ХӘЯТ

Фатих Әмирхан
Текстта хаталар булырга мөмкин
нихәят хаят хэят

1. Ах, Хәят, нинди матур син!..

Майның бер якшәмбесе, көндезге сәгать өчләр иде. Бер сәгать кенә моннан әүвәл явып киткән җиңел яңгыр шәһәр урамнарының тузанын баскан һәм, һавадагы кызулыкны җиңелчә язгы җылылык белән алмаштырып, көнне ямьле-лекнең чигенә ирештергән иде. Әле һаман һавадан җуялып бетмәгән яз җиле кояш батышы ягыннан аерым бер акрынлык һәм тынычлык белән исә дә дөньяга яңару һәм яшәрү исләре чәчә һәм бөтен җанлы һәм җансыз нәрсәләрне үзләренә бер төрле тереклектә коендыра иде.

N шәһәренең уртарак бер урамындагы Гыймадовлар йортының капкасы төбенә килеп туктаган кечерәк кенә тарантастан гимназия формасында киенгән уналты-унҗиде яшьлек чандыррак (ябыграк) кына гәүдәле, уртача буйлы, зәңгәрсу күзле, кыскарак, ләкин бик куе сары чәчле бер кыз төште дә җиңел адымнар белән, ашыкмый гына, капкадан кереп китте һәм, ишегалдына кергәч тә, каршысына очраган, искерәк һәм шапшаграк киенгән, калын йөзле асрауны туктатып:

— Биби, Хаечка дома? — дип сорады.

Биби, ни өчен икәнен үзе дә белмичә, бик киң итеп елмайды һәм, җәһәт кенә адымнар белән ишегалды түрендәге бакчаның челтәрле коймасы янына килеп:

— Хәят апа, Лиза килде! — дип кычкырды.

Бер минуттан соң бакчадан Хәятның йөгереп чыкканлыгы күренде. Матур бу кызның озын керфекле кара күзләре алсурак йөзенә могҗизалы якутлар шикелле нур чәчеп торганлыктан, гүзәл башы, хәтта бөтен буе нурда йөзә шикелле күренә иде. Ул:

— О, Лиза! Менә гакыллы, дустын онытмаган! — дип, шатлыклы йөгереп, гимназистка янына килде. Дуслар, бик күптән күрешми торган шикелле, үбешеп күрештеләр дә өйгә кереп киттеләр.

Лизалар моннан ун көн әүвәл N шәһәреннән ике-өч чакрым ераклыктагы бер җиргә дачага чыкканнар һәм аның бүгенге килүе, дачага чыкканнан соң, әүвәлге килүе иде.

Кунак кыз Хәятның анасы Газизә абыстай белән ике куллап күреште дә хәзер Хәятны үзләренә кунакка алырга кил-

тәнлеген сөйләде. Газизә абыстай Лизаны бик хөрмәтләп кабул итте, ләкин ватык кына русча тел белән, Хәятны атасы рөхсәтеннән башка, андый «ерак» җиргә җибәрергә яхшысынмый икәнен аңлатты. Лиза Газизә абыстайның бер дә ай-ваена карамады:

— Борһан Ахмедович ачулана башласа, мине гаепле итеп күрсәтерсез; мин аннан үзем гафу үтенермен,— дип, Газизә абыстайны, ярым көчләп, рөхсәт бирергә ирексез итте.

Кызлар Хәят бүлмәсенә керделәр. Хәятка өстен алыштырырга һәм чәчен прическаларга кирәк иде. Ул озын, куе һәм үз-үзләреннән күперенеп тора торган, кара ефәк көлтәсе шикелле чәчләрен тараганда, Лиза дача хәлләрен сөйли торды. Башкалар арасында, дачада егетләрнең күплеген, хәзер инде аларның һәммәсе белән үзенең танышып җиткәнлеген Лиза үзенә бертөрле кәефләп сөйләде.

Хәят прическасын ясап бетергәч, дуслар ничек киенү турысында кызу гына сөйләшеп алдылар да, Хәят киенергә, Лиза аңа булышырга тотынды. Хәят әле бары уналтынчыда гына булса да, быел кыш ул, кинәт үсеп китеп, буе-сыны белән инде җиткән кызлардан аермасыз булган иде. Аның яшь икәнлеген күрсәтә торган бер билге булса, ул да, бу яшьтә кинәт үсеп киткән кызларның һәммәсендә була торганча, әгъзаларның гомуми күренеше белән бик үк туры килмәгән нечкәлек кенә иде. Аның быел тектергән ал ефәк күлмәге инде җиткән кызлар кия торган модаларның иң соңгысы белән тегелгән иде.

Хәят Лизаларга барырга шул күлмәген киде һәм, дустының киңәше буенча, күлмәге белән бер төстәге кечкенә генә калфагын да прическалы чәчләре арасына кадап куйды. Бу калфак, ефәк көлтәсенә чолганган гөл чәчәге (роза) шикелле, көлеп тора иде.

Ал кием безнең Хәятка бик килешә: ул аның эчендә ал фәрештә шикелле була. Бүген дә ул шулай ук булды. Моны күргән беркатлы (садә) Лиза:

— Ах, Хәят, нинди матур син! Син бәхетле, бик бәхетле! — дими чыдый алмады.

Дуслар киттеләр... Кояш, алар өстенә ак болытлар арасыннан карап, оялчан гына көлеп тора иде.

2. Ике тормыш

Хәят белән Лиза бала вакытларыннан ук бергә уйнап үскән дуслар иде. Хәятның атасы Борһан абзый Гыймадов күбрәк рус купецлары белән эш итә торган сәүдәгәр булганга, Гыйма-довларның йорты рус урамында иде. Шунлыктан Хәят бик яшь вакыттан ук рус балалары белән уйнап үсте һәм яшьтән үк бик яхшы русча сөйләшергә өйрәнде.

Лиза Гыймадовлар белән бер үк урамда торучы Мясников фамилияле бер гаскәри кызы булып, бу ике кыз, кечкенә вакыттан ук бергә уйнап үскәнгә күрә, бер-берсенә бик ияләнгәннәр иде.

Борһан абзый үзе дә хәрби оешмага гаскәр кирәк-ярагыннан кайбер нәрсәләр хәзерләттерүче һәм Мясниковның яхшы белеше-приятеле булганлыктан, бу ике яшь кызның дуслыклары гаиләләр арасындагы катышу белән тагын бер кат ныгыган иде. Шулкадәресе бар: дусларның алган тәрбияләре бер-берсенекенә охшамый иделәр.

Лиза, сигез яшеннән быелга кадәр гимназиядә укып, хәзер урта белемне тәмам итә иде. Хәят, җиде яшеннән ундүрткә кадәр Мәлихә абыстайда укып, үткән кыш нең яртысын тәмам итеп, сабак абыстаена йөрүдән туктаган иде. Хәят үскән бу чорда әле татарлар аз тора торган мондый шәһәрләрдә кызлар өчен яңа ысул мәктәпләре дә юк иде.

Гимназия Лизага, бер яктан, рус милләтчелеге рухы биреп чыгарырга тырышса, икенче яктан, рус әдәбияты белән таныштырып, аның җанына нәрсәдер эзләнү оеткысы сала иде.

Мәлихә абыстай Хәятны бөтенләй икенче юл белән тәрбия итте. Әүвәл ул аңар бик озаклык һәм читенлек белән язу танытты, аннан соң мөселман кеше тормышы өчен борынгыдан эшләнеп килгән берничә кагыйдәләр өйрәтте. Боларны кат-кат өйрәтте, төрле якларыннан өйрәтте. Мәлихә абыстайның тырышлыгы бушка җуялмады: Хәятка каршы сөйләү һәм шик итүне күтәрми торган, дини һәм дөньяви бер караш бирде дә шушы нәрсәдән дөрес, болардан туры һәм болардан кирәкле нәрсәләр дөньяда юк инде дигән фикер урнаштырды. Хәятның иң соң укыган китабы, «Дөррәтен-нәсыйхин», абыстайның бу тәрбиясен бигрәк нык беркетә бара иде. Бу китапны шәкерт тә, мөгаллимә үзе дә ярым-йорты гына аңлап барсалар да, аңланган кадәресеннән кирәкле нәтиҗәне чыгару Хәятка артык читен булмады. Ул бу китаптагы изгеләр һәм аларның тормышлары хакында язылган хикәяләрне чын бер дәрте белән укый, җәннәт рәхәтләрен, җәһәннәм газапларын язган җирләрне ихлас белән күңеленә салып кала иде. Аңа бу китап нык бер идеал (гаяте хыялыя) ясап бирде: ул изгеләрне һәм аларның тормышларын иң зур максут итеп күрә, «явызлар» һәм аларның эшләреннән бик курка торган булды. Шулай итеп, аның карашында адәмнәр ике, бер-берсенә бер дә охшамый торган, аермачык билгеле бүлекләргә аерылдылар: тегеләре — җәннәттә, болары — җәһәннәмдә!..

Ләкин алган тәрбиянең болай бер-берсенә капма-каршы булучылыгы да яшь кызларның якынлыгын боза алмады: Хәят белән Лиза һичбер вакытта артык чынлыклы (җитди) мәсьәләләр турысында сөйләшмиләр, бер-берсенең тормышка карашларын тикшермиләр иде. Хәятның рус телен бик яхшы белүе һәм, кечкенәдән үк рус гаиләләренә, һәм, бигрәк тә Мясниковларга катышып килеп, рус җәмгыятендәге гореф һәм әдәпләрне яхшы ук өйрәнгән булуы да тәрбияләр арасындагы бу зур аерманы каплап тора иде.

Гыймадовларның гаилә тормышлары да Мясниковлар-ныкына бер дә охшамый. Борһан абзый гади бер татар сәүдәгәре һәм гади татар бае тормышы белән тора торган кеше иде. Шуңа күрә аның йортындагы һәр кеше, үз теләге һәм үз тойгыларына буйсынудан бигрәк, борынгыдан эшләнеп килгән кагыйдәләргә буйсынырга һәм шулар билгеләп куйган юлдан чыкмый барырга тиеш иде. Әмма Мясниковлар гаиләсендә берничә генә нәрсәне исәпкә алмаганда, һәркемнең үз теләге, үз тойгылары бик күп урында, бик күп нәрсәләрдән алда тотыла иде.

Шулай итеп, безнең Хәят ике, бер-берсенә бөтенләй каршы тормыш агымнары уртасында үсте. Рус җәмгыятенең күңелле тормышы аның яшь йөрәген үзенә тарта да, ул Мясниковлар һәм башка кайбер рус гаиләләренең күңелле вечерларында төнге сәгать өчкә кадәр танцевать итә ала иде. Икенче яктан, үз гаиләләрендәге тормыш һәм кечкенәдәге тәрбия аның җанын чолгап ала да, ул, шундый кызыклы вечерлардан арып-талып кайтып урынына яткач, икешәр сәгать тоташ төрле догалыклар һәм салаватлар укынып та ята ала иде. Хәят тормышны ике төрлегә аера: мөселман тормышы — монысы үзләре (Гыймадовлар)некечә булырга тиешле; рус тормышы — монысы Мясниковларныкыча булырга кирәк дип ышана иде. Менә шул ышану нәтиҗәсе — Хәят бу ике тормышның икесе белән дә торса да, аларның бер-берсенә кушылып, үрелеп китүләреннән курка, икесен йөрәгенең ике почмагына яшереп, араларына калын бер пәрдә корып куя иде.

Мясниковның киңәше буенча, Борһан абзый быел кыш Хәятны биш-алты ай русча да укытты. Зирәк, ләкин бераз ялкаурак Хәят, русчаны бик яхшы сөйләшә белүе аркасында, шушы аз вакыт эчендә русча укып аңларга, беркадәр язарга өйрәнеп һәм беркадәр хисап башлангычлары белеп өлгерде. Кирәк Борһан абзыйга һәм кирәк Хәятның үзенә шулкадәр нәрсә бөтенләй җитә иде...

3. Хәят, кач, мөселман килә

Лизалар тора торган дачага бару өчен, татарлар күбрәк тора торган берничә урамнарны да кичеп, шәһәр янындагы бер кырга чыгарга кирәк иде. Шәһәр урамнары яңгырдан соң тузансыз, йөрүчеләре дә яңгыр белән үсеп, тазарып, яшәреп киткәннәр шикелле булганлыктан, Мясниковларның матур йөрешле атлары белән бу урамнар буенча бару күңелсез түгел иде. Бары безнең Хәят бу урамнарда иркенләп бара алмады: еш-еш очраган татарлардан ул йөзен качыра барырга тиеш иде. Хәер, бу эш өйрәнгән Хәят өчен әллә никадәр авыр эш түгел; аның кулчыгы, күзләр бер татарны күрү белән, хәзер үзеннән-үзе күтәрелә дә шәлнең бер чите белән йөзенең өч

чирек өлешен каплый бара; хәтта күп вакытта Хәят үзе кулының бу эшне эшләп өлгергән икәнен сизми дә кала иде. Шулай булса да, җан, үзен бер төрле кысынкылык астында күреп, тарсына, бары бу кысынкылыкны бетерә алу бәндә кулыннан килә торган эш түгел дип уйлаганлыктан гына сукранмый буйсына иде.

Хәятның болай татар ирләрдән качуына Лиза да күптән өйрәнеп җиткән иде инде. (...)

Кырга чыктылар. Монда чыккач, Хәят та иркенләп утыра ала башлады. (...)

Кыр, яңа баш күтәргән очсыз-кырыйсыз чәчәкләргә батып, ерак түгел генә агып тора торган Идел елгасы күтәргән саф һәм бераз юешрәк һавага бер-берсеннән хушрак йөз төрле ис чыгарып тора иде.

Дөньяның җылы тарафларыннан Хәят туган илгә җәй , үткәреп кенә китәргә килгән кадерле кунак — вак-вак кош-1 чыклар, табигатьнең бу күренешенә таптыйк булган шикелле, мәгънәсен үзләре генә белә торган музыкаларын яңгыраталар; вак кына канатлары мең төрле төс белән чуарланган юаш / күбәләкләр дә көләч йөзле чәчәкләр белән кызу-кызу үбешеп йөриләр иде.

Дусларның хәзергә кадәр кызып китә алмаган сөйләшүләренә дә җан керде. Лиза күрше дачаларында тора торган Евгений исемле бер яшь офицер белән үзе арасында булып үткән вакыйганы бик озайтып, бик чуарлап сөйләде. Өченче көн Евгений Лизага, үзенең аны сөюен әйтеп, бер хат язган икән; дуслар, Лизаның кечкенә сумкасыннан алып, аны да укыдылар.

Лизаның кирәк сөйләү рәвешеннән һәм кирәк йөзенең яктылыгыннан Хәят нәрсә аңларга кирәклеген туры чамалады да кучерга ишетелмәслек шыпыртрак тавыш белән:

— Лизочка, дөрес түгелме, Евгений синең үзеңә дә ошаган булырга кирәк? — дип сорады.

Лизаның йөзе бер генә секундка алсуланып китте. Ул, дустының соравына туры җавап бирмичә:

— Күрсәң, син дә ошатырсың әле аны... бик мәхәббәтле егет ул,— диде.

Безнең мөсафирларыбыз бу вакытта инде дачаның урманына килеп җиткәннәр иде. Лиза үзенең кечкенә, ләкин мәхәббәтле сопраносы белән бер романсның башын җырлап җибәрде:

Еще тобой полны воспоминания!

Куе агачлы карт урман шул ук сүзләр белән җавап кайтарды:

Еще тобой полны воспоминания!

Ләкин урманның тавышы Лизаныкына караганда киңрәк, тирәнрәк, калынрак һәм картрак шикелле тоела, колакларда тупасрак, ләкин мәһабәтрәк тойгы калдыра иде...

Килеп җиттеләр.

4. Мәҗлес күңелле иде

Мясниковлар тора торган дача бик бизәлеп, әллә ничә җиренә вак кына, җыйнак кына балконнар чыгарып, түбәсенең дүрт почмагына кечерәк-кечерәк дүрт манара утыртып салынган, әллә кай җирләренә хәтле төрле рәвештәге, төрле пыялалы тәрәзәләр белән бизәлгән җәйлек өй иде. Дүрт ягыннан каплап алган куе ботаклы, зурлыкланып, башларын югары күтәреп тора торган агачлар, бу бинаны үзләренең челтәрле күләгәләре белән кояшның башка каба торган эссесеннән саклап, җиңел һәм рәхәт салкынлык һәм ял итү урыны ясыйлар иде.

Кызлар өй эчендә озак юанмадылар: бакчага чыктылар.

Урманның бер кисәген койма эченә алып ясалган бу бакчаның карт-карт агачлар белән бер буйдан тезелгән топольләре аңкытып ис чыгаралар; читләренә чәчәкләр тезелгән юллары йөрүчеләрне үзләренә чакырып торалар, түре Идел елгасының нәкъ кырыена, биек бер ярга чыга иде.

Дуслар юлларның берсеннән киткәннәр иде, каршыларына Лизаның агасы Михаил очрады һәм, шат елмаеп, Хәятка кулын сузды:

— Кемне күрәм мин! Ничә җәйләр, ничә кышлар?! Бер кыш эчендә сез, Хаят, (Хәят), танымаслык булып үсеп киткәнсез, тагы да матурлангансыз,— ди-ди, кызлар белән бергә китте.

Михаил да, Лиза шикелле үк, Хәятның кечкенәдән бергә уйнап үскән иптәше иде. Ул, үткән көз Казан университетына кабул ителгәнлектән, бу кышны Казанда уздырып, кичә генә N шәһәренә кайткан иде.

Алар өчәүләшеп яр өстеннән Иделгә карап тора торган эскәмиягә килеп утырдылар. Иделнең киңлеге, иркенлеге һәм көчле агышы, аның өстендәге пароходчыклар һәм ал арга тагылган баржалар, төрле җирләргә таралган, бер яктан икенче якка чыгарга азаплана торган көймәләр, икенче якта күренеп тора торган авыл һәм аның кыры һәм көтүе иркен һәм матур күренәләр иде...

Әнә бер кеше йөртә торган (пассажирский) пароход, аның көпчәк тавышы Идел өстен яңгырата, морҗасыннан чыккан кара төтене, артында калып, һәм һаваларга күтәрелә, һәм дулкыннарга кадәр төшә, ләкин шул ничә йөз кеше төягән пароход моннан бик кечкенә күренә, өстендәге кешеләре чыпчыклар кадәр генә... Кояш, шул биек кояшның күз чагылдыргыч шәүләсе, пароходчык калдырган дулкынчыкларда сикеренеп, чумып, шаярып йөри.

Күптән күрешмәгән дусларда сөйләптер сүзләр күп табылды. Михаил Казан хәлләрен, анда ничек торганлыгын сөйләде. Хәят мондагы кышкы хәлләрне хикәя итте. Лиза сүзгә аз катыша, күбрәк тыңлап утыра иде. Михаил Хәятка туры гына карап утыра, урыны килгәндә мактау сүзләре әйтеп китәргә дә онытмый һәм бу эше белән Хәятны кайсы вакыт кызартып та җибәрә иде.

Бервакыт Михаил:

— Карагыз әле, Хәят, сез әле мин киткәндә генә бала идегез, җиде-сигез айда инде бөтенләй җиткән кыз булып өлгергәнсез: сез үзегез белми торгансыз, сез хәзер шәһәребезнең беренче гүзәле бит...— дип, тагы мактау сүзләрен әйтә башлаган иде, Хәят кызарынып китте дә күзләрен җиргә төшерде һәм:

— Фу, черкиләрегез нинди усал... Шулкадәр рәхимсез тешлиләр,— дип, одеколонга манчылган яулыгы белән маңгаена хәзер генә килеп кунган черкине куып җибәрде дә бу кечкенә «явызлардан» зарланырга тотынды. Аннан соң урманнар, елгалар, сәяхәтләр турысында сүзләр башланып, бер-бер артлы коелдылар. Мәҗлес күңелле иде.

«Кунаклар килә» дип хәбәр бирелгәч, Лиза һәм аның белән бергә Хәят та кунакларга каршы киттеләр. Михаил утырган җирендә калды.

5. тупас нәселендә...

Кызлар киткәч, Михаил урындыкның аркасынарак ята төште дә аякларын киеребрәк алга сузды һәм, ак ефәк күлмәге өстеннән бәйләнгән зәңгәр ефәк билбавының зур-зур чуклары белән уйнап:

— Шулай ук бу кызчык минем башны әйләндерермени? Матурлык! Менә матурлык! — дип уйланды.

Быелга кадәр Михаилның Хәятка мөнәсәбәте коры дуслык кына иде. Һәм шулай булмый хәле дә юк, Хәят моңа кадәр бала иде бит әле ул. Шулай да үткән көз, Казанга китәр алдыннан, Хәят белән ахыргы күрешүендә Михаил үзе аңламый торган бер тойгыдан әсәрләнгән иде. Ләкин барган яңа шәһәре, әүвәл бусагасын атлаган югары мәктәбе һәм яңа белешләр, Михаилның ул белемсез тойгысын тиз оныттырып, Хәятның сурәтен аның фикереннән качырганнар иде.

Мартның соңгы көннәреннән берсендә Михаил Лизадан бер хат һәм хат эчендә аның Хәят белән бергә төшкән портретын алды. Хатта Хәятның быел кыш кинәт үсеп киткәнлеге һәм тагы да матурланганлыгы язылган иде. Михаил, портретны бик яхшылап карап, бу сүзләрнең дөреслегенә күзләре таныклыгы (шәһадәте) белән ышанды.

Портретта инде Хәят бала түгел, бөтенләй җиткән кыз иде. Бу Хәят инде Михаилның бала чагыннан бирле үк белеп килә торган, дус итеп кенә яратылырга мөмкин кызчык түгел, бәлки кыз итеп сөелергә мөмкин бер матур иде.

Михаил рәсемгә бик озак карап торды да аңар хыялый бер тереклек бирде һәм Хәятның бөтен кыйланышларын: күз йөртешләрен, гәүдәсен тотышын, озын кара толымнарын селкетеп чабып китешен, матур кыйгач кашларын җиңелчә генә сикертеп сөйләшен... күз алдына китерергә тотынды. Ул Хәятның бу кыйланышларын моңар кадәр дә ярата иде. Ләкин ул ярату сөйкемле бала, сөйкемле дус баланың гөнаһсыз кыйланышларын яратудан гына гыйбарәт иде. Хәзер аның күз алдында бу кыйланышлар бөтенләй икенче мәгънә аңлата башладылар. Алар бер-берсе янына тезелделәр дә дөньядагы иң матур, иң шагыйранә күренешләрнең берсе булып киттеләр. Алар кинәт үзләренең балалык ларыннан чыктылар да кызлар кылануының иң матур, иң көчле яклары булып киттеләр. Михаилның йөрәге ешрак-ешрак, кау-шабрак-каушабрак, әллә нинди газаплы бер ләззәт белән тибә башлады.

Шул көннән бу көнгә кадәр Хәят Михаилның фикереннән чыкмады. Ул кадерле рәсем дә Михаил өстәленең иң кадерле урынына барып басты да китап карап арган күзләренең ял итә торган бердәнбер булып торды.

Хәятның бүгенге күренеше Михаилда тагын теге тойгыны уятты һәм бу юлы инде кискенрәк һәм билгелерәк итеп уятты.

Михаил, борылып, кызлар киткән юлга караганда, алар инде юлның аргы башына барып җиткәннәр иде. Хәятның, кечкенә аякчыкларын җиңелчә генә ике тарафка каратып, нечкәрәк, ләкин бик зифа буен (фигурасын) иркә тотып барышын карап торганда, Михаилның йөзе бер төрле серле җыерылып китте:

— Тупас Мамайның монгол йөзле нәселендә шундый кыз!..

6. Хәят, мин сезне сөям!

Мясниковлар дачасы бу урманда ялгыз гына түгел иде. Бу урын, шәһәр тирәсендә иң матур урын булганга күрә, күптән үк инде үзенә шәһәрнең бик күп байларын китергән һәм бик күп купшы җәйге йортлар (дача биналары) белән тулган иде. Бу дачаларда торучы яшьләр дә инде, бер-берсе белән тәмам танышып, барысына уртак бер тормыш ясап өлгергәннәр... Вакыт күңелле, рәхәт һәм ахырдан искә төшерер өчен, төрле-төрле сагындыргычлар калдырып үтә иде.

Якшәмбе булганлыктан, бүген дачникларның һәммәсенә дә кунаклар килделәр. Мясниковларга да шәһәрдән Лизаның ике иптәш кызы агалары белән килгәннәр иде. Сәгать алтылар булганда, Мясниковлар бакчасында егетләр һәм кызлардан ундүрт-унбишләп кеше булды. Болар арасында Евгений да бар иде. Лиза Хәятны мондагы кешеләрнең әүвәлдән таныш булмаганнары белән һәм шулар арасында Евгений белән дә таныштырды. Каргылт йөзле, озын буйлы һәм калын җилкәле бу таза офицер, Евгений, Хәятта билгеле бер тойгы калдырмады дияргә ярый; бары аның калынрак һәм бик кызыл иреннәре әллә ничек ятрак нәрсә шикелле күренделәр.

Хәят, Лизаның бу серле үбүеннән һәм йөгереп китүеннән аптырашта калып, нәрсә дип уйларга белми барганда, үз артында Михаилның адымнарын ишетте. Яңадан бер-ике адым — ул килеп тә җитте. Хәятның күренешеннән куркып киткән сыман каранып, йомшак һом пошынган тавыш белән:

— Дускаем, бу кадәр үз-үзегездән югалып, ни уйлыйсыз? — дип сорады да, җавап көтмичә, кулындагы чәчәкләр бәйләмен

Хәятка сузды. Бу бәйләм, хәзерге вакытта үсә торган чәчәкләрнең һәр төрлесеннән оештырылып, килешле тезелгән, матур бәйләнгән иде. Хәят чәчәкләрне алып, йөзенә якынрак китерде дә күзләре белән Михаилга рәхмәт белдерде. Чәчәкләр Хәятка карап көләләр һәм әллә кай җирләреннән генә аның борынына берничә исне берьюлы сирпеп торалар иде.

Михаил, сынын ия төшеп, Хәятка култыгын бирде. Алар алдагылар артыннан китмәделәр: читкә аерылып киткән бер юлга чыктылар. Таррак кына, кызыл ком белән түшәлгән бу юлның як-якларында озын һәм эре агачлар тезелеп, батып бара торган кояшның кызгылт нур тамчыларын челтәрләндереп тектерәләр, чит-читкә утыртылган резедалар көчле исләре белән юл өстендәге бөтен һаваны аңкыталар; яфраклар арасына яшеренгән кошчыклар адәмнәр аңламый торган җырларын көйлиләр дә бөтен бу юл, бу кызыл тамчылы нур һәм бу резедаларның тормышларына бер серлелек бирәләр иде.

— Хәят, сез бая гына нинди шат идегез, хәзер әллә нинди бик тирән уйга баткансыз, кояшта сулган чәчәк шикелле булгансыз,— дип, Михаил Хәятка табарак бөкрәйде. Аның уйчан тавышы күңеленең тирән җиреннән чыккан шикелле иде.

Хәзергә кадәр җиргә карап килгән Хәят, күтәрелеп, Михаилның йөзенә карады. Бу йөздәге матур коңгыр күзләр уйчан карыйлар, күзләргә караганда каргылтрак киңчә генә кашлар да, бик кирәкле берәр нәрсә уйлагандагы шикелле, эшлекле җыерылып торалар иде. Хәят уйчан гына елмайды һәм, көчләнеп, җиңелчә һәм нечкә генә итеп тамак кырды да:

— Юк, бернәрсә дә уйламыйм. Озак кояшта йөрсәм, мин арам бугай, ахры,— диде. Үзе Михаилны әүвәл мәртәбә күргән шикелле: «Кара, мәхәббәтле генә бит бу урыс малае»,— дип уйлады.

Юл өстендәге эскәмияләрнең берсенә килеп утырдылар. Сүз әллә ничек җанланып китми иде. Башка вакытта шулкадәр сүзчән Михаилның хәзер генә шулай сүз таба алмый утыруы Хәятка сизелми калмады:

— Сез мине уйга баткан дисез, әмма үзегез хәзер уйга баткансыз,— дип, Хәят күзләрен Михаилга төшерде. Михаилның күзләре очкыннар чәчеп торалар иде. Ул салмак кына елмайды да, Хәятка туп-туры карап:

— Мин уйга чумган? Аның сәбәбе бар... Сез гаепле аның өчен...— ди башлаган иде, Хәят, аңар сүзен бетерергә ирек бирмичә:

— Михаил Алексеевич, Казанда торган йортыгызны бик сагынасыздыр, әйеме? — дип, сүзне икенчегә борды.

Михаил (...) чәчләрен кирегә сыпырып куйды да егет сыман гына тавыш белән:

— Беренче: мин сезгә Михаил Алексеевич түгел, Миша гына, чөнки яшьтән бирле Миша гына идем, шулай гына булып калырга телим дә. Икенче: Казанда торганда, йортым исемә дә кереп чыкмады, бары сезне генә сагындым,— дип, сынын Хәятка табарак бөкрәйтә төште. Хәзер аның йөзе Хәятның йөзенә якын ук килгән иде. Хәятның күзләре бу, үзләренә якын ук тора торган сөйкемле йөз һәм очкынлы, уйчанрак карый торган коңгыр күзләргә төштеләр. Күңелендә ниндидер бер тойгы кабынды да электрик токлар сыман бөтен барлыкка таралды. Бу тойгыны Хәят үзендә әүвәл мәртәбә сизә иде. Ул Михаилның йөзенең бу кадәр якын торуыннан курыккан сыманрак итеп читкәрәк кагылды һәм сул аягын, бераз киерелдерә төшеп, җирдән кузгатты да, күзләрен ботинкасының очлы башына төбәп, сүзсез һәм селкенешсез калды.

Хәят Михаилның үзенә нәрсәдер, бик кирәкле бер нәрсә әйтергә теләп тә, әйтеп бетерә аямаганлыгын томанлы гына сизенә, ләкин никтер ул кирәкле нәрсәнең әйтеп бетерелми калганлыгын теләгән шикелле була иде. Кулындагы чәчәкләр бәйләмен борыны янынарак китерде дә, шул чәчәкләргә әйткән шикелле итеп, ул:

— Ишетегез әле, сез әүвәлләрдә бик матур җырлыйдыр идегез. Җырлагыз әле берәр нәрсә,— диде.

Михаил чәчәкләргә карап әйтелгән бу сүзнең үзенә әйтелә икәнен белә иде, назланып тормады: уң кулын чалбар кесәсенә тыкты, йомшак кына тамак кырды да зәгыйфь, ләкин сөйкемле тенор белән:

 ,— дип башлады да, үз-үзеннән көлеп җибәреп, җырын кисте һәм:

— Юк, Хәят, мондый тавыш белән җырлаганны тыңлап утырганчы, әнә ул агачта сайрый торган кошчык сайравын тыңлагыз. Ул сезнең өчен сайрый һәм сезнең матурлыгыгызмы мактап сайрый,— диде.

Чынлап та, ниндидер бер кошчык, башкаларыннан аерым бер осталык һәм аерым бер дәрт белән, болар утырган эскәмия каршысындагы агачның яфраклары арасына яшеренеп сайрана иде. Соңгы сүзләрне әйткәндә, Михаилның тавышы бик чынлыклы һәм бераз каушанкырак чыга иде. Хәятның йөрәге тыпырчынган шикелле итеп тибә башлады: Михаилга әйтергә аның теленә җавап килми иде. Бер минутлык тик торыштан соң Михаил, уң кулы белән Хәятның сул кулыннан йомшак кына тотып, уйчан гына тавыш белән:

— Ачуланмагыз, Хәят, мин сезне сөям... Минем күңелемдә сез генә...— ди бантлаган иде, Хәятның кулының үз кулыннан ычкынган икәнен сизде.

Хәят болай итеп әйтелгән «сөям» дигән сүзне әүвәл мәртәбә ишетә иде. Ул, әле күптән түгел генә укып чыккан русча бер романда сөю, сөелү дигән сүзләрне күргән һәм хәтта үзен шул романда язылган кызларның берсе итеп уйлап укылган булса да һәм мондый эшләрне үзеннән зуррак иптәш марҗа кызларыннан әллә ничә мәртәбәләр ишеткән булса да, хәзер аптырашта калган: кирәк укыган романындагы кызның һәм кирәк үзенең иптәш кызларының үзләрен мондый вакытларда ничек тотканлык ларын хәтереннән чыгарган иде. Михаилның «сөям» дигән сүзен ишеткәч тә, ул ишетелер-ишетел-мәс кенә тавыш белән:

— Сез бик мәхәббәтле!..— диде дә, йөзен куллары белән каплап, олы юлга таба йөгерде.

Михаил да аның артыннан китте. Аның колагында Хәятның сүзе шатлыклы яңгырый иде:

— Сез бик мәхәббәтле!

Хәят үзенең кызарганлыгын белә, колакларының ялкынсыз янганлыгын да сизә; һәм хәзер генә булып узган эш аның алдында томан эченнән карап, шатлыклы елмаеп торган шикелле була да, йөздәге кызыллык, колаклардагы яну тагы да көчәя иде.

Яңадан бер минут — Хәят күңелендә куркугарак охшый торган бер китеклек сизде: кинәт бу бик күңелле һәм бераз оялткычрак эшнең бер чите җимерелеп төште. Кай җире җитешми? Кай чите китек? Анысын Хәят әле белеп җиткерми иде. Ләкин сизгер яшь йөрәк бу китеклекне тойды. Бары акыл гына әле аның кай җирдә икәнен анык билгеләп өлгерә алмады.

Хәят җәһәт кенә адымнар белән олы юл өстендәге бер озын эскәмия янында төркемләнеп тора торган кунаклар янына килеп җитте. Аның артыннан ук Михаил да килеп җитте һәм ләззәтле каушавын көчләнеп басып:

— Әмма каты йөгерәсез икән соң, Хәят, сезнең арттан йөгереп әлсерәдем, шулай да җитә алмадым,— диде.

Эскәмиядә утырып тора торган бер студент Хәятка урын бирде...

7. Хәят кызлык вакытын күңел ачлыгы белән үткәрде

Төнге сәгать өчләрдә Мясниковларның аты Хәят һәм аны озатырга килгән Михаил белән Лизаны Борһан абзыйларның капка төбенә китереп җиткерде. Михаил, звонок биреп, ишек ачтыргач, Хәятның кулын каты гына кысып күрешеп, шыпырт һәм яшерен генә тавыш белән:

— Мин җавап көтәм,— диде һәм, шуңар ук ялгап, ачык һәм шатлыклы тавыш белән: — Хәерле кич, матур төшләр, күңелле уйлар, рәхәт йокылар,— дип, берничә теләкләр теләде. «Мин җавап көтәм» дигән сүзнең бер төрле әйтелеп, бу соңгы теләкләрнең бөтенләй башкача әйтелүләре әүвәлге сүзне тагын да мәгънәлерәк ясый иде.

Озатучылар кайтып киттеләр. Берәр квартал җир киткәч, Лиза, күзләрен күккә күтәреп, йолдызларга сөйләгән сымак кыяфәт белән:

— Хәят, хәзер әүвәлге Хәят түгел, егетләр алдында чытлыкланырга бик ярата башлаган,— дип куйды.

Хәзергә кадәр уйга чумып килгән Михаил да, йокысыннан уянган шикелле уянып китеп, тупас кына:

— Дөрес түгел! Син Евгений ачуын Хәяттан аласың. Бу — ялган,— диде һәм үзе авызын бик зур итеп ачып иснәде. Лиза, ачуланып, яңадан берничә каты-каты сүзләр әйтсә дә, Михаил җавап бирмәде; шулай итеп, агалы-сеңелле юл буе күңелсез генә тик кайттылар.

Хәят, ишек ачарга төшкән асрау кызга кулындагы чәчәкләр бәйләмен биреп:

— Суга утыртып, минем бүлмәгә кертерсең,-— диде дә, үзе аякларының очлары белән генә басып, йөгереп менеп китте һәм бүлмәсенә кереп, тиз генә өске кат киемнәрен ыргытты да караватына ташланды. Бөтен тәндә рәхәт арганлык тоела, бит урталары яналар, әле генә узып киткән күңелле кичнең төрле-төрле тойгылары башта чуалышып бетеп кайнашалар, Михаилның «мин җавап көтәм» дигән сүзе яшерен тавыш белән колакларны жулатып тора иде. Таң һавасы суыгы белән салкынланган матур бармакларының аркаларын бит урталарына куйды да ул, күкрәген бер күтәреп, бер төшереп еш-еш сулап, күзләрен түшәмгә төбәп, ике-өч минут ятты. Бу вакытта Биби чәчәкләр бәйләмен бер вазага утыртып керткән иде. Хәят:

— Биби, акыллым, минем ботинкаларымны гына чиш әле. Үзем бик иренәм,— дип, сул аягын бераз калкыта төште. Кысынкы ботинкалардан юка, саргылт оек эчендәге кечкенә генә нәфис аяклар килеп чыктылар. Моннан соң асрау Хәятның салган киемнәрен элеп куйды да, бер сүз сөйләмичә, авыр һәм ялкау гына атлап чыгып китте.

Хәят, ялкау гына урыныннан торып, бакчага караган тәрәзәне ачып җибәрде. Күрше бакчада, бөтен һаваны яңгыратып, сандугач сайрый иде. Таңның нурлылыгы, сөеклесе гөл чәчәгенең матурлыгы сандугачны шулкадәр җанландырган иде ки, ул үзе белгән көйләрнең иң матурларын сайрый һәм шул кечкенә гәүдәсенең әллә кай җирләреннән меңәр төрле ноталар чыгара һәм вакыт-вакыт үз-үзен һәм, гөл чәчәгеннән башка, үзен чолгаган бөтен дөньяны оныткан шикелле, үз тавышында үзе җуяла идек. Хәят бер минутка бөтенләй тик калды, тын да алмады. Аның хәтеренә Михаилның «ул кош сезнең өчен сайрый һәм сезнең матурлыгыгызны мактап сайрый» дигән сүзләре килде. Аннан соң кечкенә кулчыклары белән тәрәзә бусагаларына таянып, гәүдәсенең яртысын тышкы якка чыгарды да ләззәтле бер дәрт белән, сандугачны аерым бер бирелү белән тыңларга тотынды.

Сандугач, чынлап та, Хәят өчен сайрый, аның матурлыгын мактый, ул матурлыкка әллә нинди якты бәхетләр, күңелле киләчәкләр вәгъдә кыйла шикелле иде.Бөтен барлык ниндидер бер рәхәт онытылуга чумды; аллы-гөлле нурга чолганган бәхет, яшь канга аралашып, иң вак тамырларга кадәр үтте; бөтен йөрәкне шундый бер ләззәт чолгап алды ки, андый ләззәтне дәртле, моңлы, югарылыклы, ләкин тәҗрибәсез яшьлек кенә татый ала һәм аның гына әле бер дә алдану ачысын белмәгән гаклы ышаныч белән каршы ала ала. Хәят берничә минутлар шул хәлендә калганнан соң, хәтеренә кинәт бер нәрсә килеп төшкән кешенең ашыгычлыгы белән, тәрәзә яныннан китте дә ридикюленнән зур төргәк хатлар чыгарды. Бу хатлар узган кичтә уйналган «почта» уены вакытында алынган хатлар иде. Боларны Хәят, вакытында берәр, хәтта икешәр кат та укып чыккан булса да, һәммәсен бик тикшереп, яңадан берәр кат укып чыгудан үз-үзен тыя алмады. Хатларның берсеннән башка һәммәсе комплиментлар белән генә тулы иделәр. Бер хатта: «Сез матур, сез шәрык хикәяләрендә очрый торган пәри падишаһларының могҗизалы гүзәл кызларыннан да матур; кызганыч ки, миңа сезне күрергә бик сирәк туры килә»,— дип язылган иде. Хәят вакытында бу хатның кемнән икәнен белмәсә дә, уен беткәч, бакчада үзенә урын биргән студенттан икәнен белгән иде.

Хатларның берсендә: «Сезнең шикелле матур кызның мондый ачучан булганын күргәнем юк иде. Хәер, мин моны болай гына әйтәм: гөл чәчәге бик матур да, сабы бик чәнечкеле бит. Сез миңа бик салкын булсагыз да, мин сезгә бик мәхәббәт итәм»,— дип язылган иде. Хәят бу хатның Евгений хаты икәнен башта ук аңлаган, ләкин ни дип җавап язарга да белмәгәнлектән, җавапсыз калдырган иде. Хатларның берсе һәм иң озыны Михаил хаты иде. Михаил бу хатта үзенең Хәятка мөнәсәбәте башкару — дуслыктан күчү тприхын озын язганнан соң: «Хәят! Сез мине болай ачыктан-ачыкка үз тойгыларымны язган өчен гаепләмәгез. Сез мине яшьтән беләсез, мин болай үз-үзен дә тота алмый торган кешеләрдән түгел идем. Ләкин сигез ай күрми торып, яцпдан сезне күргәч һәм шундый искиткеч сөйкемле һәм матур итеп күргәч, мин иске Михаиллыгымны югалттым, яңа Михаил, гою дигән көчле хан кулында әсир булган Михаил булып калдым. Сез, бәлки мине рус булганга күрә, үмогомго я рак л 1,1 күрмәссез, ләкин, дускаем, сөю дигән нәрсә милләт аермаларым белми торган көчле нәрсә икән ул. Мин иим татып бслдом. Минем бәхетем хәзер сезнең кулда, туңа күр,> мин сездән бер хөкем көтәм. Ул хөкем миңа йә чиксен кайгы, йә чиксез шатлык китерергә тиеш»,—дип янган. Хәят, хатны укып чыккач, күз алдына Михаилны китерде. Михаилның коңгыр күзләре һаман очкын чәчеп тора-лар, ул үзе «җавап көтәм» дип, озын һәм матур сынын нәфис бөкрәйтебрәк тора иде. Хәятның уена бакчадагы теге юл һәм анда булып үткән эш килде; үзенең йөгереп качып киткәнлеген уйлады да, йөзенә кан сикереп менгәнен сизеп, ни өчен икәнен үзе дә белмичә, җәһәт кенә утырган урыныннан торды һәм каршында эленеп тора торган стена көзгесеннән үзенең кып-кызыл кызарган йөзен күрде, үз-үзен-П.Ч1 оялды, йөзен куллары белән каплап, тиз генә яңадан урынына утырды. Фикергә җәһәт-җәһәт алмашына торган сурәтләр килделәр: Михаилның җырлый башлавы, сөям дип, Гюмптк кына итеп кулыннан тотуы, үзенең аптырап ка.муы, кызарынып йөгереп китүе... Кызарынып йөгереп китүе... Бу соңгы сурәт уйга кат-кат килде; соңгы катта әллә пичек килешсез булып килде дә Хәятның эчен пошырды.

«Соям» дигән сүзгә йөгереп китү белән җавап бирү әллә ничек килешсез чыккан, мантыйксыз чыккан, башкаларныкына охшашлы чыкмаган шикелле иде.

Арадан бер хатны Хәят, яңадан укып та чыкмыйча, ерткалан тәрәзәдән ыргытты. Бу хат ирләр язуына охшатып язылган булса да, кызлар язуы икәнен белгертеп тора иде. Мәгънәсе дә кыска: «Сүз юк, сез матур, ләкин үзегезнең мөселман кызы һәм мондагы егетләрнең рус егетләре икәнен онытуыгыз гына килешми»,— диюдән гыйбарәт иде. Вакытында бу хат Хәятның бераз ачуын китергән иде дә тиз онытылган иде. Хәзер шул ачу яңадан кузгалды һәм, әүвәлге эчен пошырган сурәткә кушылып, яңа бер сурәт, белемсез, кәефне җибәргеч сурәткә әйләнде. Ул, хатларны җыеп, комодның бер тартмасына салды да бер нәрсә дә уйламаска тырышып кына, ялкау гына чишенергә тотынды һәм, чишенеп, эчке күлмәктән генә калгач, көзге алдына барып, толымнарын сүтте дә куе, озын, тәртипсез, ләкин матур таркалган чәчләрен ал якка, күкрәге өстенә чыгарып куйды һәм, көзгедән карап, үз сурәтеннән үзе кәефләнде; эчке күлмәктән һәм куе кара чәчләр арасыннан күренә торган җиңелчә генә алсурак ак муен, урта гына, ләкин бик беленерлек калкып тора торган күкрәк, челтәр арасыннан чыгып тора торган, коеп куелган шикелле матур иңнәр, тулырак кына, ләкин арыклыктан ерак түгел кулчыклар — көзгедән күренгән матур йөзнең гүзәл кушымталары иде. Эч пошыра торган сурәт онытылды. Уйда бары шулкадәр күп бәхет вәгъдә иткән шикелле күренә торган үз матурлыгын сизү тойгысы һәм шуннан килгән шатлык калды.

Берәр минут көзге алдында торгач, ул акрын гына тәрәзә янына килде. Таң атып, агачларны берәм-берәм күрсәтә башлаган, сандугач әле һаман үзенең сөеклесе алдында җырлап армаган иде. Хәят акрын һәм тавышсыз гына тәрәзәне япты. Сандугач: «Чут, чут, чут, черррр...» дип, бетмәс-төкәнмәс сөюен бөтен дөньяга фаш итә калды. Хәятның колагында яңадан: «Ул кош сезнең өчен сайрый һәм сезнең матурлыгыгызны мактап сайрый»,— дигән сүзләр яңгырады.

Аккош мамыгыннан ясалган шикелле җиңел очынып тора торган гәүдә, кемнеңдер бик сөекле, бик күңелле, чиксез рәхәт бирә ала торган кочагына атылган шикелле, караватка атылды да, җиңел одеялга яртылай кереп, әгузе-бисмилла әйтеп,

бераз бөгәрләнебрәк кенә ятты. Өйрәнгән тел үз-үзеннән «амә-нәте биллаһи...», «аллаһеммә инни әгузе бикә...»ләрне укып китте һәм алар янына , «Сурәи ихлас»лар, әллә никадәр салаватлар да кушылды... Тән һәм уйдагы рәхәт арганлык һәм гадәтендәге йоклар вакытның узып киткән булуы Хәятны йокыга якынайтканлыктан, ул, тәртипсез булып бөтен гәүдәсе өстенә таркалган чәчләрен яңадан бер кат ипләп кенә көлтәләндереп куеп, менә инде чынлап йоклыйм дигән шикелле иткән генә иде, Михаилның күзгә күренми торган сурәте Хәятның колагының нәкъ янына гына бөкрәйде дә акрын һәм уйчан тавыш белән:

— Мин көтәм,— диде. Бер секунд эчендә уй яңадан эшкә кереште: «Чынлап та, Михаилга ни дип җавап бирергә кирәк инде?.. Михаил матур бит, Михаил сөйкемле бит... Ул, ул бик сөйкемле, бик чибәр бит. Аның калынрак кына кашлары, матур гына итеп карый торган коңгыр күзләре... тагы әллә кайсы төшләре бик килешле бит. Ул мине сөя, чынлап та сөя, ул минем кулымны да үпмәкче булды. Сөя инде, сөя... Мин аны сөямме? Мин... Михаилны?.. Михаил урыс малае бит ул!» Менә башка шушы соңгы уйлар килгәндә, Хәят кинәт Михаил белән үз арасында үтеп булмый торган чокыр барлыгын сизде. Ничектер, моны әүвәл бер пәрдә белән каплап торганнар да, кинәт ул пәрдәне тартып алып, аның артында капланып торган салкын һәм куркыныч нәрсәне күрсәтеп калдырганнар шикелле итеп кинәт сизде. Бакчада, Михаилдан йөгереп качканда, күңеленә килгән китеклекне ул хәзер генә аңлап җитте: «Михаил мөселман түгел бит, ул кяфер бит». Хәятның күңелендә әллә нинди бер салкынлык, сызлавыклыга охшашлы салкынлык туды да, ул, йөрәген җылытырга теләгән шикелле итеп, күкрәген кечкенә мендәргә бастырып, йөзтүбән ятты: ул мөселман түгел, « бит! Йөрәкне хәзер генә җылытып торган сөекле Михаил сурәте әллә кая китте дә аның урынына «кяфер» Михаил сурәте килеп басты. Бу сурәт салкын һәм куркынычлы иде. Бу сурәтнең тирәсендә җәһәннәмнәр, чәнечкеле авыр чукмар башлы таякларын күтәргән газап фәрештәләре йөри башладылар...

Йөрәктәге салкынлык һәм сызлану артканнан-арта һәм куркынычланганнан-куркынычлана башлады. Хәят, бу куркыныч сурәтне күңеленнән чыгарыр өчен, бакчада урын биргән студентны, калын һәм кызыл иренле Евгенийны, ниндидер бер уен уйналганда, берәр кызның кулын үбү җәзасы куелгач, Хәятның кулын килеп үпкән бер яшь офицерны, тагы әллә кемнәрне уйлап карады. Ләкин күңелдәге белемсез курку һаман бетмәде генә түгел, бәлки көчәйде генә: студент та «кяфер», калын һәм кызыл иренле Евгений да «кяфер», яшь офицер да «кяфер», әллә кемнәр дә «кяфер«ләр — һәммәсе кяфер, кяфер, кяфер.

Хәят үзен «кяфер»ләр арасында чолганып калган итеп күрә башлады. Йөзе белән мендәргә капланды, тын да алып булмаслык итеп капланды да:

— Әстәгъфирулла, йа Раббем, әстәгъфирулла,— дип уйлады, бу ялвару астында «кяфер »дән һәм «кяфер »не сөюдән Алланың кодрәтенә сыену яшеренә иде... Бу ялварулардан соң теге «кяфер сурәтләр» җуялып торган шикелле булдылар.

Хәят, чалкан әйләнеп, бер беләген маңгае өстенә куеп ятты да: «Үзегезнең мөселман кызы икәнегезне, мондагы егетләрнең рус егетләре икәнен онытуыгыз килешми»,— дип язылган хатны исенә төшерде. Үзенең, ничек бу хатны алгач та, хәзер уйлаган нәрсәләрен уйламаган икәнлегенә таң калды (гаҗәпләнде). «Кяфер сурәтләр» тагын башны капладылар. Хәят, одеялы белән качынып:

— Әстәгъфирулла, илаһи, үзең сакла,— дип, тагы Аллага сыенды. «Кяфер сурәтләр» тагы җуялган шикелле булдылар. Моннан соң Хәят: «Раббем, соң мөселман егетләр беткәнмени?»— диде дә одеялын яңадан ачып җибәрде. Уйга мөселман егетләр килә башладылар, ләкин ни өчендер болар һәммәсе малахай (тәвәккәл) бүрек кигәннәр иде. Малахай бүрекләрен салып җибәрәләр дә, эченнән чәчсез, җирәнгеч ак баш чыга, малахайдан пар күтәрелеп, бик начар ис чыга иде. Хәят көч-хәл белән күз алдыннан бу начар картинаны куып җибәрде дә үз-үзенә:

— Һәммә мөселман малахайлы буламыни? — дип сөаль бирде. Җавап урынына фикергә үзе белә торган ун-унбиш яшь байлар (байбәтчәләр) килделәр. Болар һәммәсе ак якалы иде, ләкин һәммәсе исерекләр, һәммәсе качырып тора торган сөяркәләре яныннан кайтып баралар шикелле иде. (Хәят сүз аңлый башлаган заманнан ук үзләренә гайбәт сатып утырырга керә торган хатыннардан шулай ишетеп килә иде.) Аның өстенә бу егетләр һәммәсе: «Без мөселманнар бит, бездән мөселман кызлары качарга тиешләр бит»,— дип торган шикелле торалар иде... Тагы «кяфер сурәтләр» килә бантладылар...

Бервакыт Хәятның башына Михаилның мөселман була алуы уе килеп, күңеленә ләззәтле җылылык чәчә башлаган иде, кинәт җуялды: ул яшь вакытында анасыннан мөселманлыкка чыккан русларның асылып үтереләләр икәнлеген ишеткән иде.

Бу кара фикерләр бик озак вакытлар Хәятка тынычлык бирмәделәр. Бу фикерләр арасында берсе бигрәк куркыныч иде: Хәят яшьрәк заманында бервакыт Газизә абыстайдан әллә кайсы мөфтинең урыска гашыйк булып, чукынган кызлары турысында ишеткән иде. Гомеренең бер генә вакытында, бер генә мәртәбә ишетеп калган бу кызлар хәзер сурәтләре белән аның алдына килделәр: алар әүвәлдә бик матур булганнар да, чукынгач, йөзләреннән иман нуры китеп, зәңгәрсу акланып калганнар шикелле; алар әүвәл бик яшь булганнар да, чукынгач, карчыкланып, дуңгыз ите ашап утыра башлаганнар төсле; аларның күңелләрендә әүвәл шатлык кына булган да, чукынгач, ачы кайгы, әүвәлге заманнарны, ата-аналарын сагынып, ачыну гына калган шикелле тоела иде.

Бу нәрсәләр Хәятның башын соң дәрәҗәдә авырттырдылар һәм нервларын тиз төзәлмәслек итеп көйсезләндерделәр. Ул, йоклап киткәч тә, тиз генә тынычлап җитә алмады: йомшак кына йомылган озын кара керфекле күзләрнең аскы капкачлары әледән-әле борчылып калтыранып алалар иде.

Бу вакытта ике фәрештә кояшны алтын чылбырлар белән Каф тавы артыннан өстерәп чыгардылар; дөнья нурга манчылды; урамнарда тереклек кайный башлады.

Шулкадәр аптыраш, шулкадәр уйлану белән үткәрелгән бу төн Хәятның үзен чолгаган рус җәмгыятенә карашын бөтен-

ләй үзгәртте. Ул бу җәмгыять бирә ала торган рәхәт һәм күңеллелеккә кул селки алмый, ләкин аңар әүвәлге шикелле бер ышаныч, эчкерсез талымсызлык белән дә карый алмый иде: нәкъ әүвәлге шикелле үк тышкы күренеш астында зур бер ышанычсызлык, ихлассызлык яшеренеп тора башлады.

Ул, яшьлек теләве буенча, бу җәмгыятьнең сөйкемле егетләрен читкә кагып җибәрә алмаса да, алар белән катышуын бик гади бер дәрәҗәдән уздырмаска, артык бер мәгънә күрсәтә торган иттермәскә, бары тышкы яктан (...) гына ясап, күңелгә һичбер төрле итеп катыштырмаска тырыша иде.

Үз-үзенә ясап куйган бу рамкасы бәгъзе вакытларда аны бик каты кыса, бик күп уңайсызлыкларга сәбәп була, ләкин ул шулай да бирелми, нинди авырлык белән булса да җиңеп чыга иде.

Бик күп вакытларда аңар яшь йөрәгендә яңа гына туып килә торган бик матур тойгыларны буып ташларга туры килә дә, соңыннан күңелне әллә нинди бер бушлык, бер эч пошу каплап ала иде. Ләкин ул һаман үзе билгеләп куйган рамкадан чыга алмый, чөнки ул рамканың як-ягын коточыргыч сакчылар: әллә кайсы мөфтинең чукынган кызларының сурәтләре саклап торалар иде. Ул кызларның әле һаман битләреннән нур суырылып чыгарылып тора; алар әле һаман дуңгыз ите ашап утыралар; алар әле һаман ата-аналарын сагынып елашалар шикелле була да, Хәят йөрәгенең капкачларын бик ныгытып ябып һәм бикләп куя иде.

Менә бу ясалма бикләнү Хәятның бөтен кызлык вакытын күңел ачлыгында үткәрде.

8. Намазны ул булдыра алган хәтле тиз тотты

Кышның озын кичләре, һәрбер уртача тормышлы урта татар өйләрендәге шикелле, Борһан абзый өендә дә бик акрын һәм эчпошыргыч уза иде. Шулай булмаска мөмкин дә түгел: Борһан абзый алыш-биреш эшләрен һәм аның хисапларын базарда эшләп бетереп кайта, кирәк Газизә абыстай һәм кирәк Хәят ул эшләрне аңламыйлар да, алар белән кызыксынмыйлар да, шуңар күрә Борһан абзый да гаиләсендә ул турыда сөйләшергә дә кирәк тапмый иде. Татар йортларында музыка-фәлән дигән шикелле нәрсәләр белән шөгыльләнү дә, иң кимендә, эшсезләр эше хисаплана. Әле бу мин яза торган чакларда татарча китаплар да бер дә юк диярлек дәрәҗәдә аз, булганнары да инде берәр генә кат түгел, икешәр кат укылып беткән...

Декабрь кичләреннән бер кич, сәгать алтылар иде. Борһан абзый белән Газизә абыстай укып алдылар да, көндәгечә Газизә абыстай кухняга аш өлгертешергә чыгып китте; Борһан абзый кәнәфигә (диванга) утырды һәм, кул бармакларын аралаштырып эләктереп, баш бармакларын бер-берсе тирәсендә әйләндереп, аш өлгергәнен көтеп тора башлады.

Хәят бу кич туганымнарына чакырылулы иде. Ул, озаклап һәм бик пөхтәләп кенә юынып бетереп, аягындагы каюлы читекләрен ботинкалар белән алмаштырырга гына тотынган иде, аның янына Газизә абыстай керде һәм, кызының киенә башлаганын күреп:

— Хәзер аш булды, Хәят. Ашап, намазыңны укып барырсың,— диде. Хәят туганымнарында кичке аш була икәнен һәм намазны да анда баргач укыячак икәнен сөйләп караса да, Газизә абыстай:

— Өеңдә ач торган кеше шикелле, анда баргач, йотлыгып ашап утыру бер дә килешкән эш түгел ул. Намазыңны да моннан укып китәрсең, үз өебездә укымаганны, кешегә баргач, укып йөрисең бармы соң синең? — дип, Хәятны бик кыска тотты. (...)

Шулай итеп, Хәят, теләсә дә, теләмәсә дә, аш ашарга һәм намаз укырга ирексез иде. Ул тиз-тиз генә бер тәрилкә аш ашады. Тиз-тиз генә тәһарәт алды һәм аякларын юды, өйдәге фәрештәләргә күрсәтмәс өчен, зур бер яулык белән чәчен каплады һәм өйдә киеп йөри торган лаптырдык күлмәгенең җиңнәрен бармак очлары гына күренеп калырлык итеп төшерде дә, аталары күз алдына килеп, намаз укырга тотынды.

Намазны ул булдыра алган хәтле тиз тота: сүрәи фатихалар янына бик кыска сүрәләр генә куша һәм аларны да җитешә алган кадәр җәһәт укый иде. Шулай да аңар ул чиксез озакка сузылган шикелле, моннан соң да әле тиз бетмәс шикелле тоела иде. Бу ашыгычлык аркасында ул, намаз эчендә, төрле уйларга да төшеп бетте. (...) Ахыр тәмам булды! Хәят тиз-тиз генә . Җәһәт кенә намазлыкны алып бер җиргә атты да үз бүлмәсенә чыкты.

Моннан соң ул киенергә тотынды. Намаз укыр өчен бәйләнгән ак яулык аның прическасын да бераз ваткан иде, аны да төзәтеп алырга кирәк булды.

Хәят үзен көтеп тора торган атка чыгып утырганда, яңа гына чыккан ярты ай кучерның сакал һәм мыекларына каткан бәсне яшькелт сыман итеп яктыртып тора иде.

9. Алар безгә, без яларга буласы түгел

Хәятның туганымы Әминә N шәһәрендәге иң бай татар Мостафа Рәхимов кызы иде.

Гыймадов һәм Рәхимов гаиләләре быел җәй көне генә йөрешә башлаган иделәр. Мостафа абзый үзе елның күбрәк вакытында шәһәрдән алтмыш чакрым ераклыктагы сукно фабрикасында тора; хатыны Рәхимә абыстай ике кызы һәм өч ир баласы белән күбрәк вакытта шәһәрдә торалар иде.

Хәят барып кергәндә, Рәхимовларның ялтыратып яктыртылган йорты һәр вакыттагы шикелле шау-шулы, ыгы-зыгылы иде. Марҗа асрау коридор буенча, чәй дирбиясы (җиһазы) күтәреп, җәһәт кенә аш бүлмәсенә таба бара; коридорның аргы башында җиде-сигез яшьлек бер ир бала, ду килеп, кулга өйрәнгән куян баласын куып йөри; күп санлы электр лампочкалары куелган зур шәмдәлләр белән яктыртылган залдан кемнәрнеңдер тигез һәм ачык тавыш белән русча сөйләшкәннәре ишетелә иде. Туганымын каршыларга чыккан Әминә аны:

— Ник бу кадәр соңга калдың, туганым? — дип каршы алды.

Хәят, көзгегә карап, прическасын төзәтә-төзәтә:

— Әни ястүеңне укып кит диде дә, тәһарәтләр алып, намазлар укып кичектем,— диде һәм көлемсерәп Әминәгә кулын сузды.

Әминә:

— Шул әниләр үзләре безнең шикелле яшь вакытта бер намазларын юньләп укымаганнардыр әле,— ди-ди, Хәятның кофточкасының арт ягын рәтләде дә: «Мин абыйга әйтим, залдан чыксын»,— дип, туганымыннан алдарак китте.

Хәят, Әминәнең агасы Сәгыйтьтән гади татар кызлары шикелле үк итеп качмаса да, аның белән бер мәҗлестә утырмый иде.

Хәят залга кергәндә, Сәгыйть аны борылып карый-карый чыгып китте. Залда Әминәнең апасы Рөкыя, боларның мөгаллимәләре Анна Петровна, җәй көне кечкенә ир балаларын укытып торган, хәзер укый торган шәһәреннән бәйрәмнәр уздырып китәргә кайткан студент Николай Иваныч һәм Хәятка таныш түгел, сакал-мыекларын бөтенләй кырган, бик купшы киенгән бер яшь егет утырып торалар иде. Хәят болар белән күреште; теге купшы егет белән дә танышты. Ул егет күптән түгел генә Москвадан кечкенә ир балаларны тәрбияләргә килгән француз икән. Рөкыя студентка нәрсәдер сөйли, студент та ихлас белән тыңлап утыра; Анна Петровна белән купшы егет французча сөйләшеп торалар иде. Хәят кергәч, Рөкыя сүзен кисте дә аннан кичегүенең сәбәбен һәм Газизә абыстайның саулыгын сорашып алды. (...)

Зур ике тәрәзәле, җыйнак кына бу бүлмә, туганымнар кергәч тә, электр лампалары белән яктыртылды. Бүлмәнең бөтен креслолары һәм диваны яшькелт хәтфә белән тышланган, тәрәзә һәм ишек пәрдәләре дә шул ук төстәге плюштан ясалган иде. Мондагы ике өстәлнең берсе бизәү өстәле, икенчесе язу өстәле — һәр икесе үзләренә кирәкле нәрсәләрнең иң яхшылары белән җыештырылган; язу өстәленә Әминәнең Анна Петровнадан укый торган китаплары (...) һәм бер-ике сурәтле журнал да салынган иде.

Бүлмәнең сул стенасына эленгән кыйммәтле урман рәсеменә каршы, уң стенага бик яхшы рам эченә тыгылган (...) «Аятелкөрси» куелган иде. (...)

Кызлар, бүлмәгә кергәч тә, теге француз турысында сөйләшеп алдылар. Хәят аны уртача гына егетләрдән берсе саный, бигрәк тә мыегын бөтенләй кырганлыгын ошатмый, авызы әбиләр авызы шикелле булып тора, ди иде. Әмма Әминә моның киресенчә, французны бик чибәргә куя, бигрәк тә мые-

гын бөтенләй кырганлыгын бик килешле таба иде. Әминә бу сүзләрне сөйләгәч, Хәят, матур гына көлемсерәп, аңар бармак селкеде дә:

— Степанов мыегын кырып йөри шул,— диде. Әминәнең бит урталары алсу нур белән яктырып китте, ул ялкынлы тавыш белән:

— Степанов дигәннән, бүген тагы күрәм бит мин аны. Бүгенге спектакльдә ул да уйный бит,— дип, Хәятның янына ук килде дә, кулларын аның иңбаш ларына куеп: «Ах, какой он очаровательный, туганым, ах, какой он милый!» —диде. Әминәнең үткен карый торган соры (серые) күзләре, ялкынланып, төшкән җирләрен яндырырлык шикелле күренәләр иде.

Хәят Әминәнең шундый ялкынлануын гашыйк булып ярата; кайсы вакытларда үзе дә туганымы шикелле ялкынланырга тырышып карый да, булдыра аямаганлыгын сизенеп, әллә нинди бик кирәкле бер нәрсәсе җитешмәгән кеше шикелле, кәефсезләнә иде. Бу юлы да Хәят туганымының ялкынланганын рәхәтләнеп һәм сөеп карап торды; аннан соң кашларын уйчан гына күтәрде дә:

— Син, туганым, әле һаман белеш түгел бугай аның белән? — дип сорады.

Бу сорау, утлы күмергә сибелгән су шикелле, Әминәне сискәндерде. Ул ничек тиз ялкынланган иде, шулай ук тиз сүнде дә; ялкаурак кына чигенеп, креслосына утырды, аскы иренен йомшак кына тешләде дә берәр минут җавап бирми торды; аннан соң тигез генә тавыш белән:

— Юк, белеш түгел; бәлешләнергә теләмим дә: андый егетләрне читтән торып сөяргә генә ярый... Сөй, сөймә, барыбер, туганым, алар безгә, без ал арга буласы түгел бит инде,— Диде.

Ахыргы сүзләрнең никадәр дөрес икәнлеген Хәят тойгысы белән аңлый иде. Шуңар күрә туганымыннан дәлил-фәлән сорап тормады, йөзенә ялгыш һәм салкын бер ачыклык чыгарып, җиңел генә башын селкеп, туганымы сүзенә ышанганлыгын белгертте. (...)

Коридордан җәһәт кенә Сәгыйть килеп керде, Хәят салмак кына аңар аркасы белән әйләнде. Әминә дә:

— Бире керергә ярамый! — дип кычкырды.

Сәгыйть, Хәятның монда икәнен бик яхшы белеп кергән булса да, ялгыш кергән булып күренер өчен:

— Ах, виноват! — дигән булып чыгып китте.

Моннан соң Хәят, ялкау гына өстәл өстендәге сурәтле журналны алып, сурәтләре өстеннән тиз-тиз генә күз йөртеп чыга башлаган иде, Әминә аны бер кыз сурәтенә туктатты да:

— Кара әле, туганым, менә хәзер шушындый кофточка модага кергән инде. Мин Мәскәүдә әллә ничә марҗада күрдем шундыйны,— дип, теге кызның кофточкасын күрсәтте. Бу рәсем, быел гына юридический факультет тәмам итеп, хатын-кыз төркеменнән бөтен Аурупада әүвәлге дәгъва вәкиле булган кызның рәсеме иде. Хәят мондый кофточканы беренче мәртәбә күрә икән. Дуслар аның турысында шактый гына уй йөрттеләр...

Озакламый кызларны чәй эчәргә дәштеләр.

Кызлар, култыклашып, коридорга гына чыкканнар иде, аларның каршысында озын гына, нечкә буйлы, җилкәсен бераз чыгарган фәсле егет очрады. Бу — Рәхимовларның кечкенә балаларын яңа ысул белән татарча укытучы мөгаллим һәр көнне, шушы вакытта, балаларга сабак бирергә килә иде. Мөгаллим әфәнде кызларны күргәч каушап китте һәм бер дә сәбәпсез кызарынды да күзләрен идәнгә төшерде. Кызлар аңар карамый гына, очрашуларыннан бер дә риза түгеллек күрсәтеп уздылар. Бераз киткәч, Әминә шыпырт кына:

— Туганым, артыңа әйләнеп кара әле,— диде.

Хәят әйләнеп карады. Мөгаллим, балалар бүлмәсе ишеге төбенә туктап, боларны карап тора иде. Хәятның борылып караганын күргәч, ул тиз генә бүлмәгә кереп китте. Әминә, көлемсерәп, Хәятка карады һәм:

— Безнең арттан карап тора идеме? — дип сорады да, Хәят баш селкегәч: — Бер яратмыйм шул мәхәббәтсезнең арттан карап калуын. Наман шулай итә ул. Әни белсә, хәзрәтенә дә әйттерер әле,— диде.

Хәят бер сүз дә дәшмәде.

Болар столовойга кергәндә, халык җыелып беткән, чәйләр ясалган иде.

10. Без нәрсәгә әни сүзенә карыйбыз?

Купецлар клубында бүген куелачак, уен тәмам булгач, сәгать өчкә кадәр танецлар булачак иде. Сәгать сигез ярымнар булганда, клубның артык зур түгел залы халык белән тула башлады. Икенче рәт (саф) эскәмияләрдән җидесен Рәхимә абыстай кызлары һәм кунаклары белән килеп биләде. Алар кереп утырганда, әүвәлге звонок кына бирелгән иде; пәрдә ачылганчы, шактый көтәргә туры килде.

Әминә, бераз кызарыныбрак, уен башланганны көтә; Рөкыя сәхнә пәрдәсендә бер русалка (су фәрештәсе) сурәте табып алган да, күзләрен бер дә алмыйча, шуңар карап утыра; Хәят, йокысы килгән кеше шикелле, бик еш исни; калганнар үзара сөйләшеп утыралар иде. Пәрдә ачылды. Бераз вакыт узгач, Бобчинский ролен уйнаучы Степанов сценада күренде. Әминә сискәнеп китте дә эскәмиясенең алдынарак күчеп утырды һәм беләкләре белән алдагы эскәмиянең артына таянды. Аның йөрәге сикерә һәм бөтен гәүдәсе кытыкланган шикелле була иде. Хәят акрын гына Әминәнең ботына төртте дә, мәгънәле генә көлемсерәп, аның күзләренә карады. Бу вакытта сценада (сәхнәдә) белән тартыша-тартыша, сөйләргә азаплана иде. Әминә дә җиңелчә генә елмайды һәм, Хәятның колагы янына ук бөкрәеп:

— Беркөнгегә караганда ябыга төшкән, әйеме, туганым? — диде.

Пәрдә төшкәч, Әминә башкалар туктап беткәнче кул чапты һәм иң ахырдан нечкә генә, сценага ишетелмәслек тавыш белән:

— Браво, Степанов! — дип кычкырды. Йөри торган бүлмәгә (фойега) чыктылар. Монда халык, шау килеп, бүлмә буенча йөренә иде.

Рәхимә абыстайлар төркеме дә, халык арасына катышып, ул бара торган якка юнәлде. Рәхимә абыстай Рөкыя белән студентның урталарында бара иде. Мондагы гаиләләрнең баераклары, һәммәсе диярлек, Рәхимә абыстай белән белешләр икән: аннан да, моннан да аңар баш ияләр, кайсылары килеп күрешәләр һәм кайсылары озак-озак сөйләшеп тә китәләр иде.

Әминә белән Хәят тирәсенә дә бер төркем халык җыелды. Болар яшь руслар: берничә студент, яшь офицерлар, яшь чиновниклар иде.

Бераз йөргәч, Рәхимә абыстайлар төркеме бүлмә кырыйларына тезеп куелган эскәмияләргә утырды. Яннарындагы русларның да кайсылары утырдылар, кайсыберләре аяк өстендә калып сөйләшә башладылар.

Хәятның матур йөзе бөтен узып баручыларның күзләрен үз төркемнәренә тарта иде.

Ул үз тирәсендәге рус егетләре белән сөйләшеп торганда, бервакыт үз өстенә кемнеңдер бик төбәп караганлыгын тойды да шул караш килгән якка күзләрен төшерде һәм ерак түгел генә җирдә утырган бер студентның үзенә бик туры, ләкин йогышлы карап торганлыгын күрде. Студент гади генә, ләкин килешле киенгән, ябык кына битле, коңгыр чәчле, яңа гына мыек чыга башлаган егет иде. Хәятның күзләре студентның күзләре белән очраштылар да бер генә минут бер-берсенә карашып тордылар.

Студентның ачыграк кына зәңгәрсу күзләре Хәятта бик матур тойгы калдырдылар; ул күзләр зәңгәрсу хәтфәдән ясалганнар да Хәятны кадерләп тирбәтеп торалар шикелле; студентның йөзендә шул зәңгәрсу хәтфә күзләрдән башка бер нәрсә дә юк та, шулай да андый хәтфә күзләре булган йөз бик тулы һәм бик сөйкемле шикелле иде. Хәят яңадан бер кат күтәрелеп карады. Хәтфә күзләр яңадан аны кадерләделәр, йомшак кына тирбәттеләр...

Ул Әминәнең колагына табарак бөкрәйде дә:

— Кара әле, туганым, әнә нинди сөйкемле күзләр,— диде. Әминә, күтәрелеп, студентка карады һәм, күзләрен аннан

алмыйча гына:

— Бу студентның моңа кадәр һич күренгәне юк иде; чит шәһәрнеке булырга кирәк,— диде.

Яннарында утыра торган егетләрнең берсе, Хәят белән Әминәнең үзара яшерен генә татарча сөйләшкәннәрен сизеп:

— Ах, мин дә мөселман теле аңласам иде, туташларның үземнән ни дип көлгәннәрен белер идем,— диде дә үзе киң генә итеп елмайды.

Хәят та күзләрен елмайтты һәм татарчалатып:

— Кич юк! Без...— дип әллә нәрсә әйтә башлады.

Бу сүздән бөтен төркем шаркылдап көлеп җибәрде. Теге егет тә:

— Хич юк, хич юк, мы бельмясь,— дип көлде.

Хәят шуннан соң гына үзенең руслар белән татарча сөйләшә башлаганлыгын аңлап алды да ирексез үзе дә көлеште... Бу эшкә ялгап, егетләр әллә никадәр анекдотлар да сөйләп алдылар. Бераз вакытлардан соң Хәят үз төркемнәреннән кузгалган Николай Иваныч артыннан хәтфә күзле студентның киткәнлеген күрде дә эченнән генә: «Бу студент безнең белән танышырга тырышып йөри инде»,— дип уйлап куйды. Мондый җирләрдә Хәят белән танышырга теләүче рус егетләре күп була; аларның күбесе, тырыша-тырыша, әллә нинди сәбәпләр табып танышалар да иде. Шунлыктан безнең Хәят соңгы вакытларда инде үзенең егетләр күзендә бик югары урында торганлыгын ачык белә, тоя иде.

Бу юлы да Хәятның уйлаганы ялгыш чыкмады: хәтфә күзле студент фойега Николай Иваныч белән бергә, аның белән нәрсәдер сөйләшә-сөйләшә кайтты да Хәятлар төркеменнән ерак түгел бер эскәмия янында гына аннан аерылып калды. Николай Иваныч Рәхимә абыстай янына килде һәм:

— Менә шушы карточка иясе, студент, сезнең белән танышырга тели,— дип, аңар бер визитный карточка тоттырды.

Рәхимә абыстай карточканы акрын гына оештырып укыды. Анда русча: «Гали Мөхәммәт углы Арсланов. Москва университеты студенты» дигән сүзләр язылган иде. Ул күзләрен олуг сымак кына Николай Иванычка төшерде һәм карточкадан гына аңлап бетмәгән шикелле:

— Ул мөселманмыни? — дип сорады. Николай Иваныч:

— Әйе! — дип җавап биргәч, салкын һәм кыска гына тавыш белән:

— Мөмкин түгел дип әйтегез,— диде. Әминә:

— Мөселман булса, нәрсә булган соң инде, әни? Безне ашамас бит,— дип карышып караган иде дә, Рәхимә абыстай аны бик кыска туктатты:

—Син мине өйрәтергә яшьрәк әле,— диде.

Хәятка студентның татар икәнлеген белгән минут — тормышындагы бик санаулы гына изге һәм җанга якын минутлардан берсе иде. Бу минутта ул күңеле һәм тойгысы белән гомер итеп калды: кинәт зәңгәрсу хәтфә күзләр аңар гаҗәп якын, гаҗәп үз булып киттеләр дә йөрәгенең иң нечкә тамырларына кадәр үтә торган ләззәтле нур чәчрәтеп тора башладылар. Ләкин бу кадерле минут озакка сузылмады, Рәхимә абыстайның: «Ул мөселманмыни? Мөмкин түгел дип әйтегез»,— дигән сүзләрен ишеткәч тә, Хәят, күңеленә һәм тойгысына бөтен көче белән каршы килеп, эченнән генә: «Чынлап та, мөселман булгач, танышып булмый шул инде»,— дип уйлады. Хәтфә күзләр әллә кая, еракка, югарыга киттеләр дә, аларга Хәятның йөрәгенең буе җитми башлады.Аларның нуры да хәзер инде Хәят өстенә түгел, әллә кая, читкә чәчри иде. Изге, җанга якын минут Хәятның күңеленә тиеп кенә китте дә җуялды. Әминәнең: «Мөселман булса, нәрсә булган соң, әни?Безне ашамас бит!» — дигән сүзе ул кадерле минутны яңадан тергезә башлаган иде, Рәхимә абыстайның: «Син мине өйрәтергә яшьрәк әле» — дигән сүзе аңар ирек бирмәде. Хәтфә күзләр җуялдылар: алар Хәят өчен түгел иделәр.

Күңел үзенең ирексезлеген һәм әллә нинди бик тупас бау белән буыла икәнен сизенеп пошынды. Хәятның эч пошу эчендә нәрсәдер аның үзенә белеш түгел бер нәрсә күңелнең пошынуы белән сугышырга тотынды...

Хәят тирәсендәге кешеләргә беленерлек булып сүнде; бераздан кечкенә авызын зур ачып озак кына бер иснәде.

Озакламады, икенче пәрдәнең звоногы да бирелде... Рәхимә абыстай төркеме кереп үз урыннарына урнашты.

Пәрдә ачылганчы, Әминә, еш-еш борылып, күзләре белән арттагы эскәмияләрдән кемнедер эзли-эзли утырды да, уен башлангач, Хәятка:

— Әйдә, туганым, юыну бүлмәсенә барып килик,— диде. Туганымнар, халыкны ерып, уңайсыз гына чыгып киттеләр.

Болар чыккан бүлмәнең бер башында буфет ишеге, икенче башында юыну бүлмәсенең ишеге иде. Әминә Хәятны бүлмәнең уртарак бер җирендә туктатты да, бер нәрсә әйтергә теләп тә, кайдан башларга белми торган шикелле итеп, бераз вакыт туганымының күзләренә туп-туры карап торды.

Хәят бу караштан курыккан сымак бер тавыш белән:

— Нишләдең син, туганым? — дип сорагач, Әминә, үткен карый торган, булдыклы соры күзләрен җәһәт кенә уйнатып:

— Без нәрсәгә әни сүзенә карап торабыз соң, туганым? Әйдә, барабыз да теге мөселман студенты белән танышабыз. Аның әни белән танышырга теләве, билгеле инде, безнең белән танышыр өчен генә бит... Мөселман, имеп:! Мөселман булса, ни булган соң? Мөселман булса, бигрәк яхшы; шулай бит, туганым? Бигрәк яхшы! —диде. Бу вакытта Әминәнең тулы гына ап-ак йөзе батырлык һәм ирек сөю күрсәтә, ялкынланган үткен күзләре очкыннар чәчәләр иде.

Хәят аптырашта калды: аның да танышасы килә, хәтта бик килә иде. Ләкин ниндидер бер курку күңелен каплый да бөтен батырчылыгын һәм танышасы килү тойгысын югалттырырга тырыша иде. Аның башына төрле-төрле уйлар килделәр: менә ул хәтфә күзле студент белән танышкан да татарча сөйләшеп йөри; менә аның үзен дә, Әминәне дә Рәхимә абыстай карышып танышкан өчен бик ачулана; Газизә абыстай һәм Борһан абзый да вакыйганы белгәннәр, алар бик рәнҗиләр, тиргиләр; менә мөселман студент белән танышканны шәһәрнең бөтен татар хатын һәм кызлары да белгәннәр; алар колактан колакка гына: «Хәят яр сөя икән»,— дип сөйли башлаганнар...

Әминә, Хәятның җавап бирә алмый торганын күргәч, эшкә ныграк тотынды: туганымының култыгыннан тотты да буфет ишегенә таба китте. Хәят та, тартылыбрак кына, аннан калышмый барды.

Әминә Галине залда күрмәгәч, буфеттадыр дип уйлый иде. Болар үз-үзеннән буфет ишеге алдында өч секундка тукталдылар да, аннан соң ирексез атылып кергән шикелле, буфетка кереп тә киттеләр. Бу вакытта Хәят үз-үзен белмәслек булып каушаган иде: йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгарлык булып типте. Хәер, Әминә үзе дә каушамаган түгел иде; ул, бу эшләрен булдыра алган кадәр тизлек белән үткәреп, үз-үзенә дә сизелмәслек кенә эшләп ташларга тели иде.

Керделәр. Гали буфетта юк иде.

Кызларның һәр икесендә каушау каядыр китте. Йөрәктә әллә ничек, тыныч һәм рәхәт булган шикелле булып калды. Бары матур йөзләрдәге артыграк алсулык кына әле генә узып киткән хәлне искә төшереп тора иде.

Кызлар буфеттан икесенә ике зур гына алма алган булдылар да чыгып киттеләр. Әминә шыпыртрак тавыш белән:

— Кайда китте соң ул җәфа? — дип куйды. Хәят аңар каршы:

— Очрамаганы ук яхшы, туганым. Рәхимә абыстай белә калса, икебезгә дә уңайсыз булыр иде; минем әнигә дә ишетелер иде,— диде.

11. Яшәсеннәр рус кызлары!

Гали Арсланов юридический факультетта (хокук шәгъбә-се) укучы татар егете иде. Ул бу шәһәргә берничә көнлек кенә эш белән килгән иде. Шәһәрдә яхшы белеш-танышлары юклыктан, ул бу кичне клубта уздырырга уйлады.

Бу егет, кирәк укый торган җирендә һәм кирәк ата-анала-рының тора торган җирләрендә, бары рус гаиләләре белән генә танып! булганга, татар кызлары хакында кайсы бер рус китапларында күргән нәрсәләрен генә белә һәм шуңар күрә аларны кабыгына яшеренеп ята торган әкәм-төкәмнәр шикелле итеп күз алдына китерә ала иде.

Кинәт ул бу шәһәрдә, бу кечкенә шәһәрнең клубында, үз-үзләрен рус кызлары кадәр үк ирекле тота ала торган калфаклы татар кызларын күрде. Бу минут аның өчен онытылмаслык минут иде... Бу калфаклы кызлар аңар әллә нинди якты, нурлы булып күренәләр, болар аңар кардәшләр, якыннар, болар аңар бөтен мөселман хатыннарының коллыктан котылуының алдынгы галәмәтләре булып күренәләр иде. Аның җанында әле хәзергә кадәр үзенә дә һич күренгәне булмаган бер тойгы — милли тойгы кузгалып китте. Хәтта бу калфаклы кызларның берсенең (Хәятның) шулкадәр матур булучылыгы аның җанында әллә нинди бер милли мактаныч кузгатты. Ул, ничек итеп булса да, бу мөкатдәс кызлар белән танышырга карар бирде. Әгәр теләгенә ирешкән булса, ул бу кызлар белән әллә нинди матур һәм мәгънәле сүзләр сөйләш-мәкче һәм, кирәк булса, берничә көн шәһәрдә артыграк калып булса да, аларның гаиләләре белән дә яхшырак танышмакчы иде. Шулай итеп, ул бу калфаклы, ирекле кызларны тудырган шәһәрдә, мондый изге шәһәрдә, белеш-танышсыз юлчы гына булмыйча, үз кеше булмакчы иде.

Белешергә җай (мөнәсәбәт) чыкканны көтеп, Хәятлар утырган эскәмияләргә каршы бер урынга утырды; һәм нуры һәм фәрештәлеге кимүдән курыккан шикелле, бик саклык белән күзләрен Хәятка төшерде дә: «Йа Раббем, нинди матурлык!.. «Мең дә бер кичә»дәге күз чагылдыра торган пәри патшалары кызларының матурлыгы бит!»— дип уйлады. Менә нәкъ шул вакытта зәңгәрсу хәтфә күзләр белән кара якут күзләр очраштылар да бер-берсен кадерләштеләр һәм тирбәтештеләр. Моннан соң Гали Хәятның Әминә колагына нәрсәдер сөйләгәнен һәм Әминәнең үзенә күтәрелеп караганын күрде. Бу минутларда Гали үзен чын бәхетле итеп сизә иде. Ул Хәятның рус егетләренә татарча җавап бирә башлаганын һәм аларның көлеп җибәргәнлекләрен һәм берсенең: «Хич юк! Хич юк! Хич юк, мы бельмясь»,— дип, Хәят сүзләрен кайтарып әйтергә азапланганын күрде дә ихтыярсыз көлде һәм эченнән генә «һич юк!» дигән сүзне әйтеп карады. Галинең дә «һич юк» дигәне Хәятныкы шикелле үк чиста чыкмый иде. Шулай да теге егетнекенә караганда бик күп туры чыкканлыгын ул үзе сизде һәм шуңар куанды.

Бераздан соң ул Николай Иванычның урыныннан кузгалып киткәнлеген күрде дә аның артыннан китте һәм, куып җитеп, табигый гына үзен тәкъдим иткәч, үзе дә татар булганга күрә, теге татар гаиләсе һәм татар кызлары белән танышасы килгәнлеген сөйләде һәм арадашчы булучылыгын үтенде. Николай Иваныч Галинең үтенечен бер дә авырсынмый гына кабул иткәч, бергә залга кайттылар.

Гали Рәхимә абыстайның һәм кызларның үзе белән танышуны кабул итүләрендә бер дә шик тотмый иде.

Эскәмияләрнең берсенә утырды да әүвәл белешкәч тә сөйләр өчен сүзләр хәзерләргә тотынды. Ул Рәхимә абыстайга, «ирекле татар кызларын күреп, үзенең бик шат булганлыгын һәм татар арасында мондый кызларның була башлавын халкыбызның алга китүенең галәмәте дип каршы алганлыгын» сөйләмәкче, аннан соң туташларны «яз җиткәнне белдерә торган әүвәлге карлыгач булулары белән» тәбрик итмәкче иде.

Николай Иваныч килде... һәм үкенеч белдергән сыман бер тавыш: белән:

— Сезнең мөселман икәнлегегезне белгәч, танышырга мөмкин тапмадылар,— диде.

Галинең күңелендә әллә нәрсә җимерелеп төште. Бераз вакыт аның теленә җавап килми торды. Аннан соң ул үз-үзенә килде дә, салкын һәм уңайсыз көлемсерәп:

— Гаҗәп! Ну, хәерле булсын! — диде һәм, Николай Ива-нычка мәшәкате өчен рәхмәт әйтеп, залдан чыгарга ашыкты. Адымнар әллә ничек авыр һәм уңайсыз атланалар иде.

Әле күптән түгел генә аңар мөкатдәс булып күренгән бу калфаклы кызлар хәзер инде бөтен мәгънәләрен җуйдылар. Галинең зиһенендәге төркем-төркем әкәм-төкәмнәр янына тагы ике әкәм-төкәм кушылды. Шулкадәр аерма бар: Галинең әүвәлдән белә торган әкәм-төкәмнәре пычраклар, әмма бу соңыннан килеп кушылганнары өс якларыннан чиста һәм нәфисләр иде...

Гали, буфетка кереп, бер өстәл янына утырды. Аның өстәле янындагы икенче бер өстәлдә унтугыз-егерме яшьләрендәге бер кыз һәм, егерме биш-егерме җиде яшьләрендә булыр, яшь купецларча киенгән бер егет чәй эчеп утыралар иде.

Гали, өстәл янына килеп утыргач та, теге кызның үзенә бик төбәп-төбәп карап утырганлыгын күрде дә үзе дә ул кызга бик туры карап торды.

Кызның гасабилек (нервныйлык) күрсәтә торган йөзе, пошынып һәм карарсызланып карый торган күзләре һәм назлы гына йомылып тора торган матур авызы Галигә таныш шикелле иделәр. Ул үзенең белеш кызлары арасыннан эзләнергә тотынды... Ләкин аермачык табып җиткерә алмый иде...

Озакламадылар, чәй эчүчеләр кузгалып киттеләр. Чыгышлый кыз тагы бер мәртәбә Галигә бик туры карады. Галинең, бу юлы да инде, моның таныш кыз икәнендә шөбһәсе калмады. Ләкин исемен һәм фамилиясен хәтеренә китерә алмагач, сүз кушарга батырчылык итмәде.

Гали урынында калды. Аның исенә яңадан теге эч пош-тыргыч, ачу китергеч вакыйга килә башлаган иде дә кинәт җуялды: бер дә көтелмәгән вакытта матур авызлы кызның исем-фамилиясе табылды.

— А, Ольга Алексеевка же! — дип, ул бер бармагы белән үзенең маңгаена бәреп куйды. Һәм үз-үзенә генә ишетерлек тавыш белән: «Нәрсәгә миңа татаркалар? Яшәсеннәр марҗа кызлары! — диде дә буфеттан чыгарга ашыкты.

12. Без белешмәсәк тә, белешүче табылган

Галине антракт вакытларында күрә алмагач, Хәят белән Әминә аны клубтан киткән булырга кирәк дип уйлаганнар иде. Хәят моңар бер яктан кайгыра һәм, икенче яктан куана; әмма Әминәнең Рәхимә абыстайга ачуы килә иде.

Уен тәмам булды. Халык, залның тирәсенә түгәрәкләнеп утырган, танцылар башланганны көтеп калды. Хәят, Әминә һәм Рәхимә абыстай да бер рәттәнрәк тезелеп утырганнар, музыка һәм танцылар башланганны көтәләр иде.

Бервакыт Хәят сөйкемле генә бер кыз белән култыклашып залга кереп килә торган Галине күрде. Гали янындагы кызга елмаеп кына нәрсәдер сөйләп килә һәм аның күптән түгел генә Хәятны кадерләгән һәм аны тирбәткән зәңгәрсу хәтфә күзләре хәзер ниндидер, Хәятка мәгълүм түгел кызны кадерлиләр һәм аны тирбәтәләр иде. Галинең елмаюы да Хәятка яшерен мәгънәле һәм серле шикелле күренде. Теге кызга сөйләп бара торган сүзләре дә әллә нинди матур сүзләрдер шикелле тоелды. Җан коры гына сызланды; аның әллә нәрсәсен кисеп алганнар шикелле иде. Хәят, Әминәнең тезенә төртеп, күзләре белән Галине күрсәтте дә:

— Без белешмәсәк тә, белешүче табылган әле,— диде һәм үзе коры гына елмайды.

Әминә Галинең янындагы кызны бик ныклап карады да Хәятка:

— Бу — Виноградовның Москвада укый торган кызы Ольга булырга кирәк. В прочем (хәер), танып әйтүем түгел, Виноградовның улына охшатып кына әйтәм,— диде. Бу вакытта Әминәнең күңелендә бик куәтле усаллык кузгалган иде: йөзе күгелҗем төскә керде. Ул үзе ачулы күзләре белән Рәхимә абыстайга карады да:

«Аны өйрәтергә ярамый, имеш... Бик шәп эш эшләдең инде: кызларыңны ашатмый калдырдың, син тырышмаган булсаң, әлбәттә, ул безне ашаган булыр иде...»— дип уйлады.

Гали Хәят һәм Әминә өстенә күз салды да, аларның үзенә карагайлыкларын күргәч, күзләрен тиз генә янындагы кызга күчерде. Ул кыз да, башын бераз күтәребрәк, күз очлары белән Галигә карап көлемсерәде. Гали, йөзендәге матур көлемсерәвен хәтфә күзләренә күчереп, сүзендә дәвам итте.

Музыка вальс башлагач, зал биючеләр белән тулды. Болар арасында Степанов та бар иде. Әминә, бераз кызарынып, аның биегәнен карап утырды. Хәят биючеләр арасыннан Гали белән Ольганы эзләп тапты да музыка туктаганчы инде күзләрен алардан аермады. Галинең фигурасы матур йөри: аяк астыннан эләктереп, тарттырылып куелган чалбар балаклары серле җыерылалар да әле бөтен буйларына елмаялар, әле назлы гына каш җыералар яки бик булдыклы кыяфәт белән киереләләр иде.

Хәятның эче поша башлады...

13. Яшерен елаш

Төн яктырак кына, шатырдаган суык төн иде. Бит урталары суыктан оялып кызаралар; аяк астындагы кар да, йөрүчеләр баскач, тапталып кимсетелүдән зарланып шыгырдый иде. Рәхимә абыстайлар йортларына кайтырга чыктылар. Хәят, Әминә һәм Николай Иваныч — өчесе бер атка утырдылар да кучерга акрын гына алып кайтырга куштылар. Николай Иваныч әледән-әле колакларын тоткалап карый иде дә, туташлар аннан: «Шәлләребезне бирмикме, Николай Иваныч?» — дип көләләр иде.

Акрын гына бара торган ат бер чат янына җитте. Монда бер ямщик зур бияләйле кулларын бер-берсенә суктырта һәм, аяклары белән тыпырчынып, ал арны җылытырга тырыша һәм ара-тирә «Их!» дип кычкырып куя иде. Кинәт ямщик бу эшләрнең һәммәсеннән берьюлы туктады да булдыклы гына тавыш белән:

Хөсниҗамал әйтә икән:

«Мин кияүгә барам»,— дип,

Әнкәсе аңар әйтә икән:

« Бармагаең, кадал », — дип, җырлап та җибәрде. Хәят белән Әминә, моны ишеткәч, бер-берсенә караштылар да чыркылдашып көлешеп җибәрделәр. Николай Иваныч, көлүнең сәбәбен белмәгәнгә, туташларга аптырап кына карады да:

— Әгәр сәбәбен белсәм, мин дә сезнең белән көлептер идем,— диде.

Кызлар бер-берсенә караштылар. Хәят:

— Менә Әминә сәбәбен сөйләсен,— дип, үзе яңадан бер кат көлде.

Әминә, әүвәл татарчалатып:

— Әй җәфа, Галигә булса, бер дә сөйләп торырга кирәк булмас иде,— диде дә, аннан соң ямщикның җырының тәрҗемәсен русча сөйләргә тотынды.

Хәят бер сүз дәшмичә генә уйга чумды. Аның колагында Әминәнең: «Галигә булса, бер дә сөйләп торырга кирәк булмас иде» — дигән сүзе яңгырый да күңелен әллә канларга, Галинең зәңгәрсу хәтфә күзләре янына өстери иде. Кинәт аңар Әминәнең бу сүзләре бик зур мәгънә белдертә торган һәм бик артык дөрес, дөреснең аргы ягында дөрес шикелле тоела башладылар. Николай урынында Гали булса, ул үзе дә теге ямщикның көлке җырыннан көлгән булыр иде; бер дә урынсыз булса да, туганымнар ул җырдан һәм Галинең аннан көлүеннән кызарган булырлар иде; ник кызармаска, анда кияүгә бирү дигән сүз бар бит; ике туганым һәр икесе — кызлар, кияүгә барырлык кызлар. Гали — егет һәм кыз алырлык егет. Шулай булгач, болар кызарган булырлар иде. Ләкин, кызарсалар да, уңайсызланмаган, бәлки кәефле кызарган булырлар иде... дигәндә, Николай Иванычның:

— Хәят Бургановнаның бик йокысы килә,— дигән сүзе Хәятны уятып җибәрде.

Күп узмады, кайтып та җиттеләр. Рөкыя, шактый алдан кайтып җиткән булса да, капка төбендә калып, боларны көткән икән. Әминә белән Хәят Николай Иваныч белән күрештеләр дә керә башладылар. Рөкыя болардан соңгарак калды һәм Николай Иваныч белән шыпырт кына нәрсәдер сөйләште дә алдагылар артыннан чапты. Аның адымнарында, тын алышында, хәтта бөтен кыяфәтендә бик зур тынычсызлык сизелә иде. Әминә һәм Хәят куркышын кына аның йөзенә карадылар. Суыктан кызарган йөздән бер нәрсә дә белен-мәсә дә, күзләрдәге яшерен төшенкелек Рөкыяның җанында нәрсәдер, бик яшерен бер нәрсә барлыгын күрсәтә иде. Әминәнең йөрәге «жу» итеп китте. Ул яшерен генә тавыш белән:

—Ни булды, апа, сиңа? — дип сорады.

Рөкыя бераз төзәнебрәк: .: ,•. ./««й- иж^-ч^:-.- -:{ ;«»'•;

— Бер нәрсә дә булмады, бары башым авыртыбрак тора бүген,— диде дә үзе алгарак китте. Аның тавышында җи-ңелчә генә калтырау һәм ясалма зарлану сизелә иде.

Әминә белән Хәятка йокы урыннары бер бүлмәдә хәзерләнгән иде. Әминә, яртылаш чишенгәч, барып, бер йомшак эскәмиягә ташланды да:

— Кил әле, туганым, алдыма утыр әле,— дип, чишенеп тора торган Хәятны чакырды. Хәят, чишенеп бетергәч, таракларын алып, чәчен тузгытты да, бераз туңган сыман җыелыбрак, Әминәнең тезләренә килеп утырды. Әминә аны кысып кына кочаклады һәм, күзләрен ялкынландырып: — Ник Гали безне озатырга килмәде? — дип сорады.

Хәят, уйчан гына көлемсерәп:

— Ул озатырга килгән булса, ямщикның мәхәббәтсез җы-руыннан көлгән булыр иде бит, туганым? — дип, сорауга сорау белән җавап бирде.

Туташлар ул «мәхәббәтсез» җырдан тагы бер мәртәбә көлеп алдылар да, Әминә:

— Ул да көлгән булыр иде шул, көлгән булыр иде. Хәер, белеп булмый тагын: ирләр кайсы вакытта бик көлке нәрсәдән дә көлмиләр алар...— диде.

Туташлар озакламадылар, яттылар. Галинең зәңгәрсу хәтфә күзләре һәм матур сыны шактый вакытлар Хәятның йомылган күзләре алдыннан китәргә теләмичә тордылар. Бары баса башлаган йокы гына акрын-акрын ул нәрсәләрне томан эченә качыра иде. Хәят укына бантлады һәм бераздан йокыга да китте.

Әминәне йокы алмый иде. (...)

Шулай пошынып ятканда, аның колагына күрше бүлмәдә берәүнең мыш-мыш елаган тавышы килә башлаган шикелле булды. Кем елый? Ник елый? Бу вакытта нинди елау?.. Әминә бераз вакыт колакларына ышанмый ятты. Ләкин тавыш һаман басылмады. Тирән төннең тирән тынлыгы эченә яшеренгән бу елау әллә ничек серле һәм җан пошыргыч иде. Әминә җитез генә караватыннан төште дә, аякларының очлары белән генә басып, тавыш килгән бүлмәгә юнәлде. Һәм ялан аяклар аркылы бөтен тәненә җәелгән суыктан һәм үзе билгеләп җиткерә алмаган җан тынычсызлыгыннан чытаеб-рак кына Рөкыя бүлмәсенә барып керде. Елаучы Рөкыя иде...

Ул эчке күлмәктән генә, алдындагы өстәлгә кулларын салып һәм алар өстенә башын куеп, акрын гына елый иде.

Әминәнең бөтен барлыгы җулап китте: җаны бик куркыныч бер нәрсә сизенгән шикелле авыртып сызланды. Ул бер кулын йомшак кына Рөкыяның иңбашына куйды да:

— Апа, җаным, ни булды сиңа? — дип сорады.

Рөкыя сискәнеп башын күтәрде һәм, Әминәгә килүенең сәбәбен аңламаган шикелле тонык кына карап, кулындагы юеш яулыгы белән күзләрен сөртергә тотынды. Әминә яңадан:

—Апа, җаным, әйт, зинһар, ни булды сиңа? — дип, Рөкыяның йөзе янына ук бөкрәйде.

Рөкыя шыпырт һәм төшенке тавыш белән:

— Эчем поша,— диде дә күзләрен яңадан яулык белән каплады.

Әминә, бераз вакыт нәрсә әйтергә дә белми торганнан соң, үзенекенә башка, өзек-өзек бер тавыш белән:

— Башта ук әйттем мин сиңа, апа, осторожно, осторожно, дидем...— дип сөйли башлады да ахырдан әйтеп бетермичә кисте.

Рөкыя җавап бирмәде.

Болар бер-берсен бик яхшы аңлашалар иде.

Әминә бары сәгать алты тулганда гына йоклап китә алды.

14. Хәят та модадан калышмады...

Рәхимовлар гаиләсе белән катышу Хәятка беркадәр үзгәреш бирми кала алмады. Рәхимовларның киң, бизәүле һәм бай тормышлары Хәятта боларга каршы зур күрү (тәгъ-зыйм) тойгысы кузгата иде. Күбрәк татар балалары шикелле, Хәят та кечкенәдән үк үзеннән баерак кеше алдында кечелекле булырга өйрәтелгән иде. Хәят, бу гаиләгә катыша башлагач та, акрын-акрын үз тормышларын ярлы, кечкенә һәм тар итеп күрә башлады. Әминә кия алган нәрсәләрнең һәммәсен кия алмау, ул тага торган бриллиант кашлы нәрсәләрне тага алмау, үз йортларының Рәхимовларныкы шикелле электрик белән яктыртылган булмавы, асрауларның да, марҗа булмыйча, Биби генә булуы шикелле, тормышның вак кына нәрсәләре кайсы вакытларда Хәятны шактый кәефсезләндерәләр иде. Хәятымны урынсыз рәнҗетү булмасын өчен, мин шуны да әйтеп китим: укучылар бу кәефсезләнүдә Әминәдән көнләшү-фәлән дигән бер тойгы бар дип уйлый күрмәсеннәр. Бу кәефсезләнү көнләшүдән түгел, бәлки Хәятның Әминә файдалана торган нәрсәләрдән файдаланасы килүдән (...). кызыгудан килә иде. Мәгълүм йә, кызыгуны «китап» та яманламый. Чынлап та, Хәятта хатын-кызның бер бүлегендә бик куәтле була торган көнләшү тойгысы аз иде.

Хәят үзенә генә терәлеп тора торган эшләрнең һәммәсен диярлек Рәхимовлар гаиләсеннән күчереп эшли башлады. Рөкыя һәм Әминә мөселманнардан йөзләрен качырмыйлар, бәлки бер мәҗлестә утырмау һәм танышмау мәгънәсе белән генә «качалар» иде. Хәят та модадан калышмады: ул да капланып качуны ташлады. Бу эш өчен Газизә абыстай аны бер-ике мәртәбә ачуланып караса да, сүзен тыңлата алмады. Хәер, Хәят, дәлил итеп, Әминә белән Рөкыяның качмый йөрүләрен китергәч, Газизә абыстай үзе дә артык үз сүзләнеп азапланмады. Хәятны иркенә куйды.

Рәхимовларның залында кыйммәтле рояль тора, һәм ул рояльдә Рөкыя берничә төрле көйләрне матур гына итеп уйный да белә иде. Хәят Борһан абзыйдан рояль алдыртырга тырышып караса да, булдыра алмагач, өч-дүрт көн атасына караңгы чырай күрсәтеп йөрде дә ташлады.

Әминә белән Рөкыя французча да укыйлар иде. Хәят та быел кыш рус морфологиясе, синтаксисы һәм хисап белән бергә французча да укып чыкты.

Туганымы укый торган бу телне Хәят кына укымый калсынмыни соң! (...)

Рус теленең морфологиясе һәм синтаксисын да ул ялкау укыды: ят хәрефнең кулланылышы, иярчен җөмләләр шикелле кайсы нәрсәләр аңар аерым охшамыйлар иде.

Яз якынлаша бантлады.

15. Эч пошу

Март числосының бер пәнҗешәмбе киче иде. Борһан абзый ястү намазыннан соң, һәр пәнҗешәмбедәге гадәтенчә, намазлык өстендә килеш моңлы һәм карт тавыш белән кычкырып Коръәннән бер аять укый башлады.

Аның тавышындагы калтырану һәм каләм белән аңлатып булмый торган бер яңгыраш — бу укуның чын күңел һәм ихлас белән уку икәнлеген һәм моның эчендә үлгәннәрне искә төшерү, терекләрне кайгырту, тагы әллә нинди, әллә нинди ят һәм авыр тойгылар бар икәнен күрсәтә иде.

Йортта тавыш-тын бетте: Газизә абыстай, намазлык өстеннән тормыйча, картының укуын тыңлый. Хәят бүлмәсендә тын гына утыра. Биби аягын булдыра алган кадәр йомшак басып йөри иде.

Тыштагы буран, аның тәрәзәгә бәрелүе һәм җилнең выжылдавы йорт эчендәге бу тынлыкны бераз боза һәм шуның белән бергә Борһан абзыйның укуына әллә нинди бер серлелек, тирән бер яшерендек бирә иде.

Озак бер догадан соң картлар, сәгатьнең тугыз гына булуына карамыйча, йокларга да яттылар. Озакламады, Биби дә ятты.

Хәят, гадәтенчә, комод тартмаларын актарып ташлады да йөз кат күргән нәрсәләрен йөз дә беренче кат күздән үткәреп чыкмакчы булды... Ләкин тыштагы буран, куәтләнгәннән-куәтләнә барып, аның тынычлыгын бозды.

Ул эшен бүлде дә тыңланып утыра башлады.

Җил бик ачы тавыш белән сызгыра, бик калын тавыш белән үкерә, әле ыжгырынып, бүре улаган тавышлар чыгара, әле җен алмаштырган бала шикелле елый да тагы үкерә, тагы сызгыра, тагы ыжгыра башлый иде... Түбә калайлары кубарга теләп шалтырыйлар. Яфраксыз агачлар тагы әллә нәрсәләр шалтырыйлар, ыңгырашалар, күтәрелеп бәреләләр. Тәрәзәләр чатырдыйлар. Ишекләр яман хәбәр китерүчеләр тарткан шикелле, шалтырыйлар иде...

Хәят урынына сеңеп калды: аны курку дисәң — курку гына түгел, эч пошу дисәң — ул гына да түгел, бер тойгы каплап алган иде. Бераз вакыт урынында тын да алмый утырганнан соң, ул җәһәт кенә торды һәм: укый-укый, бүлмәсенең ишеге ягына атылды да, аны ачып, икенче бүлмәләрдән үзенә ниндидер бер җавап көткән шикелле тыңланып тора башлады. Ул бүлмәләрнең эчендә үлек тынлыгы тыштагы куркыныч буранның тынычсыз шау-шуы дер селкетә иде.

Хәят җәһәт кенә үз бүлмәсеннән чыга башлаган иде дә кире кайтты. Караңгы бүлмәләр аңар куркыныч шикелле һәм аларның берсендә моннан бер генә ай әүвәл үлгән Хәлимә абыстайның өрәге сузылып басып тора шикелле тоелды. Хәят укынып кына лампасы янына килде дә, бер-ике минутлык аптырап торыштан соң, аны алып, бүлмәсеннән чыкты. Һәм, артында бик куркыныч нәрсә барлыгын сизгән кеше шикелле атлыгып, Биби йоклый торган бүлмәгә таба китте.

Юлда очраган бүлмәләр, почмакларына качынган караңгы шәүләләре һәм тыштагы коточыргыч давылдан бозылган үлек тынлыклары белән, Хәятка бик эч пошыргыч һәм шыксыз күренәләр иде. Ахыр Биби янына барып җитте.

Биби өсте ярым ачык килеш, бер дә кайгысыз, кулларын җәеп йоклап ята. Аның йөзе һәрвакыттагыча майланып ялтырап тора, борын тишекләре кыяфәтсез генә киереләләр һәм яныннан бертөрле авыр тир исе аңкый иде. Бу күренеш Хәятның тагы да эчен пошырды. Бөтен бу ямьсез бүлмә, бөтен бу Биби, аның мондый ямьсез һәм гамьсез йокысы, баш астындагы бу кечкенә, иске мендәре һәм тирә-якны тоткан исе — һәммәсе бергә кушылып, бер тормыш булалар да Хәят йөрәгенең әллә кайсы җирен кырып торалар иде.

— Биби, Биби, тор әле, тор әле! Кара, Биби, дим, тор, дим! — дип, Хәят аягы белән Бибинең аякларын селкетте.

Асрау, бераз вакыт аңлаша алмый азапланса да, ахырдан торып утырды һәм, әгузе-бисмилла әйтеп, күзләрен уарга тотынды.

Хәят Бибине, урыннарын күтәртеп, үз бүлмәсенә алып китте дә шунда ятарга кушты. Йокысыннан айнып җитмәгән Биби идәннең бер почмагына аннан-моннан гына урынын түшәде дә йокыга да китте. Хәят, терсәкләре белән өстәлгә таянып, башын куллары арасына кысып утырып тора башлады. Бүлмәдә, йоклаган булса да, кеше булгач, ул хәзер инде тыштагы тынычсызлыктан курыкмый бантлады. Ләкин аның җаны әүвәлгедән дә артыграк сызлана, эче әүвәлгедән дә бигрәк пошына иде. Башта бу пошыну билгесез генә, курку белән катыш башланды да, минутлар узган саен киңәеп һәм

шуның белән бергә үк билгелерәк-билгелерәк була барып, саф эч пошуга әйләнде һәм Хәятның бөтен барлыгын каплап алды. Караңгы бүлмәләрдән аңкып тора торган шыксыз үлеклек; аларның эчендәге уннан ятып йоклый торган кешеләрнең бертөрле ага торган тереклекләре; ямьсез йоклый торган ямьсез Биби һәм аның иске, ямьсез мендәре — шул нәрсәләрнең һәммәсенең, үзен (Хәятны) чолгап алып, тереклеге белән үрелеп барулары Хәятка артык күңелсез, эч пошыргыч, мәгънәсез тоелдылар. Бөтен тереклек аның алдында ямен җуйды: гүя бөтен тормыш шул караңгы бүлмәләр, алар эчендәге ястүләрен укыгач та ятып йоклый торган кешеләр, ямьсез йоклый торган Бибиләр һәм караңгы, коточыргыч давыллы төннәрдән коралын ясалган да шыксыз, мәгънәсез булып скелет (кадил) сымак басып тора иде.

Эч пошты, пошты, очсыз-кырыйсыз пошты...

Узган ел гына әле Хәят мондый эч пошуның дөньяда барлыгын да белми, хәтта быел кыш башында да әле ул болай пошынмый иде. Менә бу соңгы өч айда инде анда берничә мәртәбә бу хәл булып узды.

Шушындый эч пошу вакытларының берсендә Хәятның елаганын күргәч, Газизә абыстай да бу хәлгә игътибар иткән иде. Әүвәл ул Хәятны орышып карады. «Тигезлектә үсәсең, зур булмаса да, дәүләт эчендә торасың, Ходайга Шөкереңнән гаҗиз булырга кирәк; «эчем поша», имеш, ни дигән сүз ул, башыңа нинди кайгы төшкән соң синең?»— дип, вәгазьләп тә карады. Ләкин файда чыкмады. (...)

16. Барыбер кайчан да булса бер бармый хәл юк

— Фу, Ходаем, кай җиреннән телгәнмен бит,— дип, Хәят кулындагы кайчысын өстәлгә куйды да хәзер генә икегә кискән батистын карап тора башлады. Батист чынлап та кирәкмәгән җиреннән теленгән иде. Хәят батист кисәкләрен берничә төрле итеп әйләндереп карады, бер-берсе янына китереп бакты, ләкин файда чыкмады.

— Кирәкмәгән җиреннән теленгән, хәзер инде күлмәкнең иң күренә торган бер җиренә ялгау керергә тиеш.

Хәятның кәефе бозылды, ачуы килә башлады да кайчыны бераз арырак төртеп җибәрде, ялгыш киселгән батистларны караваты өстенә атты. Кайчы ялгыш кисүдә, батистлар ялгыш киселүдә гаепле табылганнар иде.

Бүлмәгә кулына ниндидер бер конверт тотып, Газизә абыстай керде. Хәят йөзен кыйланышланып чытты да зарланган тавыш белән:

— Кара әле, әни, якшәмбе көн эш тотарга бер ярамый миңа, менә ничек телеп ташлаганмын,— дип, теге батистларны алып күрсәтергә тотынды. Газизә абыстай, мондый эш булып киткән чакларда, йөзенә кәефсезлек чыгарып, Хәятны бераз кыздыра:

— Бер эшне күңел биреп эшләмисең син. Үзең монда, күңелең әллә кайда,— ди торган иде. Ләкин бүген, Хәятның гаҗәпләнәсенә каршы, йомшак кына елмайды һәм Хәятка матурлыгына кызыккан сыман бер караш белән карады да: — Йә, кызым, юкка борчылма. Монысы бозылса, икенчесе бетмәс әле,— диде һәм әллә ничек уңайсызланып кына кулындагы конвертны Хәятка сузды да: — Менә шушы кешене таныйсыңмы дип күрсәтергә кергән идем әле мин сиңа,— диде дә, бик кирәкле бер эше исенә төшкән сымак, җәһәт кенә бүлмәдән чыгып китте.

Конверт эченнән бер егет портреты килеп чыкты. Башының артынарак киелгән кәләпүше егетнең мөселман икәнен күрсәтеп торганга күрә, Хәят анасының бу портретны күрсәтүе тиктомалга түгел икәнен сизенде: «Яучы килмәгәндә, ана кетне нишләп үз кызына егетләр портреты күрсәтеп йөрсен!»

Хәят портретны бик пөхтәләп карарга тотынды. Аның йөрәкчеге уйнаклап тибә башлаган иде.

Егетнең йөз кыяфәте һәм сынын тотышы, портрет күрсәтүенә караганда, бик сөйкемле иделәр: ачык маңгай, кәкрәебрәк килгән шактый киң кашлар, очлары югарыга каратылып куелган куе һәм озын мыек һәм күкрәген киерелдеребрәк, егет сымак торыш Хәятка мәхәббәтле күренделәр.

Егетнең кәләпүшеннән башка бөтен киеме иң соң мода белән Аурупача тегелгән нәрсәләр иде. Портрет иясе бу яктан да Хәятка ошады.

Хәят портретны бик озаклап, бик нечкәләп карады, иң вак нәрсәләрне дә күзеннән төшереп калдырмаска тырышты. Шулай карый торгач, бервакыт аңар егетнең кәләпүше ар-

тыграк артка киелгән шикелле тоелды да, ул: «Кәләпүшен бераз алгарак киертәсе бар икән»,— дип уйлады.

Аннан соң Газизә абыстайның аяк тавышы ишетелгән шикелле булгач, Хәят портретны тәрәзә төбенә ташлады да бүленгән эшенә тотынган сыман итте.

Газизә абыстай, кергәч тә, кызының йөзеннән карап берәр нәрсә аңларга тырышса да, булдыра алмады: Хәятның йөзе һәрвакыттагы шикелле матур, тыныч һәм ачык иде, яңа бер тойгы аңлатмый иде. Газизә абыстай уңайсызрак елмайды да:

— Таныдыңмы, кызым? — дип сорады.

Хәят йөзен бер дә үзгәртмәскә һәм тавышын илтифатсыз ясарга тырышып кына.

— Ә мин җүнлеләп карамадым да әле аны,— дип, карточканы яңадан кулына алды һәм өстән генә бер кат күз төшерде: — Юк, таный торган кешем түгел,— дип, анасына сузды.

Газизә абыстай бу егетнең Г. шәһәрендәге Салих Фатихов исемле яшь бай, бик тәүфыйклы һәм бик образовный кеше икәнчелеген сөйләде һәм, берникадәр сүзләрдән соң, шул егеттән яучы килгәнлеген һәм шушы бер-ике көн эчендә аңар бер җавап бирергә кирәк икәнчелеген дә әйтте. Хәят үкчәләре өстендә җәһәт кенә анасына аркан әйләнде. Аның матур йөзе нурлы кызгылтлык белән капланган иде. Газизә абыстай, яңадан бер кат кыска гына, Салих Фатиховның бик бай, бик тәүфыйклы һәм образовный егет икәнлеген сөйләп, иртәгә ачык бер җавап бирергә кирәк икәнчелеген аңлатты да карточканы Хәятның өстәлендә калдырып чыгып китте.

Хәят берничә секундлар баскан килеш торды; аннан соң, якындагы эскәмиягә авыр гына ташланып, бик нык яна торган бит урталарын кулчыклары арасына кыстырды да тик кенә калды. Уй үзенә эшли башларга вакыт икәнен сизенә, ләкин кайдан тотынырга кирәк икәнен белми дә каушап кала иде: бүлмә тарая башлады, тарая, тарая... менә инде ул Хәятны кысарга ук тотынды... Мондый тар урында ничек итеп фикерне эшләтергә дә, ничек итеп берәр нәрсә уйлап чыгарырга мөмкин булсын!

Хәят иң әүвәл кулына туры килгән бер китапны алды, эченә акрын гына карточканы салды да бакчага чыгып китте.

Бакча киң, җәйге кояш уенчак һәм шат иде.

Хәят, бүлмә эчендә кысылып торып бик арган шикелле, бакча эскәмияләренең берсенә килеп утыргач, ял итәсе килү сыман бер тойгыга чумды да, кулындагы китабын ябык килеш тезләре өстенә салып, күзләре белән агачларның яшь яфраклары арасыннан үзенә белемсез бер нәрсә эзләргә тотынды. Ләкин ул нәрсә табылмады. Шул нәрсәнең табылмаган-лыгыннан булырга кирәк, кояш, яфраклар арасыннан челтәрләнеп, Хәятның күзләренә төште дә бик ачык итеп көләргә тотынды. Кояш көлә, матур кара күзләр оялалар...

Хәят икенче эскәмиягә күчеп утырды. Хәзер инде, ял итәсе килү сыман тойгы бетеп, аның урынына бик тиз-тиз уйлыйсы, әллә нәрсә, бик кирәкле нәрсә эшлисе килә иде. Хәят китапны ачты да яңадан карточканы карарга тотынды. Карточка әүвәлгедән бераз үзгәргән, кәләпүш хәзер, бераз алгарак килеп, кирәкле урынын тапкан шикелле иде.

Бераздан соң Хәят Салихны сөйләтеп карады. Салих әүвәл бас (калын тавыш) белән сөйләгән иде дә, Хәят аны картсынгач, баритон (ачык һәм урта калынлыктагы тавыш) белән сөйли башлады. Салих, моннан да күчеп, нәзек тавыш белән сөйләмәкче булган иде дә, Хәят рөхсәт итмәгәч, аны ташлап, яңадан баритонга күчте.

Хәят күзләргә дә билгеле бер төс бирергә тырышып караса да, булдыра алмады: алар коңгырлык белән чем-каралык арасында билгесез килеш калдылар.

Моннан соң Хәят Салихның йортын һәм йортындагы тормышын күз алдына китерә башлады: йорт Рәхимовларныкына охшашлырак кына бер йорт; эчендә рояле дә бар; Салих һәрвакыт ак якаларын куеп йөри; кайвакытларда, өстәл янына утырып, счет сала; төнге икеләр-өчләрсез йокларга ятмый; ун-унберләрсез тормый... Театрлар, концертларга йөри... итеп бер сурәт ясады. Ләкин сурәтләр аермачык чыкмыйлар, әллә ничек томан эченнән генә күренәләр иде.

Хәят үзе утырган эскәмия янындагы бер агачның яшь ботагын сындырып алды да берәм-берәм яфракларын чәйнәп карады. Яфраклар ачы иделәр. Аннан соң шул ук ботакның кабыгын әрчеп карады. Кабык бармакларны яшькелткә буйый: кабыгы әрчелгән ап-ак чыбык, юешләнеп, тайгак булып тора иде.

Хәят карточканы китап эченә салды да үзеннән ерак түгел бер җирдә кояшка кызынып ята торган мәче — «Васька»сын чакырырга тотынды. Ләкин «Васька» ялкау гына күтәрелеп карады да урыныннан кузгалмады. Аның Хәятка бераз үпкәсе бар иде: баягынак ул үзе, аны санга тыкмыйча, алдына менеп утырам дигәндә генә ачуланып төшергән иде. Аннан соң Хәят юлларның берсе белән китте дә, койма янына килгәч, бераз туктап торды.

Күршеләр бакчасыннан сөйләшкән һәм көлешкән тавышлар ишетеләләр иде.

Хәят койма ярыгыннан җиңелчә генә бер күз салды һәм үз-үзенә генә:

— Маруся белән женихы икән әле,— диде дә яңадан агачлар арасында тулганырга тотынды... Башка вакыт булса, ул Мария һәм аның булачак киявенең болай бакчада сөйләшеп, көлешеп йөрүләре хакында, Мариянең чытлыклыгы, булачак киявенең чамадан тыш озынлыгы тугрысында уйламый гына уздырмас иде. Ләкин бүген аның башына ул уйларның берсе дә килмәде.

Уйланмый иде...

Хәят бер-ике мәртәбә яңадан Салих турысында уйларга тырышып караса да, аны да инде булдыра алмады.

Йомгакның башы җуялган иде...

Кинәт Хәят шәһәр өстенә күтәрелгән колак тондыргыч гөрелтене ишетә башлады. Бу гөрелте, бу шау-шуның шәһәр өстеннән бер генә минутка да җуялып торганы булмаса да, баягынак Хәят аны ишетми иде. Әмма хәзер тупас ямщик арбаларының тупас шатырдаулары, әллә кай җирдәге әллә кемнәрнең әллә нәрсәләр кычкырынулары, зур адымлы зур атларның, купшы чабып, дагалары белән урам ташларын сугулары — һәммәсе, ачык ишетелеп, Хәятның башына каба башлады. Ул шактый вакыт шул шау-шуга чумып утырды. Аның башында хәзер шул гөрелтенең хак һәм бар икәнлегеннән башка бер нәрсә дә калмаган иде.

Әнә бер ак болыт. Ак ефәк шикелле үтә күрсәтә торган болыт. Ул болыт, артына вак-вак болытчыклар ияртеп туп-туры кояш өстенә бара. Хәят аның, тиз генә барып бетеп, кояшны каплавын тели.

Болыт килеп тә җитте. Аның белән бергә йомшак һәм хуш исле җил дә килде һәм Хәятның эсселектән арган йөзенә акрын гына исеп хәл кертте.

Шау-шу басыла төшкән, баш та иркенәеп киткән шикелле булды.

Хәят яңадан портретны карарга тотынмакчы булган иде, ләкин бу вакытта ишегалдында Әминә тавышы ишетелгән шикелле булгач, чабып аңар каршы китте:

— Бире, туганым!

Әминәнең тулырак кына яңак урталары эсседән матур гына кызарганнар да, бераз тирләгәннәр дә иде. Ул, күзләрен җитез генә уйнатып:

— Әйдә, туганым, киен, мин сине хәзер үзебезгә алып китәм. Кич бергә «Аркадия»гә барырбыз,— диде.

Хәят уйчан гына көлемсерәде дә:

— Мин синең үзеңне җибәрмим бүген, туганым,— диде һәм, Әминәнең гаҗәпсенеп каравына каршы, аңар бөтен бүгенге вакыйганы сөйләп, Салихның портретын тоттырды.

Туганымы карточканы караганда, Хәят, бик төбәп, аның үзен карап торды. Әминәнең озак һәм дикъкатьле карашында ошатканлык сизелә иде. Кинәт Әминә күзләрен ялкынландырды һәм үзе бөтенләй ялкынга әйләнде дә:

— Барамсың, туганым? — дип сорады. Хәят күзләрен уйчан гына елмайтты һәм:

— Барыйммы соң? — дип, сорауга сорау белән җавап бирде. Моннан соң туганымнар карточканы тагы бер кат бик тәфтишләп карадылар һәм карточкадан гына беленеп җитми торган вак-төякне төрлечә чамаладылар да бару һәм бармау ягына булган сәбәпләрне тикшерергә тотындылар.

Хәятның бармау ягына куя торган сәбәпләреннән иң зурысы: N шәһәреннән китәргә, шулай итеп, ата-аналары һәм дус-ишләреннән бөтенләйгә аерылырга туры килү иде. Ләкин Әминә, бу сәбәпкә бер дә исе китмичә, башка төрле сәбәпләр күрә иде: уналты-унҗиделәрдә үк кияүгә чыкканда, кызлык вакыты бик әрәм кала; бик яшьтән балалар белән җәфаланасы була; боларга искитмичә бармакчы булганда да, холкын, табигатен белмәгән, күрмәгән һәм танымаган, ул сине сөяме, син аны сөя аласыңмы икәнен белмәгән кешегә гомерлеккә хатын булу куркыныч дип уйлый иде.

Туганымнарның һәр икесендә бару ягын куәтли торган сәбәп тә юк түгел иде. Егет матур, бай, тәүфыйклы да, ди. Егет образовный да: Аурупа костюмында... Мондый егеткә дә бармаганда, Борһан абзый һәм Газизә абыстайның бик кәефсезләнүләре дә мөмкин.

Кызлар мәсьәләне тагы берничә кат уйлаштылар. Уйлашкан саен, бармау ягын куәтли торган сәбәпләр берәм-берәм җуяла баралар иде.

Хәятның N шәһәреннән китәсе килмәүгә, Әминә:

— Карчык булганчы анаң куенында ята алмассың бит, туганым,— дип җавап бирде.

Аның каравы Хәят та туганымы күрсәткән сәбәпләрне ватты:

— Кызлык вакытым әрәм кала, дисең син, туганым. Әрәм кала диярлек, нинди хозуры бар соң аның? Болай дип, марҗа кызлары әйтсәләр, бер хәер инде: алар, ичмасам, ду килеп, әллә нинди историяләр ясап гомер уздыралар. Әмма безгә нәрсә?.. Холкын, фигылен белмәгән кешегә бару дисең син. Барыбер, кайчан барсаң да, шулай була бит инде ул...— диде дә Хәят теләгән нәрсәсен әйтеп бетерә алмаган шикелле итеп сүзен кисте.

Әминә уйга баткан иде. Бер-ике минут тик тордылар. Моннан соң Әминә кинәт кенә күзләрен Хәятка төзәде дә батыр һәм катгый тавыш белән:

— Бар, туганым, бар! Барыбер, кайчан да булса бер бармый хәл юк,— диде.

Хәят җавап бирмәде, ләкин күзләренә чыккан салкынча һәм корыча ут аның да туганымы сүзләренә ышана икәнен күрсәтә иде.

17. Йә әле, син шәпме?

Шау-шулы ыгы-зыгысы, тынны кыса торган кызуы, тәртипсез гөрелдәве белән көндез мине чуалта, томаландыра һәм ялкауландыра да Хәятны үзенә кирәкле мәсьәләдән аерып тора иде. Ул бүген көне буе бары шул мәсьәлә турысында, Салихка бару-бармау турысында уйлап йөрсә дә, бер карарга килеп җитә алмады. Әминә белән сөйләшкән сүзләр, хәтта аның шулкадәр ялкынланып әйткән: «Бар, туганым, бар. Барыбер кайчан да булса бер бармый хәл юк»,— дигән сүзләре дә Хәятка бер карарга килүгә ярдәм итмәделәр генә түгел, бәлки аны бөтенләй мәсьәләдән ераклаштырдылар гына. Әминәнең һәрвакыттагы сүзләре Хәятка билгеле бер карар бирә алалар иде. Чөнки Әминә үзе, әйткән сүзләренә чиксез-кырыйсыз ышанып, әйткән минутта гына булса да ышанып әйтә һәм, биниһая ышанып, ялкынлана да, Хәятка шик итәргә урын калдырмый иде. Ләкин бүгенге сүзләрен ул алай итеп әйтә алмады. Ул ышанып әйткән шикелле итеп тә әйтте, хәтта ахыргы катгый сүзләрен әйткәндә ялкынланып та әйтте. Ләкин бу ышанып әйтү, бу ялкынлануның үзендә Хәят бер ышанмау, бер ялкынланмау сизә иде. Шулай итеп, «бару-бармау» мәсьәләсе, Әминә белән сөйләшкәннән соң, бигрәк тә буталды, бигрәк томанланды:

— Бар, туганым, бар... Бик яшьтән балалар белән җәфаланасы була... Барыбер бармый хәл юк... Ул сине сөяме, син аны сөясеңме икәнен белмәгән кешегә ничек итеп гомерлеккә хатын булырга кирәк?.. Бар, туганым, бар... Портретына караганда бик матур булырга охшый... Портреттан карап бер нәрсә дә әйтеп булмый, туганым. Әнә теге шадра Варяны белә торгансың, портретында бер нәрсә беленми, менә дигән матур дип уйларсың... Бар, туганым, бар...

Әминәнең өч-дүрт сәгать эчендә әйтеп өлгергән бу сүзләре бер-берсе янына бик тәртипсез булып тезеләләр дә Хәятның теңкәсенә тияләр иде.

Хәят шадра Варяны белә, хәтта йомшак һәм матур холкы, яхшы һәм туры җаны өчен ул аны сөя дә, дус та тота иде. Хәят Варяның ертлач-ертлач шадрасының портретта бөтенләй беленми икәнен дә, шул карап торырга бик ямьсез Варяның портретта чин-чибәр чыга икәнен дә һәм үзенең, Салих шулай булып чыга калса, сөю түгел, аның йөзенә туры карый да алмаячак икәнен дә белә һәм шул белүе белән газаплана иде.

Бервакыт Хәятның зиһенендәге Салих чынлап та шадраланып китте. Салихның шадралары нәкъ Варяныкы шикелле икән. Хәят, куркынып, зиһенендәге бу шадра Салихны куарга тотынды һәм, аның китмәгәнен күргәч, үз-үзен мыскыллаган тавыш белән:

— Буламы соң? Килешмәгәнне! «Ул» нишләп шадра булсын? — диде. Болай дигәч, Салих, шадрасы бетеп, портрет күрсәткәнчә матур булып калды. Алай да Хәят, әүвәл бер күрмичә торып, барырга риза булмаска уйлап куйды да иртәгә анасына:

— Үзе белән белешмичә, бер сүз дә әйтә алмыйм,— дип җавап бирмәкче булды. Моннан соң Хәят, өстендәге әллә нинди куркыныч һәм авыр фарызны үтәгән шикелле, тынычлап калды. Ләкин, Хәятның гаҗәпләнүенә каршы, бу тынычлык озакка сузылмады, җимерелде. Кинәт аңар яучылагач кына, кияүгә бару өчен генә танышу оят төсле, мәгънәсез шикелле күренә башлады. Кирәк Салихка, кирәк үзенә болай итеп танышу бик уңайсыз, авыр һәм килешсез булыр шикелле тоелды. Белешкәч тә, сөйләшергә сүз дә табылмас, җай да табылмас та, товар карашкан төсле бер-берсен карашырлар да, әллә нинди авыр тойгы белән бер-берсеннән аерылышып, акрын гына икесе ике якка китәрләр шикелле булды: менә Салих аңар карый... Хәят аның күзләрендә:

— Йә әле, кызый, син шәпме? Миңа катын булырга ярарлыкмы? — дигән сүзләрне күрә дә Салихтан да, үз-үзеннән дә ояла, әллә нәрсәдән хурлана. Менә Хәят Салихка карый... Салих та, үз чиратында, Хәятның күзләрендә:

— Йә әле, егет, син шәпме? Миңа кияү булырга ярарлыкмы? — дигән сүзләрне күрә дә Хәяттан да, үз-үзеннән дә ояла. Хәят аның оялганлыгыннан бигрәк ояла. Салих та, Хәятның бу оялуын күреп, яңадан, яңадан ояла, кашларын җыера, йөзләрен чыта... һәр икесе кып-кызыл кызарышалар...

Бу нәрсәләрне уйлаганда, Хәят чын-чынлап кызарды да, куллары белән йөзен каплап:

— Юк, юк, булмас, булмас, мәңгегә булмас...— диде. Хәзер инде ул Салих белән никахка кадәр танышуны теләү түгел, Салих үзе танышмакчы булса да, риза була алмас иде...

Төн килде. Бөтен табигать, бөтен җир йөзе, бөтен яшь йөрәкләр шикелле Хәят та язгы төннәрне сөя иде. Язның салкынчарак, хуш исле төннәре, бигрәк тә ул төннәрнең шундый хуш исле булучылыгы Хәятның йөрәгендә үзенә белемсез бер тойгы уята иде. Бу тойгыда җиңелчә генә моң, җиңелчә генә шатлык, нәрсәнедер җиңелчә генә сагыну, нәрсәнедер җиңелчә генә көтү, нәрсәгәдер җиңелчә генә куану, тагы әллә нәтэсәләр бар иделәр. Хәят язгы төннәрдә бу тойгы белән исерә дә, үз-үзен онытып, томанлы рәхәтлек эченә батып кала иде.

Бүген төн Хәятка, үзенең салкынчарак кына аязлыгы, язлыклы хуш исе эченә төрендереп, катгый бер карар да китерде.

Хәят, һәр көнге гадәтенчә, бакчага ачылган тәрәзәсе төбенә килеп утырды да, бакчадан керә торган салкынча һаваны зур-зур йотымнар белән эчеп, әлеге үзенә билгесез тойгының томанлы рәхәтлегенә талды. Һәм, шул томанлы рәхәтлек эченә төренеп, иртәдән бирле башын әйләндергән мәсьәләне салмак һәм тыныч кына чишеп ташлады.

Карар булды: Хәят Салихка барырга риза! Салихка баргач, бу соңгы айларда була башлаган эч пошу бәласе дә бөтенләй бетәчәк булды. Чөнки Хәят тормышының тойгы белән генә беленә торган китек ягын Салих бөтенләй тутырачак...

Бу вакытта ай, җир белән күкнең бер-берсенә тоташкан җиреннән аз гына күтәрелеп, Хәятка күренмичә генә, аның арка ягыннан агач башларына көмеш сыман тонык нур чәчеп тора иде. Айның күтәрелүе белән кыскара барган агач күлә-тәләре Хәятның күңелендә хыялый картина тудырдылар; әнә шул күләгәләр арасында плащка, (ридага) төренгән, башына зур читле кара эшләпә кигән Салих килә! (Хәят кайчандыр театрда, шундый бер бакча буйлап, шундый бер егетнең үзенең сөеклесе янына килгәнен күргән иде. Салихның да кулында, теге егетнеке шикелле, бер думбрасы бар икән. Ул, шул думбрага бик матур чиертеп, кычкырып җырлап, Хәят утырган тәрәзәгә таба килә икән...

Салихның «Сөям сине» дигән, сүзсез җырлана торган җыры бөтен бакчаны яңгыратса да, Хәяттан башкаларга: Борһан абзый, Газизә абыстай һәм Бибигә ишетелми икән, ләкин Хәятка аермачык ишетелә икән.

Болай яшерен генә килгәч, Салих, билгеле инде, Хәят янына кермәкче булып килгән. Ул тәрәзә аркылы керер... Кергәч, билгеле инде, Хәятның матурлыгын мактап, баритон тавыш белән җырлар; аннан соң, үзенә барырга риза булган өчен, Хәятның маңгай, яңак, күз һәм иреннәреннән үбәр; Салихның куе мыегы Хәятның йөзен дә, борынын да, маңгаен да кытыкландырыр...

Боларны хыялына китергәч, Хәят чынлап та кытыкланып китте, кызарынды һәм, үз-үзеннән оялып, мендәренә барып капланды да:

— Илаһи, мәхәббәт бир! Илаһи, гомерлек мәхәббәт бир инде! — диенде.

Бу теләк кызлык вакытының иң ахыргы һәм шуның белән бергә иң куәтле теләге иде.