СӨННӘТЧЕ БАБАЙ

Гаяз Исхакый
Текстта хаталар булырга мөмкин

Авылның картлары, ир уртасылары, яшьләре — һәммәсе дә үзләре белә башлаганнан бирле аны Сөннәтче бабай дип таныйлар, Сөннәтче бабай дип йөриләр иде. Угыллары, кызлары җиткән карчыклар да яңа төшкән яшь килен чакларда аны Сөннәтче бабай итеп таныганнар, алар да, бу көнге яшь киленнәр кеби, урак өстендә кызу-кызу урак урганда да, көз көннәрендә, төшмәенчә башны әйләндерә торган гөбе язганда да, бәйрәм алдында ашыга-ашыга өй юганда да, егълаган угылларыны туктатыр өчен, «Сөннәтче бабай килә!» дип куркытканнар иде.

Аның яшене белгән кеше юк иде. Яше күпме дип уйлаган кеше дә юк иде. Һәм дә, әллә ничек, бөтен авыл халкы шул Сөннәтче бабай берлән яшь арасында мөнәсәбәт барлыгыны уйлый алмый иде. «Сөннәтче бабай сиксән яшендә, туксан яшендә» дигән сүз анларның колагына ят килер кеби, «ата таш, ана таш» дигән шикелле мөнәсәбәт булыр кеби тоела иде.

Сөннәтче бабай — сөннәтче бабай иде. Ул, авылның өй сайлануында да староста булып торып, хаҗга барып кайткан Ашаяк Шәрифе бабайның да сөннәтче бабае булган кеби, авыл хәзрәтенең тимер юллар, пароходлар берлән үтеп барып, Казан шәһәрендә укый торган мәхдүменең дә сөннәтче бабасы иде. Авылның бу ел төшкән яшь киленнәренә дә ялгыз калып уйлап ятканда, яисә эштән соң каенанасыннан яшеренеп, иске чүпрәкләрдән искеләр хәзерләгәндә дә угылы булуыны уйлап бетерүе берлән сөннәт ясавы Сөннәтче бабайдан һич аерылмый иде.

Кечкенә кызлар курчак уйнаганда курчакларының туе иттереп, кодалар, кодагыйлар чакырып маташканда, иске чүпрәкләрдән ямьсез генә иттереп һәрвакыт бер курчакны «Сөннәтче бабай» атыйлар, «сөннәт туйлары» ясап, аның исеменнән әллә никадәр сүзләр сөйләнәләр, ир балаларны егълаттыралар иде. Бөтен авыл, «сөннәт» дигән сүзне ишеткәндә, шул картаеп, искереп беткән Сөннәтче бабайны хәтеренә китерә, сөннәт туе хакында сүз ишетсә, аның кайда булганыны да уйламаенча, мотлакан: «Сөннәтче бабай булган», – дип утыртып куя иде.

Аның, яше югалган кеби, исеме дә югалган иде. Көлдергечрәк картлар, эшләр бетеп кырдан кергәч, җомга көннәрне кояш җылысында җыелышып сөйләшеп ятканда: «Сөннәтче бабайның метрикәсене кәҗә ашаган икән. Аның исеме югалгач, Газраил фәрештә аны оныткан икән дә, шуның өчен авылда ике зур холерада ул исән калган икән», – диләр иде. Газраилнең онытуы сүзе дөрест булса булыр, ләкин Сөннәтче бабайның исеме югалган икән хәбәре ялган иде. Аның исеме бар иде. Исеме генә түгел, аның бөтен нәселене язган, аның бабаларыны, бабаларының бабалары язган «Сөннәтче шәҗәрә»се бар иде. Ул шул шәҗәрәсе берлән, үзенең сөннәт кисәргә мирас берлән хакы барлыгыны читтән килгән һәрбер шарлатан алдында исбат итә алырлык булса да, авыл халкы аның үткен чалгы пәкесе берлән сап-сары агач черегенә шәҗәрәсеннән дә нык ышанганга, ул шәҗәрәнең кирәге дә булганы юк иде.

Авылның кырыеннан сан буенча икенче исәпләнә торган Сөннәтче бабайның йорты да, дөрестене әйткәндә, өе дә, үзе кеби, бөтен авылның өйләреннән аерым иде. Ул, авылның сатучысы Әхмәдинең кызылга буяган өенә охшамаган кеби, авылның иң фәкыйрьләреннән хисаплана торган капка каравылчы Садриныкына да охшамаган иде. Ул Сөннәтче бабайның өе иде. Бөтен җире, бөтен төсе Сөннәтче бабайга охшаган иде. Авыл тарихыны белми торган вакытта такта берлән ябылган түбәсе, вакыт үтә-үтә каралып бетеп, анда-монда кәкрәеп торулары берлән Сөннәтче бабайның битенә бөтенләй охшый иде. Түбәсенең кырыйларына солы, борай, алабута катышыннан үскән үләннәр дә берсе анда таба, берсе монда таба карап, Сөннәтче бабайның рәтләп тарамаган сакалыны хәтергә китерә иде. Өйнең сулга да, уңга да таба кәкрәйгән диварлары Сөннәтче бабайның төрле тарафка таба бөкрәйгән аркасыны искә төшерә иде. Аның пыяласыннан күп рамлы тәрәзәләре үзенең яшәргән пыялалары берлән бабайның һәрвакыт яшьле күзенә бик охшый иде. Өйнең берәм-берәм агачларыны таратудан саклап тора торган, өсттән сылаган күк балчык та Сөннәтче бабайның да шул картайган тәнене бер кеше иттереп җыеп йөртү вазыйфасыны кыла торган киемнәренә төсе-нисе берлән дә бик охшаган иде. Монда һәр нәрсә Сөннәтче бабайга охшаган, Сөннәтче бабай үзе дә һәр нәрсәгә охшаган иде. Кем белсен, бәлки Сөннәтче бабай чынында шул өйнең балчыгы берлән бер балчыктан яратылгандыр. «Мал иясенә охшамаса хәрам була», диләр. Аның дөрестлегене белмим, ләкин иясенә охшаса, мал берлән иясе арасында аерма бетә. Менә монда да кай җирдә Сөннәтче бабайның үзе башлануы, кай җирдә аның әйберенең чиге булуы әллә кайчан хәтерләрдән себерелгән иде; әллә кайчан бу чик баганалары авып беткән иде. Дөресте генә, Сөннәтче бабай шул Сөннәтче бабай үзе генә түгел иде: ул шул киемнәре берлән, шул өе берлән, шул үткен чалгы пәкесе берлән, шул әллә ничә кат кәгазьгә төргән череге берлән бергә Сөннәтче бабай иде. Бөтен авыл халкы шуны шулай уйлый, бөтен авыл халкы шуның шулай икәнлегенә ышана иде. Шуның өчен авылдагы ике зур утта да Сөннәтче бабайның йорты янмый калуын да Сөннәтче бабайдан аерым бер эш иттереп сөйләнмиләр, Сөннәтче бабайның өе янмый калды, аны ут онныты-фәлән дә димиләр иде. «Газраил дәфтәреннән югалды»га шунларның һәммәсене бергә кертәләр иде.

Сөннәтче бабайның «сөннәтче бабай»лыгы әле моның берлән генә тәмам булмый иде. Аның тагы берничә кисәге, кәбестә теле берлән сөйләсәң, тагы берничә яфрагы бар иде. Аның өенең алдында, юкә агачлар берлән бастырып тоттырган кечкенә бакчада, бер караганда, һаваланганнан күкрәгене чыгарып, кукраеп тора кеби, бер караганда, картайганнан арып, билене тота алмаенча бөкрәеп тора кеби күренә торган миләш агачы да бар иде. Көзгә таба аның кып-кызыл миләш сабаклары кызыл ахак кеби салынып, сөялеп, яшь кызларның муеныны, кулыны, колагыны бизәкли торган төймәләр, алкалар кеби, Сөннәтче бабайның өене бизи иде; аның искелектән туеп беткән йөзенә көләчлек бирә, битенә кызыл йөгертә иде. Сөннәтче бабай, шул үзе берлән бергә картайган миләш агачының телене белгән кеби, һәр көн иртә берлән чыгып, агачка таба карый, һәр көнне аның берлән сөйләшергә тотына:

– Нихәл, суык булмадымы? Кырау төшмәдеме? Чәчәкләреңне өшетмәдеңме? – дип сорый иде.

Миләш тә, шуны гына көткән кеби, офицеры алдында басып тора торган солдатның офицерының сәламенә каршы кычкырып: «Исәнлегеңне телим!» – дигән кеби, миләш тә әллә кайдан килгән җил берлән шаулап җавап бирә; Сөннәтче бабай да аның сыгылып-сыгылып килә торган ботакларыны, чәчәкләрене тотып карап, туңмаганына, өшемәгәненә ышанып, агачның тамырларыны карарга: «Җир корымадымы? Су кирәкмиме?» – дип, туфракны кулы берлән изәргә тотына иде. Ул күп вакытны: «Су сибәргәме, юкмы», – дип уйлап тора-тора да, «майдан ботка бозылмас» дип, чиләкне күтәреп, артындагы инешкә төшә дә, анда үзе ясаган басмадан су алып менеп, миләшенең төбенә сибә иде. Аннан соң салыныбрак төшкән ботакларыны бер-бер җеп берлән бәйләп куя, иелгәнрәкләрене агачлар берлән терәтә, миләш вакытында урамга якынракларыны бакчага таба борып куя иде. Ләкин монысы кирәкмәс бер эш кенә, Сөннәтче бабайның картлыгыннан килгән артык бер саклану гына иде. Аның миләшләре ерактан караганда никадәр малайларны кызыктырса да, урамның теге ягыннан үтеп баргандук үзенең ачылы-төчеле тәме берлән никадәр анларның авыз суыны агызса да, килеп басып алырга берсенең дә көче җитми иде. Түбән оч, югары оч бакчаларында кыярга рәхәт йөзе күрсәтми торган Гата малае Касыйм да, юлаучы Кәмалинең күршеләрендә йомыркаларына көн күрсәтми торган ирдәүкә кызы Мәрфуга да шул миләшләргә таба тугъры килә алмый иде. «Сөннәтче бабай» дигән сүз анларның да күңеленә әллә нинди бер курку төшерә, анларның да күз алдында шул Сөннәтче бабайны, карт Сөннәтче бабайны пәкесе, череге берлән китереп бастыра; аның авызыннан Сөннәтче бабай һич сөйләми торган бер тавышта: «Кисеп алырмын!» дигән сүзне ишеттерә иде. Шул «кисеп алырмын»нан Касыйм да куркып кача, никадәр ирдәүкә булса да, киселәчәк артык бер нәрсәсе дә булмаган Мәрфуга да якын килми иде.

Миләшкә башка да бабайның байлыгы юк түгел иде. Аның өенең артында канау берлән әйләндереп алган суга кадәр сузылган йорты бар иде. Читтән караганда никадәр кечкенә генә төсле күренсә дә, бу йортның бер почмагы уҗым кыры, бер почмагы сабан ашлык кыры, суга якын җире печәнлеккә бүленгәнгә, башка урта җире шалкан, кыяр, кәбестә, чөгендер, борчак, бәрәңге түтәлләрене дә эченә ала алган иде. Шул ферма, урам ягыннан кечкенә генә җилкапка берлән авылга чыккан кеби, пөхтә генә такта ишек, тар гына, матур гына басма берлән суга таба да сузылган иде. Шул су ягындагы ишектән Сөннәтче бабай түтәлләрене, ашлыгыны сугара, урам ягындагы капкадан шул ашлыкларны чит дөньяга чыгара, җәгърафиячә әйтсәң, чит мәмләкәтләргә җибәрә иде. Җәйнең һәр вакытында аның шул бакчасы ямь-яшел тора, илдәге корылык аның арышыны саргайтмый, җәйге эсселек аның кара бодаены көйдерми иде. Һәр елны кояшка карап тора торган каш җирендә аның бодае уңа, уйсу җиргә чәчкән аның солысы кара туткыллы булып гөрләп үсә, карабодае, миләш кеби, сабаклары берлән тулы була; арышы, сары ука кеби, башыны күтәрә алмаенча сузылып ята иде. Аның кыяры, шалканы, кишере хакында сөйләмә дә инде — алар бөтен авылның авызыннан суыны агыза, бөтен авылны кызыктыра иде.

Сөннәтче бабайның кош-корты да юк түгел иде. Ләкин болары, ни өчендер, Сөннәтче бабайныкы дип сөйләнмәенчә, аның карчыгы Гөлйөзем әбинең исеме берлән йөри иде. Мәсәлән, аның бүрекле тавыгы, кызыл әтәче — «Гөлйөзем әби тавыгы», «Гөлйөзем әби әтәче» дип йөртелә; аның зур җилемле, һавалы мөгезле, көтүнең артыннан килә торган кәҗәсе дә «Гөлйөзем әби кәҗәсе» дип сөйләнә иде.

Бу тавыклар, әтәчләр, кәҗәләр — һәммәсе дә Сөннәтче бабай кеби карт булсалар да, Сөннәтче бабай күрше картларыннан аерылган кеби, анлар да күрше тавыкларыннан, әтәчләреннән аерылсалар да, һәммәсе дә холыклары, табигатьләре берлән Сөннәтче бабайга бик охшасалар да, күрше-фәлән, ни өчендер, бу мәсьәләдә Сөннәтче бабайның хакыны кабул итмәенчә, Гөлйөзем әбигә нисбат биргәннәр иде. Кем белсен, өй, бакча, миләш Сөннәтче бабайга никадәр охшаса, тавык, әтәч, кәҗә, бәлки, Гөлйөзем әбигә шулкадәр охшагандыр. Шулай дигәч тә, сез Гөлйөзем әби берлән Сөннәтче бабай арасында аерма бар иде, берсе кара туткыллы, берсе сарырак; берсе каты табигатьле, берсе йомшак, берсе матур, берсе ямьсез иде, дип, бер хата фикер чыгармаңыз. Бонларның төсләрендә, йөзләрендә, кылынышларында, табигатьләрендә дә һичбер аерма юк иде. Дөресте генә, бонлар хәзер ике кеше түгел, икедән кушып ясалган бер кеше иде. Бонларның берсене күреп, икенчесене күрмәгән кеше күрмәгәнене, икенче авылда яисә кара урманның ялтыраган аланында җиләк җыйганда күрсә, , моның кем икәнлегене таныячак иде.

Бонларның төсләре генә түгел, уйлары да берләшеп беткән иде. Мәсәлән, Сөннәтче бабай: «Карчык, түтәлләргә сибәргә вакыт түгелме?» – дияргә өлгерә алмый иде, Гөлйөзем әби чиләкне күтәреп чыга башлый иде. Көз җитеп, «сөннәт туйлары» җитә башларга вакыт җитеп, Гөлйөзем әби: «Карт, «сөннәтләр» җитә», – дияргә өлгерми, Сөннәтче бабай, тәһарәт төзеп, чалгы пәкесене кайрарга тотына иде. Алай булса да, болар үзләре бер-берсене аералар иде. Гөлйөзем әби бер вакытта да Сөннәтче бабайга «карчык» дип дәшми, бабай да, онытып җибәреп, карчыгына «картым» дип эндәшми иде.

Ул гына да түгел, бонлар арасында эштә дә аерма бар иде: кәҗә саву, тавыклар ашату, йомырка җыю, самовар кую Гөлйөзем әбинең эше булган кеби, миләшкә су сибү, йортны себерү, канауларны төзәтү дә Сөннәтче бабайның гына эше иде. Онытканмын икән әле, өй җыештыру да бөтенләй Гөлйөзем әбинең җилкәсендә иде. Ул һәр көнне әллә ничә мәртәбә идәнне себерә, һәр атна кич ком берлән сап-сары итеп самоварны ача, айда бер өйнең ярыкларыны ямар өчен сылаган балчык өстеннән акбур белән буйый, һәр намаз алдыннан картының комганына су сала иде.

Өйләрендә әллә никадәр җиһазлар булмаса да, җәмәгатьләре шул карт, карчык берлән бетсә дә, Гөлйөзем әби көн буе эштән бушамый иде. Ул кай вакытлар мич ягып күмәч сала, кыстыбый пешерә, бәйрәм көннәрендә картының намаздан кайтуына коймак хәзерләп куя иде. Өйдәге бөтен әйберләр, җиһазларда һич артык нәрсә булмаса да, бонлар арасында берсе дә кыйммәтле, кыйммәтсезлек берлән аерылмаса да, өч нәрсә бонларга һич охшамаган, бөтенләй башка дәрәҗәдә иде: аның берсе — Сөннәтче бабайның мирас юлы берлән сөннәтчелеккә хакы барлыгының исбат итә торган шәҗәрәсе, икенчесе — сөннәт кисә торган чалгы пәкесе, өченчесе сөннәткә сибә торган, шешәгә тутырган сары череге иде. Бонларның өчесе дә өйнең иң кадерле җирендә, Гөлйөзем әбинең кыз чагыннан калган «Һәфтияге», бөтиләре саклана торган түрдәге шүрлектә, кечкенә сандыкта тора иде. Бонларның һичберсе дә гади көндә алынмый, һичберсе андый-мондый эшкә тотылмый иде. шәҗәрәнең кыйммәте әби берлән бабай алдында бик зур иде. Ул һәрвакыт карындыкка төрелгән көенчә, берничә кат кәгазьгә сарылып, чүпрәкләр берлән бәйләнеп куелган иде. Аның эчендә ни язылганыны Сөннәтче бабай укый белмәсә дә, шул кәгазьнең бик зур кәгазь икәнене белә, әллә нидә бер зур кунак-фәләнгә күрсәтергә тугъры килсә, ул, шәҗәрәнең бер җирендәге исемгә бармагы берлән төртеп:

– Менә монысы — Сәлман Фарси разый аллаһе ганһе, менә монысы — мин, – дия иде.

Ул шул сүзне әйткәндә бераз һаваланып та киткән кеби була; теге кешегә гади кеше берлән эш итмәгәнене, «Сәлман Фарси» нәселеннән бер кеше берлән эш иткәнене белдерер өчен кеби:

– Сәлман Фарси хәзрәтләре безнең бабамыз булган, – дип куя иде.

Аннан соң ул шәҗәрәнең тарихыны сөйләргә тотына иде. Сөйләгәндә, гади сүз сәйләмәгәнене белгәнгә, сүз араларында салаватлар әйтә, «Разый аллаһе ганһе, рәхматуллаһи галәйһи»ләр берлә бизәкли иде.

Бабай ул шәҗәрәне әтисеннән мирас тарикынча алган иде. Шуннан соң аңар үзенең исемене яздырыр өчен мәрхүм — алла рәхмәтендә булсын! — Түнтәр (Гали ишан) хәзрәткә барган иде.

Сөннәтче бабай шул вакыйганы менә ничек сөйли иде:

– Кышның көне иде. Әти мәрхүм, алла рәхмәт итсен, вафат булды. Үләр алдыннан мин берничә ел әти берлән читкә сөннәткә чыгып йөрсәм дә, ала алмаган идем. Менә бер көнне тегермәннән кайтсам, әти: «Угылым, хәзрәтне алып кил, хәлем начар», – диде. Мин хәзрәткә киттем. Хәзрәт мәрхүм, алла рәхмәтендә булсын, ул вакытта Кәбир хәзрәт иде. «Хәзрәт бабай, әти авырый», – дигәч: «Машалла!» – диде дә, мәдрәсәдән чыгып, чанамга утырды. Өйдә әтине телсез таптык. Хәзрәт ясин укырга тотынды. Әти һаман телгә килмәде. Ясиннан соң хәл җыйган кеби булды. Хәзрәткә күзене тутырып карап, телене кыймылдатырга тотынды. Хәзрәт, әллә ни әйтергә теләгәнене күреп: «Алла!» – диде. Әти акыртын гына: «Алла!» диде дә, кулыны селкеп, әллә ни сөйләмәкче булды. Бик авырлык берлән кулыны күтәреп, шүрлектәге сандыкны күрсәтте. Аннан ары күзене миңа борды. Хәзрәт: «Сиңа сөннәтче бабай булырга иҗазәт бирә», – диде. Хәзрәт шул сүзне әйтеп өлгерә алмады, әти тагы: «Алла!» – дип әйтеп, җан бирде. Алла рәхмәт итсен, бик яхшы күмдек. Гүр садакасына зур бер сарык бирдем: фидиясенә, өй тумасы кашка кырыкмыш бар иде, шуны бирдем, кырыгына кадер өстенә йөрергә алты тәкәдән теккән туныны бирдем. Менә көн үтте, кыш үтте, җәй булды, көз булды — сөннәт вакыты җитте. Мин, тәһарәт алып, әтинең пәкесене алып, сөннәткә чыктым. Малайлар минем артымнан йөри башладылар. Алар: «Корбанколый сөннәтче бабай булган», – дип көлә башладылар. Ул вакытта әле яшь идем. Бер өйгә кердем. Үзем берлән үскән Гадиләнең өе икән. Угылы сөннәтлек булган, яхшы каршы алдылар, белен берлән чәй эчерделәр. Ләкин: «Быел әле сөннәткә бирмәскә телимез, баламыз үссен дип уйлыймыз», – диделәр. Икенче җирдә тагы шулай. Мин бөтен авылдан бер малай да таба алмадым. Үткән ел бай ел булганга, сөннәтлек малай күп иде. Мин уйладым, уйладым да, яңа тун киеп, кияү булып кергән казакины киеп, мәрхүм Кәбир хәзрәткә киттем. Хәзрәт мине өенә алып керде. Кергәч тә, тулы ният бирдем. Хәзрәт, дога кылып, сорашырга тотынды. Хәзрәткә бәйнә-бәйнә хәсрәтне сөйләдем. Хәзрәт уйлап торды-торды да: «Син, Корбанколый, Түнтәр (Гали) ишанга бар, аннан иҗазәт ал», – диде. «Хәзрәт, ул кая соң?» – дидем. Хәзрәт, фәлән җирдә, фәлән җирдә, дип, сөйләп бирде. Шул арада булмады, авылга әллә кайдан, «сөннәтче» дип, бер карт килде. Миңа «баламыз кечкенә» дигән бөтен кешеләр сөннәткә бирә башладылар. Атам мирасының әллә кемнәргә китүенә ачуым килде. Атны җигеп, хәзрәткә дип бер савыт кәрәзле бал алып, юлга чыктым. Унике көн бардым. Менә хәзрәтнең авылына барып җиттем. Иртә намазга кердем. Ул халык, ул халык! Сакаллы шәкертләр берлән мәсҗед тулган. Намаз бетте. Хәзрәтнең намаздан чыкканын көтеп торып, күрештем. Хәзрәткә серне аңлаттым, үземезнең хәзрәттән алган хатны бирдем. «Өйлә намазына тәһарәт төзеп кил», – диде. Килдем. Дерелдәп кенә намаз укыдым. Коръәннән соң хәзрәт мине чакырды, иманны сорады, җавап бирдем. Намазларны сорады, җавап бирдем. Шәҗәрәне сорады, әтинең, бабайның исемене әйттем. Шуннан соң хәзрәт кул күтәреп дога кылды. Шундагы бер зур шәкерткә: «Шуның шәҗәрәсене күчереп, исемене яз», – диде. Шатлыгымнан, язган шәкерткә бер талир тәнкә бирдем. Унике көн барган җиремне уналты көн кайттым. Менә җиңел генә түгел, шулай алдым, – дия иде дә шәҗәрәне күрсәтә иде.

Шәҗәрәне укый белгән кеше, башыннан әллә никадәр аятьләр, салаватлар укыганның соңында: «Корбанколый бине Уразколый, Уразколый бине Миңлеколый, Миңлеколый бине Габдулла, Габдулла бине Мөхәммәдсалих, Мөхәммәдсалих бине мулла , Мулламорад баба бине Хан Гәрәй, Хан Гәрәй бине хәзрәти Аксак Тимер, Аксак Тимер бине хәзрәти Гали, хәзрәти Гали бине Сәидбаттал, Сәидбаттал бине хәзрәти Хәнәфи, хәзрәти Хәнәфи бине Мөхәммәд, Мөхәммәд бине Габделсәлам, Габделсәлам бине Мамай, Мамай бине ибн Габбас, ибн Габбас бине Габделмөталиб, Габделмөталиб бине Һашим, Һашим бине Хәсән, Хәсән бине хәзрәти Билал, хәзрәти Билал бине Сәлман Фарси, разый аллаһе ганһе», – дип бетергән бер шәҗәрә күрә иде. Укучы Сәлман Фарси берлән бабай арасындагы шул мең дә өч йөз елның шулкадәр тиз кичеп, биш-алты буында Сәлман Фарсига барып җитүендә дә, шундагы кергән тарихи исемнәрнең тугърылыгында да шөбһәләнми иде.

Пәке шәҗәрәгә караганда шәфкатьсезрәк булса да, ул бик мөкаддәс иде. Бабай аны да салаватсыз тотмый, аны да күрсәткәндә атасыннан калганыны сөйләп кенә калмаенча, аның да шул буыннардан үтеп, хәзрәти Сәлман Фарсидан килгәненә кадәр барып җитә, аңар хәзрәти Рәсүлнең үз кулы берлән бирүене дә әйтеп куя иде. Пәкене караган кешенең күңеленә: «Ул вакытта чалгы бар иде микәнни?» – дигән фикер килми, бабайның башына да андый шөбһәләр керми иде. Замана бозылмаган иде. Халык бер-берсенә ышана, язылган сүзләргә Коръән кеби игътикад итә иде.

*

Көннәр кыскара башлап, кичләр суыгая башлагач, киленнәр киндер урыннарыны чормадан төшереп кора башлагач, кызлар киергеләрене киереп, балтыр чүпрәкләр челтәрли, якалар чигә башлагач, Сөннәтче бабайларда да хәл үзгәрә, анларның өйләре дә әллә нинди зур эшкә хәзерләнә башлый иде. Шул көн якынлашуы сизелә башлагач та, Гөлйөзем әби керләр чайкый, өенең идәннәрене юа, самоварны тагы көзге кеби иттереп ачып куя, шул көнгә дип җәйли җыйган каймагыннан гөбе яза иде.

Менә көтәр көн килеп җитә, көннәр салкынланып җитеп, чебеннәр, күбәләкләр үлеп бетә иде. Сөннәтче бабай иртә намазга алдан ук барып утырып, ниятләрене укый, намаз беткәч, намазыны да бетереп, хәзрәткә килеп: «Безгә фатиха биреп чыкмассыз микән? Карчык самовар куеп торырмыз дип әйт дигән иде», – дип, хәзрәтне ашка чакыра. Хәзрәт тә, чакырыласыны әллә кайчан белеп торганга, вәгъдә бирә. Сөннәтче бабай, сүз беткәч кенә: «Хәзрәт, остазбикә берлән», – дип, тагы ныгытып әйтеп: «Алай булса сез, хәзрәт, тәһарәт яңартыңыз да барыңыз. Мин карчыктан кайтып сөенче алыйм», – дип, кызу-кызу кайтып китә, кайнаган самовар, яккан мич берлән көтә торган карчыгына хәбәрне сөйләп, үзе киенергә тотына иде. Ул бу көнне үзе кияү булып кергән вакытта бикәч бүләге иттереп бирелгән чиккән якалы күлмәкне, аның өстеннән бу хәзрәттән элгәреге хәзрәт биргән кыска җиңле, алды теткәләнгән булса да, арты өр-яңа тора торган әдрәс казакины, башына хәзрәтнең кияүгә чыккан кызының угылыны сөннәткә утырткач биргән чиккән кәләпүшене кия иде. Ул шул киемдә матураеп, шул көндә яшәреп китә иде. Ул шул көенчә хәзрәтләрне көтәргә капка төбенә чыга; күзне кытыклый торган көзге кояшның йөдәтүеннән сакланыр өчен, күз өстенә кулыны куеп, хәзрәтләргә таба карарга тотына иде. Хәзрәтләр капкагадан чыгу берлән ул: «Карчык, карчык!» – дип, Гөлйөзем әбигә кычкыра; Гөлйөзем әби дә, мичтәге коймагыны алга тартып, самоварына тагы бер күмер салып, каршы чыга иде. Хәзрәтнең сәламенә каршы Сөннәтче бабай сәламне алгач та, Гөлйөзем әби: «Әй рәхмәт, хәзрәтем, остазбикәмне алып килә! Кил, остазбикәм!» – дип, остазбикәнең аркасыннан кага. «Әй, канатым, рәхмәт! Олугъ башыңны кече итеп килүең өчен аллаһы тәгалә җиде оҗмахның ишегене ачык кылсын! Безнең ярлы йортымызга аяк баскан өчен, Аллаһе тәгалә хәзрәтләре алтын-көмештән сарайлар бирсен!» – дия иде. Абыстай да, хәзрәт тә: «Амин!» – дип, өйгә керәләр иде. Гадәтнең тышында, абыстай, Сөннәтче бабайдан качмаенча, хәзрәт берлән бергә утыра иде. Шул гадәткә, шәригатькә сыймый торган эшне бертөрле өчен, хәзрәт догадан соң да:

– Ие, Сөннәтче бабай, гадәтем остазбикәне алып йөрү булмаса да, Гөлйөзем әби күңеле өчен алып килдем инде. Сездән качмаса да, гаепләмәңез инде, – дия иде.

Шул сүзне ул утыз елдан бирле әйткән кеби, Гөлйөзем әби дә шул сүзгә каршы:

– Әй рәхмәт, хәзрәтем! Әй рәхмәт! Бөтен илдән аерып, безне үз итүеңезгә рәхмәт! Сәлман Фарси хәзрәт шәфагатьчеңез булсын! – дия иде.

Шул «Сәлман Фарси» дигән сүзне әйткәндә Сөннәтче бабай тагы бераз үсеп киткән кеби була, аның күзенә нур керә, аның йөзе тагы яшәрә төшә иде. Хәзрәт, эчә торган чәйдән бүләк итеп китергән чирек чәйне Сөннәтче бабайга үлгән угылы «Габдерахман өлеше» дип суза, абыстай да Гөлйөзем әбигә дә, «үлгән кызым өлеше» дип, чиккән күкрәкне төртә иде. Тагы дога башлана. Гөлйөзем әби:

– Аллаһе тәгалә сезгә оҗмах хөлләләре кидерсен, кыямәт көне йөзеңезне ак кылсын! – дип, дога кыла иде дә, чәй мәҗлесе башлана; Гөлйөзем әбинең мичендә пәрәмәчләр, коймаклар кызу-кызу чатырдый башлый иде.

Хәзрәт тә, абыстай да кыстатмаенча эчәләр, ашыйлар, тәмле сүзгә кереп китеп, чынаякларны санарга оныталар, самоварда су беткәч кенә: «Туйдык, туйдык инде», – дип тартынсалар да, Гөлйөзем әби тагы кайнаган су берлән самоварны яңарткач, тагы эчәләр иде. Өченче мәртәбә самоварны яңартырга хәзрәт тә каршы килә дә, остазбикә дә разый булмый иде. Гөлйөзем әби: «Минем, хәзрәткәем, эчәсем килә, мин дә сезнең мәҗлесеңез берлән шәриф («» дигән сүзне шулай әйтә иде) буласым килә», – дигәч, хәзрәт тә дәшми, остазбикә дә разый була; тагы самовар килә, тагы Гөлйөзем әби берлән бергә чәй эчелә, тагы су бетерелә иде. Дүртенче самоварга хәзрәт кенә түгел, абыстай да каршы килә, Гөлйөзем әби дә, тиресләнмәенчә, чәй урыныны җыеп ала иде дә, Сөннәтче бабай: «Хәзрәт, әрвахлар өчен...» – дип, сүзене әйтеп бетерә алмаенча туктый иде. Хәзрәт тә, шундый вакытта укыла торган кыска аятьләрне укымаенча, «Иннә фәтәхна»ны бөтенләй укып чыга, бик озын иттереп, гарәпчә, фарсыча катыштырып дога кыла иде. Сөннәтче бабай, хәзрәт дога кылып бетергәч тә, әллә кайчан хәзерләп куйган пич буендагы зур биш тиенне — хәзрәтнең кулына, биш тиен дип язса да, хәзер бер тиен ярымга йөри торган зур акчаны да остазбикәнең кулына баса иде. Акчалар кызган булса да, хәзрәт тә, абыстай да кулыннан төшермәенчә дога кылалар иде. Догадан соң хәзрәт, гадәте буенча: «Аллаһе тәгалә озын гомер бирсен, дәүләтеңезне киң кылсын!» – дияргә өлгерми, Гөлйөзем әби, әллә кайдан чыгарып, хәзрәткә — зур ике тиен, абыстайга бер тиенне төртеп: «Падишаһ хезмәтендә үлгән угылым өчен», – дип, сүзне бетерә иде. Тагы дога башлана иде. Шуның артыннан Гөлйөзем әби: «Гаеп итмәңез инде, сыйлый алмадым», – дия иде. Хәзрәт: «Бик рәхмәт, бик сыйладың», – дип тора башлагач, Гөлйөзем әби: «Аш хәзерли алмадым инде, хәзрәт, аз гына шурпа бар, шуны ашап китеңез инде», – дия иде. Шуның артыннан тавык итендә пешкән шурпа китерә иде. Ул бетергә өлгерә алмый, каз аягы-бүтәкәсеннән пешкән, чыгыр-чыгыр кайнап тора торган шурпалы бәлеш ашъяулыкка куела иде. Шул арада ишек алдына чыгып, Сөннәтче бабай да зур аякларда сосла күтәреп кереп: «Бәлки, хәзрәт, яратырсыз», – дип, хәзрәтләр өчен ясаган сосласыны суза иде. Бәлеш ашала, сосла эчелә иде. Бәлешнең эче бетеп, төбе киселергә җиткәч, хәзрәт тә, абыстай да: «Кисмә, кисмә!» – дисәләр дә, кискәч, төбеннән дә берәр кисәк ашыйлар иде. Ул бетеп өлгерми, Гөлйөзем әби: «Хәзрәт, менә безгә догаңны аз кыласың, быел бер үрдәгем качып салды, үрдәкләрем аз булды», – дип, пешкән үрдәк чыгара иде. Хәзрәт: «Сез безне бигрәк сыйладыңыз», дия, абыстай да: «Туйдык инде, кирәкмәс, бозма», – дия иде. Ләкин, бозылгачтан, үрдәктән дә, кечкенә мәхдүмгә дип алып куелган ботка башка, бер нәрсә дә калмый иде. Үрдәктән соң, Гөлйөзем әби: «Бер нәрсә дә хәзерли алмадык», – дип, йомырка бәлеше чыгара иде. Тагы: «Кисмә, кисмә!» – дигән сүзгә карамаенча, ул да киселә, ул да ашалып бетә иде. Шуннан соң Гөлйөзем әби: «Гаепләмәңез инде, хәзрәт», – дип, гозер үтенергә тотына. Сөннәтче бабай да, әллә кая югалып, шактый гына зур карбыз күтәреп керә иде. Хәзрәт, абыстай тагы: «Урынымыз калмады инде», – дисәләр дә, ашый башлагач, карбызны мактый-мактый, урын калмаганлыгы онытыла иде. Шуннан соң Гөлйөзем әби никадәр самовар китерергә теләсә дә, хәзрәт разый булмый, ул шул арада капка төбенә ашка алырга килгән кешене күрсәтеп: «Остазбикә калсын, без, Корбанколый агай берлән бергә, китик инде», – дия иде. «Корбанколый» дигән сүзне хәзрәт үзенә кан алдырганда гына, мәхдүмгә сөннәт кистергәндә генә әйткәнгә, Сөннәтче бабай тагы кәефләнә, Гөлйөзем әби тагы шатлана иде. Шуннан соң Сөннәтче бабай: «Алай булса, хәзрәт, безгә фатиха бир инде, бүген баш көн, башламакчы булам», – дия иде. Хәзрәт тә кулыны күтәреп дога кыла иде дә Сөннәтче бабай берлән чыгып китә иде. Гадәттә, абыстай, Гөлйөзем әби янында калып, тагы бераз чәй эчә, тамагы туйган булса да, калдык-постык пәрәмәчләр, коймаклар, бәлешләрдән тагы бераз авыз итә иде.

Шул көнне өйләдән соң Сөннәтче бабай, һаман шул кунакча киеменнән, черегене салават әйтеп кәгазьгә төреп, пәкесене күкрәк кесәсенә тыгып, күрше Мифтах малаены янына алып, эшкә чыгып китә иде. Иң әүвәл, хәзрәтнең угылы булса — хәзрәткә, аның угылы булмаса — мөәззингә, анда булмаса — илдәге хаҗига, анда да булмаса — намаз карты Гобәй бабайга, анда да булмаса — башка берәр намазлы-ниязлы картның йортына бара иде. Аталары күтәреп чыгара торган, чыкмас өчен тыпырчына-тырмаша торган зуррак малайларны өйрәтер өчен, ул, кесәсеннән чыгарып, бер алма бирә, аның берлән сөйләшеп, аңар чыбыркы ишеп бирергә дә вәгъдә итә иде. Шулай итеп аны ышандырып җиткергәч, аңар: «Кызыл ыштан, тәти ыштан тегәмез, менә үлчик әле, – дип яткыра да, янындагыларга тотарга кушып, салават әйтеп: «Бисмилла, аллаһе әкбәр!» – дип кисеп ала да, акыра-бакыра торган малайның җәрәхәтенә черегене сибеп, чыгарырга куша иде. Шул эшене эшләп бетергәч, кулыны юып, тагы салават әйтеп, пәкесене, черегене куеп, хәзерләнеп торган чәй янына менеп утыра, элгәреге сөннәтләр хакында сөйләп, чәй эчә иде. Сөннәт сәдакасыны алып, гадәттәге бер икмәкне янындагы малайга күтәртеп, ул күңел тынычлыгы берлән өйгә кайтып китә, бу көнгә шуның берлән эшене туктата иде. Ул шул көнне үзене бөтенләй егетләрчә хис итә, бөтенләй башка кеше булып китә иде. Йокысыны да тыныч йоклый, вак-төяк төш тә күрми, күрсә дә — бабаларыннан Сәлман Фарси хәзрәтне, яки Сәетбаттал Газины гына күрә иде.

Иртәгәсене ул иртүк чыгып китә, көн буе дүрт-биш җирдә сөннәт кисеп, биш-алты икмәк күтәреп кайта иде. Ашлык булган елларда зур авылда шул хезмәт бер-ике атнага бара иде. Шул вакытта Гөлйөзем әбинең өе икмәк берлән, Сөннәтче бабайның кесәсе зур бакыр акча берлән тула инде. Сөннәт беткәч, бабай тагы, хәл белер өчен, тагы әүвәлге йортка бара, тагы акырып-бакырып чыкмаска теләгән малайларны чыгартып карап: «Менә тәти булган, угылым», – дип, акырган балага тагы черегене сибеп, тагы чәй эчеп, тагы икмәк алып китә иде. Шулай итеп тагы бер мәртәбә йөреп чыга иде.

Сөннәтче бабай шул эшене тәһарәтле көенчә кылганга, һәрвакыт салават, бисмилла берлән эш башлаганга, балаларның җәрәхәтләре тиз бетәшә, тиз төзәлә иде. Кай вакытларда гына бетәү ярага әйләнеп китсә дә, чебен-черки чыкканча төзәлми калмый иде. Иң актык сөннәт беткәч, Сөннәтче бабай зиярат өстенә барып, Коръән укый, хәзрәткә кереп сәдака бирә, остазбикәгә дип җимеш илтә иде. Шуннан соң, күршедән ат алып, сөннәт булган йортлардан сөннәт ашлыгы җыеп йөри, капчык-капчык карабодай, борай, арыш, солы төяп өйгә кайта, өй алдының бөтен өсәкләрене ашлык, он берлән тутыра иде. Җыелган икмәкне сатып, карчыгына күлмәк, алъяпмалык, үзенә күлмәк, ыштан, рамазан никадәр ерак булса да, «санаулы көн үтәр» дип, мәсҗедтә авыз ачтырырга дип, ике кадак хөрмә алып, мөәззингә бирә иде. Шуннан соң ул тагы иске торышы берлән, тагы киләсе елның сөннәт вакытыны көтү өмете берлән яши иде.

Шулай итеп еллар үтә, яшьләр өйләнә, яңа балалар, яңа сөннәтләр җитә, анлар үтә; анлар артыннан килә торган буынның баласы-чагасына рәт җитә иде. Яшьләр картая, картлар үлә, еллар үтә иде. Ләкин бу үткән еллар, аның яшене картайтмаган кеби, аның битенә яңа җыерчыклар да чыгармый вә аның билене тагы бөкрәйтми иде. Ул, дөнья үтүене сизмәгән кеби, һаман элгәреге Сөннәтче бабай булып тора иде.

*

  гыйлеменчә мәгълүм: кешенең тәнендәге канының куелыгы вә сыеклыгы, вә ул канның агуы елның фасыллары берлән бик зур мөнәсәбәте бар. Кыш көннәрендә инсаннарның каннары бөрешкән, куеланган хәлдә була. Ул тамырлар буенча акыртын гына, һаваланып кына ага. Кыш көнендә бер-бер әгъза киселсә, яисә тамыр өзелсә, кан, касәдән авыр-авыр чыга торган куе каймак кеби, акыртын гына ага; җәрәхәт тиз бетәшә. Көннәр озая башлап, кояш күбрәк җылыта башлагач, урамнарда сулар җыела башлагач, адәм тәнендәге кан да, кояш җылысында эрегән кар кеби, языла башлый. Көн җылынган саен ул сыегая-сыегая килә. Май числосында ул тәмле-татлы язгы сөт кеби була. Шуның өчен ул вакытта кешеләр үзләрене яшәргән кеби хис итәләр, аркаларыннан бик зур йөкне ташлаган кеби, җиңеләеп калалар. Бу вакыт кан, үзеннән-үзе, кыш буе җыелган бозык, начар каннарны куа башлый. Җәй җитеп, көн кызуланган саен кан сыекланганнан-сыеклана бара. Кеше тәнендәге торасы килмәгән кеби, адәмнең эчендә кайный, яңлышлык берлән кул-баш киселсә, бик күп кан әрәм була. Һавалар суыгая башлап, яшел үләннәр кырау күргәч, кан тагы, сөт өстенә утыра торган каймак кеби, акыртын гына утыра, куера башлый. Кыш якынлашкан саен аның куеруы арта, шуның өчен гыйльме тыйб ияләре кан алдыру, мөгез салдыруның вакытларыны елның фасылы берлән . Һичбер вакытта, аерым бер авыруы булмаса, канның сыекланган вакытында тамырыны кисеп, адәмнең шашкан, чыгарга көтеп кенә торган каныны әрәм итмиләр. Шуның кеби үк, кыш көнендә, куерган, утырган канны йокысыннан уятып, аның ага торган юлыны бозмыйлар, аның буасыны җырмыйлар. Анлар кан алдыру өчен һәрвакыт кыш буе җыелган начар, бозык каннарны, канның үзенең чыгарып-иркенләнеп калырга теләгән яз көнене ихтыяр итәләр. Шул яз көнендә, көннәр җылынып җиткәч кенә, тамырдан кан алалар, мөгез салалар.

Елның фасылларының канның агуына, канның куелыгы-сыеклыгына тәэсире булган кеби, айның, көннең дә тәэсире юк түгел. Айның тулысында кан тулы булганга, кан алу өчен куркынычсыз түгел. Канны туктату авыр булып, теләр-теләмәс, күп кан чыгу ихтималы бар. Айның башында яшь тамырга өйрәнеп бетмәгән каннар чыгып китүләре ихтималы булганга, таза канның чыгып, карт канның калу шөбһәсе бар. Шуның өчен канны алдыруны тулы ай кителә башлагач муафикъ күргәннәр. Айның унтугызынчы, егерме беренче көннәрене бигрәк мәслихәткә санаганнар.

Көннең исеме берлән, көннең вакыты берлән дә канның агуының, әлбәттә, мөнәсәбәте бар. Ләкин көннәр һәммәсе дә аллаһе тәгаләнең көне булганга, бу мөнәсәбәтләрне тәгъйин итәргә тыйб галимнәре ирешә алмаганнар. Аллаһе тәгалә бу серне анлардан яшергән. Шулай булса да, көннәр өчен дә сәбәпләре мәгълүм булмаса да, сишәмбе вә якшәмбе көннәрне артык күргәннәр.

Безнең Сөннәтче бабай Сәлман Фарси хәзрәтләреннән мирас тарикы берлән сөннәтчелекне алса да, Әбүгалисина хәзрәтләре тарафыннан тыйб гыйльме, гыйльме иҗазәт алмаганга, әлбәттә, тыйб гыйльменең бу кадәр нечкәлекләрене белми иде. Ләкин исәпсез-хисапсыз еллар хәзрәтләр, муллалар, мөәззиннәр берлән катнашу, анларга исәпсез-хисапсыз мәртәбә мөгез утырту, иксез-чиксез анларның каннарыны алу аңар зур тәҗрибә биргән вә шул кагыйдәләргә аны да олыштырган иде. Ул да һичбер вакыт көз кан алмый, кыш мөгез салмый иде. Ул да һичбер вакыт айның тулысында мөгезене , җәйнең кызуында кан балтасыны тамырга сукмый иде. Ул да һичбер вакытта баш көнендә, яисә шимбә көнендә кан эшенә тотынмый иде. Ул кан өчен вакытыны, көнене исәпләп, аены, сәгатене саклап тора иде.

Менә шул көн җитә башлагач, хәзрәт, мәхдүм аркылы, яисә хезмәтче аркылы, Сөннәтче бабайга: буш көн (сишәмбе көн) кан алырга керсен, дип, хәбәр иттерә иде. Сөннәтче бабай мөгезләрене җылы суда кат-кат юа, кан тамырына чаба торган балтасыны үткәрә, мөгез астына суга торган пәкесене ныграк очлый иде. Ул шул көн җиткәч, тагы, кияү булып кергәндәге күлмәкене, Кәбир хәзрәттән калган әдрәс камзолыны, мәхдүмәдән килгән кәләпүшене киеп, ап-ак чүпрәккә төргән мөгез салу әйберләрене күтәреп, иртәге чәйне эчкәч тә хәзрәткә китә иде. Хәзрәт аны үзе каршы ала, остазбикә тасларга җылы суларны үзе хәзерли иде. Хәзрәт, тәһарәт алып, кан алу хакындагы хәдисләрне укып, салават әйтеп, килеп утыра иде. Сөннәтче бабай, тагы бисмилла әйтеп, салават әйтеп, хәзрәтнең арт чигәсене бик йомшак кына иттереп кыра иде дә, тагы бер салават, тагы бер бисмилла әйтеп, пәкесенең очы берлән чиртергә тотына иде. Каннар агып, хәзрәтнең муенына төшә башлагач, ул, мөгезне куеп, аның башындагы тишегеннән һаваны суыра да, шуның тишегенә ябар өчен бәйләтелгән сарык имчәкене юешләтеп, тишекне ябып куя иде дә, икенче чигәгә чиртергә тотына, аны да шул юл берлән эшләп, мөгез утырта да, шунларның тулганыны көтеп тора иде. Шул вакытта хәзрәт Сөннәтче бабайдан элгәреге заман хәзрәтләре хакында сораша; ул да элгәреге Кәбир хәзрәт, Сафа хәзрәтләрнең кан алдырулары хакында, бер мәртәбә тәбәрәк Кәбир хәзрәтнең кан алдыргач һушы китү кыйссасыны, шуннан абыстай мәрхүмәнең хәзрәтенә кан алырга рөхсәт бирмәвене сөйли иде. Һәрвакыт шул хәбәр сөйләнеп бетүгә мөгезләр кан берлән тула иде дә, тагы бисмилла, салават әйтеп, Сөннәтче бабай, мөгезләрене акыртын гына алып, әүвәлдән хәзерләнгән савытка сала да, катык кеби каткан кара канга карап: «Сөбханалла, хәзрәт, күз тимәсен, каныңыз бик бозылган, кап-кара!» – дия иде. Сөннәтче бабай тагы мөгезне утыртыр өчен урыныны карый, теге, җәрәхәтләрнең кайсыберсе бетәшкән булса, тагы чалгы пычагының очы берлән аркылы-торкылы чиртә иде дә, тагы мөгезне утырта, тагы иске заман кешеләре хакында сүзгә керешә иде. Монысында да кан кара чыкса, Сөннәтче бабай: «Машалла, хәзрәт!» – дип, тагы хәзрәтнең канының бозылуы хакында сөйли, хәзрәт тә, шул бозык канны чыгарып бетерер өчен, тамырдан кан алдырырга уйлый башлый, ләкин һәрвакыт шул мәсьәләгә килгәч: «Мөгез салдыру сөннәт булса да, кан алдыру түгелме?» – дип, пәйгамбәремезнең кан алдыруы хакында ачык ривайәт күргәне юкка, шөбһәләнеп, торып, шүрлектән китап алып, китап карарга тотына, шуның хакында ривайәт тапканча маташып, шуннан соң гына разый була иде. Сөннәтче бабай, сул яки уң кулының терсәкене бөкли торган җиреннән кара тамырыны табып, тагы: «Бисмилла!» – дип, салават әйтеп, балтасы берлән чаба, кан чәчрәп чыгып, фонтан булып түшәмгә таба ата башлагач та, җиз тазга хәзрәтнең кулыны бора, үзе тагы, чыккан бер канның суынып-каралып катканыны күргән саен: «Машалла, машалла, хәзрәт, каның бик бозылган икән, кап-кара!» – дип, хәзрәткә сөйли; хәзрәт, шул бозылган каннан котылыр өчен, һаман агыздырганнан-агыздыра бара иде. Гадәттә ике-өч чүмеч кадәр агызсалар да, кайсы елларны хәзрәтнең каны бик бозылып киткәнгә, күбрәк тә агызалар, агарга куйган җиз таз тулгач кына тамырны ныклап бәйләп туктаталар иде. Шуннан соң хәзрәт юынырга тотына, Сөннәтче бабай каннарны күтәреп чыгып, мәхшәр көнне азып-тузып, ияләрене эзләп йөрмәсеннәр өчен, һәр елны күмелә торган, бала-чага маташмый торган почмакка чокыр казый иде дә, салават әйтеп күмә иде. Шуннан соң абыстай хәзерләгән самовар янында чәй эчәләр иде. Сөннәтче бабай хәзрәткә канны йомшартыр өчен пешкән коймак ашарга, канны сыеклатыр өчен лимән берлән чәй эчәргә мәслихәт итә иде. Замана башка булганга, халык ул вакыт таза булганга, хәзрәткә шул кан алдыру начар тәэсир итми иде. Ләкин күп вакытта шул кан алу аңар әллә нинди файдалы булып, җиңеләйтеп тә җибәрми иде. Әүвәл көннәрне бераз башы әйләнеп йөрсә дә, ул бик тиз элгәреге хәленә керә, аз гына да куәте кимегәнене сизми иде. Кан алганнан соң һушы китеп егылулар-фәләннәр хәзрәт берлән һич булмый иде. Чәйдән соң Сөннәтче бабай, дога кылып торып, чәйгә рәхмәт укый, хәзрәт тә, мәшәкатьләнүенә рәхмәт укып, Сөннәтче бабайга берәр бүләк бирә иде. Сөннәтче бабайның мәшәкатьләнүе «бә ризаи аллаһе тәгалә» булган кеби, хәзрәтнең дә бирүе «бә ризаи аллаһе тәгалә» иде. Бу бирүләр, алулар, хәзерге, безнең замандагы кеби, докторга, яисә акушеркага бирү кеби, эш хакы түләү түгел, бүләк бирү иде. Шуның өчен күп вакыт хәзрәт Сөннәтче бабайга акча бирмәенчә, йә бер-ике генә юган күлмәк бирә, яисә моннан дүрт кенә ел элек алынган читегене тоттыра, яисә Әхмәди хаҗи бүләк иттереп хаҗ мөбарәктән алып кайткан шәрифне бирә иде. Сөннәтче бабай боларның һәммәсене дә бик зур разыйлык берлән алса да, мисвәк шәрифкә аның кәефе тагы күбрәк килә иде. Ул аны Гөлйөзем әбигә кайтып мактаткан кеби, бик саклап кына тота, аны мич янындагы иң кадерле җиргә куя иде.

Сөннәтче бабайның бу бәйрәме дә үтеп китә, ул тагы иске киемнәрне киеп, иске тормыш берлән яши башлый иде. Ул вакытта җәдиде-кадиме, гәзите-мәзите, думасы-бумасы юк; ул вакытта мәктәп, мәдрәсә мәсьәләсе, тел мәсьәләсе, муллалар, яшьләр мәсьәләсе юк иде. Һәр мәсьәлә хәл кылынган, һәр агымга юл билгеләнгән иде. Һәр кешенең вазыйфасы бер-берсеннән аерылган иде. Яңа эш, яңа хәбәр юк иде. Аның юклыгы да хис ителми, аның кирәклеге дә сизелми иде. Тормыш һәммә җирдә бер форма алган, шул формасыннан бара, шул алган китешендә, җәйге җилсез көнне ашъяулык кеби, тип-тигез ага торган Идел кеби ага иде. Аңар каршы торган буа юк, аның агымыны тирескә сөрергә теләгән һавалы җил дә юк иде. Тын иде, тыныч иде; тынычлыкның очы юк иде.

*

Шул тынлыкта гомер үтеп килгәндә, шул тынлыкның очы, төбе күрелмәгәндә, бер көнне иртә берлән хәзрәт йоклап ятканда, Сөннәтче бабай ишекне кагып хәзрәтне уятты. Калтыраган, каушаган тавыш берлән, бабай:

– Хәзрәт, хәзрәт, карчык авырып китте. Ясин укырга рәхим итмәссеңме? – диде.

Хәзрәт, Сөннәтче бабайны юатып: «Иншалла, кичәр, суык тигәндер», – дисә дә, күңеленнән, чыннан да, куркып китте. Тиз генә тәһарәтләнеп, бабай берлән китте. Гөлйөзем әбине яктан-якка бәрелә-сугыла торган, «Алла, алла!» дип ыңгыраша торган рәвештә тапты, бик ихлас берлән ясинны укыды; бик озын иттереп дога кылды. Сөннәтче бабайны тагы юатып, чыгып китте.

Кайтып җитү берлән, самовар берлән көтеп тора торган остазбикәгә хәлне сөйләгәч, ул да курыкты. Ул, чәене эчәр-эчмәс, хаҗ шәрифтән килгән, балалар авызландырырга тотыла торган хөрмәне алып, кечкенә генә савытка пешкән каймак салып, хәл белергә китте. Күрше Гадилә әби берлән бергә самовар куеп, мәтрүшкә дә эчертте. Салават шәриф укып, хөрмәдән дә авыз иттерде. Үзе дә дога кылып өшкереп, Гөлйөзем әбине рәтләп яткырды. Өйлә тәһарәте берлән хәзрәт тарелкага зәгъфран берлән аяте шифа да язып җибәрде. Күрше хатыннары берлән абыстай, Гөлйөзем әбине тәһарәтләндереп, аны да эчерде.

Ләкин Гөлйөзем әби җиңеләймәде. Ул икенде намазыны берлән генә, хәзрәтнең рөхсәте вә берлән утырып кына укый алса да, ахшам намазыны бөтенләй кыла алмады. Ул, башыны күтәрә алмаенча, кай вакыт иссез, хәлсез булып киткәнгә, Сөннәтче бабай, башына җыелган бозык каннарны чыгарыр өчен, кан алмакчы да булды. Ләкин шундый зур эшне эшләүдә көне, ае тугъры килмәенчә, гөнаһлы булмас өчен, ахшамнан соң хәзрәтне күреп сорады. Җәйнең эссе ае булганга, хәзрәт баштан ук: «Ярамый, канның сыекланган чагы», – дип, рөхсәт бирмәде. Бабай бик йөдәткәнгә: «Тагы бер-бер ривайәт булмасмы, китапта бер-бер булмасмы, яравына ривайәт юкмы», – дип, бик озак китап караса да, алдыруның файдасына һичбер дәлил таба алмады.

Хәзрәт ястү намазына тәһарәт алып бетерергә өлгермәде, Сөннәтче бабай килеп, егълаган тавыш берлән:

– Хәзрәт, бик авырайды, телдән калды, – диде.

Хәзрәт, аның авыраюында, телдән калуында үзене гаепле итеп хис иткән кеби булганга, тиз-тиз китеп киенде. Абыстай да, тагы бераз зәмзәм, кипкән инҗир, имбир алып, аның артыннан калмады.

Ясинны хәзрәт никадәр ихлас берлән укыса да, абыстай да никадәр ихлас берлән шул дарулары берлән даруларга тырышса да, Гөлйөзем әби берсене дә каба алмады. Ул көчкә-көчкә генә бер-ике тамчы зәмзәм суына башка берсене дә йота алмады. Күршенең Мәрфуга әби, Гадилә абигә төнләргә калдырып, хәзрәт берлән абыстай кайтып киттеләр.

Ләкин иртә берлән таң атар-атмас Сөннәтче бабай килеп, хәзрәтләрне уятып:

– Карчык дөньяны куйды! – диде.

Сөннәтче бабай шул сүзне әйткәндә һәм дә иртә берлән мәсҗедтә, намаздан соң, халыкка: «Җәмәгать, карчык дөньяны ташлаган иде, кабер казырга ярдәм итешсәңез лә», – дигәндә дә тавышында, кылынышында әллә нинди кайгылылык беленмәде. Кылынышларында хәтта бер бәйрәмгә хәзерләнү кеби әллә нәрсәдер сизелде.

Бөтен авыл кабер казырга китте. Бөтен авыл хатыны Гөлйөзем әбинең өстенә җыелдылар. Иртәге чәйне эчкәч үк абыстай да китап сөйләргә китте. Бик озын иттереп, үлем хакында, кабер газабы хакында, оҗмах, тәмуг хакында китап сөйләгәннең соңында, Гөлйөзем әбигә үзе кәфен кисте. Карт мөәззин хатыны, су коеп, үзе Гөлйөзем әбине юды. Хаҗ җиреннән килгән Мәрьям аңа чәчене (хөрмә агачының мунчаласыны) зәмзәм суына үзе манып биреп, кәфенне тектерде.

Җеназа да өлгерде. Бөтен авылның картлары тәһлилгә җыелды. Гөлйөзем әбинең әллә кайчан хәзерләп куелган унике тастымаллары тәһлилгә өләшелде; кәфенне бәйләргә куелган кызыл башлы өч сөлгесе хәзрәтләргә бирелде. Сандыгыннан чыккан илле баш берәр тиен ярымлыклар, егерме биш баш өч тиенлекләр җыелганнарга таратылды. Мәсҗед янына җыелган дүрт-биш йөз кеше җеназасыны укып озатты. Җомгага кадәр күмелеп бетеп, хәзрәтләр Сөннәтче бабайның өендә актык фатиханы да кылдылар. Җомга намазыннан соң хәзрәт бөтен мәсҗедтән намазыны да укытты. Сөннәтче бабай барысында да бик нык кылынып, үзенең кайгылылыгыны артык сиздермәде, йә сизенмәде. Җомгадан чыгуга ул хәзрәтләр берлән ашка да барды. Анда да шактый ашады, эчте.

Менә өенә кайтып китте. Әллә никадәр күрше карчыклары берлән тулган канәфер мае исле өй аны бердән башына суккан кеби кабул итте. Ул, ишекне ачып керү берлән, шул канәфер мае исе борынга керү берлән, карчыгының, Гөлйөземенең, шул, үзе берлән илле, алтмыш, җитмеш ел яшәгән карчыгының юклыгыны, аның тагы бер мәртәбә кайтмый торган җиргә киткәнлегене, аның үлгәнене белде. Ул, шундагы сандык өстенә утырып, бик озак дога кылырга тотынды. Аның карт йөзеннән мөлдер-мөлдер яшь агарга тотынды. Ул бик озак дога кылып: «Ярабби, карчыгымны гафу ит, гөнаһларыны кичер!» – дип, йөзене сыйпады. Шуның берлән ул үзенең күз яшьләрене дә тәмамларга теләсә дә, яшьләр туктамады. Ул, аның үлүенә ышанмаган кеби, өйнең бөтен җирләрене карап бетерде; бер кемне дә [күрә] алмады. Бакчасына чыкты. Анда да бер әсәр-галәмәт күрмәде.

Ул, шунларның һәммәсенә ышанып, өенә кереп утырырга өлгермәде, ишекнең тышкы ягында әллә нәрсә тырмаша башлады. Ул: «Гөлйөзем әбинең рухы килде», – дип куркып китеп, ишекне ачты. Үзләренең соры мәчеләре килеп керде. Ул, «мәү, мәү!» дип, әле анда барып, әле монда килеп, әллә нәрсә эзләп йөри башлады. Бик озак маташканның соңында ул Сөннәтче бабайның янына килде дә, күзенә карап: «Мәү-ү!» – диде. Сөннәтче бабай мәченең шул кычкыруында аерым ачык: «Әби кайда?» – дигән сүзне аңлады. Сөннәтче бабайның каткан күзеннән тагы яшь агарга тотынды. Ул мәче берлән сөйләшергә тотынды:

– Әбиең үлде, үлде. Оҗмахка китте, дога кыл, – диде.

Мәче, әллә нәрсә аңлаган кеби, тагы: «Мәү-ү!» – диде.

Сөннәтче бабайга карчыгы төсе — шул мәче бик якын кеби тоелды. Ул аның савытына сөт салды. Ләкин мәче, берәр генә кабып караса да, ашамады.

Сөннәтче бабай мәченең дә кайгырганыны күреп, шуннан котылыр өчен, йортка чыкты. Аның күзенә, берсе артлы берсе тезелеп, ана үрдәкнең командасы астында менеп килә торган үрдәкләр күренде. Ул, аларны ашатыр өчен, анларга әбиләре үлгәнене белдермәс өчен, өйалдыннан ярма алып чыгып сипмәкче булды. Моны күргәч үрдәкләр тагы: «Бак, бак!..» – дияргә тотындылар. Сөннәтче бабай боларның бакылдауларында да: «Әби кайда?» – дигән сүзне аңлады. Шул уйдан котылыр өчен ул капка төбенә таба чыгарга өлгермәде, хәзрәтнең угылы килеп, аны чәй эчәргә чакырып алып китте.

Анда да бербуйдан Гөлйөзем әби сөйләнсә дә, остазбикәнең тәмле чәене эчеп, татлы ашларыны ашап, Сөннәтче бабай азрак күңелене юатты.

Ул, икенде намазыны укып, өенә кайтты. Зур мөгезле карт кәҗә аны кычкырып каршы алды. Ул аның мөгез арасыны кашыды, аны сөйде. Ләкин кәҗә, җилененә сөт тутырып кайтканга: «Савыңыз!» – дип, әбисенә кычкыра башлады. Сөннәтче бабай тагы чыдый алмады: тагы күзеннән яшь акты. Менә күрше килене килеп, кәҗәне саварга тотынды. Кәҗә, саудырмаска теләмәсә дә, бик ямьсез тавыш берлән: «Минем сөтемне урлыйлар, минем сөтемне талыйлар, әби, кил!» – дигән кеби, кычкыруыннан туктамады.

Сөннәтче бабай ахшам намазына барыр өчен тәһарәт алырга комган эзләргә тотынды. Комганның җирендә булмавы тагы аның исенә карчыгыны төшерде. Ястүгә кадәр ул ялгыз Коръән укып, дога кылып үткәрде. Ястү намазыны укып, гомерендә җәймәгән урыныны үзе җәеп ятты. Ләкин түшәк, ястык аңар ят күренде; ул урын каты тоелды. Өе, шул Сөннәтче бабай өйләнгәннән бирле торган өе, үзенеке түгел, кешенеке кеби сизелде. Ул, белгән бөтен догаларыны укып, йокларга теләде. Тагы янында карчыгы юклыгы аны уятты. Ул бик озак уйлады; үзенең яшьлегеннән алып бүгенге көнгә кадәр уйлады. Көн буе йөреп арыган тән аруына бар аруы да катышты. Ул йокыга китә башлады. Менә кәҗә кычкырды. Аның кычкыруында бабай тагы әбине сагынуын аңлады. Тагы йокы качты; тагы уйлар, тагы кайгылар...

Менә таң якынлашты. Сөннәтче бабай йокыга киттеме-юкмы, ансы мәгълүм түгел — ул ап-ак күлмәктән, көлеп кенә, Гөлйөзем әбинең: «Карт, намаздан каласың!» – дигән тавышыны ишетте, төсене күрде. Ул, сикереп торып: «Әлхәмделилла, әһле җәннәттән икән», – дип, ян-янга карарга тотынды. Чынын да намаз вакыты бик җиткәнене сизеп, торып, тәһарәт алып, намазга китте. Намаздан соң хәзрәткә төшене сөйләде. Хәзрәт:

– Оҗмах әһеленнән икән, – дип, тагы бабайны кәефләндерде.

Ләкин өйгә кайткач, ул тагы ялгызлык хис итте, тагы аны шул киң, зур өй кыса, изә башлады. Ул, өендә утыра алмаенча, капка төбендә, күршеләр янында бакчада тора башлады. Кич берлән һаман ялгыз йокларга өйрәнмәде. Шул ялгызлыкның изүенә хәйлә таба алмады.

*

Бер төнне Сөннәтче бабай, әллә нинди ямьсез төшләр күреп, уянып китте. Бөтен тәненең туңганыны күреп, юрганына тагы бөтереленебрәк ятты. Ләкин ни кылынса да аркасыны җылыта алмады. Ул әйләнде-бәйләнде, урыныны төзәтте, ләкин аркасы җылынмады. Әүвәле йокыга киткән кеби булды, тагы аркасы туңып уянды. Тагы калыкты, тагы уянды. Менә аркасының туңганыны белеп, ярты йокы, ярты уяу көенчә: «Карчык, карчык!.. Арканы җылыт!» – диде. Үзенең тавышыны үзе ишетеп, уянып китте. Шул тавыштан куркып, йокысы качты. Тагы күңеленә Гөлйөзем әбинең үлүе, аның, мәрхүм, һәрвакыт Сөннәтче бабайның аркасыны җылытып йоклатуы исенә төште. Шул рәхәт көннәрне исенә төшереп, аның аркасы тагы туңа башлады. Ул тагы Гөлйөзем әби хакында уйларга тотынды. Уйлый-уйлый, ничектер, «тагы өйләнергә» дигән фикер башына килеп керде. Элгәре ул шул фикерне башыннан ташламакчы булса да, ләкин уй, бизгәк кеби, аны ташламады. Арканың туңуы шул фикергә куәт бирде. Ул минут саен куәтләнә, «өйләнергә кирәк, өйләнергә кирәк», дип, уйлый башлады. Бик озак йоклый алмаенча уйлап торганның соңында, ул өйләнү фикеренә килде. Килде генә түгел, шул уйдан аерыла алмады. Ул, бер күрше малаенда күргән уенчыкны аталарыннан таптыра торган тирес бала кеби, шул уе берлән бөтенләй томаланды. Ул шул карардан соң яшәреп киткән кеби булды, аның искедәге киткән яшьлек көчләре кайткан кеби булды. Ул, урынына ятып, шул өйләнүләрне уйлый башлады. Үзенең әүвәлге өйләнүе, бикәчкә билбавының очыны яшереп баруы, ишек бавына кызыл яулык бирүләре, җилән ябынган яшь бикәч берлән бергә ашка йөрүләре, туйлары, уеннары — һәммәсе бөтен вакларына кадәр күз алдыннан үтте. Ул тагы шунларның ләззәтене яңартып ләззәтләнде. Шул вакыттагы шатлыкларны хәтердән үткәреп, тагы рәхәтләнде. Менә ул тагы өйләнә, тагы аңар шул вакыттагы кеби кызык, күңелле була...

Ул, шул уй берлән җанланып, аркасы туңганыны да хәтереннән чыгарып, вакытыннан иртә тәһарәт алып, намазга китте. Намаздан соң хәзрәт берлән сөйли-сөйли, хәзрәтләргә кадәр барып җитте. Чәй янында да шул сүздән туктамады. Хәзрәткә, абыстайга элгәре шул яше онытылган бабайның «өйләнәм» дип йөрүе көлке кеби тоелса да, Сөннәтче бабайның шул уй берлән саташканыны күреп, каршы килүдә мәгънә юклыгыны сизеп, яткан ягына сыйпарга тотындылар. Сөннәтче бабай, тәмам яшьләр кеби, авылдагы тол хатыннарны санарга тотынды. Бик файдалы, кыйммәтле кияү кеби, әллә никадәр тол хатыннарны яратмаенча үтеп китүе хәзрәт берлән абыстайның элгәре бераз исене дә китәрде. «Әллә гакылдан бераз яздымы?» – дигән фикергә дә төшерде. Ләкин башка хәрәкәтләре берлән бик гакыллы күренүе тагы анларны ул фикердән кайтарды. Сөннәтче бабай элгәре яучы булырга хәзрәтне яисә остазбикәне кушса да, бабайның күңеле бик югарыдан булганга, төрле хәйләләр табып, хәтта хәзрәт, иске әүлияларның үзләре өчен үзләре яучы булуларыны сөйләп, үзенә баруны мәслихәт итте.

Бабай да, шул сүзне колагына элеп, белгән догаларыны укып, күңеленә иң яраган иске мөәззин хатынына таба китте. Мөәззин хатыны абыстайның җиткән угыллары барлыгыны да хәтеренә китермәенчә, мөәззин хатынының кияүгә барырга теләү-теләмәвене дә уйламаенча, туп-тугъры барып керде. Сөннәтче бабайны күргәч тә, мөәззин хатынының угылларының угыллары чыр-чыр килеп: «Кисә, кисә!» – дип качыштылар. Анлар артыннан кызлары да: «Кисә, кисә!» – дип почмакларга постылар. Мөәззин хатынының ялгыз гына калуыны белеп, Сөннәтче бабай тугърыдан-тугъры сүз салды. Карт остазбикә, элгәре исе китсә дә, Сөннәтче бабайны азрак гакылга җиңеләйгәндер ахры дип: «Утыр, утыр», – дип, сүзне башкага борырга теләде. Ләкин карт һаман үз сүзеннән кайтмаганга, «Әлхәмделилла, фәкыйрь түгелмен: арышым да бар, кәҗәм дә бик сөтле, бу ел сөннәт тә шактый күп», – дип, үзенең яхшы якларыны сөйләп торганга, моның чынлап йөрүене аңлады һәм дә: «Рәхмәт!» – диде дә, ничек иттереп — бабаймы, әллә башкачамы әйтергә аптырап торып:

– Минем ул фикерем юк. Ирем мәрхүмгә вәгъдә бирдем. Балаларым да үсте. Менә шуларның балаларыны тәрбия кылып гомер үткәрәм инде, – диде.

Сөннәтче бабай тагы үзенең Сәлман Фарси нәселеннән икәнен дә сөйләнсә дә, ул да тәэсир итмәде. Сөннәтче бабай, ясалган чәйне дә эчмәенчә, чыгып китте. Чыккан вакытта күңелендә бер төрле хурлану, ачу килү хисе булса да, шул остазбикәнең сүз кайтаруы Сөннәтче бабайның бәгъзе планнарыны бозса да, ул, урамда уйлый-уйлый, ул фикер берлән да килешеп, түбән очта тегермәнче Фәхринең хатынына китте. Илле-илле бишләрдәге тегермәнче хатынының йортта чебешләр ашаткан җиренә тугъры килеп, хәл-әхваль сорашып, янына утырды; сүзне бик озаклап, читтән китереп тормаенча, тугърыдан-тугъры:

– Миңлесафа, мин сиңа яучылыкка килдем, – диде.

Шул сүзне ишеткәндә теге хатынның тавыклар, әтәчләрне куарга тоткан чыбыгы кулыннан төште. Шуны гына көтеп торган тавыклар, әтәчләр ябырылып алып, чебешләрнең азыгыны ашарга тотындылар. Теге, аптырап-катып торганның соңында, бабайның туктамый сөйләгән сүзләреннән элгәре аның җиңеләюенә хөкем итте. Бара-тора ул фикердән дә кайтты; ләкин ни дип җавап бирергә дә, ничек кайтарып җибәрергә дә сүз таба алмады. Уйлый төшәргә вакыт күбрәк ясар өчен: «Утыр, хәзер киләм», – дип, лапас астына җәйгән урынга күрсәтте; үзе базга төшеп, каймаклы катык алып чыгып, бабайның алдына куйды. Бабайның ашый-ашый сүзендә дәвам иткәнене дә күреп, карчык ничек шул ямьсез сүзне бетерергә юл эзләргә тотынды. Ул, мөәззин хатыны кеби:

– Угылым, кызым җиткән; ир тәрбия кылырлык хәлем юк, – диде.

Сөннәтче бабай моңар тагы, анда тормыш тормыш түгел — оҗмах икәнлегене сөйләсә дә, ахырдан гына үзенең Сәлман Фарси нәселеннән икәнлегене аңлатып, кыямәт көне Сәлман Фарсиның шәфагате берлән оҗмахка керү мәгълүм икәнлегене белдерсә дә, карчык әйткән сүзеннән кайтмады.

Сөннәтче бабайның шактый ачуы килеп, чыгып китте. Ул хәзер ары яктагы кызында тора торган сөлгече карчыкны сорарга китте. Ләкин сөлгече карчыкның тасма тел кызы бабайның сүзене ишеткәч үк бабайны кадерсезләп-кадерсезләп тиргәргә тотынды.

Аннан да бабай бер җылы сүз ишетә алмаенча, күптән түгел генә иреннән аерылып кайткан кырыклы-иллеле бер хатынның энесенә тугъры китте. Хатынның килене, артык тамактан котылыр өчен, Сөннәтче бабайның сүзене бик ипләсә дә, энесе каршы бер сүз дә әйтмәсә дә, карчык үзе якын да килмәде.

Сөннәтче бабай юл буенда тугъры килгән тагы берничә җиргә кереп, һәммә җирдән җылы сүз ала алмаенча, өметсез өенә кайтты. Иртәгесен дә шуның артыннан йөрсә дә, тагы өметле сүз ишетмәде. Ләкин бонларның берсе дә бабайның эссесене сүндермәде. Киресенчә, аңарда шул фикерне куәтләндергәннән-куәтләндерде. Ул күрше авыллардан сораштыргалый башлады. Күрше карчыкларына-картларына үзенә карчык табарга үтенде.

Менә килеп-килеп карчыклар димләргә тотындылар. Кайсы ул авылда, кайсы бу авылда; бик һәйбәт, бик яшь-фәлән дип мактадылар. Биш-алты сөаль берлән бу карчыкларның һәммәсенең дә торырга урыны юк, фәкыйрь, карт, зәгыйфь, эшкә ярамаган икәнлекләрене аңларга мөмкин булса да, Сөннәтче бабай өйләнү уе аркасында андый эшләрне онытып бетергәнгә, андый кирәкмәс эш берлән вакыт үткәрмәде — карчыкларның һәммәсене яратты, һәммәсенә разый булды. Ләкин берсе әллә нигә күңеленә күбрәк охшаган төсле булды.

Баш коданың сүзе берлән килүендә дә шөбһә булмаганга, ул былтыргы сөннәттән калган ике капчык арышны сатып, күршедән ат алып, теге әдрәс камзолны киеп, күрше авылга да китте. Карчык күңелгә бигүк тулып бетмәсә дә, ит юкта үпкә тансык дигәнчә, бабай разый булды. Хәзрәтләр дә чакырылды, никах та укылды. Моннан соңгысыны бабай никадәр әүвәлге туена охшатырга теләсә дә, охшамады: карчык берлән сөйләргә сүз табылмады; табылса, әллә нигә ул кадәр кызык булмады. Сәлман Фарсины карчык аңламады, карчыкның җеп җерләвеннән бабай бер ләззәт ала алмады. Карчыкның кардәшләренә кунакка бару да әүвәлге кеби күңелле чыкмады, кич үткәрүнең дә мәгънәсе элгәрегечә булмады. Бабай, шунларны аңласа да: «Менә үз өемә килгәч Гөлйөзем кеби үк булыр, аның үлгәне сизелмәс тә», – дип күңелене юатты.

Иртәгесен карчыкның агач сандыгыны, бер комганыны арба артына бәйләп, карчыкның тавык йоныннан ясалган ястыгыны астка салып, карчыкны янына утыртып, бабай туй төшерде. Бөтен шартлары тулсын өчен, ул, тавык суеп биреп, карчыгына аш хәзерләргә кушты. Үзе кибеттән дөгесене, җимешене алып кайтып, хәзрәтләрдән икендегә кадәр фатиха кылып чыгарга вәгъдә алды.

Вакыт җитте. Хәзрәтләр килде. Аш өлгерде. Коръәннән соң бабай бүлмәдән алып шурпа бирде. Шурпаның өстендә йөзеп йөри торган пешмәгән суганнар бабайга әллә нигә мәхәббәтсез кеби тоелды. Хәзрәтләрнең сүзе берлән ул үзе дә утырды. Менә аш башланды. Гөлйөзем әбинең шурпасыны табакның төбенә кадәр ашый торган хәзрәтләр берәр капкач та кашыкны куйдылар. Бабай шөбһәләнде, бисмилла әйтеп, ашны капты. Тозсыз, борычсыз, чи суганлы, Идел суы илле батман иттереп пешерелгән шул аш аз-аз гына костырмады. Ул, халыкны кыстап тагы бер-ике капса да, артык өнди дә, кашыгыны суза да алмады. Аш алыштырылды; бәлеш чыкты, өсте ачылды. Кирпеч төсле каткан ярмага мөәззин никадәр шурпа сипсә дә, ул эремәде. Төбенә кадәр ашалып бетмәгәнгә, мөәззин төбене кисмәде дә. Менә тутырган тавык; ул, туп эченә тутырып дошман гаскәренә атып, аның крепостене ватарга ясаган кеби катырылган; киселгәч, йомыркалар беләү кеби ялтырап торалар; тозлылыгыннан авызга кабарлык түгел. Ул гына булса ярар иде, эче әрчелеп бетмәгән: кабырга төбендә әллә никадәр канлы былчырак нәрсәләр калган. Сөннәтче бабай, кайнап торган самоварны күрсә дә, тагы мыскыл булмас өчен:

– Хәзрәтләр, шуның берлән тәмам, – диде.

Сөннәтче бабай хәзрәтләрнең: «Алла хәерле гомер бирсен, тигезлек берлән гомер үткәрергә язсын!» – дигән догаларны ишетсә дә, күңеленнән Гөлйөзем әби китмәде. Ул, шул тәмсез ашлар, шул, халык алдында мыскыл иткән карчык — Гөлйөзем әбинең бәддогасы дип ышанганга, өенә кире кайтмаенча, зияратка китте. Бик озак Коръән укыды, бик озак дога кылды. Күңеле бераз урынына утырып, ул өенә кайтты. Баягы ашларның буш табак-савытлары янында, кайнаган самовар алдында карчыгыны җимешләп чәй эчкән көенчә тапты. Ул аның янына утырып чәй эчә башлады. Аның бер сум алтмыш тиенгә алган чәеннән дегет исе, әллә нәрсә тәме сизенеп, ул аз гына сикереп тормады:

– Ник бу кадәр тәмсез? Ашың килешмәгән иде; хәзрәтләр бер дә ашамадылар. Минем мәрхүм карчык заманында тамчы аш калмый иде, – диде.

Карчык, бик зур эш берлән мәшгуль кеби, чәй эчүендә дәвам итте. Картка каршы бер сүз дәшмәенчә, кәҗә сөте алып кереп, чәенә салып эчә башлады. Сөннәтче бабайның әллә ничә еллардан бирле өйрәнгән гадәтләренә илтифат итмәенчә, үзе теләгәнчә кылына торган шул затсыз карчык аны җирәндерде. Ул: «Намаз җитте», – дип, тәһарәткә су сорап алды. Ни күзе берлән күрсен, комганында лакшәләр йөзеп йөри! Ул, тагы ачуланып, тешене кысып:

– Казанны пакъ тотмаган өйдә бәрәкәт булмый, – дип, пакъләргә кушып, намазга китте.

Кич берлән ул тагы карчыгыны кәҗә сөте берлән бәлеш төпләре ашаган вакытта очратты. Аңар ачуы килүе бетмәде — ул, самовар янына бик зур бер табак бәрәңге китереп куеп, ашарга тотынды. Бабай шул ашау казаныннан әллә никадәр җирәнде. Икенче чәйнеккә чәйне үзе пешереп, берәр чынаяк чәй эчеп ятты. Ләкин карчыкның мыш-мыш йоклавыннан җирәнеп, ул таң алдына кадәр йокыга китә алмады. Аның туңуы да онытылды.

Ике атна вакыт үтмәде, Гөлйөзем әбинең тарихы онытылган көннән бирле керткән тәртипләре бозылды. Аның заманасында сары гәрәбә кеби ялтырый торган идәннәр мәдрәсә әчелеге хәлене алды. «Английский пыяла»дан ясалган кеби ялтырый торган тарелкалар уңмаган хатынның алъяпкычы төсенә керде. Әби заманасында йөзендә аллы-гөлле кояш уйный торган самовары казан төбе кеби катты. Чынаякларның тоткалары, чәйнекнең капкачлары маңка малайның борыны төсле булды. Әби заманасында пөхтә итеп җыелып куелган мендәрләр урынында карчыкның сәләмәләре өстерәлә башлады. Көз якынлашкан булса да, әллә кайдан әллә никадәр чебен тулды. Анлар, «жу-у-у!» итеп торып чәйгә, ашка төшеп бабайны җирәндергән кеби, бөтен диварларны, сөлгеләр, салфетларны былчыратырга тотындылар. Сөннәтче бабай Селкенчек Фәхриләр өендә генә очраткан сасы ис бөтен өйне тутырды.

Йорт эчендә дә элгәреге бетте. Әби заманасында йомыркасы бар чакта кырылдап хәбәр бирә торган, салып бетергәннең соңында бик озынлап кыткылдап белдерә торган Караколак, Чуар, оя төбе тавыклар да кайсы качып сала башладылар, кайсы читкә киттеләр. Һәр көнне кич берлән көтү кергәндә өйдә була торган үрдәкләр, казлар да су буенда тузылып куна башладылар. Кәҗә дә — әби берлән бабайны ун ел ашаткан, ун ел аларга кәҗә тәкәләре, кәҗә бәрәннәре үстергән кәҗә дә үзгәрде: аның да сөте азайды, сыекланды. Бөтен кышка җитәр дип торган бәрәңгенең яртысы көз кермәс борын бетте. Бөтен кышка дип бабайның хәзерләп куйган утыны эләгеп кенә калды.

Шунларның һичберсе дә Сөннәтче бабайга яхшы тәэсир итмәде. Ул, карчык берлән орышышмаса да, талашмаса да, шул аз вакытта элгәреге, тарихсыз вакытында үткәргән гомереннән картайды. Аның биле тагы бөкрәйде, чәченең агы әллә нинди ямьсез акка әверелде. Ул озын-озын «уф, уф!..» иттереп сулый башлады. Ләкин шунларның барысы да карчыгы Гөлйөзем әбинең хәтерене калдырган өчен аллаһе тәгалә тарафыннан җибәрелгән бәла дип ышанганга, шул казага сабыр итте. Бөтен гомерене өендә, йортында үткәргән Сөннәтче бабай ике атнада өеннән, йортыннан бизде: ярты вакытыны мәсҗедтә, ярты вакытыны урамда уздыра башлады; мөмкин кадәр өйдә ашамаска, эчмәскә, өйдә утырмаска тырыша башлады. Ул, оясыны былчыраткан каз кеби, иртәдән кичкә кадәр өенә керергә курыккан кеби, өе тирәсендә әйләнә башлады. Аның бөтен рәхәте, тынычлыгы бетте. Ул һәр көнне, күңелене юатыр өчен, карчыгының каберенә барып, Коръән укырга тотынды. Кабер янында бик озак утырып, һәр көнне карчыгы берлән бергә үткәргән гомерләрене уйларга тотынды. Һәр көнне, карчыгы бу көн генә үлгән кеби булып, егъламаенча кайта алмады.

Менә бер көнне карчыгының зияраты азрак басылган кеби булды. Иртәгесен бабай балта-көрәк алып килеп, яңа чирәм берлән өстене япты. Тагы бер көнне барганда әбинең зияраты янында бер бозау ятканны күреп, бабай кабер тирәсене тотарга уйлады. Һәр көнне өйдән акыртын гына агачлар, такталар ташып, зиярат тирәсене чәверде. Ләкин ахырына җиткәндә генә бер-ике такта җитмәгәнгә, бетмәенчә калды. Бабай иртәгесен, күп уйлап тормаенча, җилкапкасыннан сүтеп алып, эшләп бетерде. Шул койманың кадакларыны дүртәр-бишәр мәртәбә какты. Алай да, эш беткәч уйлап торып, өстенә агач утыртырга төшенде. Бакчасындагы кеше буйлык, түгәрәкләнеп килә торган каенны утыртырга уйлап, элгәре ике көн бик һәйбәт иттереп урын хәзерләде. Аннан соң, каенның тамырыны кисмәенчә алыр өчен, ерактан иттереп казып алырга бер-ике көн вакыт үткәрде. Ул да бетте, агач та утыртты. Агач, утыртып бетергәч тә, акыртын гына искән җил берлән иелеп-сыгылып, моң гына тавыш чыгара башлады. Бабай, шуны күреп, шатланып китте; агачның зикерене ишеткән кеби, моңаеп тыңлап утырды. Шуннан соң һәр көнне кич берлән агачка су китереп сибүне гадәт итте.

Менә бер көнне бабайның моңаеп кына су сибеп кайтканыны остазбикә күреп, малай йөгертеп, чәй эчәргә борып кертте. Ул, остазбикәдән оялган кеби, тагы бөкрәебрәк кенә килеп керде. Остазбикәнең тәмле чәе, һәйбәт ачы күмәче, балы аңар тагы карчыгыны исенә төшерде. Ул, әллә ничә көн чәй эчмәгән кеше кеби, бик тәмлеләп-тәмлеләп эчте. Эчә-эчә бераз кәефе дә килде. Ләкин шул чәй, шул ачылган самовар, шул ялтырап тора торган чынаяклар тагы аңар карчыгыны исенә төшерде. Остазбикә дә, хәзрәт тә, бабайның ярты гомерене зияратта үткәргәннән бабайның карчыгыннан разый түгеллегене белгәнгә, элгәре Гөлйөзем әбине сөйләп картның җәрәхәтене ачмаска теләсәләр дә, остазбикә, әллә ничек:

– Карчыгың исәнме? Нишләп тора? – диде.

Сөннәтче бабай, иң авырта торган җиренә суккан кеше кеби, бердән чырайларыны сытты, кашыны чытты. Әллә нәрсәгә бик зур көч сарыф кыла башлады. Ләкин картның күзеннән яше ага башлады. Бабай кычкырып егълап җибәрде:

– Сөйләмә, остазбикә, карчык бәддогасы... – дип, егълап, кайгысыны тиште.

Берәм-берәм бөтен кайгысыны сөйләп бетергәч, бабай азрак җиңеләеп китте. Ахырдан хәзрәт берлән бу елның сөннәте тугърысында да сөйләште. Бик ихлас берлән кырыгынчы, йөзенче мәртәбә үлем хәлләреннән, Мөнкир, Нәнкир килүләреннән, кабер газабыннан, оҗмах нигъмәтләреннән сорашты. Ахырдан гына, куркып кына:

– Хәзрәт, терек кешегә кабер казырга ярыймы? – дип, хәзрәттән фәтва сорады. Хәзрәт, әллә нинди бер әүлиянең үз каберене үзе казуыны сөйләгәч, бик зур бер мәсьәлә хәл кылган кеби, шатланып кайтып китте.

Иртәгесен ул, карчыгының аяк очында җир табып, акыртын гына эшкә башлады. Шуннан соң һәр көнне килеп, карчыгына Коръән укып, каенына су сибеп бетергәч тә, бисмилла, салават әйтеп, казырга башлады. Акыртын гына иттереп, тәмле нәрсә ашаганда аз кабып ашаган кеше кеби иттереп, аз-аз гына казыды. Ләкин никадәр аз казыса да, көн үткән саен тирәнләп, сары балчыкка килеп җитте. Яэҗүҗ-Мәэҗүҗдән бабай бик курыкканга, сары балчыктан тирәнгә төште. Менә эш ләхеткә җитте...

Ул, өйлә намазыннан соң тәһарәте кыстар төсле кеби тоелганга, өйгә кайтып тәһарәтләнеп барырга уйлап, өйгә таба борылды. Күрше йортка көзге ат көтүе бирергә җыелган җыен янына килеп, сәлам биреп, мәсҗед картлары берлән сөйләшеп, акыртын гына өенә юнәлде. Ишекне ачты. Түр башында карчыгының бәрәңге арчып утырганыны күрде. Күзе карчыкның кулындагы былчыранып беткән пәкегә төште. Аның кулында сөннәт пәкесе икәнене күреп, элгәре катып калды, ахырдан ул җенләнгән кеби булды: кычкырырга, бакырырга тотынды, кулы берлән бәреп җибәреп, пәкене алды, үзе кычкырып егъларга тотынды. Аңар әллә кайдан көч керде. Кычкырып-кычкырып тиргәргә, кулы берлән бутанырга башлады:

– Чык өемнән, бәдбәхет, чык өемнән! Сәлман Фарси пәкесе, Сәлман Фарси пәкесе! Ни диермен?! Кыямәт көнне ни җавап бирермен?! – дип, егъларга, карчыкның кулына очраган сандыгыны, комганыны, ястыгыны йортка ыргытырга тотынды, тагы кычкырды, тагы бакырды, тагы егълады. Елан чаккан кеше кеби, кая барырга белмәде, егълап урамга чыкты. Күршедәге халыкка: «Җәмәгать, җәмәгать!» – дип бик каты иттереп кычкыра башлады. Бөтен җыен, ут-фәлән бар дип, бабайга таба ашыкты. Бабай:

– Менә, җәмәгать, хәзрәти Сәлман Фарси пәкесе!.. Җитмеш мең мөселманның сөннәткә утыртылган пәкесе!.. Хәзрәти Аксак Тимердән калган пәке ул!..

Ул, шул сүзне әйткәндә, өенә төртеп күрсәтте:

– Шул пәке берлән, хәзрәти Сәлман Фарси пәкесе берлән бәрәңге арчый!.. – диде дә тагы егъларга тотынды.

Халык бабайны төрлечә бастырырга теләсә дә, бабай һаман кызганнан-кызды. Ул бөтенләй тилергән кеби булды. Ул, өенә таба барып, йорттагы карчыгыны күреп:

– Кит, шәйтан!.. Гөнаһ шомлыгы, Иблис сидеге, пәри ташландыгы, күземә күренмә!.. Талак син, талак син!.. – дип кычкырды.

Халык тагы бабайны бастырырга теләсә дә, ул кычкырып егъларга тотынды. Тагы әйләнеп карап, карчыкның йорт уртасында торганыны күреп, тиздән сикереп торып:

– Әле китмәде, шәйтан! Дәҗҗал! Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ колы! – дип, барып казык алып сугарга күтәрде. Бер кеше, бабайны кочаклап алып, сугудан саклый алды. Карчык урамга чыгып качты. Бабай аның артыннан ястыгыны, сандыгыны, комганыны, туп уйнаган малай кеби, берсе артыннан берсене ыргыта башлады. Ул тагы егълады, тагы:

– Сәлман Фарси, шәфагать кыл! Карчыгым бәддогасы, карчыгым бәддогасы!.. – дип, халыкка кайгысыны аңлатырга тотынды.

Ләкин теге карчык тагы йортка керергә өлгерә алмады, ул тагы сикереп торып казыкны күтәрде. Бу юлы сугарга да өлгерде, ләкин карчык качып өлгерде. Ул тагы кызды, тагы кычкыра башлады. Кулындагы пәкесене кысып, тагы әллә ниләр сөйләргә тотынды. Картлар аны бастырыр өчен төрле сүзләр сөйләргә тотындылар. Ул берсене дә ишетмәде.

Менә бердән аның кып-кызыл бите агарды. Ул калтырана башлады. Ап-ак булып авызыннан күбеге агып, һүшсыз булып егылды. Хәзрәт килеп Коръән укыганнан соң аның һушы килсә дә, теле ачылмады. Пәкене никадәр алырга теләсәләр дә, кулыннан ычкындырмады. Хәзрәт килгәч, ул күзе берлән әллә нәрсә эзләнә башлады, кунакларга әллә нәрсә әйтергә теләде, ләкин әйтә алмады.

Өченче көнне хәзрәт, Коръән укып бетереп, янында утырып торганда: «Әти, кунаклар килде!» – дип, әтисене чакырып мәхдүм килеп керде. Бабайның күзе нурланды; ул көлгән кеби булды; әллә нәрсә әйтергә теләгәне беленде, күзе берлән мәхдүмне чакырган кеби булды. Мәхдүм акыртын гына әтисе янына килде. Бабай тагы, күзене әллә нинди мәгънәләр чыгарып, кулыны селкетә башлады. Мең бәла берлән кулыны күтәреп, мәхдүмгә таба төртте. Һәммә кешегә мәхдүмгә пәкесене, үзенчә, иң кыйммәтле булган мирасыннан — Сәлман Фарси пәкесене бирергә теләвене аңлатты. Мәхдүм аптырап калды. Хәзрәт алырга кушты. Алды. Бабайның йөзенә көләчлек чыкты. Ул әллә нигә шатланган кеби булды. Тагы бик авыраеп: «Алла!..» – диде дә үлде.

Үзе казыган кабергә иртәгесен бөтен авыл җыелып күмде. Күрше карты аның өстенә дә каен илтеп утыртты. Ике каен бер-берсе берлән бәрелә-бәрелә, сөйләшә-сөйләшә үсә башладылар.

Көзге ягъмурлы җилдә өйнең сылаганы изрәп, ул да җимерелде. Усал сыерлар, канауны җимереп, бакчага кереп йөргәнгә, түтәлләр, бакчалар да кешелектән чыкты. Кызыл миләшләрне җыяр өчен бөтен урам малайлары миләшнең ботакларыны сындырып бетергәнгә, ул да икенче елны яфрак ярмады. Корыды.

Бер ике-өч елдан Сөннәтче бабайның йорты урынында тормыш галәмәтеннән бернәрсә дә калмады. Ләкин зияраттагы ике картайган, черегән, беткән картларның өстенә ап-ак тузлы, ямь-яшел яфраклы яшь ике каен үсте. Алар зурайды, биекләнде, түгәрәкләнде; тавышлы-тынлы, кешеләр аңламый торган тормыш берлән яши башладылар.

Бер тормыш бетте, бер тормыш башланды...

1911

соннатче бабай соннэтче бабай обрезание суннатче бабай сонатче бабай сунатче бабай сонэтче бабай сөнәтче бабай cjyy'nxt ,f,fq cwyyonxt ,f,fq сцннщтче бабай сцнщтче бабай гаяз исхакый гаяз исхаки исхакый гаяз исхаки гаяз тулы әсәр укырга онлайн читать полная версия книга на татарском татарча