ИСКӘНДӘР

Кәрим Тинчурин
Текстта хаталар булырга мөмкин
искэндэр искандар искендер искандер искендар искәндар искэндар искэндар

I

Әллә ничә буыннан килгән, Шаһмар мирзаның үзе шикелле карт, мәһабәт бакчасында күптән тормыш: башланган иде инде.

Язның иртәләренә гашыйк сандугач май аеның җомга көн иртәсен хосусый бер маһирлек белән мактап, аңа сихерләнгәнлеген үзенең илаһи көйләре белән җырлап торадыр иде. Инеш буенда, камышлыктагы бакалар да, яз иртәсе гармониясен бозмас өчен дигәндәй, нәүбәтләшеп анда-монда акрын гына, сузып тырылдап, гомуми язгы оркестрга кушылып, аның тулмаган җирен тутыргандай булып, инеш артындагы киң болын өстендә кырыйсыз, киң, биек, саф һавага таба канатларын назлы лебердәтеп менә торган тургайның мөнәҗәте бу оркестрга хосусый бер көч, ямь биреп, аны илаһи бер музыкага әйләндергән иде.

Бакча остасы Хәйрүш бабай әллә кайчан инде торып, үзенең сөекле гөлләренә нәүбәтләп авыз эченнән әллә нинди догасын укып, чандыр вә сөяктән гыйбарәт булган кулындагы киң борынлы гөл сипкечтән суын сибә иде.

Язгы кояш, үзенең мәрхәмәтле җылы шәүләләрен тәрәзә алдындагы чыклары да кибеп бетмәгән сирень чәчәкләре аркылы бүлмәгә үткәреп, сөя-сөя Искәндәрне йокысыннан уятты. Искәндәр күзләрен ачып җибәрүгә берничә секундка аптырашта калды. Башта ул үзенең кайда икәнлеген төшенә алмыйча аптырап, шул аз гына вакыт эчендә аның тынган, саф мие төрле урыннарны уйлап, әллә никадәр эшләп алды. Ул үзен Мәскәүдә дә, Питерда да булган шикелле хис кылып, йөрәге тынычсызланып, мие аңлашылмаган бер болганчыклыкта калгандай булды. Ләкин бу уңайсызлык озакка бармады, ул үзенең атасы өендә икәнлегенә тиз төшенеп, әгъзаларын кузгатмыйча гына, тәмле итеп бер киерелде. Бу тәмле киерелү аның йокысын тәмам ачып җибәрде. Аның әгъзалары бу рәхәтлекне гомерләрендә беренче мәртәбә күргән шикелле булып, ул, бу рәхәтлекне бозмас өчен, яткан көенчә генә, ачык тәрәзәләрдән кергән саф, таза май аеның бакча һавасын күп итеп эченә алып, тирән итеп бер сулады. Кыш буенча Мәскәүнең номер һавасында талчыгып беткән аның яшь, зифа әгъзаларына яңадан-яңа көч кергәндәй булды. Ул матур озын керфекле күзләрен ачык тәрәзә аркылы бакча эчендә йөртә башлады. Иң әүвәл аның күзенә юлдан читтәрәк ялгыз торган карт юкә агачы бәрелде. Искәндәргә бу бакча никадәр таныш булса да, карт юкә аңар таныш кына түгел, хәтта якын иде. Кечкенә бала чагында, әле кадетский корпуска кермәс борын, аның шул карт юкә төбендә уйнавы, шул юкәне үз пайтәхете итеп, әнә теге корыган каенны дошман фараз итеп сугышуы, үткән ел Мәскәүгә китәр алдыннан Гөлфәрваз туташ белән шул карт юкә төбендә әллә нинди вәгъдәле, мәгънәле карашлар белән карашып саубуллашулары һәм моннан башка шундый вакыйгалар Искәндәрнең башына яшен шикелле тиз килеп, шулай ук тиз китәләр иде. Ләкин шул аз гына вакыт эчендә иске хатирә аның йөрәгендә әллә нинди серле эзләрен калдыра иде. Ул бүген Гөлфәрваз белән кайда вә ничек күрешү хакында уйлап, аңар үзен чын офицер итеп тәкъдим кылып, Гөлфәрваз анасы Мәрьямбикә тарафыннан да үзенең яхшы каршы алыначагына тәмам ышанып, киләчәктәге мәртәбәләрнең шатлыгы аның эченә сыеша алмыйча, урыныннан егетләрчә сикереп торып, киенә башлады, юынды, ясанды. Гаскәриләр җыйнаклыгын барысын да урынына җиткереп эшләде. Яңа гына теккән яшькелт-соры китель Искәндәрнең тәрбияләнгән яшь, зифа сыны өстендә шулкадәр килешле итеп торадыр иде ки, аны Искәндәр белән бергә туып үскән дип уйларлык иде. Иңбашларына куелган өр-яңа, көнгә дә рәтләп күренмәгән кызыл читле ука эполетлар, уңнан сулга таба ука бау белән асылындырып тагылган көмеш саплы нәфис кылыч, күкрәк өстендә кадалган көмеш герб белән гаскәри бер билге Искәндәрне хикәяләрдәге шаһзадәләр кыяфәтенә кертеп, аның һәрбер килешле, матур адымы саен шалтырап калган шпор тавышлары йөрәктә күптән сүнгән әллә нинди бер дәрт, гайрәт кылларын чирткәндәй хис иттерәләр иде. Искәндәр көзге картлысына басып, шомырт шикелле кара чәчен тарап куйды да, гаскәри уңганлык белән бер аяк өстендә әйләнеп, көзгедән сынын карап, үзенең матурлыгына, җитезлегенә кәефе килеп, Ильясовларның гына түгел, Әмировларның да яхшы караячакларына тәмам ышанып, яңа гына чыгып килгән кара мыек төкләрен борырга маташып, тарткалап куйды. Искәндәрнең бармаклары никадәр нечкә вә нәфис булсалар да, нарасый мыек төкчекләре, аның бармакларына эләкмичә, әүвәлге көенчә иске урыннарында калдылар. Искәндәрнең су шикелле саф, акыллы, моңчан коңгырт күзләре өстендә шәркый рәвештәге кара нечкә кашлары, озынчарак яңаклар арасындагы алсу бит урталары һәм чия шикелле кызыл, шактый калын иреннәреннән яшьлек, тазалык җиле исеп торадыр иде. Аның нык сеңерле беләгенә каеш белән эләктереп куелган беләк сәгатендә сәгать ун иде инде. Хезмәтче кереп, коллык карашы белән чәй хәзер булганлыгын, террасада аны чәйгә көткән-лекләрен игълан итеп баш иде. Искәндәр зифа буена да зифалык биреп, күкрәген киерә төшеп, матур бер килеш белән көчле, туры аякларын нык-нык басып, шпорларыннан мәһабәт корыч тавышлары чыгарып, үзенә-үзе кызыгып, мактаныбрак бүлмәдән чыгып китте.

II

Шаһмар мирза, гадәттәгечә, иртә сәгать җидедә торып, киң чесуча пинжәген тулы гәүдәсенә киеп, калын кызыл агач таягын тотып, үзенең сөекле карт эте Каракүз белән йортны әйләнеп, бүген эшлисе эшләргә әмер итеп, әллә тагын унбиш нәселдән гыйбарәт булган тавык көтүен ашатып, бакчага кереп китте. Зур бакчаны бер әйләнгәнче, аның карт әгъзалары шактый талганга, Искәндәр бүлмәсенең тәрәзәсе төбендәге куе сирень куагы астындагы эскәмиягә утырып, салынып төшкән пинжәк кесәсеннән фил сөягеннән эшләнгән тәмәке савытын чыгарып, симез бармаклары белән тәмәкене чеметеп алып, бераз уйланган сыман торып, башын бер яккарак авыштырып, тәмле итеп тәмәкене борыны эченә тартты да, гадәттәгечә, бармакларыннан тәмәке тузанын кага-кага урыныннан торып, бакча капкасына таба китте.

Шаһмар мирза бик иске нәселдән мирза (дворян) иде. Яшь вакытын гаскәрилектә үткәреп, полковник дәрәҗәсендә отставкага чыгып, ватанпәрвәр бер карт мирза иде. Аның зур күзләре һәрвакытта әллә нинди тирән мәгънәле төс алып, капчыкланып салынып төшкән күз төпләре, куе чал кашлары, ап-ак куе мыекларының борын астында тәмәкедән саргаюы, тулы ак битләре, салынган тамак аслары аңар махсус мәһабәтлек, зурлык бирәләр иде. Аның табигатендә дә чын аристократлык галәмәтләрен табарга читен түгел иде. Ул, башка мирзалар шикелле, юк-бар нәрсә белән вакланмый, хәтта вакланучыларны да яратмый иде. Аңар вакытның күбрәген бердәнбер улы Искәндәр белән, ул өйдә булмаганда, сөекле Каракүз, мәшһүр токымлы тавыклары белән үткәрергә туры килә иде. Тышкы сәясәт белән шөгыльләнүне дә чит күрмәгәнгә, шул хакта җыелган кечкенә генә, җыйнак кына бер китапханәсе дә бар иде. Ул елында ике гает намазыннан башка җәмәгать намазларына катнашмаса да, ышануында бик нык иде. Борыннан калган сәхтиян тышлы хәситәсе белән иске Коръән нөсхәсен үзенә бер бүлмәдә өстәл өстендә бик кадерләп тота иде. Әлеге Коръәннең мәгънәсен дә, карасын да аңламаганга, танымаганга, ул аңар кулы белән тияргә дә куркып, аны кадерләп тота иде. Һәр атна кич күрше муллага хосусый үзе барып, үлекләр өчен дип садакасын да биреп килеп, елына бер мәртәбә голәма мәҗлесе ясап, тирә-яктагы муллаларны, байларны җыеп ашатып озата иде. Башка вакыт, муллалар, байлар һәм башка халык белән эш бик аз булганга, гаептән, кеше теленнән читтә калып, тыныч кына үзенә хосусый бер тыныч яшәү белән яши иде.

Һәр язда Мәскәүдән улының каникулга кайтуы ел буенча көтеп алган олы бәйрәмнәрнең берсе була иде. Искәндәрнең кайтыр вакыты җитә башлагач, ул берничә җомга элек станциягә улына каршы барачак экипажны һәркөн үз күзеннән үткәреп, кучеры Миңлегалигә төрле әмерләр биреп, ярминкәгә барырга хәзерләнгән байлар шикелле, үзеннән-үзе куанып, шатланып, каретаның тирәсендә көнозын әйләнә иде.

Искәндәр кичә Мәскәүдән гаскәри мәктәпне бетереп өенә кайтты — мирзаның зур эшләреннән берсе бетте. Карт мирза гадәттә иртән сәгать җидедә эчә торган чәен бүген сөекле улы хөрмәтенә унга кичектерде. Улының гадәтен яхшы белгәнгә, чәйне террасага хәзерләтте.

Көнчыгышка таба, бакчаның иң матур җиренә карап торган, тирә-ягы төрле гөлләр белән бизәлгән бу терраса Искәндәрнең сөекле урыннарыннан берсе иде.

Карт мирза, зур күзләрен каршыдагы карт алмагачка юнәлтеп, өстәлдә кайнап торган самавырның җыры көенә нәрсә хакындадыр уйлап, тирән хыялга чумды. Яшь офицерның шпор тавышлары аны бу тирән хыялдан уята алмасалар да, көмеш шикелле саф, яшь тавыш аны бу хыялдан уянырга мәҗбүр итте. Ул, улының маңгаеннан үбеп, каршысына утыртып, саксон балчыгыннан эшләнгән сөекле чәйнегеннән чәй ясап, аның алдына куйды. Моңлы күзләрен тагын да тутырыбрак улына туры карады. Искәндәр аның күзенә тагын да матуррак, тагын да мәһабәтрәк булып күренде.

Аның зифа сыны өстендә офицер формасының бүген аеруча ялтырап, килешеп торуы аны әллә нинди аңлашылмаган бер шатлык белән шатландырып, йөрәгендә чиксез зур мәхәббәт, мәрхәмәт һәм өмет арттырды.

— Яхшы йокладыңмы, улым, юл бик борчымадымы? — дигән гади тормыш сөальләреннән башка сөальләре, сүзләре гаскәр, гаскәри эшләр, үткән сугышлар, киләчәктә булуы ихтимал сугышлар хакында булды. Искәндәр атасының барлык сөальләренә бу юлы җитди, чын гаскәриләрчә җаваплар бирә иде.

Шаһмар мирза өстәл артыннан торып, улына Ильясовларга визит белән барырга әмер итеп, үзе Каракүзе белән террасадан чыгып китте.

Искәндәр, Ильясовлар фамилиясен атасы авызыннан ишеткәч, кызарып китте. Атасы аның эчендәге барлык серләрен белгәндәй булып тоелды.

Искәндәр урыныннан торып, терраса коймасы өстенә бер боты белән генә утырып, киң аллея аркылы инешнең ялтырап күренүен, аның артындагы киң, кырыйсыз киң яшел болынның сөрмәләнеп торуын, болынның чиген күрсәткән сыман әллә кайда, еракта борынгы карт нарат урманының күгәреп торуын туя алмыйча карый-карый, тирән уйга чумды. Әнә, шул инеш артында, еракта, күгәреп торган карт нарат урманы артында Искәндәр өчен иң газиз, югарыда әйтелгән инеш, болыннардан, куе ак мыеклы атасыннан, хәтта үзеннән дә газизрәк, кадерлерәк бер кешесе бар иде. Әнә шул кеше аны, имтиханын бетерүгә, Мәскәүдән китәргә ашыктырды.

Искәндәрнең аны күргәне юк әле.

Шул еракта, күгәреп торган карт нарат урманы артындагы кеше Искәндәрнең исенә төшкәч, аның йөрәге бер кысылып, бер күкрәгенә сыймаслык өрелгәндәй булып, бөтен вөҗүден әллә нинди аңлашылмаган бер мәрхәмәт, мөлаемлык томаны каплап алгандай була иде. Хәзерге минутта ул шул күгәреп торган урман артындагы кеше алдына тезләнеп, аның зур кара күзләренә карап, нәфис кулларыннан үбә-үбә, аңар ялынмакчы була иде. Аннан гомерлек мәхәббәт эстәп, ул аңар ялынмакчы була иде.

Йөрәгендәге барлык хисләрен аның белән бергә бүлеш-мәкче булып, аның алдына тезләнеп, иң мөкатдәс саналган нәрсәләреннән аны өстен күреп, ул аңар аңлатмакчы иде.

Ниһаять, ул аны тәкъдир кылудан гаҗиз иде. Искәндәрнең пакь яшь йөрәге, ул кешене разый итәрлек эшне эшләүдән хисап бирә алмый гаҗиз булып, ләззәтле бер икеләнү каршында буйсынырга мәҗбүр була иде.

III

Киң болын аркылы еракта күгәреп торган нарат урманына таба, яшь кызларның чәчләренә үрелгән тасма шикелле боргаланып, юл буйлап сары йомгак шикелле тәгәрәп барган Молния өстендә Искәндәр Ильясовларга визит белән ашыгып бара иде. Юрга нык аякларының атлауларын куәтләндергәннән-куәтләндергәнгә хасил булган йомшак, болындагы чәчәкләрне үбә-үбә килгән язгы җилнең Искәндәрнең йөзенә бәрелүе актык күрешкәндә Гөлфәрвазның куе чәчләрен исенә төшерәдер иде. Искәндәр шпорлары белән Молниянең йомшак кабыргаларын рәхәттә калдырмый, һаман аларны кытыклап, үзе зифа сынын алгарак авыштырып, юрганың баруына канәгатьләнмичә, очарга хәзерләнгән лачын шикелле, ияр өстендә матур бер тирбәлеп: белән тирбәлә иде.

Туп авызыннан чыккан ядрә шикелле, юрга урманны да чыкты.

Тау итәгендә бакчага чолганган, герцогларның замокларына охшашлы, матур урында, матур стильдә салынган Илья-совларның йортлары күренүгә, Искәндәрнең йөрәге жу итеп китте. Йөрәге күкрәгеннән бөтенләй чыгып, һавада очкандай булып, аны серле бер курку алды. Шулай да, Аллага якынлашкан саен якынлашасы килгән дәрвиш шикелле, Искәндәрнең дә Гөлфәрвазга якынлашканнан-якынлашасы килде.

Искәндәр Ильясов ларның капкаларыннан кергәндә, кояш шактый авышкан иде инде. Ул парадный алдына егетләрчә юргасыннан сикереп төшеп, юрганы хезмәтчегә биреп, кулындагы ясалма чыбык белән итек, чалбарындагы тузанны кагып торганда, Мәрьямбикә каршы чыгып, русчалап:

— Ничә язлар, ничә кышлар! — дип, Искәндәргә тулы кулын сузды.

Искәндәр, гаскәриләрчә ике үкчәсен «шап» итеп янәшә басып, сынын килешле бөгеп, хөрмәт белән Мәрьямбикәнең кулын үпте. Ул, болай хөрмәтләп, Мәрьямбикәнең кулын үбүен гадәткә буйсыныр өчен генә эшләмәде. Шулай тиеш дип эшләде. Мәрьямбикә беренче сүзләрендә Гөлфәрвазның өйдә икәнчелеген, Юныс мирзаның өйдә юклыгын аңлатып, вәкарь белән акрын гына киң баскычтан менеп киттеләр. Сөйләшә-сөйләшә кунак бүлмәсенә үтеп, гади, ләкин бай җыештырылган бу бүлмәнең бетен җирләре Искәндәргә таныш булып беткәннәр иде инде. Ул хәзер дә бу бүлмәдә һичбер төрле үзгәреп! күрмәде, ул ак чехол белән өсләре ябылган йомшак креслога — Мәрьямбикәгә каршы утырып, аның урынлы-урынсыз барлык сөальләренә бик илтифат белән җавап бирергә тырышып, йөрәгендәге каушау, уңайсызлыкны никадәр басарга тырышса да, булдыра алмады. Ул нәрсәдер көтә, түземсезлек белән көтә иде. Мәрьямбикә аның чын офицер булганлыгын, киләчәктә генераллык дәрәҗәсен алуын, формасының матурлыгын, мәһабәтлеген, өстенә килешүен никадәр мактаса да, аның сикергән йөрәген ул сүзләр генә баса алмыйлар иде.

Кинәт тәрәзә турысындагы аллея аркылы бер ак нәрсәнең яшен шикелле ялтырап үтүе Искәндәрнең йөрәгендә яңа бер уңайсызлык кузгатып, тәне буйлап әллә нинди бер кызулыкның йөгергәнен сизә башлады. Аны түземсезлек куркуы алды.

Ишектә Гөлфәрваз күренде.

Искәндәр, күз ачып-йомганчы урыныннан сикереп торып, санаулы адымнары белән алга берничә адым ясап, гадәттәгечә үкчәләрен бер-берсенә бәреп, шпор тавышлары чыгарып, Гөлфәрвазның мамык шикелле йомшак кулын кысты.

Гөлфәрваз бер кулы белән алъяпкыч читен калтыратып, оялчан да, каушаган да сымак:

— С приездом, Искәндәр әфәнде,— диюенә бит урталарында яна башлаган кызыллыкларны сизеп, тагын да кызарыбрак: — Гаеп итмәгез, мин туры бакчадан, эштән кердем,— дип, Искәндәрнең кул кысуына шулай ук җавап бирмәкче булса да, ул аның көчле бармаклары белән кысылган бармакларын хәрәкәтләндерә дә алмады. Гөлфәрвазның үткен, шомырт шикелле кара күзләренең тирән, сөйкемле карашыннан хасил булган, аңлашылмаган бер ләззәт Искәндәрне чолгап алып, аның йөрәге шул аңлашылмаган ләззәттән кысыла башлады. Ул күз алдындагы бөтен нәрсәләрне онытып, кытыкланып торган тамагыннан, фикере ашыгып эшләп торган иң тәмле, иң сөекле сүзләрнең тавышларын чыгарудан гаҗиз калды. Тагын аз гына булса, ул Мәрьямбикә каршында ук Гөлфәрвазның алдына тезләнәчәк иде. Шул бер минут эчендә күзгә-күз карашның бөтен бер гомер алмаштырмаслык кыйммәте, мәгънәсе Искәндәрне аптырашта калдырып, Гөлфәрваз кулының кулыннан ычкынганлыгын сизмичә, сүзне кайдан бантларга аптырап каушап калды. Мәрьямбикә сүз кушмаса, Искәндәр дә, Гөлфәрваз да сүз башларлык сүз табудан тәмам гаҗиз иделәр.

Мәрьямбикә, урыныннан торып:

— Искәндәр әфәнде, гафу итегез, мин сезне бераз вакытка Гөлфәрваз белән калдырам... Балакай, чәчәкләреңне Искәндәр әфәндегә күрсәт! — дип, үзе ишеккә юнәлде.

Искәндәр, сүз юктан сүз дигәндәй, Гөлфәрвазга туры карап:

— Мин сез утырткан чәчәк түтәлләренең матурлыкларына шөбһә итмим; ул чәчәкләрне карап ләззәтләнүдән шаять мине дә мәхрүм итмәссез...— дип, аяк өстенә басып, күзләренең матур карашы белән Гөлфәрвазны бакчага чакырды.

Гөлфәрваз, бу үтенеч каршында ихтыярсыз калып, ләззәтле кавышу астында йөрәге никадәр типсә дә, ул Искәндәрнең үтенечен кабул итеп, киң агач баскычтан (...) вак-вак атлап, ашыгып, алдан төшеп китте.

Карт бакчаның кызыл ком сибелгән киң аллеясы аларны аулак җирдә утырткан чәчәк түтәлләре янында туктатты.

Искәндәр бу гөлләр көтүе арасыннан иң матур бер гөл чәчәге эзләгәндә, аның күзләре күп чәчәкләр эчендә уйнап, Гөлфәрвазга тәкъдим итәчәк чәчәген сайлап торганда, Гөлфәрваз камыш шикелле нәфис, ак бармаклары белән аның күкрәгенең нәкъ йөрәге өстенә бер зур ал чәчәкне кадады. Гөлфәрвазның мәрмәр ташыннан шомартылып ясалган шикелле ак, тулы беләкләре, тулы күкрәген каплаган ак полотнодан декольте итеп тегелгән кофточкасының гадилеге, матур сында килешүе, кара юбка өстендә ап-ак көймәләп тегелгән кечкенә генә алъяпкычы бу юлы Искәндәргә дөньядагы бөтен модалардан артык, матур һәм сөйкемле булып күренделәр.

Тырышып чәчәк кадап торганда, Гөлфәрвазның кичке җил уйнаткан чәч бөртекләренең битен кытыклавы, одеколон исе Искәндәргә гайрәт кертеп, чәчәк кадап торган йомшак, нәфис кулны иреннәренә китереп рәхмәт кабиленнән үбәргә һәм түбәндәге сүзләрне әйтергә көч бирде:

— Гөлфәрваз, син үзгәрмәгәнсең, син әнә теге, безнең бакчаның карт юкәсе төбендә, мине Мәскәүгә озаткан Гөлфәр-вазсың. Гөлфәрваз, мәңгегә минем өчен шундый Гөлфәрваз булып, мине бәхетле ит. Минем йөрәгемдә фәкать син бер ялгызың, Гөлфәрвазым, һәм мәңге шунда бер ялгыз калачаксың,— дип, берсе икенчесенә ябышмый торган җөмләләрдән үзе уңайсызланып, яшь канның көчле хәрәкәте, уйнавы каршында ихтыярсыз калып, көчле куллары белән Гөлфәрвазның таң җиле шикелле йомшак гәүдәсен күкрәгенә кысып, комсызланып, әле күзләреннән, әле маңгаеннан юләр кеше шикелле әллә нинди аңлашылмаган сүзләр кабатлый-кабатлый үбә-сөя башлады. Гөлфәрвазның үтенүләре берсе дә аның колагына кермиләр иде. Тик аның еш-еш типкән йөрәгенең селкенүе генә Искәндәргә беленеп тора иде. Гөлфәрваз, ауга эләккән күгәрчендәй сирпелә торгач, көчле кочактан ычкынып, чабып киткәч кенә, Искәндәр вакыйганы төшенеп, күкрәгеннән төшкән ал чәчәкне җирдән күтәреп, Гөлфәрваз һәм Мәрьямбикәнең аның бу мөгамәләсенә начар карауларыннан куркудан хасил булган тәэсир астында, үзен-үзе шелтәләп, ашыкмыйча гына әлеге кызыл ком сибелгән аллеяга чыкты. Аллеяның икенче башында Гөлфәрвазның кечкенә генә матур аякларын җәһәт-җәһәт матур атлатып баруы, шәп барудан хасил булган җилнең юбка итәкләре белән уйнавы, матур сынның матур урыннарының ялт-йолт итеп беленеп калулары әле тибүеннән тукталмаган йөрәккә аерым бер зәвык, ләззәт бирсәләр дә, бер генә минут моннан әүвәл эшләнгән эшкә Гөлфәрвазның, Мәрьямбикәнең нинди күз белән караячакларын уйлап, яшь кан хәрәкәтенә бирелеп, Мәрьямбикәләр каршы-сында дәрәҗәсенең тапталуыннан, абруеның югалуыннан куркып, алар алдында нинди юллар белән үзен аклау турында уйлап барганда, Гөлфәрваз ашыгып барган көе артына борылып карады да, көлеп башын аскарак бөгеп, матур сынына мең төрле матурлык биреп, чабып китеп террасага менеп, күздән югалды.

Бу матур мәгъсүманә көлү Искәндәргә яңадан-яңа җан кертте. Искәндәр талган сыман, кулындагы чыбыгы белән итек балтырына акрын гына суга-суга терраса баскычыннан менгәндә, Мәрьямбикә аңар очрап, чәйне кайда хәзерлэттерү мәсьәләсе белән аңа мөрәҗәгать итте. Искәндәргә бу йорт таныш һәм үз булганга, ул турыдан-туры күпне аңар хәтерләтә торган беседканы ихтыяр кылып, Мәрьямбикә белән бакчаның кояш баешы ягына беседкага таба киттеләр.

Бакчаның биегрәк җирендә, гөлләр белән чолгана-чолгана үзе зур бер гөлгә әверелгән беседка эчендәге кадерле кунакның ялтыравыклы төймәләре белән уйный-уйный баерга якынлашкан кояш каршыдагы биек каеннарның артына яшеренде. Искәндәр Гөлфәрвазның саф күзләреннән баягы эше өчен җавап эзләсә дә, Гөлфәрвазның, куштанланган сымак сөйкемле тирән карашлары өстенә, баерга якынлашкан кояшның нурыннан нурланып, янып торган көләч йөзләре, Искәндәрнең сөйләп килгән сүзләренең хәбәрләрен җуйдырып, туктатып, каршында аны мәсхур иткән (сихерләгән) күзләргә карап, ничәшәр минут тик торырга мәҗбүр итәләр иде.

IV

Сары юрга тәкъдим ителгәндә, караңгылык шактый төшкән иде инде.

Искәндәр Мәрьямбикә белән күрешеп, Гөлфәрвазга да кулын сузды. Бу вакытта очрашкан күзләр гадәттәгедән моңлырак һәм тирәнрәк иделәр. Алар, эчләрендәге серләрен бер-берсеннән яшермичә, баягы вакыйганың дуслыкны арттырганлыгын исбат итеп, алдагы өметләргә, зур сәгадәтләргә ышанышып, йөрәктә тирән эзләр калдырып аерылыштылар. Сары юрга, йомгак шикелле тәгәрәп, күз ачып-йомганчы Искәндәрне Гөлфәрвазның моңланып калган күзләреннән югалтты. Җәйге тын кичтә ерактан ишетелгән юрганың тояк тавышлары тәмам югалгач кына, Гөлфәрваз, басып хәрәкәтсез калган урыныннан кузгалып, ялгызсынып, бүлмәсенә керде. Сөекле бүлмәсе аңар бу юлы әллә нинди күңелсез, бер төрлелеккә баткан булып күренеп, аны әллә нинди күңелсезлек, эч пошу, ялгызлык чолгап алгандай булды. Аның Искәндәрдән аерыласы килмәде. Ул үзен мәңге-мәңге Искәндәр кар-шысында гына тотасы килде. Шулай булганда, аның өчен мәңге бәйрәм булыр иде төсле күренде.

Шулай уйланып, бая гөл түтәлләре янында Искәндәрнең аңар әйткән сүзләрен берәм-берәм хәтерләп, уйлап торганда, бакча артыннан ай үзенең тулган, шат йөзен күрсәтте. Гөлфәрваз айга карап җырламакчы да, еламакчы да булып, йөрәге аңлашылмаган бер ләззәттән кысыла башлады. Ул айга карап, гүя Искәндәрне күргәндәй булып, авыз эченнән үзе дә рәтләп ишетмәслек итеп шыпырт кына: «Искәндәр, мин синеке, Искәндәрем, сөекле Искәндәрем»,— дип торганда, итәгенә сикереп менгән ак песи баласын сөеп сыйпый-сыйпый, тәмле итеп, шыпырт кына елый башлады. Бу елау шулкадәр ләззәтле, мәгънәле иде ки, һәрбер тамган яшь тамчысыннан әллә нинди бәхетләр туган шикелле булып, мөмкин кадәр аны күбрәк тамдырырга тырыша иде. Бу елау үпкә, ачу, зарлану елавы түгел иде. Бу елау саф йөрәкле гыйффәтләрдә генә була торган чын яшерен мәхәббәт галәмәте иде.

Сары юрга урман читендә башын уйната-уйната урта барыш белән, барабан суккан сыман тояк тавышлары чыгарып, онытылган Искәндәрне өенә алып кайта иде. Искәндәрнең йөрәге иң нечкә хисләргә чолганып, айның нурына баткан матур җиһан, ай үзе, мәһабәт каралып торган урман, юл читендә ялгыз гына торган каен һәм астындагы юргасы — һәммәсе аңар сөекле, якын булып күренеп, аларга мәрхәмәт, яхшылык итәсе килде. Ул битенә кунган черкине дә үтермичә, битеннән куркытып кына җибәрде. Аның бөтен вөҗүде мәхәббәт, чын мәхәббәт көче белән чолганган иде. Аның күңелендә, йөрәгендә хәзер Гөлфәрваздан башка һичнәрсә юк иде. Искәндәр үзе дә сизмичә шпорлары белән Молниянең симез кабыргаларын кытыклап җибәрүгә, юрга, җил шикелле, киң болынның җылы тын һавасын ярып, Искәндәрне өенә ашыктырды...

Юныс мирза хатыны, кызы Гөлфәрваз белән, икенче көн инде Шаһмар мирзаның өендә кунак булып яталар иде.

Июнь кояшының эссе шәүләләре Искәндәр белән Гөлфәрвазны карт бакчаның куе куакларының күләгәсе астындагы куе үләннәр арасына качырганнар иде.

Искәндәр белән Гөлфәрваз киләчәктәге тормышлары хакында киңәшеп, көзгә, туйдан соң Мәскәүгә барырга уйлап, бәхетлеләрнең дә иң бәхетлеләре шикелле бәхетле яшәүләренә ышанып, бергә киләчәк өчен планнар корып, сөйләшеп торганда, хезмәтче Искәндәргә телеграмма китереп бирде.

Телеграмманы ачуга, Искәндәрнең йөзендә хасил булган гайре табигый күләгәләр Гөлфәрвазны куркытып, ул Искәндәрдән телеграмманың нәрсә хакында икәнчелеген әйтүен үтенә башлады. Искәндәргә телеграммадагы һәрбер сүз, һәрбер хәреф аны бөтен бәхетләреннән мәхрүм итәчәк һәм бөтен зәвыкларын яндырып, көлен күккә очырачак утлар булып күренеп, аның башы әйләнеп, берничә минут баскан урынында хәрәкәтсез калды. Ләкин Мәрьямбикә вә башкаларның аның бу эшеннән, бу курыкканлыгыннан көлүләрен, шуның аркасында бөтен ышанычының югалуыннан куркып, егетлеген җуймаска тырышып, тавышына мөмкин кадәр табигыйлек бирергә азапланып:

— Германия безгә сугыш: игълан иткән, мобилизация!.. Мин бүген, бу көн үк Мәскәүгә китәргә тиешмен...— дип көчкә сүзен әйтеп бирде.

Гөлфәрвазга калтыранган тавыш белән әйтелгән бу сүзләр әллә нинди куркынычлы, дәһшәтле булып күренеп, ул бөтенләй хәлдән таеп, ят тавыш: белән:

— Сугыш, сугыш!.. Юк, мин сине җибәрмим, теләсәләр нәрсә сөйләсеннәр, мин сине җибәрмим!..— сүзләре белән Искәндәрнең муенына сарылып, сулкылдап-сулкылдап елый башлады.

Бу елау, бу ялварулар Искәндәрнең нечкә кылларын калтыратып, аның үзенең дә Гөлфәрваз белән бергә кочакланышып елыйсы никадәр килсә дә, ул аны булдыра алмый иде. Әлеге аны куллар үбәргә, билләр бөгәргә мәҗбүр иткән көч бу юлы да тәмле елаудан тыелырга аны мәҗбүр итә иде. Сөеклесе хакында куркуның чигенә җиткән йөрәкне юату Искәндәргә җиңел булмады.

Шахмат уйнап утырган ике картка бу телеграмма башта Гөлфәрваздан ким тәэсир итмәсә дә, ләкин Шаһмар мирза, үзе гаскәри булганга, гаскәрилек шанын киметмәс, фамилия данына кер кундырмас өчен, салкын канлы булырга тырышып, мәсьәләнең сәяси ягына күчеп, Германиянең болай сугыш игълан кылуына һичбер мәгънә бирә алмыйча аптырашта калып, бөтен немец җенесенә аның ачуы кабарды. Искәндәр өч көн эчендә полкында булырга тиеш, хәтта мәҗбүр булганга, Мәрьямбикәнең кушуы буенча ул нәрсәләрен дә җыештыра башлаган иде инде. Гөлфәрвазның яшертен елаулары аңар артык авыр тәэсир иткәнгә, аның бу яшьле күзләреннән тизрәк югаласы килде. Атасының әмере буенча анасының кабере өстенә барып, яшертен, хәтта үзеннән-үзе яшереп, чирәмләнеп беткән иске кабер өстенә берничә кайнар яшь тамчыларын тамызып, аның белән бәхилләште. Зираттан кайтып, капкадан кергәндә, станциягә аны озатыр өчен атлар хәзерләнгәннәр иде инде. Елаганлыгын сизмәсеннәр өчен, яулыгы белән күзләрен тырышып сөртеп, йөзенә җылы шатлык галәмәтләре чыгарып, Мәрьямбикә каршында үзен каһарман сыманчарак итеп күрсәтергә тырышты, һәм чыннан да, Мәрьямбикәләрнең әллә нинди аңар көчле, мәгънәле булып күренгән сүзләре каршында Искәндәр онытылып, бәгъзе үзен әллә нинди зур эшләр эшләрлек каһарман итеп күрә иде.

Менә аерылышу сәгате сукты.

Искәндәр куркуны, каушауны белми торган һәм үз өлешенә төшкән эшне үзе эшләрлек иттереп тәрбияләнгән гайрәтле солдат булса да, монда, бу сәгатьтә Гөлфәрваздан аерылу аңар җаныннан аерылу белән бер дәрәҗәдә авыр һәм ачы тоелып, ул, үзенең башын җуйган шикелле, вакыты-вакыты белән үзе дә аңламаган көч каршында хисенә каршы баргандай була иде. Искәндәрдән фамилия, тагын әллә нәрсәләр честе өчен әллә нинди зур эшләр көткәнлеген йөзенә чыгарып вә һәрбер үткен карашында шуны аңлатырга тырышып басып торган Мәрьямбикә аның күзенә әллә нинди рух шикелле күренеп, Искәндер аның теләгенә каршы барудан гаҗиз булып, менә шул рухның көчен ул актык сәгатьләрдә үзендә тагын да күбрәк сизеп, тагын да күбрәк тоеп, дөньяда торуның бөтен мәгънәсе шул көч дулкын кылган эш өчен генә икәнче-легенә тәмам ышанып, шуңар бирелеп, менә шул көч күрсәткән эш юлында тартышучы каһарман дип үзен фараз итсә дә, тик Гөлфәрваз мәсьәләсенең аның йөрәге төбендә авыр төен булып утыруы аның төсен шактый үзгәрткән иде.

Шаһмар мирза, Коръән саклана торган бүлмәдәге өчпочмак -ланып сәхтиянгә төрелгән бөтине Искәндәргә биреп:

— Улым, Дәүләтгильдиевләр бу көнгә кадәр нәселебез йөзенә кызыллык китермәделәр. Алар фамилиянең честен саклау юлында кулларыннан килгән нәрсәләрен аямадылар. Куркакларга дөньяда хурлык, ахирәттә тәмуг, улым!.. Аллага тапшырам, ярдәмчең Алла булсын!..— дип, улының маңгаеннан өч мәртәбә үбеп, артык бер сүз дә әйтмичә, китәргә хәзерләнеп торган экипажга таба китте.

Таң чыгына чыланган яшь чәчәкләр шикелле яшьле, бөтен дөнья хәсрәтен үзләренә җыеп алган моңлы күзләре белән Гөлфәрваз, Искәндәргә берничә секунд карап хәрәкәтсез торгач, Искәндәрнең кочагына омтылып, калтыраган куллары белән аның чәчләрен сөя-сөя:

— Саклан, җаным, саклан, Искәндәрем!.. Артыңда сәламәтлегеңне Алладан ялварып торучы догачың барлыгын исеңнән чыгарма...— дигән сүзләреннән башка бер сүз дә дәшмичә, яшенә төелеп, Искәндәрнең кочагында хәрәкәтсез калды.

Искәндәр Гөлфәрвазның кайгылы, яшьләргә баткан хәсрәтле күзләреннән үбеп, аңар янган йөрәген ачып, эчендәге моңарчы әйтә алмаган серләрен әйтеп, Гөлфәрваз алдына тезләнеп, елап, актык елау белән елап бәхилләшмәкче булса да, Мәрьямбикәнең гаеп итүеннән куркып:

— Гөлфәрваз, миннән бәхил бул! — дан башка бер сүз дә әйтмичә, кинәт борылып, Мәрьямбикәгә кулын сузды.

Мәрьямбикә каршысында сугыштан капитан булып кайтучы, киләчәктә генерал дәрәҗәсенә кадәр җитүче, Дәүләт-гильдиевләрнең һәм Ильясовларның мактанычлары булган, матур формалы, кылычлы, шалтыравыклы итекле Искәндәр бүген артык матур һәм эшлекле булып күренде. Шуңа күрә Мәрьямбикә, түбәндәге сүзләре белән Искәндәргә әллә нинди көч кертергә тырышып:

— Кайда гына вә нинди генә урында булсаң да, Дәүләт-гильдиевләрнең фамилиясе моңарчы шатлык таңы иде, моннан соң Дәүләтгильдиевләрнең фамилиясе белән Искәндәр әфәнде безне мактандырыр дип ышанып калабыз,— дип сүзен бетерде.

Бу сүзләрдән соң Искәндәр үзен әллә нинди бер көчнең ихтыярында калгандай хис кыла башлады. «Моннан соң Дәүләтгильдиевләр фамилиясе белән Искәндәр әфәнде безне мактандырыр дип ышанып калабыз» дигән җөмләсенең һәрбер сүзе аерым-аерым Искәндәрнең колагында яңгырап-чыңлап калды. Искәндәр, атына атланган көе, һәммәсе белән саубуллашуга ишарә итеп, башын иде.

Экипаж кузгалуга, Гөлфәрвазның йөрәге урыныннан бөтенләй кузгалып, күкрәгеннән чыгып киткәндәй булып, ул Искәндәрнең ияр-өзәңгеләренә асылынып, калтыраган кулы белән кулындагы яшьләре дә кибеп җитмәгән кызыл яулыгын Искәндәрнең кылыч сабына бәйләп:

— Бәлки... бәлки... актык бүләгемдер...— сүзләрен әйтеп бетерә алмыйча, һушсыз булып егылды. Гөлфәрваз һушына килгәндә, Искәндәрне станциягә озатучы атларның тояклары астыннан чыгып баганаланып һавага күтәрелгән тузан да беткән иде инде.

Искәндәрнең сугышка китүе искә төшкәндә, Гөлфәрвазның башы әйләнеп, төпсез базга, җәһәннәмгә төшкәндәй булып күренә иде. Аның сугышта үлүен уйлый башлагач та, Гөлфәрвазның миен әллә нинди куе, авыр томан каплап алып, ул берничә секундка онытылгандай булып, үзен әллә нинди куркынычлы буталчыклык эчендә калгандай хис кылып, кайнар, гөнаһсыз яшьләре белән йөрәгендәге иң нечкә догаларын Искәндәрнең тереклегенә багышлап, пакь мәхәббәт шәрифенә Алладан Искәндәргә сәламәтлек сорап, талган күзләрен сөеклесе киткән юлга юнәлдереп, бер ноктага озак итеп карап, хәрәкәтсез калды.

VI

Көзге караңгы төн иде.

Мәңге пычрагы кипмәгән черек баткаклык исе белән төтен исе, караңгы, кара урманның караңгылыгы, дошман гаскәренең якынлыгы Искәндәргә нәрсәдер түземсезлек белән көттерәдер иде. Искәндәрләр дошманның зур көчен чолгап алып, аны җир йөзеннән юк итү уе белән ничә тәүлек инде менә шул кара урманның караңгы базларында яшеренеп торалар иде.

Менә якыннан ишетелгән көчле тупның мәһабәт тавышы, юеш, караңгы урманның тынычлыгын бозып, урман буйлап шаулап китте. Озак та үтмәде, икенче яктан бер-бер артлы җирне селкеткән туп тавышлары белән куркынычлы пулемет тавышлары бөтен урман эчен тутырып, аны уты кайнап торган җәһәннәмнең бер базы хәленә китерде.

Искәндәр кул астындагы төркем белән һөҗүмгә хәзерләнгән дошманның сафын узып, аның артына төшү уе белән урман читенә чыкты. Җәһәннәм караңгылыгында дәһшәтле пулялар колак төбеннән зәһәрле еланнар шикелле сызгырып үткәндә, йөрәкләрне ирексез әллә нинди бер көч чолгап алгандай була иде. Караңгыда адашып, үзләренә корбан эзләп йөргән пуляларның тавышлары, бер караганда, дөньяда иң йомшак мәрхәмәт тавышлары чыгаргандай булсалар да, икенче караганда, иң куәтле зәһәрне, усаллыкны аңлаткан иң куркынычлы тавыш белән сызгырып йөрәктән үтүләре күңелдә әллә нинди башсызлык, өметсезлек утын кабызып калалар иде.

Кара урманның караңгылыгында шрапнельләрнең төрле төстәге утлар чыгарып шартлаулары, тупчы фиркаләрнең уңайлы урыннарга вакытлы җитәр өчен, караңгылыкка карамыйча, атларын бөтен куәтләренә чаптырып урман итәкләрен алып калырга тырышулары, җәяүле гаскәрнең чылбыр ясап, дошманны кысарга тырышулары, атлы гаскәрләрнең сөңге, кылыч тавышлары, яралыларның ыңгырашулары дөньяда иң дәһшәтле, шулай ук иң мәһабәт, адәм йөрәген канәгатьләндереп баса алырлык һәм аны хәйран калдырырлык вакыйгаларның иң соңгы дәрәҗәдә көчлесен менә бу кичәдә табарга мөмкин иде.

Искәндәр курку дәрәҗәсеннән үтеп, бер урыннан икенче урынга чабып йөргәндә, астындагы аты кинәт ике аягы өстенә басып, әллә кайда, югары омтылып, алга чабып китмәкче булып, тыпырчынып берничә секунд торды да, егылып, авыр итеп актык сулышын сулады. Моннан бер генә минут алда аны өстендә йөрткән көчле атның кинәт юк булуы Искәндәргә авыр тәэсир итеп, аның башына «үлем һәм Гөлфәрваз» дигән бер фикер килеп, аңар караңгы төн тагын да караңгырак булып күренде. Ләкин «үлем, Гөлфәрваз» фикере артыннан ук Мәрьямбикә, Әмировлар, Байбековлар һәм Мәрьямбикәнең: «Моннан соң Дәүләтгильдиевләр фамилиясе белән Искәндәр әфәнде безне мактандырыр дип ышанып калабыз»,— дигәне яшен шикелле Искәндәрнең яшь каны буйлап йөгереп китеп, Дәүләтгильдиевләр фамилиясе белән мактандырачак эшне менә шул кичтә эшләү мөмкин икәнлеген Искәндәр уйлый башлады.

Аягындагы кылыч җәрәхәтеннән аккан кан белән Искәндәрнең итек эче тулган булса да, ул аңар илтифат итмичә, Дәүләтгильдиевләр фамилиясе белән Мәрьямбикәләрне мактандырырлык эшне бу кичтә эшләвенә ышанып, менә шул кыйммәтле минутларда бар көче, гайрәте, белеме белән дошманга каршы торып, максатына җитүенә ышанып кына торганда, иттифакый [1] төшкән дошманның шрапнеле бер секунд эчендә аны юк итте.

Тик Искәндәрнең басып торган җирендә аннан ядкяр булып бер баз гына калды.

VII

Менә ничә көн инде Гөлфәрваз Искәндәрдән түземсезлек белән хат көтә иде.

Күңелсез көзге көннең авыр һавасы бөтен җиһанны авырайтып, күңелсезләндереп торуы өстенә эчпошыргыч вакыйга-нә яңгырның көнозын туктамыйча явып торуы, Искәндәрдән бу көнге почта белән дә хат-хәбәрнең килмәве Гөлфәрвазның җәрәхәтле йөрәген тагын да җәрәхәтләндереп, нечкәреп калган кулларына таянып, ул шушы җәһәннәм күңелсезлеге белән чолганган һавадан ниндидер ярдәм көтә иде.

Аның хәсрәтле күзләре үлеп беткән бакчадан күңелен юатырлык нәрсәдер эзләгәндә, тәрәзә алдындагы юеш һавага чолганган тирәкнең түбәсендә ялгыз калган бердәнбер яфракның көзге, дәһшәтле җил белән тартышып торганына очрап, ул шул ярдәмсез калган яфракка карап, куркынычлы хыял мохите эчендә онытылып калды. Аның фикерен куркынычлы хыял томаны капласа да, йөрәге түземсезлек белән Искәндәрдән хат яки хәбәр көтә иде...