УЛ ӘЛЕ ӨЙЛӘНМӘГӘН ИДЕ

Гаяз Исхакый
Текстта хаталар булырга мөмкин

Беренче танышу әле һаман аның хәтерендә.

Алар Народный домда «Фауст» куелганда күрше-күршегә тугъры килештеләр, бинокльләр бирештеләр. гына артистлар, уеннар, музыка хакында сүзләр алыштылар. Киемнәр киенгәндә дә бер урынга тугъры килеп, театрның ишегеннән дә бергә чыктылар. Озату-озатмауны уйлашмаенча гына, театрда башланган сүзләрен дәвам иттереп, бергә дә киттеләр. Урам тулы халык арасында – аннан выжлый, моннан гөжли торган автомобильләр, кычкырыша-талаша торган арбачылар арасыннан үткәндә – берсенә берсе «Сез кая?» дияргә дә өлгермәделәр.

Юлны чыгып, халыктан бераз арынгачтан гына марҗа: «Минеке – уңга таба», – дисә дә, Шәмсетдин: «Миңа да шулай», – дигәч, тагы сөйләшүләрендә дәвам иттеләр. Сүзнең уртасында гына Шәмсетдингә аерылып китәргә тугъры килгәнгә, ул, рөхсәт берлә, марҗаны озатырга да китте. Урамның тайгакларыннан үткәндә ул куркып-куркып басканга, Шәмсетдин аны култыклады да, аулак кына тыкрыкка кереп, ике этажлы гына агач өйгә җиткәч тә, марҗа:

– Менә минем өем, рәхмәт озатуыңызга, – дип кулын сузды.

Юлда сөйләүдән марҗаның театрга шактый йөрүе мәгълүм булганга, Шәмсетдин:

– Бәлки, әле тагы күрешермез, мин еш булам, кичләрне эш юк, – диюенә, марҗа:

– Мин дә театрны сөюче, мин әле менә «Пиковая дама»га барырга йөрим, иртәгәдән арыга куела да икән.

Шәмсетдин:

– Мин шул Александринкага билет алган идем, – диде.

– «Гроза»гамы? – дигән сөаленә «Әйе» дигәч:

– Минем дә бит аңарга билетым бар, – диде.

Шул иттифакыйлык болар арасында тагы әллә нәрсәне, мөнәсәбәттәге әллә нинди бер рәсмилекне җимерде, алар бер-берсенә чыгарып, ни өчендер, билетларын да күрсәтештеләр. Урыннар бергә үк булмаса да, билет икесендә дә галерканың сул ягы булды.

Өченче көнне Александринкада икесе дә иске танышларча күрештеләр. Марҗаның кофтасы алсу җирлек өстендә җете кызыл юллы материядән иде. Муенының ачык җиренә эре генә гәрәбәсыман кара нәрсә такканга, аның муеннары, ияк астлары тагы алсуырак, агырак күренәләр иде. Кулындагы ридикюль дә әллә нинди материядән чигеп эшләнгән булган кебек, өстендә кия торган әйбер дә теге көнгә башкача иде. Пәрдә араларында бу юлы бербуйдан бергә йөрделәр. Уеннарны тикшерделәр, бергәләп Островскийны мактадылар. Өченче пәрдә арасында, Шәмсинең тәкъдим итүе буенча, лимонад та эчтеләр, дүртенче пәрдәдә күрше белән урын алышып, янәшәдә утырыштылар.

Театрдан чыккач Шәмсетдин, бу юлы бер дә курыкмаенча, кичке ашка чакырды. Марҗа бер дә исе китмәенчә генә, гади генә иттереп:

– Минем алай ашыйсым килми, сезнеке килсә, менә гостиницага кереп кенә ашыйк, – диде.

Анда кереп, аяк үрә генә төрле нәрсәләр капкаладылар, аяк үрә генә марҗа шоколад [ашады], Шәмсетдин чәй дә эчте.

Төн матур булганга, иртәгә бәйрәм мөнәсәбәте белән икесенә дә кибеткә чыгарга булганга, Невскийны җәяүләп үтеп, Нева ашасыннан гына арбачы алып, кайтып киттеләр.

Бу юлы Шәмсетдин аның исеменең Анна Васильевна икәнен, үзенең ике ел элек ире үлгәч, ире урынына сатучы булып кереп, хәзер киемнәр кибетендә приказчик икәнен, эче пошканнан театрга йөрергә, вечерларга барырга ярата торган күңелле хатын икәнен белеп кайтты.

Өченче очрашу тагы ярты иттифакый булды. Шәмсетдиннәрнең кибет хуҗасына фәкыйрь балалар тәрбияләр өчен ясалган балалар иртәсенә ике билет көчләп саттылар. «Иртә» булачак көн бәйрәм булса да, шимбә көн тугъры килгәнгә, Шәмсетдиннең хуҗасы, яһүди приказчиклары бармасын өчен, икесен дә Шәмсетдингә бирде. Шул ук көнне Шәмсетдин телефон берлән Анна Васильевнага өченче көнгә билет барлыгын сөйләп, вәгъдә алды.

Шәһәрнең читендәге кечкенә залда тагы очраштылар. «Иртә»дә иң күп халык балалар, бала караучы хатыннар, сирәк-сирәк кенә белеш дустлар булганга, бу ике яшь пар һәркемнең күзендә тотылдылар. «Иртә» озын гына булды. Балалар хоры, балалар оркестры бик күңелле үтсә дә, икесенең дә ашыйсылары бик килде. Пәрдә арасында пирожный берлә эчелгән чәй дә тамак ялгарлык булмаганга, чыгу берлә тиз-тиз ашханә эзләргә тотындылар вә беренче очраган польский столовойга кереп, ашарга тотындылар. Ашыйсылары бик килгәнгә, Шәмсетдин берсе арты берсе төрле ашлар күтәртеп ташытып торганга, бик күп ашадылар. Ахырдан, өчәр тиенлек кызыл кесәлдән соң кофе эчәргә тотынгач кына, иренеп кенә, ашыйммы икән, ашамыйммы икән дип икеләнеп, котлет ашый торган курсисткаларны, гәзитәнең тәменә манып кына җиде тиенлек борщ ашый торган студентларны күрделәр. Кофе эчеп бетереп, авызга теге ашларның тәме килә башлагач кына, кикерткәннең соңында әллә нинди әчкелтем-төчкелтем тәмнәр килеп киткәч кенә, тегеләрнең чырайлары сытылуының мәгънәсен аңлап, өйгә таба киттеләр.

Болар урамга чыкканда Петербургның кыска көне бетеп, эңгер-меңгер вакыт кергән, урамнарга фонарьлар ягылган иде. Бәйрәм булганга, урамның буйларын халык тутырган, төрле бизәкле киемнәрдәге кешеләр, төрле төстә кычкыра торган исерек тавышлары берлән урам тулган иде. Аяк асты тайгак, халык бәрелүчән-сугылучан булганга, Анна Васильевна чыккач ук үзе Шәмсине култыклады. Икесе дә бик авыраеп киткәнгә, акыртын гына, юк-бар сүз сөйләп кенә өйләренә борылдылар. Әллә нигә, һавада торасы килгәнгә, эчтәге ашлар авырайтып басып торса да, юлның зур бер бүлеген җәяү үттеләр, Невский башына барып җиткәч тә халыкның сугыша-сугыша вагоннарда урын алуларына да бик озак катышмадылар. Ул да ялыктыргач, алар да сугышып, кысылып урын алдылар. Кысыла-кысыла, вагончы белән талаша-талаша бардылар, вагоннан чыкканда икесе дә авызларында әллә нинди күңел болгану, сару кайнау кебек үзгәрешләр сизгәнгә, икесе дә берьюлы лимон берлән чәй эчүне уйладылар. Шәмсинең өе якын булса да, миңа керик дияргә база алмады. Рестораннарның ишегеннән үк исереклек исе, аракы, сыра сасысы килеп торганга, анда чакырырга да кыя алмады. Кич иртә булса да, өйгә кайтып чәй эчәрмен дә бер нәрсә укып ятырмын дип карар бирде.

Менә Анна Васильевнаның урамына җитә башладылар. Ул борылды да:

– Әйдәңез, миңа чәй эчәргә керик, – диде.

Шәмсетдин рәхәтләнеп кабул итте. Анна Васильевна берлә талашып-кычкырышып кына алма, әфлисун алды. Вареньены, конфетны Анна Васильевна алдырмады. Ишек ачылды. Шәмсетдинне киемнәр салырга калдырып, Анна Васильевна үзе алдан китте. Ул киемнәрне салырга да өлгермәде, Анна Васильевна:

– Рәхим итеңез, – дип, коридорның эченнән чыкты.

Шәмси, кереп баскач та, аптырабрак китте. Озын гына, биек кенә бүлмә, тәрәзәсендә ап-ак пәрдә, уң якта ак кына караватка җете ак мендәрләр өелгән, ап-ак юрган белә өртелгән. Сул якта зур гына диван аксыл киемендә һаваланып тора. Тәрәзә янында зур гына өстәл. Аңарга ап-ак эскәтер җәелгән. Сул почмакта кечкенә генә, пөхтә генә комодта зур гына көзге, ислемайлар, савытчыклар, хатын-кыз шара-баралары, диварларда әллә ничек кызыл материя берлән ясаган чәчәкләр, алар арасында открыткалар. Тынык һава эчендә нечкә генә, пөхтә генә бер ислемай исе. Шәмси акыртын гына кәнәфигә утырды. Шул пөхтәлекләр эчендә аның карынындагы ашлар тагы баса төштеме, йомшак кына, сөеп кенә батуы берлән кәнәфи аз [гына] иркәли төштеме, аның күзенә йокы тыгылды. Аның бөтен тәне ару хис итеп, шул кәнәфидә, әнә шул йомшак, ап-ак урыннарда ятасы, югаласы килде.

Ул арада булмады, Анна Васильевна өстке киемнәрен салып ташлады. Кечкенә генә ак алъяпма бәйләп өлгереп, чәй урыны хәзерләргә тотынды. Комодыннан алып печенье кебек нәрсәләр куйды. Варенье савытына әллә кайдан казынып варенье тутырды. Бер тәрилкәгә дөге сумсалары салды. Матур гына савыт берлән май, сыр утыртты. Самовар килеп, чәй янына утырганда Шәмсетдин үзенең кайдалыгына хәйран булып калды. Чын, бу шул Анна Васильевна өеме, шул аена 30 тәнкә ала торган приказчик өеме?.. Ник соң ул аена 60 сум алса да, өендә ямь юк? Ник соң ул бүлмәсенә Анна Васильевна кебек ун тәнкә түгел, унсигезне түләсә дә, эт абзары кебек күренә? Ул чәй ясый башлады. Чәй тәмле, ашы-суы һәйбәт. Сүз ара сүз китте. Шәмсетдин белмәенчә дә үзенең тормышын, нәселен битәдән сөйләп, кичкә кадәр утырганын тоймый да калды.

Дүртенче, бишенче очрашулар ике тарафтан да теләшеп, вәгъдәләшеп булды. Берсендә Шәмси, тагы кич берлә, үзе кереп чыкты. Берсендә кич берлән, театрга барыр алдыннан, Анна Васильевна Шәмсине алып чыкты. Шуннан соң да мөнәсәбәтләр һаман дустлык, иптәшлек даирәсеннән узмады.

Көннәр озая төшеп, кояшлар язга таба карый башлагач та Шәмси берлән Анна Васильевна, кышның матурлыкларын чынлап татып калыр өчен кебек, кавышыр өчен, ачык һавада саф авыл тормышында көнне уздыру өчен, иртәнге поезд берлән Финляндиянең Таулар станциясенә юнәлделәр. Бик озын иттереп, берәмләп-берәмләп, икешәрләп-икешәрләп, башкалар берлән төркем-төркем булып шудылар. Тере куйны ботыннан тотып кимерерлек дәрәҗәгә җитеп ачыккач та, фин ашханәсенә кереп, фин ысулынча ачык өстәлдә ашадылар. Фин хатыннарының тәмле ләрене эчеп, кадерле минутларны бушка үткәрмәс өчен, тагы һавага чыктылар. Чаңгы алып, зур киң күл өстеннән бата-чума йөгерделәр, чаптылар. Өйрәнмәгән аякларда чаңгы батты, кыекланып карны кисте. Көйләнеп китеп кенә барганда ике аяктагы ике чаңгы берсе бер тарафка, берсе бер тарафка киңәеп китеп екты. Берсе көйләнеп киткәндә, икенчесе егылып мәдәри. Аны тотып торгызырга дигәндә, икенчесе артка чүгеп карга чумды. Ботинкаларга кар тулып, оек аша үтеп, аякларга кар кереп тәнне калтыратты. Тән җылысы берлән эреп-агып чиркандырды. Болар тагы тордылар, тагы киттеләр, тагы аудылар, егылдылар. Дәрт берлән, кәеф берлән вакыт үткәнне дә, арыганны да сизмәделәр. Күлнең ар башына барып җитеп, хәл җыярга утыргач кына бөтен өстләре кар-боз белә катканны белделәр. Кояшның, актык нурларын салландырып, күрешеп, ап-ак кар артындагы урман эченә яшеренгәнене күрделәр. Анна Васильевна арый да төшкәнгә, хатын-кыз киеме үзе дә чаңгыга уңайсызлаганга, кулга-кул тотынып, акыртын гына, тын гына киттеләр. Вә илля аллаһе гына фин өенә кереп егылдылар. Өйгә кергәч, арыган тән ут кебек яна башлады. Карлар эреп киемнәрне чылатты, юешләтте. Аякларны салып, киемнәрне чишенеп, киптерергә мәҗбурият туды. Шәмси фин абзыйның иске чалбарын, катасын киеп, чалбарларын, оекларын, ботинкаларын киптерергә элде. Анна Васильевна, фин хатынының капотын киеп калып, бөтен эчке-тышкы киемнәрен киптерергә куйды.

Арыган-талган көенчә финнең аз гына тозлы май берлән кара икмәге бик тәмле тоелды. Аның куе каймак берлән бирелгән каһвәсе телләрне йоттырды. Алар озын иттереп эчсәләр дә, киемнәр әле һаман юешлекләрен бетермәгәнгә, суыгаеп киткән тышка юеш киемнәр берлән чыгу куркынычлы булганга, һаман өйдә утырдылар. Финнәрнең начар русча берлән «» дип ышандыруларына карап, тик кенә хәл җыйдылар. Киемнәр хәзер булгач, салкын һаваны ерып, ап-ак ай яктысында җем-җем елтырый торган карларны үтеп вокзалга юнәлделәр. Вә салкын һаваның ныгайтуына, тазартуына шатлана-шатлана яшь әгъзалар белән киерелә-сузыла барганда поезд килеп тә җитте. Никадәр ашыксалар да, үтеп тә китте. Икенче поезд да тагы 4 сәгатьтән соң гына булганга, үзе Петербургта иртәгә иртә берлән генә булганга, иртәнге поездга чыгарга уйлап, әлеге үк финнәргә кунарга кайттылар. Урын хәзерләргә кушып, ап-ак кар дөньясында тагы бераз йөрергә, шул мул тын фин дөньясының тынлыгын, бертөрлелеген тагы бераз суларга, шундагы иркенлек, шундагы кыш матурлыгында тагы бераз ләззәтләнергә булып, тын, мул, ялгыз урманга таба — шул ап-ак кар диңгезендә ямь-яшел булып тора торган урманга таба киттеләр. Аның чыршы-нарат исен иснәп, аның таза нык исенә коенып, өйгә кайтсалар, кечкенә генә кунак бүлмәсенә, зур караватка ике кешелек урын хәзерләнгән, иртәгә юыныр өчен сулар, ап-ак сөлгеләр куелган таптылар. Киң урынга икесенең дә бердән күзләре төште. Икесе дә «бу ни?» дигән кебек карадылар. Берсенең дә күңелендә, гакылында «юк, болай ярамый» дигән сүзне әйтерлек уй вә фикер тумаганга, икесе дә шул иттифакыйлыкка буйсындылар.

Иртә берлән кофе эчкәндә берсенең күзенә берсе карашырга тартынсалар да, поездга өлгерсәк ярар иде дип ашыгып барганда аны да оныттылар. Шәһәрдә икесе ике вагонга утырышканда да бик дустча күрешеп аерылыштылар. Үзе генә калгач, Шәмсетдиннең башына: «Бу ни булды соң әле?» – дигән сөаль килсә дә:

– Йә, җитәр инде, бик күп фәлсәфә саттык, берни булмады. Мин өйләнмәгән бер егет, ул хөр бер хатын, – диде дә куйды.

Вә шуннан соң боларның очрашулары тагы шул юлында дәвам итте.

Көн үтә-үтә вә никадәр бер-берсенә үзләшеп китеп, эч пошканда килү-китүләр рәсмият даирәсеннән күптән чыкса да, Шәмси һәрвакыт үзен өйләнмәгән, җае туры килгәндә өйләнәчәк бер егет итеп хис итүдән туктамады, вә шуның шулайлыгына һичбер вакытта Анна Васильевна да сүз кайтармады. Кыяфәт, кылынышы берлән дә шулай булуына кәефе киткәнен белдермәде. Ләкин ул мөнәсәбәт арткан саен, акча мәсьәләсендә элгәре күк сарыпларга тотынды. Һәр вакытта да трамвай өчен, театр өчен, йөрергә барган җирләрдә ашаган-эчкән өчен үз өлешен түләүчән булды.

Элгәре бу холкы Шәмсигә ят күренсә дә, ике арадагы мөнәсәбәтне кытыршылаган кебек күренсә дә, ул да Анна Васильевнаның теләвенә буйсынырга мәҗбүр булды.

Яз җитеп, Петербургның иксез-чиксез сасылары, тузаннары дөньяны сарып алгач, зур шәһәрнең бәхетле бәндәләре җәйләүләргә, авылларга китсәләр дә, Шәмси дә, Анна Васильевна да эссе көннәрдә бөркү магазиннар эчендә утырдылар; тузанлы төннәрдә дүрт ягы дүрт диварлар белән капланган таш капчык кебек бүлмәчекләрдә җәйләрен үткәрделәр. Язның матур көннәрендә, июнь, июльнең чәчәк, үлән, гөлгә баткан көннәрендә, хуҗалары, зур приказчиклары хәл җыйганга, тын алганга, болар икесе дә шәһәрнең ике очында ике магазинда диварлар сакладылар. Икесе дә эссе көндә, куе тузанлы шәһәр һавасында табигатьләре бозылган алучыларның кылынышларына, капризларына ярый-ярый әлсерәделәр, арыдылар. Әллә нидә бер килгән бәйрәмнәрдә генә йә Финляндиягә барып, йә Кронштадт кебек җирләргә пароходта йөреп килеп, җәйнең матурлыгы, яшь тормышның ачык һавада күңеллелеген күреп, теләүләрен генә кытыклап, кызыгып кына кайттылар.

*

Июльнең урталарында хуҗалар, зур приказчиклар кайтып, болар тын алырга вакыт җитсә дә, ике магазин да Мәкәрҗәгә киткәнгә, төне-көне эш китте. Анна Васильевна июльнең егерме бишләрендә котылып калып, беренче сентябрьгә кадәр хәл алырга рөхсәт алса да, Шәмси илла алла гына Мәкәрҗәгә китмәенчә калып, беренче августсыз бушый алмады. Икесе дә арыган, икесе дә түнәсе бу көнгә охшаган тормыштан туйган булганга, шул бер айны бергәләп җәйләүдә торырга карар бирделәр. Вә Анна Васильевна үзенең бер ике-өч көн бушлыгыннан файдаланып, Финляндиянең Петербургтан ерак кына бер станциясеннән, тимер юлдан ун-унике чакрымнар бер җирдә, зур бер күл якасында, караңгы тирәк, нарат урманы буенда кечкенә генә, пөхтә генә дача алып та кайтты. Вә көн буе кибеттән кибеткә йөреп, бер айга җитәрлек кирәк-яракны төяп, Шәмсине көтмәенчә күчте дә китте.

Иртәнге поезд берлән Шәмси үзе корзиналар, чемоданнар, мендәрләр төянеп Мустамаки станциясенә килеп төшкәндә, Анна Васильевнаны платформада тапты. Ул хәзер генә килгән булырга кирәк, аның йөзендә әле һаман өлгерәмме-юкмы дип омтылу сызыгы бетмәгән иде. Өстендәге юкадан тегелгән җәйге киеме, башындагы шытырдатып басылган кырым эшләпәсе никадәр ят булса, аның төсе-бите дә шулкадәр үк ят иде. Аның йөзенә әллә нинди кызару чыккан, күзләрендә шатлыкны яшерә алмаенча нур түгелеп тора, селкенүенә, йөрүенә, кылынышына тизлек, егетлек кушылган. Ул Шәмсине:

– Синнән, шул, шәһәр исе килә, – дип каршы алды.

Үзенең алып килгән финнең арбасына әйберләрне төятте дә, юлга чыктылар. Түгәрәк кенә, кечкенә генә фин аты юлдан йомгак кебек тәгәрәргә тотынды. Күз ачып күз йомылмады, арба яшел урман эченә чумды. Аз гына юешлек кушылган нарат исе Шәмсинең борыннарыны кытыкларга тотынды. Менә кечкенә генә ялан, тәбәнәк кенә куакларын сырып алган кара җимешләр әлмисактан бирле шуларга тагылган кебек тик торалар. Әнә марланып киткән бер җир; аның түбәсе, тирә-юньдәге суган башлары аерылыбрак, саргаебрак тора, аның уртасында — кып-кызыл яфраклар арасына сибелгән кан кебек кызыл җир җиләкләре.

Урманның кырыенда зур-зур борынлы миләшләр, алар тармакланып, ботакланып бөтен тирә-юньне тутырганнар; аларның бөтен ботаклары алсу-кызыл миләш сабаклары берлән бизәкләнгән; аларның яфраклары шул миләш мәрҗәннәреннән оялгангамы, үзләре дә кызылга буялганнар, үзләре дә кызыл тәннәрен кояшка күрсәтеп җемелдәп торалар.

Менә тау, озын гына тау. Фин аты, шуны гына көткән кебек, йомылып-йомарланып тауга таба, ямь-яшел урманнарның өстенә чыгарга теләгән кебек, тауга таба чаба гына. Әнә тау өстендә ялан. Анна Васильевна, сулга таба күрсәтеп:

– Менә без хәзер Финляндиянең иң биек җирендә. Әнә диңгез... Күрәмсең? Еракта-еракта сыек кына, моң гына пәрдәгә төрелгән зур бер аклык... Аның кайбер җирләре кояшка таба ялтырый, кайбер җире, үзенең дәрәҗәсен төшермәс өчен кебек, һаваланып тик ята... Әнә тегене күрәмсең: бормалы-бормалы озын күл. Аның суы, дөнья яратылганнан бирле бер мәртәбә дә селкенмәгән, хәрәкәтләнмәгән кебек, тынлыкка, тынычлыкка баткан. Аның шул һавалы тынлыгына исе киткән кебек, тирәсендә озын наратлар шаккатканнар да калганнар. Бер ягындагы киң, ямь-яшел ялан да, шул моңлы матурлыкны бозмас өчен, күбәләген дә, кошын да очырмый... Аның уртасыннан ага торган, көмеш ука кебек ялтырап яткан су да ташка бәрелеп шылтырамый-чылтырамый, ярларына сугылып шауламый-гөрләми; кая барасын әллә кайчан белгән кебек, сузылып кына коела-агыла. Әнә шул яшел дачаны күрәмсең? Шул безнеке... Әнә шул урман эченнән башын гына күрсәтеп тора торган, әнә шул иртәнге кояшка каршы тәрәзәсе уйный торган. Анда да тынычлык, анда да моңлык.

Ат кызуланганнан кызуланды. Юл урман эченә кергәннән керде. Моңлык, тынлык Шәмсинең бөтен әгъзаларына, тамырларына кадәр үтте, сеңде. Бердән урман авызыннан ат борылды, югарыга таба күтәрелеп куелган киртәләр арасыннан үтеп, курчак өе кебек дача янына килеп туктады.

Анна Васильевна, тәтиләрен күрсәтә торган бала кебек, иң әүвәл Шәмсигә дачаны күрсәтте. Өч бүлмәле дача, астында урманга зур террас карап тора. Югарыда киң зур чарлак, аңардан зур.

Шәмси бер карады, ике карады: шуның үзләренеке булуына ышанмады. Бер карады, ике карады: шул дачада икәүләп, эш эшләмәенчә, тик торырга, хәл җыярга көчләре җитүенә инанмады. Бер карады, ике карады: айның ае буенча кибеткә чыгып, аршинлап үлчәп мал сатмаенча торырга булуга күңел урынлаша алмады.

Күзе җәйрәп яткан күлгә, аның тынлык-моңлыгына төште. Ул, ашыйсы-эчәсе килгәнне дә онытып, коену дәртенә чумды. Анна Васильевнаның корзинадан чишеп күлмәк-ыштаннар алганын да көтмәенчә, суга чапты. Авызына килгән әллә нинди татарча җырны җырлый-җырлый чишенде, сызгыра-сызгыра суга керде.

Әллә ни эшләгән кебек, кычкыра-кычкыра, тавышлана-тавышлана йөзде, чумды, быкырдады, быгырдады.

Шәһәрнең крахмаллы күлмәкләрен салып ташлап, Анна Васильевна хәзерләп куйган җәйге җиңел күлмәкне киенеп, аякка чәпелдәвек киеп, терраска хәзерләнгән чәй янына килеп утыргач кына, чын да, үзен үзе дачада итеп хис итте. Чәй янына куелган өйдә пешерелгән кара җиләк бәлеше берлән суганлы, йомыркалы сумсалар шул фикерне тагы ныгытты. Шул пөхтә аш яны, шул матур өйне бер мәртәбә күздән кичереп, шул ят марҗага шул кыска гомерне шулкадәр матурлавы өчен ни дип рәхмәт әйтергә белмәенчә, Анна Васильевнаның күзләренә карады — аның үзеннән-үзе разыйлык, бәхетлелек чыккан күзенә карады. Анна Васильевна, шул карашларның ни икәнен аңлаган кебек:

– Син разый? – диде.

Шәмси, сүз берлән әйтеп аңлатырга көче җитмәгәнгә, Анна Васильевнаны бик озын иттереп суырып үпте. Пирогларны мактый-мактый ашый-ашый, иксез-чиксез чәй эчте. Әллә ниләр сөйләде. Күлдән, чәйдән соң йортка чыккач, әллә нигә уйныйсы, көләсе килеп китте. Ул Анна Васильевна берлән куыш уйнады, качыш уйнады, туп уйнады, таган атынды. Эт булып арып беткәч кенә, хәл җыяр өчен генә ятса да, тиз эрегәнен, йокыга киткәнен сизми дә калды.

Күзен ачып җибәргәндә агачларның шәүләләре озая төшкән иде. Агач яфраклары, агач ботаклары арасында бер җире капланып, бер җире ап-ачык булып челтәрләнеп күренә торган күлнең төсе төсен алган иде. Дачадан башлап күлнең агымына кадәр сузылган яшел үләнгә бик нечкә генә, чынлап җентекләгәндә күренми торган сибелгән иде. Теге якта нарат урман өстенә кыеклап кына, нечкә пәрдә кебек сыек кына ак болыттан флёр ябылган иде. Күлнең кырыеннан нарат урманның янында ярылып күренгән сап-сары арпа кыры алтын кебек башаклары берлән ялтырап тора иде. Җире, үләне, суы шундагы сагыз исенә исергән иде. Шундагы нарат-чыршының яшеллегенә, яшьлегенә, матурлыгына кызыккан-күнеккән дә тынын-тышын бетереп шаккаткан иде. Эре-эре миләшләрнең кызыл тамчыларына кәефләнә торган, ара-сыра гына күренә торган кош-кортлар да шул ук тынлыкка хәйран калган иде.

Шәмси бик озак күккә карады. Андагы бер-бер селкенә торган ноктаны эзләде. Зөмрәд кебек күгендә дә, сыек ак болытында да кыймылдау таба алмады. Шәмси бик җентекләп урманга күзен текте. Таза егет кебек билен бөкмәенчә тора торган нараты, суыктан куркудан җирдән башлап ук ботакларга чормалган чыршысы, кып-кызыл миләш тамчылары берлән бизәнеп, кырык итәкле күлмәк кигән авыл кызы кебек, тармаклары берлән дөньяга җәелгән миләше дә, үзенең яфрагы ваклыгыннан, чын зифа түгеллегеннән, ботаклары түгәрәкләнеп килеп, зонтикланып, ак тәнен кояштан саклый ала алмавыннан оялып-хурланып, кечерәеп кенә агач арасына яшеренгән каенда да күз кабагы тарткан кадәре дә селкенү дә, хәрәкәтләнү дә күрә алмады. Әйтерсең лә, барысы да мәрткә киткән!

Менә Анна Шәмси янына килде. Ул атласа да, аяклары берлән җиргә басса да, аның аягыннан да тавыш чыкмады. Ул сөйләсә дә, көлсә дә, кычкырса да, аның да тавышын шундагы тынлык бетерде, урлады. Ул, Шәмсинең ялан башын сыйпап:

– Йокладыңмы? Аш өлгерде, тор! – диде.

Шәмси тагы иренеп-иркәләнеп ятырга теләсә дә, Анна Васильевна кулыннан тотып, ярты өстерәп төшерде. Үзе:

– Аш хәзер, тиз бул, әнә су, – дип өйгә юнәлде.

Шәмси салкын су берлән юынып, тәнендәге ялкаулыкларны өстеннән төшерү өчен кызу-кызу хәрәкәтләр ясап барганда, Анна Васильевна миләш төбендәге өстәлгә аш урыны хәзерләгән, ап-ак ашъяулык өстенә тәрилкәләр, чәнечкеләр, салфетлар куйган иде. Ул барып утыргач та Анна Васильевна: «Мин сине монда финчә ашатырга уйладым», – дип, беренчегә салкынча тозлы гөмбә бирде. Шулпа берлән ашар өчен гөмбә кыстырып ясаган сумсалар китерде. Икенче тәрилкә ит шурпасын тутырып салганны күргәч, Анна:

– Ашыкма әле, тагы аш бар, капыл туеп калма, – диде, үзе ашханәдән барып лимон берлән кыздырылган форель балыгы алып килде. – Менә, бу шул күлнең балыгы, син йоклагач кына алдым әле. Бер балыкчы үтеп бара иде, – диде.

Шәмси форельдән дә артыграк капкалый башлагач, Анна Васильевна:

– Тагы туеп куйма, – дип, ашханәгә барып, балык, бәрәңге берлән кыздырылган тәкә ите китерде. Аз гына тозлаган кечкенә-кечкенә кыярлар куеп, Шәмсигә үзе салып бирде. Аш ашалып беткәч тагы күгелсыман каралып тора торган кара җиләктән ясаган кесәл күтәреп кайтты. Шәмсигә зур гына кесәл салып, куе каймак берлән коендырып бирде. Шәмси сөя-сөя ашап бетергәч, тагы берне салып бирде.

Шәмсигә бу тәмле ашлардан соң тирә-юнь тагы матур тоелды, тагы тормыш тулы кебек сизелде. Ул шул разыйлык берлән тагы гамакка барып ятырга теләсә дә, тәрилкәләр юарга кергән фин кызына әмер биреп бетереп, Анна Васильевна аны тирә-юньне күрсәтергә алып чыгып китте. Алар кешесез, кош-кортсыз урман эченнән үттеләр. Өйләр кадәр ярылып ята торган гранит ташларга менеп тирә-юньне карадылар. Урманның сыеграк җирендә кара җиләк ашый-ашый авызларын каралттылар. Ап-ачык яланга чыгып куыштылар. Тагы ике яр арасына кысылган кебек томрап-карасуланып тора торган кечкенә бер күлгә барып чыктылар. Аның ярларында үсә торган зур кәкре миләш агачларыннан миләш җыйдылар. Юлда очраган зур бер бакчага кереп кура җиләге, карлыган сатып алдылар. Арасына бер-берен төреп, аннан берничә чүлмәк резеда, башка гөлләр алып, розадан букет эшләттеләр.

Йөри-йөри арып беткәч кенә, ашыйсылары-эчәселәре килгәч кенә урманнар ашасыннан, күрелмәгән дачалар яныннан өйгә кайтып киттеләр. Фин кызы кайнатып куйган самоварны Анна Васильевна югары терраска хәзерләде. Әллә кай арада пешереп өлгергән кура җиләге берлән чия җиләк вареньеләре китереп чәйгә утыртты.

Югарыдагы күлнең өстенә мәнзарә ачыла иде. Аның өсте элгәреге тигезлек, тынлыкны югалтмаенча да, аның тирәләрендәге агачларның шәүләләре күлгә таба киткәнгә, аның кырые ике яклап яшел яфраклы агачлар берлән каймаланган булып күренә иде. Теге баштагы ак дача, көзге кебек ак шәүлә төшереп, су эчендәге ап-ак зур дачага кушылып китә иде. Уң яктагы дачаның әле бер тәрәзәсе, әле бер тәрәзәсе төбенә төшкәнгә, кояшның нуры берлән чумып, алтынлап күзне чагылдыра иде. Ул бердән кып-кызыл яна торган ут кебек булып кызыктыра, бердән кызылсу көзге кебек булып күзне камаштыра иде; бердән озын кызыл нурларын җибәреп, күлдә шуларны икешәрләтә, өчәрләтә иде. Күлнең теге тарафыннан килә торган кызыл көймәдәге ак кием кигән кыз берлән акрын гына ишә торган егет тә ике көймә кебек селкенәләр; ишкәкләре янындагы энҗе кебек тама торган тамчылары кояш нурында ялтырап-ялтырап җемелдәп китә дә, ишкәк тавышы шул зур тынлыкта югала иде.

Күлнең кырыйларында сикерә-сикерә уйный торган балыклар да үзләреннән соң түм-түгәрәк сызык калдырсалар да, ул сызык киңәеп-зураеп югалганча китсә дә, аларның да көмеш аркалары кояшка каршы ялтырап сәлам бирүләре күренсә дә, аларның да суга чылт итүләре дә шул тынлыкта бата иде.

Менә кояш урманның артына яртылый яшеренде. Күлнең теге тарафындагы дачаларның югарыгы тәрәзәләре, күлдән читтәге фин авылының бөтен күзләре нурга чумды. Еракта гына яшеренеп торган өйләр, дачаларның тәрәзәләре кызыл алтынга манылды, әле генә тын-тыныш күренгән яшел урман, аның арасындагы яланнар ут берлән янарга тотынды. Яшел җирлекнең бөтен урыныннан яшеренеп кенә ята торган тормыш кояшка күз кысарга башлады.

Менә акрын гына бер җил исте. Аның артыннан, өстеннән, ерактан гына үтә торган күк күкрәү кебек тавыш моң гына бер үтте. Дача тирәләрендәге агачлар башларын иделәр, буйлары берлән салландылар, китәчәк кояшка сәлам җибәрделәр. Күл кытыршыланды, аның шадралары берсен берсе куа-куа теге очка таба киттеләр. Күлнең тирәсендәге каймалар озайды, сузайды. Дачалардан төшкән шәүләләр дә әле батып, әле чумды, тагы нурларын чәчеп башын күтәрде. Күл буендагы ялтыраган утлар әле берсе, әле берсе сүнә башлады. Урманга яшерелгән дачалар аркылы фин авыллары тагы шул яшеллеккә чумды. Мәңгелек караңгы урман тагы аларның барлыгын-юклыгын яшерде. Еракта-еракта гына урман өстеннән күренә торган ак дачаның гына бер тәрәзәсен кояш сөюеннән туктамады: аерыласы килмәгән яшьләр кебек, ул аңарга нур өемнәре җибәрде, һаман күз кысты. Менә ул да моңайды, ул да сүнде. Шуны гына көтеп торган кебек, өстеннән яшел сыман чәчәкләр таратып бер йолдыз йөзә башлады. Аңар кызыкты булырга кирәк, күлнең бу башында тагы берсе моң гына нуры берлән йөзә башлады. Алар артыннан икенчеләр, өченче, дүртенчеләре китте. Озак үтмәде, бөтен күл өсте йолдыз берлән тулып, бөтен күлнең буе-аркылысында йолдызлар кисешә-кисешә, ярыша-ярыша йөгерешә башладылар. Кайсылары, иптәшләре, кардәшләре килгәнне көткән кебек, шул күлнең эчендәге асыл ташлар, хикмәтле серләрне карап торган кебек, тик бер җирдә катып тордылар.

Менә тагы бер җил үтте. Йолдызлар күлгә чумдылар, баттылар, югалдылар. Тагы башларын күтәреп, өстләрендәге суларын төшерер өчен тирбәлделәр, селкенделәр, нур чаткылары аттылар. Урман да тагы шаулады, тагы улады. Әллә кая гына, ерак кына бер кош та кычкырды. Урман артыннан, мәйданга көрәшергә чыга торган батыр егет кебек, тулып килә торган ай чыкты Ул, шундагы элек чыккан йолдызларны куып җитәргә теләгән кебек, кызулап йөзәргә кереште; үзенең юлын яктыртыр өчен күл өстенә ак нурдан озын багана ыргытты. Ул яшь кызларның агарта торган киндерләре кебек яшел урман өстеннән дә сузаеп китте... Күлгә якынрак агачлар тагы юанрак шәүләләр ташладылар. Ап-ак көмешкә әйләнгән яфраклары берлән алар да суда коена башладылар.

Шәмси берлән Анна көймәгә төштеләр. Элек алар зәңгәрсу нур чәчә торган йолдызны күлдән куып җитмәкче булдылар. Алар аның юлын ярып киттеләр. Оста йолдыз ярып килә торган көймәне күргәч тә юлын кызулатты. Ул оста үрдәк кебек күлгә чумды, әле көймәнең бер ягына посты, әле бер ягына чыкты. Алар айның нур баганасына ярып керделәр. Аны бер уңга, бер сулга калдырып үттеләр. Менә койрыкта Анна ай юлында көймәне тотты.

Шәмси акыртын гына ишә-ишә ак киемнән кыегаеп койрык тота торган Аннага күзен ташлады. Аның аз гына кыегайган йөзенә аксыл көмеш төсе йөгергән, аның исе китеп еракка бөгелгән муенына әллә нинди һавалылык төсе йотылган, күзләре зур булып ачылган... Алар, әллә ни күрергә теләгән кебек, әллә ни ашарга теләгән кебек, бер җиргә текәлгән; аның төбе беткән, нурлы бер упкынга әйләнгән... Аның күршесендәге тагы бер көймәдә тагы бер Анна бара. Ул да моның кебек ак киемдә, ул да моның кебек койрык тоткан, ул да моның кебек башын каерыбрак утырган, ләкин аның йөзендә, күзендә моңлык, дәртлелек бар. Монарда да соң нәрсә бар?

– Син нәрсә уйга калдың?..

– Калмадым... Мин тормышның рәхәте-тәменә баттым. Сөйләү, тавыш, сүз бу матурлыкны мыскыл итә, – диде.

Үзе елмайды. Ап-ак тешләре айга каршы көлде. Үзе тагы уйга, кәефкә чумды.

Шәмсинең теле селкенмәкче, авызы сөйләмәкче, аяклары биемәкче, куллары бутамакчы булды. Һәммә әгъзасы үзе белгәнчә, үзенчә шул матурлык алдында баш имәкче, кычкырып гыйбадәт кылмакчы булды. Ләкин көймәнең артына утырган ак нурга чумган гөнаһсыз шул мәхлукның яшерен гыйбадәтендәге тәмен өзмәс өчен, тавышлаган ишкәкләрне акрын гына алды, акрын гына кыегайтты, сулар тамызып кына батырды, акрын гына иште. Нурлы ай аларны кырыйга илтте. Менә баскычланып-баскычланып агачлар суга бөгелгәннәр.

Юк, түгел, алар тамырлары берлән бер-берсенә кушылышып суның эченә таба, өстенә табан үскәннәр. Эченнән-тышыннан яфраклары, миләшләре ай яктысында агара төшкән. Эченнән-тышыннан сыек кына караңгылык киенеп, ботаклары-чыбыклары юаная төшкән. Әнә ап-ак дача да су кырыена кертеп салынган. Әнә кырыйда да, су эчендә дә ул озаеп, урманга кушылып киткән. Әнә ул су эченнән тәрәзәләрен ачкан. Әнә ул су өстендә дә, су эчендә дә ишекләрен ачып кунак көтә. Әнә аның чарлагында кечкенә генә ут елтырый, киләчәк кунакны каршы алырга хәзерләнеп елтырый. Әнә аның ишеге тагы ачылды, ике якка ике кыз чыгып басты. Әй, бу теге пәри патшасының сарае бит әле. Бу нурлы юл бит, шуның сихере берлән ясалган, кешеләрне алдап китерә торган юл бит. Әй, аның матурлыгы кызыктырып алдар өчен ясаган җен бит!

Аның күзе тагы Аннага төште, тагы аңарга күрше көймәдәге моңлы Анна күзгә ташланды.

Ул аның йөзендәге моң, күзендәге дәртне аңлады.

Шәмси бердән ятьрәк иттереп ишкәкне батырды, бөтен көчен сарыф итмәсә шул сихерле юлдан чыга алмас кебек иттереп, сул кул берлән җырып ай эзеннән чыкты. Көймә селкенде, су шадраланды. Анна, башын борып, «ни булды?» дип карады. Шәмси, үзенең юктан курыкканлыгын сизеп алып, шаркылдап көлде. Аннага яртылый сөйләде дә, тагы көлде. Аңарга урман көлеп җавап бирде.

Ул, батыраеп китеп, сызгырып җибәрде. Урман яфракларыннан үтеп, фин күреп, сызгыру кире кайтты. Ул әллә кайчан ишеткән бер башкорт җырын хәтерләде. Озын иттереп, моңландырып көйләргә, җырларга тотынды. Тавыш ачык күл өстендә тәгәрәп китеп урманга барып керде. Урман «һу» дип сузып җавап бирде. Ул бер көйдән икенчегә, өченчегә күчте.

Үзенең бөтен репертуарындагы җырларын җырлап бетерде. Ләкин бугаз һаман туймады, җырлыйсы килү бетмәде.

Менә Анна Васильевна җырларга тотынды. Ул нечкә генә, моң гына тавыш берлән «Вечерний звон»ны сузды. Аннаның көе, эчнең әллә кай җиреннән кабынып чыккан шул тавышның иясе шул шат тормыштан разый Аннаныкы микән дип эзләгәндә, Шәмсинең күзе күршесендәге көймәдәге марҗага төште. Аның авызлары бер ачыла, бер ябыла, йөзе җыерыла, күзләре бер ноктага текәлә иде. Әнә кем җырлый икән, моның тавышы шундый моң булса да булыр шул. Аның төсе дә кайгылы, күз карашы да дәртле шул...

Әнә күлнең кырыенда аксыл-саргылт комнар киптерергә җәелгән тары кебек җемелдәп сузылып ятканнар. Әнә аның ак бөртекләре айга каршы, Зөһрә йолдызга каршы, моң гына нур чәчә торган кайгылы йолдызларга каршы күзләр кысышалар, җибәрешәләр.

Көймә борыны берлән төртелеп комга терәлде. Шәмси тиз үк сикереп төшеп, һаман җырлый, һаман көйли торган Анна Васильевнаның торганын кетмәенчә, аны кырыйга тартып чыгарды. Көймә шытырдап комны ярып керүендәге тавышларыннан Анна Васильевнаның тавышына кытыршылык йөгерде. Аның моң көе шадраланып китте. Аның башы тагы иелә төште. Аның сыны, егылмыйм дип куркып, бөгелә төште. Аның тавышы, көе дә сыныклы, бөгелмәле булып чыкты. Көймәдән чыккач, шул матур аерыла алмаенча, шул нурга коенган күлнең тәэсире астыннан чыга алмаенча, берсенә берсе тотынышып, бик озак карап тордылар. Бер-берсенә сүз дәшмәенчә, шуның матурлыгын йотып, шуның матурлыгында юанып, шуның матурлыгында оедылар, югалдылар.

Менә акыртын гына бер җил исте, күл кытыршыланды. Биткә сыек кына юешлек сугылды, борынга су исе, юеш исе бәрелде. Шул Шәмсинең, зур су буенда үскән Шәмсинең, бала вакытындагы исәпсез-хисапсыз коенуларын искә төшердеме, әллә Аннага — үзенең хәзер менә теләсә кая бара торган җил кебек хөр, әнә шул күл кебек, иңе-төбе күренми торган, айлар, йолдызлар йөзә торган күл кебек күңеле, очы-кырые күренми, беленми торган күңеле үзенең шул иптәшенә, тиңдәшенә таба өстерәдеме, алар икесе дә бердән:

– Әйдә коенабыз! – диештеләр.

Шәмси киемнәрен салып, пөхтәләп көймәгә куеп өлгергәнче, Анна Васильевна тын суда эзләр калдырып, күлгә таба атлады. Толымлап үрелгән чәчләрен башына урый-урый тезгә кадәр керде дә, алдындагы үзе кебек ак тәнле, үзе кебек ай яктысындагы нурга коенган бер кызны күреп туктады. Ул, бөгелеп, бармагы берлән аңарга таба су сипте. Теге кыз да бөгелде. Ул аңарга таба бармак селекте. Теге дә: сереңне белдем дигән кебек, бармак селкеп җавап бирде. Анна Васильевна, Шәмсигә таба борылып:

– Беттеңме? – диде.

Ай аны нуры белә кочаклап алды. Ул, аның чәченең саргылт икәнен күрсәтеп бетерерлек яктысы булмаганга, аны карагылт буяуга буяды. Аның тәненә үзенең көмеш агын куйды. Шәмси яртылый суга баткан табигатьнең бөтен бизәгәннәре берлән, табигатьнең уртасына килеп, ай берлән, йолдыз берлән үлчәшә торган Аннаны карарга өлгермәде, ул, бөгелеп, нечкә генә куллары берлән су сипте. Су бөртекләре энҗе кебек ялтырашып, Шәмсинең тәненә тиеп, аны чиркандырды. Аның тамырлары буеннан суыклык йөгертте. Ул «әй!» – дияргә өлгермәде, Анна куш учлап су ыргыта башлады. Шәмси, корт чаккан кеше кебек, бөтен көче берлән дөбер-шатыр сулар актарып, Аннага таба бара башлагач та, ул ике кулы берлән судан юл ачкан кебек итеп, җиңел тез берлән йөгерергә тотынды; аның өстендә су бөртекләре күбәләк кебек очып, алар ай нурына батып, тагы күлгә чумды. Икенчесе икенче төстә күтәрелде, бриллиант кебек аллы-гөлле булып ялтырады. Шулар арасында балык кебек оста, фәрештә кебек җиңел Анна суга кергәннән керә барды. Шәмси никадәр бөтен көчен сарыф итеп алга омтылса да, суның аякны тотуларына карамаенча кулларын бутый-бутый ыргытылса да, ул һаман Аннага якынлаша алмады. Менә су тирәнләнде. Аннаның түгәрәк җилкәсе берлән кулы берлән эшләүдән кызарыбрак киткән муены, кап-кара башы гына калды. Шәмси бөтен көче берлән тагы атылды. Җилкәсеннән тотып алдым дигәндә борылып көлеп карады да чулт итеп суга чумды. Шәмси бите алдында аның кечкенә ике аягы ай нурында ялтырады да югалды. Шәмси күзе берлән кая чыгуын эзләргә тотынды. Читтә генә су ачылды. Чәчләреннән энҗе кебек сулар агызып Анна килеп чыкты. Шуны гына көткән аучы эте кебек, Шәмси тагы ыргытылды. Анна, аңар таба борылып, ике учлап су бәрергә башлады. Шәмси, авызына, борынына, колагына кергәненә карамаенча, тончыгуына, тыны бетүенә карамаенча, һаман якынлашты. Тагы, кулым җитә дигәндә, Анна суга батты. Аягының бармаклары берлән Шәмсинең аркасына тиеп кытыкландырып китте. Шәмси артыннан чумды. Су астындагы тавыш буйлап китте. Анна судан чыгып, тын алырга өлгермәде, артыннан бик каты баш килеп аягына бәрелде. Ул куркып кычкырып җибәрүенә Шәмси, судан чыгып, биленнән тотып алды да су өстендә аны выж-выж әйләндерергә тотынды. Аның су ага торган чәче таралды. Ул үзенең юеше берлән әле Шәмсинең битенә сукты, әле кулына ябышты. Ике аяклары су өстендә йөзеп сызган кебек түгәрәкләр ясадылар. Чәчрәгән су бөртекләре энҗе кебек ялтырап аның аксыл тәнен бизәделәр. Аның таркалган кара чәченә вак тәнкәләр тезгән төсе бирделәр. Аның көмеш тавышы, серле көлүе, аның «җибәр, җибәр» дип кычкырулары берлән бәрелешеп, урманга , аннан тагы моңрак көлү алып кайттылар. Шәмси, оста көрәшче кебек, ыргытып җибәрде. Аның тәне судан шактый югары көенчә шул аклыкны ертып алга китте. Аның кара чәчләре суга тия-тия сызык сызды. Аның аяклары, куллары җәйрәп китеп, оча торган кошны хәтерләтте. Ул сикергән балык кебек ярып төште. Аның төшү тавышы ерак китте. Аның тирәсендә күбекләнеп-күбекләнеп сулар очты, энҗеләр ялтырады. Зөһрә йолдызы көлеп карады. Ай вәкарьле нуры белән тагы яктыртты. Анна, шуларны үртәгән кебек, шуларны кызыктырган кебек, кире аркан йөзеп китте. Шәмси аны барып җиткәч, бик озак бергәләп йөзештеләр. Бергә кайтып хәл дә җыйдылар. Тагы берсен берсе куыштылар. Узышып чумыштылар, узышып йөзештеләр, йөгерештеләр. Тагы су сибештеләр, сугыштылар. Тәннәре кызарды, күзләренә ут йөгерде, сулышлары авырайды, күкрәкләре кысылды, арыдылар. Киткәндә тәннәренә, иреннәренә яшел йөгерде. Аркалары буйлап суык чапты, тешләре шакылдарга кереште. Кибәр-кипмәс, берсенә берсе тотынып, чаба-чаба өйгә менделәр. Салкын аякларны керән берлән тиз-тиз генә ашап, аның өстенә фин катыгы берлән сипләп, йокларга яттылар. Айның күзен текеп юрган астына кадәр керүеннән котылыр өчен, чыбыктан эшләгән пәрдәне төшерделәр. Шул тирә-юньдәге олугъ тынлыкка болар да чумдылар.

Кояшның шактый күтәрелүенә дә карамаенча суның кичке талганлыгы бетмәгән кебек булса да, Шәмси бердән суга атылды. Аның тазартып-ныгытып җибәрә торган агымнары тәнне, тамырларны үз ихтыярына ала алмасын өчен, ул аякларын сугып йөзеп китте. Кул берлән зур-зур ишеп, йөрәкне тиз-тиз эшләтеп тәнен җылытты, чумды, сикерде, йөзде; кире аркан ятып, сыек кына зәңгәр күккә күзен текте, әллә ни эзләде, әллә ни хәтерләмәкче булды. Менә еракта гына бык-бык иткән үрдәк тавышлары ишетелде. Ул, бик күптән эзләгән, югалткан нәрсәсен тапкан кебек, бөтен көчен колакка бирде. Бык-бык итү икешәрләнде, өчәрләнде. Әнә ерак кына урман эченә кертеп салынган бер йорттан, дачаданмы, фин өеннәнме, үрдәк кәрваны сузылып төшә. Әнә аның беренчеләре күлгә җиттеләр. Әнә алар, гомер буйларына су күрмәгән кебек, муеннарын бөктеләр, борыннарын суга тыктылар. Арттагылары, быкылдауны тагы арттыра төшеп, кызулана-кызулана ярлардан тәгәрәп төштеләр. Менә алдагысы эчеп туйды, менә ул йөзеп китте. Аның артыннан су, ерылып, ике якка ике канатын ача-ача киңәйде. Аның артыннан киткән үрдәк тагы үзенә бер юл алды, ул тагы суны бүлеп китте. Аның канатлары яныннан ярылган эзләр тагы артка таба киңәя-киңәя турайдылар, олыгайдылар; өченче, дүртенче тагы үзләренә юллар ачтылар. Тагы шундый юллар берлән суның өстен тутырдылар. Юлларның канатлары берсе-берсен үтеп киттеләр, берсенә берсе чәбәләнделәр. Суның өстен төрле якка киткән туры сызыклар берлән тутырдылар.

Шуларның киселүләреннән, өзелүләреннән, кушылуларыннан су өсте бизәк берлән тулды. Төрле төстәге, төрле зурлыктагы чигешләр, каймалар кояшка каршы ялтырарга тотынды. Шәмсинең башы шул бизәкләр, үрнәкләр арасында батты. Ул шуларның әле берсе, әле берсе артыннан йөгерә-йөгерә үзен үзе онытты. Ул кечкенә чакта да тегермән буасында шулай була иде, анда да шулай үрдәкләр суны бизәкли иде, анда да шулай бизәкләр су өстендә йөзә иде. Ләкин анда алар берсе артыннан берсе бик тиз йөгереп, бик тиз югала иде. Әллә шунда малайлар чулт-чулт сикереп төшеп йөзәләр идеме, әллә ана каз, канатларын суга тиереп, яртылай очып, яртылай йөзеп читләрне куганда аларны югалта идеме?

Анда, буадан югары гына салынган Баһави мунчасыннан бу чыгып тора иде. Буаның бу ягыннан ук чап-чап чабынганы ишетелә иде. Кайвакытлар ишеге ачылып китеп, сыя алмаган кебек бу дулап чыга. Аның артыннан кып-кызыл ахак кебек булган, тәннәренә каен яфрагы ябышкан Миңлебай абзый, яисә аның әнисе, яисә Баһави бабай үзе үк чулт итеп суга чума иде. Борынга бүрткән-пешкән каен яфрагы исе керә иде. Әйе, шулай иде. Коенып кайткач, әнисе кара богъдай белене берлән чәй эчерә иде. Җомгадан соң яңа бәрәңге берлән, тәкә шурпасы, тәкә тутырмасы берлән сыйлый иде. Инде аңарга әллә никадәр вакыт үтте. Ул чакта Шәмси малай иде. Аннан соң шәкерт булды. Казанның ысул җәдит мәдрәсәсендә, бөтен фәннәрне укып, Америкада ничә мәмләкәт бар? Аргентина, Гватемала, Рио-де-Җанейро, Амазонка, Миссисипи... Зунд... Панама... Панама... Әйе, Панама. Гүзәл Филипп, Кыска Пипин, Папа өченче Пи, солтан Мәхмүд Газнәви, Алып Арыслан, ысул дәфтәре,.. Мәет үлсә, , калса, ибн гам калса, мәсьәлә ничәдән чыга...

Әйе, өч дүрт, биш заид сигез... Уннан ун, берне ...

Менә ул шуларны биш ел укып торганда, тел астына вак сала торган иске шәкертләрдән көлеп, үзе, иптәшләре берлән мәдрәсә башына менеп, авызларны әчетеп-әчетеп тәмәке тартырга өйрәнгәндә, забастовка елы җитте. Урамнарда әллә нинди яңа көйләргә җырлыйлар, әллә кемнәрне тиргиләр, ачуланалар, әллә кемнән үч алмакчы булалар иде. Бөтен дөньяга үч алу, кирәген бирү уе тулган иде. Шәмсиләр дә забастовать иттеләр. Алар да юка гына җәгърафия китабын, төрекләрнең французлардан урлап ясаганнан урланган тарих китапларын, ысул дәфтәрләрен, хисапларын — барысын да ташладылар да мәдрәсәне ясау хакында гариза бирделәр. Шунда ачуны китереп йөргән хәлфәләрдән Чуаш Хәкимне кыйнап алдылар. Бер дә кирәге булмаса да, тәмәке тарта торган чоланның тәрәзәсене таш бәреп ваттылар. Аш вакытында эмальле тәрилкәләрне өйрә эченә ыргыттылар, кашыкларны сындырып ташладылар. Шуннан соң: «Күп яттык без мәдрәсәдә, уйламадык бернәрсә дә», – дип, бик каты җырлап таралдылар. Хәзрәт кергәч тә аның берлән дә бик каты сөйләштеләр. Аның: «Чыгыңыз!» – диюенә карамадылар. Полиция килгәч кенә, бәетен җырлый-җырлый мәдрәсәдән чыгып киттеләр. Шул бернәрсә бирмәгән, гомерләрен әрәм иткән мәдрәсәдән котылуларына сөенә-сөенә киттеләр. Көн үтте, атна үтте. Инде, ни эшләү хакында көн дә мәҗлес ясадылар, киңәш итештеләр. Бер нәтиҗә чыкмады. Ярый әле пароход төште дә, төрлесе төрле якка таралдылар да беттеләр. Кайсылары фәс киеп «милләт » булырга керештеләр, кайсылары бухгалтерия курсларына киттеләр, кайсылары кара күлмәк киеп, каеш тагып алып, аттестат зрелостига хәзерләнә башладылар. Шәмси дә шулар арасында булды. Ул да шуларның барысыннан да үтте. Ләкин ул, өйгә кайтса авылга мулла итәргә дип йөри торган әтисе, мулла әнисе булып йөрергә дип утыртып куйган әнисенең кәефләрен бик бозасы булганга, тунын сатып, самоварны ломбардка салып, Әстерханга төшеп китте. Үзенең ысул дәфтәре белүе берлән, бухгалтер дип, бер галантерейный магазинга конторга керә алды. Ләкин бер атнадан ук белүе эшкә ярамаганга, сатучылыкка күчте. Анда да артык эш эшләргә булмаганга, кыргыз эченә леккә чыгып китте. Ул да бик тиз туйдыргач, җәйге җыйган акча берлән зур бер шәһәргә килеп, бухгалтерия курсларына керде. Курстагы укучы бер бай баласының дим-дәляләте берлән Сибириядәге бер мишәр баена приказчиклыкка китте. Ул фирма бер-ике елдан соң сынганга, Шәмси тагы урам уртасында калды. Үзенең бер иптәше берлән кампания булып, ат алып, корал алып, тайгага чыгып, старатель булып алтын казырга кереште. Анда да алга китәрлек эш күренмәгәнгә, кышын вак товарчы булып сатуга тотынды. Сибириядә сату-алуның бетә торган дәверенә тугъры килгәнгә, аннан да мәгънә чыга алмады. Ул мишәрләр берлән малаерак та булып, язучы да булып, Амур якларына китте. Анда рамазан җитеп калганга, араларында картлар күп булганга, Шәмси мулла да булып, та укытты. Шунда җыелган таныш-белеше берлән ул Мәскәүгә күчеп килде. Кулына аз-маз каракүл алып, ваклап сатучы булып китте. Ләкин ул, мишәр егетләре кебек уңганлыгы, эшлеклелеге булмаганга, эшендә тәрәкъкый иттерә алмады. Йөри торгач, кечкенә генә бер мөселман кибетенә приказчик булып җирләште. ярдәме берлән Петербургка килеп, мануфактурчы руска приказчик булып керде. Анда бер ел торгач, күршегә генә эш ачкан яңа бер яһүд фирмасы, бәһасен ике өлеш арттырып, Шәмсине чакырды. Инде ул менә шунда дүртенче ел хезмәт итә. Дүрт ел менә инде авылына кайтканы юк.

Шундый көз көне иде. Юк, соңрак иде. Халык та кырдан кергән иде. Өч ел йөреп, Шәмси йортларына кайтты. Әтиләре, әниләре сөенделәр, шатландылар. Угыллары урыс булган дип җар суенда сөйләнгән хәбәрнең дөрест түгеллегенә шатландылар. Тәкә суеп, хәзрәтләр керттеләр, кунаклар чакырдылар. Болай йорт-җирдән китеп, азып-тузып йөремәс өчен югары очның Вахитнең кызын алып бирмәкче булдылар. Шәмси разый булмас дип уйлаганнар булырга кирәк, моңарга белдермәенчә, яучы җибәрделәр, моңарга белдермәенчә туй көнен билгеләделәр. Моңарга белдермәенчә колак сөенче алдылар. Урамда ишетеп кергән сүз берлән Шәмси зур тавыш куптарды. Атасының орышуына, анасының елавына карамаенча, өйләнмәвен бик ачык сөйләде. Картлар һаман, болай гына әле, үтәр әле дип, үз юлларында дәвам иткәнне күргәч, төнлә торып, җәяүләп тимер юлга чыкты. Шул китүдән менә китте. Әйе, аңарга хәзер күп булды инде, хәзер ул өйдә булса, ни булыр иде икән?..

Дача ягыннан:

– Тиз бул, кофе өлгерде, – дигән тавыш ишетелде; ул, урманга ярылып, чыңлап китте. Шәмсине бердән уяндырып җибәреп:

– Әйе, хәзер менә чит җирдә, ят илдә, башка бер халыкның мәдәнияте эчендә яшим. Белмәгән-күрмәгән бер марҗа берлән дачада хәл җыям, яшьлек үткәрәм. Теге вакытта өйләнгән булсам, әллә хәзер шул рәхәтне, тормышның шул тынуын татар хатыны берлән бүлешкән булыр идем? Вахит кызы Миңлесафа берлән?

Шул тирә-юньдә, шул тормыш эчендә үзенең кырык итәкле Миңлесафа шулкадәр ят булып китте, ул шул фикернең башына килүдән көлеп җибәрде. Шуларның барысыннан берьюлы аруланыр өчен кебек, тагы бер йөзеп, тагы чумды. Суның кырыенарак җиткәч кенә, ике кулы берлән су өстендә булыр ихтималлар, әллә нәрсәләрне этеп җибәрде дә:

– Арулыгым, пакьлегем... исәнлегем, саулыгым, – дип ул суга утырып чумды. Тагы аруланып җитмәде кебек, тагы шул ук: – арулыгым, пакьлегем... исәнлегем, саулыгым, – дип чумды. Өченчесендә ул ихтыярсыз итеп, озак итеп чумды. Шул сүзләрне әйткәндә аның тавышы да әллә нинди йомшара төште. Аңарга балалык кушылды, сафлык, гөнаһсызлык буявы бизәлде. Арулыгым, пакьлегем, исәнлегем, саулыгымны икешәрли-икешәрли, ул китәргә тотынды.

– Менә бит, шул сүзне Анна аңламый. Ә? Аңламый... Русчага тәрҗемә итсәң? Аны ничек тәрҗемә итәсең? Ул марҗа шул... марҗа... Әйе, марҗа...

Күңеленең бер кырые әллә нигә кәефе китте. Әллә нидән разый булмады. Марҗа берлән тору?.. Әйе, марҗа берлән тору начар инде, кәефсез инде. Ләкин бу бит тору түгел. Иттифакый очрашкан ике яшь кешенең җәйләрен бергә үткәрешүләре, яшьлек рәхәтен бергә бүлешүләре генә.

Фәлсәфә җитәр. Ел буе эшли-эшли эштән чыккан кешенең елының бер генә аенда үзенә үзе хуҗа булып, үзе теләгәнчә гомерен үткәрергә, булдыра алган кадәр тормыштан алачак ләззәт-тәмне тутырыбрак алырга хакы бар.

Әйе, шулай Аннаның ачыклыгы, тәмле кофены оста иттереп ясап бирүләре вә чәй янындагы сыйлар бик тиз шул фәлсәфәләрне оныттырды. Чәйдән соң ул үзенең җыеп килгән татар әдәбиятына кереште. Финляндиянең тын урманнары арасында нечкә-нечкә татар китаплары эч ягыннан да нечкә-сыек кебек күренде, алар югалып китте.

Анна Васильевна ашханәдә эшләрен бетереп, тагы йөрергә киттеләр. Аштан соң көймәгә төшеп, күлнең яр башындагы елга берлән әллә никадәргә барып, андагы балыкчы финдә чәй эчтеләр, балыклар алып кайттылар. Тагы йөределәр, коендылар, уйнадылар, көлделәр. Шәмсинең иртә берлән укый торган китаплары беткәч тә, Анна Васильевна:

– Әйдә, мин сиңа кычкырып русча укыйм. Син Горький берлән танышмы? – диде.

– Ник таныш булмасын, таныш.

Анна Васильевна торып:

– Син аның «Мещаннар», «Челкаш», «Изергиль»ен укыдыңмы? – дип берәм-берәм сораганда, берсен дә укымаган булып чыкты.

Чеховка килгәч тә мәсьәлә шулай булып чыкты.

– Алай булса, менә нәрсә: мин сиңа үзем сөйгәннәрдән укыйм әле, – дип тотынды.

Иң элгәре ул Горькийның «Изергиль»ен укыды. Шәмсинең батыр фикерләр уйларга төшенмәгән башы аптырап калды — мөхәррирнең фикеренең зурлыгын кочаклый алмаенча, фикернең читеннән үтә алмады. Эче пошты, күңеле тарсынды.

– Тукта әле син, тыңла әле, ул сездәге кебек хатын-кыз өчен күз яше түгүдән рус әдәбияты үткән бит инде.

Аннаның сүзе аның иң авырта торган җиренә тиде.

– Күз яше булса, күз яше начармыни?

Анна, укуында дәвам итеп:

– Күз яше начар түгел. Күз яше тормыш нигезе корырга ярамый, – диде. – Аңарга көч кирәк, – диде дә укуында дәвам итте.

Шәмси тыңларга бөтен көчен-куәтен сарыф итеп аңларга кереште. Мөхәррирнең сүз әйләндерүләренә төшенә башлады, аның фикеренең кая таба акканнарын тотып алды. Аннаның бу көмеш тавыш берлән укыган саен китапның эченә керә барды. Ул менә бөтенләй онтылды. Йомшак кына саллана торган көймәгә утырган кеше кебек, китапның язылу музыкасында тирбәнә башлады. Аның фикер агышында, фикер дулкыннарында йөзде, чумды, югалды. Укып бетергәч, бик озак ул үзенә үзе килә алмады. Бик озакка кадәре аның колагында Изергильнең сүзләре чыңнады. Көн буена кадәре Горькийның язудагы музыкасы тавышын моңлады. Әле бер җөмлә килеп чыгып, әле бер мәнзарә күз алдына басып, әле бер фикер чумып чыгып, әле сүз борылмасы тезелеп китеп көн буе башын биләде. Бара-тора шуларның барысы берләшеп, зур, көчле, гөнаһсыз, матур, нәзек бер хатын килеп басты вә шуның авызыннан таза, нык, батыр, матур музыка коела башлады. Берничә көн бербуйдан Шәмси Анна берлән кыйлышты. Кыен язылуы хакында кычкырышты. Һәммәсендә дә, бик озакка сузып сүз бирмәсә дә, эченнән җиңелгәнен хис итте. Икенчегә Анна Васильевна Чеховның «Настенька»сын укыды. Шәмси аны рәхәтләнеп тыңлап торды. Укып бетергәч, Аннаның:

– Менә бу инде татар хатыны, – дигәч кенә аның белән кычкырышырга тотынды.

Көн үтте. Көн үткән саен яңа-яңа әсәрләр берлән Анна аны сыйлады. Ул «Мальва»ны, «Челкаш»ны укыды. Чеховның кыска хикәяләрен укып, эчен катырды. Ибсеннән, Бернштейннән дә берничә әсәрләр укыды.

Шуларның һәммәсен бик оста иттереп бүлгәнгә, ашы-суына да вакыты калды, йөрергә, хозурланырга да сәгать җитте. Иркәләнергә, сөелергә-сөешергә тар булмады. Көн үтте, тулы булып үтте. Тормыш акты. Бөтен почмагы берлән боларны күмеп, бөтен якларына тәэсир итеп, туйдырып, селектереп акты.

Һәр минутында бертөрле матурлык, һәр минутында бертөрле күңеллелек биреп, сыйлап, рәхәтләндереп акты. Икесенең дә башларында рәхәт, падишаһлык сөрде. Иртәсен-кичен белмәенчә, көндезен-караңгысын аермаенча сөрде. Икесе дә, шул кадерле минутларны әрәм үткәрмәс өчен, шул кыйммәтле рәхәтне итмәс өчен, шуны йоттылар, эчтеләр. Тәме озакка барсын өчен, эссе көндә салкын ширбәтне салам ашасыннан эчкән кеше кебек, нечкәләп-нәзеклэп эчтеләр. Тормышның тәмен тәмләп, татын татлап яшәделәр.

Көннәр аяз килде. Көннәр җылысу торды. Әллә нидә бер генә бөтен тирә-юньне болыт каплап, иләктән генә вак яңгыр сибәләсә дә, икенче көнне үк көн ачылды, урманнар, яланнарны яшәртеп, агач араларына ак, кызыл, алсу төсләр чәчеп, урманның эченә ашый торган вә агулы әллә никадәр ятгырыкларны утыртып, үтеп тә китте. Тагы көн элгәреге хәлен алды. Тагы кояш әүвәлге кебек кыздырырга тотынды. Өченче көнен Анна Васильевна Шәмсине иртә үк торгызып, гөмбә җыярга алып чыкты. Аның күңелендә мәдрәсәдә торганда иң җирәнә торган, рус ашханәсенә иң ямьсез төс бирә торган гөмбәләрне җыйдырды. Ашарга ярый торган, ярамый торганын өйрәтте. Аертты. Аш вакытында, шул ятгырыктан капсаң, телеңне йотарлык ашлар ясады, шулардан бөккәннәр пешерде. Көн үткән саен Шәмси тик ятуга керә барды, көн үткән саен аның табигатендә кунак булып кадерләнү үсә килде. Үзенең үзе эшли торган эшләрен дә берәм-берәм Анна Васильевнага йөкләде. Кием алыштырудан күлмәк-ыштан кию кебек эшләрен дә аның ихтыярына тапшырды. Ул, киң яланда, хатыны сауган биянең кымызын эчеп, курай уйнап, дәрт укып кәефләнеп ята торган башкорт кебек, баштанаяк эшсезлеккә чумды. Көн үткән саен Анна Васильевнаның эше күбәйде. Көн үткән саен ул йорт эшенә бата барды. Шәмсинең тегелгәннән бирле инә күрмәгән күлмәк-ыштанын актарып ыргытты. Аларның төзәтәсен төзәтте, ямыйсын ямады, каптырмалар, төймәләр кадады, баулар такты. Һәр көнне йокыдан иренеп торган Шәмсигә:

– Йә әле, башкорт кантоны, рәхим итеп, үзеңезне киендерергә рөхсәт биреңез әле, – дип, алланың биргән көнендә аның күлмәген-ыштанын алыштырды. Тирги-тирги һәр көнне аны ботинкасын чистартырга утыртты.

Егермеләре үтә башлагач, Аннаның эше тагы күбәйде. Ул әллә кайдан гөмбәләр китертеп, аларны тозлады, серкәләде. Бакчадан чия, җиләк алып, варенье кайнатты. Күрше фин хатыннарыннан майлар алып, аларны эретеп тәпәннәргә тутырды. Бөтен керләрне юып, артык-портыкны җыя башлады. Китәргә вакыт җиткәч, икесенең дә әйберләрен өзек урынлаштырды. Ай тулып, кайтырга көне җиткәч тә, Шәмси: «Тагы бер генә көн торыйк инде», – дигәч, Анна Васильевна тагы көлеп: «Күчмә башкорт» дип, тагы калды. Икенче көнне Шәмси тагы хәйләләр табып калдырырга теләсә дә, Анна Васильевна үзе барып финнән ат алды. Көчләгән кебек иттереп, Шәмсине киендереп, әйберләрне төятте. Китәр алдыннан дачада тоткан хисапны күрергә дә онытмады. Ул өзек кәгазь алып килеп, Шәмсигә тулы бер хисап күрсәтте. Шул цифрлар, шул вак хисаплар шәһәрдә дә башын әйләндереп бетергәнгә, иренә-иренә генә тыңлады. Анна икегә бүлеп:

– Менә сиңа шулкадәр төшә, миңа шулкадәр, – дигәч кенә ул:

– Хисап нәрсәгә? Бергә торган, бергә беткән, – дип кычкырса да, Анна аның кесәсенә калган акчаны көчләп салган кебек салды вә шул хакта Шәмсинең озын фәлсәфәләрен тыңламаенча:

– Башкорт дөнья үлчәве берлән Финляндиядә тормыйлар, мин үзем өчен тордым, үзем өчен рәхәт күрдем, үзем расходын тоттым. Син үзең өчен, үпкәләшмәскә теләсәң, озын сөйләмә, – дип, сүзен бетерде.

Шәһәргә кайтып җитеп, тагы шул тар бүлмәгә кергәч кенә, тагы шул әчеле-төчеле шәһәр исен исни башлагач кына Шәмси айнып китте. Ул хуҗа хатыны куйган самовар берлән, аның үзеннән кунак итеп биргән сохарилары берлән никадәр чәй эчәргә көчләнсә дә, булдыра алмады, чәе тәмсез булды. Сохари комнан ясаган кебек тоелды. Борыны әллә нинди авыр бер исне ташламады. Әллә нәрсәсе тулмады, әллә нәрсәне юксынды. Иртәгә иртүк торып магазинга чыгарга булганга, сәгать уннан ук урын җәеп ятса да, йокыга китә алмады, урыны каты күренде. Әллә нәрсәләр ашый кебек тоелды. Әллә нәрсә тар кебек сизелде. Аҗры әйләнде, бире әйләнде, күзен йомды, уйга чумды, санап карады, йөзгә җитте, үтеп китте. Күзе шар кебек ачык торудан туймады. Ут яндырып, урыныннан кандала, борча юкмы дип тентү ясады, берни таба алмады. Тагы ятарга дигәндә бөтен тәне, бөтен әгъзасы: «Кирәкми лә!» – дип ялынган кебек булды. Тагы анда әллә нинди кандалалар бардыр, борчалар күптер кебек күренде. Тагы бүлмәдәге һаваны тарсынды. Тагы әллә нәрсәнең юклыгы катырак, ныграк хис ителде. Ул, иртәрәк яттым ахрысы, бераз йөреп керим дигән булып, киенеп өйдән чыкты. Үзенә үзе җавап бирмәенчә генә, Анна урамына таба китте. Элгәре, уты булса кереп чыгармын, бик арымадымы икән дигән булса да, үтеп бара торган арбачыны күргәч, тугъры ук утырып китте. Барып җиткәч тә, уты бармы-юклыгын карарга да онытып, кызулап-кызулап баскычтан менеп китте. Ишек ачкач та, Анна Васильевна каршы чыкты. Йоклый алмадыңмыни дигән кебек, елмаебрак каршы алды. Бүлмәгә кергәч: «Чәй эчәмсең?» – дип сорады. Спиртовкада гына өлгертелгән чәй дә бик тәмле тоелды. Чәй янында вак-төяк, коры-сары гына булса да, бик туклыклы кебек сизелде. Борынга һич азатлык бирми торган теге ис, шәһәр исе бетте. Сөйли-сөйли озак чәй эчелгәннең соңында, кайтып йөрергә соң булганга, шундук кунып та калды.

*

Көн артыннан көн үтте. Эш тагы үзенең хөкемен йөртте. Магазин Шәмсинең башкортлыгын тагы куып чыгарып, аңардан җитез приказчикны тагы кайтарды. Тормыш үз юлына төште. Икесе дә приказчик, приказчица булып киттеләр. Ләкин быел һәр көнне әле берсендә, әле берсендә кичке чәйне эчүчән булдылар, кыш буе икесе дә Финляндиядәге тормышны төштә күргән кебек кенә сагынып сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәрендә Анна Васильевна әллә кая Владимир губернасына анасы белән күрешергә китте. Шәмси җәмгыяте хәйрия файдасына куелачак театрның мәҗлесләренә йөрергә, ярдәм итешергә тотынды. Анда ул яңадан әллә никадәр укучы татар туташлары берлән, шәһәрнең ару гына сәүдәгәрләренең кызлары берлән танышты. Шуларның үз дәрәҗәсенә якынракларына җиткән кызлар дип карап, чынлабрак танышу өчен, тугъры килсә, өйләнеп тә җибәрер өчен дикъкать берлән кылынды. Кайсын берсен өйләренә дә озатты. Уен-көлке сөйләде. Белмәмешкә салынып, бер дә өйләнмәгән егет дигән кебек итеп куйгалады. Кара гына кашлы, йомры гына бер мишәр кызының бераз дикъкатен дә җәлеп итте. Аның берлән сөйләп, авызын да ача төшмәкче булды. Җәмәгать мәсьәләләре, әдәбият хакында сүзләр ачты. Тормышның ваклары хакында сөйләштерде. Йомры кыз һәммәсен дә көлемсерәбрәк кенә тыңласа да, һәр фикергә разый булуга башка бертөрле дә төс күрсәтә алмады. Һичбер нәрсә хакында фикерен, зәүкын аерым итеп әйтә алмады. Шәмси, менә чын да бу шул Настенька дип, читкәрәк тартылды.

Үз үзенә охшый төшкән Касыйм кызы артыннан йөребрәк китте. Тукай шигыре, Тукай шигыре дип сөйләгәндә:

– Тукай соң ул кем? – дип, Шәмсине хәйранга калдырды.

Тукайның кемлеген, хәзер кайда торганын белмәгән бу татар кызының кай төшендә татарлыгы яшеренгәнен эзләп йөргәндә, Нурия туташ шундагы бер кыз хакында:

– Аны бит Касыймның фәлән кеше сораган иде, аннан кайтты. Ул кызны үзчирле диләр. Әнә теге кызны күрәмсез, по-моему, аның кофтасы материядән эшләнгән. Зур борынлы кешегә килешеп бетми, – дип, татарлык йөзен күрсәтте.

Өченчеләре, дүртенчеләрендә тагы шунда куркаклыкмы, үзенә үзе хуҗа түгеллекме — бер сызык күргәнгә, һәммәсендә Аннада бар хасыятьләр, сыйфатлар күрелмәгәнгә, өстән генә карарга тотынды. Театр алдындагы бер мәҗлестә бер курсистка бер студент берлән яңа бер әсәр хакында кычкырышып, моназарә кылышып киткәнне тыңлап торганда, курсистканың сүз йөртүләреннән, Анна берлән кычкырышканда татар әдәбияты хакында сөйләргә үзенә әллә никадәр дәлилләр чүпләсә дә вә шул курсисткада әллә ниләр бар кебек күренсә дә, аңарга якынрак барырга базынмады. Сөйләп китеп, күңеле уйлар, фикерләр таба алуына ышана алмады. Театр уйналганда Анна Васильевна да кайткан булганга, Шәмси аны да алып килде вә алдан аңарга үзенең шунда невеста эзләргә теләвен аңлатты вә кичәләрдәге күргән кызлары хакында сөйләде. Анна бик дикъкать берлән тыңлап:

– Әлбәттә кирәк. Сиңа инде өйләнергә вакыт җиткән. Ләкин карап алырга кирәк, менә мин дә карашыйм әле, – диде. Шул сүзне кыз эзли торган энесенә тутасы әйткән кебек әйтте вә театрга баргач та Шәмсидән аерылып китеп:

– Бар, иркеңдә йөр, миңа бәйләнеп торма, кайткандарак күрешербез әле, – дип, читкә китте.

Шәмси пәрдә арасында аңарга чәй эчереп, залны бер мәртәбә әйләнсә дә, Анна шундагы кызлар хакында мәгълүматлар алса да вә кайсысын яратуы хакында сораса да, шундагы бик күп татар хатыннарының киенүләре, туалетлары хакында кыска-кыска гына фикерен әйтте дә тиз генә үзе аерылып китте. Шәмси яңадан бик күп кызлар берлән танышты, бик күбесе берлән сөйләште. Бию-танса башланганның соңында берничәләре берлән биеде, тансовайт та итте. Әдәби кыйсьме башланып, татарча җырлар, музыкалар киткәч, Аннаның барлыгын да онытты. Ләкин тансовайт итүче парлар арасында бер татар студенты берлән Аннаны күргәч, күңеленең әллә нинди бер җире жу итеп китте.

Театрда күргәннәр бик озакка сөйләүгә сүз булды. Шундагы уеннар, киемнәр, көйләр, җырлар, биюләр хакында Анна әллә никадәр сүз сөйләде, әллә никадәр йомшак кына тәнкыйтьләр үткәрде. Кыш үтә барды. Шәмси, өйләнәсе иде дип һаман төшенсә дә, үзе эзләгәне табылмаганга, һаман шул юлда тора килде. Шул кадәре үзгәлеге булды: Анна Васильевна театрга йөрү мәсьәләсен бер куйды. Ул, шул эшне үз өстенә алып, төрле театрдагы төрле зур пьесаларны күрсәтергә тотынды вә әдәбият базарында яңарак чыккан алып, мотлак Шәмсигә укучан булды вә буш вакытларында әдәбият хакында, бер-бер фән хакында лекцияләр булса, Шәмсине алып баручан булды, вә шулай итеп, рус әдәбият тарихы хакында мәшһүр профессорның унике лекциясен дә тыңлатты. Мәскәүдән килгән бер мөдәрриснең музыка хакындагы лекциясенә сугышып-кырылышып булса да билет тапты. Ләкин язга табарак Анна Васильевна, көтмәгәндә, урыныннан чыгарга карар бирүен сейләде. Шәмси:

– Ник, ник? – дип йөдәтсә дә, сәбәбен әйтмәде.

Менә бер көнне кич берлән Анна Васильевнаны күзе кызарган көенчә тапты, һәм дә урыныннан чыгу хәбәрен ишетте. Шәмси тагы «Ник?» – дип йөдәткәч, Анна бер хат чыгарып ыргытты. Шәмси хатның башыннан ук эсселе-суыклы булып китеп, шөбһәләнеп, Аннага карады. Бик йомшак сүзләрдә башланган хат, барган саен тирәнәя-тирәнәя, изһар мәхәббәт юлына барып җитә вә ахырдан дустлык, бергә торуны тәкъдим итү берлән бетә иде. Шәмсинең укып чыгуын көтеп торган Анна Васильевна:

– Аңладынмы? Бу менә, минем хуҗам хаты. Ул бәйләнә башлаганга инде ел тулды. Моңынчы әле уен-көлкегә алып кына килгән булсам да, шул арада тагы оятсызлык юлына кереп китә башлады. Бүген менә конторага кергән җиремнән тотып кочмакчы булган иде, көчкә котылып чыктым да, магазинга чыгуы берлән, халык алдында кайчыларны битенә бәрдем дә чыгып киттем, хәзер мин анда барачак кеше түгелмен, – диде.

Шәмси, аптырабрак калса да, төрле юл берлән ярдәм итүне эзләргә тотынды вә үз тарафыннан берәр яңа һөнәргә яисә телгә өйрәнеп, яңа юл алуны мәслихәт тапты. Вә үзенең жалуниясе тагы быел унбиш сум артканга, икесенә җитәрлекне сөйләде. Ләкин Анна авызын ачтырмаенча, икенче көнне үк эш эзләргә тотынды. Иртәдән алып кичкә кадәр гәзитә игъланнарына йөрде. Магазиннар, кибетләр, контораларга хатлар язды, телефонда сорады, барып белеште. Никадәр тырышса да, урын таба алмады. Кайсы — читкә китәргә булды, кайсысы — немецчә белергә тиеш булды, кайсысы бухгалтериядә осталыкны шарт итте. Ахырдан кечкенә генә бер мәхкәмәдә машинада язарга егерме биш тәңкәлек кенә бер урын тапты. Жалуниясе азлыгы элгәре куркыткан булса да, вакыты бик күп буш калганга вә кич язар өчен һәрвакыт эш табылып торганга, әүвәлгегә караганда файдалы да булып чыкты. Ләкин җәен Шәмсинең хуҗалары Сибириягә мал алырга вә андагы мөселман фирмалары берлән мөнәсәбәт бәйләргә озатканга вә Мәкәрҗә вакытында үзләре берлән Мәкәрҗәгә алып барганга, җәй төсе икесенә дә күрелмәенчә генә үтте. Кыш кергәч тә Шәмси тагы өйләнү уен алга сөрде. Берничә туташлы мөселман гаиләләренә барып йөри башлады. Бер-бер мәҗелесме, кичме булдымы, шунда эләгүгә тырышты вә шундагы кешеләр берлән, хосусән туташлар берлән әдәби, фәнни мәсьәләләрдә моназәрәләргә керешеп китеп танышмакчы, танытмакчы булды. Шәрекъ кичәсендә бик ихлас берлән бер поляк кызы артыннан йөрде. Бер Казан кызы берлән танышып алып, берәр мәртәбә театрга да барды, ләкин һәр юлында да очраган кызларда Шәмсинең теләгәне булып чыкмаганга, эше һаман әле соңайтыла килде. Анна Васильевна берлән мөнәсәбәт һаман иске дустлыгында, иске сукмагында бара бирде. Яз көне, март айлары җиткәч тә, күңелне күтәрә торган матур кояшлар алдаштыргалый башлагач та, Шәмси көннең һәйбәтлегенә кызыгып, җәйге пальтодан атауларга китте вә анда кызуланып йөри-йөри тирләсә дә, диңгезгә кояш батканны көймә өстендә күрер өчен, көймә берлән суга керде. Кояш баюның матурлыгын карый-карый аркасы буйлап суык җил үткәнне сизми калды. Көн суыкланып китеп кыса башлаганча, урман араларында юешлек сизелә башлаганча ук, шунда калды.

*

Анна Васильевнаның шул арада эшләп бетерә торган, ләп алган эше булганга, авыруны дүртенче көн генә ишетте вә урында аунала-тәгәри торган Шәмсине күреп коты очты вә бик тиз доктор китертеп, авыруны белдертте. Шәмсидә плеврит башланганлыгы вә аны бик чынлап карамаганда, тырышып даруламаганда ютәл авыруына күчәчәге мәгълүм булды. Анна Васильевна эшен ташлады. Мәхкәмәсеннән бер атнага алды. Үзе көне-төне яныннан аерылмады. Авыруны төннәрдә дә ашату-эчертү өчен вә бөтен карау өчен һәрвакыт янында булырга кирәк булганга, Анна Васильевна шул ук өйдә бушаган күрше бүлмәгә күчеп килде. Вә мәхкәмәсеннән тагы берәр атнага миһләт бирмәгәнгә, урынын да ташлады. Бераздан терелә башласа да, бик чынлап карарга кирәк булганга, ашау-эчүдә бик сак булу тиеш булганга, аш-суны Анна Васильевна үзе хәзерләргә, үзе пешерергә тотынды. Май башларында терелгән кебек булса да, үзе бик зәгыйфь, көчсез булганга, докторлар чынлап тазарыр өчен кымызга барырга мәслихәт тапканга, Шәмси никадәр авылга әтиләренә генә кайтырга теләсә дә, Анна Васильевна бөтен көчен-куәтен кымызга илтергә сарыф итте. Анда да, үзем генә барам дисә дә, Анна Васильевна көчләп кебек бергә китте. Кулында акчасы аз булганга, җәйге киемнәрне тектермәде. Язу машинасын, вак-төяк алтыннарын ломбардка салды.

Пароходта килгәндә кич җиттеме, аз гына юешлек сиздеме, Шәмсине каютка кертте, аңарга кием кигезде, күлмәген алыштырды. Капризлы бала артыннан йөргән кебек йөрде. Уфага килеп җиткәч тә, анда барып сорашып, монда барып белешеп, чахоточныйлар бармый торган читтәге бер авылны табып, Урал итәгендәге тимер юлдан кырык-илле чакрым, кешесез, кымызчысыз бер урынга алды да китте. Шәмсиләрнең умарта аланы янындагы тора торган өйләре торыр өчен салынмаган иде. Ул элгәре умарта сөюче мөәззин абзыйның умарта рамнарын, кәрәзләрен, битлекләрен, калакларын, тубалларын, корт азыкларын куяр өчен соңыннан ясалган келәт кенә иде. Шуның өчен тәрәзәсе дә бер генә, миче-учагы да юк, җиһазлары да җир сәке берлән баллар куяр өчен ясалган шүрлекләрдән гыйбарәт иде. Тирә-юнендә чолан, өйалдысы да, йорт тирәсе, коймасы, читәне дә юк иде. Ап-ак диварны зур иттереп ачкан ишек тауның өстенә таба караганга, тауның сул итәгенә үскән төрле агачлар арасында ачык калган мөәззин абзыйның умарта аланы күзгә ташлана вә шулар артыннан озаеп югарыга таба менеп киткән зур тау күренә дә, аның башында үскән яшел агачлар берлән күренеше каплана иде.

Каршы яктагы кечкенә тәрәзәдән күз шоп-шома иттереп төшеп киткән хәтфә төсле үләннәр берлән ябылган, аллы-гөлле чәчәкләр берлән бизәкләнгән сырттан түбән таба тәгәри иде. Ул тау итәгендәге тирәкләр, юкәләр, карамалар, имәннәр, каеннарга бәрелә-бәрелә яшеллек уртасыннан бормаланып-борылып ага торган Дим суына туктый иде. Аның теге ягы тагы башка, суның итәгенә челтәр булып тотылган агачлар кетәгенә, киң яланга барып чыгалар. Күз алдына ямь-яшел үлән диңгезе килеп баса. Аның очы-кырые күренми торган, иңе-буе кая барып терәлгәне сизелми торган өсте кызыллы-каралы, аклы-чуарлы, сарылы-сорылы, аллы-гөлле чәчәкләр берлән чигелгән. Аның бер почмагында түгәрәк кенә күл йөзек кашы кебек мөлдерәп тора. Аның бер ягыннан агып килә торган кечкенә генә бер инеш агачлар, үләннәр арасында югалып китә, бер урманнар арасына чумган башын күрсәтеп, табалары берлән ялтырап куя.

Еракта-еракта, яшел болыннарның теге тарафында, сыек кына сөремгә бөркәнгән таулар күренә. Уңда-сулда Дим суы, куа торган киявеннән качкан башкорт кызы кебек, әле арасына кереп поскан, әле, бүредән, төлкедән куркып чаба торган куян кебек, болын буйлап сузылып киткән, әле, бик ерак китмәдемме дип курка торган карлыгач кебек, борылып аккан, әле, юлына тугъры килгән һавалы зур тирәккә ачуланып, аның ике ягыннан ерып чыгып, аны камап алган, әле, шул матур киң сахра эченнән китәсе килмәенчә тузылып яткан тук куй көтүе кебек, агачлар күләгәсенә яшеренә-яшеренә, үләннәр арасына чума-чума, җәелеп-сузылып яткан. Аның югарыга табан, түбәнгә табан бормалануларында, озын гына манараларын күккә күтәреп, сыек кына башкорт авыллары сибелгәннәр. Диңгез эчендәге кечкенә-кечкенә утраулар, атаулар кебек, алар акка буяган озын морҗалардан зәңгәр төтеннәрен чыгарып яталар. Кичкә таба, агачларның шәүләләре озая төшкәч, кояшның үткен күзе зәгыйфьләнә төшкәч, тау башына чыксаң, дөнья тагы киңәя, артта итәкләнеп-итәкләнеп, берсе өстенә берсе менеп, берсе янына берсе үсеп, түгәрәк озынча таулар менеп киткәннәр. Алар кара урманнан ясалган җепләр берлән бер-берсенә бәйләнә-бәйләнә озын иттереп, тәсбих кебек сузылганнар-сузылганнар да, еракка-еракка китеп, карагылт сөрем эчендәге тауларга бөтерелгәннәр. Уңда, сулда тагы берсеннән берсе кечкенә, берсеннән берсе зур таулар, түбәләр, агачлар берлән өртелеп, сулар, күлләр берлән бизәлеп, яшел үлән берлән каплап тагы еракка-еракка китеп, ачык яланга барып өртелгәннәр; яисә, тар гына суларны сикереп үтеп, кош-корт берлән тулган урманы, яланы, күбәләкләре, бал кортлары, инә караклары берлән тулган болын дөньядагы бөтен тавышларны җыеп сайрыйлар, уйныйлар, дөньяда булган-булмаган бөтен көйләргә нечкә-юан тавышлар берлән җырлыйлар...

Шул музыка тавышлары алып киләме, үзе йөриме, урманы, тавы, яланы, болыны, су яры — һәммәсе нечкә-нәзек күл исенә манчылганнар. Шуларның исе исертәме, әллә айга каршы ялтырый торган Димнең суы исертәме, әллә аның борылышларында, аерылышларында моң иттереп, шылтыр-шылтыр агуы тәэсир итәме, кояш баюга, эңгер-меңгер төшүгә сандугач сайрарга тотына. Иң элек тау итәгендәге берсе башлый, аңарга җавап итеп, күрше таудан хәбәр килә. Аларны ишетеп, тауның югарысында, түбәнендә, болынында, яланында, су буенда, су аръягында сайрау башлана. Бөтен дөнья шуның музыкасы берлән тула. Күге-җире башын иеп, шуның мәхәббәт шигырен тыңлый... Кош-корт туктый, дәрткә, моңлыкка чума, бата. Еракта гына кәккүк кенә үзенең иптәшен сагына, чикерткә генә хиссиятенә сыймаенча сызгыра, чырылдый. Дим шылтыр-шылтыр агуында, сандугачның җырларын озакка-озакка алып китүендә, сөрем итүендә дәвам итә. Акрын гына искән җил берлән урман хәйран булып башын ия. Ул шаулап-гөрләп сандугачка кул чаба, рәхмәт әйтә.

Беренче көннәрдә Шәмси, бигрәк Анна, шул һавада исерделәр, шаштылар. Төннәрен йокламадылар. Иртәнге сандугачның сайравы бетмәенчә тау башыннан иңмәделәр. Чыклы үләннәр өстендә, кояш яктысының беренче нурлануында, яфраклардагы, чәчәкләрдәге чык тамчыларының кояш-кояшка күз кысышуларында, яланда булдылар.

Кыр чыпчыгының беренче сайрауларын ишетеп, тургайның иртәнге азанын тыңлап бетереп кенә ятакларына киттеләр. Көн сүрелә төшү берлән, кармакларын күтәреп, Димнең томрап торган тобаларына балыкка төштеләр. Агач шәүләләре араларында көмеш сыртлы балыкларны берсе артыннан берсен өстерәп, көтү кайтканчы, кичке ашка мөәззин кызы чакыра килгәнче шунда калдылар. Тынлыкка бата торган киң яланны, көн буенча кояшка каршы гөлләнеп, чәчәкләнеп, бизәлеп утырудан арып хәл җыярга хәзерләнә торган чәчәкләрне, әлсерәп, сусап, күлгә таба чык сорап кулларын догага күтәргән урманнарны калдырып, тауларының башларына менделәр. Суенды келәт янындагы ачык һавага корылган өстәл өстендә суган, борыч берлән генә пешкән тәкә ботларын куллары берлән күтәреп кимерделәр. Аның хуш үлән исе килеп тора торган шурпасын тустак берлән бәрәңге кабып кына чөмерделәр. Мөәззин абыстае биргән былтыргы карлыган кагы берлән, йолдызлар, айлар берлән генә яктыртылган, кош-кортның кичке сайравы уртасында, әллә нидә бер генә исеп китә торган коры тау җиле эчендә чәйгә утырдылар. Табигатьнең шул буяулары, бизәкләре арасында шәһәрнең якалары, муен баулары килешмәгән кебек тоелганга, күңелнең әллә кайсы җире кытыршыланып торганга, беренче көнне үк Шәмси якаларын, пинҗәкләрен салып ыргытты. Икенче көнне үк мөәззин кызыннан тектергән озын ак күлмәк-ыштаннан калды. Аягына яланаяк көенчә генә чүәк киеп алды. Анна да авыл базарыннан алынган ситсадан ике татарча күлмәк тегеп киде.

Кымыз беренче көннән үк Шәмсигә ошады. Анна никадәр, доктор кушуы буенча, акрынлап өйрәтергә теләсә дә, Шәмси исен сизү белән үк башкарып китте вә мөәззин абзыйның тәмләп карарга гына китергән кымыздан ук дустаклап-дустаклап эчәргә тотынды. Атна үтмәде, Шәмси, башкорт кебек уйламаенча, иртәдән алып кичкә кадәр кымызны чөмерә торган булды. Мөәззиннең бияләре күп булганга вә бу тирәдә кымызчы килеп тору гадәт булмаганга, базарга кымыз чыгарып сату мөәззин өчен хурлык буласы булганга, кымыз мул булды, күп булды, шешәгә сыймады. Стакан кебек юк нәрсәләр берлән аның олугълыгы мыскыл ителмәде, сифон кебек немец хәйләләре берлән аның тәме бозылмады. Кымыз агач савытларда — сагада гөрләде. Үзе шаулый-шаулый дустакларга бүленеп эчелде. Ашау-эчү дә бик садә корылды. Мөәззин абзый кунакларны һәр көнне яңа суелган тәкә ите берлән сыйлады. Абыстай теләгән вакытта кайнаган каймак, сары май, былтыргы балны кызганмады. Хосусән атналар үтеп китеп, Анна мөәззиннең кызын русча укыта башлагач, яшь мулла хатынын кул һөнәрләренә өйрәтә башлагач, боларның кадере артты. Кунаклык зурайды. Теләсәләр кай вакыт җигеп чыгарга ат бирелде. Теләсә кая барырга ихтыярларына көймә бирелде.

Шәмси беренче атнада ук тазара башлады. Өч атна тулганда бик күп артып, тәмам авыруын онытты, тау менгәндә арымый башлады. Кылган чәчәк атканда, бөтен тау буйлары юкә чәчәге исенә манчылганда Шәмси тәмам сәламәтләнеп җитте. Анна Васильевнаның күпләп төяп килгән даруларына ихтыяҗ бетте. Ул аз гына суык булдыйсә Шәмсине казакиләргә төрүдән котылды. Аз гына юеш булдымы, аны бүлмәгә бикләп тотулар бетте. Инде аның вазыйфасы күргән бер су буеннан эче сыкрамаенча китә алмый торган Шәмсине коендырмауда гына калды.

Менә җыеннар җитте. Мөәззин кызы, мөәззин угылы, Анна, Шәмси чирекләргә кымызлар тутырып, пар ат җигеп, җыеннарга йөрергә тотындылар. Алар анда ат чапканны, көрәшкәнне карадылар. Кичләрне курай мәҗлесләрендә хозур булдылар. Ашказар буе башкортларының моңлы дәртләрен, шул яланнар, шул болыннар исе чыгып тора торган «Тәфтиләү»ләрен, «Сакмар буйлары»н, озын иттереп йөрәктән чыгарып, авыртусыз җырлый торган, башкортларның иркенлеге, муллыгы бетүгә сыкрый торган Салават көйләрен тыңладылар. Шәмси шуларның эченә кереп китте. Ул башкорт кызлары берлән каршыга-каршы биеде. Тау башында, якты ай астында, курай тавышыны, Әтнә көенә биюне күрсәтте. Җырчыларга кушылып җырлады. Үзеннән-үзе шәһәрдә ишеткән мишәр көйләрен көйләде. Аларны Казанның соңгы көйләренә өйрәтте. Башкортлар берлән ярышып кымыз эчеште, башкорт картларының сөйләгән Гәрди Кантон хикәяләрен, Ари Майлер әкиятләрен, Салаватулла кыйссаларын тыңлады. Шул картлар кебек, ул да, шул хикәяләрне сөйләгәндә, шул иске муллыкны кызганып, «Уһ!» дип куйды. Шул вакыттагы туй-төшем, җыеннарны сөйләгәндә, башкортлар кебек, ул да чүҗеп китте. Атаклы курайчыларның «Ашказар»ын курайлаганда, ул да сизмәенчә, «вас-вас» дип оеп калды.

Ул көне буйлары берлән үзенең ялгыз түгеллеген, шул үз сахрада, шул үз халкы эчендә кунакта торганда моның берлән бергә, ят бер кеше — моңарга бик зур хезмәт итүче, моны чахоткадан коткарыр өчен бөтен барын-югын фида итүче Аннаның барлыгын да онытты. Кай вакытларда шундагы курайның озынлап-озынлап көйләүләрендә Шәмсине коендырып, мәгъсумландырып куюларында ул: «Ник мин ялгыз түгел?» – дип куйды. Кайвакыт шул сахралар, шул таулар, шул кымызлыклар, җыеннар, курайларга ят тора торган Аннаны кайтарып җибәрим дигән уйга да керде. Ләкин авырый башлаганнан бирле иткән хезмәтләре, аны белә башлаганнан бирле күргән рәхәтләре хәтеренә килеп төште дә, коты очты. Чынлап Анна китмәдеме дип тирә-юнен эзләде. Аны барып тапмаенча күңеле басылмады. Ләкин тагы шул уйга кайтты. Тагы шул Аннаның монда артыклыгы, ятлыгы башыннан чыкмады. Ярый әле хәзер шулай читтә тора, әтисе, әнисе белсә бит котлары очачак! Дуст-иш ишетсә бит дөньяга күренә алмаячак... Аннан бит, инде аңарга өйләнеп, өй ясап, балалы чагалы булып торырга вакыт! Әйе, вакыт! Петербургка кайткач та аерылышырга кирәк тә өйләнергә кирәк. Анна үзе дә бит бер сүз дә әйтми. Аңарга инде бик рәхмәт, бик зур ярдәм итте, авырудан коткарып калды. Ике ел буенда тулы мәгънәле тормыш бирде. Хәятка каршы күзе ачылуга, рус дөньясын танырга, рус мәдәниятен белергә хәлфә булды. Тормышның авыр минутларында дуст, иптәш булды. Матур минутларын матур итә белде. Үзен үзе кызганмаенча, каршысына бер нәрсә сорамаенча, рәхәтләрне бүлешә белде. Әйе, бик рәхмәт, гомергә онытмам! Ләкин мин — татар егете, өйләнергә кирәк. Мәсәлән, шул мөәззин кызы кебек бер кызга, ләкин Анна кебек дуст була белә торган, Анна кебек үз хисабын йөртми торган, Анна кебек гомерендә бер каты сүз сөйләми торган, Анна кебек тормышның һәр борылышыннан тәм ала белә вә тәм татыта белә торган бер татар кызына өйләнергә кирәк.

Әйе, ул өйләнә. Чын да, кемгә? Шәмси башыннан кызлар портреты эзләргә тотынды. Үзенең теләгәнен җанландырды, төсләндерде. Аның төсе Аннаныкы кебек йомшак кына, моң гына, аның күзләре хәтфәләндереп карый торган шәфкатьле генә, аның буе Аннага охшый төшкән, зифа гына, холкы-табигате тәмам Аннаныкы кебек йомшак. Төсе нинди?.. Татар кызы булгач, ул инде кара туткыллырактыр. Юк, түгел. Татар кызларында да бик ак йөзле, саргылт чәчле, зәңгәр күзлеләре була. Җырлаганда аның тавышы Аннаныкы кебек үк йөрәктән чыкса да, аның көе шул «Ашказар». Ләкин ул нигәдер, «Ашказар»ны мәдәниләндеребрәк, «Вечерний звон» кебегрәк иттереп җырлый. Сүзе, тавышларының әйләнүе дә Аннаныкы кебек. Әйе, ул менә шундый татар кызына өйләнергә тиеш. Өйләнә, өйләнә... Ләкин, ни өчендер, аның шул татар кызы башына калфак кисә дә, төсендә-битендә Анна булды да килде дә басты. Ул хәтта Анна тавышы берлән русчалап ук сөйләп тә җибәрде. Юк, җитте. Алла сакласын, әллә ниләр булыр! Кушылу бар, аерылу бар. Бала-чага юк. Хуш, дусткай, рәхмәт! Петербургта аерыламыз.

Ул шул уйны уйлады гына түгел, шуңарга хәзерләнде дә. Петербургка баруны кора башлагач, планны да мотлак аерым торуга таба борды да, вә шуны ачык иттереп Аннага сөйләде дә.

*

Тазарып, сәламәтләнеп, август башы җитеп Петербургка кайткач, Шәмсинең урынсыз калганлыгы беленде. Җыелган акча даруланырга, дәваланырга беткәнгә, тормышны кечкенә кормый хәл булмады. Аннаның да урыны булмаганга, икесенә бер бүлмә алып тора башладылар. Анна иске танышларын табып, машинада язарга тотынды. Расход аз чыксын өчен үзе аш пешерде. Шәмси гәзитәләр аша, дустлар, танышлар аша урын эзләргә кереште. Көн үтте, ай үтте, урын табылмады, эш булмады; икесенә дә Аннаның машинадан алган акчасына торырга тугъры килде. Көз булды, суыклар китте. Шәмсинең туны ломбардта булганга, аның суык тиюе чахотка алуы берлән бер булганга, дәһшәтле булып тун мәсьәләсе туды. Анна көнен эшләде, төнен эшләде. Йокламаенча, хәл җыймаенча зур бер эшне тәмам итеп, Шәмсинең тунын алып кайтты. Үзенең дә көзге киеме булмаса да, мин өшемим дип, ныгыган булды, язгы киемнәрдә йөри бирде.

Менә, аллага шөкер, Шәмси урын да тапты. Тагы нинди урын! Әүвәлгеләренең һәммәсенә караганда эш аз, һәммәсенә караганда жалуниясе күп. Иң күңеллесе шул: Шәмси бу урында ярты хуҗа. Мөселман сатучы-алучы берлән эш итәчәк. Үзе алыш-бирешне караячак. Тизрәк, жалунияне алдан алып булса да, Аннага кием-салым алырга кирәк. Шәрекъ кичәләре җиткәнчә үзенең өстен-башын төзәтеп алырга кирәк. Беренче эш, әлбәттә, аерым бүлмә тоту. Анна берлән аерылу шактый авыр булачак... Ләкин мотлака аерылырга тиеш. Анна үзе дә сөйли...

Акрынлап кына башларга кирәк вә шул фикергә акрын-акрын гына өйрәнә-ияләшә башларга кирәк. Ләкин әле берәр ай, ичмасам, Аннаны хәл җыйдырырга, аның атналар буе этләнеп ятуларын туктатып, иркенчәрәк торырга кирәк. Яңа елларга таба авылларгамы кайтып килер. Болай гынамы, шома гына иттереп үзенә бүлмә тотар. Элгәре барып-килеп йөрерләр. Акрын-акрын аны сирәкләйтер. Баскыч-баскыч, инә-инә аны тәмамлар. Аннан соң тәмам хөр кеше булып, өйләнер, туй итәр. Үз хатыны берлән, Анна берлән торган кебек, тулы-күңелле, мәгънәле иттереп тора башлар. Әйе, шулай итәр, шулай. Карар бирелде. Ләкин хәзергә һичбер ни белгертмәенчә, Аннаны, мескенне, хәл җыйдыру...

Алдан алган егерме биш сумны күтәреп, ул зур кибетенә керде. Алмасыннан, әфлисуныннан, йөземеннән, вареньесыннан әллә никадәр нәрсә алганнан соң, кондитерга кереп, пирожныйлар, коры-сарылар төяде. Кулын талдыра-талдыра күтәреп кайтканда очраган чәчәк кибетен дә буш калдырмады. Аннан да Аннаның сөйгән ләләсеннән, кызыл гөленнән пөхтә генә бер букет ясатып алды. Һәммәсеннән күтәреп кайтырлык булмаганга, арбачы алып өйгә юнәлде. Аннаның шатлыгыннан башы күккә тиячәген уйлап, тагы шатлыкка чума-чума баскычтан менгәнен сизми дә калды. Кызу-кызу иттереп ишекне шылтыратты. Ишекне ачу берлән, бөтен әйберләрне күтәреп, шатлыгын җыя алмаенча, бүлмәгә килеп керде вә Аннаны язып утыра дип уйлаганга:

– Урын алдым, – дип кычкырды. Тавышның зурлыгыннан үзе дә өркеп китеп, тирә-юньгә каранды да, караватта бөтәрләнеп яткан Аннаны күреп, бүлмә уртасында катып калды. Ул, әйберләрен кая итәргә белмәенчә аптырап калып, аның янына килде:

– Ни булды? Ни эшләдең? – дип, бөтен барлыгы дикъкатькә әверелеп, Аннаны сөзде.

Анна борылды, сузылды, тормакчы булды. Шәмси аның күзенең елый-елый кызарып беткәнен күрергә өлгермәде, ул тагы кычкырып-кычкырып еларга тотынды. Тагы бөтәрләнде, тагы үксеп-үксеп елады. Шәмсинең кәефе бердән югалды. Үзенең алган шул мивәләре, коры-сарылары, чәчәкләре артык кебек, кирәкмәс кебек тоелды, эчен пошырды. Тунын салмаенча гына:

– Ни булды? – дип янына утырды. Ул аның башын тотты. Ут кебек яна торган баштан кызулык өреп китте.

Шәмси:

– Син авырыйсың? Суык тидеме? Әйе, шулайдыр. Бу суыкта соң җәйге пальтодан йөреп кара, – дип, үзенең тунлы булуы өчен тагы вөҗданы газапланып алды.

Шәмсинең сүзләре, кыйлынышларымы, күзенең кызганып карауларымы тәэсир итте, ни булса да булды, Анна акыртын гына сабырлана башлады. Ул көчләнеп-көчләнеп үзенә килә язды. Күзен ачты. Хәйрангарак калып карап тора торган Шәмсине күргәч, тагы бер үксеп китеп-китеп елады. Ләкин тиз генә туктады да, акыртын гына торды. Шәмси: «Җә, ни булды? Сөйлә!» – дигән кебек, бөтен кыяфәтен сөаль галәмәтенә әйләндерде. Анна бик озак әллә ни әйтергә җыенса да, тагы әйтә алмаенча: «Не могу!» – диде дә үксеп егылды. Шәмсинең күңеленә саташмадымы икән дигән шөбһә төште. Ул, киемнәрен салып, янына килеп утырды. Йомшак иттереп, сөемле сүзләр берлән юатырга кереште.

Анна тагы бераз рәткә килде. Шәмси, тагы бозылып китмәсен дип:

– Эчәсең киләме? Ашыйсың киләме?.. Менә мин никадәр бүләк алып кайткан идем, – диде.

Анна башын игәч, ул хуҗа хатыныннан самовар сорады. Сабыраеп килә торган Анна янына килеп, үзенең урын табуларын, урынның зурлыкларын мактады. Торырга җыенган Аннаны тотып торгызды. Краннан үзе су алып килеп, салкын су берлән Аннаны үзе юындырды. Анна тәмам кеше кебек булды. Ләкин аның йөзеннән куркумы, кот очумы, әллә нинди ят бер сызык китмәде. Алмалар, виноградлар янына илтеп утырткач, Шәмсинең тагы бер мәртәбә сорыйсы килде. Ләкин Аннаның кызганыч йөзен күргәч, тагы туктады. Күңелендәге куркуын бетерер өчен, тиз-тиз сөйләп, чәй эчәргә тотынды. Аннаның суык кулыннан сыйпады, кадерләде. Үзе чәй ясап бирде. Алманың асылын сайлап алдына куйды. Менә ул чәен күтәрде. Анна, зур бер йөкне ташлый торган кеше кебек, авыр иттереп сулады да:

– Шәмси, мин корсаклы, – диде. Үзе, күзен-битен яшереп, Шәмсинең итәгенә егылды.

Шәмсинең бердән бөтен тәне катты. Йоткан чәе бугазына тыгылды. Бөтен әгъзаларыннан суыклы-әчеле бер агым үтте, кисәктән башына сугылган кеше кебек, иләс-миләс булды да калды; башы уйламады, фикер йөремәде, әллә нәрсә генә, менә хәзер генә өсткә салынган бер ят нәрсә генә басты, изде. Албасты пәрисе баскан кебек басты. Тынын бетерер өчен, тончыктырыр өчен басты. Бүлмә караңгыландымы, ул янындагы елый торган Аннаны күрмәде, колагы саңгырауландымы, аның кычкырып елагынын ишетмәде.

– Нәрсә? – диде.

– Мин корсаклы, – диде.

Әйе, ул корсаклы... Менә бераздан соң аның сары гына, йомшак кына бер баласы була, юк, аныкы түгел, Аннаныкы. Аннаныкы түгел. Юк, аныкы. Ул баланы чиркәү суында коендырып, Вася, Яша дип исем кушалар. Ул бала, ягъни ул Вася, ул Яша, Шәмсинеке була... Шәмсинең баласы була. Белемсез баласы була. Шәмси үзе ничек әтисе Габдулла угылы булса, бу да шулай Шәмсинең угылы була... Ләкин Шәмсинең әтисе — әти. Бу шул сары урыс малаена баба була. Василий Шәмсиевич була... Шәмси үлсә, ул да ягъни Шәмсигә дога кылырга чиркәүгә бара. Аның рухына төртенә, аның котылуы өчен шәм куя...

Бердән шуннан китим дигән уй туды. Ул Аннаның башы кәнәфигә төшкәнен хәтерләмәенчә дә торып чыкты. Идән уртасына җиткәч: «Кая?» – дигән сөаль басты. Чын да, ул хәзер кая китә ала? Ул бит хәзер баба... Кая китсә, бабалыгын бетерә ала, оныта ала?..

Менә Анна сикереп торды. Ул, тилергән кебек, Шәмсигә килеп ябышты, аның кулыннан тартып:

– Тукта, тукта. Син мине тыңла, тыңла!! – дип, һәр сүзенә яшь катыштыртып, яшенә тыгыла-тыгыла башлады. – Син мине гаеплисең. Беләм, ләкин... миндә һич гаеп юк... Кымызда мин бер эш эшли алмадым. Кайтканда, Самарада, акушеркага бардым. Бер ярдәм булмады. Монда кайткач, үз таныш акушеркама йөредем. Берни булмый, бетә, бетә дип ышандырды. Төрле юлларда маташты. Ахырдан, шөбһәгә төшеп, таныш докторына җибәрде, ул өйдә булмады. Аны атна көттем, ике атна көттем. Кичә кайтты. Бүген, менә, ике доктор җыелып карадылар, мөмкин түгел, вакыты үткән, бишенче айлык диделәр. Аңлыймсың, мин һәммәсен кылдым. Һәммәсенә разый булдым. Аякларына ятып ялындым. Бертөрле дә сүз үткәрә алмадым. Хәзер менә синнән бер генә нәрсә үтенәм: син миңа юри иткән дип шөбһәләнмә. Теләсәң, бүген кит. Баланы үзем тәрбия итәм. Ләкин мине шул ышанмавыңнан коткар, – диде. Тагы муенына асылынып еларга кереште.

Кирәк күз яшьләре, кирәк элгәреге кылган эшләре ялганлый дияргә һичбер юл калдырмаганга, Шәмси, әлбәттә, ышанды. Тормышның шул фактысы алдында тез чүкте. Ләкин ике арага, әллә нигә, бер суыклык катышты. Шәмсинең күңеленең бер кырыенда Анна аның бәхетене урлаучы, аның аталыгын урлаучы, аны мәңгегә өйләндермәенчә, никяхсыз калдыручы кебек иттереп килеп басты. Аннаның да күңелендә, аналык күңелендә, әллә нәрсә мыскыл ителде. Үзенең шулкадәр авыр хәлендә Шәмсидән иптәшлек, дустлык күрмәде. Юату, шатлану йөзе күрмәде. Аны да хурландырды, мыскылландырды. Аның күңеленә суыклык сипте. Җылыда беленми торган, кояшта да эреми торган салкын бер боз очратты. Магазиннан кайтканда хәзер Шәмси элгәреге кебек ашыкмый башлады. Иптәшләре, дустлары берлән бер җиргә барырга тугъры килсә, шатлана-шатлана барды. Анда кичнең ахырына кадәр калды, уен-көлке арасында үз эченә үзе чумып, югалып торгаласа да, ашау-эчү мәҗлесләрендә эчте, көлде, сипте. Тәмам үзен үзе онытып, элгәреге Шәмси хәленә, дөньяга якты күз берлән карый торган Шәмси хәленә керде. Ләкин, әллә ни эшләп, мәҗлесләр озаеп китепме, яисә эчемлек азрак булып китепме, Шәмси вакытыннан иртә айныса, ул тәмам кара җут кебек булды. Салкын боз кебек мәҗлесне суытты. Берни сөйләмәенчә, көлмәенчә, уйнамаенча, бөтен мәҗлеснең өстенә авырлык сипте, күңелсезлек, өметсезлек белән томалады. Аның шул гадәтен белеп, дуст-ишләре аны күбрәк эчерергә тырыштылар. Үз бәласен үзе белеп, Шәмси үзе дә тәмам исергәнчә, үзенең эчендәге әллә нинди кытыршылар тигезләнгәнчә, күңеленең бер кырыенда ябылып тора торган уй — Анна, бала мәсьәләләре ябылганча, зур-зур кабып эчүчән булды. Тизрәк исереп, кәефле хәлгә килүчән булды. Күңелендә һаман аерылу дигән мәсьәлә бетмәсә дә, башының буш вакыты һаман төрле-төрле юллар берлән шул уйны уйласа да, ни өчендер, хәзер үзенең Анна берлән булган гаилә хәятын үзгәртүдә, Анна урынына корбан бәйрәм җитә башлаганда корбан чаласы иде дип чубаланып йөри торган, рамазан бәйрәме җитә башладисә, камырларым гына уңармы икән дип, ике атна элек шәһәр буеннан кирәк-яракны эзләп йөри торган Фатыйма белән алыштыру да, кич берлән магазиннан кайтуы берлән күкрәк кесәсеннән татар гәзитәсен-журналын алып, чәй янында кычкырып укый торган Гайшәгә алмаштыру дип кенә карый алмады. Тагы, шуның өстенә, өченче бер матдә, өченче хаклы бер кеше килеп басты. Һичбер кем берлән алмаштырырга мөмкин түгел, һичбер төрле хакыннан чыкмый торган, иң авыры — һичбер төрле юл берлән хакын сакларга тырышмый торган бер бала, Васямы, Яшамы, килеп басты. Шәмси үзе разый булды, Аннаның бирә торган тормыш күңеллелекләреннән, тормыш матурлыкларыннан ваз кичте. Әйе, татар хатыны берлән үз тормышын бүлешер өчен, барын-югын бергә күрер, бергә татыр өчен татар баласы булгач, татар гаиләсе ясап, татар балалары тудырыр, үстерер өчен, үзенең шәхси кызыклыкларын корбан итте. Анна да разый булды. Әйе, ул да шул, бер-берсенә буйсынмый торган, бер-берсенә баш ими торган, бер-берсенә мөмкин кадәр хөрмәт итешеп, бер-береннән мөмкин кадәр күбрәк тормыш ләззәте ала торган хәяттан ваз кичте. Ләкин Яша, Вася ни эшләде? Аны бабасыз калдырырга кемнең хакы бар, аны тәрбиясез калдырырга кемнең көче җитә? Шул чуалчык Шәмсинең башыннан китмәде. Ике арага өченче бер кешене кушып торганга, торганча торамыз әсасенә корылган гаилә хәятына мораль дигән бер матдәне кушты. Шәмси алай бөгелде, болай бөгелде, болай уйлады, тегеләй төшенде. Үзендә шул баланың хакын аяк астына таптарга көч тә, куәт тә таба алмады. Шул эшкә факт булды инде дип ышанып, кабул итәргә вә Анна берлән ирле-хатынлы булып торып китәргә вә шул тормышны зурайтырга, менә эзләгән гаилә тормышым дип, шуны матурайтырга, шуны түгәрәйтергә тырышырга тагы әллә нәрсәсе ирек бирмәде. Мәдрәсәдә алган тәрбиясеме, әллә, ничә елдан бирле өйләнәм дип, татар кызына өйләнүне төшенүе, аның туйларына, төшләренә кадәр татар гадәте, татар йоласы буенча иттереп фараз итүеме, гаилә тормышы дигән хәятның фасылын бөтен вакларына кадәр татар исенә буяп, татар төсенә бизәп, уйлап килүеннәнме, шул бергә торуны, шул ике арада балалар тудырып, бергә яшәүне гаилә тормышы дип карый алмады. Уйласа да, төшенсә дә, Шәмси шул дәвә кошлыгыннан чыга алмады. Үзенең күңелендәге шул берсенә берсе тирес килә торган икелекнең сугышыннан, кырылышыннан котыла алмады. Анна да үзгәреп китте. Сөю-сөелүгә башка һичбер уй-төшем катышмаган, һичбер файда, зарар уйланылмаган, сөю-сөелүдә элгәреге хөрлекне, элгәреге киңлекне бетердеме, әллә анда да шул өченче кеше кереп басып, үзенең хакын ике арага куштымы, әллә Шәмсинең күңелендәге икеләнү аңарга да , ул да суынды, ул да үз эченә качты. Ул да күңеленең әллә кай бер җирендә кытыклый торган нәрсәсен бетерер өчен күз яшьләре сыгарга тотынды.

Шәмси авырый башлаганнан бирле беткән хисап кәгазе тагы мәйданга чыкты, язу машинасы тагы төне-көне чык-чык эшләргә тотынды. Шәмсинең үгетләре, үзенең авыруы, ябыгуы да аны эштән туктатмады. Ул, күңелендәге әллә нинди бер планны тутырыр өчен, язмыштан килгән бер бурычны түләр өчен эшли торган кеше кебек, баш имәенчә, күңелен төшермәенчә эшләде. Язга таба кояш карый башлагач, бер көнне озын гына тик торганнан соң, Анна:

– Шәмси, миңа хәзерләнергә вакыт җитә. Монда кеше өстендә авыр булачак. Шуның өчен мин фатир алырга карар бирдем. Кечкенә генә фатир да таптым. Жиһаз-фәләнен дә айлап түләргә мөмкин булды. Мин киләсе атнага шунда күчәм. Теләсәң, сиңа да анда бер бүлмә бар. Теләмәсәң, монда кал. Мин ул бүлмәне бирермен, – диде.

Шул сүзләрне никадәр каты иттереп әйтсә дә вә шуннан соң да шул ирлегендә тормакчы булып тырышса да, күзеннән яшьләре мөлдерәде. Сүзен озайта алмаенча чыгып китте. Шәмсинең алдына тагы теге мәсьәлә килеп басты, тагы шул өч елдан бирле бәйләнеп килгән мөнәсәбәтне кисәргә, бер кизәнү берлән өзеп төшерергә көче җитмәде. Күңеленнән разый булмаса да:

– Ник миңа башыннан ук сөйләмәдең? Миндә бит акча бар. Нигә бурычка алырга-фәләнгә, – дип шелтәләнергә тотынса да, Анна өй җиһазларын бергә алырга разый булмады.

Ул үзе хуҗа булып фатир алды. Үзе фатирны җиһазлады. Хезмәтче хатын алып, аны эшкә, ашка өйрәтте. Үзе һаман машинасында булды. Бала туу никадәр якынлашса да, ике арада һаман суыкчарак калды. Менә бер төнне Анна Шәмсине уятты. Ул җыерылгын битләре, көзән җыерган куллары берлән бөтен көчен, куәтен кычкырмаска сарыф итеп, фәлән урамда, фәлән йорттагы акушеркага барырга кушты.

Хезмәтче хатынын уятып, коты чыгып, Шәмси акушеркага чапты. Вә алып килгәндә Аннаның йөзендә, битендәге көчләнүдән коты очып, акушерканың:

– Сезнең кирәгеңез юк, – диюенә шөбһәләнә-шөбһәләнә чыгып китте. Урамда озак кына йөргәннең соңында да таң атмагач, арбачылар өчен генә ачылган төнге чәйханәгә кереп чәй эчте. Күңел аның берлән дә басылмагач, тагы өйгә килеп чыкты. Тагы Аннаны әче кисү уртасында табып, акушерканы тагы ачуландырып, хезмәтче хатынга: бер-бер ни булса, магазинга телефон берлән сөйләргә кушып, югалды. Өйләгә кадәр сөйләүче булмагач, ул, аш вакытында ат алып, кызуланып кайтты. Тагы Аннаны бик авыр хәлдә тапса да, тагы һичбер нәтиҗәсез көенчә, асрауга сәгать саен күрше аптекарский магазиннан хәбәр итеп торырга кушып китте. Магазинга баргач, йөзе-күзе берлән телефон көтәргә тотынды. Сәгать өчтә телефон булды. Һаман берни юк. Бишенче яртыда тагы телефон булды. Аны акушерка чакырды:

– Хәл бик авыр. Доктор чакырыйкмы?

– Чакырыңыз, чакырыңыз... Кирәк булса, икене чакырыңыз.

Тагы берни дә юк. Тагы ярты сәгатьтән телефон.

– Ләкин Анна Васильевна сезне чакыра.

Шәмси арбачыны кызулый-кызулый кайтып керде. Өй тузган, әллә ни суыгаеп киткән. Бөтен бүлмәләргә әллә нинди дару исе, төче бер ис тулган, борынны ярып керә торган бер ис тулган...

Шәмсинең бүлмәсендә ак җилән кигән бер еврей докторы әллә ниләр язып маташа.

Шәмси тиз генә киемнәрен салды.

– Ни хәл, доктор?

– Хәл начар, бик начар... Өмет бик аз. Менә хәзер үземнең иптәш докторыма хат язам. Операциясез булмас. Хатыныңыз ничә яшендә?

Шәмси аптырап калды. Чын, ничә яшендә икән? Туктап тормас өчен:

– 26 да, – диде.

Доктор:

– Әйе, әйе, егерме алтыда беренче бала тудыру бик авыр, бик авыр, бик авыр, – диде дә язуында дәвам итте.

Йөзләренә, төсләренә аруы чыккан, әллә нинди искә буялган акушерка килеп чыкты. Докторга әллә нинди латин сүзе әйтте дә, Шәмсигә:

– Сезне көтә, күп сөйләмәңез, – диде.

Шәмси бүлмәгә керде. Караватка сузылып яткан Анна күзен күтәрде. Аның күзләре көя төшкән, бите бер көн эчендә ике еллык ябыккан, кулы дер-дер калтырый, тешләре шакый. Акыртын гына тавыш берлән:

– Кил, – диде.

Шәмси барган саен ис күбәйде, барган саен аның аяклары калтырады, күңеле курыкты, йөрәге кызганды, күзе йомшады. Акыртын гына караватка барып басты. Анна, күрсәтеп:

– Утыр, – диде. Шәмси идәнгә утырды. Анна йөзе берлән борылды.

– Ни хәл? – диде.

Анна, җавап бирмәенчә, кулы берлән акыртын гына аның башын сыйпады. Акыртын гына бармаклары берлән башын чәпәй-чәпәй итте. Шәмси бармакларның йөрүен генә түгел, шуларның калтыравын да хис итте. Анна, кулы берлә Шәмсинең битен үзенә таба борып, күзе берлән Шәмсигә таба тегәлде, бик озак карап торганның соңында:

– Шәмси, мине гафу ит, мин сине сөйдем, – диде.

Үзе тынды. Шул сүз, әллә ничәнче мәртәбә ишетелгән сүз, пычак кебек үткен булып, Шәмсинең киемнәрен, тәнен кисеп йөрәгенә кереп утырды. Үзенең җәрәхәтеннән агыза торган кан берлән тәмле кебек булып исертте, әче кебек булып әрнетте.

Анна, дәвам итеп:

– Мин үләм... Мин үлгәч әнигә хат яз... Ул килер, аңарга бөтен нәрсәләремне бир. Менә, бу йөзекне үзең ки, – диде. Кулыннан акыртын гына салып кашлы бер йөзек бирде.

Шәмсинең күзенә яшь тыгылды. Тамагына әллә нәрсә аркылы килде. Күзеннән ага торган яшен туктатыр өчен тырышып:

– Мине гафу ит, Анна, мин сиңа соңгы вакыт катылык иттем...

Анна, җавап урынына, кулы берлән башын чәпәй-чәпәй итте.

Йөзенә аз гына елмаю килде. Акушерка артыннан төртте.

Шәмси, торып, Аннаның маңлаеннан үпте. Кулын кысты:

– Терел, Анна, – диде. Тагы әллә ни эшләп бетермәгән кебек булып китте дә, Аннаның селтәгән кулын алып үпте... Аннаның күзендә тагы елмаю кебек бер нәрсә күренде.

Ул чыгып китәргә өлгермәде, әче тавыш берлән Анна кычкыра-көчләнә башлады. Аңарга кисү тыгылды. Доктор:

– Сезгә монда булудан файда юк. Безгә мешать итәсез. Чыгып китеңез инде, – диде.

Шәмсигә баскычта карт кына поп берлән искерәк кенә киенгән дьякон очрады. Кулларында әллә ниләр, Инҗилләрме, тәреләрме күтәреп, алар Шәмсиләрнең ишекләре төбенә туктадылар.

«Әйе, Анна үлә. Шәмсинең баласыннан Анна үлә. Шәмсинең хатыны үлә. Аны теге дөньяга озатырга, Шәмси баласын каршы алырга болар килделәр...»

Ул, үзен үзе сизмәенчә, кызулана-кызулана чапты, качты.

*

Шәмсигә кинәттән мөһим бер эш берлән Төркстанга китәргә тугъры килгәнгә, ул Аннаның терелеп җитүен дә, баланың яшәрлекме-түгелме икәнен дә белмәенчә сәфәргә чыкты. Эш күп, чуалчык булганга, ул шәһәрдән шәһәргә йөрде. Андагы базарлар берлән танышты. Чыга торган малны өйрәнде. Барган җирләреннән Аннага кая китүе хакында кыска-кыска гына ачык хатлар гына җибәрсә дә, һәрбер барган шәһәрендә Аннадан озын-озын мәхәббәтле мәктүбләр алды. Анна әүвәлге хатларында терелеп килүе, баланың тазалыгы хакында язды. Бара-тора, авыруны тәмам онытып, Шәмсине сагынуыны язарга тотынды. Ахырга таба алган хат изһар мәхәббәт берлән тулды. Аның гади җөмләләре үзенең садәлеге берлән Шәмсинең әллә кай җирен кытыклады, әллә нәрсәсен сөендерде. Төркстанда кызулар китте.

Анна да Петербургта җәй булуны, үзенең тимер юл буенда, ерак түгел генә, 25 минутлык җирдә дача алуын, Шәмсине бик көтүен язды. Төркстандагы күчмә тормыш бик туйдыргангамы, әллә Төркстанда хатын-кызсыз тору, яшәү арыткангамы, ялыктыргангамы, Шәмси чын күңеленнән Петербургны, аның мәдәни уңайлыкларын сагына башлады. Хосусән Аннаның дача алдым дигән сүзе аның алдында әүвәлге елгы дача хәятларын күз алдына китереп, һәммәсен бердән җанландырды. Һәммәсе Шәмсине үзенә чакыра, тарта башлады. Номерның начарлыгы аның күз алдына үзләренең өенең уңайлыгын хәтерләтте. Самоварның каралыгы, хезмәтченең тупаслыгы Аннаның мөлаемлеген, аның тәмле ашларын күз алдына китереп бастырды. Урамдагы капчыкларга тыгылган сарт хатыннарының коточкыч киемнәре нечкә генә, юка гына, оста гына киенә торган Аннаны күз алдыннан җибәрмәде. Ул чынлап та сагынды, чынлап та кайтасы килде. Тагы күңеленең бер кырые, әйтергә ярамый торган бер кырые берлән теге баланы, боларның арасындагы хөрриятне агулаган баланы, сары башлы урыс баласын күрәсе килде. Шуларны барын да Аннага язды. Аңардан тагы кайнар мәхәббәтле хатлар алды. Майның ахырында гына кайтырга чыкты. Июнь башында гына өйдә булды. Анна аны күктән төшкән кебек каршы алды. Өрмәгән урынга утыртмады, балалар кебек кадерләде, хөрмәтләде, сыйлады. Актык мәртәбәсе кебек сөйде.

Шәмсине йомшак, матур, җылы, тулы тормыш берлән каплап алды. Бер атнага алган миһләтендә Шәмсине тагы башкорт кантоны кебек кадерләнергә, ялкауланырга өйрәтеп җиткерде. Бала да, теге сары башлы урыс баласы да, Шәмсине күңелен чиркандырмады. Ул һичбер сары түгел, кап-кара башлы, түгәрәк йөзле булырга хәзерләнеп тора. Авызы, борыны гына аныкы, анасыныкы. Югыйсә, көлгән чагында бөтенләй Шәмсинең агасының баласы кебек булып китә. Шәмси акыртын гына аңарга өйрәнде, аңарга каршы әллә нинди үзе аңламаган бер хис биләде. Элгәре эченнән дошман күрү урынына кызганумы, әллә нәрсә биләде. Акыртын гына ул аны тота, сөя башлады. Акыртын гына үзлегенә өйрәнде.

Бу җәендә Анна тагы үзгәрә төште. Ул тагы Шәмсигә якыная төштеме, Шәмсине сөя төштеме, ул бөтен көчен Шәмсигә уңай итүгә борды. Элгәреге кебек үзе теләмәгәндә каршы килүләрне бетерде. Бөтен уен, бөтен тормышын Шәмси өчен генә борды. Мәкәрҗә җитеп, Мәкәрҗәгә барырга вакыт җиткәч, бик күңелсезләнде. Үзенең бара алмавына үкенде.

– Көн дә хат язып тор! – дип тугый-тугый озатты. Киткәндә күзеннән яшен дә яшерә алмады. Мәкәрҗә буе һәр көнне кебек озын-озын хатлар берлән күмде. Сараның исәнлеге-саулыгы хакында тулы мәгълүматлар бирде.

Кыш көне дә тормыш шул юлыннан барды. Рождество бәйрәмнәренә кунакка килгән Аннаның суфи анасы залларына тәре куйдырып, көн дә шәм яндырып торса да, Шәмсинең чырае сытылганын күреп, карчык китү берлән тәрене алып куймаса да, шәм ягуларны бетерде вә, Шәмсинең кәефе китмәсен өчен, Сараны крестить тә итмәде.

Ләкин быел тагы бер үзгәрү хис ителде. Анна Шәмсинең ялгыз йөрүләрен яратмый башлады. Андый-мондый татар театры-фәлән булдымы, мотлакан, үзе дә барды. Әүвәлге кебек аерылып китмәде. Аның өйләнергә дигән сүзләренә кәефе китүен яшермәде. Вә кай вакытта баланы калкан тотып, ничек булса да ике арадагы мөнәсәбәтне канунландырырга тиешлеге хакында Истанбулга барыпмы, монда башка төрле юл табыпмы, никях ясауны сөйли башлады. Шәмси һаман әле шул тормышны гаилә тормышым дип ышанмаса да, элгәреге кебек, үзен егет иттереп хис итү аңарда да бетте. Мәҗлесләрдә кызлар-фәләннәр берлә дә очрашса, өйләнү, сөю хакындагы сүзләрдән качты. Никях хакында мәсьәләләр ачылса, минем ничеклегемне белә дигән кебек булып читкә китте. Вә агай-эне арасында үзенең ничек торуы хакында ап-ачык сөйләмәсә дә, юк-фәлән дип яшеренә дә алмады.

Шуны гына көткән кебек, Анна бәйрәм тугъры килгәч:

– Ник сиңа кунаклар килми, – дип йөдәтте. Әллә кайдагы татар гаиләләреннән өйрәнеп, бәйрәм ашлары хәзерләде. Үзе бәйрәмчә киенеп, гаеттән соң Шәмси берлән бергә визитләрдән кайта торган иптәшләрен юлда көтеп алып, өйгә алып керде. Вә һәммәсен тәбрикләп, үзен поляк мөселманы дип танытты, бәйрәмчә киендергән балаларын чыгарып күрештерде. Икенче бер бәйрәмдә Анна Шәмсинең якыннарына, дустларына үзе тәбрикләп барды. Телефон берлән үзе Шәмси кайтуына хәзрәтне чакырды. Шәрекъ кичәсенә дә барып, ачыктан-ачык Шәмсинең хатыны булып йөрде. Кешеләр берлән танышты, сөйләште. Гомуми эшләр хакында фикер йөртте, икенче мәртәбә корсакка калгач, ул хәзер инде Шәмсигә әйтүне кирәк тә тапмады. Шәмси үзе белгәннең соңында гына:

– Мин угыллы буласым килә, угылым синең төсле булыр иде, – диде дә сүзне тәмамлады.

Ай үтте, көн үтте. Шәмсинең марҗа берлән торуы элгәре колактан колакка гайбәт иттереп кенә сөйләнде. Бара-тора мәйданга чыгып, ачык иттереп сөйләнде. Мөхакәмә ителде. Кызганылды, бара-тора өйрәнелде. Дуст-ишенең бик күбесе аны хатынлы иттереп танымады, аны бер вакытта да хатыны берлән бергә мәҗлескә-фәләнгә чакырмады. Яшьләр, иптәшләре әллә ничек аннан тартындылар. Җәмгыять эшләренә чакырмый башладылар. Үзара була торган кечкенә-кечкенә мәҗлесләрдән калдыра башладылар. Ул үзе дә, шуны сизенеп, читкәрәк посты. Әллә нидән оялган кебек, әллә нәрсә күренмәскә теләгән нәрсәсе күренмәсен дигән кебек, яшеренә төште. Җәмгыятьләргә бармады, халык күп очрый торган урыннардан качты. Икенче кызы тугач:

– Тагы, менә, насыйп булса, диндә иркенлек булыр да мөселман итәрмен, баермын да Истанбулга барып яздырып килермен, зурая башлагач, мөгаллимә алып, мөселманча тәрбия иттерермен, – дип күңелен юата килде.

Ләкин күңеленең әллә кай бер җире ышанып җитмәгәнгә, кай вакытларны кайгыртучан булды. Вә ярдәмчесе, киңәшчесе булмаганга, елап-елап намаз укучан, алладан сораучан булды.

Аннаның Шәмсигә мөнәсәбәте һаман искечә булды. Ул һаман аны кадерләде. Һаман аның өчен генә яшәде. Һаман аның тормышын мул-тулы иттерергә тырышты. Ләкин аңарда да Шәмсинең китүеннәнме, югалуыннанмы курку бетмәде. Үзенең тормышының нигезенең тазалыгына иманы ныгымады. Һәрвакыт өмет берлән өметсезлек арасында торып, аның күңелен көчсезлек, зәгыйфьлек бер хис биләде. Аның күңелендә әллә нинди, күренми-беленми торган куәткә шул хәлне, шул бәхетле хәлне сакласын өчен сыгыну уе туды. Ул да Шәмси күрмәгәндә чиркәүләргә бара, чукына башлады. Марҗаларның:

– Балаларыңны чукындырмасаң, алла сакласын, фәлән тәре шәфәгать кылмас, – дигәннәренә ышанып бетмәсә дә, аларча булсын әле дип, Шәмсигә әйтмәенчә, аларны чукындырды да вә җиде ел бармаенча торган побына тәүбәгә баргач, аның тәмуг газаплары берлән куркытуына ышанмаса да, сиңа гафу булса, булса шул: балаларыңны христиән итүдә генә дигән сүзенә дә әһәмият бирмәсә дә, аларны зур бәйрәмнәрдә чиркәүдән калдырмый башлады. Вә әтиләре алдында, аш алдында ияр тоттырмаса да, кичләрен яткырганда үзе чукындырып яткыручан булды.

Шәмси, балаларны татарча сөйләтергә өйрәтер өчен, алар берлән үзе татарча сөйләшмәкче булса да, гомеренең иң күп вакытын кибеттә үткәргәнгә, җәйләрен ярминкәгә барып бер-ике ай, кышларын йә Төркстанга, йә Себергә барып бер-ике ай үткәргәнгә, аннан да бер нәтиҗә дә чыкмады. Балалар, шул, татарчадан әти, әнине белеп, әгузе бисмилла әйтүдән уза алмады. Ләкин Шәмси күңеле берлән һаман шуларны мөселманча тәрбия итү уеннан кайтмады. Вә аларның чукындырылмауларын уйлап, Истанбулга илтеп мөселманча тәрбия итәм дигән уй берлән үзен үзе юата килде.

Менә бер көнне, тиздән аңарга Мәскәүгә барырга тугъры килгәнгә, магазиннан кызуланып, вакытсыз чакта өенә таба китте. Трамвайга өлгерә алмаганга, җәяүләп килде. Яшелчә-мивә базарына кереп, алма, карбыз алды. Вә балалары берлән актык мәртәбә ашап-эчеп, юлга чыгарга дип өйгә борылды. Кайтканда юлы үзләре тирәсендәге чиркәү яныннан үтәргә туры килгәнгә, урамның теге ягыннан барса да, әллә нигә күзе чиркәүгә таба төште. Аннан сирәк-сирәк кенә картлар, карчыклар, юан-симез марҗалар, балалар чыгып килә иде. Бердән тәненнән әллә нинди суык йөгерде. Ул чиркәү ишеге төбендә ике кулына ике кызын тоткан Аннаны күрде. Ул үзе простой гына киенгән, балаларның икесе дә шул арада гына тегелгән өр-яңа ак киемнәр, ак ленталы эшләпәләр кигәннәр, ак оеклар өстенә — кечкенә-кечкенә сары башмаклар. Шәмси бер карады — ышанмады, икенче карады — ышанмады. Менә Анна ишеккә таба әйләнде, аның берлән бергә балалар да әйләнде. Анна кулын күтәреп акыртын гына төртенә башлады.

Аның артыннан балалар да төртенде. Аларның кечкенә куллары бер күтәрелеп, бер төшерелеп һавада уйнады. Шәмсине бердән җен биләде. Ул баскан җиреннән сикереп төшеп, шул балаларны Аннаның кулыннан тартып алмакчы булды. Аннаны сугып егып таптамакчы, измәкче булды. Әллә ни тотты, әллә ни тартты. Ул яшенә тыгылды, аягы катты. Тәнен генә түгел, күңелен дә көзән җыерды. Әллә нинди көч аны куды, балалары чукынган җирдән куды. Зыр итеп борылды да китте. Кая барганын белмәенчә, ни эшләгәнен уйламаенча, карбызын, кавынын күтәреп китте. Петровский паркка барып чыкты. Кызуланып-кызуланып аны башыннан ахырына кадәр әйләнде. Үзен кая илтәргә белмәенчә, аннан да чыкты. Пароходка утырды, ул туктагач, аннан да төште. Тагы кавынын, карбызын күтәреп, Невский буйлап үтте. Шул ук карбыз-кавын берлән, кием-салым, мендәр-фәлән алмаганын онытып, Мәскәү поездына да барып керде. Бик озак вагонның тышында яланбаш басып барганның соңында гына фикерен җыя алды.

– Әйе, дөрест, шулай булды, ул Аннаны чиркәүдән чыкканын күрде, балаларын — үз балаларын чукындырып торганда очратты. Шулай булырга тиеш иде, шулай булды.

Бөртек-бөртек яшьләр коелды. Йөрәк әрнеде, күңел сыкрады, гакыл хәйранлыкта калды.

Мәскәүгә килеп җитүе берлән озын итеп Аннага хат язды. Күргәннәрен һәммәсен сөйләде. Үзенең мәңгегә аерылачагын әйтеп, калган сберегательный билеты берлән акча алырга кушты. Вә айлап та биреп торырга да вәгъдә итте.

Мәскәүдәге хуҗаларының эшләрен тәмамлаганның соңында, аларга: атасы үлә икән, өйгә кайтып киттем дип хат язып, авылына юнәлде. Юл буе шул мәсьәләне тәмам бетерер өчен үзенә хәзер өйләнергә кирәк дип утыртып куйды вә кайтуы берлән өйләнергә, чибәр генә бер мөгаллимәгәме, мулла кызынамы өйләнергә булып төенләнде.

*

Авылда ул иркенләп киткән кебек булды. Авыл мәчетенең җомгалардагы сасысы да аңарга мөкаддәс сыман тоелды. Авыл мулласының каткан чапан, майлы кулны сөртүдән ялтыраган читеге дә матур, урынлы кебек күренде. Ул зиярәткә йөреде. Әбиләре-бабаларына хәзрәттән Коръән укытты. Ерактагы Гайникамал остазбикә чишмәсенә корбан чалып, тиресен хәзрәтләргә бирде. Әтисе-әнисенә:

– Өйләнергә кайттым, – дип сөендерде. Үзе күрше авылларның мулла кызлары, мөгаллимәләрен сораша башлады.

– Тегендә инде бит бетте. Инде өйләнергә, үземчә торырга хакым бар, өйләнергә тиеш, өйләнергә. Болай да кайтмыйм да кайтуын. Өйләнгәч бигрәк Аннага таба кайтырга һич юл, урын калмаячак. Әйе, әйе, шулай.

Үзен шул фикердә беркетү өчен, ул хәзрәтенә барып та киңәш итте. Аның фатихасын да алды. Әнисен, ходайга тапшырып, күрше авыл мулла кызын сорарга да җибәрде. Өзеп җавап бирелмәгәнгә, көтәргә, бераз сабыр итәргә тугъры килде. Әллә нигә эче поша башлады.

Абзыйсының хатынының пычраклыгы җирәндерде. Моңарга сала торган түшәкнең бала исе төн буйлары үзенә йокы бирмәде. Ашлары тәмсез булды. Әтисе-әнисенең сөйләгәне мәгънәсез булды, абзыйсы берлән җиңгәсенең оршышулары, берсенә берсе ямьсез сүзләр берлән кычкырышулары ялыктырды. Аңарда юксыну башланды. Әллә нәрсә җитмәү хисе көннән-көн артты.

– Ул, менә, өйләнмәгәнгә, менә, мулла кызын ала, туй итә. Бик һәйбәтләп торып китә.

Ләкин ни өчендер ул һәрвакыт мулла кызын Анна кебек иттереп уйлады, аңарга мөгамәләләрен Аннага иткән кебек итәр төсле булды. Юк, Аннаны ул инде онытты, бөтенләй онытты. Аерылды, тәмам аерылды. Менә ул хәзер Шәмсинең өстеннән судка бирә, балаларын ашатырга сорап судка бирә. Шәмси хакында мәхкәмәләрдә әллә ниләр сөйли, ялганлый.

Әйе, әйе... Бирсен, бирсен! Ул үз сүзеннән кайтмый. Балаларга ашарга бирәчәк, ләкин бергә торырга бетте инде.

Ул һәр көнне үзен чакырып сорауны көтте. Колоколлар килгәндә, миңа килде, дип хәзерләнде. Менә староста килде.

– Ә, килде, – дип Шәмси чыкты.

– Менә монда сезгә кәгазь бар, волостьтан бир диделәр. Кул куеп алдым.

Шул, шул!

Шәмси зур гына пакетны кулына алды. Адрес Анна кулы берлән язылган.

– Ачыйммы, юкмы, әллә ачмаенча гына җибәримме?

Ачкач та открыткада Анна ике ягында ике кыз берлән төшкән рәсем төшеп китте.

Әйе, алар. Кара, кызлары нинди матур, күзләре, йөзләре икесенеке бертөсле, абзый кызына охшаганнар, ләкин болар пөхтәләр, нәзекләр, киемнәре нинди күңелле. Аларның өстләрендә ак кием, башларында ак ленталы эшләпәләр, аякларында башмак... Анна үзе, үзе ана кебек, ләкин әллә нигә ул шатланып елмаеп тора. Әнә аның елмайган күзләре Шәмсигә карап тора. Аз гына да ачуы килүе юк. Ул шул яхшы хатын... Чын хатын. Марҗа булмаса, мотлакан, мин шуңарга өйләнер идем... Хәзер мулла кызына өйләнәм...

Ул акыртын гына хатны укырга тотынды. Йомшак сүзләр, йомшак җөмлә аулары берлә ул акыртын гына Аннаның психологиясенә кереп китте.

Әйе, ул балаларны чиркәүгә алып барган иде. Ләкин ул фотографиягә барганда, үзенең әнисенең туган көне тугъры килгәнгә генә кергән иде. Балалар бик сагына. Һәр ашта, чәйдә «әти» дип көтеп тора. Сарасы бик озак ашамый. Әнисе егълаганын күрсә, әллә нәрсә сизенеп елый. Киемче яңа киемнәреңне китерде. Ни эшлим? Җибәримме, кайтуыңны көтсенме? Бер үпкә, бер шелтә юк...

– Угылым, сөенче! Муллалар бирергә разый, ди. «Үзе, Шәмсетдин килсен әле, үзе берлән күрешеп сөйләшик», дип әйтәләр, ди.

Нәрсәне сөйләшәләр? Әйе, ул бит яучы җибәргән иде. Ул бит инде Аннаны ташлады, ташлады. Ул, тәмам егет булып, яңадан өйләнә. Яңадан түгел, беренче өйләнә. Кыңгыраулар тагып, туй-төшем ясап өйләнә... Өйләнә... Барырга кирәк, барырга.

– Кайчанга соң барасыз, угылым, иртәгәдән арыгамы, аннан арыгамы?

– Барамыз, барамыз...

Балаларның төсләре, йөзләре Шәмсине ташламады. Аннаның көлеп карап торуы һаман күз алдыннан китмәде. Җиңгәсе берлән абзыйсының бәрәңге урлаган өчен балаларын кыйнаулары: «Тык, бирән, аша, кадалгыры!» – дип каргый-каргый кыйнаулары тагы үз балаларын хәтерләтте.

– Аларга да шулай булмасмы икән. Юк, булмый. Ул үз балаларын алай иттерергә?..

Ашы тагы тәмсез булды. Әтиләре тагы юкны сөйләде. Эч пошты. Җиңгәсе юган күлмәктән сабын исе килеп торып борынны җәфалады. Зиярәткә барып килде, Коръән укыды, күңеле басылмады. Кич берлән йокыга китә алмаенча йөдәде. Төшендә балаларны, Аннаны күреп алҗып чыкты. Иртә берлән әтисе:

– Угылым, бару кирәк иде. Олугъ кешеләр. Мин трантасны майладым, – диде.

Әнисе, бүләккә дип, әллә нинди сасы катыклар чыгарып, баш кабартып йөрде.

Өйләдән соң волостьтан тагы хат килде.

– Сара авырый, өйдән чыкмый... Бик ябыкты. «Мин әти кайткач тереләм», дип ята... Үзем исән. Кайчан кайтасың?..

– Кайчан кайтам? Бер дә кайтмыйм. Әйттем бит, мин өйләнәм!..

Баш тагы чуалды. Балаларын, Аннаны сагынганлыгын икърар итмәсә дә, шуларны күрәсе, бергә утырасы килгәнгә, еш-еш карточканы чыгарып карады.

– Угылым, иртәгәдән калмаенча барырга кирәк. Муллалар көтәләр.

Әйе, көтәләр: тегендә Анна, балалар көтә. Монда муллалар көтә...

– Әйе, өйләндем, ди, мин инде ул кызга: «Мин сине бик сөям», димме?.. Әйе, шулай шул... Мин аңарга тыныч, бай тормыш бирәм, мин аңарга бүленмәенчә, тулы көенчә гаилә хәяты бирәм... Шулаймы?.. Әйе, шулай. Бу карточканы ертып ыргытаммы? Ыргытмасам соң. Ул бит аны күрми. Әйе, күрми... Аннаны онытам... Ул җиңги кебек каткан булса, җиңги кебек тупас, дорфа булса? Юк, ул Анна кебек уңган, пөхтә була. Аны мин Аннаны сөйгән кебек сөям... Мин Аннаны сөйдеммени? Юк, юк, ул болай гына. Күңеленең бер кырые көчләнә-көчләнә килде. Ул: «Юк, сөйдең, буны сөясең», – диде. Ул тагы карточканы карады: «И, бик ис китәрлек инде. Безнең татарларда мондый кызлар беткәндер инде». Юк, ул өйләнә...

Әнисе төн буе камыр берлән маташты. Түшәктән сасы килүе бетмәде. Җиңгәсе берлән агасы тагы балаларын кыйнадылар. Менә йокыга китте. Төшендә Анна, балалар, шулар арасында — шәлгә бөркәнгән бер хатын. Бер мөгаллимәме, бер туташмы? Ул:

– Болар кем балалары? – ди.

– Болар, туташым, минеке... Әйе, минеке. Менә син дә минеке.

Шәмси икесен дә ярата имеш. Маңлаена басып, песи баласы сикереп мич башына менде. Шәмси коты очып уянып китте. Сизәр-сизмәс:

– Анна, – дип куйды. Үзенең дә күзе шар кебек ачылды. Аннаны күрәсе килү, сызланып-сызланып күрәсе килү башланды.

– Син соң, әфәндем, ничек иттереп, бер хатынны сөйгәндә, һичбер белмәгән, сөймәгән, сөю ихтималың булмаган хатынны алмакчы буласың?

– Юк, мин үземне үзем коткарыр өчен. Татар гаиләсе ясар өчен, – дигән кебек булды. Күңеле ышанмады. Йөрәге карар тапмады. Күзен йомды. Тагы балалар, тагы Анна.

– Әнисенең сумсалары да уңган. Угылым, барып кил. Әйе, барып кил. Аннары туй итәрмез.

Шәмси тагы зиярәткә барды. Әтисенең җиккән атына бер сүз әйтмәенчә утырды. Абзыйсының ундүрт яшьлек малаен ат башына алды. Китте. Авылга барып җиткәндә тагы бер мәртәбә карточканы чыгарып карады. Балалар елый төсле, Анна кайгыра-сыза төсле булды. Авылга керделәр. Шәмси икеләнеп-икеләнеп килсә дә, муллалар янына җитә төшкәч:

– Үтеп кит, – дип энесенә әмер бирде. Ул аптырап калганга:

– Муллаларга кермә. Үтеп кит, – диде.

Муллаларга карамаенча гына авылдан чыкты. Сәгатенә карап стансага таба кызуларга тотынды. Анда барып җиткәч, әнисенең мулла хатынына кодагыйлык бүләге дигән сумсалары берлән урыска кереп чәй эчте дә, поезд килә башлагач, энесенә:

– Менә, кәләпүш алырсың, – дип акча бирде дә, үзе поездга утырып Петербургка китте.

*

Анда аны берни булмаган кебек Анна каршы алды. Тагы Шәмсине кадерләвен арттырды. Тагы аның тормышын тулырак иттерергә бөтен көчен сарыф итте. Өченчегә авыруы барлыгын әйткәндә дә:

– Монысы угыл була инде, төшемдә күрдем, – диде.

– Чыннан да, угыл булса ярар иде инде. Аннары өчесен дә Истанбулга бергә илтеп мөселман тәрбиясе бирдерер идем. Әле бит диндә хөррият тә була, диләр.

Ул тагы тора бирде. Тагы шул тормышка керә бирде. Тагы, хөррият диния була бит дип, үзен юата килде.

Көн үтте, ел үтте. Угыл да булды, кыз да булды. Ул һаман хөррият диния көтте. Һаман, байый төшкәч, Истанбулга илтеп мөселман тәрбиясе бирүне төшенде.

– Әйе, ул мотлакан Истанбулга илтә. Хөррият диния дә бит тиз булыр. Алар үскәләгәнчә булыр, булыр...

1916

он ещё не женился он ещё не был женат ул әле өйләнмәгән иде гаяз исхакый гаяз исхаки исхакый гаяз исхаки гаяз тулы әсәр укырга онлайн читать полная версия книга на татарском татарча