КӨЗ

Гаяз Исхакый

Көз иде. Шыбыр-шыбыр ява торган вак ягъмур күзгә төртсәң күренмәс караңгы төнгә тагы караңгылык куша, авыр һавага тагы басынкылык бирә иде. Очы юк юешлек тәнне баса иде, албасты пәрисе баскан кебек изә иде. Кырые юк караңгылык җанны өшетә иде, иске яраларны ачып, күңелне сыкрата иде. Күкне томалаган авыр болыт, йирне дә, суны да йотарга теләгән кебек, түбәннән түбәнгә төшә бара иде. Инде Иделнең бөтен ярларын каплап алган, бирешмәенчә барырга тели торган парахутның артын да, алдын да камалаган тирә-юньдә һичбер җан галәмәте калдырмаган иде. Барысы да караңгылыкка баш игән, барысы да болыт астына баткан иде. Парахут кына шул төпсез-чиксез караңгылыкны ертып алга барырга маташа, үләр алдындагы буылган кеше кебек карылган тамаклары берлә бик ямьсезләп кычкырта, тагы көпчәкләрен селкетеп поштыр-поштыр йөргән кебек була иде. Ләкин ул никадәр хәрәкәтләнгән булса да, караңгылыкны үтә алмый, никадәр ыңгырашып кычкырса, ялварса да, җавап ала алмый иде. Томан куера иде... Эз бетә иде, юл югала иде...

Нәфисә шул авыр һаваны суламас өчен, күңелсез тышны күрмәс өчен каютының почмагына кереп поскан да утырган иде. Шул басынкыдан рухыны издермәс өчен кебек, татлы хыяллар дөньясын сөйли торган йылы китап эченә чумган иде. Кичә генә көн буе парахут өстеннән кермәгән балалар, төн буе утка чумган парахутларны, һаваланып ага торган салларны туймаган балалар да үз почмакларыннан кыймылдамыйлар. Аларны да юеш томан, коточкыч караңгылык куып керткән. Аларны да үзләренең курчакларына, курчакларының туйларына, кода-кодагый сыйлауларына чумдырган иде. Һәр йирдә тынлык иде. Парахутта гүя бер җан юк кебек моңлык иде. Аш бүлмәсендә музыка да уйнамыйлар, бүлмәләрендә дә бертуктамаенча шылтыратып хезмәтче дә чакырып тормыйлар, түбәндәге классларда да озын көйләрдә гармун көйләмиләр иде...

Парахут кына һаман моңланып, зарланып кычкыруында, пыштыр-пыштыр бер урында пыштырдавында дәвам итә иде. Менә әллә кайдан гына ерактан бер тавыш килгән кебек булды. Нәфисә китаптан күзен алды. Караңгыны көчләп ертып бер фонарь үтеп китте. Тагын тавыш килде. Тагын кызыл ут ялтырады. Тагын парахут ыңгырашты. Ерактан гына кеше тавышлары ишетелгән кебек булды. Әллә кайда еракта гына утлар әле уңда, әле сулда мелт-мелт итте. Парахутның шытырдавы бетте. Нәфисә китаптан күтәргән башын яңадан төртә алмаенча, әллә кайда ерактан килә торган тавышларны, ишетелеп бетми торган сүзләрне тыңларга, аларның мәгънәләрен иҗекләргә кереште. Ишек шакылды, ачылды, ике кулына чемоданнар тоткан, артына ике бала иярткән бер хатын килеп басты. Ул бүлмәдәге яктылыкка күзе чагылган кебек, бүлмәдәге йылылыктан куркып киткән кебек булып калды. Мондагы тынычлыкны бетерүе өчен, шул коры якты бүлмәгә, шулкадәр юешлек, караңгылык алып керүе өчен үзен гаепле тапкан кебек, русча:

– Гафу итәсез, бунда урын бармы? – диде.

Нәфисә киемнәре юешләнеп тәннәренә сыланган, ябык куллары чөгендер кебек кызарган, нечкә ирене күгәргән, бите ак киндер булган шул хатынны, артында дер-дер килә торган боек балаларны күреп кызганды. Хатыннарда була торган бер кызгану берлә кызганды да тиз-тиз генә:

– Бар, бар, монда без икесен генә аламыз, менә ул ике урын буш, – диде.

Хатынның акрынлап кереп, юешләнгән балаларын тишендергәнне җентекли-җентекли, русчалап:

– Бу кайсы пристань? – диде.

Кергән хатын, борылмаенча гына:

– Богородский. Унике сәгать парахут көттек, туңып беттек, – диде.

Балаларның берсе, юеш бишмәтен салып, Нәфисәнең курчак уйный торган балалары янына килеп тә басты. Балалар берсен берсе караштылар да, Нәфисә балалары тагын уйнауларында дәвам иттеләр:

– Бусы кодача буладыр, ди, бусы баш кода буладыр, ди, бусы әтисе, ди, – дип сүзгә керештеләр.

Яңы бала, татарчалатып:

– Әтисенең шешәсе кая соң? – диде.

Балалар:

– Ник әтисенең шешәсе булсын, әтисе дуктыр, ди, әтисе укый, ди, – диделәр.

Яңы бала:

– Юк, әтисе эчә, ди, әтисе эчә, ди, – дип, кереште.

Нәфисә берлә яңы хатынның күзе күзгә очрашты. Алар икесе дә елмаештылар. Әллә нидән берсенә берсе мәхәббәт куйган елмаю берлә елмаештылар. «Кая барасыз? Кайдан киләсез?» – дип, татарчалап сүзгә керештеләр. Балалар да бергәләп уенга катыштылар. Нәфисә үзен өй хуҗасырак итеп хис иткәнгәме, әллә боларга каршы кызгану хисе бетмәгәнгәме:

– Чәй эчәсезме? Әле бит бирә торганнардыр, балалар бик туңганнар, – дип, сөальле итеп карады. Вә теге хатынның: «Ярый шул», – дигәненә чәй сорап, чәй урыны да хәзерләде.

Ике хатын да кәрзиннәреннән әллә никадар ашамлыклар чыгарып, берсен берсе сыйлаша-сыйлаша, сөйләшә-сөйләшә чәй эчәргә тотындылар. Чәй янында алар тыштагы караңгылыкны, тыштагы сөякләргә үтә торган юешлекне оныттылар. Балалар дустлашты. Хатыннар якынайганнан-якынайды...

Чәй беткәч, балалар бик озак курчак уйнап арыгач, ятып йокласалар да, ике хатын да йокларга ашыкмадылар. Нәфисәдә бу ябык хатынга, бу зәгыйфь балаларга кызгану хисе уянганга, ул аларның хәлләрен сорашырга кереште. Яңы хатын, элгәре кыскарак җавап биргәләсә дә, бара-тора сүзнең эченә кереп китте.

Ул элгәре бер бай мирзаның кадерле кызы булган икән. Аны бик һәйбәт тәрбияләгәннәр, ул институт бетергән һәм дә махсус мөгаллимә берлә музыкага да өйрәткәннәр. Аның кулын сораучылар бик күп булган. Никтер, анысын ул үзе дә белми, тәкъдирдер инде, ул хәзерге иренә кияүгә чыккан. Менә инде дүрт бәласы да булган. Икесе, Аллага шөкер, үлеп котылганнар. Менә бу икесе бар. Шул сүзне кебек, балаларның берсе куркынып кычкырып җибәрде:

– Әни, әни! Әти килә, әти килә! – дип сикереп торды. Яңы хатын барып, аны сылап-сыйпап яткызды.

Нәфисә:

– Иреңез кем соң? – дип сөаль бирде.

Яңы хатын бик озак җавап бирмәенчә торганның соңында:

– Ничек дип әйтим икән... Ирем... инде... – диде. Тагы авызы ябылды... Тагын бик озак уйлап торганның соңында: – Ул миңа өйләнгәндә әфисәр иде... Анаан соң аны урыныннан чыгардылар... Минем алып килгән дәүләтем зур иде. Аннан хезмәткә кермәде, ахырдан бик күп акча әрәм итүчән булды... Эшләр начарлана башлады. Аны земский начальнигы ясаттык... Аннан эләгеп, бик күп акча чыгарып көчкә котылды... – Шуларны тутырган кебек: – Ул бик эчә... Менә әле актык калган кечкенә генә йиремез, тегермәнемез бар иде. Шуны сатарга йөри дип хәбәр алдым. Шунда барам... Бу балалар берлә бернисез мин нишләрмен, – диде дә авыр гына сулап куйды...

Нәфисәнең кызгануы тагы артты. Шуның берлә сүзне тәмамлаган кебек, яңы хатын урын салды. Нәфисә дә урынына сузылды.

Тышта пыштырдый торган ягъмур һаман туктамады. Парахутның поштыр-поштыр килүе бетмәде. Аның моңланып кычкырып җибәрүе ике хатынны да үз уйларыннан яздырмады. Бераз тын ятканның соңында, хәерле кичәләрне әйтеп йоклаган булырга маташканның соңында, хатыннар тагын искәртмәстән сөйләшеп киттеләр... Никтер бу хатыннар берсенә берсе үзләренең эчләрендә ябылып яткан кайгылары-хәсрәтләрен, шатлыкларын чишәргә теләп торганга, хәзерге хәлләреннән үтеп, бик тиз сөюләренә, кияүтә чыгуларына барып җиттеләр. Яңы хатынның: «Ничек соң сез кияүгә чыктыңыз?» – диюенә каршы, озын уйлап тормаенча, Нәфисә мендәренә таянып сүзгә кереште. Аның күзе елмайды, йөзе нурланды, тавышына әллә нинди йомшак бер аһәң катышты. Яңы хатын Нәфисәнең ачылган гөл кебек нурланып киткән йөзенә карап, моның бәхете минеке кебек түгелдер шул, дип кызыгып, ике колагын тыңларга хәзерләде.

 

«Мин Оренбург шәһәренең уртача бер сәүдәгәр кызы. Мөселманча яхшы гына укыдым. Русча, өйгә китереп, бер марҗадан бераз укыттылар. Ләкин шәһәр кызы булганга, русчаны белә идем. Китаплар аңларлык булган идем. Безнең тирә-юньдәге кызларның кайберләре гимназиягә кереп укып китсәләр дә, аларның ак алъяпкычлары, соры киемнәре мине бик кызыктырса да, минем әти, бик иске кеше булганга, авыз да ачтырмады. Мин унҗиде-унсигез яшькә җиткәч, буй кыз булып яши башладым... Ара-тора «Сәхибә карчык яучы килгән икән»; «Каргалыдан Вахит бай угылына сорап карый хәлфә баш кода булган икән» дигән сүзләрне ишеткәләсәм дә, бер колагыма керде, икенчесеннән чыкты. Менә шулай көннәр үткәндә, театрда яңы әсәр куела дип игълан булды. Әти үзе бармаса да, мине энем берлә театрга җибәрә иде. Ләкин һәрвакытта ложаны алып, безнең янымызга йә күрше Мәрфугасын, яисә асламчы Фәхриясен тагып җибәрә иде.

Бу юлы никтер безгә кадәр ложалар сатылып беткән, энем партерда ике урын гына алып кайткан иде. Әтинең кәефе бик китсә дә, анда җыен малай-салай берлә чуалып йөрергә рөхсәт юк, дисә дә, безнең бик барасымыз килгәнгә, әни арага кереп, театрга киттек.

Әти:

– Сак булыңыз, пәрдә араларында чыгып йөрмәңез, – дип кычкырып калды.

Урыннарны алып утырдык. Пәрдә ачылырга гына торганда минем уң ягымдагы урынны бер урыс килеп алды. Безнең Оренбургта урысларның безнең театрга килүләре сирәк булмаганга, мин аңарга дикъкать итмәдем. Сул ягымда энем булганга, мин хәзер киләчәктәге әллә кемнәрнең «егетләр берлә утырды» дип лыгырдавына юл ябылыр дип кәефләндем дә.

Уен башланды. Бик тиз уенга батып киттек. Менә бер пауза арасында күршем урыска күзем төште. Шул уенның эченә кергән кебек күзен теккән, тәмамән югалган... Урысның ихласына бераз гаҗәпләндем. Пәрдә төштә. Ут яктысыннан һәммәбезнең күзләре камашып китте. Төрле йирләрдә бинокльләр берлә караулар, ерактан сәламләшүләр башланды. Минем энем ул вакыт барымыздан да качып тәмәке тартырга үгрәнә торган чагы булганга, ул бик тиз чыгып шылды. Мин, урынымда калып, биноклем берлә уйный башладым. Бердән күршедәге урысым:

– Гафу итегез, туташ, программаңызны биреп тора алмассызмы, мин соң килдем дә программа таба алмадым, – диде.

Мин:

– Рәхим итегез! – дип, шул урысны җентекләп карадым. Хәзер дә бөтен кыяфәтләре күз алдымда... Карасу бер костюм, бер зәңгәррәк, бер карарак булып китә торган , ап-пак якалар, тирән генә уйлы күзләр.

Күршем:

– Бу мөгаллимә ролендәге артист бик яхшы уйный, ул искедән уйный торган кеше булырга кирәк, – диде. Мин үзем белгән кадәр безнең труппамыз хакында мәгълүмат бирдем. Ул бердән:

– Сез бәхетле, туташ, үз халкыңыз арасында яши аласыз, аның һәр шатлыгына катыша аласыз, менә мин читтә, үз театрымызны күргәнем юкка менә инде бер ел булган иде... Бу әсәрне мин белми дә идем. Ишеткәнем дә юк иде... Бу бит бик зур мәхрүмлек... – диде.

Шуннан мин бу урысның урыс түгеллеген, әллә кайда читтә урыс арасында торса да, үз рухын сакларга маташа торган кеше икәнен күрдем. Шуны кызгандыммы:

– Сез соң ник үз халкымыз арасында тормыйсыз? – дидем.

– Булдыра алмыйм, мин доктор, былтыр гына бетердем, әле менә үземне гаскәри хезмәткә алдылар да, кая җибәрсәләр, шунда торырга мәҗбүрмен, – диде.

Шул сүзне кыңгырау тавышы бүлде. Пәрдә ачылды. Минем дикъкатем бүленде. Бер күзем берлә сәхнәгә карасам, икенчесе берлә күршемне башладым. Ләкин ул, минем барлыкны да онытып, сәхнә эченә чумды. Андагы хәят берлә яши башлады. Анда көлсәләр — көлде, кайгырсалар — хәсрәтләнде. Икенче пәрдә арасында күршем тагы үзенең урыс арасындагы тормышының күнелсезлеге, өч айдан менә тәмамән гаскәрлектән котылып, йә Казан, йә Оренбург, Әстерхан кебек бер шәһәрдә йирлешергә теләвен сөйләп китте. Сүз арасында гына:

– Сез кем буласыз? – дип исемемне сорап алды. Бераздан: – Буфетка чыгып берәр нәрсә эчмисезме? – диде.

Мин:

– Рәхмәт, беләсез бит, безнең халык әле андый эшкә чит карый. Безнең әти дә андый бергәләп йөрүне бер дә яратмый, гафу итеңез, чыга алмыйм, – дидем.

Шуннан:

– Мин чыгып керим әле алай булса, мин әле яңы гына поезддан, вокзалдан килгәндә театрның игъланнарын күрдем дә, ашамадым-эчмәдем, юындым да килдем, – диде дә чыгып китте.

Мине әллә нинди яңы бер хис биләде. Бу яшь егет, урыс арасында тора торган яшь егет, мескен, ничек яши икән? Иртә чәенә аны кем уята икән? Бәйрәмендә-ниендә ничек көнне үткәрә икән? Ялгызлык хис итмиме икән?.. Шундый уйларны уйлап, уем агып, берәр марҗасы-фәлән бардыр инде, безнең егетләр шулай бит, дигән фикергә килгән кебек булдым. Ләкин ул фикердә озак кала алмадым. Минем энем тәмәкесен тартып бетереп килә алмаса да, минем күршем килеп җитте. Ул кулына зур гына бер тартма шоколад тоткан, утырды да ачып:

– Рәхим итегез, туташ! – дип, миңа сузды.

Егетләрдән сыйлану да безнең гадәткә сыймаса да, сүз кайтару буңа авыр тоелыр дип, рәхмәт әйтеп алдым. Ул арада минем энем дә килеп җитте.

– Бу егет сезнең энеңез буламы? – дип сораганның соңында, аңарга да тәкъдим итте.

Энем дә, авызындагы тәмәке исен бетерер өчен, бик рәхәтләнеп кабул итте.

Өченче пәрдә башланды. Минем күрше егетем тагы онытылды. Мин аның шулкадәр сусаган булуын кызганган булсам да, шулкадәр тиз ут кабып китүенә бераз гаҗәпләндем дә. Сәхнәнең яшьле йирләренә йиттек. Партерда меңер-меңер еглау тавышлары ишетелә башлады. Минем күземә яшем тыгылса да, күршемнән оялып, тешләремне кыстым. Үземне тыйдым. Күземнең очы берлә күршемне сөздем. Ни күзем берлә күрим: яшь егетем мер-мер еглый. Мин аптырап калу берлә кызганудан җыелган бер хис астында калдым. Аны җуатасым да килде, аны оялтасым да килде... Ләкин театрны онытып, аны сөзә башладым. Күземез күзгә очрашты. Аның яшьле керфекле күзендә әллә никадәр кайгы-хәсрәт, әйтеп бетермәслек йомшаклык, мөлаемлык күрдем. Күземне бик тиз аласым килсә дә — ала алмадым. Аның йөзенә кызыл йөгерде, ул борылды...

Пәрдә төште. Күзләрендәге яшьләрен киптерер өчен кебек һәркем бик озак кул чапты. Минем күршем дә, әллә нидән оялган кебек кызарып, үзенең шоколадын миңа тәкъдим итте. Теге юеш керфек арасындагы яшьле күзләре аша мин моның бөтен җанын күргән кебек булганга, күңелемдәге моңа ятлык бердән бетте. Мин үзем сизми дә моңарга үземнең хәлемне аңлата башладым. Үземнең тормышымны сөйләдем. Беркемгә дә сөйләнми торган кечкенә гаилә серләремне аңлаттым...

Ахырдан бер көлке куелачак булганга, без тагы калдык. Пәрдә ачылыр-ачылмас күршем:

– Бу шоколад савыты, тулы булмаса да, сезгә булсын, рәхим итеп алыңыз, – диде.

Мин:

– Бик рәхмәт, гафу итәсез, гаепкә алмаңыз, безнең тормышта ул сыймый бит, миңа кайдан алдың аны дип, колак итемне ашаячаклар, – дидем.

– Аңлыйм, аңлыйм... Менә шул инде безнең тормышның фаҗигасе, – диде.

Тагын бераз уйлап торганның соңында:

– Сезне тагы күреп буламы соң, туташ? – диде.

Мин, бердән уйламаенча:

– Менә ике көннән соң тагы театр була, мин бер театрны да калдырмыйм, – дидем.

Театр бетеп, китәр өчен күрешкәндә дә теге егет:

– Сезне озату да мондагы йолага сыймый торгандыр инде, туташ? – диде.

Мин тагы:

– Юк шул, – дидем...

Беренче мәртәбә үземнең шул йоладан җәберләнүемне хис иттем... Күрешкәндә ул минем кулымны бик кысты. Мин кызардым... Киткәндә ул, аерым китсә дә, мин чыкканча әллә нишләп мавыгып торды. Ишек янында тагы күземез очрашты. Бер сүз әйтмәенчә генә күз берлә хушлашты.

Мин төн буе әллә нинди татлы төшләр күреп йөдәп ҷыктым. Икенче театрны көтеп алалмаенча йончыдым. Менә көне җитеп, театрга киттек. Бу юлы безнең янымызга Мәрфуга әби дә тагылган иде. Мин юлга чыккач та Мәрфуга әбине калырга димләргә тотындым.

– Соң, бүген нишлиләр, Фәхри мирзаларның кызлары егетләр берлә кочаклашып биимиме соң? – дип соравына каршы:

– Юк, бүген бию юк, – дигәч:

– Алай икән. Чыгып сөйли генәме, андый такмазаны мин үзем дә беләм, – диде дә үзенең ахирәте асламчы карчыкка керергә булды. Аны ат берлә илтеп куеп, кайтышлый алырга булып, театрга юнәлдек.

Урынымыз ложада иде. Кереп утырыр-утырмас, күзем берлә таныш егетне эзләргә тотындым. Ул партерда ике ягыннан буш ике урын арасында күзе берле эзләнеп утыра иде. Күзебез очрашты. Баш иештек. Ләкин шуннан соң ул аптыраган кебек, мин монда, сез анда, дигән кебек борчылган бер хәлгә килде. Озак үтмәде, ул урыныннан торып чыгып китте. Безнең янга күрешергә килсә инде, каршы ложалардагылар күрерләр дә, сүз булыр дип куркынып торганда, кыңгырау шалтырады, утлар сүнде. Пәрдә күтәрелер-күтәрелмәс борын егетем ложамызга килеп керде. Күрешеп бетерер-бетермәс уен башланды. Шуңарга ул безнең ложада да утырып калды. Ләкин уен бик шәп булмадымы, без арткарак тартылып утырдык та акрынлап кына сөйләшергә тотындык. Пәрдә араларында энем тәмәке тартыр өчен чыкты, керде. Ләкин нә ул, нә мин урынымыздан кыймылдамадык. Сүзгә мавыгып китеп, мин тирә-юньнең сүзеннән куркуны да оныттым. Актык пәрдә арасында киләчәк театрда күрешергә булып аерылыштык.

Мәрфуга әбине алып өйгә кайттык. Без кайтканда, әти яткан булса да, әни чәй әзерләп көтеп тора иде. Энем бик тиз чәен эчкәләде дә китеп ятты. Мин әллә нигә әнигә шул вакыйганы сөйләргәме-юкмы дип уйланып торганда, әни:

– Нәрсә уйланасың, әллә берәр сүзең бармы? – дип сорады.

Әнидән яшерергә үгрәнмәгәнгә:

– Бар шул! – дип, инәсеннән җебенә кадәр әнигә вакыйганы сөйләдем.

Әни башын тыңлады-тыңлады да:

– Менә әтиең, шул, шуннан куркып театрга йөрүне яратмый, кем очраса, шуның берлә буй кызга танышып йөрергә ярыймыни? – диде...

Мин:

– Юк, ул начар кеше түгел, фәлән, – дип, бик кызып аны якладым. Аннан ары үземнең сүзләремнән үзем дә оялып кызардым.

Әни:

– Башта бар да яхшы була ул. Аннары гына начарлана. Кызларга сак булырга кирәк. Ата-ана ул белмәенчә бала-чаганы сакламый, – диде...

Мин төн буе шатлыклы-куркулы төшләр берлә борчылдым. Иртә торып чәй эчәргә утырганда, әтинең кыңгыр карамавын күреп күңелем бераз тынычланды.

Ләкин ашка кайтканда әти котырган эт кебек булган иде. Ул энемне бәреп җибәрде. Әнигә:

– Балаларыңны үзең бозып бетерәсең, – дип, бик каты бакырды. Миңа килеп: – Сиңа кем кушты әллә нинди лар берлә театрда кичәләр үткәрергә, ничек оялмадың? Ничек атам-анамның йөзенә кара ягам дип, Алладан курыкмадың? – дип акырды.

Мин кызардым, бүрттем, күзләреннән яшь ага торган әнине кызгандым, ләкин ни өчендер үземне гөнаһлы хис итмәдем. Эшләрем өчен бер вөҗдан газабы да сизмәдем. Әти, бик озак дулаганнан соң:

– Моннан соң театрга барырга рөхсәт юк! – диде... Иртәгәгә театрга дип алынып кайткан театр билетларын күреп, алардан үчен алган кебек, ваклап-ваклап ертып ыргытты.

Аннан чәйнең тәме бетте, көн караңгыланды. Театр көнен, бигрәк кичен үткәрү бик авыр булды. Мин чигешемне алып утырсам да, бизәкләремне яңлыш чигеп, үрнәкләремне бутап, бармакларыма инә чәнчеп йөдәп беттем.

Әти һаман дулаган кыяфәттә булса да, әни миңа элгәрегә караганда да шәфкатьлерәк кебек кылынды. Сәгать унбердән утларны сүндереп яттык.

Әти:

– «Аятелкөрси»ләреңезне укыңыз! – дип кычкырды.

Мин йокыга китә алмадым. Әтиләр бүлмәсе дә бик озак йокламаенча сөйләшеп ятты. Кайвакытлар салмак кына сөйли торган әнинең сүзләренең көе колагыма керде, кайвакытлар кайный торган самавыр кебек бер улап, бер гөжләп китә торган әтинең аерым сүзләре килеп бәрелде. Икенче көн тагы авыр булды. Минем эчем бик пошты. Теге егетне элгәре кызгандым, аннан соң сүзләрен ишетәсем килде. Аннан күптән бирле якынымнан аерылган кебек сагындым. Кулым эшкә бармады. Күңел күтәрелмәде.

Көн үтте, тагы театр көне җитте. Әнидән тагы соратып карадым. Ул якын килмәде. Мин энемне генә җибәрергә уйладым. Аңарга тәмәке алырга үземнән акча бирергә булдым. Ләкин әти аны да җибәрмәде.

– Шул театрга моннан соң аяк басасыңыз булмасын! – диде.

Көннәр миңа бик авыр иде. Әллә нигә күңел ташыды, күзгә яшь тыгылды. Мин йырлаштыргаладым, өйдән өйгә, бүлмәдән бүлмәгә йөреп, бер эшкә дә кулым бармаенча көн үткәрдем.

Иртәгесен иртә сәгать унберләр булганда безнең капка төбенә бер ат килеп туктады. Ни күзем берлә күрим, арбадан теге егет килеп чыкмасынмы!

– Әни, килде! – дип кычкырып җибәрдем.

Әни, урыныннан торып:

– Кем килде? – дип, тәрәзә янына килде.

– Теге егет! – дидем.

Әни:

– Нәрсә кычкырасың, әллә кеше күргәнең юкмы? – дип, мине шелтәләп алганның соңында, егетне җентекли башлады. Үзе инде ни эшләргә дигән бер мәсьәлә алдында аптырап калды. Кыңгырау шалтырады. Әни әллә нәрсә уйлап катты. Ул, бәлки, асрауга: «Бар, исемен, йомышын сора да, абзый өйдә юк дип кайтар», – дияргә теләгәндер. Шул арада икенче кат кыңгырау булды.

Мин:

– Ник кешене көттерәсең? – дидем дә, тизләп, ишекне ачарга үзем чыгып киттем.

Әни:

– Нәфисә, ни эшлисең, тилердеңме әллә? – дип кычкырып калды.

Йөрәгем леп-леп итеп чыгарга теләгән кеби булганга, өйалдында бер сулу алдым да, үземне тотыбрак төшеп, ишекне ачтым. Алдында берәр асрау чыгуны көтеп торган егетем аптырап калды. Мин дә, аның аптыравын бетерер өчен:

– Боерыңыз, боерыңыз, хуш килдеңез, – дидем.

Ул кызарды, каушады. Минем кулымны кысты. Өйгә керде, әни бу көтелмәгән кунакка каршы ничек кылыныргалыгын белмәенчә, шәлен ябынып:

– Боерыңыз, кунак! – диде.

Минем шатлануым йөземә йөгерде булырга кирәк, әни миңа күзе берлә әллә нәрсәләр ымлады. Ләкин мин аларны аңламадым да, тыңламадым да.

Егетем:

– Сез театрга бара алмадыңыз, туташ! – диде.

Мин беравыздан:

– Кая театрга барырга, әле тегесенең гөнаһларын да җуып бетереп булмый. Сезнең берлә бергә сөйләшеп утыруны әтигә сөйләгәннәр дә, әти кыямәт кубарды, – дип, гүя ул кыямәт беткән кебек сөйләп тә алдым.

Әни тамак кырды, әллә нәрсәләр миңа ымлады. Мин көлә-көлә, балалар кебек егеткә сөйли бирдем. Әни бер эш эшли алмаганга булырга кирәк:

– Кызым, самавыр куярга әйт! – диде.

Егет:

– Рәхмәт, рәхмәт, мин күрешеп чыгар өчен генә кердем, фәлән, – дисә дә, мин дә аны чәй эчерәсем килгәнгә, икенче өйгә чыгып, чәй урыны хәзерләргә куштым.

Мин кергәндә, әни:

– Сез кайдан, кем буласыз, әтиеңез, әниеңез кем, монда ник килдегез? – дип сорашып утыра иде.

Егет тә миңа күптән мәгълүм үзенең докторлыгын, хәзер гаскәргә алынганга, гаскәр хезмәтен доктор булып итүен, менә бер гаскәри берлә хәзер Төркстаннан кайтышлый Оренбургта ике атнага туктауларын сөйли иде. Әни юри, миңа күп сөйләргә ирек бирмәс өчен кебек, сөаль артыннан сөаль бирә бара, егетем дә җавапларны агызганнан-агыза бара иде. Менә самавыр керде. Чәй урыны хәзерләнде. Мин чәй салып ясарга утырдым. Әни, бер карарга килә алмаган кебек, әллә ни уйлана башлады. Ахырдан ул икенче бүлмәгә чыгып телефон берлә әтине чакырды. Без егетем берлә икәүләп, бик шәпләп сөйләп утырганда, минем колагыма әнинең акрынлап, салмаклап әйткән сүзләре арасында әтинең кычкырган, бакырган тавышлары ишетелеп куркытып куя иде. Мин, тагы кунагым берлә сүзгә чумып, аны оныта идем. Йөзе китән кебек ак булып әни керде. Урынына утырды. Үзе тирән иттереп «Уф!» дип сулап куйды. Аның авызыннан чыккан шул кайнар сулыш минем бөтен шатлыгымны яндырып, көйдереп китте. Минем йөрәгемә курку кабынды. Егетем дә әллә нәрсә сизенде.

Әни:

– Кызым, әтиеңә дә чынаяк куй, ул да хәзер кайта, – диде. Шул сүзләр тагы мәҗлескә суыклык бирде.

Егетем генә:

– Сәүдәләр яхшымы, быел еллар ничек? – дип, сүзен дәвам иттерергә маташты.

Ләкин элгәре шактый ачылып киткән әни тагы тынды. Аның тавышына тутыгу кушылды, иреннәре иренеп кенә әйләнә башлады. Күзен ишектән ала алмады. Менә өйалдында дөбер-шатыр тавыш чыкты. Әни калтыранып китте. Минем бөтен тәнем буйлап бер суык йөгерде, йөрәгем каты тибә башлады. Башы киселергә хөкем ителгән кеше кебек, башыма төшәчәк бәлане каршы алыр өчен кебек башым иелде. Егетем дә кызарды, бүртенде. Яшен ташы кебек әти килеп керде. Аның тавышына барымыз сикереп тордык. Ул әллә ни аптырап торган кебек булып китте. Беркем дә бер сүз дәшмәгән — дәшә алмаганга, озын бер пауза булды. Ул пауза ул кадәр озын сизелде ки, мин инде тәмам картайдым, чәчләрем агарды дип хис иттем. Аякларым дер-дер калтырады. Тешләрем бер-берсенә тиеп шыкылдады. Ахырдан әти акрын гына тавыш берлә:

– Әссәламегаләйкем! – диде... Шул дерелдәгән тавыш берлә әйтелгән сүз ата-ата дип торганда, читтән тәгәрәгән яшен уты кебек безнең барымызны да «Аллага шөкер, калдык!» дигән уйга китерде.

Кызарган егет:

– Вәгаләйкемәссәлам! – дип күрешергә кулын сулды.

Әни:

– Монда, карт, чынаягың монда! – дип, түргә урын күрсәтте. Мин, әти гафу кылды, егетне яратты дип, көләч йөз берлә аның күзен эзли башладым. Күзләремез очрашты.

Әти миңа:

– Нигә бик сөендең? Бик зур эш эшләдем дип белдеңме? – диде.

Әни:

– Менә чәең кайнарда эчеп ал! – дип, әтинең фикерен борырга тырышты.

Тагы авыр бер тынлык басты.

Егет:

– Гафу итәсез, мин Оренбургтан үтеп баручы бер мосафир, сезнең угылыңыз, кызыңыз берлә театрда урыннарымыз күрше тугры килде дә, сөйләшеп киттек. Шуның өчен сезгә кереп сәлам биреп чыгыйм дидем...

Әти тагы бер сүз дәшә алмаенча калды. Әни:

– Рәхмәт, рәхмәт. Кунакка һәрвакыт ишегемез ачык. Безнең карт кунакны бик сөя, – диде. Шуннан әни: – Кунак дуктыр икән. Менә әле Төркстаннан әллә нинди бөтен авыруларны терелтә торган таш тапканнар икән. Шуны алып кайтып киләләр икән, – дип, әтине сүзгә кушарга теләде.

Әти кабылт итеп чәен эчеп ташлады. Тагы ясарга дип, чынаягын шалтыратып миңа төрттe. Мин бөгелеп чәй ясарга керештем. Моржа эченнән чыга торган тавыш берлә генә әти:

– Бик яхшы, алай укыган егет булгач, шулай театрларда кызларны котыртып йөриләрмени? Хәлфәләрегез сезгә шуны өйрәттеме? – диде.

Егет әллә нәрсә әйтергә авызын ачты. Әни:

– Андый эш юк бит, карт! – диде.

Минем кулларым калтырап, самавыр борынын вакытында ябарга өлгерә алмаенча, чынаякларымна ташыттырып кулымны пешердем. Егет тагы кызарып бүртенде.

– Мин урыс арасында яшим, – дип, үзенең мөселман гаиләсенә керергә теләгәнен дәлилләр китерергә өлгермәде, әти:

– Яшә, урыс арасында яшә! Урыс арасында марҗасы беткәндермени?.. Урысның себеркесе беткәндермени... Алай бик мөселман булсаң, мөселман кызын юлдан яздырырга йөриләр димени? – диде.

Егет:

– Гафу итәсез... – дип, тагы сүзгә керешә башлады.

Әти ирек бирмәде, әллә ниләр сөйләп китте. Ахырдан:

– Әле тагы оялмый көпә-көндез өйгә килә бит, хурланып үләрсең, – диде.

Әни:

– Мөселман кеше мөселман өенә ник килмәсен, һәммәмез бер ата-ана баласы бит, – дип, сүзне йомшартмакчы булды.

Әти инде акырына-бакырына башлады. Егет берничә мәртәбә җавап бирергә маташты. Әти аны тыңламады. Мин аны кызгандым. Әтинең шулай кылынуыннан хурландым... Аңарга ярдәмгә килер өчен генә: «Тагы берне ясыйммы?» – дип сорадым. Ул: «Рәхмәт, рәхмәт!» – дип баш иде. Әтинең йөзе агарды. Чынаягын тоткан кулы суыкта туңган бала кебек дер-дер килде. Минем күземә яшь тыгылды. Егет догасын кылып, йөзен сөртте дә аягүрә калыкты.

– Рәхмәт хөрмәтегезгә, мин сезне борчыдым, гафу итегез! – диде.

Әти аптырап калды.

– Утыр әле, берәрне эч! – диде...

Егет:

– Рәхмәт... минем сезгә килүемдә һичбер начар уй, яман фикер юк иде... Урыс арасында яшәргә мәҗбүр булганга, үз тормышымызны сагынудан килгән бер яшьлек кенә иде. Гафу итеңез! – диде дә ишеккә таба борылды.

Мин урынымнан тора алмаенча катып калдым, күземез күзгә очрашты. Мин күзем берлә әллә нәрсәләр әйтмәкче булдым, бик күп гафу үтенмәкче булдым. Күземнән мөлдерәп ике бөртек яшь тәгәрәде. Шуны күреп булырга кирәк, әти:

– Бар чык үз бүлмәңә! – дип кычкырды.

Мин, урынымнан торырга теләсәм дә, аягыма бик зур батман тимерләр тагылган кебек бер авырлык сизгәнгә, урынымнан кыймылдана алмадым.

Ишек ачылды, ябылды, егет югалды. Минем күземнән яшь агу туктамады. Түр башында әни тавышланып егларга кереште. Әти котырган бүре кебек әллә ниләр сөйләп кычкырып-бакырып, идән буе йөреп-йөреп шелтәләргә, тиргәргә тотынды. Минем башым үз фикерем берлә мәшгуль булганга, әтинең бер сүзен дә ишетмәдем. Кычкыру-бакыруына колак салмадым. Ләкин әнине бик кызгандым. Аннан да битәр мыскыл ителгән егетемне . Аның алдында үземне бик зур гаепле хисаплап, эчемнән яндым, көйдем... Көн бик авыр үтте. Беркем беркем берлә сөйләшмәде.

Мин кич берлә намаздан соң бик озын Коръән укып яттым, күңелем бераз басылган кебек булды. Ләкин иртәгесен тагын бер авыр йөк басты. Шәмси кодаларга кызлар мәҗлесенә чакыру килде. Әни бик җибәрергә теләсә дә, бармадым. Йомшарып килә торган әтинең сүзләренә дә җавап та кайтармадым. Әллә ник аның йөзен күрәсем, сүзен ишетәсем килми иде. Төн буе саташып, йөдәп чыктым. Егетемне әллә ничә төрле төстә, бер еглый торган иттереп, бер көлә торган иттереп, бер әллә нинди марҗалар берлә бии торган иттереп күрдем. Ләкин һәммәсендә миңа таба омтыла, мине эзли кебек бернәрсә күргән кебек булдым. Иртә берлә чәй дә эчмәдем. Аш вакытында аш та ашый алмадым. Әти дә, әни дә «аша, аша» дип кыстасалар да, моңаеп китеп, чыдый алмаенча еглый башладым да аштан торып китеп, үз бүлмәмә кереп бикләндем дә, бик озак егладым. Әни килеп җуатса да — тәэсир итмәде. Менә бердән егетемне күрәсе килү хисе шулкадәр куәтле көенчә биләде ки, аңарга һичбер куәт каршы килерлек түгел иде... Мин, аны күрер өчен, юллар эзләргә тотындым. Телефон берлә сөйләргә булдым. барырга кадәр җиттем. Ләкин нә адресын беләм, нә урамын, нә башкасын. Мине әллә нинди бер куәт урамга таба төртә башлады. Анда әллә нинди ташы, бик көчле микънатис ташы мине өстери башлады. Мин әнигә:

– Башым бик авырта, ат берлә йөреп керим, – дидем.

Әни:

– Бар, кызым, бар.

Йорт караучы да, су ташучы да, ат башында йөрүче дә булып тора торган, бер кулы чулак, аягы чатан Зарифны ат башына утыртып чыгып киттем. Иң әүвәл рус нумирлары күбрәк урамнарга бардым. Күзем берлә урамның ике ягын да сөздем. Аннан соң халык күп йөри торган зур урамыбызга борылдым. Аннан да ике яклап эзләп чыктым. Анда да очрата алмадым. Шул бәхетсезлегемә көенеп, эчем тагы пошты. Адресыны сорап алмавым өчен, тагын үземне үзем шелтәләдем. Озын урам буйлап кайтырга дип атны бордым. Еракта гәзитә сатучы янында аның төсле бер шәүлә күрдем, атны кызулатып барып җиттем. Якынайган саен аңарга охшый иде. Барып җиткәч, ачык иттереп борылып карасам, бер урыс егете гәзитә тоткан да укып бара. Шул урыс малаена аяк арасында чуалып йөрүе өчен шулкадәр ачуым килде, шуны төшеп, бәреп сугып егасым килде. Өметсезләндем, көчсезләндем. Уйларымны жыю өчен, Каргалы очына барырга куштым.

Кучер, минем капризларымны тыңлый-тыңлый йөдәп беткәнгә, мыгырдарга тотынды. Мин алай да үз сүземне иттем, киттем. Ни күзем берлә күрим, бер урамның чатында акрын гына атлап егетем каршы таба килә. Ерактан ук таныдым. Йөзен, кыяфәтен җентекләргә тотындым. Әллә нинди бик тирән уйга чумган кебек тоелды. Кем белсен, бәлки, мине уйлый торгандыр, дидем. Тугрысына килеп җиткәч тә кычкырдым. Ул аптырап китте. Каретам ябык булганга, тавышның кайдан килгәнен белмәенчә тирә-юнендә эзләнә башлады. Мин тагы көлеп чакырдым. Аның күзенә, йөзенә әллә никадәр гаҗәпкә калу чыкты. Ул ни эшләргә белмәенчә арба янында аптырап торганда:

– Утырыңыз, бераз йөрик! – дидем.

Утырып киттек. Мин үземнең мәшәкатьләрем мәгънәле чыкканга, тагы кәефем килде. Егетем аптырап ни әйтергә белмәгәнгә:

– Мин сезне бик күрәсем килде. Ләкин, , нә сезнең адресыңызны беләм, нә телефоныңызны... Мин сезнең алдыңызда бик зур гаепле. Әтинең алай кылынуы өчен мине шелтәләмәгез инде, ул бит иске заман кешесе, үз үлчәве берлә үлчи, сезне мыскыл да итте, мәсхәрә дә итте, гафу итегез, – дидем.

Ул, тагы көтелмәгән бернәрсә алдында баскан кебек, аптырап китте булырга кирәк, миңа җавап бирмәенчә калды. Мин, моның хурлануы бик тирән икәнен хис итеп, тагы:

– Беләмсез, бу эш минем күңелемдә шулкадәр ачы яра ачты. Минем җанымны шулкадәр өшетте. Минем яшь башыма шулкадәр авыр бер йөк такты. Мин аны күтәрә алмыйм. Ул мине баса, ул минем башымны күтәреп айга-көнгә каравыма ирек бирми... Сез инде бәхил булыңыз! Миннән шул авыр бәхетсезлекне алыңыз, гафу итеңез! – дидем, ялварып аның йөзенә бактым.

Аның күзләре зурайган, йөзе кызарган, төсенә әллә никадәр көчләнү чыккан иде. Мин шуны күреп курыктым да, аптырадым да, калтырап та киттем. Ул бердән, бер сүз әйтмәенчә, калтыраган, дерелдәгән куллары берлә минем кулымны алды да авызына китереп үпте. Шуны җибәрергә теләмәгән кебек тагы бер үпте, тагы бер үпте. Шул үбүләрдән минем тамырыма әллә нинди тынычландыра торган йылы йомшак бер агым акканга, мин кулымны да ала алмадым, каршы бер сүз дә әйтә алмадым. Менә мин кулыма ике бөртек йылы яшь тамганны хис иттем, күңелем әллә ни эшләп китте. Мин калтырандым. Егетем шуны сизепме, оялыпмы, кулымны җибәрде. Күзләремез күзгә очрашты. Егетнең керфекләре кипмәгән, күзлек арасында әллә нәрсә нуры — мәхәббәтме, бәхетмә коела кебек тоелды.

– Бу мәсьәләдә бит гафуны сез түгел, мин сорарга тиеш. Мин бит тәмле тормышыңызга тупасча кереп тынычлыкны боздым. Мин бит сезнең берлә атаңыз арасында аңлашылмау ачылуга сәбәп булдым. Сез мине гафу итеңез! – диде.

Шул сүзләрме, шуларның әйтелүеме, шундағы сүзләрнең эч күңелдән чыгуымы, мине тынычландырып җибәрде. Мин:

– Димәк, бетте, сез үпкәләмисез? – дидем.

Егетем:

– Бетте, ул сүз бетте, сезгә үпкәләмәдем дә, үпкәләргә хакым да юк. Ләкин менә, туташ, бу безнең очрашулар, минем алдымда яңы бернәрсә ачты. Мин сезнең бик тирән күңелле икәнлегеңезне күрдем. Шул олуглык минем, ихтыярлы-ихтыярсыз, башымны идерде. Хәзер миңа сездән аерылып китү бик авыр булачак. Еракта гына булса да, сезнең барлыгыңызны хис итмәү миңа бик зур мәхрүмлек булачак, – диде.

Мин, һәрнәрсәне онытып:

– Сез китәсезмени? – дидем.

Ул да кыска гына итеп:

– Әйе, – диде.

Мин:

– Бөтенләйме, һичбер кайтмаскамы? – дип сорадым...

Ул җавап бирмәде. Мин аптырап калдым, миндә, бердән, балалар кебек, мин дә барам дип еглыйсым килү, ялынасым килү уянды. Икенчедән, үземнең кызлыгымны хис итеп, үземне тоту фикере алга килде...

– Кайчан соң? – дидем.

– Иртәгә! – диде. Тагы тынлык басты.

– Ник соң бик тиз? – дидем.

– Шулай булды, безнең комиссия иртәгә китәргә карар ясады. Мин, бүген сезне күрә алмаммы дип, көн буе йөдәп чыктым. Берничә мәртәбә телефоныңызны кактым. Кибетне китерәләр дә бирәләр. Йортыңыз тирәсеннән дә әйләндем. Төрле хәйләләргә сапмакчы булдым. Ахырында тагын кыңгырау биреп, өегезгә кадәр килергә дә уйладым. Сезне авыр хәлгә кую фикере тотып калды. Сезне күрмәенчә, күрешмәенчә китсәм, мин үземне бик зур бәхетсезләрдән санаячак идем, – диде.

Мин дә ничек күрергә теләүләремне, ике сәгатьтән бирле шәһәр кыдырып йөрүемне сөйләдем. Бу сөйләүләр безнең арада калган соңгы бер пәрдәне дә алды. Ятлыкны бетерде. Безне тәмамән үзләштерде. Без тагы сүзгә баттык. Менә чулак чатан:

– Инде миңа суга барырга кирәк, кайтамызмы? – диде...

Бу сүз бердән миңа башыма авыр нәрсә берлә суккан кебек булды. Мине уятып җибәрде, йортымызны, әтине, әнине күз алдыма китереп бастырды. Шуның янында кычкырынып китеп бара торган поездда егетемне китереп куйды. Мин аптырап киттем. Егет тә агарды. Ул, көчләнеп:

– Безнең шул мөнәсәбәтемез шулай өзеләме инде... шунда тыныш куеламы? – диде.

Мин, чулакның суга барасы килүе өчен, шул татлы минутларның бетүенә хурландым. Мыскылландым...

– Юк! – дидем... Ләкин чулакның артыннан әтинең шәүләсе, әллә никадәр гайбәтче хатыннарның сыннары килеп басканга, аптырап калдым, икеләнгән кебек булдым. Шуны басар өчен, тагы бер мәртәбә тирән иттереп: – Юк! – дидем.

Ул тагы минем кулымны кысты. Бер сүз дә әйтмәенчә күздән күзгә вәгъдәләштек. Иреннәремез иренгә тиде...

Егет:

– Минем ике-өч айдан соң хезмәтем тәмам була, кулыма кәгаземне алгач та, минем беренче эшем монда чабып килү булачак. Сезне хәзерге кебек табуыма ышанып китәм, – диде.

– Ышан, ышан! – дидем.

Хатлар өчен адреслар алышып, озын көннәр күрешмәсәк тә, вәгъдәләрне беректереп аерылыштык. Егетем чулакка бер тәнкәлек көмеш тоттырганга, аның да мыгырдавы бетте.

Уема батып, өйгә таба борылдым. Әллә нинди сузне оныттым кебек, әллә нинди бер хәрәкәтне ясап бетермәдем кебек, күңелемнең бер кырыен әллә ни кытаклый башлады. Ахырдан, ник ядкяре өчен бернәрсәсен алмадым, дигән уйга килдем. Аның артыннан, ник үзенә бер сагынмаклык бирмәдем, дигән фикердә чуала башладым. Шул уйлар тагы әллә никадәр уйлар уятканга, иртәгә поездга төшәргә дип вә шунда бер бүләк чыгарырга дип карар ясадым. Бердән күңелемә бер фикер кылт итеп төште. Чатанга:

– Ашчы Сәхибәгә тукта! – дидем. Чулагым мыгырдап туктады. Ут кебек сикереп төшеп, Сәхибә әбигә кердем:

– Тозтүбәдә бер фәкыйрь кардәшемез кияүгә чыга, шуңарга чәкчәк бүләк җибәрмәкче булам. Иртәгә китүче бар, үземездә пешереп тора алмыйбыз, шуны иртәгә сәгать алтыда тәмамән өлгертеп бирә аламсың, әби? – дидем. Поезд сәгать җидедә унбиштә китә иде.

Әбием:

– Хәзер бит йомыркасы бәһале, мае кыйбат, балы да искиткеч, утын да күп китә, – дип, бик күп сөйләде.

– Күпме кирәк соң? – дигәч, цифрны әйтмәенчә, тагы әллә ниләр сөйләп китте. Мин янчекне ачтым да бер егерме бишлекне бирдем.

Әби акчаларны күреп булырга кирәк:

– Тагы берәр юкмы? – диде.

Тагы бер унлыкны төртеп, вәгъдәсен ныгытып чыгып, татлы уйлар берлә өйгә таба киттем.

Капкадан керү берлә, мин авыр хис берлә, суык су койган кебек дерелдәп киттем. Баягы шатлыгым, кәефем бердән югалды. Төн буе йоклый алмадым. Иртәгесен әллә нинди кәеф берлә кәефсезлектән бер хис астында калганга, әни дә шуны күреп бераз аптырады.

– Әллә, кызым, берәр нәрсә бармы? – дип сорады да... Теге өйдә чулактан да әллә ниләр сорап маташты.

Вакыты җитә башлагач, әнидән тагы йөреп керергә сорадым:

– Бар инде, берәр нәрсә эшләп йөрми торгансыңдыр бит? – диде.

Рәтләп җавап та бирмәенчә, әти Мәкәрҗәдән бүләк итеп алып кайткан йөзегемне кидем дә Сәхибә әбигә таба киттем. Как-төш искиткеч уңышлы чыккан иде. Камыры килешкән, май сеңдермәгән, балы каралмаган иде. Аның өстенә әбием ике ягына да төрле кәнфитләрдән «Нәфисә» дип язган да иде. Бик кәефләнеп төреп алып, вокзалга чаптырттым.

Поезд да китәргә чирек сәгать кенә калган иде. Таныш-белеш очрар-фәлән дип уйламаенча да, платформага чыктым да икенче, беренче классларның тәрәзәләреннән күземне йөртеп эзли башладым. Менә ачык бер тәрәзә алдында егетем ак сакаллы бер урыс берлә басканнар да сөйләшеп торалар. Мине күргәч аптырап китте, кызарды. Карт урыс көлеп әллә нәрсәләр әйтте. Бу миңа каршы чыкты. Коридорда очрашып сөйләшә башладык. Ләкин бик күп кеше йөри башлагач, ул мине купеларына алып керде. Карт урыска башымны идем. Кулымдагы чәкчәкне өстәл өстенә куеп:

– Сезгә юл бүләге, – дидем. Аннан тиз-тиз итеп имән бармагымдагы йөзегемне суырып алдым да: – Сагынмалык булсын, бер дә бармагыңнан төшермә, – дип, кулына суздым.

Егетем тагы аптырады, карт урыстан оялдымы, кызарды, әле бер бармагына, әле бер бармагына кимәкче булып карады, берсенә дә сыймады. Мин кулын алдым да чәнчә бармагына кидердем. Урыс та, мин дә көлештек. Шуннан соң тагы теге вәгъдәләрне берничә мәртәбә ишеткәннең соңында мин китәргә калыктым. Бернәрсә оныткан кеби уйландым.

– Нәрсә, тагы әллә берәр сүз бармы? – диде.

– Миңа сагынмалык берәр нәрсәңне калдыр, – дидем.

Ул:

– Мин очрашуны һич уйлый алмаган идем, бернәрсә хәзерләмәдем, – диде.

Күзем өстәл өстендә ята торган бер китапка төште.

– Бу синекеме? – дидем.

– Минеке, – дип, Тургеневның «Беренче мәхәббәт» дигән хикәясен сузды.

Теге бабайга баш иеп, тагы күрешеп, атыма утырып, өйгә таба чаптым. Әтидән биш кенә минут элек өйгә кайтып өлгердем.

Әни әллә нәрсә сизенгән кебек булды. Мин хыял дөньясында гизә башладым. Менә әти тагы турсайды. Әтигә әллә кемнәр әллә ниләр килеп сөйләде. Мин өмет берлә өметсезлек арасында яши башладым. Юлдан, Мәскәүдән хатлар алгач, тагы тынычланып көтә башладым. Театрга, әдәбият кичәсенә әти җибәрмәгәнгә, кызлар мәҗлесенә үзем барырга теләмәгәнгә, мин бөтенләй өйдән чыкмас булдым, һәр мәҗлестән, театрдан калмый торган бер кызның болай ябылуы бик күп гайбәткә сәбәп булды. Вокзалда, театрдагы очрашулар тагы әллә ничә төрле иттереп сөйләнде. Ахырдан «Нәфисә бер урыс егетенә гашыйк булган икән» дигән бер гайбәт бөтен шәһәрнең авызында тәсбих кебек йөри башлады. Шулар әтине бик хурландырды, әнине дә бик кайгыртты. Алар, кызымызга урын чыкмый кала инде дип, төн буе кайгырышып сөйләшеп ята торган булдылар.

Менә шул арада булмады, Орски шәһәреннән миңа яучы килде. Әтиләр, әниләр бик сөенделәр, тәмам бирергә вәгъдәләшергә хәзерләнделәр. Мин бөтен көчем берлә каршы килергә тотындым. Мин кияүгә чыкмыйм, дидем, авыруга башымны салдым, егладым, илтифат иткән булмады. Ахырдан әтигә егет берлә булган соңгы вакыйгаларны тәмамән аңлаттым. Башка беркемгә дә чыкмыйм, дидем. Әни минем яклы кебек булса да, көчсез булганга, бер эш эшләвенә ышана алмадым. Егетенә хат өстенә хат яздым. «Эшләр бик мөшкел була башласа, телеграм бирермен, килергә хәзер тор», – дидем.

Менә беркөнне әти:

– Киләсе дүшәнбегә мәҗлескә аш-су хәзерләңез, колак сөенече мәҗлесе. Мин кибеттән чыгартырмын, – диде.

Мин ап-ак булдым. Калтырадым, дерелдәдем... Әллә ни әйтәсем килде, авызымны ача алмадым. Ахырдан теге егетемне, аңарга биргән вәгъдәмне хәтерләдем дә, әтигә туп-тугры иттереп:

– Мин бармыйм, әти... Теләсәңез нишләңез! Бармыйм, – дидем дә бүлмәмә чабып чыгып киттем. Ябылып бик озак егладым. Әнинең сүзенә дә, җуатуына да, тиргәвенә дә карамаенча, чыгып китеп почтага барып, озын иттереп телеграм бирдем. Башым чуалган булганга, әллә ниләр язып бетердем. Шуннан тегеннән җавап көтә башладым. Хат та, хәбәр дә юк. Бик борчылдым. Гаскәр хезмәте тулар өчен әле тагы айдан артык вакыт калганга, килә алуына бик шөбһәләндем. Менә көтә-көтә көт булып өметсезләнергә җиткәндә, бер җомга көнне үземне әллә ничек җиңелчә хис иттем. Күңелле төшләр күреп уяндым, йырлап-көйләп бүлмәдән бүлмәгә йөри башладым. Шуны күреп, әни дә кәефләнде. Ахрысы, минем күңелемдә үзгәрү булды дип уйлагандыр, миңа ул:

– Һәрвакыт шулай була, язганнан узып булмый, ата-ананың догасыны алсаң, бик һәйбәт торырсың, фәлән, – дип сөйләде.

Ләкин мин аны ишетмәдем дә, тыңламадым да. Менә җомга җитте, әти җомгага китте. Әни, тәһарәтен алып, үз бүлмәсендә өйлә намазына утырды. Бердән телефон. Бардым:

– Тыңлыйм! – дим.

– Нәфисә, синме? – ди егетем ачык тавыш берлә.

Мин:

– Синме, кайчан килдең?

– Бүген сәгать унда, менә телефон итәр өчен җомга башланганны көттем, – диде.

Мин бер минутта бөтен вакыйганы сөйләп ташладым. Сәгать дүрттә шәһәремезнең бер урыс кибетендә очрашырга сүз алдым. карт хәзрәткә барып, мәсьәләне аңлатып, аны җаучы итеп җибәрүнең кирәклеген белгерттем. Сүз арасында:

– Ничек җибәрделәр соң, әле гаскәр хезмәтең бетмәгәндер бит? – дип сорадым.

– Синең чәкчәк аркасында, ул карт минем башлыгым — профессор иде. Чәкчәкне бик яратты, сиңа да Чәкчәк дип ат кушты. Телеграмың килгәч, тоттым да үзенә бардым. Мәсьәләне сөйләдем. Оренбургка командировка бирде дә җибәрде, – диде.

Теге өйнең ишеге ачыла башлагач, телефонны кистек.

Мин, бик һәйбәтләп тәһарәт алып, зур бер ихлас берлә намаз укырга керештем. Егетемне китереп җиткерүе өчен, миңа ярдәме өчең Аллага шөкранәм шулкадәр зур иде, мин намазым беткәч тә намазлыктан тора алмадым. Коръән укырга тотындым. Укыдым, укыдым, тагы аз булган кеби булды, тагы укыдым. Әти кайтты. Самавыр керде, аш башланды. Мин һаман Коръәннән аерыла алмадым. Әни берничә мәртәбә килеп китте, ул да мине бүләргә базынмады. Догамны кылып, тәмам тынычланып, чәйгә чыктым. Әти дә, әни дә мине Орскига бару фикеренә ияләшә дип уйлаганга, егетнең килүеннән хәбәрләре булмаганга, бик йомшак мөгамәләдә булдылар. Әти:

– Менә кирәгеңез-фәләнеңез булса, кибеткә чыгыңыз, яңы маллар килде, сайлап алырсыз, – диде.

Әни:

– Чыгарбыз да шул! – дип куйды.

Мин:

– Сабак абыстай берлә күрешеп киләсем килә иде, – дидем.

Әни дә, әти дә:

– Бар, бар! Ат җиктер дә бар, – диделәр.

Әни тагы:

– Үзенә берәр күлмәклек алып бар, – дип куйды.

Мин сәгать дүртләргә кадәр алай итеп, болай итеп вакытны суздым. Дүрттә тугры ук теге кибеткә барып кердем. Егетем почмакта әллә нинди яулыклар сайлап тора иде. Мине күрү берлә каршы килде. Мин аз гына кочагына атылмадым. Тиз генә алган нәрсәләрене алып, атка утырып чыгып киттек. Зиярат янына барып, бик озак сөйләштек, сүзне беркеттек. Ул хәзрәткә барган, мәсьәләне аңлаткан. Хәзрәт тә бүген ястүдән соң яучы булып килергә вәгъдә биргән. Мин дә үземнең сабак абыстам, хәзрәтнең тол кызына барып сөйләячәгемне белгертеп, төрле ихтималга каршы төрле вәгъдәләр ясашып аерылыштык. Сабак абыстама туп-тугры киттем, бүләгемне бирдем. Догасыны үтендем. Үзем әллә ник моңаеп киттем дә еглап җибәрдем. Абыстай:

– Яучы килгән дип әйтәләр, Алла хәерлесен тугры китерсен, Орски шәһәре бик матур, фәлән, – дип, мине җуатты.

Мин ачтым да мәсьәләне сөйләп бирдем. Сабак абыстай аптырап калды. Егетемнең монда килүен, карт хәзрәт берлә бүген бик озак сөйләшеп, аның җаучы булып баруына вәгъдә алуын аңлаттым... Аңарга да:

– Ярдәмдә булыңыз инде! – дидем.

Сабак абыстай:

– Изге эшкә без һәрвакыт ярдәмдә, мин бит әниеңнән башканы күрә алмыйм, – диде.

Мин хәзрәткә сөйләргә үтенеп киттем.

Мин кайтканда өйдә бер дә яңалык юк кебек иде. Кичкә таба гына әти:

– Ясигътан соң хәзрәт киләм дигән. Пылау салып, чәй хәзерләп көтеңез! – дип, телефон итте.

Мин көтәргә тотындым. Вакыт җитте, хәзрәт килде, чәй бирелде. Хәзрәтнең бер йомыш берлә килүе билгеле булганга, әни дә нәрсә сөйләгәнен ишетер өчен, мин дә әтинең ни җаваплар биреп, эшләр нигә барачагын күрер өчен, бүлмә ишеге янына килеп утырдык. Берәр чынаяк чәйдән соң хәзрәт сүзгә кереште. Миңа мәгълүм сүзләрне сөйләп, әтидән җавап көтте. Моны ишеткәч, әни «Уф!» дип сулап куйды. Миңа күзен тирән иттереп батырды. Әти, яшен суккан кебек, бер сүз дәшә алмаенча, аптырап җавапсыз калды. Хәзрәт егетне сөйләп китеп:

– Урыс арасында тора торган кеше, үзен үзе саклап, мөселман гаиләсенә катышырга теләве өчен мин укыдым. Нишләр идек, бер марҗа тотып: «Хәзрәт, никях укы», – дип килсә яисә никяхсыз-нисез балалар атасы булып, урыс күбәйтсә. Мин бу егетне бик яраттым, – диде.

Әти:

– Хәзрәт, сез дә шундый сүзләр сөйләгәч, безгә, надан кешеләргә, ни кала инде, – дип, хәзрәт берлә моназарәгә кереште. Ахырдан: – Безнең инде, хәзрәт, Орскилар берлә ярты вәгьдәмез бар. Рәхмәт сезгә! Ләкин, хәзрәт, сез шундый ярты урыслар артыннан олуг башыңызны кече итеп йөрү кирәкмәс иде, – диде.

Хәзрәт:

– Без — пәйгамбәр галәйһиссәламнең варислары. Кем безгә дин эшендә мохтаж, һәммәсенә ярдәмгә җитешү — дини вазыйфабыз, – дип, тагы җавап бирде. Әти тагы әллә ниләр әйткәләгәнгә, хәзрәт кызып китеп, ахмак, дип, әтине тиргәп тә ташлады.

Тагы йомшардылар, тагы сөйләштеләр. Әтигы кисеп:

– Юк! – дип җавап бирде.

Хәзрәт:

– Җәмәгатең берлә сөйләшеп карарга кирәк, кызыңның хәлен дә белергә кирәк, – дисә дә, әти һаман үз сүзендә торды.

Чыгып киткәндә хәзрәт:

– Хата итәсең, хата итәсең, үзсүзлек кенә итәсең, уйлаш, мин әле тагы килермен, – диде.

Әтинең:

– Олуг башыңызны кече итеп йөрмәңез, хәзрәт, – дигән сүзенә каршы ул:

– Башымыз шул, шулай вакытында кече итә белгәнгә күрә, ул олуг булган. Изге эшне болай кисәргә ярамый, җәмәгатең, гаиләң берлә киңәшләш, иртәгә килермен, – диде.

Хәзрәт киткәч, әти тагы ду килде, әни тагы еглады. Ләкин мин, ярты эш бетте кебек хис итеп, һичбер борчылмадым. Иртә берлә сәгать уннарда тагы хәзрәт килде. Бу юлы хәзрәт ачыктан-ачык минем хакта, минем разыйлыгым хакында сөйләп:

– Эшне матур итәргә кирәк, егет бик һәйбәт. Сезгә нәрсәгә дәүләт кирәк, Алла бәхетләрен бирсен, фәлән, – дип, бик күп үгетләде.

Әти һаман сүзендә булды.

Өйләдән соң аш вакытында сабак абыстай килде. Әни ашасыннан әтигә бик күп сүз сөйләде. Әни разый булса да, әти тискәрелегеннән кайтмады. Мин, сабак абыстайны озату сылтавы берлә чыгып, егетем яныңа киттем. Ул тәмам куырылган, иде. Хәзрәтнең сөйләгәннәреннән әтинең кылынуларын белеп өметсезләнгән, аптыраган иде.

Мин аңарга:

– Мин актыгына кадәр барам, булмаса, синең берлә китәм дә, Уфага барырмыз да, анда Собраниедә мөфти хәзрәттән никях укытырмыз, – дидем.

Ул минем кулымны тагы бик каты кысты, аның йөзе ачылды. Күңеле күтәрелде. Төрле планнар уйлап, без тагы йөреп киттек. Сөйли-сөйли вакыт озаеп киткәнгә, кич булды. Мин өйгә кайтудан тагы әтинең акыру-бакыруын ишетүдән курыктым. Шул мәсьәләнең эт эчәгесе кебек сузылып китүенә эчем пошты.

– Әйдә хәзрәтләргә барыйк та никях укырга сорыйк, – дидем.

Ул күзен тутырып, ышанмаган кебек:

– Шуңарга кадәр барамсың? – диде.

– Ник бармыйм, әйдә! – дидем.

Ул:

– Шуның ахырларын беләмсең, әтиең, әниеңнең никадәр рәнҗүләрен күрәчәксең? – диде.

Миңа шул сүзләр ул вакыт әллә нигә һич тәэсир итмәде.

– Һәммәсенә разый, – дидем дә атны хәзрәтләргә борырга куштым.

Хәзрәт, безне икемезне бергә күргәч, бераз уңайсызланып:

– Ни йомыш соң? – диде.

Егетем:

– Хәзрәт, без сездән никях укытырга дип килгән идек. Үзеңез беләсез әхвальне, – диде.

Хәзрәт:

– Ашыга төшәсез, ашыга төшәсез, яшьләр шул, яшьләр, – диде... Тагы безне аерылып кайтып китәргә димләде. Үзе иртәгә тагы әти берлә сөйләшергә вәгъдә бирде. Без икемез дә бик каты торгач: – Мин менә намазга барып килим, аннан соң карарбыз, – диде.

Безгә самавыр куеп чәй хәзерләделәр, озак үтмәде, әни килеп җитте. Мине кайтырга чакырды, еглады, ялварды. «Кайтмыйм», – дидем.

Хәзрәт берлә бергә ястүдән соң әти керде. Ул мине каргады, егетемне тиргәде, хәзрәт берлә моназарәгә кереште. Мине көчләп алып китмәкче булды, кайтмадым. Хәзрәт:

– Болай булмый, әйдәңез, барымыз да барып, өеңездә , – диде.

Әти һаман разый булмады. Мин абыстай ашасыннан хәзрәттән никях укуын үтендем.

– Булмаса, без барыбер Уфага барып та укытачакмыз, – дидем.

Бу эш әтине тәмам тилертте, әнине дә шаштырды:

– Син ни эшлисең? Син бит йөземезгә кара ягасың, фәлән, – дип шелтәләргә тотынды.

Ахырдан әти:

– Ярый, әйдә, кайтсын, иртәгә карармыз, фәлән, – диде.

Мин:

– Менә шунда никях укылмаенча, бу өйдән чыкмыйм, – дидем.

Хәзрәт аптырады. Әтигә тагы нәсыйхәт итеп карады. Ахырдан:

Без — шәригать кешесе, без диннең хөкеменә каршы килә алмыймыз. Кыз, егет икесе дә шуны теләгәч, никях укыймыз, – диде.

Әти һаман:

– Мин разый түгел! – диде дә торды.

Хәзрәт чалмасын киде. Метрикәсен алды, мәдрәсәдән ике хәлфәне чакыртты. Шулар алдында тагы бер мәртәбә әтигә әйтте, тагы әти: «Юк!» – диде. Әни кычкырып егларга тотынды. Хәзрәт, кычкырып, безнең икемезнең дә разыйлыгымызны сорап, миннән өч мәртәбә разыймын дип үз авызымнан әйттереп, кычкырып никях укыды. Шуннан соң, әтигә карап:

– Инде нишлисез, болар хәзер ирле-хатынлы булды, ләкин һаман сезнең балаңыз, тискәреләнмәгез! – диде.

Әти бер сүз эндәшмәде, әни һаман еглады.

Барымыз урамга чыктык, әти берлә әни алдан киттеләр. Без икәүләп артларыннан киттек. Капка төбенә барып җиткәч, никтер туктадылар. Минем күңелем йомшарды, бардым да әнигә:

– Бәхил бул, әни, – дип, муенына сарылдым, еглый башладым. Аннан әтине кочакладым.

Өчемез дә еглашырга тотындык. Егетем тик катып калды. Капка ачылды. Әти берлә әни керде. Мин басып калдым.

Әти:

– Әйдәгез, әйдә, Нәфисә! – диде.

Мин:

– Ялгыз керә алмыйм, кермим, – дидем.

– Икеңез дә кереңез, – диде.

Кердек. Берәр атнадан соң мәҗлес ясап туй иттеләр, ләкин туемыз зур булмады. Бер атнадан мин киявем берлә Мәскәүгә киттем. Менә шуннан бирле бергә яшимез. Аллага шөкер, бу көнгә кадәр арамызга бер кер төшкәне юк», – диде дә туктады. Үз бәхетеннән үзе шатланган кебек, аның йөзенә тагы елмаю йөгерде. Ул тәмле иттереп сулап куйды.

Гөлсем:

– Сез бигрәк бәхетле булгансыз икән... Ләкин шулкадәр иттереп нык тотынырга сезгә кем гакыл бирде? – диде.

Нәфисә:

– Беркемнән бер киңәш сорамадым. Беркем берни өйрәтмәде. Уйлап та тормадым. Күңелем ни кушты, шуны эшләдем, шул барып та чыкты, – диде.

Яңы хатын тагы кызыгып карап торганның соңында:

– Бу соң сезнең беренче сөюеңез идеме? – дире.

Нәфисә:

– Беренче һәм соңынчы сөюем... Безнең әле сөешүемез беткәне юк. Мин әле менә иремә барам, теге көнге хәзрәтләргә баргандагы хис берлә, күңел теләге берлә барам, – диде. Тагы көлемсерәп уйга батты. Аның күзе алдында тагы күрешү үтте, күрәсең, ул тагы эченнән көлде.

Гөлсем:

– Иреңез соң кайда, кая барасыз? – диде.

Нәфисә:

– Минем ирем Мәскәүдә, үпкә авыруы докторы. Үткән елны бик күп эшләп, приват-доцентлыкка имтихан тотты. Ләкин мөселман булганга, министр . Шуңарга шактый борчылды. Иптәшләре арасында татар дип кимсетүгә дә хурланды. Бу урыс хезмәтнең кадерен барыбер белми, бала-чага да үсә, урыс арасында яшәүдән мәгънә чыкмас дип, йә Казан, йә Әстерханга урынлашыр өчен эзләнергә, белешергә дип чыгып китте, йөри торгач, рәтле урын очрамагач, Мәскәүдә үк калырга карар иткән. Безнекенең Мәскәүдә кадере бик зур. Ул — «Җәмгыяте хәйрия» рәисе, мәктәп комитәсенең башы. Аннан башка Мәскәүдә бер эш тә эшләнелми. Бөтен киңәш бездә, бөтен авырулар бездә. Балаларга үз халкымыз арасында торырга уңай булсын дип, бер зур мөселман авылы янында кечкенә генә йирле, сулы, бакчалы бер утар сатып алган. Менә хәзер беренче мәртәбә шуны күрергә барамыз. Киләсе елдан, насыйп булса, ат, сыер алып, бөтен җәйне шунда үткәрәчәкмез. Бала-чага нинди тирә-юньдә үссә, шуның гадәтен ала... Без тора торган йирдә һаман урыслар гына иде. Менә инде, насыйп булса, үз илемездә яшьлекләрен үткәрәчәкләр, – диде дә туктады.

***

Гөлсемнең күңеленнән үзенең балалары кичте. Бу бәхетле кешеләрнең балалары хакында шулай уйлаулары гаҗәп кебек тоелды. «Минем балаларым кем булыр икән соң? Алар хакында кем соң?» – димәкче булды. Тагы әллә нинди сөальләр бирмәкче булса да, фикере балаларына, балаларының тәрбиясенә, киләчәгенә киткәнгә, шул уйда батып калды, каюта тынды. Парахут бердән озын гына кычкыртты. Шуңардан куркып, яңы бикәнең бер баласы, тагы сикереп торып: «Әни! Әти килә, әти!» – дип кычкыра башлады. Яңы пристаньга килеп туктадылар. Тагы кешеләр йөрде, керделәр, чыктылар. Гөлсем «балаларын тынычландырып яткырганның соңында» урынына килеп утырды. Тәрәзәдән төшә торган фонарь яктысы аның болай да ак йөзенә саргылт бер төс кушты, ул, мумия кебек катып, Нәфисәне, үзеннән, үзенең бәхетеннән разый Нәфисәне сөзде. Аның тирән йокыда изрәп ята торган балаларын бик озын җентекләде. Тирәннән чыккан бер тавыш берлә: «Сез бигрәк бәхетле икәнсез... Мин башка, минем тормышым икенче юлдан китте. Икенче яр якасына мине дә илтеп ыргытты», – диде.

 

«Мин бер мирза кызы. Мин кечкенә чакта әнием үлде. Мин әти берлә ялгыз калдым. Берәр елдан әтинең сеңлесе, ире үлеп, кайтты да, шул миңа аналык итте. Бик тиз мине укыта башладылар, ләкин русча укыта башладылар. Минем беренче таныган китабым урыс китабы булды. Беренче укыганым урыс тормышы булды. Шуннан мәктәпкә кердем. Анда да, билгеле, урыс мәктәбенә кердем. Тирә-юнебездә һәммәсе урыс иде, өйдә дә русча сөйлиләр иде. Килгәннәр урыс була, барганнарымыз урыс була иде, бәйрәмнәр булганда гына мин үземезнең әллә нинди икенче төрле урыс икәнемезне, Рождество ясамаенча, Корбан бәйрәмен, гает ясый торган урыс икәнемезне хис итә идем. Иптәшләрем арасында шул чынлап урыс булмавымыздан хурлана да идем. Әти бик күп эш эшли торган кеше булганга, тутакай үзен әле яшь дип уйлап киенү-ясануны бик яратканга, миңа өйдә илтифат иткән кеше дә бик аз иде. Минем тәрбияче марҗаларым әле берсе, әле берсе алышынып торганга, мин күбәләк кебек әле бер ут янында, әле бер ут янында оча идем. Җәйләрен кай елны Кырымга бара идек, кай елны Кавказга, кайбер елны Германиягә дә китә идек.

Менә шулай барганда, бер елны җәйне уздырыр өчен, без Уфа губернасында әнинең әнисе — әбиләргә киттек. Аларның Дим суы буенда бик матур утарлары бар икән. Андагы һавада да үзенә аерым төсле бер матурлык бар икән. Ул Кырымнан күңелле. Кавказдан төрле, Германиядән дә татлы икән. Мин бару берлә, әби мине бик ныклап карады-карады да:

– Анасына охшаган, тәмам анасы, – диде. Мине сөйде. Моңача сөюләргә караганда йомшаграк сөйде.

Монда да өйдәге тормыш тәмамән русча булса да, хезмәтчеләр бар да үз кешеләремез иде. Сүз, йыр һәммәсе үз телемездә иде. Мин барган көндә үк тау башына утырып курай тарткан малайларны күреп, аларның әллә нинди моң көйләрен ишетеп аптырап киттем. Мин үземне чит бер тирә-юнь эчендә күрдем. Ләкин, әллә ничек болар һәммәсе чит булса да, әллә кайчан ишеткән идем, шуның эчендә булган идем кебек бернәрсә сизендем. Кунаклар килде. Кунакларга бардык, ләкин һәммәсендә шундый ярты урысча, ярты үземезчә бер тормышка очрадым. Менә минем әти китте. Тутакай, бер шәһәргә барып, бер башка мирзаларга кунакка йөри башлады. Мин әбием берлә ялгыз калдым. Ул инде бик нык карчык булган иде. Үзе мирза бикәсе булса да, башына зур калфак киеп, өстеннән яулык бәйли иде. Ул кай вакытларны тәһарәт алып намазга да утыра иде. Миңа элгәре болар бик гаҗәп төсле күренде. Мин үземнең чын руслыгыма зарар килә дип бераз курыктым да. Ләкин бара-тора өйрәндем. Әби шулай була төсле күренде.

Менә беркөнне җәйнең иң матур вакытында без җиләк җыеп кайтсак, бөтен өйнең асты өсткә килгән итеп таптым. Идәннәр юылган, мунчалар ягылган, әллә никадәр аш-су хәзерләнгән.

– Нәрсә бар? – дип сорадым.

– Бүген сәхәр ашыймыз, – диделәр.

– Нәрсә соң ул сәхәр? – дидем.

Хезмәтче кызлар, көлеп:

– Иртәгә уразага керәмез, – диделәр.

Менә кич булды. Мин кызлар берлә бергә тәравих әйткәнне тыңларга киттем. Кич берлә сәхәр ашау бик күңелле булды. Ләкин иртә берлә торгач та безгә чәй бирмәделәр. Жиләккә барырга рөхсәт итмәделәр. Мин уразага кердем.

Беренче көннәрдә ураза тоту читен булса да, мин бик тиз өйрәндем. Кызлар берлә азан әйткәнне, кич берлә тәравих әйткәнне тыңларга бару бик күңелле булды. Әби миңа, рамазанда урысча киенергә ярамый дип, татарчалатып итәкле күлмәк тектерде, башыма яулык бәйләтте. Менә мин шул тормышка ияләшеп кенә беткән идем, тутакай кайтты. Ул:

– Бу нинди эш бу? Мондый озын көндә баланы ураза тоттыр, имеш, ул болай да аз канлы, бу тилелеккә мин чыдый алмыйм, әтисенә язам, фәлән, – диде. Әби берлә әйткәләшеп тә алдылар. Тутакай мине үзе берлә чәй эчерергә маташты. – Русчасы бөтенләй онытыла торгандыр, менә класста калыр, – дип, минем гувернанткамны тиргәп, безне дәрескә утыртты.

Минем тормышымның рәте китте. Мин әбием өчен, шундагы кызлар өчен тутакайдан качып сәхәр ашый, азан тыңлый торган булдым. Тутакай өчен әбидән качып көндез чәй эчә торган булдым. Бәйрәмне көттермәенчә, баланы тәмам татарлатып бетерделәр дип куркып, тутакай мине алып китте.

Шул елны мин укый торган мәктәпкә тагы ике мөселман кызы керделәр. Аларның әниләре начальницага килеп сөйләшеп, мәктәпкә мулла китереп, дин дәресе укыттырта башладылар. Начальница миңа да керергә кушканга, мин дә дин дәресенә йөри башладым. Шунда укырга, язарга өйрәндем, шунда догалыклар . Шул юлда барганда мин буй үсеп җиттем. Мәктәпне бетердем, кыз булдым. Безгә Петербургның бөтен мирзалары, Кырым, Кавказның бөтен руслашкан түрәләре таныш-белеш иде. Төрле йирләрдә хезмәт итә торган Кавказ әфисәрләре, төрекмән егетләре бар да безгә килүчән-китүчән иде. Тутакай искедә бер әфисәр хатыны булганга, ул гаскәри киемдәге кешеләрне бик ярата, алар берлә чормалану, болгануны сөя иде. Картаеп килсә дә, ул әле яшь әфисәрләр берлә кылынгачлана иде, алар берлә әллә нишләп бетеп чуала иде.

Мин кыз булып, үземне үзем кыз итеп хис итә башламадым, минем артымнан әллә нинди кешеләр йөри башладылар. Бер полковник миңа бик еш чәчәк китерде. Телефон берлә исәнлегемне сорашып, тутакайлар берлә театрларга алып китте, миңа кавалер булып йөри башлады. Бервакытны бу минем алдыма тезләнеп, минем кулымны да сорады. Мин аптырап киттем, һичбер башымда, күңелемдә андый фикер булмаганга, бер сүз әйтә алмадым. Тутакай эшкә катышты. Полковникны миңа димләргә кереште. Миңа генералша булып торуны, зур рус дөньясына катнашып китүнең юллары ачылуны бик озын иттереп бизәкләндереп сөйләде. Мин кызыктым да, ләкин күңелемдә шул кешегә каршы һичбер төрле хис булмаганга, сүз бирә алмадым. Әти дә минем яклырак булганга, яшь әле дип, эшне кичектерделәр. Полковнигымның килүе сирәкләште, очрашканда ул үпкәләгән кыяфәтне бирәсе килде. Ләкин бер ике-өч ай вакыт үтмәде, ул карт кына бер тол хатынга өйләнеп тә китте.

Аның эзе югалырга өлгермәде, бер кыргыз студенты, кыргыз ханының булып безгә йөрергә тотынды. Ул миңа бик күп әрмән анекдотлары сөйләде. Кыргызларның русча белмәүләреннән килеп чыккан көлкеле хикәяләрне аңлатты, үзенең университетны бетереп чыккач, уездный булып нинди генә түрә булып торачакларын бизәде, бизәкләде. Менә бу да беркөнне театрның фойесында тавышларын калтыратып, бик озын иттереп сөйләп, мине сөйгәнен, минсез тора алмаячагын белдерде. Нә сүзләре, нә кылынышлары миңа һичбер төрле тәэсир итмәгәнгә, минем күңелнең нечкә кылларына барып төртелмәгәнгә, моңарга да сүз кайтардым. Бусында тутакай да каршы булмады, әти дә бер сүз әйтмәде. Ул озын хатлар язды, чәчәкләр җибәрде, ялынды, ялварды, ләкин мин һаман үз сүземдә калдым. Укып бетереп китте дә, андагы кечкенә вакытыннан әйттереп куйган кызын алды да уездный начальник булып тора башлады. Аның артыннан бер Кавказ инженеры килеп чыкты, аның артында бер Литва татары, аның артыннан бер иранлы принц, шулар арасында өйгә килеп йөри торган рус әфисәрләре, рус студентлары хатлар яздылар, шигырьләр әйттеләр. Ләкин һәммәсе дә күңелемне керләтеп калдыруга башка бер хис уятмадылар.

Менә шулай торган чакта беркөнне безне татар студентлар түгәрәге үзенең кичәсенә чакырды. Кечкенә залда үз кешеләребездән генә җыелган кичә бик күңелле булды. Буфеты милли ашлар берлә корылган, укучылардан милли оркестр төзелгән. Татарча кечкенә генә бер пьеса сайланган. Кычкырып укыр өчен матур йырлар, шигырьләр чүпләнелгән иде. Кичә миңа әллә ник үземнең кечкенә чактагы теге әбиләрдәге авыз ачуларны хәтерләтте. Мин эч күңелдән шатландым, тирән бер кәеф берлә кәефләндем.

Егетләр, кызлар берлә төрле уеннар уйнап йөргәндә, бер студент гаепле калды. Мин хан идем. Аңарга җәза иттереп ни эшләргә белмәенчә аптырап торганда, берсе:

– Татарча бер ! – диде.

Ул «Син» дигән бер шигырьне укыды, шундый матур укыды, миңа шундый зур тәэсир ясады, мин изрәп киттем, мин хан булганга:

– Тагы берне, – дидем.

Яшьләр кул чабып каршы алдылар. Ул тагы берне укыды, тагы шәп чыкты. Шуннан без ул студент берлә танышып киттек. Аның исеме бер төрек пашасының исеме булгангамы, әллә ул төрекләрне бик яраткангамы, аңарга Паша дип йөриләр иде. Мине дә Паша дип таныштырганнар иде. Ул үзе дә шул исемне яратканга, мин дә Паша дип эндәшә башладым. Мин аны үземезгә дә чакырдым. Ул килә башлады. Ләкин бер дә моңарчага кадәр миңа йөргән егетләр төсле кылынмады, ул миңа татар әдәбияты, шигырьләре хакында сөйләде, хәзерге агымнар хакында мәгълүмат бирде. Ахырдан татарча китаплар китерде. Ул минем алдымда яңы бер дөнья ачты. Мин сусаган дәрт берлә шуңарга тотындым. Әдәбият укыдым, шигырьләр бикләдем. Мәҗмугалар, гәзитәләр алдырып, шул хәятның эченә керә башладым.

Менә җәй булды. Пашаны җәйгә безгә утарга кунакка чакырдым. Шуны да әйтеп китәм: баштан ук минем тутакай аны яратмады. Кешеләр алдында һаман аның гаепләрен табарга маташты. Миңа аның хакында һаман шикләр уята торган сүзләр сөйләде. Ләкин боларның берсе дә миңа тәэсир калдырмаганга, минем Пашага мөнәсәбәтем үзгәрмәде, җәйнең матур чагында бу безгә килде. Тутакай үзенең үлгән иренең әллә нинди кардәшләрен көтә икән. Егетнең килеп төшүе берлә:

– Инде моны кая урынлаштырыйк, фәлән бүлмә минем каененем мирзага, фәләне — минем тудыгым мирзага, фәләне — Мәрьям Ивановнага, фәләне — Суфия Салиевнага, – дип, бөтен өйне бүлеп куйды.

Минем кунагыма чарлактан башка урын калмады. Минем шул эшкә кәефем китсә дә, тутакай берлә сүзгә керешә алмадым. Паша һичбер төрле үзенең күңеле кырылганыны белгертмәде. Көннәр бик матур тугры килде, без иртә торып җиләккә киттек. Салкын төшеп, су буйлары шәүләләнгәч тә балыкка бардык, күрше урманга самавырлар алып чыгып, хозур кордык. Пашам көннән-көн өйрәнде, үзләнде. Тирә-юньдәге бөтен кеше үзенә мәхәббәт куйды. Әти дә аны яратты, хезмәтчеләр дә хөрмәт итте. Ләкин тутакай һаман үз сүзендә булды.

– Каененем мирза килсә нишләрмез, моны ни дип таныштырырмыз, моның бит өсте-башы да беркатлы, үзен тотуы да татарча. Нәселен-нәсәбен дә Алла белсен, кызы җиткән йортларга кунак чакыруда бик сак булырга кирәк, – дип, әтигә бәйләнде. Егетнең бер генә җитмәгән йире булса, шуны зурайтып, ямьсезләтеп сөйләде. Карт хезмәтче хатын берлә аңарга «затсыз» дип исем кушты. Кунак-төшем булганда аңарга урынны иң түбәндә — әнидән калган карт экономка берлә беррәттән ясатты. Ләкин Паша сизмәдеме, сизенмәгәнгә сабыштымы, һичбер төсен, йөзен бозмады.

Ул миңа бик күп яңы татар китаплары алып килгәнгә, без кайвакыт бакчадагы шәүләле бер почмакта сәгатьләр буе китап укыдык, кайвакыт, сүзгә керешеп китеп, аяклар кая таба барганны сизмәенчә дә, урманга кадәр йөреп киттек, кайвакыт икемез ике кармакны салып, сузылып киткән тын суның тирәнендәге нәрсәләрне күрер өчен кебек күземезне суга батырып, судагы бер-беремезнең шәүләләре берлә күңелдән күңелгә сөйләштек. Бик озак тын торгач кына берсүзсез елмаешып алдык. Кармактан өзелеп киткән көмеш кебек балыкның чулт итеп төшеп суны ярып җибәрүеннән, зур бер көлке кебек, эч күңелдән көлештек... Кайвакытларны чәчәктән чәчәккә очып йөри торган умарта кортының бызылдавы, ерактагы чикерткә туеның йырлавы әле югары менеп, әле түбән төшеп лезгинга бии торган чиркес кызы кебек әйләнә-бәйләнә торган карлыгачның көйләве, иксез-чиксез моңнары, дәртләнүе астында изелеп киттек. Үземезне үземез югалттык, тирә-юньне оныттык.

Көннән көн үтте, көн үткән саен, минем күңелемә бер тынычлык урынлашты, үзем күрмәгән бер бәхет мине томалады. Сизеп бетермәгән әллә нинди бернәрсә мине сөйде, иркәләде. Мин ачылганнан ачылдым. Көн буе көлдем, йырладым, музыка уйнадым. Кич булдымы, биләүсәдәге бала кебек тирән йокыга чумдым. Иртә үк мине тагы шул ук бәхет, шул ук татлы тормыш каршы алды. Мин тазардым. Йөзләрем кызарды. Кулларым тулды. Үземдә әллә нинди зур бер көч хис иттем. Кара урманнан үтү дә куркынычлы булмас кебек күренде. Кичелмәс таулар аша атлау да берни тормас кебек сизелде. Паша да кызарды, янды, каралды. Аның күзләре тагы нурлыланды. Аның көлүе, елмаюы тагы җанлыланды. Ләкин минем тутакай һаман . Ул мине: «Кызлар үзен шулай тотамыни?» – дип шелтәләде. Мине егет берлә бергә калдырмас өчен, әллә нинди хәйләләргә сабышты. Паша артыннан ухаживать итәр өчен күрше боярларның сарыпсыз бер кызын чакырып китерде. Өйдә әллә никадәр буш бүлмә булса да, аны егетнең күрше бүлмәсенә чарлакка йирләштерде. Теге кыз бик тырышып кылынгычлана башлады. Пашаны артыннан йөртергә маташты, әллә нинди капризлар ясады. Атларга атланып урманнарга китте, егетне анда өстерәде, монда өстерәде. Берни эшли алмаса да, минем элгәреге татлы тормышымны тынычсызландырды. Пашаны да әллә нинди уңайсыз хәлләргә куеп сеңерләндерде, безнең бергә йөрүемез, сөйләшү, көлешүләремез авырайса да, бу нәрсә мөнәсәбәтемезгә күңелсез бер сызык сыза алмады.

Ләкин әти берлә тутакай әллә нәрсәләр киңәшләшә, әллә нинди җитди төс берлә сөйләшә башладылар. Кайвакытларны сәгатьләр буе бүлмәдә ябылып калдылар. Менә беркөнне теге кодаларның юлга чыгуларыннан телеграм килде. Тутакай ут булды. Өйләрне җыештыртты, бүлмәләрне хәзерләтте. Аш-су кирәк-ярагы, эчемлекләр алыр өчен шәһәргә кеше җибәреп, бөтен йортны аякка калкытты. Мине үзенә чакырып:

– Каененем мирзалар киләләр. Алар нәсел-нәселдән мирзалар. Үзе охрана его величествада хезмәт итә. Олуг кенәзләр берлә таныш. Тагы аның кардәше килә. Анысы тагы дикий дивизиядә әфисәр. Студентны нишлимез? Борчак оны берлә балны бит бергә бутап булмый. Ничек аларны бергә кушып кунак иттереп йөртәсең. Качанга китә инде ул? – диде.

Мин кызардым. Бер яктан хурландым, бер яктан Пашаның мирза булмавы өчен кәефсезләндем.

– Әүвәл аңарга аңлатырга кирәк... Ул үзе аңламас, ул бит общество күргән кеше түгел. Әйтергә кирәк, туп-тугры иттереп әйтергә кирәк, инде юлыңда бул, егет, дияргә кирәк, – диде.

Мин:

– Кунакны ничек алай итәсең, фәлән, – дидем, ләкин каты иттереп Пашаны яклап китә алмадым. – Үзе дә китәм дип тора иде, шул арада китә инде, – дидем.

Тутакай тагы:

– Син үзеңне кеше төсле тот... Безнекеләр бик үткен кешеләр. Аяк басуыңнан сизәләр. Ул егетне синең кавалерың дип уйлый күрмәсеннәр... Аннан соң эш харап, – диде...

Чынлап та, менә өч тройкада кунаклар килеп төште. Бөтен йорт яңы ирләр, яңы хатыннар берлә тулды. Кичке аш искиткеч тантаналы үтте. Тутакай кырык төрле аш хәзерләткән, кырык төрле эчемлекләр берлә өстәлне тутырткан. Мине яңы әфисәр янына утырттылар. Ул, бертуктамаенча: «Виноват, виноват, прикажите!» – дип, мине сыйлап йөдәтте. Аш араларында миңа әллә нинди полктагы хикәяләрне сөйләде. Пашаны тутакай теге марҗага кавалер иттереп өстәл артына гына, почмакка гына урынлаштырган иде. Мин аны рәтләп күрә дә алмый идем. Сүзен дә ишетә алмый идем. Ләкин теге марҗаның чыр-чыр сөйләүләре, кайвакыт кылынгычланып көлүләре генә ишетелеп эчне пошыра иде. Картлар эчештергәләделәр, минем күршем дә мине сыйлап-сыйлап җибәргәләде. Мин дә аз гына капкаласам да йомшабрак киттем... Аштан соң картлар, ликёрлар берлә бүлмәләргә кереп, карта уйнарга керештеләр. Яшьләр бакчада йөрергә чыгып таралды. Тутакай, мине чакырган булып, әллә ниләр сөйләп тотты. Паша янына теге марҗа килеп култыклап алгач кына, ул, яңы әфисәрне чакырып китереп, әллә нинди йомышлар кушкан булып: «Йөрергә чыгасызмыни?» – дип, безне парлаштырып чыгарып җибәрде.

Төн тын иде, күк айлы-йолдызлы иде. Чәчәк, үлән исе тирә-юньне аңкыткан иде... Әллә нинди бер йомшак йылылык бөтен тамырлардан йөри, акыртын гына исә торган йылы җил, яңыдан-яңы хуш исләр китереп, битне-чәчне сыйпый иде, сөя иде... Яңы әфисәрем, бераз кызып алып, бертуктамаенча анекдот артыннан анекдот сөйли иде. Бакчаның теге почмагында чырлый торган теге марҗа кычкырып-кычкырып әллә нинди әмерләр бирә иде. Еракта гына мәче башлы ябалак, ямьсез тавышы берлә кычкырып, күңелгә тынычсызлык бирә, курку сала иде... Бакчаны без бер әйләнә идек, ике әйләнә идек... Керергә вакыт җитсә дә, мин, Пашаны очратырмыз дип, кавалерымның тәмсез сүзләреннән көлгән булып һаман йөри идем. Менә без өйгә таба борылдык. Ишек төбенә барып җиттек, өйдәге лампадан багана кебек сузылып чыккан ут яктысында бердән Пашам килеп басты. Төнге якты берләдерме — аның йөзе саргылт иде, күзләре тирәнәйгән, эченә әллә нәрсә яшергән кебек караңгыланган иде. Йөзенә әллә нинди бер аңламаслык төс, сыкрану төсе чыккан иде. Бүген без бер сүз дә әйтешә алмаганга, мин:

– Нихәл, исәнмесез? – дип, татарчалап сөйли башладым.

Әфисәрем, гафу үтенеп, өйгә кереп китте. Без бер-ике сүз әйтешергә, күңелдәге төеннәрне әйтергә өлгермәдек, тутакай ут кебек чыгып җитте.

– Әйдә, сине көтәләр, Гөлсем, өй хуҗасына шулай ярыймыни? – дип җилтерәтеп алып кереп китте.

Кич берлә музыка уйналды, танцы булды, яңы кунаклар бик шәп танцевать иттеләр. Мин дә әле берсе берлә, әле берсе берлә бии-бии арып беттем. Паша почмакка ялгыз утырды да тик калды. Ул карта уйный торганнар арасына да керә алмады, биючеләр арасына да катыша алмады. Ликёр эчеп-эчеп гайбәткә чума торган хатыннар янында да урын булалмады, ялгыз калды, ялгызлыкка батты. Ул йөзеннән дә, күзеннән дә үзенең ялгызлык хисен яшерә алмады. Арып бетеп ятарга аерылганда, бөтен яңы кунаклар минем кулымны үбеп күрешкәндә, ул ялгыз гына үпмәенчә, «Хәерле кичләр!» дип югалды. Бик арыганга, аз-маз шәрап, ликёр эчештергәләгәнгә, бик начар йокладым.

Иртә тору берлә без, ашамак-эчмәкләр төяп, дүрт-биш атка төялеп, су буена хозурга киттек. Әти, кода, тутакай бер атталар иде, мин, яшь әфисәр, бер кечкенә бала икенчедә идек. Башка хатыннар, вак-төяк кунаклар өченче, дүртенчеләрдә иде. Паша самавырлар төялгән карт экономкалы арбада утыртылган иде. Юлда арбалар але берсе үтеп, әле берсе узышып, уйнашып баралар иде. Ләкин Пашаларның арбасы гына һаман артта иде. Карт ат берлә ул һаман үз юлында лырт-лырт йөгертеп килә иде. Егетнең мыскыл ителүе өчен күңелем бик борчыла иде. Эчем поша иде. Ләкин каты иттереп аны яклап катышырга минем көчем җитми иде. Тирә-юньдәге гадәт, өемездәге тутакайның башлыгы, әтинең өй эшләрендә бик йомшак булуы, Паша берлә минем арадагы мөнәсәбәтнең ачылып бетмәгәнлеге мине кулы-аягы бәйләгән кебек тота иде.

Менә елганың борылып ага торган бер йиренә атлар туктады. Хәтфә төсле яшел чирәм өстенә мәҗлес корылды, зур иттереп ут ягылды. Самавырлар куелды. Ашау-эчү китте. Сыйлану башланды. Ирләр, хатыннар урманнарга, болыннарга чәчәк җыярга, йөрергә таралдылар. Мин берничә мәртәбә Паша берлә берләшеп, сөйләшеп китәргә теләсәм дә, әле тутакай килеп чыгып мине алып киткәнгә, әле бер яңы хатын килеп берәр йомыш берлә сүзгә катнашканга, әле теге марҗа егетне җилтерәтеп өстерәп анда-монда тарткалаганга, бер минут вакыт була алмадык, көн буе мин һаман шул яңы әфисәрем берлә калдым. Көн буе хуҗа кыз булып, әле бер кунакның күңеле өчен, әле бер хатынның мәгънәсез сүзе өчен Паша берлә сөйләшергә биш минут вакытымны бүлә алмадым. Халык бик күп булганга, баш тегермән кебек әйләнгәнгә, вакыт үткәне сизелми дә калынды. Ирләр коенырга киткәндә, без кызулап аш урыны хәзерләдек. Алар ликёр эчәргә утырганда, без коенырга киттек; күрше алпавытлар килгәч, тагы шәпләп чәй эчеп, көн үткәнне, кич булганны тоймый да калдык. Ай яктысында судан килә торган йомшак салкынча астында без бик озак куыш-куыш уйнадык. Әллә нинди уеннар берлә эштән чыктык, биедек, танцевать иттек, бергәләп, аерым-аерым йырладык. Яңы әфисәр берлә бер кунак хатын лезгинка да биеделәр. Соңгы төндә генә арбаларга төялешеп өйгә таба борылгач кына, мин әллә нинди авыр бер хискә баттым. Әллә нинди үзем дә сизеп бетермәгән бер начарлыкны эшләгән кебек, күңелемнән сыкрана башладым. Арыган башым рәтләп эшләп бетерә алмаса да, ни булдылыгы хакында ачык хисап бирә алмаса да, күңелемнең бер йирен әллә нәрсә кырды, бәгыремнең бер почмагы әллә ни өчендер көенде, еглады. Янымдагы әфисәрем әллә ниләр сөйләсә дә, рәтләп тыңламаенча гына өйгә кайтып җиттек.

Халык бик күп булганга, тавыш-туыш бик зур булганга, мин әллә нинди бер белмәгән нәрсә тарафыннан басылганымны хис иткәнгә, рәтләп күрешмәенчә дә үз бүлмәмә кереп яттым. Урынга сузылып, уйларымны бер җепкә тезгәч кенә, бүген тагы Паша берлә бер сүз сөйләмәвемне, аның берлә кич күрешмәенчә дә керүемне хәтерләдем, кайгырдым. Аңарга каршы ясала торган шул бойкотта мине дә бергә дигән фикердә булмадымы икән дип уйландым. Юктыр, дидем. Бардыр, дидем, иртәгә үзе берлә сөйләргә булып, мәсьәләне хәл итмәкче булып борылып яттым. Өй дә зур умарта кебек уылдады, гөрләде. Бик озактан соң ул да тынды. Мин әллә ничә мәртәбә йокыга китә башласам да, тагы куркынып уяндым, тагы төрелеп яттым. Тагы өн берлә төн арасында чуалдым. Ахырдан тирләп-пешеп, башым янып сикереп тордым. Пәрдәне тартып, тәрәзәне ачтым. Бәрәкәтле кул берлә ташланган айның моңлы яктысы бүлмәмне тутырды. Күзне кытыклады, тыштан кергән салкынча һава тамырлардан йөгереп мине калтыратты.

Мин, өстемә киеп, айны, айның нуры берлә челтәрләнеп ага торган аклы-сорылы болытларны карарга, тик, тын тора торган агачларны тотындым... Балалыгым күз алдыма килде... Беренче сәхәр тагы искә төште. Моннан бер генә атна элекке тынлыгым, тынычлыгым күздән үтте. Бүгенге күңелемдәге үземнән разый түгеллек, бүгенге көндәге бәгырьнең әллә нинди төтенсез, утсыз ут берлә януы алга басты. Ни булды, нинди үзгәрү булды, мин ни эшләдем? Уй китте, уй артыннан уй китте. Мин үз тирә-юнемдәге шул якыннарымны, шул кодаларны, шул кунакларны җентекләдем. Аларның табигатьләрен, йөрешләрен, кылынышларын тикшердем. Шуларның бер әгъзасы иттереп куйгач та, тәмәке тарта торган кешеләр берлә шыгрым тулган, бизәнгән, буянган хатыннарның тәмсез сүзләре берлә уу килгән, тәрәзәсе ябык, ишеге юк дүртенче классның вагонында кебек үземне үзем хис иттем... Йөрәгем шу итте, тәнем калтырады, күңелем сыкрады, ишекнең юклыгы, бу сасыдан, бу былчырактан чыгарга, котылырга юлның юклыгы минем котымны алды. Мин көчсез, ярым һушсыз көенчә урындыгыма сузылдым. Ай мине коендырды. Акрын гына искән җил, агач башларын берсенә берсен бәрештереп, моң гына тавышландырды. Еракта гына мәче башлы ябалак кычкырды да кычкырды. Мин куркудан аякка калыктым. Әллә ни эзләгән кебек күземне бакчага тектем. Агачлар арасында әллә нинди бер шәүлә акрын гына селкенә кебек булды. Шул тынлык, шул ялгызлык эчендә шул шәүләне табуыма сөенгән кебек булдым. Шул шәүлә генә мине шул авырлыктан коткара кебек булды. Мин шуны күрергә зур өмет берлә шәүләнең якынаюын көтәргә керештем. Менә ай яктысы берлә тулган яланга шәүләм чыкты. Ни күзем берлә күрим — Паша!.. Туктады, бик озак бер ноктага таба карады. Бәлки, айга карагандыр, бәлки, йолдызны сәер иткәндер, ләкин ул вакыт ул минем тәрәзәмә карый кебек булды... Мин тәрәзәдән башымны тыктым. Паша калтырап китте. Акыртын гына:

– Сезме? – дидем.

– Әйе, – диде.

Ни эшләгәнемне белмәенчә:

– Хәзер чыгам! – дидем дә, өстемә шәл салдым да, туфли берлә генә чыктым да киттем.

Паша тетри, калтырый, тешләре шак-шак килә иде, үзе каткан кебек тик тора иде. Кулы суп-суык иде. Бу авырлыктан чыгар өчен:

– Ник йокламыйсыз? – дидем.

– Сез ник? – диде.

Мин:

– Арыганмын, халык бик күп булды, баш бик чуалды, фәлән, – дидем.

Акыртынлап, сөйли-сөйли, беседка артындагы бөтен кешеләрдән яфраклар берлә капланган үземезнең сөйгән урынымызга кереп утырдык. Минем күңелем тулган булгангамы, сез гафу итеңез, бу эштә минем гаебем юк, дияргә булдыра алмадым. Бернәрсә булмаган кебек, бер дә җитди эш юк кебек күренергә тырыштым.

Паша чыдый алмады:

– Мин, туташ, сезне өч көннән бирле күрә дә алмыйм, сөйли дә алмыйм... Ләкин шул өч көн эчендә мин бик күп нәрсә күрдем, бик күп эшкә минем күзем ачылды. Бик күптөрле карарлар да ясадым. Ләкин берсен дә эшкә куя алмадым. Миңа бит әллә кайчан китәргә тиеш иде. Әллә кайчан үземне үзем, бу ят халык, миңа дошман халыкның мыскыллавыннан, мәсхәрә итүеннән качарга тиеш идем, ләкин мин аны эшли алмадым. Әллә ничә мәртәбә эшләргә беркетсәм дә эшли алмадым, әле дә эшли алмыйм. Кечкенә генә туган өметләр мине биләде, минем аягым-кулымны баглады. Мыскыл өстенә мыскылны күтәрергә мәҗбүр итте. Башымны игәннән ияргә әмер итте. Сезнең мондалыгыңыз микънатис ташы кеби мине тартты, тотты. Канаты көячәк булса да, утка чаба торган күбәләк кебек, мине дә шул ут тирәсендә әйләнергә кушты. Ни эшлим, туташ, шулай булды... Ләкин боларның барысын да, туташ, мин сездән бер күз каравы алыр өчен, сездән бер елмаю күрер өчен эшләдем... Бәлки, бу яңы кунаклар килмәсә, мондагы яңы планнарны белмәсәм, мин элекке кебек сезне хөрмәт итеп, сезне эчтән бик зур күреп, киләчәктәге күрешүләргә ышанып китеп тә барган булыр идем. Ләкин хәзер китә алмадым. Сезне күрмәенчә, сөйләмәенчә китә алмадым. Китә алмыйм. Мин шул өч төндә һич йокламадым. Мин бик күп сыкрадым, бик күп газапландым. Мин сезне шулкадәр сөю берлә сөйгәнемне аңладым. Миңа сездән башка тормыш юк... – диде.

Мин аптырадым... Бер сүз әйтә алмадым, «ләм-мим» дип җавап бирә алмадым. Күңелемнән шуны көтсәм дә, бу кадәр дары кебек бердән дип уйламаган идем.

– Шулай булгач, мин, никадәр хурлыклар күрсәм дә, ничек сезне шул баткаклык эчендә, шул сазлык эчендә калдырып китим... Сезгә каршы корылган шулкадәр ямьсез планнарны күрә торып, мин сезне ничек ялгыз ташлыйм!.. Бу минем көчемнең читендә... Сез, туташ, сазлыкта үскән бер гөл. Тирә-юнеңез баткаклык, эчкән суыңыз сазлык суы, сулаган һаваңыз черегән сазлык һавасы, монда гөлгә үсәргә, гөл булып яшәргә юк. Бу тирә-юньдә сез бетәчәксез, сез дә башкалар кебек сазлыкка батачаксыз. Сезне бу сазлыктан алсаң гына, сез мәңгегә гөл булып кала беләчәксез... Чыгыңыз моннан... Чыгыйк моннан, сарылыңыз минем кулыма, туташ, – диде...

Мин:

– Алай ук түгел, сезнең хыялыңыз бик зур, фәлән, – дидем.

Ул ишеткән, күргәннәрен сөйләде. Иртәгә йә берсекөнгә мине теге әфисәргә рәсман сораячакларын, әтинең разыйлыгын, тутакайның шуны булдырыр өчен бөтен көчен сарыф итүен, һәммәсене аңлатты. Мин үзем дә шуларны күңелемнән сизенеп торсам да, әллә нинди җепләр берлә шул йортка, шул кардәш-кабиләгә, шундагы гореф-гадәткә бәйләнгән булганга, Пашаның чын күңеленнән чыккан сүзләренә ярый инде дип җавап бирә алмадым. Икеләнебрәк:

– Әле сөйләшермез, фәлән, – дидем. Мәсьәләне озайттым.

Шул араны аяк тавышы ишетелде, акрын гына сөйләгән сүзләр колакка бәрелде. Без тындык, аларның сүзләрен ишетер өчен түгел, үземезне сиздермәс өчен тындык. Аяклар павильонга кереп утырдылар. Акрынлап тагы сүзләренә дәвам иттеләр. Сөйләүчеләр тутакай берлә кода иде. Коданың сүзләрен ишетеп бетерә алмасак та, тутакай ачык тавыш берлә:

– Минем сүзем сүз, мин кызның вәгъдәсен алдым, аны сөйләп тору да урынсыз... Ләкин шуны онытма... Мин бит тол, электән полковник хатыны, мин шул аена илле тәңкәлек пенсиягә тора алмыйм... Менә кияү дә, син дә кул куеп кырык мең тәнкәлек вексель бирсәңез, туйны эшлим... Юк булса, мин үземне үзем бушлайга урамга ыргыттырыр хәлем юк... Гөлсем кияүгә чыккач, мин кем?.. Юк! – диде.

Кода тагы әллә нәрсә сөйләде. Тутакай:

– Әйтәм бит, ул авыру, безнең Гали авыру (ул минем әтием хакында иде), йөрәк авыруы берлә авыру, бүген ярты рюмка артык эчте исә — иртәгә юк... Мин аңарга ышана алмыйм. Шул вексельне бирсәңез иртәгә — бетте, – диде.

Паша минем күземә карады, мин агардым, бүртендем. Чыгып: «Мине сатарга телисезме, мине үз акчама сатарга телисезмени?» – дип кычкырасым килде. Булдыра алмадым, аягым калтырады, тешләрем шак-шок килде.

Тегендә базарлык бетте. Килештеләр. Акрын гына сөйли-сөйли киттеләр. Мине Паша кызганды булырга кирәк, җәрәхәтемә тоз сибәчәк бер сүз әйтмәде, яңы җәрәхәтемә зәһәр салмады. Мин тордым, ул да акрын гына йиреннән калыкты. Бер сүз дәшмәенчә бакчаны үттек, яланга чыгар алдында ни булса да бер сүз әйтеп аерылырга кирәк дип уйлап торганда, теге сарыпсыз марҗаның бүлмәсендә ут алынды. Анда нечкә пәрдә теге яңы әфисәр берлә теге марҗаның башлары күренде. Кыяфәтләре, киемнәре-салымнары кемне дә оялтырлык булганга, мин яшен суккан кебек булып киттем, дерелдәдем, калтырадым, егылмас өчен бер агачка сөялдем. Паша бик озак мине сөзде, бераздан:

– Аңладыңызмы? Бу сазлык сезнең йир түгел. Аңлаңыз, туташ! Сезгә башка һава кирәк, әйдәңез! – диде. Минем кулымны тарткан кебек каты кысты.

Минем бөтен тәнемнән суык йөгергәнгә, дерелдәп, моңланып күзенә карадым. Бик озактан соң:

– Минем башым хәзер эшләми, иртәгә сөйләшермез. Иртәгә, – дидем. Өйгә чабып кереп киттем. Ул баскан йирендә катып калды.

Мине моңынча һичбер булмаган яңы бер хис биләде. Мин хурландым. Үз-үземне сарык кебек сатарга теләүләренә хурландым. Җирәндем, үз-үземнең шул былчыраклар арасында булуымнан җирәндем. Мин яндым, көендем, үз-үземнең шул баткаклыкны ташлап китәргә көчем юклыгыннан яндым, шул тирә-юнемне чормалаган былчырак бака күлмәкләреннән арынып китәргә куәтем юкка яндым, көйдем... Бер яктан тутакайның «Кырык меңлек вексель биреңез!» дигән сүзләре колагымда чыңлады. Тәрәзәдә күргән теге сарыпсыз марҗа берлә теге әфисәрнең кылынышлары күз алдымда уйнады. Чын күңеленнән моңланып әйткән Пашаның өметле тавышлары, рәхмәт фәрештәсе кебек, минем җәрәхәтле бәгыремне сылады, сыйпады, иркәләде. Күземнән актарылып яшь агарга тотынды. Тавышланып, тавышсыз бик озак егладым. Күңелем басылган кебек булып тагы яттым, тагы ямьсез фикерләр мине чолгады, тагы егладым, тагы тордым, тагы яттым, тагы егладым, тагы киенеп чыгып бакчада Пашаны эзләмәкче булдым. «Әйдә китик, әйдә!» дип, аңарга ялынмакчы булдым. Тагы ишек төбенә баргач, бусаганы атларга көчем йитмәде. Тагы чишендем, тагы яттым. Тагы көйдем, тагы яндым, тагы егладым.

Иртә булды. Кояш чыкты. Кошлар сайрарга тотынды, умарта корты безләргә кереште. Минем керфегем керфеккә тимәде. Еглый-еглый кызарып беткән күзләремне күрсәтмәс өчен, үземнең эчемдәге яна торган ялкынсыз утымны яшерер өчен, суык сулар берлә юындым. Күзләремә сөрмәләр тарттым, киендем, ясандым... йөземә көләчлек бирмәкче булдым. Ләкин көзгегә барып карагач та үземнең сары йөземне, уелып, тирәнәеп киткән өметсез күзләремне күрдем дә тагы ихтыярсыз яшькә баттым. Әллә кемгә барып серемне сөйлисем килде, әллә кемнең муенына асылынып кайгымны аңлатасым, хәсрәтемне чишәсем килде. Әллә нинди мине бик аңлый торган бер кешегә бөтен кайгымны түгәсем килде. Күз алдыма үләр алдындагы анам килеп басты. Аның моңлы күзләре миңа таба карый кебек, мине айый кебек булды. Күземнән ятимлек яше тәгәрәде. Әтигә барып сөйләмәкче булдым. Аңарга эшне аңлатмакчы булдым. Ләкин аның берлә арадагы хисапсыз бер якынлык булмавы мине тагы тотып калды.

Ишек шакылдады. Кызгылт кофта кигән, чәчләрен бөдрәләтеп тараган тутакай килеп керде. Аның берлә бергә әллә нинди ислемай, пудра исләре бүлмәне тутырды. Мин аның йөзенә куркынган кеше кебек карадым. Ул миңа шул вакытта зур шәһәрләрдә кызлар тотучы юан симез яһүд хатыны кебек күренде. Җирәнгеч бер хис уятты.

– Әйдә, кунаклар тордылар. Тиз бул! Бөтен халык сине чәйгә көтә! – диде. Минем күлмәгемнең якаларын рәтләгән кебек булды.

«Чык моннан, кит, йөзең кара!» диясем килсә дә әйтә алмадым. Көчсезләндем. Изрәдем.

– Ярый, хәзер, – дидем. Йөзләремне тагы бер мәртәбә одеколон берлә сөртеп, акрын гына аш булмәсенә төштем.

Ду килгән кунаклар бар да, аягүрә торып, миңа юл бирделәр. Теге әфисәрем килеп кулымны чуп иттереп үпте. Аның авызыннан кулыма әллә нинди бер былчырак селәгәй ябышып калды кебек булды. Паша калтыраган кулы берлә кулымны кысты. Күземнең эченә карады. Беркем дә бер сүз дә дәшмәенчә берәр чынаяк чәй эчтек, әфисәр миңа әллә ниләр сөйләсә дә тыңламадам. Тутакай әллә нинди көлкеләр берлә миңа мөрәҗәгать итсә дә җавап бирмәдем.

Чәйдән соң мине әти бүлмәсенә алып керделәр. Анда тутакай селкенә торган урындыкка утырган да, тибрәнеп-салланып, әллә ни сөйли иде. Мине күрү берлә, әти, көлеп:

– Нишләп торасың, Гөлсем?! – дип сүз башлады. Үзе әллә ни әйтергә теләсә дә, сүзе чыгып җитмәде.

Аңарга ярдәмгә тутакай җитеште. Көлеп-көлеп сүзгә кереште. Ул да нигәдер тугрыдан-тугры әйтеп бетерә алмаенча, каененесен, теге әфисәрне бик мактады. Сүзен очлап өлгерә алмады, ишек шакылды. Аннан яңы гаскәри киемнәрдә кода берлә теге әфисәр килеп керделәр. Кода, керер-кермәс, русчалап:

– Мине гафу итеңез, менә бу егет кызлар тәрбияле, оялчан, эченнән янса-көйсә дә, үз хисен әйтергә батырлык итә алмый, – диде.

Теге әфисәр дә, команда иткән солдат кебек, бик тиз килде дә минем яныма тезләнде, русчалап:

– Мине бәхетсезлеккә салмагыз, колыңыз булырга рөхсәт итеңез! – диде дә минем кулымны үпте.

Мин аптырадым. Бер сүз әйтә алмадым. Тутакай, мине шул уңайсызлыктан чыгарыр өчен кебек:

– Сез аны оялттыңыз, ул бит яшь кыз әле, әнә, күрәмсез, йөзенә кызыл йөгерде, ул инде разыйлык галәмәте... Алла сезгә мәхәббәт бирсен, – диде.

Мин күземне ачтым, башымны күтәрдем, үземнең сатылганымны тагы ныграк сизендем, дерелдәдем, калтырадым. Каушаган тавыш берлә русчалап:

– Гафу итәсез, мин һичбер вакыт сезнең хатыныңыз булачак түгелмен, һичбер вакыт! – дидем. Күземә яшь тыгылганны хис иттем дә сикереп тордым. Әллә ни оныттым кебек булдым. Тагы борылып кечерәеп киткән әтине, кызарынган-бүртенгән тутакайны, пәжегән шалкан кебек булган коданы, нишләргә белми аптырап калган яшь әфисәрне сөздем дә, кычкырып: – Һичбер вакытта! – дидем дә, ашыгып чыгып, үз бүлмәмә кереп бикләндем.

Түбәндә тавыш купты. Анда чаптылар, монда чаптылар, әллә ниләр сөйләделәр, кычкырдылар, бакырдылар, минем ишекне килеп кактылар. Берсенә дә җавап бирмәдем. Яттым, егладым-егладым да яттым. Башым янды. Тәнемне суык алды. Калтырандым, өшедем, кайнарландым, тирләдем, пештем. Калкынган кебек булдым, йоклаган кебек булдым, ишекне тагы шакыдылар — ачмадым. Тагы шакыдылар — урынымнан кыймылданмадым... Менә колагыма кыңгырау тавышлары керде. Әллә нинди таныш тавыш ишеткән кебек күземне ачтым. Тәрәзәгә бардым. Бер начар гына чуваш аты җиккән авыл трантасына Паша менеп килә иде. Минем йөрәгем шу итте. Китә дип, актык өметем югала дип котым очты. Өстемә шәлне салдым. «Китмә, китмә, кал», – дип чыгып асылыначак булдым. Ишекне ачтым. Ләкин тагы бусаганы үтә алмадым. Аягым калтырады, йөрәгем типте. Тәрәзәгә килеп, ичмасам, «Хуш!» диясем килде. Авызымнан сүз чыкмады. Паша минем тәрәзәмә борылып карады да, чуваш аты кузгалды. Мин хәлсезләнеп егылдым. Тагы шакыдылар. Тагы кыңгырау тавышлары ишетелде. Мин өн берлә төн арасында саташыр-саташмас бикләнеп калдым.

Икенче көнне мин юынып чәйгә төшкәндә, бездә бер кунак та калмаган иде. Тутакай картайган, изрәгән, ләпшердәгән иде. Әти төссезләнгән, күңелсезләнгән иде. Без бер сүз сөйләмәенчә көнне үткәрдек, кичкә таба әти:

– Мин Петербургка барам, иртәгә хәзерләңез, – диде.

Мин дә, тутакай берлә каласым килмәгәнгә:

– Әти, мин дә синнән калмыйм, – дидем.

– Алай булгач, мин ник калыйм, буе җиткән кызны ялгыз җибәрергә ярыймыни, әле ниләр булганны күрмәдеңмени? – дип, тутакай катышты.

Мин бер сүз дәшмәенчә тыңладым да, тордым да чыктым. Икенче көнне вакыт килмәгән булса да, без барымыз җыенып, тирә-күрше боярлар берлә күрешмәенчә дә, Петербургка киттек. Киткән чакта гына бер хезмәтче кыз:

– Туташ, теге чарлакта торган егет сезгә бирергә дип бер хат биргән иде. Тутакай кулымнан тартып алды, – диде.

Мин:

– Шул көнне ни булды соң? – дип сорадым.

– Сөйләмә инде, мондый мәсхәрәне мин гомеремдә күргәнем юк иде, – дип сөйләргә тотынган иде, тутакай килеп тагы сүзне бүлдерде.

Мин Петербургта Пашадан хат булмый булмас дип көтә башладым. Бер атна көттем, ике атна көттем, ай көттем, һичбер хәбәр булмады. Көз килеп уку башлангач, аны сораштым. Петербургтан күчеп киткән, диделәр. «Кая соң?» диюемә кайсылары Мәскәүгә, кайсылары Киевка диделәр. Шулай итеп, Паша югалды. Аның берлә бергә минем өметем дә югалды. Менә моң гына кыш үтеп килгәндә, әти читтә юлда чакта бер иртә берлә телеграм килеп төшмәсенме! Ни күзем берлә күрим: телеграмны әллә нинди бер стансадан станса начальнигы бирә. «Әтиеңез поездда үлгән табылды. Тиз килеңез, фәлән поездда» дигән бу хәбәр миңа шулкадәр авыр тәэсир итте, мин һушымны югалттым.

Мин күземне ачканда, әти инде өйгә китерелеп салынган. Аның баш очында мулла Коръән укып тора иде. Мин җансыз шәүлә кебек бүлмәдән бүлмәгә йөрдем. Һичбер нәрсә аңламаенча, һичбер нәрсәгә күңел куя алмаенча, вакытны үткәрә алмаенча йөдәдем, йончыдым. Әллә кемнәр килде, әллә ниләр сөйләде, берсен дә тыңламадым да. Менә төн үтте. Озын авыр караңгы төн үтте.

Гәзитә китерделәр. Минем берлә тутакай исеменнән әтинең үлүе җеназасы хакында бирелгән матәм игъланы янында зур хәрефләр берлә «Надежда Ивановна кадерле ире, балалары Коля, Лиля кадерле әтиләре үлүен игълан итәләр, фәлән мәсҗед йортында җеназа укылачагын белдерәләр» дип, икенче игълан басылган иде. Бу хәбәр мине кайнарлатты, өшетте, суытты, еглатты, газаплатты, мыскыл итте. Җеназа вакытында, чынлап та, җеназа артына кара кием кигән юан гына, карт кына бер марҗа ике бала берлә безнең янда урын тотты. Әллә нинди без танымаган руслар, марҗалар аңарга килеп , ул еглаган тавыш берлә әллә нинди җаваплар бирде.

Ул булмады, мирас хакында суд китте. Мин әтинең бер генә баласы булганга, бөтен дәүләт миңа калырга тиеш иде. Теге хатын мәхкәмәгә бирде, мине судка чакырдылар. Ике балалы хатын, мәхкәмәдә әллә нинди тәмсез сүзләр сөйләп, әтинең исемен былчыратты. Мин хурландым, еглап җибәрдем. Шуны күреп, теге марҗаның ике баласы да еглады. Шул күз яшь арасында, чынлап та, болар минем сеңелләрем, энеләрем түгелме икән дигән сөаль башыма килеп басты. Мәхкәмә минем файдама хөкем итте. Ләкин эчемнән мин шул эштә хаклыгыма ышанып җитә алмаганга, эчем пошып калды. Теге марҗа бик тәмсез телле пычрак марҗа булганга, үзе бик алдакчы булганга, аның берлә сөйләшеп, мин хакыйкатьне аңлый алмадым.

Шул авыр кайгылар астында изелгәндә, минем өметем һаман теге Пашада иде. Әтинең үлүе, мәхкәмәләре гәзитәләрдә язылганга, ул аларны укыячак, миңа кечкенә генә булса да бер тәгъзия язачак дип ышана идем. Ләкин бу өметем дә бушка чыкты. Мин тиздән тормыштан туеп, тутакайдан арып, әтинең ерак бер кардәше тутакайга Уфа губернасына кыш үткәрергә киттем... Анда бераз тындым, башымны җыйдым. Дөньяда үз башыма үзем генә калганны бик каты хис итеп ялгызлыкка чумдым, аннан да арыдым.

Нишләргә белми аптырап торганда, бер җәй көнендә хәзерге иремне очраттым. Ул миңа ул вакыт бик йомшак кылынды. Минем кайгыларым өчен бик хәсрәтлән-гән кебек булды. Сүзләремне бик ихлас берлә тыңлады. Озак үтмәде, шулай иттереп минем ышанычымны казанды. Көннәрнең берсендә бу минем кулымны да сорады. Күңелемдә аңарга каршы һичбер хис булмаса да, ялгызлыкка бик туйганга, тутакай янына барып тагы бергә торудан курыкканга разый булдым. Туй ясадык, өйләндек... Ләкин бал атналарымыз үтмәде, мин иремнең лаякыл исерек икәнен белдем. Мин үземнең бер тәмугтан икенче тәмугка күчкәнемне сиздем. Менә инде ун ел шул тормышны өстерим. Кайчанга кадәр тартырмын, анысын да белгән юк», – диде. Аның күзенә яшь тыгылды, ул тавышланыр-тавышланмас еглый башлады.

 

Нәфисә:

– Юк, иншалла, рәтләнер әле, – кебек сүзләр сөйләде, юатты, ләкин Гөлсем яшь арасыннан:

– Хәзер ни булсын инде, яшьлек харап булды, көч бетте, дәүләт бетте. Калган нәрсә менә шулар, – дип, балаларына күрсәтте. – Болардан да ни чыгачак, алкоголик балалары бит, – диде. Тагы үксеп-уксеп еларга тотынды.

Нәфисә су салып эчерде. Тагы юатты. Тагы өметле сүзләр сөйләде. Гөлсем бераз тынды. Ахырдан гына Нәфисә:

– Мин шунысына гаҗәпкә калам: ник соң ул егет тагы бер хат язмаган, ник соң ул тагы бер мәртәбә ничек булса да сезне күрергә тырышмаган? – диде.

Әллә нинди кадерле бернәрсәсе мыскыл ителгән кебек, Гөлсем сикереп торды:

– Язган ул! Бик күп мәртәбә язган. Мин кияүгә чыккач, моннан дүрт-биш ел элек безнең танышымыз — ул вакыттагы бер курсисткага очрадым, шул аңлатты. Ул хат язган, ләкин мин берсен дә алмадым. Алар бар да безнең тутакай кулына төшкәндер дип уйлыйм. Миннән җавап булмагач, ул, бәлки, мин дә үзенә каршы компаниядә бергәдер, уртактыр дигән фикергә килгәндер. Килерлек тә бит инде... Тагы бәхетсезлек инде. Минем бәхетсезлегем, – диде дә тагы еглавында дәвам итте.

Төн ауды, таң атты, тирә-юнь яктырды. Ике хатын, тагы бик озак сөйләшкәннең соңында, берсе иртәгә бәхетле көнен көтеп, икенчесе иртәгә янына киләчәк бәлане көтеп йокыга киттеләр... Иртәнге яктыда Гөлсемнең яшьли картайган битене бик күп җыерчыклар каплады. Эчкә җыя алмый күзләрдән ташып чыккан бәхет елмаюы Нәфисәнең йөзенә яшеннән дә артык яшьлек буявы сөртте. Бүлмә тынды.

Иртә торганда күк йөзе кебек зәңгәрләнгән, болыннар, яланнар яшәргән, урманнар сарылы-яшелле кушымталы бер төс алганнар иде. Идел дә, озын Идел дә, бик күп язларны, бик күп көзләрне күргән Идел дә, йомшак нурлы кояшка каршы күп агудан арыган кебек, моңланып, сузылып яткан иде. Парахут тирәсен чолгап алган акчарлаклар да, йылы матур һавага, тышка тулган халык берлә бертуктамаенча сөйләшеп, кычкырышып баралар иде. Киләчәктәге пристаньга төшәргә булганга, Нәфисәләр, Гөлсемнәр дә, балаларын киендереп, әйберләрен хәзерләп, ерактан күренгән пристаньны көтәргә тотынганнар иде. Парахутта иттифакый тугры килгән ике хатын озын бер караңгы төнне бергә үткәреп, әллә ничек сүзгә кереп китеп, берсенә берсе йөрәкләрен, йөрәкләренең эчендә йиде йозак берлә бикләнгән почмакларындагы серләрен түгеп салышканга, иске белешләр кебек, мәктәп аркадашлары кебек дуслашканнар иде, берсенә берсе кардәшчә, туганча бер хис биләшкәннәр иде. Менә озын иттереп, моң иттереп, тагы парахут кычкыртты, Нәфисәнең балалары, әниләрен чолгап алып:

– Әни, әтигә килдек, әтигә! – дип сөенешә, сикерешә башладылар.

Гөлсемнең балалары да әллә нинди зур бер куркынычлы бүкәйне көткән кебек, әниләренең янына килеп:

– Әни! Әти юкмы? Әни, кирәкми, әти булмасын инде! – дип, аңарга катыдан-каты сарыла башладылар.

Парахут, бии торган куштан кызның әйләнүе кебек матурлап борылып, пристаньга якынайды. Гөлсем дә, Нәфисә дә пристаньга таба күзләрен тектеләр, икесе дә шуннан көтә торган нокталарын — берсе үзенә бу кадәр бәхет биргән, тынычлык, дустлык багышлаган, аерылуына еллар үткән кебек, сагынган ирен, әтиләрен, икенчесе яшьлегене харап иткән, кыска гына гомердә аны яшьли картайткан, карчык иткән, үзенең кара язмышын, үзенең бәласен эзли иде. Татлы көтү, матур өмет берсенең күзенә йомшак кына йылы гына елмаю куйды. Курку, кот очу, өметсезлек, көзән җыерган кешедәге кебек, икенчесенең йөзенә бер җәберләнү, көчәнү, җирәнү төсен бирде. Нәфисәнең балалары беренче [булып] әтиләрен таныдылар, алар:

– Әти! Әти! – дип кычкыра башладылар.

Нәфисә яулык селкеде. Пристаньнан тагы яулык селкү җавабын алды. Еракта гына күзләр күзгә очрашты. Tere беренче мәртәбә театрда очрашкан тәм берлә очрашты. Алар икесе дә елмаештылар. Бик мәгънәле елмаештылар.

Шуның берлә мәшгуль булганда, Нәфисә Гөлсемне дә онытты. Ләкин пристаньдагы ярты гаскәри киемдәге бер кешенең исерек көенчә әле күпернең бер ягына барып бәрелүен, әле бер яктагы бөккән, калач, алма сата торган бер марҗаны барып кочакларга теләвен күреп, чыдый алмаенча шаркылдап көлеп җибәрде. Теге пристаньдагы кеше һаман әллә ниләр кычкырып, төрлә кешеләргә бәйләнеп йөрегәнгә, алар да аны һич шәфкатьсез бәреп, төртеп, туп кебек, күпернең бер ягыннан бер ягына, бер җуан марҗадан икенче марҗага төртеп йөрткәнгә, бу кәмитне бүлешер өчен күршесенә:

– Гөлсем ханым, Гөлсем ханым! Кара әле, зинһар, шул тилене, – дип, көлүенә чыдый алмаенча, аңарга борылды.

Аның йөзе үләргә хәзерләнгән кебек ап-ак, иреннәре зәңгәр, күзе курку, өметсезлеккә баткан итеп тапканга, Нәфисәнең көлүе яртысында ябылды. Ул, аптырап, кызганып, Гөлсемне сөзде. Гөлсем дә, тагы сүзгә керешмәс өченме, калтырана-калтырана борылып китте. Әйберләрен күтәреп, ишеккә таба юнәлде. Нәфисә, парахут өстеннән ире берлә исәнме-саумы дип берәр сүз алышып алмаенча китәсе килмәгәнгә, парахутның көтте вә шуның берлә чыгарга соңга калды.

Пристаньда чыга торган халык агымы эченнән хатынын, балаларын көтә торган доктор, һич уйламаганда, көтмәгәндә, Гөлсем берлә кара-каршы килде. Аларның күзләре очрашты. Доктор бу карчыкны кайда күрдем соң дип озак уйлап торганның соңында, шул җимерелгән, кипкән карчыкта ул унсигез-унтугуыз яшьлек күбәләк кебек оча торган Гөлсемнең, үзе бер вакытларны бөтен хәятын фида итәргә йөргән Гөлсемнең шәүләсен күрде. Бер минутта аның күз алдыннан үзләренең бөтен үткән вакыйгалары үтте. Ике кулында ике баласы барлыгын күреп торса да, ул:

– Гөлсем туташ, сезмени, – дип, кулын сузды. Гөлсемнең боздан суык кулларын кысканның соңында, ул Гөлсемнең көчләнеп көлгәннән чыккан йөзендәге җыерчыкларын күреп аптырады, кызганды, айады. – Сез һаман мондамыни? – дип сорашырга тотынды.

Сүзләргә җавап булыр-булмас, теге исерек — бер эполеты бөтенләй төшкән, берсе иңсәсенә эленгән гаскәри шинельдәге исерек — докторны килеп төртте. Гөлсемнең кулыннан әйберен алмакчы булды. Доктор, бу исерек башка марҗаларга бәйләнгән кебек Гөлсемне мыскыл итәргә тели дип уйлап, аны сакларга маташканга, исерекнең йөзе кызарды. Ул русчалап:

– Бу минем хатыным, бу минем хатыным! – дип, тагы докторны төртте. Гөлсемнең кулыннан төенен алды.

Доктор аптырап Гөлсемгә карады. Гөлсем күзе күзгә очрамасын өчен башын иде, тизләп култыклап исерек ирен алып китмәкче булды.

Шул ара да булмады, Нәфисәләр килеп чыктылар. Балалар әтиләренең муенына сарылдылар. Әллә нинди сөальләр берлә, сүзләр берлә тирә-юньне тутырдылар. Нәфисә, иренең култыгына кереп, тагы бер мәртәбә:

– Нихәл, исән тордыңмы? – дип, бәхетле күзе берлә ирен сөзде. Кулын кысып алып, алга таба атлый башлады.

Күпернең яртысына җиткәндә, тагы тавыш чыкты, теге исерек Гөлсемнең кулыннан ычкынып китеп, күпернең уртасына килеп, ике аягыны җәеп басты. Үзе сәгать теле кебек әле бер якка, әле бер якка селкенеп, үтә торган кешеләргә юл бирмәскә маташты. «Туктагыз! – дип кычкырды. Кычкырып көлә торган, калач сата торган марҗаларга карап: «Понимаете, потомственный почётный дворянин», – дип, күкрәгенә сукты. Халык аптырап туктап калды. Гөлсемнең балалары егларга тотынды. Үзе тоз кебек эреп югалды. Нәфисә иренең култыгыннан ычкынды да, исерекнең янына барып, аны култыклады. Юлны ачып алга таба бара башлады. Аңарга татарчалап әллә ниләр сөйләде. Исерек, тагы туктап, Нәфисәгә гаскәри сәлам бирде, аның кулын үпмәкче булды. Нәфисә аны каты иттереп тотып, җибәрмәенчә күпердән алып чыкты. Бердән Гөлсем — балалары, ире берлә, Нәфисә — балалары, ире берлә докторның аты янында тупландылар. Һәммәсе ни эшләргә белмәенчә аптырап торганда, Нәфисә:

– Кая таба барамыз соң? – диде. – Гөлсем ханымны болай балалары берлә калдырып китәргә ярамый бит! – дип, иренә мөрәҗәгать итте.

Сөйләшә торгач, боларның борылышка кадәр әле бергә барачагы мәгълүм булды. Исерек түрәгә Нәфисә берлә бергә барырга карар ителде. Гөлсем:

– Рәхмәт, без инде өйрәнгән! – дип караса да, Нәфисә ирек бирмәде.

Бер арбага балалар берлә Гөлсем, доктор утырдылар. Икенче арбага Нәфисә көчләгән кебек итеп исерекне утыртты. Исерек тагы сикереп төшеп кычкыра, бакырына башлаганга, Гөлсемне бик каты иттереп үз арбасына чакырганга, Нәфисә:

– Сезнең берлә мин утырып барасым килә, – дип, аның янына үзе утырды.

Кәрван кузгалды. Беренче арбада балалар бертуктамаенча кычкырып сөйләп барсалар да, Гөлсем дә, доктор да тирән-тирән уйларга, үзләренең үткән гомерләрен, баштан кичкән хәлләрен яңыдан күздән кичерүгә чумдылар. Икенче арбада исерек әллә ниләр кычкырынды, бакырынды, әллә кемне тиргәде, әллә кемгә ялынды, йодрыгын йомарлап, әллә кемне янады. Ахырдан ул егларга тотынды. Нәфисәнең кулын үпте:

– Сез — алтын кеше, сез — бәхет савыты, ә минем хатыным кем? Ул чүпрәк, мине харап итте, – диде дә күзеннән елгалар кадәр яшь агызып егларга кереште. Аның еглавы куәтләнгәннән-куәтләнде. Ул яшь арасында: – Менә сез миңа очраган булса идеңез, ничек дөньяны тетрәткән булыр идек, – диде...

Нәфисә, гомерендә мондый манзарәгә очраганы булмаганга, ачулану берлә кызгану арасындагы бер хистә буылып калды. Ахырдан аны кызгану хисе биләде. Ул төрле сүзләр берлә исерекне юатырга тотынды. Исерекнең фикере икенчегә ауды булырга кирәк, ул елмаеп көлде. Исерек елмайган кебек елмаеп, авызын ачып Нафисәнең тасвир иткән матур манзарәләрен күргән кебек тыңлады. Аның йомшак сүзләрен тыңлый-тыңлый калгый башлады. Озак үтмәде, ул Нәфисәнең җилкәсенә башын сөяп йокыга да китте. Нәфисәдә элгәре сулавыннан искергән аракы исе аңкый торган кешене төртеп җибәрү хисе уянса да, аны кызгану җиңде. Ул, йокласын, мескен, дип, үзенә уңайсыз булса да, исерекне кузгатмады.

Арбада ялгыз калганга, ире, балалары теге арбада булганга, ул теләр-теләмәс уйга чумды. Теге арбадагы гомерен, яшьлеген харап иткән Гөлсемне, бу арбадагы шул кешелектән чыккан исерекне күз алдыннан җибәрә алмады. «Ник соң бу болай? Ник болар уртача бәхет берлә тора алмаганнар? Ниләре җитешмәгән, икесе дә укыган, икесе дә тәрбия күргән... Икесе дә яшь булган... Икесе дә бай булган... Ник?» – дип башын ватты. Бу сөальләргә төрле җаваплар тапкан кебек булса да, берсе дә канәгатьләндермәгәнгә, уйга тыныш куя алмаенча, үз тормышына күчте. Яңыдан үзенең яшьлегеннән бирле үткәргән гомере көне-көне берлә кебек күз алдыннан үтте. Ул тормышындагы тулы бәхетне яңыдан таныды. Шуның тәмнәре, татлы хыяллары эчендә ул рәхәтләнеп изрәп китте. Шул тулы тормышны багышлаган ирен ул хәзер барып кочаклыйсы килде. Аның кулын барып үбәсе килде. Аңарда иренә каршы сөю, ир итүгә башка әйтеп бетерелмәслек зур бер хөрмәт уянды. Язмышыннан разыйлык аны биләде. Ул шул сөю-сөешү эчендә үткән татлы гомере өчен, ул хәзерге аталы-балалы тыныч тормыш өчен әллә кемгә, әллә нигә каршы тез чүгәсе, тезләнәсе килде. Әллә кемгә, әллә нигә «Рәхмәт, рәхмәт, мең мәртәбә рәхмәт, мин бит менә болай булмадым, болар да бит адәм баласы, рәхмәт, миңа мондый тулы тормыш бирдең. Рәхмәт, мине шундый газаплардан котылдырдың» диясе килде.

Аның күңеле йомшады, ул көзге кояшка каршы чабып бара торган арбаның җиле астында акрын гына Коръән укырга кереште. Исерекнең авызыннан чыгып тора торган искергән аракы исе аны борчыганга, кайвакыт аның авызына кадәр кереп китеп телендә әйләнә торган Коръән сүзләрен мәсхәрә итә кебек тоелганга, ул иңсәсенә яткан исерекне уятмаслык иттереп кенә башын читкә борды. Үзе аңлап бетмәгән Коръәннең сүзләре, бигрәк шуның көе аның күңеленә әллә нинди бер йомшак йылылык бирде. Аның тамырларына әллә нинди әйтеп бетерә алмаслык тынычлык таратты. Ул, үзе дә сизмәенчә, тавышын зурайтканнан-зурайтты. Коръән моңы, көпчәк тавышына кушылып, яңа бер төс алды. Акрын гына исә торган көзге җил ул тавышны алга-артка чәчте, сипте. Нәфисә, үз көенә үзе батып, Коръән артыннан бара торган тирән бер шөкранә берлә басылганнан-басылып башын иде, бик түбән иттереп башын иде. Шул тормышны биргән Тәңресенә каршы сәҗдә кылмакчы булып буен сынды.

Аның колагына исерекнең гырлавы ишетелде. Аның борынына исерекнең искергән аракысының исе бәрелде. «Ирең шундый булса, ни эшләр идең?» дигән куркулы бер фикер аны килеп сукты. Язгы көннең болыты кебек ул да тиздән югалды. Тагы тормышның кояшы ялтырады. Ул кулын догага күтәрде. Үзе белгән бөтен догаларын укып бетерде. Аның берлә генә тулмады кебек хис иткәнгә, ул кулын төшермәде. Кыска сүрәләр укыды. Татарчалап Аллага ялынырга, ялварырга, шул биргән бәхетле тормышын озын иттерергә ялварырга тотынды. Аның күңеле моңайганнан-моңайды, күзеннән ике бөртек яшь тәгәрәде. Шуның берлә бергә күңеле дә тәмам тынды, тынычланды. Ул, йөзен сөртеп, догасын бетерде. Атлар баруында булды. Исерек гырлавында дәвам итте.

Теге арбада бик озакка кадәр сүз юлына кереп китмәде. Балалар берсе-берсе берлә шаярышып, чупырдашып барсалар да, әле оча торган бер кош хакында, әле мәрҗән кебек тезелгән миләш хакында сөальләр биреп зурларны йөдәтсәләр дә, нә Гөлсем, нә доктор үз уйларыннан аерыла алмадылар. Иске дустча яисә яңы танышча сүзгә чумып китә алмадылар. Арада үткән вакыйгалар, шуннан соң булган хәлләр боларны әллә ничек берсеннән-берсен көчләтебрәк булса да ераграк тотарга мәҗбүр иткән кебек булды. Менә балалар, арбаның йомшак саллануы астында изрәнгәләп, берәм-берәм йокыга киттеләр. Гөлсем берлә доктор икесе генә күзгә-күз калдылар. Гөлсем бер яктан кичә Нәфисәгә ул кадәр ачылуыннан үкенеп, икенчедән, көтелмәгәндә килеп чыккан шул очрашудан аптырап калып, язмышның шул авыр йөге астында башын игәннән [игән] иде. Ул докторга күзен күтәреп карый алмады. Аңарга бер сүз берлә дә башлап китә алмады. Эченнән генә «Мине гафу итеңез теге вакыттагы эшләр өчен!» димәкче булды. Авызын ачарга булгач кына сүзе онытылды. Фикере чуалды. Икенче яктан, серен бирмәенчә, «Аллага шөкер, бик шәп торам!» дигән уйны калдыру өчен искене оныткан кебек сөйләп китмәкче булды. Исерек иренең кылынышлары күз алдына килде дә тагы ул карарны эшли алмады. Доктор да элгәре моңарга каршы үпкәләгән, бик күп хатларына каршы җавап булмаганга хурланган итеп үзен һавалы тотарга теләсә дә, язмыш тарафыннан шулкадәр изелгән Гөлсемнең йөзен күрү берлә, ул да ул вазгыятьне саклый алмады, аны кызгану басты.

Менә Гөлсемнең бер баласы бердән куркынып уянды. Гөлсем, докторга карап:

– Менә тиктән шулай куркынып уяна, сез бит доктор кеше, аны ни эшләргә кирәк? – дип, докторга карады.

Доктор:

– Сеңерледер, тынычрак тотарга кирәк! – диде дә, тагы сүз өзелде.

Тагы икесе дә сүзне башлап китәр өчен берәр хәйлә эзләргә тотындылар. Доктор:

– Соң, сез, Гөлсем туташ, һаман шунда торасызмы? Мин сезне инде моннан киткән дип ишеткән идем, – диде.

Гөлсем:

– Юк, вакытлы гына киләмен, эшем генә бар, – дип җавапланды да, сүз киселде. Үзе эченнән: «Соң, сез минем язмышымны беләсеңез килсә, минем кайдалыгымны белмәгән булыр идеңезмени?» – дип шелтәләмәкче дә булды. Ул сүз дә авызыннан чыкмады.

Доктор:

– Кайда торасыз соң? Әтиеңез үлгәч, мин сезгә Петроград адресыңыз берлә дә, мондагы адресларыңыз берлә берәр хат язган идем. Җавабы да булмады, хаты да кире кайтмады, – диде...

Гөлсем кып-кызыл булды:

– Мин сездән һичбер хат алмадым, һичбер! Теге көнге күрешкәннән соң бер сүз ишетмәдем, бармак буе бер кәгазь алмадым... Мин бик көттем... Сез мине, үзеңез әйткәнчә, шул баткаклыкта ялгыз калдырмассыз дип көттем, бик көттем, ләкин бер сүз ишетмәдем, бер хат алмадым, – диде дә тагы башын иде...

Доктор:

– Минем китүемнең ничек булганын белә торгансыз, сезнең теге әфисәргә «бармыйм» җавабыңыздан соң бөтен бәла миңа ауды. Бөтен кеше мине гаепләргә тотынды. Теге әфисәр мине дуэльгә чакырам дип бәйләнде, карт мирзасы мине эт итеп сүкте. Сезнең тутакаеңыз бөтен халык алдында «Чыгып кит!» дип мине куды. Мин шулкадәр хурлану, мәсхәрәләнү алдында сезне онытмасам да, сезне күрергә һичбер төрле юл булмагач, берничә адрес күрсәтеп, сезгә хат язып калдырдым, аны шундагы сезнең хезмәтче кызыңызга бирдем.

Гөлсем:

– Ул хатны минем тутакай алган, мин аны күрә алмадым, – диде.

Доктор:

– Аннаң җавап булмагач, мин сезнең ике адресыңыз берлә дә хат яздым, тагы җавап булмады, тагы яздым. Петроградка бардым. Сезне күрер өчен кулдан ни килсә, шуны эшләдем. Театрга йөрдем, сезнең өй тирәсендә көннәр буе каравылладым, телефон шалтыраттым. Ләкин сезгә һичбер тугры килә алмадым. Аннан соң беркөнне үземнең адресым берлә бөтен хатларым кире кайтты. Сезнең кул язумы-түгелме икәнене белмәгәниә, тагы шул арада сез әллә нинди бер кавказлыга кияүгә чыгасыз дигән хәбәр дә йөрегәнгә, бу сезнең тарафтан эшләнгән эш дип ышандым. Шуның өчен өметсезләндем. Петроградта яшәү бик авыр булды. Киев күчеп киттем. Аннан да әле бәйрәмдә сезгә бәйрәм котлап тәбрик җибәрдем, – диде.

Гөлсемнең күзләрен ут алды. Ул кып-кызыл булды.

– Ышанамсыз-юкмы, ни кадерлеңез бар, шуның берлә ант итәм, валлаһи, бер хатыңызны алмадым, һичбер хатыңызны сезгә кире кайтармадым, – диде. Үзенең күзеннән ике бөртек яшь тәгәрәде.

Шуңарга каршы доктор ни эшләргә белмәенчә торганда ат туктады. Кучер:

– Менә шунда инде аерылыш, – дип борылды.

Гөлсем тагы калтырады, тагы дерелдәде. Тагымыни аерыла, әле генә кушылган иде. Тагымыни аерыла? «Аерылмасын!» димәкче булды. Күзе җәйрәп яткан дүрт балага төште. Ул күзен күтәрде, докторга карады:

– Әйе, шунда юл аерыла шул! – диде.

Арба туктауга, бердән бөтен балалар аякка калыкты. Тирә-юньдәге миләш асылган агачны күрү берлә, мәче балалары кебек, берсе артыннан берсе һолт-һолт йиргә сикерде. Арттан килеп туктаган арбадагы Нәфисә кулы берлә изи-изи боларны чакыра башлады. Доктор да, Гөлсем дә, әллә берәр нәрсә булдымы дип куркынып, Нәфисә арбасына ашыктылар. Анда алар Нәфисәнең иңсәсенә башын аударып яткан исерекне тирән бер йокы эчендә, авызыннан селәгәйләре аккан көенчә, Нәфисәне дә капканга кысылган кебек тартылып, башын тискәрегә таба борган хәлдә таптылар. Беренче хисләре икесенең дә Нәфисәне котылдырыр өчен шул күсәкне төртеп җибәрү булды, ләкин Нәфисә:

– Акрын, акрын, бер мендәр генә китереңез, бик шәп йоклый, мескен, йокласын, азрак айныр, – дигәнгә, икесендә дә кызгану хисе җиңде.

Кызулашып мендәр алып киленде, уятмаенча баланы урыныннан күчергәндәге кебек йомшаклык берлә исерекнең башын Нәфисә иңсәсеннән мендәргә куелды. Нәфисә азат иттерелде. Уйланмаенча утырышканда Нәфисә берлә исерек докторларның арбаларына утырган булганга, хәзер аны уятып арбадан арбага күчерү аны тагы исерек хәленә кайтару булачак булганга, тегенең йокысы туюны, айнуын көтәргә карар бирелде.

Көн иртә, матур булганга, су буендагы яланга атлар да туарылды. Бик күп коры-сары җыелып ут ягылды. Ялчыларның чәйнекләре алынып, чәй хәзерләнде. Урман эченнән әллә никадәр миләш, балан җыелып киленде. Көзге кояшның йылы, йомшак нуры астында бөтен җәмәгать чәйгә утырды. Нәфисәнең күңелендә үзенең хәленә шөкранә хисе бик тулы булганга, ул шул кызганыч хатынны, шул хаста балаларны бик кадерлисе килде. Аларга аз гына булган шул тыныч вакытны тулырак үткәрәсе килде; ул, өендә кунак кабул итә торган ханым кебек, бөтен эшне эшләде, чәйне хәзерләде, кәрзиннәрне ачты, ашамак-эчмәк чыгарды. Балаларны йирле йиренә утыртты. Аларга тәмле-томлы таратты. Чәй ясарга утырды. Мәҗлес күңелле үтте. Чәй тәмле чыкты. Гөлсемнең йөзендәге җыерчыклар качты, аның йөзенә бер кызару йөгерде, битенә елмаю килде. Ул үзен үзе онытып, рәхәтләнеп бер сулыш алды. Чәй бетәр-бетмәс, балалар тагы урманга таралдылар. Доктор берлә Гөлсем дә акрын-акрын атлап, әллә кайчан куелган очрашуга барган кебек, урман арасына кереп югалдылар. Нәфисә генә ашны-суны җыя-җыя, кучерларга чәйне эчерә-эчерә, соңга ялгыз калды. Урман бала тавышы берлә тулды. Яфракаыз, шыр ялангач агач араларыннан күренгән кызыл миләш сабаклары аларны әле бер якка, әле бер якка йөгертте. Агач башында гына эләгеп калган дүрт-биш чикләвек аларның бөтен көчләрен шуны алырга сарыф иттерде. Агачтан агачка сикерә торган тиен элгәре аларны куркытты. Аннары көлдерде, аннары йөгертте. Гөлсем дә, доктор да, бер сүз эндәшмәенчә, һаман алга атлауларында дәвам иттеләр.

Менә бердән икесе дә туктадылар. Көтелмәгән бер киртәгә барып терәлгән кебек туктадылар да берсенә берсе караштылар. Алларында зур бер агач сап-сары яфракларга сарылып, һаваланып утыра иде. Анаң төбендә кечкенә генә итеп төшкән яр астында су борылып-борылып китә, борылганда әллә нигә эләгеп китеп, шырлап-шырлап көйләп ага иде. Суның теге ягында озын киң ялан, ямь-яшел яшьләвеккә батып, иртәнге чык бөртекләре берлә кояшка каршы җемелдәп-җемелдәп уйный иде. Аның артында — зур урман башыннан аягына кадәр яшелгә бөркәнгән чыршы берлә ак киндергә сарылган каен, акрын җил берлә кылтыраган тавыш чыгара торган сары яфраклар берлә бизәлгән усак. Бу төсләр бер генә түгел, йөз генә түгел, меңләп-меңләп берсе арасына берсе кереп, озын-озын, зур-зур аклы-сарылы бер букет ясыйлар, берсен берсе куа торган төрле киемдәге кешеләр кебек берсеннән берсе узышып, еракка-еракка китәләр иде. Доктор да, Гөлсем дә шул манзарә астында изелгән кебек, әллә нинди бер хәтеренә килеп бетмәгән нәрсәсен эзләгән кебек катып калганнар иде. Күзләрен еракка таба теккәннәр дә калганнар иде, икесенең дә күз алдыннан элгәреге көннәр үтә иде. Элгәреге татлы өметләр, тәмле хыяллар, манзарәләр кичә иде. Әнә бу йирдә алар бергә икәү генә балыкка килгәннәр иде. Гөлсем алсурак бер күлмәктән, чәчләре бераз тузылган көенчә, шул ярга утырган иде. Әнә теге таштан битләре янган тап-таза егет Хәлил икенче кармакны суга салган иде. Әнә алар икесе дә суга караганнар да күз теккәннәр иде. Гүя судагы көмеш балыкларны эзләгән кебек, бер-берсенең күзләрен эзләгәннәр иде. Судагы шәүләләренә әллә никәдәр сүзләр сөйләшеп, мәхәббәтләрене белгерткәннәр иде. Әнә шунда... Менә Гөлсем тагы кармагын тартты. Аның йибенең очында ялтыраган көмеш балык сикеренә-сикеренә су өстенә чыкты, менә ул тагы өзелеп, чулт итеп суга төшеп китте. Менә тагы су тынды. Тагы бер-берсен күрделәр, тагы елмаештылар. Ихтыярсыз куллары кулга очрады, Хәлилнең кайнар кулы эченә Гөлсемнең суык кулы кереп суыктан йылына башлады. Берсенә берсе карадылар.

Хәлил:

– Менә шунда бит без бергә балык тоткан идек, – диде.

Гөлсем:

– Әйе, шунда, – диде дә сүзен дәвам иттерә алмады, күзеннән яшь мөлдерәде. – Мин сезнең алдыңызда гаеплемен, ул вакыттагы сезгә каршы эшләнгән начарлыкларда катышым булмаса да, сезне яклап бер эш эшли алмадым. Гафу итеңез, көчем булмады. Менә шуның җәзасын күрәм, – диде. Үзе үксеп-үксеп егларга тотынды.

Хәлил аны биленнән алды. Башын үзенең иңсәсенә куйды. Балаларны сөйгән кебек, аның башын, чәчен сыйпады. Гөлсем, әллә нидән качкан кебек, аның кочагына кергәннән керде. Әллә нинди зур бер бәладән сыенган кебек янашканнан-янашты. Аның кайнар сулышы Хәлилнең битенә бәрелде. Аның йөрәк тибүе Хәлилнең колагына ишетелде. Ул юешләнгән керфекләр ашасыннан йөзенә моңланып-моңланып карый торган Гөлсемне йомшак кына иягеннән тотты. Акрын гына иттереп битен борды. Бит биткә тиде, авыз авызга очрашты.

Бердән урман җанланды. Анда да, монда да балалар кычкыра башлады. Гөлсем балаларының еглаган тавыш берлә: «Әни, әни!» – дип акырулары, Хәләл балаларының: «Әти, әти! Син кая?» – дип аваз бирүләре боларны уятты. Бердән, берсе берсеннән читкә киттеләр... Берни аңламаган кебек, берсенә берсе карашып торыштылар. Менә «А-ау!» дигән Нәфисәнең ерактан эзләгән тавышы килде. Гөлсем куркып селкенеп китте. Хәлил: «Әү!» – дип сузып җавап бирде. Гөлсем куәтене туплады, көчләнеп, тагы форсатны качырмыйм дип:

– Мин һәрвакыт сине сөйдем, хәзер дә сөям, – диде...

Хәлил җавапка авызын ачарга өлгермәде, балалар өеме килеп чыгып, кайберләре аталарына, кайберләре аналарына сарылдылар. «Елан күрдек, елан!» – дип сөйләргә тотындылар. Хәлил Гөлсемнең күзенә бик мәгънәле иттереп карады, балаларны күздән кичерде:

– Инде көз булды, Гөлсем туташ, көз, һәр агачның йимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача! – диде... Күзенә яшь тыгылды.

Шуны куәтләгән кебек, урман өстеннән бер җил үтте. Агач ботаклары берсенә берсе бәрелде. Бик күп сары яфрак Гөлсемне каплады.

Ул ара да булмады, Нәфисә килеп җитте. Ул, боларның аптырабрак торганнарын күреп:

– Нәрсә бик моңайдыңыз? – диде.

Гөлсемдә шул хатынны бәхетеннән көнләү уянды, аз гына булса да шуны чәнчәсе килде, ул:

– Яшьлекләр искә төште, без монда тормышның язында Хәлил әфәнде берлә очрашкан идек. Менә тагы көзендә дә тугры килдек, – диде...

Нәфисә:

– Сез электән таныш идеңезмени? – дип, Хәлилгә карады.

Хәлил:

– Әйе, мин студент чакта! – диде.

Нәфисә, озын гына иттереп: «Алай икән», – диде дә икесен дә сөзде. Үзе бераз икеләнеп торган кебек булды да, бер кулы берлә ирен җитәкләп, бер кулы берлә Гөлсемне алды:

– Әйдәңез, әнә тагы болыт чыгып тора. Көзге кояшка ышанырга ярамый, – диде. Гөлсемгә: – Сезнең иреңез дә торды, – диде. Акрынлап арбага таба юнәлде.

Юлга хәзерләнү бик тын үтте. Исерек айнып уянганга, ул бик оялды, хурланды, күзен югары таба күтәреп карый алмады. Яшьлегенең иң матур, иң пакь бер битенең көтелмәгәндә болай бердән кырт киселүе, йөрәкнең иң тирән почмагында сакланган соңгы өметнең көзге сары яфраклар берлә каплануы, томалануы Гөлсемне тагы басты, тагы изде. Тормыш йөге астында изелгән аның билене тагы бөкте. Нәфисә берлә үткән тулы мәгънәле тормыш эчендә күптән онытылган яшьлек хатирәләре, көтмәгәндә килгән шайтан туе кебек, Хәлилнең тыныч күңелен болгатты, дулкынлатты. Бәхетле гаилә тормышының калын өресе астында үзенең эсселеген, кайнарлыгын яшергән, саклаган аның йөрәк уты шул көзге җилнең искәртмәстән исүе берлә пәрдәсез, калкансыз калды. Аның уты тышка чыкты. Аның ялкыны дөньяга күренде. Ул йөрәкнең көйгән исе Нәфисәнең йөзенә бәрелде. Хәлил үзенең бәхетле тормышының остасы, зур күңелле шул саф хатынының алдында оялды. Аның олуглыгы астында муен иде. Башын бөкте.

Нәфисәдә — бөтен гомерен кешеләргә ышануга, кешеләрнең яхшылыгына корган Нәфисәдә, ун ел эчендә баштанаяк иренә ышануга, инануга баткан, чумган Нәфисәдә — шул ара-тирә кызыл миләшләр, баланнар берлә генә бизәкләнгән сары яфрактан, сары кәфен киенгән көзге урман эчендәге шул юешле, суыклы көзге җил аның күңелендә иренә каршы беренче мәртәбә шөбһә уятты. Иренең тугрылыгына каршы, кешеләрнең яхшылыгына каршы йөрәгенә шик салды. Ул шөбһәне тиздән бетерә алмаганга, шуны кирәкмәгән чүп кебек читкә төртеп ташлый алмаганга, тормышның кәкреле бөкреле тыкрыклары, почмаклары эчендә ул адашкан кебек булды, ул да көләчлегене югалтты, күңеленә әллә нинди бер исемсез эчпошыргыч җирләште, әллә нинди күрелмәгән бер көя аның тынычлыгын ашый башлады.

Коры гына күрешеп, атларга утырдылар. Юлның аерылган почмагыннан ике арба ике якка киттеләр. Ихтыярсыз ике арбадагы да күзләр берсен берсе сөзеште. Ике арбадагы күзләр дә берсенә берсе әйтелеп бетмәгән соңгы сүзләрне әйтеште. Озак кына тик барганның соңында Нәфисә Хәлилнең йөзенә карады, күзенә карады.

– Шулмыни беренче мәхәббәтең? – диде...

Хәлил:

– Әйе! – дип башын иде. Бераз паузадан соң: – Әллә син көнләдеңме? – диде...

Нәфисәнең күзе ялтырады, йөзе кызарды, әллә нинди бер авырткан йиренә тигән кебек, сыкраган тавыш берлә:

– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, моннанмы? Шул мескеннәнме? – диде... Тавыш туктады. Бераздан шул фикерен дәвам иттергән кебек, Нәфисә Гөлсемгә каршы сузып кына: – Тиле! – диде... Шул сүзен авыррак таптымы... Кешенең бәхетсезлегеннән көлү кебек булып киттеме, – мескен... – диде...

Икесе дә Гөлсемнәрнең арбалары китеп барган юлга күзләрен тектеләр. Анда көзге җил өермә куптарган иде. Шайтан туе, сары яфраклар, сары саламнар, иске тузаннарны җыеп, Гөлсемнәрне куа иде, аларны җитәм-җитәм дип ашыга иде. Менә тагы җил, тагы бер өермә, әнә аларның өстендә сары яфраклар, көзге сары яфраклар оча... Әнә арбаның дугасы гына күренә, әнә ул да югалды, әнә ул да юк... Менә көзге вак ягъмур акрын гына сибәли башлады. Менә ул, тирә-юньне томалап, һаваны басты. Нәфисә аркасыннан әллә нинди юеш бер суык йөгергәнне хис итте. Ул тыгызрак итеп иренә таба сыенды. Хәлил таза кулы берлә аны кысты... Күзләре күзгә очрашты, елмаешты, көлеште. Оршышканнан соң була торган кебек бер йылы икесен дә биләде. Тәмле иттереп, татлы иттереп биләде. Хәлил кучерга:

– Тизрәк тот, ягъмур җиткәнчә кайтыйк! – диде.

Кучер чыбыркыны шартлатты. Атлар алдырып киттеләр. Кыңгыраулар, берсенә берсе җитә алмаенча, өйгә таба, йылы вә ягъмурсыз, җилсез өйгә таба ашыга башладылар.

коз осень гаяз исхакый гаяз исхаки исхакый гаяз исхаки гаяз тулы әсәр укырга онлайн читать полная версия книга на татарском татарча