ФӘТХУЛЛА ХӘЗРӘТ

Фатих Әмирхан
Текстта хаталар булырга мөмкин
фэтхулла хэзрэт фатхулла хазрат фэтхула хэзрэт фатхула хазрат фәтхулла хэзрэт фәтхулла хазрат фэтхулла хәзрәт фатхулла хәзрәт фэтхула хәзрәт фатхула хәзрәт

Бөтен Россия татарлары, госманлы төрекләре, монголлар һәм Көнбатыш Аурупаның һәрбер зур шәһәрләрендәге татарлар арасында миллионнарча нөсхә тарала торган «Татар» газетасының 12764 нче номерында «Университетлардан» бүлегендә (...) «профессор Мөслимовның 42 ел моннан әүвәл вафат булган Фәтхулла хәзрәтне терелтәчәк икәнчелеге» хәбәр бирелгән һәм шул мөнәсәбәт белән газетаның бер почмагына Фәтхулла хәзрәтнең кыска гына тәрҗемәи хәле дә язылган иде. Бу тәрҗемәи хәлгә караганда, Фәтхулла хәзрәт 1908 елда 50 яшендә вафат иткән һәм бер заманнарда Казанда мулла булып торган, «Дин һәм мәгыйшәт» исемле (...) журналга берничә мәкалә язган, ул вакытта татарлар арасында бик шөһрәттә булган ишан исемле җанлы потларга сыенырга һәм ал арны ихлас белән хөрмәт итәргә һәвәс булган, татарларның һәм зыялыларына бөтен көче белән каршы торган кешедер.

Бу номер газета таралган көннең иртә сәгать тугызында Фәтхулла хәзрәт вакыйгасын бөтен Казан халкы белгән һәм, бик кызыксынып, бу хәзергә кадәр терелтелгән кешеләр арасында булачак бер генә данә кара груһлы татар мулласының кыланышын, үзен тотышын күрергә зарыгып тора иде.

Яшьләр шул мөнәсәбәт белән, китап кибетләренә йөгереп, 20 нче гасыр башындагы татар тормышыннан, бигрәк тә руханилар тормышыннан язылган комедияләрне алып укырга ашыгалар, кайсылары да, музейларга барып, иске вәгазь китапларын һәм (...) «Дин һәм мәгыйшәт» журналын күздән үткәрергә тырышалар; картлар иске тормышның хәтерләрендә калган иң кабахәт якларын яңадан бер кат сыйфат ителмәслек җирәнеч белән исләренә китерәләр; , һәркем кара груһлы татар мулласын һәм аның хәрәкәтләрен яхшы аңлар өчен мәгълүмат җыю белән шөгыльләнә иде.

Бу хәзерләнү доктор Әхмәт әфәнде өендә бигрәк кызу иде. Доктор Әхмәт Фәтхулла хәзрәтнең улы, атасыннан яшьләй калып, бик күп тырышулар белән университет тәмам иткән һәм, атасына караганда, бөтенләй икенче тормыш кешесе булып киткән бер зыялы татар иде. Дөресен әйткән вакытта, кара груһлы татарлардан терелтелергә башка кеше сайланмыйча, Фәтхулла хәзрәтнең сайлануы Әхмәт әфәнденең тырышуы һәм хезмәте сәбәпле булып, әүвәл Әхмәтнең хәятына атасы сәбәп булса, хәзер атасының хәятына Әхмәт сәбәп иде. (...)

Әхмәт әфәнденең Ләйлә һәм Нәфисә исемле 14—18 яшьләрендә ике кызы һәм гимназиядә укый торган Зыя исемле бер улы бар иде. Болар бабаларын каршы алырга бигрәк дәрт белән хәзерләнәләр һәм аталарының көтепханәсендә 20 нче гасыр башына караган никадәр китаплар булса, шуны укып чыгарга тырышалар иде. Хәтта Ләйлә бабасына хатын-кыз хокукы һәм ул заман хатын-кызга карашы хосусында әллә никадәр сораулар бирергә дә хәзерләнгән иде.

1950 нче ел Зөлхиҗҗә аеның сигезенче көне иде. Казан университетының медицина профессорларыннан орденарный профессор Мөслимов үзенең махсус дәрес бүлмәсендә, янына татар, рус һәм башка милләтләрдән бик күп студентларны җыеп, үлгәннәрне терелтү турысында лекция укып тәмам иткәннән соң, шәкертләренә, тәҗрибә өчен, кабинетта хәзерләнгән бер адәмне терелтеп күрсәтәчәк икәнен бәян итте һәм, янында тора торган ак сакаллы 50—60 яшьләрендәге бер докторга карап, хәзер терелтеләчәк адәм хакында бераз мәгълүмат бирергә үтенде. Доктор да бу терелтеләчәк кешенең үзенең моннан 42 ел элек вафат иткән атасы, әүвәлдә Казан имамы булып торган Фәтхулла Рәхмәтуллин икәнен һәм өч айлык тырышлык белән аның таралган гәүдәсе шушы хәлгә китерелгән икәнен бәян итте. Профессор, мәетнең янына килеп, тирәсендәге студентларның кайсыларына төрле әгъзаларын хәрәкәтләндерергә кушып, үзе дә борын һәм күзләренә озак вакыт бер дәва җибәреп торды.

Берәр сәгать үтәр-үтмәс мәет төчкерде. Тагы бераздан мәет, янәдән берничә мәртәбә төчкереп: «Алла! Әстәгъфирулла!» - дип кычкырып та җибәрде. Моннан соң профессор студентларга таралырга һәм яңа терелгән кешене тыныч калдырырга кушты. Яңадан берәр сәгать үткәч инде Фәтхулла хәзрәт күзләрен ачты, акрын гына торып утыра да башлады.

Ул, үзенең исән вакытындагы гадәтенчә: «Анасы, тәһарәткә су хәзерлә!» - дип кычкырмакчы булса да, алдында тора торган ике рус шикелле кешеләрне күреп, үзен каты авырган да больницага китерелгән һәм хәзер дә больницада дип уйлап, улы һәм профессорга карап: «Думуй надо, думуй, тяперьче здурув»,- диде; һәм өенә, абыстай янына кайтып, аннан өйлә намазына өлгерергә уйлый башлады. Бу вакытта Әхмәт әфәнде, Фәтхулла хәзрәтнең янынарак килеп:

– Әткәй, әткәй! Сез мине оныткансыз инде, мин сездән яшь калган улыгыз Әхмәт, хафаланмагыз, хәзер үз башыгыздан үткән эшләрне белерсез,- дип, кулларында тоткан киемнәрне кияргә тәкъдим итте.

Фәтхулла хәзрәт шундый ак сакаллы һәм рус сымак кешенең «Синең улың Әхмәт» диюеннән бик гаҗәпкә калса да, өстенең ялангач икәнен күреп, әүвәл киеним, аннан соң бу кешене яхшылап карармын, бәлки күзем ялгыш күрә торгандыр дип уйлап, киемнәрне кулына алды. Ләкин аларның һәммәсенең «рус киеме» булуы хәзрәтне бөтенләй аптырауда калдырды. Ул үзенә, күзләренә, колакларына ышанмый башлады; төш түгелме икән дип тә хәтеренә килә иде.

Фәтхулла хәзрәт озак уйлап торганнан соң, бик куркып китте: ул, мондагы ике кеше миссионерлар икән, мине, әүвәл урысча киендереп, аннан соң урыс ясамакчылар икән, шуңар күрә аларның берсе урыс булса да, татарча да сөйләшә белә һәм миңа үзен Әхмәт дип ышандырмакчы була икән дип уйлады; үкереп еларга тотынды; һәм Әхмәткә карап:

– Знакум, зинһар мине урыс итмәгез, зинһар мине бол ай көчләмәгез инде,- дип ялына башлады.

Әхмәт тә, үзенең әүвәлге сүзен сөйләп, киендереп, өенә алып кайтырга теләгәнлеген бәян итте. Табигый, Фәтхулла хәзрәт бу сүзгә ышанмады. Яңадан ялынып карарга уйласа да, профессорның Әхмәткә карап : «Нинди үзсүзле»,- дигәнен ишетеп, болар миссионерлары икән, мине көчләп урыс ясыйлар икән инде»,- дип, елый-елый киенергә тотынды.

Профессор һәм Әхмәт, хәзрәтне никадәр юатырга тырышсалар һәм аңар никадәр йомшак сүзләр сөйләсәләр дә, ул һаман боларның миссионерлар икәнчелегенә ышанганнан-ышана гына бара иде. Шулай да, чарасыз, Әхмәт белән китәргә риза булды.

Ләкин бүлмәдән чыгарга хәзерләнгәч, Әхмәтнең башка кияргә цилиндр (биек ефәк эшләпә) бирүе хәзрәтне тагы еларга, хафаланырга һәм Аллага сыгынырга мәҗбүр итә иде.

– Знакум, зинһар мине кияргә көчләмә, наше шәригать нивилит,- дип караса да, Әхмәт атасының сүзләрен яхшылап аңлый алмый, һаман аны юатырга азаплана иде.

Фәтхулла хәзрәт, икраһ (көчләү) вакытында мондый эшләрнең дөрес икәнен уйлап, бер мәртәбә цилиндрны кияргә риза булса да, ул фикереннән бик тиз кайтты: аның хәтеренә, мәхәллә халкыннан берәр кеше очрап, цилиндр кигәнен күрсә, бер көн тотмый указын алдырачаклар икәнчелеге килде. Яңадан хафа, яңадан елау:

– Знакум, зинһар мине көчләмә, наше мәхәллә кешесе күрсә, бит минем указ кунчал.

Әхмәт тагы аңлый алмый; ул һаман, өйгә кайткач, бөтен вакыйганы бәян итәрмен, дип юатырга тырыша. Хәзер яңа гына махсус алынган цилиндр, кеше нәрсәсе дип шикләнергә - җирәнергә юл юк икәнен сөйли иде. Шулай азапланып, Әхмәт көч-хәл белән атасын ишек төбендә көтә торган автомобильгә кадәр алып чыкты. Хәзрәт башта:

– Ник мине, атсыз арбага утыртып, мыскыл итәргә телисез, әллә мине Хуҗа Насретдин дип белдегезме? - дип, утырмаска теләсә дә, ахырдан утырды. Һәм автомобильнең, урыныннан кузгалып, бик җәһәт киткәнен күргәч, янындагы Әхмәт һәм автомобиль идарә кылучы кешене сихерчеләр дип уйлап, ниһаять дәрәҗәдә курыкты һәм эченнән төрле сихер кайтара торган догалар укый башлады.

Ләкин атсыз арбаның догалар белән туктамаганын күргәч һәм юлда очраган кешеләргә каршы ачы тавыш белән кычкырганын ишеткәч, утырган нәрсәләрен берәр аждаһадыр дип уйлап, соң дәрәҗәдә гаҗәпләнде. (...)

Автомобиль җиде катлы зур таш пулатның алдына туктады. Әхмәт, төшеп, атасын да төшерә башлады. Фәтхулла хәзрәт:

– Ник мине үзебезнең мөселман арасына илтмисез? Ник миңа үз йортымны күрсәтмисез? Өйләгә соңга калдырасыз бит инде. Халык минем бол ай намаз вакытында урыс өйләрендә йөргәнемне күрсә, нишләтер? - дип, Әхмәткә ялынып караса да, Әхмәтнең бер дә әһәмият бирмәве сәбәпле, елый-елый автомобильдән төшеп, өйгә керергә мәҗбүр булды.

Боларны өйдә Әхмәтнең хатыны, кызлары һәм улы көтәләр иде. Балалар, бабаларын бик шатлык белән каршы алып, кочакларга һәм сарылышырга теләсәләр дә, Әхмәт ал арга: «Якын килмәгез»,- диде дә хәзрәтне туп-туры алдан хәзерләп куелган бүлмәгә алып керде.

Бүлмәдә Фәтхулла хәзрәтне яшь һәм төскә чибәр генә горничный (хадимә) каршы алып, башындагы цилиндрын салдырды. Фәтхулла хәзрәт цилиндрны салу турысында ике ут арасында иде. (...) Шулай да матур гына бер кыз салдыргач, хәзрәттә, салып, ялан баш калу фикере җиңде.

Фәтхулла хәзрәт монда күргән яшь кызлардан бөтенләй аптырауда калды һәм үзен, шул кызлар белән алдап, урыс итәргә телиләр икәненә тәмам ышанды.

Әхмәт атасын йомшак креслога утыртты да:

– Әти, сиңа хәзер аш бирерләр, аннан соң бераз ял итәрсең дә, без бөтен баштан узганнарны сөйләшербез, йомышың булса, менә шушы кызга кушарсың,- дип чыгып та китте. Фәтхулла хәзрәт бигрәк тә гаҗәпкә калды: бу матур бүлмә, аның эчендәге әллә нинди җиһазлар, диварлардагы рәсемнәр, төрле җиргә куелган сурәтләр (статуялар) һәм шундый япь-яшь матур гына кызның моның белән ялгыз бер бүлмәдә калуы аны бөтенләй аптыратты.

Хәзрәт бик ачыккан иде. Шуңа күрә аш янына килеп утырмакчы булды. Ләкин башында кәләпүшенең булмавы, яланбаш көе аш янына утыруы бик оят һәм зур гөнаһ икән-челеге аны бик хафаландырды. Күп уйлаганнан соң ул, салган цилиндрын алып киеп, аш янына утырды. Апа янында тора торган кызыл квасны күргәч, аның җанын тагы курку каплады: мине хәмер эчертеп, исерек баштан урыс итәргә телиләр икән дип хәтеренә килә иде. Шулай да карын бик ач, ашыйсы бик килә; чәнечке-пычакларны бер якка алып куеп, бик комсызлык белән ашарга кереште. Фәтхулла хәзрәт ашый һәм шул ук вакытта күзе белән тирә-якны карана иде. Күзе бер рәсемгә төште. Рәсемдә бик иске форма татар киеме киенгән, башына түбәтәй кигән бер карт утыра иде. Фәтхулла хәзрәт, чыдамыйча урыныннан торып, рәсемнең янына барды. Ни күзе белән күрсен, рәсемнең астында «Габделкаюм Насыйри» дигән язу тора. Хәзрәт сурәтне дә таныды; үз-үзенә кычкырып сөйләнә башлады:

– Ә, сукыр Каюм икән! Ул бәдбәхетне голәма миссионер дип уйлый иде, шул, башка түгел икән. Менә мондагы миссионерлар белән бер булып эш йөрткән икән,- диде һәм, гаять дини гайрәте кузгалганлыктан, аш янындагы пычакны алып, рәсемгә һөҗүм итте. Болай гына буе җитмәслек булгач, бер скамьяга басып, картинаны әллә ничә җиреннән җәрәхәтләде. (Бу картинаны Әхмәт әфәнде үткән ел татар рәссамнары выставкасыннан кырык мең сум түләп алган иде.) Моннан соң хәзрәт тагы берничә картиналарга һөҗүм итмәк-че булса да: «Болар берсе-берсе берәр сум булыр, түләтә башласалар, акчам юк бит»,- дип уйлап, үз-үзен тыеп калды. Яңадан аш ашамакчы булса да, утырганда, ялгыш өстәл өстендәге бер звонокка таянып алганлыгыннан, алдындагы аш аска төшеп китеп, аның урынына астан кош жаркое килеп чыкты. Хәзрәт соң дәрәҗәдә гаҗәпләнде дә: «Җәннәт түгелме бу?» - дип, тәрәзәдән тышка күз ата башлады. Бу вакытта тәрәзә алдыннан ясалма канат куйган ике егет һәм ике кызның очып үтеп барышларын күреп, үзенең утырган бүлмәсен җәннәт сарае булырга кирәк дип уйлады һәм, гаять куанган-лыгыннан, тыраклап сикерергә тотынды. (...)

Хәзрәтнең күп ашаганлыктан эчәсе дә килә иде. Шуңар күрә алдындагы кызыл квасны: «Барыбер монда кеше күрми әле, белми эчкәч гөнаһ булмый»,- дип, ни булса булсын, эчәргә карар бирде. Квасның, стаканга салгач, чымырдап торуы хәзрәткә дөньяда зур туйларда эчкән «чепучи» квасны хәтерләтә иде. (...)

Ахыр хәзрәт, тәмам туеп, бер кикереп һәм корсагын сыпырып, әлхәмделиллаһ дип кычкырып та куйды; һәм, акрын гына тәрәзә янына барып, урамга карый башлады. Урам бик шәп: зур-зур матур биналар, яннарына канат тагып очып йөри торган кешеләр, болай җәяү йөри торган бик мәһабәт кешеләр, алар арасында бик кечкенә генә калфаклар кигән хатын-кызлар, төрле җирләрдә күренеп тора торган матур һәйкәлләр, Кабан күле өстендә яшен тизлеге белән тыз-быз... килеп йөри торган кечкенә-кечкенә матур пароходчыклар; тәрәзә төпләренә бик кыйммәтле нәрсәләр тезелгән зур магазиннар, кар-шыда күренеп тора торган гаять биек манаралы, бик биек университет бинасы... хәзрәтне бөтенләй аптырашта калдыралар иде. Җәннәт дияр иде, халкы һәммәсе эшләпәле һәм урыс киемле. Җәннәт димәс иде (...), диярлек нәрсәләр бар.

– Җәннәт бу, җәннәт! Кара син хикмәте Хода, җәннәттә дә пулисә бар икән! (Университетның обсерватория манарасы аныңча часть манарасы иде.) Кара син хикмәте Хода, монда да безнең Бакыр бабайны китергәннәр икән,- дип, Фәтхулла хәзрәт бер һәйкәлгә карап уйга калды. (...)

Фәтхулла хәзрәт йокыдан уянганда, гарәфә көненең иртә сәгать сигезе иде. Бүлмәгә, бер яктан, җиләс, саф һава кереп тора һәм, икенче яктан - түшәмгә якын, инә күзе шикелле бер кечкенә генә тишектән бер төрле су чәчрәп, бөтен бүлмәне нарат исе белән аңкыта иде. Үзенең исән вакытында, йокыдан уянуына, бүлмәсендә «татар исе» иснәргә өйрәнгән Фәтхулла хәзрәткә бу эш ят, ләкин шатлыклы һәм рәхәтле тоела иде.

Аның хәтеренә кичәге вакыйгалар килеп төште. Ул, үз улы Әхмәтне миссионер дип белеп, шулкадәр кайгырган һәм елаганлыгына гаҗәпләнергә дә, гаҗәпләнмәскә дә белми иде.

– Кара син, минем шул, дүрт яшеннән чалма-чапан киертә башлаган Әхмәтем бүген нинди урыс сымак карт булган. Кара син, минем үз урыныма мулла булыр дип, күз тегеп торган балам бүген шул, безнең заманда, әлгаязе биллаһ, саналып йөргән кешеләрнең берсе булып киткән: үзе яланбаш, кызлары качмыйлар шикелле күренделәр, өендә сурәтләр. Комган, тәсбих шикелле нәрсәләр бер дә күренми... (...)

Көндезге аш әзерләнде. Өй җәмәгате һәммәсе аш янына җыелдылар. Фәтхулла хәзрәтне дә бүлмәсеннән алып чыктылар. Ашлар Фәтхулла хәзрәткә бик ят тоелалар һәм ул эченнән генә: «Зур голәма мәҗлесендә дә мондый нигъмәтләр ашъяулыкка куелмый иде»,- дип уйлап кинәнә иде.

Фәтхулла хәзрәтнең, китерелгән нәрсәләрне ашый белмичә, ун бармагы белән буялып бетүе, ул буялган бармакларын чат-чот итеп ялап төкерегенә буявы, шул төкерекле бармаклары белән һәрнәрсәгә сузылуы, кашыгын ялап, төкерегенә буяп, шуның белән уртадагы ашка сузылуы, ашаганда, гадәте буенча, кычытмаса да, башын кашып шакшылануы, һәр аштан соң тарелкасын ялаган булып, бөтен сакаллары, борыннары белән майга манчылуы өй җәмәгатенә бик җирәнгеч тоелганлыктан, кызлар, бернәрсә дә ашый алмыйча, урыннарыннан ук торып киттеләр. Әхмәт һәм хатыны бик җирәнсәләр дә, яхшысынмый гына, аш янында утыруда дәвам итәләр иде. Ахыр, хәзрәтнең аш янында «голдыр-р-р» иттереп кикереп җибәрүе аларны да чыдатмады. Торып киттеләр. Аш җыелды. Фәтхулла хәзрәттән башка кешеләр ач калдылар. Бу эшләрдән кәефсезләнгән Ләйлә:

– Бабакай, сез бер дә аш яны әдәпләре белмисез икән,- дип куйды.

Фәтхулла хәзрәт, гайрәтләнеп:

– Без сөннәтчә, без урысча түгел! - дип кычкырына башласа да, Әхмәт сүзне кисәр өчен:

– Әти, менә иртәгә гает инде. Мин сиңа бик ят (белеш түгел) нәрсәләр тамаша иттерермен. Безнең мәчеттә сезгә бик гаҗәп тоелыр, муллаларның вәгазе дә, клубтагы тәбрик мәҗлесе дә, театрлар, концертлар да... әлхасил, һәммә нәрсә дә сезгә бик гаҗәп тоелыр,- дип иртәгә үзенең таныштырачак җирләренә кагылышлы бераз сөйләде. Бу вакытта Нәфисә:

– Бабакай, мин рояль уйныйм, Ләйлә апа сезгә җырлап күрсәтер,- диде дә рояль янына барып утырды.

Фәтхулла хәзрәт:

– Ул нинди оятсызлык! Ата-ана, баба алдында уйнап-җырлап утыру! - дип әйтеп тә өлгермәде, рояльдә уйнаган һәм Ләйләнең җырлаган тавышы ишетелә башлады.

Ләйлә татар шагыйрьләреннән берсенең «Сагыну» исемле шигырен җырлый, Нәфисә дә татар композиторы тарафыннан «Сагыну»га билгеләп ясалган көйне уйный иде.

Фәтхулла хәзрәт тәмам тынсызланды, аңар бөтен әгъзалары май шикелле эрегән кебек тоела иде. Рояль туктады, Фәтхулла хәзрәт тә кычкырып елап җибәрде.

– Ах, карчык, син кайда?.. Син, син кайда?.. Ах, үткән гомер!..

Фәтхулла хәзрәтне гает көнге йокысыннан бик куәтле азан тавышы уятты. Бу азан тавышы шул дәрәҗәдә куәтлелеге белән бергә, шул дәрәҗәдә матур, саф һәм эшләнгән иде ки, хәзрәтнең аяк тамырларына кадәр йөгерә дә аңар гомерендә күрмәгән бер ләззәт хис иттерә; гомергә һәм киләчәккә моңлы шатлык белән карарга мәҗбүр итә иде. Шуның белән бергә хәзрәт бу тавышны азан тыңлаган шикеле итеп тыңламый, бәлки музыка тыңлаган шикелле итеп тыңлый иде. Хәтта үз заманында ишеткәне «Гак! Гак!» итеп кычкырып әйтелгән азанга охшамаганлыктан, хәзрәт бу тавышны азан дип танырга да теләми иде. Азан тәмам булуга хәзрәт, бу тавыштан хасил булган ләззәтне җуймаска теләгән шикелле, берничә минутлар тик ятты. Ниһаять, егет хәзрәтне ваннага алып китте һәм, аннан чыгуга, киң генә тегелгән тройка (пиджак, брюка, жилет) тәкъдим итте. Хәзрәт бу эштән аптырашта калды: егетне «юләр икән бу» дип уйлыйсы да килә, «намаз-нияз рәтен белми торган сафсата» икән дип тә уйларга тели иде. Ахыры егеткә: бу көннең гает көне икәнен, шуңар күрә, чалма-чапан киеп, гатырша мае сөртергә тиеш икәнен сөйләргә тотынды. Егет, хәзрәтнең гаҗәпләнүенә каршы, гает икәнен белә һәм шуңар күрә мондый тройка тәкъдим итә икәнчелеген аңлатты. Хәзрәт ачуланды:

– Ах, сафсата, ах, ахмак, мине гаеткә урыс киеме белән җибәреп, бөтен адәм хурлыгына калдырырга тырыша бит! Китер хәзер чалма белән чапан, булмаса, мин Хода каршында дәгъвачың! - дип кычкырына башлады.

Егет тә, хәзрәткә сүз аңлата алмаслыгын белеп, Әхмәт әфәндене чакырып кертте. Әхмәт әфәнде чалма-чапанның өендә юклыгын, чалма гарәп киеме, чапан үзбәк киеме, Казан һәм татарлар өчен ал арның һич кирәкләре юклыгын сөйләп, атасын шул өстендәге киемнәре белән гаеткә барырга көч-хәл белән ризалатты. Бу дәгъва гына беткән иде, хәзрәтнең хәтеренә башында эшләпә икәнлеге һәм аның белән намаз уку түгел, хәтта башка вакытта йөрү дә хәрам икәнчелеге төште. Әхмәттән ялынып-ялварып, бүрек һәм кәләпүш сорый башлады. Әхмәт, хәзер һәркем яланбаш намаз укый дип, ышандырырга тырышса да, хәзрәтне бу эшкә риза итә алмады. Ул гына да түгел, хәзрәт еларга тотынды:

– Ул ни дигән эш ул! Кайда күргәнегез бар яланбаш намаз укыган кешене? Әй, Ходаем, ник мине үз баламнан мыскыл иттерәсең! Мөселман өендә бер данә кәләпүш булмасын, имеш! Ул ни дигән сүз...

Әхмәт озак уйлап торганнан соң, атасының башындагы эшләпәне алып, читләрен кайчы белән кисеп төшереп киертте. Хәзрәт тә юанды: елау һәм сүгенүдән туктады. Гаеткә бару-чыларыбыз хәзрәт бүлмәсеннән залга чыктылар. Залда бөтен гаилә, киенеп, боларны көтеп тора икән. Бәхетсезлегенә каршы, бу вакытта хәзрәтнең хәтеренә яңадан көтелмәгән бер нәрсә килмәсенме: ул, үз өстендә чалма-чапан булмагач, аның голәма сыйныфыннан икәнен халык белмәячәк тә, сәдака өләшкәндә бирми китәчәк икәнен уйлап алды. Тагы назлану, тагы елаган тавыш: белән ялыну:

– Әхмәт, бер Ходай хакы өчен миңа чалма-чапан тап! Зинһар дип әйтәм, тап!

Әхмәт, бу кирелектән кәефсезләнеп, нишләрен белми торган вакытта, хәзрәт кинәт шатлык белән кычкырып җибәрде:

– Ә, менә бит алар! Сез юри, мине хур итәр өчен генә бирмәгән икәнсез!

Фәтхулла хәзрәт, бу сүзләрне әйткәндә, хатын-кыз кием элгече янындагы бер киемгә ябышып тора иде. Моны күргәч, Ләйлә кычкырып көлеп җибәрде:

– Бабай, ул минем кием бит: кытай модасы, язгы хатын-кыз пальтосы.

Хәзрәт бу сүзләргә бик ачуланды:

– Эһе, бабасын алдый, имеш! Кытай модасы дип чапаннан көлә, имеш! Кытай әйбере булса, аның янына ник чалма куйганнар соң?

Бу сүзне ишеткәч, бөтен шундагы кешеләр кычкырып көлделәр, Нәфисәнең күп көлүдән эченә катулар чыкты:

– Бабай, ул нинди чалма булсын? Ул аккош мамыгыннан эшләнгән хатын-кыз эшләпәсе ич!

Ләкин бу сүзләр сөйләнгәндә, хәзрәт инде киемнәрне киеп өлгергән иде. Кызлар, чал сакаллы бер татарның киң, кытай модасы кызлар пальтосы һәм зур ак мамык эшләпә киеп, каршыларында торуын күреп, сүзләрен әйтә алмый көләләр иде. Әхмәт һәм хатыны хәзрәткә болай хатын-кыз киеме киенеп намазга бару көлке булуын сөйләп карасалар да, ул һич игътибарга алмый, бәлки:

– Сез гаҗәп кешеләр икәнсез, хатыннарыгыз голәма киеме, ирләрегез урыс киеме киенеп йөриләр икән. Бу эш түгел, бу эш шәригатькә сыймый, (...) - дип, үзләрен орыша гына иде.

Чар-начар шул көе чыгып киттеләр. Боларны ишегалдында автомобиль көтеп тора иде. Әхмәт атасына шунда утырырга тәкъдим итте. Озын хатыннар киеме һәм кабарып тора торган хатыннар эшләпәсе кигән Фәтхулла хәзрәтнең, итәкләрен күтәренеп, автомобильгә менеп бару кыяфәте карап торучылар өчен чынлап көлке бер кыяфәт иде. Фәтхулла хәзрәттән соң автомобильгә кызлар һәм Әхмәтнең хатыны менеп утырдылар. Хәзрәт бу эштән бик гаҗәпләнде:

– Сез монда нәрсәгә утырдыгыз? Без мәчеткә барабыз бит.

– Без дә мәчеткә барабыз.

– Ул нинди башбаштаклык тагын! Ул нинди марҗалык ул!

Хәзрәт шул сүзләрне әйтеп елап җибәрде. Ул бичара, баласының бөтен гаиләсе христианлык кабул иткәннәр икән дә, чиркәүгә баралар икән, үзен дә шунда алып барырга телиләр икән дип, курка иде.

– Үзегез һәлак булгансыз-булгансыз инде, зинһар, мине генә чиркәүгә алып бармагыз, зинһар, мине генә көчләмәгез, асыгыз, кисегез, мин диннән чыкмыйм! - дип, үкереп елый һәм автомобильдән төшәргә тырыша иде. Әхмәт көч-хәл белән атасын елаудан туктатты:

– Без һәммәбез мөселманнар! Безнең беребез дә христиан түгел.

– Алай булгач, болар (кызлар һәм Әхмәт хатыны) кая баралар соң?

Җавабын Ләйлә бирде:

– Без дә сезнең белән мәчеткә барабыз, анда бүген зур фәлсәфә лекциясе булачак. Муллабыз өч айдан бирле бу гает өчен хөтбә хәзерли инде.

– Муллагызны әйтер идем шул, ахмак! Бер хөтбәлек таба алмаган икән.

Хәзрәт сүзен тагын озынга сузды: (...) аларга мәчеткә йөрү хәрам икәнен бәян итте. Сүз монда килгәч, Әхмәт тә катышты:

– Моннан кырык-илле еллар әүвәл, дөньяда «Дин һәм мәгыйшәт» айгырлары хөкем сөргән вакытта, андый фетнәләр мөмкин булса да, хәзер аларның токымнары беткәч, булганнарын да мөселман монастырьларына ябып кую кагыйдәсе чыккач, андый фетнә-фәлән дигән нәрсәнең әсәре дә калмады.

Бу сүзләр генә бәлки Фәтхулла хәзрәтне канәгатьләндерергә җитмәсләр иде, ләкин Әхмәт атасын канәгатьләндерер өчен икенче дәлил тапты. Ул хәзерге Казан байларының һәммәсе мәчеткә хатын-кызлары белән йөриләр икәнлекне бәян итте. Бу дәлил хәзрәткә җитә калды:

– Алаймы? Алаймы? Байлар да шулай йөриләрме? Алай икән, алай икән, берәр фәтвасын тапканнардыр шул, (...) - дип куйды.

Бәхәс тәмам булгач, автомобиль кузгалып китте. Кузгалу куәте белән хәзрәтнең башындагы мамык эшләпә дә артка төште. Бу эш кызларга бик көлке тоелды булырга кирәк, бабаларына шпилькалар тәкъдим итеп, көлә башладылар.

Хәзрәт тә, башына эшләпәне яңадан алып киеп, бер кулы белән тотып бара һәм кызларга җавап бирергә сүз тапмаган шикелле генә итеп уйлана иде:

– Кара син аны, марҗалар киеп йөри башлагач, чалма башта да тормый башлаган; безнең заманда ике кат кәләпүш өстеннән дә рәхәтләнеп башка кереп утыра торган иде.

Хәзрәт, бераз уйланып баргач, уянып киткән шикелле булып, баягы азан тавышын хәтеренә китерде дә Әхмәткә:

– Әмма мөәзинегезнең тавышы шәп икән соң,- дип сөйли башлады. Ләкин хәзрәтнең соң дәрәҗәдә гаҗәпләнүенә каршы, Әхмәт азан кычкырган нәрсәнең мөәзин түгел, бәлки махсус пластинкалы бер машина икәнчелекне сөйләде.

Хәзрәт бу сүздән бик аптырашта калды. Ул машинадан азан әйттереп укылган намазның бозык икәнлегендә шөбһә итми иде. Шулай да, Әхмәткә сөйләүдән мәгънә чыкмаячак икәнен уйлап, шул турыда мәчеттә сүз кузгатырга карар бирде дә үзе тәкбир әйтергә тотынды. Автомобиль җил тизлеге белән бара, хәзрәт тә, бөтен көче белән кычкырып, тәкбир әйтә иде:

– Аллаһы әкбәр! Аллаһы әкбәр!..

Берничә минутлардан соң ерактан, зур-зур агачлар арасыннан мәчетнең манарасы да күренә башлады. Мәчет Казаннан егерме чакрым ераклыгындагы бик зур, бик куе, бик иске урман эчендә салынган, бинасы да ике йөз мең кадәр кеше сыйдырырлык дәрәҗәдә зур, бик нык, бик садә, татар инженер-архитекторларының берсе тарафыннан шул мәчет өчен генә уйлап чыгарылган архитектура стилендә ясалган иде. Бу мәчет күргән кешеләрдә бертөрле дәһшәт, куркыту, өмет һәм садәлек тойгылары уята һәм үзенең йөзләрчә ел яшәгән карт агачлар арасында, махсус эшләнми калдырылган урман эчендәге күренеше белән бертөрле сер-рият (таинственность) кәсеп итә иде. Егерменче гасыр уртасының бу мәчете дөнья зиннәтеннән иң буш бер җир иде ки, халык зиннәт һәм дөнья тереклегеннән туйган минутларында, дөнья белән мөнәсәбәтсез бер тереклек эзләгән көннәрендә, чын ихласлары белән монда киләләр иде.

Әхмәт әфәнденең автомобиле урман янына килеп җиткәндә, кешеләр төягән башка автомобильләр төрле яктан агылып киләләр иде, һәм, автомобильләр урманның тышкы ягында тукталып калып, өстендәге кешеләр җәяү урманга кереп китә иделәр. Безнең мөсафирләребез дә, автомобильдән төшеп, урманга кереп киттеләр. Бу вакытта Әхмәт һәм аның гаиләсе дини хис белән мәшгуль булсалар да, хәзрәт бөтенләй икенче хиссият белән мәшгуль иде: халык арасында бик күп күренгән матур-матур хатын-кызлар аның бөтен миен түндергәннәр иде ки, аның башында хәзер дини фикер булмау гына түгел - дөньяви тойгыларның да иң хайвани тарафы гына иде. Ул мөмкин кадәр хатын-кыз күбрәк җирләрдән кысылышып, бәрелеп, сугылып үтәргә тырыша иде.

Шулай да мәчетнең салыну кыяфәте хәзрәткә дә бөтенләй әсәрсез калмады: бу урман, бу матур-матур кызлар, бу бик садә, ләкин бик мәһабәт бина аның хәтеренә «Мең дә бер кичә»дәге тирән серле сарайларны төшерә һәм үзен шулар-ның каһарманы саната иде.

Мондагы кешеләр бертөрле рухани хис белән мәшгуль булганга күрә, Фәтхулла хәзрәтнең хатын-кыз киеме киенеп мәчеткә килгән бер ирнең барлыгына, бәлки игътибар да итмәгән булырлар иде, ләкин вакыйга алай шома гына узып китә алмады: мәчет ишегеннән кереп барганда, хәзрәт, яшь кенә бер кыз белән туры килүен ганимәт санап, бик булдыклы гына сурәттә кызны битеннән үпте. Кыз да, үз алдында хатын-кыз киеме кигән, чал сакаллы, ялтыравыклы күзле татарны күреп, әүвәл бераз каушаса да, тиз аңлашып алып, кечкенә генә кулы белән хәзрәтнең яңагына чалтыратып сугып җибәрде һәм:

– Тәрбиясез! Мин сезне мөселман монастырена яптырырмын! - дип кычкырды. Бу тавышка тирә-яктагы кешеләр игътибар иттеләр, һәммәсенең йөзендә бер ачу һәм хәзрәтнең тиле кыяфәтен күрүдән хасил булган ихтыярсыз бер көлемсерәү күренде. Бәрәкәт бирсен ки, арага Ләйлә керешеп, югарыда әйтелгән кыздан гафу сорады; булмаса, Фәтхулла хәзрәт өч айга монастырьга ябылган булыр иде.

Хәзрәт, вакыйгадан котылып, улы Әхмәт янына килгәч, үз дәгъвасына дәлил эзләп тапкан кеше кыяфәте белән:

– Менә әйттем бит мин сезгә, хатын-кызның качмый йөрүе фетнәгә сәбәп дип, хатын-кыз аркасында фетнә чыга язып калды бит,- диде.

Атасының мәчет ишек төбендә дә начарлыктан саклана алмаслык дәрәҗәдә хайван булуыннан кәефсезләнгән Әхмәт, бу сүзләрне ишетеп, тәмам ачуланды һәм:

– Юк, әти, монда кабахәт - хатын-кызның булуында түгел, бәлки синең «Дин һәм мәгыйшәт» айгыры» булуыңда! Синең шикелле хайваннарны халык арасына кертмәскә тиеш,- диде дә мәчеткә кереп китте; аның артыннан хәзрәт тә керде.

Мәчетнең эчке күренеше хәзрәткә бөтенләй ят иде: иплекнең уң ягында зур, киң постау түшәлгән мәйдан. Мәйданның аргы башында ерактан михраб күренеп тора. Сул якта рәт-рәт скамьялар тезелеп китеп, бик зур бер театр партеры шикелле күренеш тәшкил итә, һәм бу якның да аргы башында бер михраб сымак җир һәм аның алдында өстәл тора иде. Хәзрәт кергәндә, мәчеттәге кешеләрнең күбрәге, сул яктагы скамьяларга җирләшеп, тирән-тирән фикерләргә талып утыралар, бәгъзылар, уң як мәйданда тезләнеп утырып, дөньяны оныткан сымак уйга талып торалар, кайсылары да бик ихлас белән фәлсәфә китаплары укыйлар иде. Бу гадәттән тыш күренештән бераз аптырап торганнан соң, хәзрәт күзләре белән, чалма киеп, алларына яулыклар җәеп, сәдака көтеп утыра торган «голәма» сыйныфын эзләнә башлады; үзе дә, шулар янына барып, яулык җәеп, сәдака җыярга уйлый иде. «Голәма» сыйныфы бер дә күренмәгәч, хәзрәт, мәчетнең урта бер җиренәрәк барып, бер үзе яулык җәеп утырды. Ләкин моннан файда чыкмады: хәзрәтнең кайгысына каршы, мәчет эчендә бер генә данә дә, зурланып, акчалар чылтыратып, сәдака өләшеп йөрүче күренми иде. Кайбер зуррак корсаклы кешеләр үткәндә хәзрәт: «Бу кеше мәхәлләнең бае булырга кирәк»,- дип уйлап, тамаклар кыргалана, йөткерә, төчкерә, әллә ниләр эшли иде. Ләкин моңар илтифат итүче - сәдака бирүче табылмады. Менә шул вакытта гына хәзрәт сул якта тезелеп тора торган скамьяларга дикъкать белән карады; һәм халыкның «голәма»га яхшылык итми бантлауларын сул скамьялар-дан күрә башлады. Аның уйлавынча, бу скамьялар ысул җәдит парталары булып, халык фикереннән голәмага яхшылык итү тиешлек тойгысын чыгарырга хезмәт итәләр иде. Бу кирәкле ачышын әрәм җибәрмәс өчен, хәзрәт азан турысында сүз ачканда, бу скамьялардан да бәхәс итәчәк булды.

Бу арада манарадагы машина азан әйткәндәге матур тавыш белән: «Намаз! Намаз! Намаз!» - дип кычкырды. Халык та, агылып, уң якка җыела башладылар. Хәзрәтебез, өметсезләнеп, идәнгә җәйгән яулыгын җыеп, намаз укыр өчен берәр матуррак хатын янына туры килүне кайгырта башлады. Ләкин эш хәзрәт уйлаганча чыкмады; хатыннар бер тарафка, ирләр икенче тарафка сафландылар да ике арада юл шикелле бер ачыклык калдырдылар. Хәзрәтебез дә, хайванлыгын җиңеп, ирләр ягындагы сафка керергә ирексез иде.

Ул бик дикъкать белән имамның михрабка кергәнен көтеп калды. Хәзрәт бичара, ни күзе белән күрсен: михрабка ак сакаллы, ак чәчле, яланбашлы бер кеше керде. Моны күрә торып, ул тыныч кала алмады. Бөтен көчен җыеп:

– Кяфернең имамлыгы дөрес түгел! - дип кычкырына башлады.

Халыкның бер бүлеге хәзрәткә әйләнеп карадылар. Бу арада Әхмәт әфәнде, бер сафтан чыгып, атасын кулыннан өстерәп, намаз укыла торган җирдән читкә алып китте һәм, бик ачуланып:

– Синең шикелле (...) мәҗүслектән чыкмаган кешене мәчеткә китереп, гыйбадәт кылучыларның хозурларын бозганым өчен үкенеп җиремә җитә алмыйм,- дип, скамьяга алып барып утыртты.

Бу арада халык намазга тотындылар. Имам да укый башлады. Михрабка махсус эшләнгән бер машина куелганлыктан, имамның тавышы 50—60 мең микъдарындагы тыңлаучыларның һәммәсенә бертигез, аермачык ишетелеп тора иде. Хәзрәт бераз тыңлап торганнан соң бигрәк тә гайрәткә килде; имам фатыйхәне һәм кушкан сүрәсен саф татар телендә укый иде. Фәтхулла хәзрәт яңадан:

– Ах, бәдбәхет! Ах, дәһри! Коръәнне татарчага әйләндергән бит! Менә ысул җәдитнең ахыры нигә барып чыкты! - дип мыгырдана башлады.

Әхмәт тә кызу гына:

– Әгәр, әти, болай әйткәнне бер дә белми торган булсаң, мин сине моннан соң һичбер вакытта халык арасына алып чыкмам! - диде.

Бу сүзне бала вакытта Әхмәт үзе атасыннан күп ишетә торган иде.

Намаз укылып тәмам булды. Фәтхулла хәзрәт тә, улыннан курку сәбәпле, мөәзинсез азан әйтелеп укылган намазның бозыклыгы һәм «ысул җәдит парталары» турысында сүз башлый алмады. Халык һәммәсе килеп, скамьяларга утырыштылар. Бу вакытта хатын-кызлар да ирләр белән катышты. Һәркем имамның хөтбәсен көтеп калды. (...)

Фәтхулла хәзрәтләрнең автомобиле «Зыялылар клубы»на килеп туктады. Бу бик зур һәм бик матур пулат иде. Пулатның төрле яктагы ишекләренә автомобильләр бер-берсе артыннан туктап торалар; һавадагы егетләр һәм «фәрештәләр» дә клубның өстендәге балконга килеп куналар да, очучылар өчен ясалган ишекләрдән кереп китәләр иде.

Клубның эченә кергәч, хәзрәтнең башы әйләнеп китте: кеше чамасыз күп, хатын-кызлар «фәрештәләнгәннәр», һәркемнең йөзендә шатлык һәм матурлык, адәм диңгезе бер бүлмәдән бер бүлмәгә агылып тора иде. Фәтхулла хәзрәткә клубның һәммә нәрсәсе гаҗәп тоела иде: югарыга менгезә торган машина, бөтен әтрафы көзгедән ясалып, бер кешене мең итеп күрсәтә торган бүлмәләр, бик кыйммәтле картиналардан оештырып ясалган урманлык һәм сулык бүлмәсе... эл хасил, һәммә нәрсә ят иде.

Әхмәт атасын бер бүлмәгә кертте. Бүлмәнең бер ягына караса, Әхмәтнең дә, үзенең дә бик кыска һәм бик юан кыяфәтләре, икенче ягына караса, бик озын да, бик нечкә кыяфәтләре, өченче тарафта боларның үзләрен үчекләгән шикелле тора торган кыяфәтләре күренде. Фәтхулла хәзрәт бу күренешне махсус көзгедән килгән дип уйламый, бәлки чит-читтә шундый кыяфәтле кешеләр торалар икән дип ышана иде. Кычкырып көлде дә шәһадәт бармагы белән төртеп күрсәтә башлады:

– Кара, кара, Әхмәт, нинди кыска буйлы, юан, кәмит кешеләр! А, менә бу якка кара, нинди озын буйлы, нечкә кешеләр, кара, кара! Ха, ха, хи, хи! И Ходаем, нинди кешеләр, кара, кара, ха, ха, хи, хи!..

Бу арада Әхмәт акрын гына атасының кулына сукты да:

– Шәһадәт бармагы белән нәрсәгә ишарәт кылып күрсәтеп, ул кадәр ис китеп көлү мондый урыннарда гаеп санала,- диде.

Фәтхулла хәзрәт, вәгъдәсе буенча, үз-үзен тыярга тырышты, ләкин ул бик кыска һәм юан, бик озын да бик нечкәләр тагы да каршына чыгалар да тагы аның сабырын җуялар иде.

– И Аллам, нинди кәмит кешеләр, хи, хи...

Әхмәт болай күрсәтүче нәрсәнең махсус көзгеләр икәнен бәян иткәч, Фәтхулла хәзрәт, башын селкеп:

– И Алла, урыс дигәнең акча өчен ниләр генә уйлап чыгармый! - дип куйды.

Бу бүлмәләрне үтеп, зур залга чыктылар. Мондагы кешеләрнең күбесе Әхмәт белән күрешәләр һәм тәбрик итешәләр иде. Залда халык артык күп булса да, урынының бик зурлыгы сәбәпле, тыгызлык тоелмый иде. Бу вакытта Әхмәт янына бая мәчеттә имам торган кеше килеп күреште. Тәбрик итештеләр дә, Әхмәткә мөрәҗәгать итеп:

– Бу яңа терелгән атагызмы әллә? - дип сорады. Әхмәт шулай икәнен бәян иткәч, мулла Фәтхулла хәзрәт белән белештерергә үтенде. Әхмәт белештерде. Мулла гает белән тәбрик иткәннән соң, хәзрәткә мөрәҗәгать итеп:

– Хәзрәт, дөньяның хәзерге тормышы сезне бик гаҗәпләндермиме? - дип сорады.

Фәтхулла хәзрәт муллага ачу күзе белән карап алды да:

– Динне бетергән икәнсез инде. Ходай каршында син җаваплы инде,- дип җавап бирде.

Әхмәт атасын туктатмакчы булган иде дә, мулла, көлеп:

– Үз иркенә куегыз, зинһар! Без яшьләр түгел, болар заманасын үз күзебез белән күргән кешеләр бит,- диде дә, хәзрәткә карап: - Сезнең заманның дине бетебрәк китте шул,- диде.

Бу турыда сүз дәвам итсә, үзенең мулла белән сугыша башлавыннан куркып, Фәтхулла хәзрәт мулладан:

– Ничә корбан тиресе булды? Бу елларны тирене күпмедән бирәсез? - дип сорады.

Мулла да, көлемсерәп:

– Хәзрәт, бу елларда корбан тиреләрен бирми башладылар инде,- диде.

Фәтхулла хәзрәт җитез генә:

– Алаймы? Менә белдегезме инде ысул җәдитнең төбе кайда барып чыкканын? - дип, бик өстенлек иткән сымак булып көлеп куйды.

Хәзрәт, тәрәкъкыйнең төбе яманга чыкканын бик ачык күрсәтер өчен, муллага тагы бер сорау бирде:

– Мәҗлесләр ничек? Ашка еш чакыралармы?

– Юк, хәзрәт, бер дә юк! Бу заманнарда «голәма мәҗлесе» тәмам бетеп китте. Мин дә әүвәлге зур корсаклы байларның муллаларны дәшеп, әтәч сугыштырган шикелле, моназаралар ясаттыруларын уйлыйм да шуларны сагынып куям,- диде дә үз-үзен тыя алмыйча көлде.

Фәтхулла хәзрәт мулладан тагы берничә нәрсә сорамакчы иде, ләкин... бу вакытта залда шалтыраган звонок гомуми обед хәзер икәнчелекне белдерә башлады. Халык арасыннан килеп чыккан Әхмәт тә атасын буфетка алып кереп китте.

Сәгать дүртләр булганда, хәзрәт «Зыялылар клубы»ның өстендәге балконда улы Әхмәт белән бергә тора иде. Көн аяз, кояш шатлыклы ялтырый, очучылар матур һәм үткен очалар,- әлхасил, бүген җир йөзе генә түгел, күк йөзе дә бәйрәм итә иде.

Әхмәт ерак түгел җирдә тора торган бер һава көймәсенә кулы белән ишарә итте. Кава көймәсе, очып, балкон янына килеп туктады. Хәзрәт белән Әхмәт шунда кереп утырдылар да очып киттеләр. Әхмәт көймәчегә кайда барасын әйтте дә, әүвәл «фәлән» җирләрдән бераз гиздерергә кушты. Хәзрәт төшеп бара торган сигез яшьлек баладан да артык куанган, артык рәхәтләнгән иде:

– Кара син, Әхмәт, әле ахыр заманга каршы ниләр чыкты бит дим,- дип, борылып-борылып, тирә-якны карангалый бара иде. Фәтхулла хәзрәт бер көлеп куйды: - Карагыз, карагыз әле, әнә теге кыз ничек уйнаклап оча, әйтерсең Мысыр күгәрчене, һи, һи, хи, хи...

Бу вакытта хәзрәтнең колагына музыка тавышы ишетелә башлады. Хәзрәт, шул якка карап, ерактан бик зур, алты-җиде йөз кеше төягән бер һава көймәсе килгәнен күрде. Көймә озакламады, боларга якынлашты. Аның эчендә йөзләп адәм быргылар белән «Һава маршы» көен уйныйлар иде. Хәзрәт бу юлда да, җыр һәм музыканың харамлыгын бөтенләй онытып, яулыгын чыгарып, селтәп, әйләнгәләп, биегән сымак итәргә тотынды. Аның мондый дәртләнгәнен күрү кызыклы булса да, көймәнең әйләнеп китүен хәтеренә алып, Әхмәт атасын биюдән туктатты. Берничә минутлардан соң музыкалы көймә Әхмәтләр көймәсен җитеп узды. Әхмәтләрнең көймәчесе дә, үз көймәсен җәһәтләтебрәк, музыка артыннан алып китте. Хәзрәт һава өстендә музыка тыңлап уздырган бу минутларны бик шатлыклы минутлардан саный, бөтен барлыгында бер кәеф-сафа тоя һәм шул ук вакытта бу халәт турысында әллә нәрсә белгән дә, хәзер генә хәтеренә китерә алмаган сымак була иде.

Хәзрәтләрнең көймәсе өйләренә килеп җитте. Мосафир-ләребез дә өй өстендәге балконга туктап төштеләр. Һавадагы музыка тавышы да акрын-акрын хәзрәтнең колагыннан ераклаша бара, ул ераклашкан саен, хәзрәтебез дә үз-үзен аңлаган шикелле була бара иде. Мөсафирләр киң баскыч аркылы өйләренә төшә башладылар. Музыка инде бөтенләй ишетелми бантлады. Хәзрәтнең йөрәге шау итеп китте.(...)

Хәзрәт бүлмәдә ялгыз калды, һәм, шул ялгызлыктан файдаланып, гарәфә көнне Габделкаюм Насыйри төшерелгән картинага пычак белән һөҗүм иткән шикелле, бүген башка картиналарны туракламакчы булды да күзләре белән җанлы нәрсә сурәтләрен эзләнә башлады. Ләкин таба алмады: Әхмәт андый картиналарны бу бүлмәдән чыгарткан иде.

Хәзрәт өстәл өстендәге язу әсбапларын тикшерергә тотынды, бәхетсезлеккә каршы, сәдәфтән эшләнгән каләм савытының өстендә берничә татар мөхәрриренең рәсемнәре төшерелгән иде. Ул моны күрү белән, үзенә савап табарга урын чыкканлыгына куанып, каләм пәкесе эзләнергә тотынды. Хәзрәт ул заманда үз өендәге чәй савытларының өстендәге кытай сурәтләренең башларын кыра торган иде. Хәзер дә, шул гадәте буенча, әгәр пәке табылса, мөхәррирләрнең башларын кырып куймакчы иде. Ләкин, хәзрәтнең зур үкенеченә каршы, бүлмәдә пәке-пычак заты калдырылмаган иде. Ул алай да аптырамады: өстәлдән клей табып алып, һәр сурәтнең башына кәгазь ябыштырып куйды. Ләкин монда бер дини мәсьәлә килеп чыкты: савытның ике башына кечкенә-кечкенә кош сурәтләре төшерелгән иде. Хәзрәт бу кош сурәтләренең чебеннән зурмы, кечкенәме икәнлекләрен аермачык белми иде:

– Бәс боларның хөкеме ни? «Ибнелгабидин»дә бу турыда берәр сүз бар микән?..

Хәзрәт озак уйлаганнан соң, саклану ягын тотарга кирәк дип, бол арга да кәгазь ябыштырып куйды. (...)

Бүлмәдә каты звонок тавышы яңгырады. Ул тавышның кайдан килгәнлеген уйлап өлгерә алмады, күз алдындагы, стенага ябыштырылып куелган пыяла аркылы бер яшь егетнең илтифатсыз гына басып торганлыгын күрде (бу пыяла, егерменче гасыр уртасының телефон көзгесе булып, сөйләшә торган кешене бөтен гәүдәсе белән күрсәтә һәм белмәгән кеше бу пыяла күрсәткән нәрсәне чын кеше дип уйларлык итеп күрсәтә иде). Хәзрәт, бу билгесез егетнең күренмичә генә бүлмәгә килеп керүеннән соң дәрәҗә гаҗәпләнеп:

– Нихәл? Ни кирәк, чибәр егет? Кайдан кердең син? - дип сораштыра башларга һәм сүз арасында чыкмаячак дигән шатлыклы хәбәрне аңар да әйтергә уйлап кына торганда, егет үзе сөйләшә башлады:

– Ләйлә туташ өйдәме?

Фәтхулла хәзрәт сөйлисе сүзләрен дә, үзе сөйлисе шатлык хәбәрен дә тәмам онытты һәм бик гайрәткә килде дә:

– Ә, малай, шулай икән, мәсәлән, синең эш! Кыз катына дип, мәсәлән, кергән икәнсең! Юк, моннан чыгып кача алмассың! - дип кычкырына башлады. Ләкин телефонның сүз җибәрә торган төше бу яктан бикле булганга күрә, теге егеткә бу гайрәтләр ишетелмиләр иде. Ул яңадан сөйләргә тотынды:

– Бүлмәдә кеше бармы? Ләйлә туташны монда чакырсагыз ла!

Хәзрәт тагы да кызды:

– Ах, күзең чыккыры, күз алдыңда, фаразан, мин утыра торып «бүлмәдә кеше бармы?» дип сорый бит тагын. Ах оятсыз, бәдбәхет! Кыз янына килеп, тагы, мәсәлән, кызны бабасыннан чакыртып китертмәкче, ах, кабахәт! Ах, нәҗес!

Телефонда яңадан звонок шалтырый; егет яңадан сорый:

– Бүлмәдә кеше бармы?

Фәтхулла хәзрәт, чыдаша алмый, урыныннан сикереп тора һәм, үз күкрәгенә йодрыгы белән бәрә-бәрә, кычкырына башлый:

– Ах, күзең чыккан нәрсә, ах, җирбит! Мин кеше булмый, фараз иттек, нәрсә соң? Оятсыз!..

Теге тарафтан бу гайрәтләрнең берсен дә ишетмәгән егет яңадан сорый:

– Бүлмәдә берәү дә юкмыни?

Фәтхулла хәзрәт йодрыкларын күтәрә, аяклары белән идәнгә тибә-тибә, яңадан кычкырына:

– Җитәр, бәдбәхет, ник болай мине, фаразан, мыскыл итәсең?! Ах, җирбит! Ах, мәлгунь! Кыз янына кереп, әле үзе оялу юк, мәсәлән, ак сакаллы бер мәхәллә имамын мыскыл итә бит! Ах, йөзең кара, мин, мәсәлән, кеше булмый, атаң башымыни?!

Хәзрәт бервакыт егетнең өстенә һөҗүм итәргә уйласа да, аның артык таза гәүдәсен хәтеренә алып, уйлаганын эшләргә база алмый калды.

Яңадан звонок шалтырый, яңадан егет сөйли:

– Ләйлә туташны телефонга дәшсәгез лә.

– Ә, йөзең кара, хәзер тилиграмга дигән буласыңмыни? Алай дип дәшеп, мәсәлән, Ләйлә белән үзең сөйләшер идеңмени? Тукта, монда кергәч, качып, мәсәлән, котыла алмассың инде. Мин кызның, фаразан, атасына хәбәр бирәм,- дип, Фәтхулла хәзрәт бүлмәдән җилтерәп чыгып китә дә егет качмасын өчен бүлмәсен өстән бикли. Бу вакытта Фәтхулла хәзрәтнең фикере бик җитез эшли иде:

«ЭҺе, өстенә гайрәт органны күргәч, нихәтле каушамаган булып күренсә дә, курыкты малаем. Тилиграмга дигән була. Тилиграм китерүче урыс, мәсәлән, гомердә болай киенеп йөрми ул; аның әллә кай җирләренә хәтле кәкре быргы сурәтләре төшереп бетерелгән була; өйгә кергәндә, здравстуй, мулла, дип кенә керә ул... Оятсыз, җирбит!.. Нәммәсе ысул җәдит фетнәсе... һәммәсе шул мулла Галимҗаннар* чыгарган эш...» - ди-ди уйланып, хәзрәт коридор буенча җәһәтләнеп китте.

Галимҗан Баруди күздә тотыла.

Хәзрәт бүлмәсендәге тавыш кунаклар утырган бүлмәгә дә ишетелгәнлектән, бабай тагы нәрсә белән җенләнә икән дип, Ләйлә бабасы бүлмәсенә килергә чыккан иде. Хәзрәт Ләйләне күрү белән, бармагын селкеп:

– Ә, кызый, эшең сизелде бит. Менә мин атаңны, мәсәлән, дәшергә барам, синең сөйгән егетеңне тоттым,- дип, хәйлә-кәранә елмайды.

Ләйлә бабасын гакылдан шаша башлаган дип уйлап, көчкә генә кычкырып көлми чыдап:

– Нишләдең син, бабай; әллә юләрләнә башладыңмы? - дип сораша башлады.

Хәзрәт һаман шул хәйләкәранә елмайган килеш:

– Юк, кызый, яшермә, яшермә, сөйгән егетең дә, мәсәлән, мин сүккәч, тилиграм дип ялганлап караган иде дә... юк, бабагызны, мәсәлән, алай алдый алмассыз,- диенә иде.

Ләйлә чыдамады, кычкырып көлде, хәзрәт бик ачуланды:

– Ах, оятсыз, көлеп тора бит әле, чәчеңнән өстерәп кисәрмен...

– Кызларны чәчләреннән өстерәп кисү заманнары тү-тү, тү-тү инде...

Бу арада коридорда низаг тавышы ишетеп, Әхмәт тә чыгып җитте. Хәзрәт аны күрү белән, ашыга-ашыга, җиңеннән өстерәргә һәм сөйләнергә тотынды:

– Менә хәзер, мәсәлән, күрерсең ысул җәдитнең төбе кайда барып чыкканын, менә хәзер, фаразан, күрерсең хатын-кыз ачык йөрүнең фетнәгә, фаразан, алып баручы икәнчелекне: кызың янына кергән егетне тоттым...

Әхмәт, эшне аңламаганга күрә, көләргә дә, көлмәскә дә белми, әмма Ләйлә рәхәтләнеп-рәхәтләнеп көлеп бара һәм бу эше белән хәзрәтнең ачуын тагы да китерә иде. Карт, ашыга-ашыга, ишекне ачты, ләкин ни күзе белән күрсен, егеттән җилләр исә (телефонда сөйләүче егет, бу тарафтан бер дә звонок булмагач, бераз көткән дә киткән иде). Хәзрәт, ашкынып-ашкынып:

– Юк, егет, юк, качма, чык лутче (лучше), чык, мәсәлән, кайда качтың? Барыбер мин эзләп табам бит! - дип кычкырынды; һәм егет моннан соң да күренмәгәч, җәһәтләп өстәл асларыннан, скамья артларыннан эзләргә тотынды. Ләкин егет һаман табылмый иде. Хәзрәт бик аптырады, каушады да: - Валлаһи, бар иде! Валлаһелгазим, бар иде. Ләйләне дәшеп кил дип, мәсәлән, үземә әйтте. Ах йөзе кара, кайдан чыгып киткән соң ул? - дип, кызарына-кызарына үз-үзен акларга тотынды.

Атасының һәммә эшләренә бер гакылсыз сабый бала эше шикелле итеп карарга гадәтләнгән Әхмәт, вакыйганың соңын да көтмичә, кунаклары янына чыгып китте. Хәзрәт дүрт аякланып өстәл астыннан чыгып килгәндә, Ләйлә, егыла-егыла көлеп:

– Кайда егетең? Хәзер табып бир миңа,- дип, бабасыннан егет таптыра иде.

Хәзрәт, лышык-лышык борынын тартып, антлар итә-итә, егетнең басып торган урынын күрсәтә һәм күзләре белән бүлмәне кат-кат актара иде.

Инде Ләйлә вакыйганы аңлады һәм, көлүен көчкә генә тыеп, телефоннан сүз җибәрү юлын ачмыйча гына звонокны басты да бүлмәдән чыгып китте.

Хәзрәт, өстәл янына утырып, бик аптыраганлыктан, бу заман халкына ышаныр хәл юк дип, каләм тартмасын ачып, эчендә теге егет юкмы дип карана башлады. Бу вакытта яңадан баягы звонок тавышы ишетелде. Хәзрәт үз алдында яңадан баягы егетне күрде дә, артык гаҗәпләнүеннән бер-ике минут сүз дә дәшә алмый торгач, көчкә-көчкә генә:

– Ах, разбуйник! Ах, бәдбәхет! Кайда качып калдың син? - дия алды.

Егет яңадан сөйли башлады:

– Телефонда кем бар? Хәзрәт тагы гайрәтләнде:

– Ах, бәдбәхет, әле һаман тилиграм дип, мәсәлән, алда-макчы буласың бит, ах, разбуйник! Тилиграм китерүче булгач, мәсәлән, ник сөяркәңнең атасын, фараз иттек, дәшкәч, качтың?

Теге тарафтан бу сүзләрне ишетмәгән егет нәрсәдер яңадан сорады; ләкин бу юлда хәзрәт аңламый торган тел белән сөйләде. Хәзрәт моңар бигрәк ачуланды:

– Разбуйник булмасаң син, мәсәлән, мөселман белән урысча да сөйләшеп ятмас идең, бәрфараз! Ах, оятсыз, оятсыз, ах, җирбит, җирбит!

Телефоннан яңадан хәзрәт аңламый торган сүзләр ишетелә башладылар. (...) Бу юлда инде хәзрәт чыдамады: үз-үзен дә белешмәенчә, скамья күтәреп, егеткә һөҗүм итте.

Хәзрәт егеткә суккан минутта телефон көзгесе, чәлпәрәмә килеп, йөз кисәккә ватылды; егет юкка чыкты; телефон чыбыкларының башлары чыжылдап зәңгәр сыман ут чәчеп тора башладылар.

Көтелмәгән бу эш хәзрәтнең тәмам котын очырды. Хәзер-нең эчендә ул теге егетнең пәри-җен булучылыгы белән хөкем итеп куйды; һәм аның болай утка әйләнеп китүен үзенең әгузе-бисмилла әйтми сукканлыгыннан күреп, тиз генә догалар укып каршы тормаса, төрле сурәтләргә кереп, үзенә бик зур афәт китерәчәк икәнен уйлый бантлады. Хәзрәтнең бөтен гәүдәсе калтырады, тез буыннары хәлсезләнделәр, йөрәге шартлап китәр төсле типте. Үкенечкә каршы, аның хәтеренә җен-пәри явызлыгыннан котылу өчен укый торган догалары да килми иде. (...)

Кухнядагы пешекченең гаҗәпләнүенә каршы, әлсерәп, аһ-ваһ килеп барып кергән карт, бер сүз сөйләмәстән, бер корзин белән тора торган 50—60 йомырканы күтәреп, яңадан бүлмәсенә чапты. Хәзрәтнең бу чабышы чынлап та пожарный л ар чабышына бик охшый иде.

Бүлмәсенә кереп, корзинны идәнгә куйгач та ул, кычкырып тәкбир әйтеп, йомыркалар белән телефон аппаратына бәрергә тотынды. Бичара йомыркалар төрле җирләргә бәрелеп ватылалар һәм эчләрендәге сыеклары белән бүлмәнең кыйммәтле җиһазын буйыйлар, телефон аппаратын һич төзәлмәслек итеп ватканнан ваталар иде:

– Аллаһы әкбәр, аллаһы әкбәр...

Бер, ике, биш, унынчы йомыркалар бәрелделәр... Бүлмәгә җәһәтләп кенә Әхмәт, балалары һәм хәзрәтне мәчеттә күргән карт имам килеп керделәр. Болар эшкә яхшы төшенмәсәләр дә, хәзрәтнең, тәкбир кычкырып, стена һәм телефон аппараты белән сугыш башлаганын, бигрәк тә сугыш коралы итеп йомыркалар файдаланганын күреп, көлмичә чыдый алмадылар. Ләйлә, тиз генә барып, телефон чыбыкларындагы утны туктатты; хәзрәт утның туктаганлыгын күргәч, алдындагыларга карап:

– Менә күрдегезме, мәсәлән, бабагыз карт нишләде? Сез булсагыз, бәрфараз, авызыгызны ачып торган булыр идегез әле... Нинди генә пужар булмасын, тәкбир белән йомыркага каршы чыдый алмый ул. Теге сихерче егет, ачу итеп, пыяла ватып, фараз иттек, пужар чыгарган булган иде. Әле Ходайның рәхмәте диегез, мәсәлән, аш бүлмәсендә йомыркалар туры килде...- диде.

Ләйләдән башкалар эшне аңламыйлар; Ләйлә булса, сүзен әйтә алмыйча көлеп, гаҗиз булганлыктан, сөйләп бирә алмый иде.

Идәннәре, стеналары, җиһазлары йомырка белән пычратылган, аяк асты пыяла ватыгы белән тулып, әллә нинди оригинальный (нәү иҗад) хәрабә кыяфәтенә кергән бүлмәдән Фәтхулла хәзрәтне алып чыгып, бүлмәне чистартырга кирәк иде. Шулай иттеләр дә: хәзрәткә, әүвәл, бу эшләренең урынсыз булганлыгын, әдәпсез егетне скамья белән әдәпкә китерүе йорт һәм телефон хуҗасы Әхмәтнең сул кесәсенә 500 сум чамасында торганлыгын, һәм йомырка белән пожар сүндерү дә бик күп җиһазларны эштән чыгарганга күрә, Әхмәтнең шул ук кесәсенә шул ук чамада «файдалы» булып чыкканлыгын ачык аңлаттылар. Аннан соң «оста пожарныебызны» кунаклар янына алып чыктылар.

Моннан ун гына минут әүвәл шулкадәр ихлас белән эшләп йөргән эшләре хәзер инде хәзрәтнең үзенә дә ярым көлке, ярым оят шикелле тоела башладылар. Шулай да ул бөтенләй аптырамады, бәлки бу эшләрнең һәммәсен эшләүче ул түгел, бәлки Аллаһы Тәгалә икәнчелеген сөйләп, килгән казада ул гаепле түгел, бәлки тәкъдир шулай булган икәнчелеген бәян итте һәм озын гына гарәби гыйбарә дә укыды. (...)

Сәгать җиде тулганда Әхмәтнең кунаклары китеп беттеләр. Ул үзе һәм гаиләсе шәһәр театрына барырга хәзерләнә бантладылар. Фәтхулла хәзрәт, татар театрына дигән сүзне ишеткәч, бик гайрәткә килеп:

– Теләсәгез кайда барыгыз, мәсәлән, теләсәгез нинди начар урында, фаразан, булыгыз, ләкин татар театрына, мәсәлән, барырга миннән рөхсәт юк...- дип сүгенергә тотынды. Ләкин аның сүзләрен берәү дә санга алмады.

Әхмәт һәм хатыны, картка карап, елмаешалар, кызлар чырык-чырык көләләр, Зыя:

– Билетлы кешеләрне театрга синнән рөхсәт язуы алып бармаса да кертәләр,- дип, бабасын ачуландыра гына иде.

Хәзрәт актык коралы белән эшкә керешеп карады:

– Татар театрына барган кешеләр, мәсәлән, кяфер булалар, , фаразан, кяфер булалар! Әлбәттә, мәсәлән, кяфер булалар,- диде һәм бу кадәр каты әйткән өстенә дә бара алмаслар инде дип уйлады. Ләкин эш ул уйлаганча чыкмады: театрга хәзерләнүчеләр хәзерләнүдән туктамадылар. Хәтта Әхмәт:

– Хәзер кешене кяфер ясау коралы үтмәсләнде инде. Милләт тормышыннан бер файдалы нәрсәне дә кисеп төшерә алмый,- дип, хәзрәткә бик ачык аңлашылмый торган ярым көлке сүз белән каршы торды.

Өйдәгеләрнең бик чынлап хәзерләнеп йөрүләре, «кяфер буласыз» дигән сүздән дә бер дә курыкмаулары - хәзрәткә әллә ничек тәэсир итә иде.

Гомере буенча: «Башкалар гаеп итмәсләрме?», «Мәхәллә халкы бу эшкә ни дияр?» дигән ике сөальнең җаваплары белән эш итеп килгән хәзрәтебез хәзер татар театрына баруны берәү дә гаеп итми икәнчелеген белгәнгә, «гөнаһ» булуына да карамыйча, үзе дә барырга хәзер тора, ләкин ул үзен Әхмәттән кыстаттырып, кыямәт көнендә гөнаһысын «шайтан мәлгунь» белән Әхмәткә йөкләтеп калдырырга юл хәзерли иде. Кызлар һәм «түшәк шикелле» хатыннар буласын белгәнгә күрә, хәзрәтнең театрга барасы бик килә башлады. (...)

Вакытның кич булуына карамаенча, электрик кояшлары сәбәпле, урамнар көндездән аермасыз якты иделәр. Кич икәнен белдертә торган бернәрсә булса, ул да күк йөзенең караңгыланып торуы, очсыз-кырыйсыз бушлыкның ерак бер җирләрендә ай һәм йолдызларның ялтыраулары гына иде. Хәер, адәмнәр күккә дә тыныч кына караңгыланып торырга ирек бирмиләр иде: һәрбер очучының янындагы электрик кояшы, атылган йолдыз (шиһабе сакыйб) шикелле, бу очсыз-кырыйсыз караңгылыкны яра да, менә, менә җир йөзендәге караңгылыкны җиңгән адәмнәр тиз заманда үз өсләрендәге караңгылыкка да чынлап каршы торырлар шикелле тоела иде.

Фәтхулла хәзрәт, хәзер генә булып узган кызыксыз эшнең авыр тойгысыннан аерылу өчен, автомобильдән төшү белән күзләрен күккә күтәрде һәм, андагы атыла торган йолдызларны күреп, кыямәт җиткән икән дип уйлады да «Хәүкалә» һәм башка исенә төшкән нәрсәләрен укый башлады. Аның коты очкан иде, кулы белән күкне күрсәтеп, Әхмәткә ялынырга тотынды: – Зинһар, Әхмәт, өйгә кайтыйк, зинһар, мәсәлән, кайтыйк! Күрәсең, фаразан, йолдызлар нишлиләр, кыямәт якынлан-ганның, мәсәлән, галәмәте ул. Зинһар кайтыйк; тәүбә-истигъ-фар кылыйк. Әстәгъфируллаһелгазим! Әстәгъфируллаһел-газим...

Әхмәт ирексез көлеп җибәрде дә, хәзрәтнең сүзе тәмам булганны көтмичә, ул атыла торган нәрсәләрнең очучылар янындагы кояшлары икәнен бәян итте. Хәзрәт шатлыгыннан авызын колакларына кадәр ерды һәм, тиз генә өстендәге киемнәрен чишеп, күлмәк изүен ачып, ике-өч мәртәбә үз күкрәгенә төкерде:

– Бисмилла, теф! Теф! Котларым гына да, мәсәлән, калмаган иде...

Әхмәт белән хатынының яшь вакытта бу гадәтне күргә-ләгәннәре бар иде. Балаларның бу эшне әүвәл мәртәбә күрүләре булганга күрә, ал арга бик көлке тоелды.

Фәтхулла хәзрәтнең күз алдында нурга баткан, очы-кырые күренми торган бер зиннәтләнгән сарайның гаҗәп матур ясалган ишеге тора иде.

Керделәр. Күтәрә торган машинаның бик күп кеше сыйдыра торган бүлмәсенә кереп, күтәрелә башладылар. Хәзрәткә бу машинада шактый ят һәм гаҗәп тоелды да, Әхмәткә карап:

– Хәзер инде идәннәрне күтәрелә торган ясый балалагансыз икән,- диде. (...) Ничәнче катка кадәрдер күтәрелеп, арлы-бирле йөрүчеләр белән шыгрым тулы бик матур бер мәйданга җиткәч, безнең мөсафирлар машинадан төштеләр.

Мәйданның бер ягында рәттән бик күп ишекләр тезелеп киткәннәр иде. Әхмәтләр дә шулардай берсенә керделәр. Фәтхулла хәзрәт, креслоларның берсенә утырып:

– Ягез, мәсәлән, бер дога кылыйк! - дип әйтергә өлгермәде, Әхмәт аны, бүлмәдән алып чыгып, әлеге машина белән тагы да югары алып менде. Монда Фәтхулла хәзрәт гаять киң, гаять зур, гаҗәеп бер бакча күрде. Бакча чын-чын бакча: агачлар үсеп торалар, исләре белән бөтен әтрафны каплаганнар, ал арның ботакларында гаҗәеп тавышлы, гаҗәеп төстәге электрик кошлары гаҗәеп көйләр сайрыйлар иде. Бакчаның төрле якларына җәелеп киткән хуш исле юлларында әллә никадәр халык йөренә. Урта бер җирдә фәкать скрипкалардан гына корылган бер оркестр уйнал, бөтен тирә-якны музыканың сихерле тәэсиренә чумдыра иде.

Фәтхулла хәзрәтнең башы тәмам әйләнде: ул бу бакчага ничек килеп чыкканлыгын бер дә аңлый алмый иде. Әхмәттән сораштыра башлады. Әхмәт, җавап бирмичә генә, атасын бакчаның кырыена китерде дә аска карарга кушты. Хәзрәт бигрәк тә артык гаҗәпләнүенә каршы үзеннән ничә һәм ничә саженьнар түбәндә җир йөзен күрде һәм дә бу бакчаның түбә өстенә ясалган бакча икәнен аңлады. Әүвәл аның йөрәге жулап китте: менә, менә бакча җимерелер дә, мескен хәзрәт сытылып үләр төсле иде. Аннан соң, бакчаның бик нык торганын күреп, бераз тынычлагач, бу кадәр биек пулат өстенә шушы кадәр зур бер бакчаның ничек менгерелгәнен уйлый башлады да Әхмәттән:

– Бу «Ярматаж» («Эрмитаж») бакчасын, мәсәлән, ничек итеп монда хәтле менгереп җиткердегез? - дип сорашырга тотынды.

Әхмәт бакчаның хәзерге урынында үстерелгән икәнен сөйләгәч, хәзрәт эче катканчы көлде:

– Менә, мәсәлән, хәзерге халыкта акыл (гакыл) бар диген инде. Фаразан, син, адәмнән оялмаенча, мәсәлән, йорт түбәсенә, бәрфараз, бакча яса, имеш. Менә көлке, мәсәлән, менә көлке, фаразан, менә җүләрләр, менә җүләрләр! Хи, хи, хи...

(...) Әхмәт моназарага керешмәгәнлектән, хәзрәт үзе дә фикерен бу мәсьәләдән күчереп, берәр симез хатынны кочаклап бию турысында уйлый башлады: каршыларында күренгән зуррак гәүдәле хатыннарның һәммәсен бик тегәләп карый һәм, мин шуның белән биермен дип карар биреп, һәм булачак «рәхәтне» уйлап, кәефләнеп куя иде. Шулай итеп, хәзрәт шактый вакытлар биюләр башланганын тавыш-тынсыз гына көтеп йөрде. Ләкин һаман башланмагач, аның эче поша башлады. Ахыр, чыдый алмады: тиз башланамы икәнен белер өчен, үзенчә, читтән-читтән генә осталык белән Әхмәттән сораштырырга тотынды:

– Шушы бакчада, мәсәлән, кочаклашып биербез микән инде? Ничә сәгатьтә, фаразан, бии башларбыз соң? Менә шушы хатын белән, бәрфараз, мин үзем генә бии торсам, гаеп итмәсләр микән?..

Бу вакытта бакчада звонок тавышы ишетелде дә, музыка туктады, кошлар сайрауларын кистеләр, халык, агылып-агылып, аска төшә башлады. Хәзрәт, хәзер биюләр башлана икән дип уйлап, бик шатланды һәм, Әхмәтне җиңеннән өстерәп, халыкны ерып, аска төшәргә ашыга башлады. Ләкин Әхмәт бер дә ашыкмый иде. Хәзрәтнең бу эшкә ачуы килеп:

– Менә биергә соңга калырбыз, мәсәлән, симез апайларны алдан төшкән, фаразан, кешеләр эләктереп бетерерләр... Тиз бул инде, мәсәлән, аягың коргыры нәрсә! - дип сүгә-сүгә ашыктырырга тотынды.

Фәтхулла хәзрәт, ложага (үткәндә Әхмәтләр белән кереп чыккан бүлмәгә) кереп утырып, партерда тезелгән кеше башларының күплегеннән гаҗәпләнеп: «Сөбханалла, машалла!» - дип кенә утырганда, кинәт звонок шалтырады да күз ачып йомганчы театр кап-караңгы булып калды. Хәзрәт: «Харап булдык, мәсәлән, Әхмәт, Ходайдан газап иңә бит!» - дип әйтеп өлгермәде, пәрдә күтәрелде. Яктылык күргәч, ул бераз тынычланды һәм эшнең соңын көтеп калды.

Бу кич театрда әүвәл «Чиктән ашу - яман эш» дигән ике пәрдәле комедия һәм аннан соң «Дин саклаучылар» дигән өч пәрдәле трагикомедия куелачаклар иде.

Пәрдә ачылып җитү белән сценага (театрда уен күрсәтелә торган җиргә) 30—35 яшьләрендә бер ир кеше керде. Кеше өстенә билсез, купшы тегелгән татар казакие, башына кара кәләпүш, аякларына штиблетлар кигән һәм казаки якасы эченнән катыргы яка куйган иде.

Фәтхулла хәзрәт бу кешенең ак яка куйганлыгына бераз кәефсезләнсә дә, яшь байларга аны гына гаепләмибез инде дип уйлап һәм бу заманда, мондый урыс шикелле халык арасында, аның казаки һәм кәләпүш киеп йөрүеннән гаять шатланып, үз-үзен белешмәенчә сикереп, урыныннан торды да бик каты тавыш белән:

– Менә, мәсәлән, рәхмәт, агай-эне! Менә, фаразан, рәхмәт! Бу кяфер мәлгуньнәр арасында, мәсәлән, болай үзебезнең мөселманча киенеп йөрүеңә рәхмәт! - дип кычкырды. Хәзрәтнең бу кешегә әйтә торган сүзләре тагы да бар иде, ләкин Әхмәт бик каты итәгеннән тарткач, сүзен кыскартты.

Бөтен театр халкы, бу көтелмәгән тавыштан бик аптырап, күзләре белән тавышланучы әдәпсезне эзли башлады. Әхмәт, атасының колагына гына бөгелеп, әгәр ул яңадан шундый берәр тавыш чыгара калса, театрдан куылып чыгарылачак икәнен белдерде. (...)

Безнең мөсафирләребез йортларына кайтып кергәндә, анда 40—50 ләп кунак бар иде: бәйрәм булу мөнәсәбәте белән Ләйлә, Нәфисә һәм Зыяның иптәшләре җыелганнар һәм, ду килеп, төрлесе төрлечә кәеф һәм сафада иделәр. Анда-монда егетләр һәм кызлар өелешеп сөйләшәләр дә көлешәләр; бер тарафтан кемнеңдер рояльдә уйнаганы ишетелә һәм шул ук вакытта ир һәм кызлардан оешкан бер хор матур, дәртле һәм хәятлы бер көйне урта гына һәм бик бердәм тавыш белән суза иде. Хәзрәтнең күзләре иң әүвәл мондагы яшь-яшь «фәрештәләргә» төште. Хадимнән икенче киемнәр, шәригатьчә юылып пакьләнмәгән киемнәр сорарга тотынды:

– Әй, кем, егет, миңа, мәсәлән, менә шушындый кыска пальто (тужурка), менә шундый, фаразан, кечкенә пальто (жилет), аннары шушындый, фараз иттек, тар балаклы чалбар китер! - дип, өстендәге тужурка, жилет һәм брюкасын күрсәтте.

Зыя, хәзрәтнең шәригатьчә пакьләнмәгән киемнәр сораганын ишеткәч:

– Соң, бабай, шушы, комган белән өч кат йөгерткән киемнәрең генә ярамыймыни? Ул (хадим) китергән киемнәр тагы нәҗес булырлар бит алар,- дип көлеп куйды.

– Юк, юк, син, мәсәлән, мелла Зыя, авызыңны җырма әле. Хатын-кыз, фаразан, матур киемне ярата ул. Гөнаһ мәҗлесенә, мәсәлән, намаз киеме киеп барыр хәл юк инде,- дип, хәзрәт китерелгән киемнәрне киенде, үзенчә төзәтенде, эшләпәне кыңгыррак салды, кесәсеннән яулык башын күрсәтебрәк куйды да кунаклар янына чыгарга хәзерләнде. Ләкин шулай чыгам дип торганда гына Ләйлә килеп керде дә эшне бозды.

– Син кая барасың, бабай?

– Кунак кызлар белән шаярырга чыгам!

– Ах, оятсыз карт! Син безнең җыенны әүвәлге замандагы авыл кызларының аулак өйләре дип белдеңмени?

– Юк, син, мелла кем, әй лә, тфү, тфү, Ләйлә диясем, син, Ләйлә, ачуланма әле. Шаяру дигәч тә, мәсәлән, үзегезчә инде ул; ысул җәдитчә шаяруны әйтәм мин, хи, хи, хи, кочак ла-шып, мәсәлән, биюне әйтәм мин. Андагы кызларның һәммәсе белән, фаразан, берәр кат кочаклашып биеп чыгарга уйлыйм мин,- диде.

Ләйлә, бабасын мыскыл итеп, йөзен җыерды да:

– «Дин һәм мәгыйшәтчеләрне» үз заманнарында да хатын-кызлары качмый торган йортларга кертмәгәннәр; шул хайваннардан берсен хәзер без бигрәк тә үз мәҗлесләребезгә кертмибез. Урыныңда гына утыр! Җәннәттә хур кызлары белән биерсең! - дип, үзе чыгып китә башлады.

Хәзрәтнең күзенә яшьләр килде; ул Ләйләне чыгармас өчен, ишеккә аркылы торып:

– Ләйлә, дим, Ләйлә, акыллым, керим инде; кочаклашып, мәсәлән, биим инде. Җәннәт - җәннәт инде ул. Нәфес мәлгуньнең, фаразан, дөньяда биисе килә шул. Ә, Ләйлә җаным, бер Ходай өчен инде, биим инде, Ходай гафур рәхим бит, анда, мәсәлән, гаеп итәрлек кеше юктыр бит. Һәммәсе, фараз иттек, ысул җәдитләрдер бит...- дип, ялынып караса да, Ләйлә бер дә йомшармады; бабасын ишек яныннан этебрәк җибәреп, үзе чыгып китте.

Бу эшләрне карап торган Зыя да, кычкырып көлеп: – Менә бие, бабай! - диде.

Хәзрәт, гайрәткә килеп:

– Ай, малакасуслар, ай, , бабаларын, мәсәлән, тыймакчы булалар бит! Исем китә минем, мәсәлән, сезнең шикелле малакасусларга! Үзем чыгып бии белмәм мин! - дип, җилтерәп ишеккә таба бара башлаган иде дә, Зыя:

– Мин хәзер Ишми хәзрәткә хәбәр җибәртәм бит,- дип, бабасы артыннан кузгалды.

Хәзрәт, тиз генә урынына барып утырып:

– Җүләр, мәзәк итеп әйткән сүзгә, мәсәлән, ышанды бит, чынлап ук намәхрәм белән биер дип уйлады, ахрысы...- диде дә үзе кып-кызыл кызарды һәм уйга талды. «Бу мәлгуньнәр, дин саклаучы хәзрәтләрнең һәммәсенең һушларын җибәреп, дөньяның әллә кайсы кырыена китергәннәр дә бер-берсе белән күрештерми тотып, һәммәсеннән гөнаһ кәбирәләр кылдырып бетерергә һәм шуннан соң, бер-берсенә күрсәтеп, һәммәсен бөтен дөнья алдында хур итәргә уйлыйлар икән»,- дигән фикер аның бөтен вөҗүден каплап алды.

Хәзрәт, башын өстәл өстенә куеп, лышык-лышык елый башлады. Залдан ишетелә торган кәеф-сафа тавышлары, шау-шулар хәзрәтнең бу лышкылдавын әллә ничек җиңел һәм көлке итеп ишеттерәләр иде.

Зыя, чыгып китеп, атасына хәбәр бирде. (...) Әхмәт атасына хакыйкать хәлен аңлатырга тырышып карады һәм аның үзенең ничек терелтелгән икәнлеген тагы бер кат сөйләп чыгып бакты, ләкин бол арның берсе дә хәзрәтне үз фикереннән түндерә алмадылар, хәзрәт:

– Ул балалар ышанмастай, мәсәлән, ялганнарыңны син миңа сөйләмә; фән белән терелткәннәр, имеш:, фәнегез белән кырырсыз инде, мәсәлән, пычагымны...- дип, моназарага кереште.

Әхмәт:

– Менә иртәгә, син терелтелгән юл белән, моннан 51 ел әүвәл вафат иткән бер хатынны терелтәбез; теләсәң, син дә карап торырсың. Менә шуннан соң минем белән моназара кылышырсың,- диде дә чыгып китте. (...)

Икенче көн иртән сәгать уннарда Әхмәт һәм Фәтхулла хәзрәт университетка килделәр һәм бер аудиториягә керделәр. Бу аудиторияне Фәтхулла хәзрәт таныды: ул үзе берничә көн элек шул аудиториядә терелтелгән иде. Зур гына бу бүлмәнең урта бер җиренә озынча ап-ак өстәл куелган һәм аның тирәсенә медицинага мөнәсәбәтле кораллар һәм дәвалар тезелгән иде.

Табутка салынган бер мәет кертеп, ак өстәл өстенә куйдылар. Озакламады, бүлмәгә ак халат кигән доктор һәм профессорлар да керә башладылар. Хәзрәт бол арның берничәсен таныган шикелле булды. Чөнки үзе терелтелгән көнне ул бу кешеләрнең күбесен күргән иде.

Профессор Мөслимовны хәзрәт бик яхшы таныды, хәтта, әүвәлге тереклеге вакытындагы гадәтенчә, баш киемен ике кулы белән кузгатып куеп: «Здарастуй, дохтор!» —дияргә дә уйлаган иде дә кинәт ул уеннан кайтты:

«Бу мәлгуньнәр, әүвәлге заман дохторлары шикелле, мөселманга мәхәббәтле дохторлармыни соң! Болар я урысның мисиунир дохторлары, я ысул җәдитче инкыйлабиюннан, чукынмый урыс булган дохторлар бит»,- дип уйлады.

Профессор Мөслимов та хәзрәтне таныган икән. Ул елмаебрак кына хәзрәткә якын килде дә:

– Исәнмесез! - дип, күрешергә кул сузды. Хәзрәт:

– Ә кул алышмыйча, күземне буа аямыйсыңмыни? Әхмәт сиңа, мәсәлән, минем күземне буарга куштымыни? Юк, анысы булмас инде,- дип кычкырып җибәрде дә, күзләрен акайтып, артка чигенде. Аннан соң күзләрен «будырмас» өчен, ярым кычкырып, ярым шыпыртлап «Коль әгузе бираббилфәләкъ» сүрәсен укый башлады.

Мөслимов белән Әхмәт Фәтхулла хәзрәт аңламый торган телдә әллә нәрсә сөйләштеләр дә, профессор, көлемсерәп, хәзрәттән читкә китте. Әхмәт тә, өстенә ак халат киеп алып, ак өстәл янына юнәлде.

Ак халатлы докторларның өстенә бераз карап торганнан соң, Фәтхулла хәзрәт.

– Ай, адәм көлкеләре! Болар да, мәсәлән, мөселман голә-масына охшар өчен ак җөббә, фаразан, кигән булганнар бит!

Үзләре, бичаралар, кия дә белмиләр икән: ал ягын, мәсәлән, артка, арт ягын алга, фаразан, киеп куйганнар! - дип, кычкырып көлеп җибәрде.

Хадимнәр, килеп, Фәтхулла хәзрәтне көлүдән туктаттылар һәм әгәр яңадан шулай шауласа, бүлмәдән чыгарачак икәнлекләрен белдерделәр. Хәзрәт эченнән: «Нихәтле оят качкан дисәң дә, адәм көлкесе булып каласылары килми үзләренең. Гаепләрен әйтеп көлгәнне яратмыйлар»,- дип уйласа да, бүлмәдән чыгарылудан куркып, каршы төшмәде.

Мәетне, табутыннан чыгарып, билдән югары ягы ачык хәлдә өстәл өстенә салдылар. Докторлар Фәтхулла хәзрәтне тергезгәндәге гамәлләрен кыла бантладылар.

Хәзрәт, мәеткә бераз тегәләп карап торганнан соң, аны таныган шикелле булды, ләкин кем икәнен тәгаен әйтеп җиткерә алмады. Менә, менә хәтернең алгы ягында гына бу хатынга бик охшашлы сурәт тора, ләкин илле еллык үлем, кабер тереклеге ул сурәтнең исемен оныттырган, билгеләрен җуйган. Докторлар үз эшләрен эшли торганда, хәзрәт, зиһененең бөтен көчен җыеп, күз алдындагы мәетне танырга тырышты.

Берничә минутлар үтеп, мәет әүвәлге, терелү төчкерүен төчкергән вакытта Фәтхулла хәзрәт тә инде аны танып җиткән иде. Ул каушау, бераз куркыну, куану һәм гаҗәпләнү катыш тавыш белән:

– Кара, кара, бу безнең, мәсәлән, Миңлесылу кодача бит! - дип кычкырып җибәрде дә үзе өстәлгә таба берничә адым атлады.

Миңлесылу моннан 51 ел әүвәл, 28—29 яшьләрдә генә килеш үлеп киткән, мимылдык гәүдәле, кара чәчле бер хатын иде. Ул, кыз вакытында искечә генә тәрбияләнеп, аннан соң иске бер тирече Ибраһим байга «хәләл җефет» булган һәм, аның белән 11—12 ел бергә торып, яшьләй үлеп киткән иде.

Докторларның берәр сәгатьлек хезмәтләреннән соң Миңлесылу, тәмам терелеп җитеп, тигез һәм куәтле тын ала башлады; яңадан берәр биш минуттан күзләрен дә ачып җибәрде.

Докторлардан берсенең:

– Хәлегез булса, торып утырырга тырышыгыз! - дигән сүзе Миңлесылу абыстайны як-ягына карандырды. Ул, үзенең як-ягында рус киемендәге татарча сөйләшә торган кешеләрне күргәч, аптырап һәм гаҗәпләнеп:

– Кара әле бу чукынган урысларны, мөселманча сөйләшкән булалар бит! - дип җибәрде.

Бу вакытка кадәр: «Бу эшләр күз буумы, әллә чынмы?» - дигән фикер белән мәшгуль булып, тавыш-тынсыз гына торган Фәтхулла хәзрәт, Миңлесылу абыстайның тавышын ишетү белән, фикереннән аерылып, үз-үзен дә белмичә:

– Кодача, кач! Монда, әлхәмделиллаһи раббилгаләмин, мәсәлән, мөселман кеше басып тора! - дип кычкырып җибәрде. (...)

Хәзрәтне бүлмәдән чыгардылар. (...)

Әхмәт, кайтышлый, хәзрәтне рәсемнәр музеена алып керде.

Бу музейның бинасы шикелле шагыйранә матур бинаны хәзрәтнең өнендә түгел, төшендә дә күргәне юк иде.

Зур бер залга керделәр. Ишектән керүгә, хәзрәтнең күзләренә Печән базарының «Көфер почмагы» күренде: алдарак кына сыер шикелле зур гәүдәле, калын җилкәле, табак шикелле җәенке, сипкел төшкән битле бер татарның басып торуы аермачык күренә иде.

Фәтхулла хәзрәт бу татарны күрү белән ике кулын алга сузып тотты да:

– Аман, исәнме, Гаптерәхим бай? Бала-чага сау-сәламәтме? - дип йөгереп, шуңар таба китте; һәм Гаптерәхим байның кулын сузмый торганны күргәч: «Бай әфәнде минем урысча киенгәнлегемә ачулана торгандыр», дип уйлады да: - , Гаптерәхим бай! Халәте икраһ! Менә күрешик әле, һәммәсен сөйләрмен, ысул җәдитчеләрнең бөтен серләрен чишәрмен,- дип, кычкырына-кычкырына теге татарның янына барып җитте. Фәкать шул җирдә генә инде Фәтхулла хәзрәт бу татарның чын кеше түгел, бәлки рәсем генә икәнен һәм бу «Көфер почмагы» булып күренә торган нәрсәнең дә бик зур полотнога ясалган картина икәнен белде дә, Әхмәткә карап: - Урыс дигәнең акча өчен әллә нәрсә ясар, җани! Мин бөтенләй инде, мәсәлән, Гаптерәхим байның үзен күрәм дип торган идем,- диде.

Әхмәт, көлемсерәп, Гаптерәхим байның кем булган икәнлеген сорашты.

Хәзрәт:

– Гаптерәхим бай Кушморатов Ишми хәзрәтнең яраннарыннан иде. Акчасын кызганмый, көчен кызганмый, нинди мәктәп күрсә, шуны яптырырга тырышып йөридер иде,- дип бәян иткәч, Әхмәт теге татар сурәтенә текмекләп карады да:

– Ахмак кеше икәнлеге калын җилкәсе һәм калын һәм майлы йөзеннән үк күренеп тора,- диде.

Хәзрәт мыгырдана-мыгырдана «Көфер почмагы»н текәлеп карый башлады.

«Көфер почмагы»ның һәммә нәрсә һәм һәммә кешесе хәзрәткә танышлар булып чыктылар: авызын бик зур ачып, тешләрен казып тора торган бер татар; (...) маймыл шикеллерәк, чуар бүрекле, кыска гына буйлы бер кеше; бик кыска гына буйлы, чуар чалмалы бер яшьрәк мулла - һәммәсе хәзрәтнең бик белә торган кешеләре һәм хәтта дуслары икән.

Әхмәт бу кешеләрнең йөзләренә бик дикъкатьләп карап торды. Бу йөзләрнең һәммәсендә бертөрле горурлы ахмаклык һәм киберле «акыллы бантлык» күренә дә, ихтыярсыз көләсене һәм мыскыл итәсене китерә иде. Әхмәт бу кешеләргә карады да, бераз көлемсерәп:

– Менә шушы хайваннар, бичаралар, бервакытта татар дөньясында үз-үзләрен танымый йөргәннәр бит. Җитмәсә әле һәркемгә гакыл биргән булып, һәркемне «туры юлга» өндәгән булып азапланганнар бит,- дип уйлады.

Бу картина Фәтхулла хәзрәткә бик ошады. Ул аны аерыла алмый карый һәм анда яңадан-яңа таныш кешеләрен таба иде. Бервакыт хәзрәт ике йодрыгын куышландырып тотты да, картинаны шулар аркылы карый-карый, җәһәтләп, артына чигә башлады. Хәзрәт чигенгән саен, картина ачыграк һәм матуррак күренә бара иде. Шулай чигенеп барганда, хәзрәт аркасы белән бер нәрсәгә бик каты килеп бәрелде дә артына әйләнеп карады. Аның бәрелгән нәрсәсе - икенче якка эленгән бер картинаны карап торучы бер әфәнденең аркасы икән. Теге әфәнде дә хәзрәткә әйләнеп карады. Хәзрәт аңар бераз ачуланып карап торганнан соң, йөзенә гайрәт чыгарып:

– Күзең чыкканмы әллә синең! - диде. Әфәнде аптырап калды һәм:

– Гафу итегез, минем аркамда күзләрем юк,- дип, ише-телер-ишетелмәс кенә җавап бирде дә карый торган картинасына әйләнде.

Хәзрәт, тагы да гайрәткә килеп:

– Миең черегән нәрсә, аркаңда күзең булмагач, атаң башына дип, юл өстендә басып торасың? - дип сорады.

Әфәнде хәзрәткә гаҗәпләнгән шикелле каранды да нәрсәдер әйтмәкче булган иде, әйтеп өлгермәде, үзләре янына килеп җиткән Әхмәт белән хәзрәт аңламый торган телдә нәрсәдер сөйләшә башлады.

Әхмәт атасын теге әфәнде яныннан алып китте дә, аңар пошыныбрак карап:

– Сине, әти, әдәпкә өйрәтер өчен мәктәпкә бирми ярамый,- диде.

Хәзрәт, бу сүзгә бик ачуланса да, белән берәр зарар китерүеннән куркып, Әхмәтне сүгә алмады, бары:

– Шулай бәддогадан курыкмасаң, мыскыл ит инде атаңны,- дип мыгырданды да як-ягындагы рәсемнәрне карана башлады. Рәсемнәрнең күбесе иске татар тормышыннан алынган нәрсәләр иде.

Хәзрәтнең күзләре бер рәсемгә төште. Рәсемдә 30—40 яшьләрдәге бер татар хатынының, йөзен бик чытып, авызыннан төкерекләрен чәчеп, 4—5 яшьлек бер малайны кыйнап торуы күрсәтелгән иде. Хәзрәт, моны күргәч, бик кәефләнде дә, теге хатын сурәтенә мөрәҗәгать итеп, вәкарьле генә елмаеп:

– Малайга чәпәләк бирәсеңмени! Ныграк! Ныграк! Талны, мәсәлән, чыбык вакытында бөгеп калырга кирәк! Кечкенә вакытта, бәрфараз, кыйналып үссә, зурайгач бәхетле булыр! - дип кычкырды.

Залдагы кешеләр, елмаешып, хәзрәткә карадылар. Икенче бер рәсемдә теге абыстайны иренең кыйнап торуы күрсәтелгән иде. Кырдырган башлы, кыска мыеклы, 40—45 яшьләрендәге бер татар, күркә шикелле кабарынып, абыстайны яра иде. Бу рәсем дә хәзрәтне бик кәефләндерде. Ул, рәсемдәге татарга мактау күзе белән карап:

– Шулай, шулай, яр кабыргасын шайтан камчысының! Йомшаклык күрсәтсәң, башыңа, мәсәлән, менеп утыралар алар! Ныграк ярсаң, мәхәббәтне сала төшәргә, фаразан, файдалы була ул! - дип кычкырды.

Залдагы кешеләр тагы хәзрәткә елмаешып караштылар.

Өченче рәсемдә теге татарның исереп егылып ятканлыгы һәм бер полицейскийның аны төрткәләп, колакларын уып торуы күренә иде. Хәзрәт бу рәсемгә озак карап тормады, бәлки исерек татарга күз генә төшерде дә:

– Ходай тәүфыйк бирсен бичарага. Кыяфәтенә караганда, чибәр, эшлекле кеше булырга охшый,- дип, узып та китте.

Әхмәт атасына карап елмайды. (...)

Рәсемнәрнең берсендә ука чуклы асыл күлмәк һәм аның өстеннән чатма камзул кигән дүрт татар хатыны төшерелгән иде. Хатыннарның берсе бик җитди сөйләп утыра, калганнары, йөзләренә куркыну һәм кайгырыну чыгарып, тыңлап утыралар иде.

Әхмәт бу хатыннарның мондый җитди сөйләшеп утыруларына игътибар итте дә рәсемнең астындагы язуны карарга тотынды. Анда хатыннарның:

– Кичәге бүләк багу мәҗлесендә Мәрфуганың пылавы кызарган иде.

– Харап булган икән! Илаһи, үзең сакла шундый эшләрдән! - дип кайгырышып утырганлыклары бәян ителгән иде.

Хәзрәт, хатыннарны бик кәефләнеп карап:

– Кайсы байның хәләл җефетләре икән бу сылу абыстайлар? - дип әйтеп өлгермәде, үзенә якын гына бер җирдә җи-ңелчә генә звонок тавышы ишетте.

Бу тавыш Әхмәтнең куен кесәсеннән килә иде. Әхмәт шул кесәсеннән көзгесымак бернәрсә чыгарды да карап тора башлады. Берәр минут үткәч, Фәтхулла хәзрәтнең артык гаҗәпләнүенә каршы, көзге адәм тавышы белән сөйли башлады.

Хәзрәт, куркынып, калтыранып, көзгегә күз салды. Анда Ләйлә сурәте күренә иде. Хәзрәт Ләйлә белән Әхмәтнең сөй-ләшкәннәреннән бернәрсә дә аңлый алмады. Әхмәт, сөйләшеп бетереп, көзгене кесәсенә тыгып куйгач, хәзрәт аннан:

– Бу тылсымлы көзгене, бәрфараз, гыйльме симия белән ясагандырсыз инде? - дип сорады.

Әхмәт аңар бу нәрсәнең көзге түгел, бәлки көзгеле чыбыксыз телефон икәнлеген сөйләде.

Хәзрәт бу сүзгә ышанмаса да, Әхмәтнең гыйльме симия белән берәр афәт ирештерүеннән куркып, ышанмаган л ыгын белдермәде.

Әхмәт, өйдә эшләре бар икәнен сөйләп, атасын кайтырга ашыктырды.

Хәзрәт өйгә кайтышлый Әхмәттән Миңлесылу кодачаның үзләрендә икәнлеген ишеткәч, эшләпәсен бераз кыңгырайтып, купшылап куйды.

Мөсафирләребез өйләренә кайтып кергәндә, Миңлесылу кодача, залда Әхмәтнең хатыны һәм балаларына карап, кызып, ачуланып, авызын бүлтәйтеп, әллә нәрсә кычкырына; балалар, аңар карап, шаркылдашып көлешәләр иде.

Хәзрәт, бөтен коридорны яңгыратып, ике мәртәбә тамак кырды да, залга барып кереп, берәр минут Миңлесылу кодачаны карап торды. Миңлесылу хәзрәткә ачу күзе белән каранды да Әхмәтнең хатыныннан:

– Күзен челәйткән, мәхәббәтсез! Бу нинди карт урысыгыз тагы? - дип сорады.

Әхмәтнең хатыны җавап биреп өлгермәстән борын, Фәтхулла хәзрәт, үзе сүз башлап:

– Чү, кодача! Үзеңнең мелла кодаңны урыс дип әйтү - ни дигән сүз ул? Мин, мәсәлән, әлхәмделиллаһи раббелгаләмин, хак мөселманмын! Әле сиңа, кач, монда намәхрәм кеше бар, дип әйтергә уйлап кына торадыр идем,- диде.

Миңлесылу кодача хәзрәтнең сүзен ахырына кадәр тыңлап бетермәде:

– Бәлеш-еш! Бу ниткән эш тагын! - дип, бер кулы белән башын, икенче кулы белән йөзен каплап, уң яктагы бүлмәгә таба йөгерде. Һәм юл өстендә басып тора торган Зыя белән бик каты бәрелеште һәм ике скамья, вазалы бер өстәлне бәрелеп аударды да, дулап, бүлмә ишегеннән кереп капланды. (...)

Бу бүлмә Миңлесылуның үзенә тәгаен ителгән бүлмә иде. Моннан бер сәгать әүвәл бу бүлмәне аңар күрсәткән булсалар да, ул, балалар һәм Әхмәт хатыны белән сүгешә-сүгешә, бүлмәнең бернәрсәсен дә рәтләп карамаган иде. Хәзер каранырга тотынды. Бүлмәнең җиһазлары да, җыештырылуы да Миңлесылуга бөтенләй ят иде.

Кодача иң әүвәл көзгедән үз-үзен карамакчы булды. Ләкин көзге бик югары эленгән шикелле иде.

– Әбәү, затсыз чукынчыклар, бер нәрсәне килештереп, урынына куя белмәгәннәр; көзгеләрен кай җиргә элгәннәр бит,- дип, Миңлесылу көзге эленгән турыга барып баскан иде, көзгенең, үз-үзеннән түбәнрәк төшеп, карар өчен бик уңайлы урынга туктаганлыгын күрде. Миңлесылу, хәйран калып: - Пәрәмәч! Бу ни хәл тагын! - дип кычкырып җибәрде дә: - Әллә пәри патшасының сарае микән бу,- ди-ди, уйланып, көзгедән каранырга тотынды. Бераз каранып торгач, Миңлесылу абыстайга үзенең бите кара шикелле күренде дә, ул бизәү өстәле янына китте. Ул киткәч, көзге яңадан әүвәлге урынына менде.

Миңлесылу абыстай, бизәү өстәленнән бик тырышып-тыры-шып эзләп тә, кершән дә, иннек тә таба алмагач, эченнән генә: «Бер юньле нәрсәсе булмагач, бизәү өстәлләренә т... м...» - дип уйланып, звонок белән хадимәне чакырып, кершән-иннек сорамакчы булды.

Ерак түгел бер җирдә звонок төймәләре шикелле өч төймә тора иде. Бол арның һәркайсының астында язулары булса да, уйгур хәрефләре белән язылганга күрә, Миңлесылу таный алмады. Ул озак уйлап тормыйча гына уртадагы төймәне басты. Төймәнең басылып бетүе булды - Миңлесылуның үз бүлмәсендәге ике зур тәрәзәнең һәр икесенең акрын гына ачылып китүләрен күрүе булды. Ул, тагы хәйран калып:

– Бәлеш, бәлеш, бәле-еш! Бу ни әкәмәт тагын?! - дип кычкырып, тәрәзәләргә таба берничә адым атлады да, аптырап, урамны каранырга тотынды.

Ләйлә аны университеттан өйләренә алып кайтканда, ябык автомобильгә утыртып алып кайткан иде. Шунлыктан ул урамны, хосусан күк йөзен күрә алмаган иде.

Урамдагы зур-зур пулатлар, бөтенләй көзгедән ясалган зиннәтле сарайлар һәм аларның салыну рәвешләре Миңлесылу кодачаны бөтенләй хәйран калдырды.

Тәрәзәләргә каршы сузылып киткән чиксез озын урамның арырак бер җирендә адәм кыяфәтендә салынган бик зур бер йорт күренеп тора иде. Бу «адәмне» күргәч, Миңлесылуның коты очты, тезләре тетри бантлады, кычкырырга теләде, кычкыра алмады. Аның башына бу «адәмнең» Гуҗ бине Гонык булучылыгы, тиз көннән дәрьяларның суларын эчеп бетерәчәк л еге, бөтен шәһәрнең ризыгын ашап бетерәчәклеге килде. Абыстай, бөтен көчне җыеп:

– Хәрап булдык! Гуҗ бине Гонык килгән! Кайда гына качып котылыйк? - дип кычкырып карады, ләкин артык курку сәбәпле кеше ишетерлек тавыш чыгара алмады. Шул курку белән катып калган Миңлесылуның күзенә бервакыт тәрәзә яныннан гына очып бара торган бер егет күренеп китте. Монысына инде ул чыдый алмады: баскан урынында гөрселдәп егылып китте дә ике-өч минут хәлсезләнеп ятты. Аннан соң акрын гына мүкәләп (дүрт аяклап) ишек катына килде дә, көч-хәл белән аны ачып, бик ачы тавыш белән:

– Крау-ул, Гуҗ бине Гонык! Крау-ул, сәмәрәү (сәмруг) кош! - дип кычкырып җибәрде.

Тавышка йөгереп килгән Әхмәт балалары, Миңлесылуны дүрт аякланган килеш күргәч, көлеп җибәрделәр дә: «Бу да берәр хәя, инсафтан килгән, шәригать кушуы буенча эшләнә торган эштер инде»,- дип уйладылар. Ләкин, якынрак килеп, Миңлесылуның йөзенең ап-ак агарган икәнен һәм гәүдәсенең калтыраганын күргәч, тиз генә аны күтәреп торгыздылар да, бер йомшак скамьяга утыртып, су эчертә һәм ни булганлыгын сораша башладылар.

Бу арада Фәтхулла хәзрәт тә килеп җитте. Аның килгәнен күргәч, Миңлесылу кулындагы стаканын янында утырган Ләйләнең өстенә ташлады да, икенче ягында утырган Нәфисәнең юбка итәген күтәреп, тиз генә үзенең битен, чәчен каплый башлады.

Бу хәрәкәтләрдән аптырап калган Ләйлә, урыныннан торып, өстендәге суны селкергә, Нәфисә, кызарынып, ачуланып, юбка итәген Миңлесылу кодача кулыннан коткарырга кереште.

Миңлесылу бераз вакыт Нәфисәнең итәген кулыннан җибәрмәс өчен тартышса да, җибәрми булдыра алмады. Ләкин шулай да ул аптырамады: үзеннән ерак түгел генә бер җирдә басып тора торган Зыяның иңенә салган тужуркасын тартып алды да битен һәм чәчен каплады. (...)

Хәзрәт кулына сигара көле сала торган бер тарелка тотып кергән иде. Балалар, тагы берәр гаҗәп нәрсә көтеп, аны чолгап алган иделәр. Бүлмәгә кергәч тә, хәзрәт, Миңлесылуның аркасына карап:

– Кая әле, кодача, бисмиллаһи рахман иррахим, мәсәлән, менә шушы тәлинкәне юып эчеп җибәр әле, фараз иттек,- дип, почмакка таба килә башлады. Хәзрәт бая гына бу бүлмәдән чыгып киткәч тә, үз бүлмәсенә барып, сигара көле сала торган тарелкага, ноктасыз гына итеп, бер сүрәи фатихә, өч сүрәи ихлас һәм мәгузәтәйн язган иде дә хәзер шуны кодачага юдыртып эчертмәкче булып килә иде.

– Куркуларыңа шифа булып китәр, фаразан, тәлинкә эчүнең, мәсәлән, күп авырудан файдасы бар аның! Мәрхүмә остазбикәгә, мәсәлән, көн аралаш диярлек тәлинкә язып эчереп торадыр идем, гомерендә бер, фаразан, зыяндаш авыруы күрмәде. Гомерендә бер, фараз иттек, пәри-җеннән җор-җәфа күрмәде. Башы авыртса да, мәсәлән, карт, тәлинкә яз әле, ди торган иде; эче авыртса да, мәсәлән, шулай ди торган иде. Мәрхүмә ашказаны бозылып үлде,- дип, хәзрәт Миңлесылуга якын ук килде.

Миңлесылу, үзеннән ерак түгел бер җирдәге өстәлнең өстенә ябылган хәтфә эскәтерне тартып алып, башына бөркәнде дә, хәзрәттән тарелканы алып:

– Алла риза булсын, кода. Әле үзем дә, кода хәзрәткә тәлинкәләр җибәртеп яздырып алыйм, дип уйлап кына торадыр идем. Сәдакасын Ибраһим кодаң кайткач җибәртермен, Алла боерса,- диде.

Хәзрәт вәкарь белән генә:

– Ярый, ярый, кодача; Ходай, мәсәлән, шифасын бирсен. Сәдакасы качмас, анысы ашыгыч түгел,- дип, кырын-кырын гына басып, акрын гына чыгып китте. Ул чыккач, Миңлесылу, башына бөркәнгән эскәтерне салып, өстәл өстенә ябып куйды да, икенче өстәл өстендәге графин суы белән бутый-бутый, тарелкадагы язу карасын изеп, эчеп тә җибәрде.

Бу эшләрне Миңлесылу, бик ашыгып-ашыгып, җитезлек белән эшләгәнгә күрә, Әхмәтнең хатыны да, балалары да туктатырга да өлгермәделәр. Бары эчелеп беткәч кенә Ләйлә:

– Ни эшләвегез, Миңлесылу абыстай? Язу карасы эчтегез бит. Ул бик зәһәр нәрсә бит: менә инде коса-коса гаҗиз булырсыз,- дип кычкырып җибәрде.

Балаларның мондый эшләрне егерменче гасыр башындагы татар тормышыннан алып язылган романнарда укыганнары булса да, алар бу эшләрне бераз арттырыбрак язылганга хисаплыйлар; аз гына булса да, гакыл шикелле нәрсәсе булган кешеләргә көлке тоелырлык мондый эшләрнең чынлап та тормышта булган икәненә күңелләре белән ышанып җитә алмыйлар иде. Кирәк бабаларының кыйланышлары һәм кирәк Миңлесылу абыстайның шушы ике-өч сәгать эчендә эшләп өлгергән эшләре хәзер аларны теге романнарда язылган нәрсәләргә ышанырга мәҗбүр итә башладылар.

Зыя, көчкә-көчкә генә кычкырып көлеп җибәрмичә чыдап, Миңлесылудан:

– Язу карасы курыкканлыктан шифалымыни? - дип сорады. Ләкин абыстай моңар җавап бирә алмады. Аның, күңеле бик каты болганып, косасы килә башлаган иде. Ул көчкә генә бер скамьяга утырып өлгерде дә укшый башлады:

– Харап иттегез, чукынчыклар! Суыгыз шакшы су икән! Суыгызга агулы дәва кушып куйгансыз икән... Ак-к-к, гак-к-к, ба-ак-к-к-к... Суыгызны сихерләтеп куйдырган икәнсез... Ак-к-к, ба-ак-к-к... Миннән иремне суындырырга келисез икән... Ак-к-к... ба-а-к-к-к, га-ак-к-к...

Хәзрәт инде бу вакыйгалардан соң үзенең яңа дөньяда икәнлегенә тәмам ышанып җиткән булса да, үзенең үлгәннән соң терелгән икәнлегенә ышана алмый иде.

Берәр сәгать уйлаганнан соң, хәзрәт үзенең хәзерге тереклеге турысында шушындый бер карарга килде: ысул җәдитчеләр, тырышып-тырышып та диянәтле карт хәзрәтләрне ысул җәдидәгә кертә алмагач, бик аптырашканнар, йөдәшкәннәр дә, Петербургка барып, үзара бер җыелыш ясаганнар булырга кирәк. Ул җыелышта Гасфуинский, мелла Галимҗан, Габдерәшид казый, Ризаэтдин казый, Гыйльман ахун углы, Бигиев Муса, Буби мәхдүм, Максуди Һадилар, тагы әллә кемнәр булганнар булырга кирәк. Бу имансыз җәдитчеләр, бик күп киңәшеп, бик күп сөйләшеп, үзләренең диянәтле карт хәзрәтләрен һәм суфый да диндар мөселман байларын ысул җәдиткә авыштыра алмаячакларына тәмам ышанып җиткәч, Әбугалисина язып калдырган сихерле китапны эзләп табып, гыйльме симия аркылы эш күрергә карар биргәннәр булырга кирәк. Шуннан соң һәммәсе, берәм-берәм дөньяның төрле якларына китеп, шул китапны эзли башлаганнар булырга кирәк. Урыс мисиунирлары бу эш өчен ал арга акча биргәннәр булырга кирәк. Мисиунирлардан алган акча җитмәгән җирләргә Әхмәт бай биргән булырга кирәк. Эзли торгач, җәдитчеләрнең берсе берәр мәгарәдән теге серле китапны тапкан булырга кирәк. Шуннан соң фикердәшләренә кайтып күрсәткән булырга кирәк тә, алар барысы гыйльме симиягә өйрәнгәннәр булырга кирәк. Җәдитчеләр, гыйльме симия белеп җиткәч, нишлиселәре билгеле инде: алар нинди бер тәкъва, диндә ныклы имам яки бай күрсәләр, аларның һәммәсен әфсун укып йоклатканнар булырга кирәк тә, дөнья үзләренә генә калгач, халыкка аларның фетнә-фәсатларын аңлатырлык кешеләр калмагач, бик тиз заманның эчендә бөтен кешене урысча укытып бетергәннәр һәм мисиунирлардан акча алып, үзләренә шундый зур пулатлар салдырганнар, шушындый гаҗәп арбалар ясатканнар, хатын-кызларына марҗа шикелле булып йөрергә кушканнар булырга кирәк. Менә шушы фетнә һәм фәсатларны кылып бетереп, максатларына ирешкәч, Иблис мәлгуньне канатларын селкеп-селкеп куаныр чиккә җиткергәч, дин-диянәтле хәзрәтләрне һәм башка мөселманнарны озак йокыларыннан берәм-берәм уята башлаганнар булырга кирәк.