тәмлерәк иттереп бирде. Сөйләгәндә дә бик кычкырмый, бакырмый башлады. Ләкин кич кергәч, янында шул эшкә ярамаган Хәйдәрне күргәч, аның бөтен уе үзгәрде. Аның йөрәге кайнарга тотынды. Аның бөтен җаны-тәне шул уйдан үтә алмады. Әллә ничә еллар җыелып яткан шул хис аның башка уйларыны, кешедән куркуларыны — һәммәсене каплады, тәмамлады. Аның бөтен тәне берьюлы шул эшне тизрәк булдырыр өчен ашыккан кеби, һәр әгъзасы аерым-аерым да шул фикергә батты. Аның күкрәкләренең уыласы, билләренең кысыласы, иреннәренең үбеләсе килде.

Ул шуларга каршы чыдый алмады. Акыртын гына торып, бүлмәгә таба чыкты. Шул хисләрнең куәте тагы көчәйде. Кайнаган самавыр эчендәге бу куәте самавырны биеткән, сикерткән кеби шул хисләрнең дә кайнавы аны теге өйгә таба, теге сузылып яткан Зарифлы өйгә таба этә, төртә башлады. Ул ишеккә килеп җитте. Ишек тоткасына тотыну берлә аның күз алдына үзенең мулла хатыны булуының дәрәҗәсе, ашка йөрүләре, шул хәбәрнең авылга чыгып, исеме-җае китүе килеп басты. Дошманны күргәч, бөтен көчене җыеп, аңар ташлана торган гаскәр кеби, теге хисләр, теге сөясе килүләр тагы куәтлерәк иттереп аны биләде. Шул ике хис арасында сугыш башланды. Әүвәлгесене җиңеп беткәндә: «Зариф кабул итмәсә?» – дигән уй аның күңеленә килеп төште. Шуның артыннан әллә никадәр куәт берлә хурлану хисе аны каплап алды. Ул үзене Зариф куып чыгарган иттереп күргән кеби булды. Аның йөрәк кайнавы шул салкын уй берлә бераз басылды. Ул, сугыштан чыккан кеше кеби арып, урынына барып ятты. Бик озак уйлаганның соңында, чыкмавы яхшы булдымы, начар булдымыны уйлап очына чыга алмаганның соңында, ул йокыга китте.

Иртәгесен, көндез: «Бүген ни булса булсын, чыгам!» – дип утыртып куйса да, ул көнне дә чыга алмады. Көннәр үтте, атналар үтте. Сорур шул уй берлән изелсә дә, шул уйдан котыла алмаса да, кыз-остазбикәлектән дә һаман чыга алмады.

Менә бер төнне сәгать берләрдә Зариф ишекне кагып:

– Абыстай, сыер бозаулады! – диде.

Сорур, торып киенеп, имчәге шешмәсен өчен сыерны савып алырга чыкты. Бозауны караганда, сыерны керткәндә Сорурның күңеленнән теге уй чыкмаса да, ул шуны булдырыр өчен бер адым да атламады.

Менә сыерны савып бетереп, Зарифка чыгарырга кушты. Үзе бармагы берлә авызыны ачып, бозауга угыз эчерде. Зариф кереп бозауны мунчаклагач, эшне бетереп чыгар өчен, урындыкка басып угызны шүрлеккә куярга булды. Ул чүлмәкне рәтләп ябып өлгермәде, аяк астындагы урындык таеп китеп, ул бөтен көче берлә сәкегә таба егылды. Шуны күрү берлә Зариф, кулларыны җәеп, сәкегә төшермәс өчен, абыстайны тотты. Бөтен тәненең куәте берлә Сорур Зарифның кулына егылды. Зарифның бер кулы аның күкрәге тугрысына туры килде, икенче кулы аның билене чолгап алды. Сорур ни булганыны уйлап бетерә алмады, Зарифның кулы тию берлә аның теге, баягы хисләре аны бөтенләй биләп алды. Ул, күз ачып йомганчы, Зарифның муеныннан кочаклап алып, Зарифның тулы йөзләреннән үбәргә тотынды. Уйланмаган бу эшкә Зариф элгәре исе китсә дә, уйлап торырга вакыт юкка, шул хисләр аны да биләп алганга, ул да җавапсыз калмады.

Кияүгә чыгуының дүртенче елында Сорур беренче мәртәбә бикәч булды, беренче мәртәбә теге кияүгә чыккан иптәш кызлары сөйли торган кызыклар, рәхәтләрне татыды. Теге уй аны хәзер йөдәтми башлады. Ул ачылды. Хәйдәргә дә йомшаграк кылына башлады, хатыннар берлә дә пәриләшеп орышышуыны киметте.

*

Шул вакыйгадан соң Сорур һәр көнне кич берлән аш өенә чыга, һәр көнне Зарифның каты ястыгыны бүлешә башлады.

Хәйдәр кичнең башында һәр көнне берәр калтырап, бизгәк тотып авырып алганга, Сорурның озын-озын югалуыны бик озакка кадәр сизмәде. Ләкин бер көнне, әллә нәрсәгә уянып китеп, Сорурны янында тапмагач, шөбһәләнде. Бераздан соң Сорур керсә дә, ул:

– Кайда идең? – дип сорады.

Сорур ачуланган тавыш берлә:

– Кайда идем? Тышта идем! – диде. Үзе, килеп яткач, әллә нәрсәне уйлап бетергән кеби: – Әллә монда синең калтыравыңны саклап торырлар дип белдеңме! – диде.

Шул: «Синең калтыравыңны саклап торырлар дип белдеңме!» сүзе Хәйдәрнең күзене ачты. Ул, Сорурның шул сүзенең мәгънәсене тәмам аңлап, Зариф берлә Сорур арасында ни булганыны үз күзе берлә күргән кеби булды. Шул уй аны бөтенләй биләде. Ул үзенең шул хәленең ямьсезлеге уена батты. Үзенең хатынының, моның яныннан чыгып китеп, хезмәтчесе берлә йоклап керүенә әллә никадәр хурланды. Сорурны тиргәмәкче, орышмакчы, кыйнамакчы булды. Ләкин үзенең гаеплелеге аны тагы ул уйдан кайтарды. Ул аерып җибәрмәкче булды. Ләкин тагы берне алса да шулай булачак түгелме? Моңар ичмасам ияләште. Ул, төн буе керфегене керфеккә тидермәенчә шуны уйлап үткәрсә дә, шул уйның очына чыга алмады.

Иртәгесен Сорурның моның алдында бер дә гаепле төсле кыйланмавы Хәйдәрне: «Бәлки бернәрсә дә юктыр, мин генә шөбһәләнә торганмын», – дидерсә дә, аштан кайткач та Сорурның Зариф өенә чыгып бик озак торуы аны тагы ышандырды. Ул, ни эшләргә белмәенчә, бер эш эшләр өчен вакыт көтәргә карар бирде. Ләкин бу карары да үзене үзе алдау гына булганга, вакыт үткән саен Зариф берлә Сорурның мөнәсәбәте ныгаюдан башка бер мәгънә чыкмады.

Озак үтмәде, Сорур корсакка да калды. Бу хәбәрне белү берлә Хәйдәр: «Юк инде, бусы булмас!» – дип бик кызуланып караса да, артыны-алдыны уйлагач, моның берлә дә килешергә мәҗбүр булды.

Никяхның бишенче елында Сорур остазбикәдән, алла биреп, бер угыл да туды. Шул эшкә исе киткән аналарына:

– Ник минем балам булмасын, минем ирем юкмыни?.. – дип җавап биреп котылса да, авыл хатыннарының сүзләреннән котыла алмады. Бөтен авыл Зариф берлә Сорур гайбәтене сатарга тотынды. Хәйдәргә бу сүзләр, бу хәбәрләр никадәр авыр булса да, баш иеп: «Кабул иттем», – дип торудан башка юл юкка, ул ишетмәгәнгә, белмәгәнгә салынды. Йорт эшене бозмас өчен Хәйдәр хәзрәт Зарифны бер елга гына түгел, өч елга ялларга да мәҗбүр булды. Ул гына да җитмәде, Сорур Зариф өчен өченче өй дә салдыртты; йорт эшләре күбәйде дип, Зарифка иптәш иттереп бер малай да алдыртты. Хәзер Зариф җомгаларга, гаетләргә Хәйдәр хәзрәтнең иске читегеннән, калошыннан, җиләненнән йөри башлады.

Садыйк байларның да Зарифка мөнәсәбәте бара-тора башкарды. Әүвәлрәк, өмә-фәлән булганда, өмәчеләр арасына гына ашка чакырдылар; бераздан зуррак мәҗлесләрдә икенче табынга да чакыргаладылар. Бара-тора һәр җомга көнне иртә берлә, Сорур остазбикә берлә Хәйдәр хәзрәт артка утырып, Зариф алга — ат башына утырып, Садыйк абзыйларга барулары гадәт хөкеменә керде.

Зарифның куәте, көче берлә мәхәллә халкының да килешми хәле булмады. Мәхәллә халкының да элгәре тирә-күршесе муллалар мәҗлесенә Зарифны күрше итеп кенә чакырса да, авылда Сорур остазбикәнең роле зурайган саен, аның аяк баскан җире ныгайды. Никяхларның низагъсыз укылуы, туйның матур үтүе Хәйдәр хәзрәтнең кулында булганга, ул Сорур остазбикәнең ихтыярында булганга, Зарифның күңелене калдырырга остазбикә бер дә разый булмаганга, мужик¬лар, теләр-теләмәс булса да, Зарифны туйдан калдырмаска мәҗбүр булдылар. Бара-тора шул куркынычлар булмаса да, бөтен мәхәллә халкы, муллаларның артына утырып Зарифның мәҗлескә йөрүенә өйрәнеп беткәнгә, үзләреннән-үзләре дә чакыра башладылар.

Зарифның шул роле аны да тәмам үзгәртте. Ул хәзер хезмәтчелектән генә түгел, мужиклыктан чыга язды. Дөресте генә, ул, әллә нинди мәдрәсәдә укып мулла була алмый калган кеше кеби, ярты мужик, ярты мулла булып китте. Шундый кешегә мәчеткә йөрмәү тугъры килмәгәнгә, ул, йорт карауны һаман ташламаса да, өч-дүрт намазга керә башлады. Җеназа-фәлән эшләрдән бер дә калмый башлады.

Шулай итеп, Зариф хезмәтчедән ярты муллага күчкәндә, Сорур остазбикә үзенең кыз-остазбикә булып тору мәсьәләсене очлап барганда, Хәйдәр хәзрәт тә табышсыз калмады: Сорур остазбикә, элгәреге бушка үткәргән гомерләренең казасыны кылган кеби, һәр елны берсе артлы берсе матур балалар тудырып, хәзрәткә мәхдүм, мәхдүмәләрне багышлый бирде. Дүрт-биш елдан соң шул матур җанлы балалар безнең шул тормышыны бизәкли башладыклары кеби, ун-унбиш ел үткәч, шуларның ирләре, мирас тарикынча, аталарының михрабыны биләргә, кызлары аналарының остазбикәлек дәрәҗәсене алырга хәзерләнә башладылар. Зариф, Сорур, Хәйдәр хәзрәтнең тормыш мәсьәләләре күбәйде, зурайды. Шул мәсьәләләр, бергә үткәргән, артта калган үткән гомерләр аларны тагы бер-берсенә ныграк бәйләде. Аларның һәммәсе дә икешәр-икешәр генә тормышны уйлый да алмау дәрәҗәсенә килде.

Ике ирле остазбикә тазарганнан-тазарды; мужиклыктан мулласыманлыкка таба зур адым атлаган Зариф вәкарьләнгәннән-вәкарьләнде; Хәйдәр хәзрәт тә өй эшләреннән дә, җәмәгать мәсьәләләреннән дә тыныч булганга, бер яктан, мәхәллә өстенә ятып китте, икенче яктан, , берлә тормышының тулмаган тарафларыны тутырды. Мәхдүмнәр үсеп мәдрәсәгә китте; мәхдүмәләр, үсеп җитеп, остазбикәлеккә әзерләнеп җитте.

Бер хатынга ике ир, бер балага ике ата багышлаган тормышка бер кияүгә ике баба, бер кодага ике кода багышларга гына калды.

1910

мэдрэсэ жимеше медересе жимеше мадраса жимеше плоды медресе плоды школы гаяз исхакый гаяз исхаки исхакый гаяз исхаки гаяз тулы әсәр укырга онлайн читать полная версия книга на татарском татарча