АКЧАРЛАКЛАР

Шәриф Камал

Диңгез көлә

Җәй башы иде. Каспий диңгезе буендагы балык промыслоларында елдагы рәвешчә хәрәкәт башланган; «селдь» тотарга әзерләнәләр; аралары өчәр-дүртәр чакрымнан диңгез кырые буйлап тезелеп киткән һәм кыш буе диңгез моңнары, дулкын аккордлары тыңлап кына йоклаган промысло лабазларында инде кешеләр кайнаша башлаган иде.

Һәр көн иртә-кич тимер юл станцияләреннән төркем-төркем дә, берәм-сәрәм дә эшче халык диңгез буена тарала һәм промыслоларга урнаша торалар иде. Төркемләп килгәннәре, күбрәк Бакуда яисә Дербент, Петровский кебек калаларда ялланып, берәр җитәкче белән туп-туры билгеле берәр промыслога килеп төшәләр; берәм-сәрәмнәре, промыслодан промыслога барып, хезмәт хакы турында сатулаша, урын сайлаштыргалап йөриләр.

Промыслоларда эшләр әле кызып китмәгән, шулай да гомумән җыену хәрәкәте башланган иде инде.

Мартның калган атнасы чалт аяз һәм салкынчарак бер көн иде. Кояш иңәр алдыннан гына диңгез чите буйлап ике кеше сүрән-сүрән адымнар белән Мительбаум промыслосына якынлаша иделәр. Көнчыгыштан искән йомшак кына җил диңгезнең өс катын азрак җыерчыкландырып бизи, матурландыра һәм диңгезнең чит буйларында, вак-вак дулкыннар ясап, кырый ташлары белән ачусыз гына бәрештерә тора иде.

Мительбаум промыслосында чаннар тазартып маташкан эшчеләр инде эштән туктадылар.

Монда әле неводчылар килеп җитмәгән. Тачкачылар гына эшләп маташа иделәр. Боларның барлыгы биш татар егете, өч рустан гыйбарәт иде. Алар лабазга якын ук, диңгез кырыеннан унбиш-егерме сажиннар гына читтә бер баракта тора иделәр, барак калкурак җирдә булып, яртысы комга күмеп ясалган, арт ягында диңгезгә караган бер генә тәрәзәсе бар, ул да җир белән тигез иде.

Эшчеләр баракка җыелгач, десятник Исак үзе белән ике кеше ияртеп керде дә:

– Менә монда сезнең земляклар да бар. Теләсәгез алар белән бергә эшләргә мөмкин булыр, – диде һәм, мондагыларга карап, эш турысында сөйләп китте: – Егетләр, кызурак кирәк... Баягынак та әйттем, хозяин телеграммасында әйтә: ике йөз кеше яллаган, Әстерхан казаклары, ди. Бик җитез халык, алар инде юлдалардыр. Озакламый җитәрләр чамасы; невод сала башлагач, чаннар белән маташырга ярамас...

Бу шулай сөйләп торган арада, сары мыеклы бер эшче, яңа килгәннәрнең берсенә төбәп, шатланган тавыш белән:

– Әй, синме бу? Кайдан болай? Таныр хәл дә юк, – диде дә, нык кына кул кысышып, алар белән күреште.

Сүзен бетерергә өлгермәгән Исак, кинәт сүзе киселгәнгә оятлы булган төслерәк кәефсезләнсә дә, сиздерергә яхшысынмады, күрәсең, бер яңа килгәннәргә, бер сары мыеклыга күз йөртеп:

– Менә әйттем ич, земляклар, танышлар тагын. Мин шулай ук белдем дә... – диде. Һәм шул көйгә сөйләнә-сөйләнә ишектән чыкты. Чыккач, тагын ишектән башын сузып: – Менә шулай, иртән конторага кереп чыгарсыз, – диде.

Сары мыеклы егет:

– Ярар-ярар, керерләр, – диде һәм, теге ишекне япкач: – Шылт итмә, егетләр, эшчегә пачут арта башлады, күрдең, ничек чакыра, читкә җибәрәсе килми бит, хәзер кечкенә генә назлангаларга да ярый, – диде.

Берәү ялгап:

– Солдатка иртә саен чәй янына кайнар коймак требовать итсәк нишләр? Бирерләр бит? Булмаса, үзең эшлә, дияргә кирәк, – диде.

Икенче берсе:

– Варенье — яхшысын гына, каз ите — салкынга куйганы! Миколай белән икесенә, ха-ха-ха! – дип кешнәп җибәрде.

Миколай дигәннәре татарча яхшы белә иде. Ул өстәл өстендә чәчелеп яткан чүп-чар һәм икмәк валчыкларын кулы белән җиргә сыпырып җибәрде дә:

– Өйрәгә май сорарга кирәк, май, киндер мае, тоз да су, су да бәрәңге; ул бит эчәгеләрне генә бөрештерә, ә сез коймаклар да вареньелар белән саташасыз, эх сезне, – диде.

Сары мыеклы егет, аны аркасыннан сугып:

– Менә озакламый балык ашый башларбыз, балык! Бер дә кайгырма, Миколай Петрович, тешең генә түзсен! Балык булыр озакламый, – диде.

Аның исеме Хөснетдин иде, тик аны монда «Солдат» дип кенә йөртә иделәр.

Чын да, ул ике-өч ел гына элек солдатта булган икән. Әле дә аның кайсыбер кыйланышларында андагы манералар күренгәли иде. Ул, яңа килгән егетләрнең сумкаларын алып сәкегә үз урыны янына урынлаштыргач, аларны мондагы иптәшләренә дә таныткан булды:

– Болар минем настоящий дус кешеләр. Петровскида без болар белән бервакыт дөнья куптарып тордык! – диде. Һәм кара күзле, матур кыяфәтлесен күрсәтеп: – Әлеге, таза дип, мактап сөйләгән идем ич сезгә, Гариф исемле егет менә шушы егет инде ул! Сигезәр потлы капчыкларны уйнатып ала торган егет, – диде.

Солдат шулай дигәч, төрле яктан бу егеткә берничә күз төште, гүя сокланып карый иделәр.

Ул карарга да таза күренә, өсте-башы да иптәшенекеннән шомарак иде. Аның шактый эре башында арзанлы, бәйләгән бүрек белән өстендәге иске генә кышлык пальто да никтер килешле күренә иде.

Солдат аларның кайларда йөреп, кайдан монда килеп чыкканнарын сораша башлады. Ул арыган кыяфәттәрәк, бер терсәге белән өстәлгә таянып, янтайган килеш утырган, кыскалык белән өзеп-өзеп баштан үткәннәрен аңлата. Иптәше аның сүзләрен дөресләгән рәвештә баш ишарәсе генә ясаштырып утыра иде.

Алар көзен Солдат белән аерылышкач, Дербентка килгәннәр. Дербентта бераз вакыт пристаньда эшләп, соңыннан Бакуга килгәннәр. Анда кыш буе нефтьтә эшләп, инде менә балыкка чыкканнар икән...

Ул сөйләгәндә, башкалар күңел куеп тыңлый, аның авызына карап тора иделәр. Ул үзе дә тәмам үзсенгән рәвештә янындагы кешеләргә һәм баракның буена сузылган сәкегә күз йөртә иде. Үзсенерлек тә бар шул: менә алама-шалама сөйкемле генә егетләр, һәммәсе дә үз кешеләр, әнә сәкедә түшәгән, җыйнак кына, риясыз гына аларның урыннары...

Җил юк, ышык. Ерак юл йөреп арыган өстеннән шушы иптәшләр арасында рәхәтләнеп йоклап китәргә генә.

Алар сөйләшеп торган арада, аш килде. Аш әлеге күптән түгел генә Николайның зарланганы өйрә иде.

Буланып торган бәрәңге өйрәсен яңа килгән егетләр дә тәмле генә арыш икмәге белән яратып ашадылар. Тик туя торгач кына, гүя Николайның баягы сүзе исләренә төшеп, «Бу нәрсә эчәкләрне бөрештермиме икән?» дигән сөаль белән зиһеннәре мәшгуль төсле күренә иде.

Аштан соң, кайсы кайда сузылып, тәмәке төтәтә башладылар. Барак эче махорка төтене белән тулып калды. Урта бер җирдә генә саргылт-кызыл якты биреп тора торган асмалы лампа кисәге болытлы һавада төнлә белән диңгез уртасында уйчан булып күренгән маяк утына охшый иде. Сәкегә сузылган кешеләр дә төтен дулкыннары астында диңгез мәхлуклары төсле күренә иделәр.

Шул арада ишектән дәү генә бер кеше килеп керде. Аның башында — йончылган кара эшләпә, өстендә — кыска гына иске соры чикмән, чикмәненең алгы чабулары ике якка ачылып киткән; күксел-кара күлмәгенең изүеннән йонлы күкрәге күренеп тора иде. Буе уртачадан озын булмас, тик иңбаш араларының киңлеге, кулбаш әгъзаларының эрелеге аны шактый дәү күрсәтә иделәр. Хосусан түгәрәкләнеп кырыккан чал сакалы, киң һәм каратутлы йөзе белән ул төтен дулкыннары арасында әллә нинди «дию» кыяфәтендә булып күренә иде.

Кергәч тә, карана-карана, эчкә таба узды.

Сафа дигән егет өстәл җыештырып маташа иде.

– Менә әйткән идегез, килмәс, дип, әйдүк, Шәрәфи абзый! – диде. Теге эндәшмәгәч, тагын ялгады: – Хәзер генә Исак сине эзләп йөридер иде. Җир тишегенәме кергән, һич табар хәл юк, ди, үзен!

Теге карлыккан тавыш белән ашыкмыйча гына:

– Кашыкларыңны саташтырма, санап кына куй, дип әйтмәдеме? – диде.

– Юк шул, анысын әйтмәгән иде.

– Әнә иң кирәклесен әйтми калдырган!

Ул, яңа килгәннәрне күрмәгәнгә салышып, илтифатсыз гына:

– Солдат, шашка уйныйбызмы? – диде.

Солдат, гафу үтенгән сымак:

– Бик арыган идем шул, Шәрәфи абзый. Менә иптәшләрне дә сагынылган, серләшәбез әле үзләре белән... – диде.

Шәрәфи карт, боларны яңа гына күргән булып:

– Ә, якташлар, кайсы губерна? Ә өяз кайсы? Бәләбәй, диген... Авыл кайсы? Ярый... – диде дә, бер аягына тайчанган көе, икенчесен алгарак җибәреп, тәмәке урый башлады, тәмәке урагач, иреннәре белән чылатып ябыштырганда: – Бәләбәйнең минем бер дус кеше бар иде. Хәер, мин үзем мишәр, Красный-Слабудский өяз... Ну, шунда да...

Сафа янтыктан моның сүзен бүлде:

– Шәрәфи абзый, сүзеңне оныттырмыйм, Красный-Слабудка өязендә бер генә дә юньле кеше юк, диләр бит, һәммәсе дә ат караклары, ди!

Шәрәфи карт, аңар җавап бирмичә, сүзендә дәвам итеп:

– Хәер, авылныкы булгач, сез аны белмәссез, бик һәйбәт кеше иде, – Сафаны күрсәтеп: –әнә шундый агач авызларга күп лыгырдарга бирмидер иде ул, чалт иттереп авызга куя да җибәрә: чүплә инде аннан соң тешләреңне идән буеннан... Атаң белән тиңдәш кешене мыскылламассың икенчеләй, – диде.

Ул, сүзен әйтеп бетерү белән, Сафага шундый бер җиңгән кыяфәттә карады, гүя теге, чынлап та, идәнгә чәчелгән тешләрен чүпли иде.

Сафа, оятлы булган кебегрәк:

– Юк, Шәрәфи абзый, мин бит тегеләй генә, мыскылларга Ходай сакласын... Болай мин кеше сүзен генә әйтәм... Син, бәлки, гомереңдә дә ат урлаганың юк; ә кеше сөйли ул! – дип, сүзне шаяруга сабыштырды.

Карт инде тынычланган тавыш белән:

– Өяздә чакта, энем, минем үземнең дә менә дигән унлап атым бар иде. Кайда ул урлау дигән нәрсә, – диде.

– Бар өстенә бар — май өстенә бал, диләр, бәлкем, шушы унның ук берничәсе...

– Хуш, нәрсә «берничәсе»?

Сафа, кызу гына иттереп:

– Нәрсә генә булмасын, Красный-Слабудскиларны мактамыйлар, Шәрәфи абзый! Аның өчен ачуың килмәсен! – диде дә үзе шаркылдап көлеп җибәрде.

Бу юлы башкалар да көлгәнгә күрә, карт үзе дә, көлкегә кушылып, аптыраган кыяфәттәрәк бераз көлемсерәп торды.

Шул арада Солдат, Гарифны күрсәтеп:

– Менә бу егет монда калса, мин инде шашканы икегезгә тапшырам, Шәрәфи абзый. Бу кеше, баксаң, сиңа да нужник биргәләр, – диде.

Карт Гарифка кырын гына, көлемсерәп карады.

– Менә күрерсең, – диде Солдат.

Монда эштән туктаган арада, еш кына шашка уйнап маташа иделәр, әмма картка каршы уйнаучы юк иде. Башкаларга караганда Солдат яхшы уйный, ләкин, Шәрәфи агай белән уйнаганда, ул да һаман җиңелә иде.

Шәрәфи карт, калын һәм тупас бармак араларында бик кыска калган тәмәке очын актык мәртәбә бик тәмләп чытырдатып суыргач, җиргә ыргытты һәм, аны аягы белән баса-баса:

– Калырга кирәк, нәрсә, иптәшләр яхшы... күңелле... Башка промыслоларга китеп тә нинди иптәшләргә очрарсың, – диде.

Сафа, Солдатка күз кысып:

– Бабаң яхшы партнёрны читкә җибәрәсе килми ул! – диде.

Шәрәфи карт, аның сүзен ишетмәгәнгә салышып:

– Ярый, хушыгыз... Кайтып йоклап карыйк... – диде. Һәм салмак кына хәрәкәт белән ишеккә таба юнәлде.

Ул яланаякка арты басылган чүәкләр генә эләктергән: ялангач аяк үкчәләре арттан әллә нишләп бик килешсез һәм дә күңел өшеткеч булып күренә иделәр.

Ул чыгып барганда, Сафа:

– Ләкин кара, әбине нык кына кочаклап ятарга! – диде.

Теге чыгып барышлый, салкын кан белән иренеп кенә:

– Ансы була, – диде.

Ул чыккач, Солдат яңа килгән иптәшләренә аның кемлеге һәм монда нинди хезмәттә торганлыгы турында сөйләде; ул монда солильщик (сельд тозлаучы) икән. Хәлбуки бу егетләр күргән башка бер промыслодагы шома итекле, байковый тужуркалы, ялтыравык козырёклы, картуз астыннан чыккан тип-тигез кисүле һәм майлаган чәчле солильщик белән бу «Красный-Слабудский» солильщик арасында тышкы яктан һичбер охшаш күренми иде: солильщик булгач, солильщик төсле булырга тиеш бит. Чөнки аның жалованиесе дә кара эшчеләрнеке белән бертигез булмый, урыны да югарырак йөртелә. Әмма бу карт, бер ояга кунаклап, искергән мещаннарның искергән аяк киемнәрен иске күннәр белән ямап-йөрмәштереп утыручы гакыллы сапожникка охшый.

Шулар Гарифның күңеленә килеп китте. Ләкин ник алай да, ник болай дип сорашмады.

Сүз мондагы эш җаена күчте. Солдат та, башка иптәшләре дә яңа килгән егетләрне мондагы эшкә кызыктыра һәм үзләре белән калырга димли иделәр.

Эш кызыгырлык иде шул! Алар болай простой айлыкчы булып түгел, сдельный керешкәннәр бит... Хәйрулла исемле тәбәнәк һәм тупас кына егет бу турыда әллә ничә мәртәбә сөйләгән бер мисалын бу юлы тагын бер кат сөйләргә кереште. Бервакыт әллә кем промыслосында шуның кебек тачка эшләрен аларга берничә иптәшкә вагон башыннан бирмәкче булганнар. Болар, разый булмыйча, айлыклап керешкәннәр. Менә шушы елны балыкның булуы, илаһым! Каян гына чыккан икән бу балык! Егерме чанның барлыгы тулып, бишне яңадан, каладан мастерлар китереп, бер көн, бер төн эчендә өлгерткәннәр. Тик инде боларның берсе генә тулган. Шулай да бит егерме бер чан! Сдельный керешкән булсалар, биш атна эчендә утыз биш, кырыгар сум аласылар икән шул, болай унбишәр сум белән сыптырып калганнар.

Шәрәфи агайның тәҗрибәсе буенча, суның җылылыгына, акчарлакларның хәзердән үк чит буйларында очынып йөрүләренә караганда, быел да балык күп булырга чамасы юк түгел, имеш...

Алар байтак вакыт шулай, үзләренең салам түшәкләрендә сузылган килеш, рәхәтләнеп махорка яндыра-яндыра шул турыларда сөйләшеп торгач, йокы баса башлады үзләрен. Кайсыберләре хырылдап йокыга да киттеләр. Сөйләп торганнарының да тавышларында инде йокы көе ишетелә иде.

Иң актыкта Солдат, торып, болай да якты янмаган лампаны азрак бастырды һәм, авыз эченнән нәрсәдер укый-укый, иске шинелен башыннан ук ябынып ятты. Һәм дә озакламый ул да хырылдый башлады...

Тышта ай яктысы, көнчыгыш ягыннан йомшак кына салкын җил исә иде. Ерак-еракларга җәелеп киткән диңгез, ай яктысында аклы-күкле ялтырап, очсыз-кырыйсыз нур һәм серле күләгәләр эчендә гүя күңелсез генә көлемсерәп ята иде... Аның кырыенда гына караңгы баракларда салам өстенә түшәлеп яткан адәм балалары, күбрәк балык тотып, аена кырыгар сум акча эшләү өмете белән һәм дә әллә кайларда, зиннәтле бүлмәләрдә йомшак түшәкләр өстендә сузылып яткан промысло хуҗалары шул ук балык хисабына кырыгар мең сум төшерү хыялы белән ләззәтләнеп төш күрә-күрә йоклаган чагында, табигатьнең матур һәм аңгыра мәхлуклары — балыклар, һичнәрсәдән хәбәрсез, бертуктамый айга каршы сикерә, уйный иделәр...

Калдылар

Иртә белән көн томанлы иде. Кичә килгән ике егет белән Солдат конторага киттеләр. Башкалар лабазда эшкә тотындылар. Контора дигәннәре лабаздан бер йөз адымнар чамасы читтә тәбәнәк кенә бер өйчек булып, аның диңгезгә табангы ягында баракка якынрак шундый ук күренештә, тик кечерәк тагы бер казарма бар иде.

Солдат ике иптәше белән барактан чыккач та, тонык кына шыкылдаган тавыш ишетелә иде. Кечкенә казармага якынлашканда, томан эченнән бик зур бер карачкыл күренә башлады. Ул иелгән көе хәрәкәтләнеп, селкенеп тора иде. Тагын якын килгәч, ул ачыграк күренә башлады. Һәм дию зурлыгыннан гади кеше зурлыгына төште — Шәрәфи карт нәрсәдер юнып ясап маташа иде. Аның турысына җиткәч, Солдат:

– Эшләр уңсын, Шәрәфи абзый, – диде.

– Шулай, гаспадин унтер, бирсен иде, без картларга ансыз ярамый! Канторгамыни киттегез?

– Әйе, барып, иптәшләрне яздырырга кирәк.

Шәрәфи агай, тирләгән маңгаен кул аркасы белән сөртеп:

– Кайтканда якташларны чәйгә алып кер, хәзер әбинең самавыры кайный... – диде дә, балта тоткан учына төкереп, тагын эшенә тотынды.

Болар конторага кергәндә, Исак та анда иде: кечкенә генә өстәл янына утырган бөдрә чәчле, ялтыравык күзле бер кеше белән еврейча сөйләшеп тора иделәр. Ул, әһәмият бирмәгән рәвештә генә боларга карап, русча:

– А, килдегез, хәзер, менә тора торыгыз, – диде һәм тагы тегенең белән еврейча сөйләшеп киттеләр.

Бүлмә арудан түгел иде. Идәнендә тәмәке очлары һәм төрле чүп-чар, кәгазьләр чәчелеп ята, җиһаз дигәннән, дүрт-биш утыргыч, бер өстәл, бер тимер сандык кына бар иде. Тәрәзә төбендә дәва шешәләре күренә, шулардан булырга кирәк, тәмәке исе белән катыш больница исләренә охшаган әллә нинди авыр исләр аңкый иде. Өстәл янына утырган кеше аркасына мехлы пальто салган һәм үзе туңа торган кыяфәттә калтыравык тавыш белән ашыгып-ашыгып сөйли һәм дә тәрәзә төбендәге шешәләргә кулы белән күрсәтеп куя; Исак та, тегене кызганыч рәвештә, башын ике якка чайкаштыра да кызу-кызу нәрсәдер әйтеп сала иде.

Солдат, күз очы белән бөдрә чәчлесен күрсәтеп, Гарифның колагына шыпырт кына:

– Булгахтыр... – диде.

Бухгалтер, боларга юнәлеп:

– Паспортларыгыз бармы? – диде.

Гариф белән Муса куеннарын кармаштыра башладылар.

Солдат, алар өчен җавап биреп:

– Анысы бар... – диде.

– Ничек, сезнең белән яисә айлап телиләрме?

– Әлбәттә, безнең белән.

Исак авызын ерып көлемсерәде:

– Бәхеткә инде... Әйдә сынап карагыз! – диде.

Бухгалтер, аның сүзен яратмаган рәвештә:

– Юк бит, балык булмаган тәкъдирдә дә алар һичнәрсә югалтмыйлар. Башка промыслоларда, әйтик, вагонлап керешкәндә, балык булсын, булмасын, шул вагон хисабыңны бел, башкача бер тиен юк! Ә бездә алай түгел. Балык бер дә булмый икән, рәхим ит: ун сум жалование.

Солдат акыллы сымак кына аның сүзен җөпләгән булды:

– Шулай инде, Мойси Абрамеч, условие булгач, анысы, әлбәттә, тик күбрәк балык булсын иде...

– Менә, менә, бигрәк шунсы кирәк...

Ул, паспортларын әйләндереп-тулгандырып карагач, уйга калган кыяфәттә башын чайкап:

– И-һи! Сроклары әллә кайчан чыккан икән... – диде һәм, нишләргә икән дигән төсле иттереп, Исакка карады.

– Әйе, кызыксызрак икән анысы, – диде Исак.

Солдат, бер дә каушамыйча:

– Патша пичәте булгач ярый инде ул! Кем аның срогын тикшереп йөри монда! Кемгә бик кирәге бар! – диде.

Солдатның җавабы тегеләрнең һушына китте, күз-күзгә карап, азрак көлгән булдылар.

– Ярар, алайса, ничек булса да рәтләрбез, – диде Моисей.

Солдат үзе белән бергә эшли торган берничә иптәшенең бер дә паспортсыз икәнлеген белгәнгә һәм шуны Гариф белән Мусага да әйтеп өлгергәнгә күрә, эшне болай да рәтләнгән, беткәнгә хисаплап, тегеләргә, зинһар, рәтли генә күрегез, дип ялынырга хаҗәтсенмәделәр дә.

– Менә инде хәзер унау булдык, – диде Солдат. – Безнең артельгә артыгы кирәкмәс тә инде.

– Өлгерә алырсызмы соң?

– И, Мойси Абрамеч, балык кына булсын!

Кызы чибәр генә

Алар конторадан чыкканда, томан сыекланган һәм дә диңгез ягыннан аксыл томан аркылы тонык кына нур чәчеп торган кояш шактый югары күтәрелгән иде. Һава кичәгегә караганда шәп иде. Җил юк, йомшак кына саф һәм ләззәтле бер салкынлык сулыш белән эчкә керә дә, бөтен тамырларга җәелеп, җанны рәхәтләндерә иде. Сыек кына томан белән өртүле диңгез өстендә очынып йөргән акчарлакларның гыйгылдап көлгән шикелле үткен һәм күңелне кытыкландыра торган тавышлары диңгез өстендә асылынып торган әллә нинди тылсымлы сарайлардан ишетелгән шатлык шаркылдауларына охшый иделәр.

Бу өч иптәшнең рухлары шактый күтәренке иде. Солдат кулы белән селтәп торып:

– Кара мартышкаларны, көлеп эчләре ката бит! Значит, балык аз булмас! – диде.

Гариф, Солдатның иңбашына кулын салып:

– Әй, картка нишлибез, керәбезме? Чәйгә чакырган иде ич, – диде.

Солдатның авызы ерылды, күзләре көлә иде.

– Сезне алып керергәме икән? – диде дә, күзләрен майландырып, Гариф белән Мусага алмаш-тилмәш карады. Тегеләр гүя бернәрсә дә аңламый иделәр. Ул Гарифны иңбашыннан этеп җибәрде дә:

– Газизәгә күзең төшмәсен дим, кяфер! – диде.

Гариф, хәзер генә исенә төшкән шикелле:

– И, кызы бар дигән идең, чын да, менә юләр, әйтәм, нәрсә сөйли бу! – диде.

Солдат, Мусага күз кысып:

– Бу нәгъләткә ышанырга ярамый, иптәш, исеңдәдер, теге Марфа Петровна ничек кабартмалар белән сыйлый иде үзен, – диде.

– Ә, Петровскида теге харчевня тотучы марҗа? Әйе шул...

– Без каткан күмәч белән чәй эчәбез, ә ул Марфа Петровна янында кабартмалар сыта!

Солдат, бу сүзләрне әйткәндә, күзләрен почмакландырып, күбрәк мәгънә аңлатырга тырыша һәм тегеләргә алмаш-тилмәш карый, көлә иде.

– Үзе чакыргач, ник утырмаска соң, юләр! – диде Гариф.

– Әйтерсең лә мулла остабикәсе белән рәхәтләнә; без, мескеннәр, каткан күмәч ашап җаныбыз чыга, ә алар майлы кабартмалар сыталар! Ха-ха!..

Муса да Солдатка кушылып көлеп җибәрде.

Гариф, аз гына көлемсерәп:

– Майлыларны диген, ә, юләр син, Солдат! Дөрес сүз икән ул, солдат кешедә төшкә кадәр бер дә акыл булмый, имеш, тышта әле завтрак кына шул, – диде.

Кечкенә казарма алдында Шәрәфи карт үзе юк иде; кискәгә чабып куйган балтасы гына читтән караганда әллә нинди нечкә гәүдәле ерткыч кошка охшап күренә, тирә-ягында ап-ак йомычка кисәкләре чәчелеп ята иде.

Болар казарма ишегалдында тукталдылар.

– Шәрәфи абзый өйдәме? – дип, Солдат кычкырган иде, озакламый ук ишек ачылып, ишек арасында мөлаем генә бер кыз күренде:

– Ул хәзер генә лабазга дип чыккан иде, – диде.

Шулай дигәч, болар бер-берсенә карадылар.

Теге тагын ялгады:

– Әйдә керегез, Хөснетдин абый... Ул, хәзер кайтам, дип әйткән иде... Сезгә керергә кушты...

Бу сүзләрне әйткәндә, ул инде ишегалдына чыкты. Күзләрен кояштан ышыклар өчен, бер кулын кашлары өстенә куеп, лабаз ягына карана иде. Гариф күңеленнән: «Шул була инде, күрәсең, Газизә...» – дип уйлап алды. Үзенчә исе китмәгән гади һәм гөнаһсыз рәвештә тегеңәр күз төшергәли иде. Ул төс-баш күренеше белән шәһәрләрдәге урта сыйныфтан түбәнрәк татар гаиләләрендәге бер кыз иде; өстендә — тубыктан югарырак торган иске генә аксыл ситсы күлмәк, аягында да каюлы һәм искерәк кенә кызыл читек белән ялтыравы беткән сары резинка галошлар иде. Аның аз гына кызгылт-ак йөзе, кош борынына охшаулырак килешле борыны, уйчан кара күзләре дә бер карашта гади генә күренәләр. Гариф, аның күзенә туры карарга яхшысынмаганлыктан, авызына күз төшергәләде... гөл чәчәге кебек иреннәре гадәттән тыш матур иде. Ияк астына китереп бәйләгән простой күк яулык та аңа ярыйсы гына килешә иде. «Калфак кисә, тагын да шәп буласы икән...» – дип, Гарифның күңеленә килде.

Алар берничә минут керергәме-кермәскәме дип икеләнеп торгач, картның үзе белән бергә килергә булып, керми киттеләр.

Лабазга җиткәндә, Солдат, Гарифның янтыгына төртеп:

– Ну, ничек? – диде.

– Нәрсә «ничек»?

– Газизә?

– Ә... Газизә зарарсыз. Чибәр генә.

Болар лабазга кергәндә, анда кычкырыш, шау-шу бара иде. Эре бөдрә чәчле, кызыл чырайлы, йөнтәс һәм таза гәүдәле Николай Шәрәфи картны, чикмән итәкләрен аркасына җыештырып, биленнән тоткан, арлы-бирле чайкап йөртә, башкалар читтән карап көлешә һәм кычкырышалар:

– Бирешмә, Шәрәфи абзый!

– Бәр таза гына! Күрсәт егетлегеңне!

– Җибәрмә, Миколай!

– Тот, Шәрәфи абзый!

Карт, тегене бер дә тотмыйча, кулларын ике якка җәйгән, бернәрсә эшли алмый, аптыранган, күзләрен кысып көлә.

– Җибәр, дим, зинһар, җибәр. Миколай, бәйләнмә, юләр, эшем бар, әнә карчык чакыра... Әнә Солдат килде, аның белән көрәш... – дип, Николайга инәлә.

Николай аны ычкындыргачтын, ул, йөдәп алҗыган хәлдә:

– Уф, тәмам хәлдән тайдырды, хәерсез! Нишләп анда азрак көтмәдегез, Солдат? Хәзер кайта идем бит... Йомыш белән генә килгән идем, – диде.

Шул арада Исак килеп керде.

– Ну, егетләр, кызурак тотыгыз, бүген бетерергә кирәк, иртәгә калмасын, кич белән неводчылар килә, иртәгә невод салырга булыр, – диде.

Шәрәфи карт:

– Анысы бетәр, Исак Моисеевич... Тик әле менә җылылар кирәк иде, кичә бит менә нинди салкын булды, хәерсез! Хәзер әле аларның (балыкларны әйтә) җыеннары унбиш чакрымнан да якын читкә сугылмыйлар... Бер чакрымлык неводны тик тартып азаплан!

Исак булмады:

– Юк, Шәрәфи Осипич, хәзер инде алар читкә сугыла, чөнки инде вакыт! – диде.

– Аларның календарьлары юк шул, җылы кирәк аларга, Исак Моисеевич.

Шәрәфи карт белән Исак, шулай сүз көрәштереп, лабазның икенче башына, тоз өемнәре һәм буш мичкәләр тулган сарайга киттеләр. Шәрәфи агай бүген кичәге гакыллы сапожник кыяфәтендә үк түгел, башында кичәге эшләпә, өстендә печемсез чикмән булса да, күкрәк йоннары күренми — чикмән астыннан кыска камзул кигән, аягында да озын балтырлы шома гына итекләр иде. Гарифның күзенә ул бүген эшлекле генә бер агай булып күренә иде.

Солдат читтә торган бер ушатны алып нык кына иттереп җиргә куйды да:

– Әй, егетләр, кунакларны бүген үк эшләтергә килешми дә инде... Ну, тот әйдә, мәгъзум, назланып торма! – диде. Һәм ушатның ике як колакларыннан үткәрелгән нечкә арканны Гарифка тоттырып, үзе аягы белән ушатны чан эченә тибеп җибәрде.

Чан дигәннәре шушы бик зур лабаз эчендә уртадан юллар гына калдырып ясалган, төп һәм стеналары цементтан койган дүртпочмаклы зур гына базлардан гыйбарәт иде.

– Менә мин түбәнтен тутырып бирермен, – диде Солдат, – сез тегендә, канауга чыгарып түгәрсез, анда күрерсез кая түгәләр...

Ул сәләмә пиджак җиңнәрен беләгенә таба җыештырды да чан эченә төшеп китте һәм, электән җайлап куйган такталарга басып, озын саплы лейка белән чалтырата-чалтырата, былтырдан калып сасыган селёдка суын ушатка тутыра башлады.

Базның эче өстән яхшылап күренми, караңгы иде. Тик Солдатның озын йонлы Кавказ бүреге селкенеп торганы күренә дә чылтыраган тавыш ишетелә, һәм дә әчкелтем-төчкелтем сасыган балык исләре куерып чыга иде. Башка иптәшләре башка базларда шулай ук чалтырата, шундый ук исләр куерта иделәр.

Чуар оеклар

Газизә иртән йокысыннан уянганда, һәрвакыт ишетелеп, колаклары күнегеп беткән калын һәм тонык аваз ишегалдында әйләндереп куйган таз өстенә су тамчылары төшкән шикелле гөмбердәп тора иде. Аз гына туктый, тагын гөмбердәп китә... Ул, чаршау аркылы әнкәсенең якында икәнлеген сизеп:

– Әткәй кем белән сөйли? – диде.

– Тор инде, балакаем, торырга вакыт... Кем белән сөйләсен, Мәкәйне (Мәһдине) станциягә җибәрә торгандыр...

Карчык соңгы сүзләрен бертөрле ризасызлык һәм рәнҗелгән тавыш белән әйтте, Газизә дә Мәкәйне станциягә җибәрүнең мәгънәсен аңлый иде. Шунлыктан аның йокыдан уянгандагы күңелле тойгылары шиңә куйды. Урыныннан күңелсез генә торып, ләтыйф һәм җылы аякларына оек белән читекләрен тарта башлады. Чаршауның икенче ягында арлы-бирле йөреп торган әнкәсенең күләгәсе үк гәүдәләнгән кәефсезлек булып аның күзенә, бигрәк тә күңеленә чагылып тора иде.

Аналы-кызлы аларның монда беренче мәртәбә килүләре иде. Газизәнең балачагында ук алар Саричинда торалар. Шәрәфи агай байтак еллардан бирле промыслочы еврейларда хезмәт итә. Берничә елдан бирле сельдь вакытында хуҗаларның шушы промыслосында ай ярымнар чамасы балык тозлау эшендә тора иде. Быел инде сельдь вакыты якынлашканда ук, боларны да үзе белән алып баруын белдерде. «Үзегезне генә инде кемгә калдырасың... Далада булса да, ичмасам, үз янымда булырсыз...» – дип, аларга шәфкать күрсәтте. Вакыйган, быел болай да күп хәсрәт тарткан бу кечкенә гаиләнең тагын аерылып таралуы, хосусан ана белән кыз өчен түзүе читен һәм эч өзәрлек бер хәл иде.

Шуның өчен бабайның «ичмасам, үз янымда булырсыз» дигән сүзе ана белән кызның кайгылы күңелләренә азрак юаныч бирде. Әмма китәр вакыт җиткәч, далага сәфәр нияте белән төялеп чыкканда һәм үзләренең ярлы гына фатир ишегенә йозак салганда, ниһаять, извозчик: «Ну, әйдә, бисмилла!» – дип, атын кузгатып, боларны пристаньга алып киткәндә, карчык эче өзелеп, үксеп-үксеп елады. Аның көз көне генә үлгән егет — улы өчен булган хәсрәте яңадан кузгалган иде. Гүя аның бердәнбер сөйгән улы, элек вакытлар бай хезмәтеннән өйгә әнкәсенең хәлен белергә кайтканы шикелле, хәзердә дә кайдандыр өйгә кайтып килә, ләкин ишек бикләгән була. Елап торган буш һәм күңелсез фатирның тәрәзәләреннән карый-карый да кире кайтып китә... Карчык шуларны күңеленә китереп үксеп-үксеп елый. Газизә аңар карап яшен тота алмый елый иде. Шунда да сәфәр дигән нәрсә яхшы: шатлыклының шатлыгына катнаша, хәсрәтлене дә, төрлечә мәшгуль итеп, хәсрәтен җиңеләйтә. Алар пароходка утыргач, еламый, сыктанмый гына килделәр. Монда килгәч тә, картның дала дигәне аларга бик үк начар тәэсир бирмәде. Тирә-як саф комлык, бер якта — очсыз-кырыйсыз җәелеп, ялтырап яткан диңгез, икенче якта — еракта матур газамәтле таулар, караган саен аларны күңеллеләндерә, рәхәт кенә моңландыра иде.

Тора торган урыннары да иркен һәм якты гына булып, шушы тирәдә үк кайнашкан үз кешеләр — татар егетләренең булуы да алар өчен күңелсез түгел иде. Шулай да дөньяның тынычсызлыгы дөнья хәтле, берсенең сөекле улы, икенчесенең иң якын күргән туганы өчен булган хәсрәтләренә караганда байтак җиңел, ләкин даими булган бер җан тынычсызлыклары бар: монда ул аларның эчләрендә әллә нинди бер уңайсыз җирне һаман әкренләп тырный, рәхәтсезләндерә иде. Ул исә картның шактый гына исерткечкә булуы. Аның аяктан егылырлык кадәр эчүе бик сирәк була. Ләкин акчасы була торып, тәмам аек йөрүе дә шулай ук еш булмыйдыр иде. Ул үзе аек чагында хатынына каты мөгамәләле түгел. Газизәгә шәфкатьле. Әмма исерек чагында тагын да йомшап китә, шулай да, бердән, һәрвакыт акчага интегеп торуга карамый, эшләп тапкан юклы-барлы акчасын әрәм итүе, икенчедән, үзләренә бердәнбер арка таянычы булган өлкән кешенең даими төпле һәм ышанычлы хәлдә генә булуын чын күңелләре белән теләп торганда, шул кешенең кирле-мырлы сөйләнеп торучы бер юләр кыяфәтендә күренүе аларның җаннарын авырттыра иде.

Менә хәзер Газизәнең йокыдан уянгандагы матур тойгыларын җимергән Мәкәйне станциягә җибәрү әңгәмәсе дә шушы җан авырттыргыч мәсьәләнең бер кисәге иде. ки, карт аракысы беткәннең иртәгесендә, күп үтсә берәр көннән соң, мотлак, каравылчы дагстанлы кумыкны станциягә җибәрү чарасын күрә башлый. Хәзер аның аракысы беткәнгә ике көн бар иде.

Кечкенә һәм иске генә, ләкин үзләренеке булганга һәм дә күптәннән бирле күрә-күрә ияләшкәнгә, үзләренә сөйкемле генә күренә торган самавырны Газизә өстәлгә күтәргәндә, аталары килеп керде. Сәгыйдә апа, аның өстенә карамыйча гына: «Эшен рәтләгәндер, ахрысы, ничек яшь егетләрчә генә ишектән шома керә?! Ишекне чалт иттереп кенә ябып куя!» – дип, күңеленнән кечкенә генә бер мыскыллау кичерде. Ләкин тышка чыгарып бер сүз дә әйтмәде. Чөнки барыбер, ни генә әйтсә дә, тегенең мең мәртәбә тәкрар иткән җавабын тагын бер мәртәбә тәкрарлатуга гына сәбәп булачагын белә иде. Ул теләсә — яхшылап, теләсә ачуланып әйтсен, Шәрәфи агайның җавабы һаман бер:

– Юк, болай, аз гына... Әллә ник эч авырта төшеп тора, уңайрак булмасмы, дим...

Карчыгы теләсә нихәтле сүз озайтсын, ул артык җавап биреп маташмый инде йә уйга калып эндәшми тора, яисә, башка берәр сүз табып, моны артка калдырырга тырыша.

Кергәч тә, ул сөйләнә башлады:

– Эт халык та соң! Неводчыларны әйтәм, йөз иллеләп кеше, хатын-кызы бергә бер казармада чукырдашалар, умарта кебек кайный, кайда ул чаршаулар да ниләр, кайда оят, кайда изәт... Бер якта хатыны-кызы түшәлә, икенче якта ирләр аунап ята... Кичә кереп чыккан идем — кәмит инде менә!

– Марҗалары соң ни эшкә килгән? – диде Газизә.

– Алар, кызым, селёдканы сорты белән сайлыйлар, бочонкаларга тезеп тутыралар. Анасы! Теләсә, Газизә дә алар белән эшләр... Авыр түгел бит ул. Җыр, көй, уен-көлке арасында харап күңелле була! Тәмам шайтан туе ясыйлар.

Карчык әкрен генә:

– Ни булган эшләмәскә... – диде. Һәм Газизә нәрсә әйтер дип көлемсерәп, сөйгән күзе белән аңа карады.

Газизә, ачылып ук:

– Кешеләр эшләгәндә, ни эшләп мин тик торыйм! – диде.

Газизәнең күңеллеләнеп кенә биргән бу җавабыннан атасы белән анасы эчләреннән азрак сөенделәр. Анасының шунда ук: «Үзенә һәйбәт кенә берәр күлмәклек эшләсә, ни яхшы булыр!» – дип, күңеленнән кичте. «Әйе шул, өч күлмәк өстенә тагын бер яшелле-кызыллы матур гына бизәүле күлмәк...» – дип, бераз тәфсилгә дә күңеле китте. Әмма атасының зиһене андый матурлык ягына авышмады, тупас кына: «Ары-бире расходка ярар, ичмасам...» – дип, күңеленә килде.

Карт, ул мәсьәләне озайтмыйча, шулай гына калдырырга тиеш күреп, башка сүзгә китте:

– Эх, – диде, – Элекке яхшы кеше иде... Быел килмәгән, авылында калган, инде энесе аның урынында. Начар, әллә нинди төмсә нәрсә. Эх, теге бәдбәхет, урыс булса да, чибәр кеше иде. Урыстан, татардан андыйлар сирәк очрый, анасы, тәмам үз кешең — мөселман кешесе кебек ягыла иде, мәлгунь.

Карчык Газизәгә дигән кызыллы күлмәген күз алдына китереп уйлап торганда, картның әллә ниткән бер русны мактау белән сүгү катыш сагынып сөйләүләрен бер дә әһәмият биреп тыңламый. Эченнән: «Бергә эчкәнсез, шуңа күрә сүзегез дә килешкән булыр...» – ди иде.

Шәрәфи агай, бер чынаяк чәй эчкәч, тагын шуны ук башлады:

– Юк, ул әйбәт кеше иде, йөзе кара... Әнә Газизәнең зәңгәр сарфинкә яулыгы бар ич, былтыр алып кайткан идем... Аның бүләге ул, Петровскида аерылышкан чакта, мә, имеш, Шәрәфи Осипич, кызыңа миннән падарка булсын... Ни дип әйтергә кирәк, алмый ярамый бит, якынлык күрсәтә икән... Ярар, дим, Степан Федрич, дай бох сиңа добрый здоровие...

Газизә, аның сүзен бүлеп:

– Әткәй, син дә аның кызына берәр бүләк бирәсе идең, – диде.

– Аның кызы юк шул, ир балалары гына, шунда да марҗасына дип, бер пар чуар оеклар алып бирдем. Әлеге анаңныкы шикеллеләр иде. Икесен дә бергә алган идем.

Газизә, әнкәсенең аягына карап:

– Һәйбәт кенә иделәр яңа чакта, – диде.

Сәгыйдә апай да, утырган җирендә бер аягын алгарак сузып, чуарлыгы уңып беткән төсмерсез оегына куанмыйча гына карап:

– Бүләккә каршы бүләк бирмичә яхшы булмый инде... Яңа чакта бик матур иделәр, яратып кигән идем, бизәүле читеккә охшанкырый иделәр... – диде.

Чуар оекларның болай макталуына Шәрәфи агайның азрак кәефе дә килде. Чөнки моның белән үзенең бүләк алыш, бүләк биреш кебек «нечкә» эшләрдән дә хәбәрсез түгеллеге күренү өстенә хатын-кыз әйбере ала белү турысындагы уңганлыгы да исбат ителә иде.

Ул, мыек астыннан аз гына көлемсерәп:

– Тагын шундыйларны алырмын, иншалла, аның моңардан чибәрләре бар әле! – диде.

Карчык юаш кына тавыш белән:

– Читекләр дә кирәк иде... Үземнекеләрнең киярлекләре дә калмаган, Газизәнекеләр дә искерә инде, – диде.

Газизә, әнкәсенең колагына иелеп, шыпырт кына:

– Юк, әнкәй, миңа чуар оеклар белән шиблетлар, – диде.

Шәрәфи агай, Газизәнең сүзен ишетмичә, хатынына карап, салмак кына:

– Читекләрне инде, Алла боерса, бәйрәмгә таба алырбыз, – диде.

Ул чынаягын каплап чыгып киткәч, Газизә:

– Әнкәй, кайсы бәйрәмгә таба ул? – диде.

Карчык аз гына уйлап торды да, күңелсез генә иттереп :

– Белмим, кызым... – диде.

Бәйрәмнәр ерак иде әле...

Яшь күңел

Кич кояш иңәр алдыннан Газизә әнкәсе карчык белән казарманың ишегалды баскычына чыгып утырды. Шәрәфи агай төшке аштан соң, азрак йоклап, чыгып киткән һәм шуннан бирле кайтканы юк иде. Ул, гадәтчә, кич өйдә була, кичке чәйдән соң гына азгамы, күпкәме чыгып китә: йә күрше бүлмәдә генә торган Мәһди янына кереп утыра, яисә барактагы егетләр янына керә. Хәзер ул озакламый чәйгә кайтырга тиеш иде. Ана белән кыз, сөйләшеп булмаса да, күңелләреннән аны көтәргә дип чыктылар, һава шактый салкынайган иде. Болар икесенеке бертөсле кызгылт швецкий материядән бишбилләп, шома гына тегелгән бишмәтләрен берсе аркасына гына салып, берсе киеп чыкканнар иде. Газизәнең үткен һәм ялтыравык чаткылы күз утлары утырган җиреннән ерак-еракларга китә. Анасы карчыкның тымызык һәм сүнегрәк күзләре якын-тирәләрдә генә әйләнә иде. Әнә бер якта — каралҗым төстә бик зур һәм ямьсез чатырга охшаган лабаз, менә икенче якта — ятып торган арык сыер рәвешле тәбәнәк һәм озын казарма, тау ягыннан төшкән кызгылт кояш шәүләсе боларны бик юаш һәм моңлы күрсәтә.

Ул җанга җылы һәм йомшак нурлар, күңелне кытыкландыргыч сыек кызгылт шәүләләр, җәелеп яткан газамәтле диңгезгә кушылып, ләтыйф бер аһәң белән чиксез моң, хыялый матурлыклар тудыра иделәр. Ләкин Сәгыйдә карчык лабазлар белән казарманы күрсә дә, икесенең арасыннан ачылып киткән диңгез манзарасын рәхәтләнеп карый алмый, күзләре чуала иде.

Диңгез өстендә очынып йөргән акчарлакларны Газизә җентекләп кенә күзләре белән эзәрләгән хәлдә, карчыкның күзенә алар җил белән очкан йон кисәкләре кебек кенә чагылгалый иделәр. Ул шуның өчен дә еракларга күп каранмый, йә кызының каршы-каршыга китереп җиң эчләренә керткән кулларының, җиң белән капланмыйча, ачык калган өлешләренә яисә аның матур, алсу яңакларына күз төшерә яки, карт килмиме дип, барак ягына карана иде. Газизә кинәт кенә:

– Әнкәй, бер дә мөселман булмаса, монда күңелсез булыр иде... – диде.

Карчык аз гына уйлап торды да:

– Әле кайда гына мөселман юк дисең, кызым, бөтен дөньяга таралган инде... – диде.

Ул, үзе татарның кайда таралган һәм кайда таралмаганыннан күп хәбәре булмаса да, бердән, дөнья әхвәлен кызыннан артыграк белгәнлеген, икенчедән, татар дип тә мондагы кырык ата баласы егет-җиләнгә, монда булулары өчен генә бик үк булыну тиеш түгеллеген аңлатыр өчен, бу сүзне әйтте. Юкса үзе дә күңеленнән монда татарлар булуга кинәнә иде. Казарманың күрше бүлемендә чиертеп уйналган музыка тавышы ишетелә иде. Мәһди үзләренең «чогыр» дигән коралларында «Гашыйк Кәрәм»не чиерттереп моңлана иде, ахрысы. Хәлсез бала елаган кебек әкрен генә, тонык кына тавыш килә иде.

Газизә бераз колак салып торгач:

– Думбрасы матур ишетелә бит, әнкәй? – диде.

Карчык, яңа гына ишеткән кебек, ул якка борылып, азрак тыңлады да:

– Нәрсәсе матур булсын... Бала елаган кебек, гел бер тавыш! – диде.

– Әнкәй, шулар дамы безнең кебек мөселман икән?

– Әткәң шулай ди бит...

Газизә үзләрендә ян күрше булган Мәһдинең «пакь мөселман»лыгында шик булмавын тели иде.

– Ул бит, әнкәй, намазын бер дә калдырмый икән... – диде.

– Намазын укый укуын да, намазлык өстендә үк думбрасын да чиертә шул! Намазы да безнеңчә түгел бугай...

Бу дагстанлы егетне карчык «пакь мөселман» итеп чыгарырга теләми иде. Тегенең намазлык өстендә думбра чиертүен бик еш уйнавыннан киная итеп алуы бер дәрәҗә яраса да, намазның «безнеңчә» түгеллеген юри Газизәне шикләндерер өчен сөйләде; тегенең намаз укыганын күргәне дә юк иде. Ул үз күңеленнән Мәһдине ул хәтле чит күрмәсә дә, Газизәнең чит күрмәвен килештерми иде.

Ул утырган җиреннән торды һәм йомшак кына тавыш белән:

– Алар, балам, черкаслар... – диде.

– Утырыйк әле, әнкәй, монда күңелле... – диде Газизә.

Карчык:

– Юк, мин туңам, балакай, син дә озак утырма, салкын тидерерсең, – диде.

Газизә ялгыз утырып калды. Кояшның соңгы шәүләләре бетә иде. Тыныч кына яткан очсыз-кырыйсыз су дөньясының, ул карт һәм серле таулар артына яшеренергә торган кояшның моңсу кызгылт шәүләләре белән актык саубуллашу манзарасы бу яшь туташны ихтыярсыз уйландыра, моңландыра иде. Мәзин хатыны абыстасыннан көйләп торып укыганы «Сәйфелмөлек» кыйссасының каһарманнары аның хыялыннан кичеп гәүдәләнәләр... Гүя вакыйга хәзер дә дәвам итә; әнә күренер-күренмәс кенә көймә бара... Хәтта инде күренми дә; Шаһзадә-Сәйфелмөлек киткән диңгез буена... Ах, мәлгунь, «Әсүд дию!» кайда соң ул, Бәдигылҗамалны сихерләп йоклата! Әллә түбән диңгез астында, әллә югары болытлар, күкләр өстендә, әллә шунда диңгез янында гына... Әллә Газизә үзе Бәдигылҗамал?! Хәзер ул мәрхүм абзасының дусы Хөсәенне Сәйфелмөлек белән буташтыра... Гүя ул шаһзадә, имеш тә, Газизәне эзли, имеш. Газизә җен падишасының кызы, имеш...

Яшь күңел очсыз-кырыйсыз тылсымлы хыяллар, аллы-гөлле матур уйлар белән хыялланып утырганда, кинәт аның һәммә хыял һәм уйлары ләтыйф чәчәк кыяклары кебек әллә кайда чәчелеп, очып киттеләр... Ул тиз генә өйгә керде дә, ишектән керү белән, әнкәсенә:

– Әткәй ике кеше ияртеп килә!.. – диде.

Йокла, бәбкәм

Шәрәфи карт Солдат белән Гарифны алып килгән иде. Солдат электән дә аларда булганга күрә, кергәч тә үзен иркен генә тотып, карчык һәм Газизә белән үзләрчә генә саулык-исәнлек сорашкач, өстәл янына килеп утырды. Гариф бераз тартыныбрак исәнләште. Утырырга да ашыкмады, Шәрәфи агай аңар:

– Утыр, якташ! Әнә Солдат янына, – дип урын күрсәтте. Ул бераз кызмачарак иде. Чикмәннәрен салып, җыйнаштырмыйча гына сәке өстенә ташлагач:

– Газизә бәбкәм, ут алындырмыйсыңмы? – диде.

Кояш иңгәнгә аз гына вакыт үткән булса да, бүлмә эче караңгылана башлаган иде.

Солдат, тәрәзәгә карап:

– Кая әле, якты ич, – диде.

Аның сүзенә җавап бирүче булмады. Шәрәфи агай, чалбар кесәсеннән тәмәке янчыгы чыгара-чыгара:

– Анасы, самавырың нишли? Әйдә, кунакларны чәй белән сыйлыйк. Ә син, кызым, лампаны яндыр инде, – диде.

Газизә лампага ут алындырып өстәлгә куйганда, яңа кунакның кулына күзе төште: аның бер кулы өстәл өстендә иде. Ул кул Газизәгә бик ямьле күренде. Аксыл-кызыл төстәге дәү генә кулның таза һәм килешле бармаклары гүя тимер эченә батарлык көчле булырга тиеш иделәр...

Шәрәфи карт, тәмәкесен кабызып нык кына суыргач, сүз башлады:

– Кичә ишеттегез бит, ни ди Исак: иртән невод салырбыз, имеш, юк, дим, азрак сабыр итәрсең! Кызык халык соң бу кешеләр, менә инде очарга гына торалар. Ул әйтми бит: ну, Шәрәфи Осипич, иртән невод салсак, ничек булыр икән? Ничек уйлыйсың, иртәрәк түгелме икән? Яисә өлгереп булыр микән? Юк, ул әйтми, ул аны әйтә дә алмый! Иртән невод салабыз, имеш! «Салма әле!» – дим эчемнән генә... Менә инде картаеп киләм, эт шикелле картаям шушы сасыган балык тирәсендә һәм аңлый да төшәм аз гына. Ә ул нәрсә? Мальчишка бит! Кәкре аяклы бер малай! Менә күрәсез! Бүген әле невод төзәтеп кенә казакларның көннәре үтте. Иртән көймәләр рәтләп үтәр, берсекөнгә тагын ары-бире, аннан соң якшәмбе, урыс бәйрәме... Егерме бишендә инде сүз дә юк, — салабыз, Алла боерса!

Гадәттә, авыр һәм сак кыланышлы Шәрәфи агайның болай күтәренкерәк китүе тыңлаучыларга сәер тоела иде.

Солдат, юри шаяртып:

– Син аны, Шәрәфи абзый, ашыкмыйча гына бер тукмап алса идең, ул болай ук кыланмас иде... – диде.

Шулай дигәч, карт азрак көлеп куйды.

– Анасы! Ишетәсең Солдат ни ди?

Анасы, мич алдында үз эше белән маташып, Солдатның ни әйткәнен ишетми калса да, сүз шаяруда икәнлеген сизеп:

– Хөснетдин сөйләр ул! – диде.

– Дөрес тә, – диде карт, – азрак арттагы сабакларын тыңлатканда зарар булмас иде булуын, юк шул инде, картаям, егетләр! Яшьрәк чакта бик нык сугыша торган идем. Ну хәзер булмый инде... Бервакыт Саричинда, шушының кебек, азрак башта бар, мин сиңайтим... Күмерче чувашлар бәйләнәләр дә бәйләнәләр... Әллә нәрсә шунда, акча даулыйлар... Аталы-уллы үгез-үгез ике чуваш, мин сиңа әйтим, кай җирең кечи үзләрен! Алып, салып... Каравыл, үтерә, имеш! Дөнья купты, мин сиңайтим! Билләһи менә, карчыктан сорагыз, ышанмасагыз.

Газизә сүзгә кушылды:

– Дөрес, Хөснетдин абый, әткәйнең бармагын да тешләп алган иде берсе.

Карт кылды.

– Юк, кызым, син теге итек басучыларны әйтәсең... Бу әнә теге чуваш Матви бар иде ич... кайсынардан күмер ала идек... шуларны, улы белән икесен биеткән идем, әнә анаң белә анысын...

Газизә атасының болай үз егетлекләре белән мактануын кызыксынып тыңласа да, карчык яратсынмый иде.

– Кыйнашу яхшы эш түгел инде... – диде.

Карт аның сүзен ишетмәгән төсле эндәшми калды, бу юлы Гариф сүзгә катнашты:

– Анысы шулай да, абыстай... кайчагында эш шуңар килә: чигенергә мөмкин булмый.

Карт, аның сүзе беткәнне дә көтмичә:

– Менә, менә! Чигендең исә, хурлык була бит егет кешегә, – диде.

Карчыкның кәефе килде:

– Ихи! Безнең картны тәмам егет ясап җибәрдегез инде сез! – диде.

Карт, кунакларына күзен кысып:

– Егет булмый ни? Син генә юләр бит, мине картсынган буласың! – диде.

Кечкенә генә, иске генә самавыр инде бик гайрәт белән өстәлдә булар пошкырып утыра. Китек-митек чынаяклар да, «ләббәйкә» дигән кебек, үзләренә чәй коелуны көтәләр. Карарак кына бодай күмәче телемнәре дә, ягымлы гына рәвештә тәлинкәгә өелеп, өстәлне тора иделәр.

Карт, үзенең артыграк сүзгә бирелеп киткәнлеген сизеп алгач та:

– Йә, нишлибез, анасы? Үзеңме чәй ясыйсың? Газизә, кил, кызым, утырамсың? – диде.

– Минем әле азрак эшләрем бар иде, үзең генә башкара тор әле, – диде карчык.

Аның артык эше булмаса да, тик кенә эш табып маташа. Чөнки Газизәнең бергә утыруын килештерми, ялгызын гына читтә калдырырга да уңайсызлана иде. Самавыр капкачын өстәл янына алып килде дә, ду күчеп утырган кечкентәй самавырны каплый-каплый, үз-үзенә сөйләнгән кебек әкрен генә:

– Без хәзер генә аналы-кызлы эчкән идек, кунакларны яхшылап эчер... Ашка да җитегез, балакай, тарсынмый гына аша, эчегез, – диде.

Газизә, чаршау корылулы урынның бер кырыена утырып, өстәл янындагыларны читтән карап тора иде. Аның ягыннан өстәл лампасының яктысын самавыр ышыклаганга күрә, өстәл янындагыларга ул бик ачык күренми иде. Анасы, килеп, аның колагына шыпырт кына:

– Без соңрак эчәрбез, балакай, – диде.

Газизә баш ишарәсе белән генә риза булганлыгын аңлатты.

Карт, зур куллары белән кечкенә генә чәйнек тоткасын учлаган көе чырылдатып чәй койган аралаш сөйләргә кереште. Промыслода үткәрелгән тормышларын, араларында нинди кешеләр булганын; теге, «куршик»ның шәплеген, хәтта «сарфинкә яулык» белән «чуар оеклар»га кадәр биреп, тәмләп-тәмләп сөйләп бирде. Карт сүзне кайнар һәм килештереп сөйләгәнгә күрә, тыңлаучылар ялыкмый гына утыра иделәр. Хосусан Гариф кәмитсенгән шикелле елмаеп ук тора иде. «Сарфинкә яулык» мөнәсәбәте белән Газизәнең исеме телгә алынгач, караңгырак читтә утырган Газизәгә дә ул бер-ике мәртәбә елмая төшеп карады. Карчык, моны сизсә дә, гаепкә алмады. Чөнки сарфинкә яулык сөйләнгән чакта, аның иясенә азмы-күпме әһәмият бирү табигый инде.

Кунаклар кайтырга чыкканда, карт ишегалдына чаклы озата чыкты. Тышта караңгы, диңгез яктан салкын җил исә, йолдызлар, суыктан калтыранган балалар төсле, матур гына, күңелсез генә йомгаланып, тетрәнеп тора иделәр. Диңгезнең, суык тидергән кәефсез карт кебек, әкрен генә уфылдаган, ыңгырашкан тавышы ишетелә иде.

Караңгылыкта китеп бара яткан егетләр артыннан карт:

– Иртәгә шашка уйнарга килегез, – диде.

– Ярар, ярар, – дип, тегеләр караңгылыкта югалдылар.

Карт өйгә кергәч сөйләнә башлады:

– Әрәм булып йөри, юләр! Рабочий булып аю базында ят менә! Астында — салам, өстендә — ерык билле урыс пальтосы! Жалкы, мескен! Рәтле генә күренә үзе.

Карчык белән кызы картның кемне сөйләгәнлеген аңлый иделәр.

– Чынлап та, мулла улымыни? Ялганлый торгандыр, – диде карчык.

Карт кызыбрак китте:

– Ялганлый, ди! Солдат авылын атап сөйли бит! Күрше авыллар, – диде.

– Ата-анасы бармы, ди?

– Атасы үлгән шул... Шуны сөйләдек бит. Анасы бар икән.

Карт шулай дигәч, хатыны йомшак кына тавыш белән:

– Мескен... – диде.

Газизә анасының кемне, егетнеме яисә анасынмы, шулай кызганганлыгын беләсе килсә дә сорарга базмады... атасыннан тартына иде. Шуның белән калды. Сүзне озайтмадылар. Шәрәфи агай чишенеп, тиз үк йокларга ятты. Болар да, тавышсыз-тынсыз, күп вакыт үткәрмичә генә, чәй эчкәләп, урыннарына үрләштеләр.

Байтак вакытлар Газизә юрган астында әйләнә-тулгана йоклый алмый ятты. Атасының чалган куй шикелле сулыш тартып-тартып, хырылдап йоклавы, тыштан ишетелгән авыр-авыр диңгез уфылдаулары, караңгы өй эчендә әллә нинди моңсу бер аһәң белән очсыз-кырыйсыз дәрт һәм хыяллар көйли. Газизәнең зиһененә килеп күз алдында гәүдәләнгән сурәтләрне аллы-гөлле нур дулкыннары арасында тирбәтә иде... Әнә аның мәрхүм абзасы нурдан хөлләләр кигән, гөлләр, чәчәкләр арасында сәленә... Әнә аның дусы Хөсәен аны эзләп килә... «Газизә җаным, мин сине сагындым!» – ди. Ләкин ул күп сөйләми, азрак көлемсерәп карый да югала... Ә менә бу «юләр» егетнең күзләре һаман Газизәдә. Газизә аның белән сөйли: «Исемең ничек соң, юләр егет, якташ та якташ дип йөртәләр сине... Нишләп синең күзләрең бу хәтле матур? Башкаларга син болай сөйгән күз белән карамый торгансыңдыр бит? Күк сарфинкә яулык иясенә генә шулай карагансыңдыр? Чынлап та, син яхшы егет булсаң, мин сине яратыр, бәлки, сөяр дә идем...» – ди. Менә ул тагын Газизәгә елмаеп карый... Менә Газизә аның кочагында... Алар баралар... Хыялда туган тылсымлы болытлар арасында тирбәлә-тирбәлә, егетнең туган иленә кайталар... Юк, ул егет юләр түгел. Син ялгыш сөйлисең, әткәсе! Әйе, ялгышып әйткәнсеңдер, ул юләр түгел, ул дөнья гизәргә чыккан, ул Газизәне эзләп килгәнгә охшый. Аны Газизә чакырган... Юк, юк, ул чакырмый гына үзе эзләп килгән!

Төн урталары иде инде, Шәрәфи карт һаман авыр-авыр сулап хырылдый, ара-тирә йомшак кына ыңгыраша да гүя сөйли: «Әйдә, йоклыйк инде, кызым, мин ялгышканмындыр, йоклыйк, бәбкәм, борчылмыйк, менә мин ничек йоклыйм... йом, бәбкәм, күзләрең... Мин ялгышканмындыр... Ул юләр түгелдер. Менә шулай... Йом күзләрең... Йокла, җаным, борчылма!»

Булыр әле

Башлап беренче мәртәбә невод салган көн, иртәдән үк промыслода гадәттән тыш хәрәкәт, кайнашу башланды. Барактагы егетләрне дә Исак гадәттәгедән иртәрәк кузгатты.

Гариф белән Солдат һәм дә Гарифның иптәше Муса өчәү бергә чыктылар. Башка иптәшләре кайсы алданрак чыккан, кайсылары әле баракта иделәр. Болардан алдарак чыккан Николай кинәт тукталды да:

– Таз шайтан, нәрсәгә ашыктыра икән; яңа гына невод ыргыта башлаганнар ич, әйдә, кайт, Солдат, нәрсәгә туңып торырга? – диде дә, кулларын җиң эчләренә тыгып, бөрешкән көе кире баракка кайтып китте.

Солдатның кайтыргамы, кайтмаскамы дип икеләнеп торганын күргәч, Гариф:

– Әйдә әле, кешеләр янына барып карыйк... – диде.

Һава шактый салкын һәм болытлы. Кояш әле йә калыккан, йә калыкмаган иде. Лабазның аръягы буеннан киткән комлыкта диңгез читенә якын ук неводчы казаклар җыелган иде. Аларның кайсылары җылыныр өчен шаярып сугыша, кайсы көрәшә, кайсылары йөгерешеп куыша иделәр. Тик кенә торып, невод салырга киткән көймәне карап торучылар да бар иде. Болар да халык янына килеп тукталдылар. Көймә читтән бер чакрым чамасы эчтә булганлыктан, андагы кешеләрнең нишләгәнлекләре аермачык күренми, тик анда биш-алты кешенең кырмыскалар кебек хәрәкәтләнеп, казынып торганлыклары гына күренә иде.

Гарифның промыслода эшләгәне юк иде. Әлегә хәтле, колак алкасы кебек кечкенә кармак яки өч-биш сажинлы бредниктан башка кораллар белән балык тотканны күрмәгәнлектән, мондагы эшләр аңа шактый сәер тоела иде. Менә инде лабазда аның гаҗәпләнеп караган һәм кечкенәрәк авылны чорнап алырлык дип уйлаганы биш йөз сажинлык неводны көймәдәге кырмыскалар диңгезгә ыргыта киләләр... Солдат, бер дә исе китми генә карап, уйга калган төслерәк тора иде. Гариф аңар:

– Бер очы кайда соң? Ике яклап тартыргадыр бит? – диде.

– Ә... неводны әйтәсең? Әнә тегендә, барак турында казык!.. Шуңар аркан бәйләп китәләр, бире, казарма турысына урап чыгалар...

Вакыйган, болар торган җирдән кырык-илле сажиннар читтә диңгез ягасында, суга кермәскә тырышып аякларын алга терәгән шикелле, тышка таба авынкы нечкә генә багана диярлек бер кара казык күренә иде. Болар шул казыкка караган чакта, Сафа белән Хәйрулла да болар янына килеп туктадылар. Сафа, Мусаның иңбашларыннан селкетеп:

– Туңасыз, якташ! – диде. – Менә Алладан сора, бер ун вагон балык чыксын иде. Шунда җылынырга булыр иде! Шулай бит, Солдат? Исак шунда ук бер чирекне утыртыр иде.

– Утырта ди! Әй гулять итә, ди, Сафа! Дөнья куптара, ди, мин сиңа әйтим!

– Бердән ун вагон чыксамы? Күрер идең, Солдат!

– Шушы салкында балык буламы инде, дурак!

– Шулай дисәң генә, юкса шундый хикмәтләр була, мин сиңайтим! Бер елны беләсең ничек... Шагаевта өч көн гулять иттергәннәр!.. Егерме вагон, мин сиңайтим, болыт кебек тыгылган да калган.

Гариф көлә төшеп төртеп куйды:

– Ничә этажлы иде әле бу ялган? Өске этажлары агачтыр бит? Юкса җимерелеп төшәргә дә бик тиз, кирпечләре черек булгач...

Сафа моңар җәберсенде: ул бит күптәнрәк промыслолар тирәсендә әйләнә, күзләрен киң үк ачып:

– Бер дә җимерелми, якташ, – диде.

Гариф, тагын көлеп:

– Егерме вагон! Соң, аны ничек итеп тартып чыгарасың да, нинди невод чыдый аңа! – диде.

Сафа бу юлы җиңгән кыяфәттә:

– Азрак үсәсең бар әле, яшь күренәсең, якташ... Аны чыгаруы бернәрсә түгел! Менә шушылай ныгытып кына иңбашыңа күтәрәсе дә «дороги! дороги!» дип, лабазга хәтле йөгертә илтәсең, ха-ха-ха! Менә нәрсәгә аптыраган ул!

Солдат гади генә йомшак тавыш белән:

– Мин дә элек ышанмыйдыр идем... Чынлап та, ничек итеп ул хәтлене чыгарып булсын дип аптырыйсың? Ну аны, иптәш, бөтенесен берьюлы ярга чыгармыйлар шул... Судан гына сөзеп ала баралар... Өч-дүрт вагон чыкканда да шулай ителә ул, – диде.

Гариф инде моңар игътираз кыла алмады. Сафаның җиңгән кыяфәттә авызын кыйшайтып мыскыллавына да күнгән сыман көлемсерәп кенә калды.

Көймә инде әкренләп кырыйга якынлаша иде. Инде ачык күренә. Ике кеше ишеп килә, өчәү невод ыргыталар, бер кеше, югары койрыкта торып, көймәне турылап килә иде.

Казаклар шаярудан туктадылар, лямкаларын иңбашы аркылы киеп, төзәтенә-төзәтенә, диңгез ягасына җыелдылар. Исак, Шәрәфи агай, бухгалтер һәм тагын әллә нинди каратутлы бер кеше, бергә җыйналып, лабаз ягыннан халык янына килеп чыктылар. Дүртәү сөйләшеп торган егетләрне күрү белән, Исак, бик эшчән кыяфәттә алар янына килеп, Гарифка:

– Ну, господин артельщик! Кайда башка иптәшләрегез? Кайда алар? Лямкаларыгыз да юк, ах сез, болай ярамый бит, болай мөмкин түгел бит! – диде.

– Әнә киләләр! – диде Солдат.

Чын да, тегеләр, барактан чыгып, ашыкмыйча гына, бире таба килә иделәр.

Исак, болар яныннан борылгач та, Сафа Гарифка:

– Артельщик булуын булдың, якташ... Инде бу таз җен сиңа гына бәйләнер дә торыр, – диде.

Солдат, Гарифны аркасыннан кагып:

– Ничава, иптәш, берни эшләтә алмас, каушама гына! – диде. Һәм җитди генә иттереп ялгады: – Шулай да, егетләр, үзебез өчен дә эшне дружнорак тоткан яхшы... Этнең өреп торуы береңә дә салават түгел...

Николай болар янына килеп туктады да, башын кашый торып:

– Солдат ниндидер манифест укыйдыр, ахрысы, равнение-фәлән юкмы? Хәзер Россиягә кайтабыз, андый эш булса, берәм-берәм боярларны тотып кыйна, анасын янтыгы! – диде.

Сафа, ярым җитди, ярым шаярып, аңар бәйләнде:

– Лыгырдама инде, пожалысты! Ялкау аю кебек ятып торасың-торасың да әллә ниткән манифестлар белән җенләнәсең, башкалар сиңа ияреп чыкмыйлар. Күрмәдең монда артельщикны ничек кыздыралар!

– Ничава! Артельщик булгач, безне дә шулай кыздырырлар. Зато артельщик. Шулай бит, господин артельщик?

Гариф та, шаярып:

– Ну, конечно! – диде.

Гариф үзенең артельщик булып китүенә аптырый һәм көләсе килә иде. Эш болай булды: бер-ике көн элек Исак аларга үз араларыннан бер кешене артельщик итеп билгеләргә кушкан иде. Кладовойдан алган заборларын яза барырга һәм үз араларында тәртип карарга бер кеше кирәк, имеш... Солдатның Гарифны берничә кат иптәшләренә укымышлыгы белән мактавы аркасында беравыздан аны артельщик итеп сайлаганнар иде. Шушы бер-ике көн арасында аңар кладовой дәфтәреннән элекке заборларны күчереп, яңадан алына барган махорка һәм шырпыларны теркәп кую кебек җиңел эшләр, ягъни артельщикның ак хезмәтләре генә тигән иде. Инде менә бүген иптәшләренә башлык кылуы да таләп ителә башлагач, ул шактый уңайсызлык хис итте. Мондагы эшнең рәтен белми бит ул, үзеңнән күп белгәннәргә башлык сөр, имеш!

Хәйрулла белән Сафа лабаздан лямкалар алып килгәндә, көймәдән арканны кырыйга ыргыткан иделәр инде. Тула ыштанлы, күн чабаталы казаклар, кырмыскалар кебек, аркан буенча тезелделәр. Безнең егетләр дә арада иделәр.

Күк йөзен соры төстә сыек болытлар каплап алган һәм шушы туңып төсе киткән алама коленкорга охшаулы ягымсыз һәм төмсә болытлар юаш кына тирбәнеп яткан диңгезгә салынып ук тора иделәр. Йолкынган чәүкәләргә охшаган сәләмә бер төркем халык, карасу җепшек ком өстендә борыннары белән җиргә хәтле иелә-иелә, калын бер аркан тарталар... Аркан бик акрын тартыла. Гүя җирне күтәргән балык үзе яисә өстендәге үгезе эләккән дә, кырыйга чыгарга теләмичә карышып, көчләнеп килә. Әмма тарту бик бара иде. Беренче мәртәбә күргән Гарифка бу эш ярыйсы гына ошады, һәм бу халыкның шушы эштә пешеп чыккан кешеләр икәнлегенә ул тәмам канәгатьләнде. Монда аерым-аерым көчләр әрәм ителми, бәлки, һәммә кеше дә тоташ «һа-һу-һи-һа-һа, һиһа-таһа» шикелле ишетелгән бик нык гөрелте ясап, барлык көчне төзек тактка салып баралар. Диңгез ягасыннан утыз-кырык сажиннар читтә аркан җыела; шушы чиккә җиткән бер кеше кире кайта да диңгез янына ук арканга үзенең шәкелмәсен эләктерә һәм, аякларын комга батырып торып, йөзе белән җиргә таба салына, гайрәтләнеп-гайрәтләнеп, тавышка кушыла.

Шулай итеп, байтак вакытлар тарта торгач, невод очы килеп чыкты. Моннан соң эш тагын акрынланды. Чөнки кешеләр икегә аерылды. Җитмешләп кеше неводның икенче башына киттеләр.

Инде төш алдылары булгандыр, Исак безнең егетләргә лабаздан түбәнгә тачка юлы — тачкалар салырга кушты. Неводның арты кырыйга якынлаша иде.

Болар, такталар салып булгач, һәркайсы үзенә ошаганрак тачкалар сайлап маташканда, Шәрәфи агай да шунда тоз өемнәре янында йөренеп тора иде. Ул, бияләй аркасы белән Николайның беләгенә сугып:

– Менә кара инде, Николай, тазның юләрлеген, ничә көннән бирле «невод салабыз, невод!..» дип лыгырдап тора, ә вал яраксыз — аны карамаган! Өч йөз сажинлык арканны лямка белән тарту дигән эш бәла бит ул, – диде.

Николай, сәләмә бүреген арткарак этәргәч, кызу гына:

– Десятник бит ул! Ник синең шартлап җаның чыкмый! Барыбер ул сине кызганмый! Менә, ичмасам, безнең эшче халыкны әйтсәң дә ярый, алтын бит алар, – диде.

Аның болай сөйләве, тирә-яны йонга күмелгән киң һәм көләч йөзенең рәхәтләнеп китүе Шәрәфи картка ошады.

– Әйе шул... Алтын ук булмас булуын... Шулай да начар халык түгел, – диде.

Шул арада Сафа:

– Әй, син, алтын! Потың ничә тиен? Юл өстеннән ал тачкаңны! – диде. Һәм юлда торган Николай тачкасын үзенеке белән бәрдереп, йөзтүбән каплап китте.

Алар тачкаларын бер-бер артлы дыңгырдатып такта юлы буенча невод чыккан җиргә киттеләр. Николай, Сафаны сүгә-сүгә, иң арттан бара иде. Болар төшкәндә, неводның арт «амбары» килеп чыгарга күп калмаган иде. Неводчылар ике яктан кушыла-кушыла аралары җиде-сигез сажиннарга калган, ике лагерь да, беравыздан һай-һулап, су буйларын яңгырата-яңгырата тезелеп тарта иделәр.

Кырыйга якынлаша торган невод өстендә көмешле йомычкалар төсле ак балыклар бертуктамый ялт та йолт сикереп маташалар, гүя үзләренең тоз эчендә һәлак буласыларын белеп, кырыйга чыгарга теләми, неводтан ычкынырга тырышалар... Очы-кырые күренми җәелеп яткан матур диңгез өстендә әллә нихәтле акчарлаклар өермәгә эләккән яфраклар төсле буталып очыналар һәм, акылдан шашкан кешечә, эчләре катып көлгән яисә үчегеп ярсыган шикелле гыйгылдап, йөрәкләрне кытыкландыралар. Әллә алар шушы сәләмә кешеләрнең дә аларның үзләре кебек оча алмауларыннан һәм тамаклары өчен борыннары белән җиргә абынып тырмануларыннан көләләр, әллә болар балыкны бетерәләр дип көнләшә һәм үчегеп елыйлар...

Бер заман Исак бар көче белән:

– Уң як акрын! Сул як кызу тарт! – дип акырды.

Ләкин халык шау-шу белән аның сүзенә илтифат итмичә, «амбар»ны кыйшайган көе сөйри бирделәр...

Башлангыч шәп булмады. Шулай да бөтенләй үк буш түгел иде. Биш-алты тачка йомычка балык, сельдь, унбиш-егермеләп биреш, эре генә өч сазан чыкты.

Ике вагонлык чан төбенә егерме, егерме биш пот балыкны сибеп салгач, Шәрәфи агай үзенең кыска саплы матур көрәген ак кар кебек тоз эченә бик оста гына чумырып торып, берничә мәртәбә чәчеп җибәрде:

– Хәере белән булсын! – диде.

Исак, борынын мышкылдатып, күңелсез генә:

– Бер дә рәт күренми әле... – диде.

Шәрәфи карт тыныч кына:

– Әле вакыт бар... – диде. Җавап бирүче булмагач, тагын өстәде: – Ни булса да унбишеннән соң була инде... Әмма су артык салкын түгел, булыр әле...

Шәрәфи картның авызына карап, тачкачылардан да кайсыберләре авыз эченнән аның соңгы сүзен тәкрарладылар :

– Булыр әле...

Егет елый

Невод сала башлаганнан соң, бер атна буе эшләр бер көйдәрәк барды: балыкның чыгуы биш-алты тачкадан артмады. Невод һәр көн ике мәртәбә салына, җил булып диңгез дулкынланыбрак китсә, бер белән генә дә калына иде. Бу вакыт тачкачыларга эш шактый җиңеләйде. Чөнки невод салынгач та, чите кырыйга килеп җиткәнче, невод арканын вал белән тарттыра башладылар. Валда исә егермешәр, утызар кеше генә чиратлашып эшләгәнгә, күп халык арасында аның авыры боларга тими дә иде.

Беркөн төш алдында беренче неводны чыгаргач, нык кына җил кузгалды. Көн иртәдән бирле болытлы булып, инде диңгездә давыл булырга охшый иде, шунлыктан барактагы егетләр, бүген инде икенче мәртәбә невод салынмас дип уйлап, төш ашыннан соң кайсы йокларга ятты, кайсылары шашка уйнарга тотындылар.

Бервакыт Исак барак ишеген ачты да аптыраган тавыш белән киреле-соңлы җикеренергә тотынды:

– Чыгыгыз, әйдә, тизрәк! Неводка әйдә! Аркан ычкынган! Неводка тизрәк! Неводка, дим! Уят шуларны!.. Тизрәк, әйдә!.. Давыл кузгалды!

Ул ишекне япмыйча ук тавышлый-тавышлый китеп барды. Сафа белән Хәйрулла шашка уйнап утыра иделәр.

– Аптырадыңмыни, шайтан?! – диде Сафа. – Давыл кузгалса, невод салдырмыйлар аны! Бәдбәхет!

Гариф өч-дүрт иптәше белән алдан китте. Башкалар да кискен җилгә ян биребрәк, бөкрәйгән көе тегеләр артына ялганган иделәр. Лабаз артыннан әйләнеп үткәч, кинәт бик газамәтле күренеш алдына чыктылар. Диңгез кузгалган... Күз күременчә зур су түтәлләре, ак күбекләр пошкырып, бер-берсен куа киләләр. Күктә каралҗым болытлар ага, диңгез артларын соры томан каплаган...

Солдат кычкырып җибәрде:

– Их-хи! Карагыз, көймәне кайда илтеп ташлаган!

Сафа алга карады да күтәренке тавыш белән:

– Неводны харап итә, егетләр! – диде. Һәм үзе, Николайны иңсәсеннән этеп сикерә-сикерә йөгереп, неводчылар җыелган җиргә китте. Вал янында һичкем юк, неводчылар, гадәттә, невод чыга торган урыннан йөз илле сажиннар чамасы ерак киткәннәр иде.

Сафа артыннан башкалар да йөгерешеп киттеләр. Тик Николай белән Хәйрулла гына, кешегә иярмәгән булып, бер үк көйгә, йөгермичә генә селкенә-селкенә бардылар. Азрак баргачтын, алар да юыртып киттеләр.

Неводчылар янына иң элек барып җитүчеләр Сафа белән Гариф булды. Исак белән Шәрәфи агай һәм Абрам да анда иделәр. Гадәттән тыш аптырау, кычкырыш бара иде. Читтән биш-алты сажинлап эчтә невод көймәсе әллә ничә уңайга бәргәләнеп, чайкалып тора, көймәдә биш алты кеше — невод салучылар — йомычка кисәгенә ябышкан булдыксыз һәм кызганыч тараканнар шикелле, аумаска, ычкынып китмәскә тырыша иделәр. Ухылдап торып килгән дулкыннар, бер бәреп, көймәне югары сикертә, кире кайтып, комга утыртып куя, тагын бәрә дә тагын сикертеп җибәрә... Койрыктагы куршик, бер кулы белән руль тоткасына ябышып, аяктан егылмаска тырыша, икенчесен бутап-бутап, бар көче белән кычкыра, кемнедер сүгә. Монда Исак үзалдына акылдан сапкан кешечә җикеренеп йөри, кеше саен бәйләнә.

Гариф, Шәрәфи карт янына барып:

– Нәрсә ул, ни булган? – диде.

Теге салкын кан белән генә:

– Арканны ычкындырганнар, куршик тагын дүрт ишкәкче сорый, баручы юк! Эт — эткә, эт койрыкка җибәрә... – диде.

Гариф кинәт, кирәкле хәбәр ишеткән төсле, күзләрен уйнатып:

– Мин барам! – диде. Һәм сикереп үк су янына йөгерде.

Шәрәфи агай, ашыгып ук:

– Тукта әле, – дисә дә, тегеңәр ишеттерә алмый калды. Артыннан барып тотарга кешеләрдән яхшысынмады. Шулай да акрынлап барып, кешегә сиздермичә, тегенең чабуыннан тарту нияте белән урыныннан кузгалып, тегеңәр юнәлгән иде, ни күрсен: дулкын эчкә кайткан арада, Гариф сикереп торып көймәгә ташланды һәм көймәнең читенә барып асылынды... Көймәдәгеләр аны тартып алырга маташканда, тагын килеп дулкын бәрде дә Гарифны муеннан ук эләктерде; шулай да ычкынмыйча, аны көймәгә тартып алдылар. Аңар иярүчеләр дә тиз табылды, бер-бер артлы өч кеше, шундый ук манёврлар ясап, көймәгә керделәр. Җансыз сөяк кебек чайкалып торган шактый зур көймә кирәкле кешеләрен алгач та җанланды; өч пар ишкәкне алты кеше бер уңайга күтәреп сала башлагач, ул, килешсез кара бер җанвар кебек дулкыннар белән көрәшә-көрәшә, эчкә таба үрмәләп китте. Ул, читтән ераклашкан саен, көчсез һәм кызганычрак күренә, гүя хәзер батарга, югалырга тора иде. Бераздан соң бер батып, бер калкып уйнаган кармак калкавычы рәвешендә генә күренә башлады...

Җил улый, сызгыра, диңгез һаман дулкынлана, дулый бара иде.

Исак белән Абрам халыктан читтәрәк йөреп торалар, неводчылар, бергәрәк җыйналып, шау-шусыз гына карап торалар, диңгез дулкыннары арасында бата-чума күренеп барган иптәшләрен күздән югалтмаска тырышалар. Гарифның иптәшләре дә аптыранып Шәрәфи агай янына җыелышканнар, аның авызына карыйлар, ул акрын гына Исакны сүгә:

– Кабахәт нәрсә, хәерсез! Ничек буласы төш вакытында ук билгеле иде бит. Кирәкми, дим, невод салдырма, давыл күтәрелә... Юк, тыңламый бит, шайтан! Менә хәзер дә аркан ычкынган икән, бер яктан гына тарттырасы, ярты сәгатьтә эше бетә! Исак Моисеевич, дим, шулай гына итик! Юк, имеш, алай невод ишелеп, чуалып бетәр... Невод чуала дип, кешеләрне күрәләтә батарга җибәрә, мәлгунь!

Ул, бераз туктап торгач, көлгәнрәк тавыш белән:

– Ул, йөзе кара, шушы минутта да балык өчен тырмана, невод чуалуы сылтау гына... Бер яктан тартып невод бер дә чуалмый... Аны ул үзе дә белә... Тик әле балык килеп тыгылмасмы дип уйлый! Ну әле аңар иртәрәк шул, – диде.

– Балык булса соң, аңар нәрсә? – диде Солдат.

– Аңармы нәрсә? Пае бар ич, юккамы шулхәтле тырыша дип беләсең? Ул үзе өчен тырмана, господин унтер. Менә элекке куршикны җибәреп карар идең шундый җәһәннәмгә, «пошёл ты к чорту» дип кенә җибәрер иде үзен! Монсы бозау шул, хәерсез... Үзенең иптәшләренә бугазын ертканчы акыра да хуҗага яхшы күренә, имеш, дурак касалапый! Гариф тагы нәрсәгәдер юләрләнеп китте. Минем аңар ачуым килә! Тотып та өлгерә алмадым, ичмасам...

Сафаның көләч йөзе үзгәргән, уйчан һәм кайгылы төс алган иде, ул кинәт кенә:

– Батарлар микәнни? – диде.

– Ходай язмасын, батмасыннар иде дә... Әнә карагыз, нишләтә көймәне! Рулевой авызын ачмаса, шулай да котылырлар... Инде авыз беләнрәк караса — бетте диген! Борылганда, дулкын буена калып, шомарак әйләнмәделәрме — бәрә дә каплый! Шома маташканда, бу давыл гына әле ул хәтле куркынычлы түгел...

Николай, руслар арасыннан аерылып, болар янына килеп туктады һәм Исак белән Абрамга таба карап алды да, нык кычкырмыйча гына:

– Дурак безнең артельщик, – диде. – Ул төшмәсә, тегеләр берсе дә төшәселәр түгел икән...

Ул, тавышын тагын да акрынайтып:

– Беләсезме, тегеләр нәрсә ди... Әгәр көймә кайтмаса, әнә теге ике господинны буып суга ташламакчы булалар, – диде.

Шәрәфи агай әкрен генә борылып тегеләр ягына карады да, бик читен бер мәсьәлә турысында уйларга керешкән төсле иттереп:

– Эһем... – дип, алдына карады.

Солдат Николайга:

– һәммәбезгә дә каторга ич ул чагында... – диде.

Николай, җавап бирмичә, иңбашларын гына тартты.

Шәрәфи агай, җилгә каршы торып яшьләнгән күзләрен кул аркасы белән сөртеп, бераз вакыт алга таба карап торгач:

– Кайтырлар, Алла боерса... Инде борылганнар да бугай... Карагызчы яхшылап, – диде.

Еракта, дулкыннар арасында, бер югалып, бер калкып торган көймә һаман да бер урында төсле күренә, кырыйга елышканлыгы да, эчкә таба китеп барганлыгы да күренми иде. Шәрәфи карт аның кире борылганын болай чамалап кына әйткән иде, күрәсең.

Байтак вакыт шулай тынычсызланып торганнан соң, кешеләргә җан керә башлады: көймә кайтып килә иде. Көймә һәм көймәдәгеләр тере күренәләр, юлны кыеграк тотып, лабазга таба чыгарга азаплана иделәр.

Инде Шәрәфи агайның да чырае ачылды:

– Маладец, Әндрюша! – дип, койрыкчыны мактап куйды.

Көймә һаман якынлый иде; ул тискәре һәм усалланган дулкыннар белән җан-фәрманга көрәшеп килә; бер дулкын сыртыннан алга сикереп киткәндә, икенчесе бәреп аны артка чигерә, ул тагын алга үрмәли, тагын сыртка күтәрелә, тагын сикерә, тагын үрмәли иде...

Шәрәфи карт, баскан җирендә тора алмый кулларын уыштырып:

– Ризамын, егетләр! Шулай кирәк! Юләр бул да егет бул! Батып калсагыз, сүгәр идем, инде афәрин, шайтан икәнсез! – дип сөйләнә-сөйләнә йөри иде.

Хәзер инде көймә булдыксыз, кызганыч ябалак кебек түгел, йөрәкле карчыга шикелле матур һәм сөйкемле күренә иде. Көймәдәге егетләр дә көчсез һәм йомшак тараканга түгел, гайрәтле үткен кырмыскаларга охшый иделәр.

Гөрләвек дулкыннар арасында зирәк кош кебек оча-калка килгән көймә, кылкынып ук көтеп торган халык алдына килеп, көчле бер дулкын селтәве белән кырыйга үрләшеп, шып итеп туктады. Арттан килгән дулкыннар да инде аны кузгатып ала алмый иделәр...

Исак, аларның күңелләрен күтәрер өчен:

– Молодцы, ребята! – дип кычкырган булды.

Ләкин аңар әһәмият бирүче булмады; тавышын ук яратмый иделәр... Халыкның бер өлеше тиз-тиз генә көймәне корыга сөйри башлады, бер өлеше валга йөгерделәр. Тачкачылар Гарифны урап алганнар иде. Ул утырып итекләренә тулган суларны түккәч, Шәрәфи агай, аны читкәрәк тартып:

– Күлмәк-ыштан бармы? Тиз генә барып алмаштыр... Булмаса, мин бирим... Бездән барып ал... – диде.

Гариф оялган сыман көлемсерәде:

– Бар, Шәрәфи абзый, үземдә бар, борчылмагыз, зинһар... – диде.

– Ну бар, тиз генә алмаштыр да безгә кил, ишетәмсең, йомыш бар... йөгер инде, әйдә, тиле.

Николай чын эч фикере белән:

– Аңарга хәзер берәр чарка аракы кирәк иде. Юкса, шиксез, бизгәк эләктерә! Исак ул коры теле белән генә мактаган була, хәерсез! – диде.

Гариф көймәдә бертуктамый көч биреп ишкәнгә күрә кызган иде. Көймәдән төшкәч тә, ул кадәр салкынлык хис итмәде. Әмма баракка килеп кергәч, баракның бушлыгы, шакшылыгы, нар буена җәйгән салам урыннар, озын такта өстәл буенда чәчелеп яткан чүп һәм икмәк валчыклары, нәкъ уртада асылынып торган иске лампа, диңгезгә караган бер генә тәрәзә, әлхасыйль, баракның барлык эч күренеше гүя аның йөрәгенә боз булып утырдылар. Ул калтырана, туңа башлады. Бигрәк тә тәрәзәнең бозылган бер күзеннән улап кергән җил тавышы белән бергә тонык һәм тирәннән гөжләп килгән дулкын тавышлары, аның эчен чымырдатып, чәчләрен эрпәйттерә иделәр. Ул, коры күлмәкләр киеп алгач, Солдатның баш очындагы запас чолгауларын һәм дә үзенең иске генә булса да коры һәм йомшак пальтосын бик зур рәхмәт хисе белән әүвәлгеләрне итек астыннан, соңгыны күлмәк өстеннән эшкә кертте. Һәм дә тиз үк Шәрәфи агайның җылы һәм уңайлы өен күңеленә китерде.

Ул барактан чыккач, үткен җил улавы арасыннан диңгез гөрләүләре белән бергә неводчыларның һай-һу тавышлары ишетелеп, аның күңелен әллә нишләтеп, борчып җибәрделәр; кешеләр ду килеп акыра-бакыра вал әйләнәсендә йөгергәндә, диңгез чылбырдан котылган аҗдаһа кебек котырганнан-котыра барганда, ул ялгыз гына, хаста кеше кебек, пальтога төренеп йөрсен, имеш...

Бара-бара җилгә янтыгы белән әйләнеп көлемсерәде дә, якыннан барган бер иптәшенә сөйләгән кебек: «Бабай һәйбәт кеше безнең... Теләсәң, күлмәк-ыштан да киертә! Эх, бабай, бабай, күп яшә!» – диде. Ул бер исәп белән туры неводчылар янына китәргә дип тә уйлаган иде, ләкин картның чакыруын илтифатсыз калдырырга уңайсызланды.

Бу ишектән керүгә, Шәрәфи агай, кадерле бер кунак көткән кебек, каршы ук алды:

– Әйдә, Гариф, әйдүк, туган, – диде.

Газизә бер читтәрәк нәрсәдер тегү, чәнчү белән утыра. Карчык анасы самавыр куеп маташа иде. Шәрәфи агай аларга бүгенге эш буенча да Гарифның юләр егетлеген сөйләгән; ул ишектән кергәч тә, гүя көтүдән адашкан тәкә кайтып кергән кебек булды. Карчык белән Газизә аңа гаҗәпләнгән сымак көлемсерәп карадылар. Гариф бераз кызарынды. Өстәлдә ярты савыт аракы, бер чәй чынаягы утыра иде. Гариф утырмас борын ук, Шәрәфи агай бәрәкәтле генә иттереп чынаякны тутырып куйды да җитди генә чырай белән:

– Әйдә, эчеп җибәр шуны! – диде.

Гариф, аның күзенә карап, аптыраган сымак:

– Юк, Шәрәфи абзый, мин бит ул нәрсәне эчми идем, – диде.

Ул ялганлады; электән эчкәли иде. Әмма хәзер хатын-кыз алдында уңайсызланды. Аларның яхшы карашларын сындырырга теләми иде.

Карт, эшлекле кыяфәтен бозмыйча гына, чынаякны моның борын төбенә үк сузып:

– Дару өчен, юләр! Юкса хәзер бизгәк эләктерерсең... Эчеп җибәр, җылынып китәрсең, – дип, бик кыска бәйләнде.

Шулай да Гариф тагын бераз сатулашмыйча эчәргә яхшысынмады:

– Юк, Шәрәфи абзый, миннән булмый... – диде. Карчыкка карап: – Бер дә эчкәнем юк иде шул, апай! Ничек итеп эчәсең аны!.. – диде.

Карчык чын эч фикере белән:

– Шулай шул, балакай, яхшылар эше түгел инде... – диде.

Карчык сүз кушкан арада, чынаяк Шәрәфи агайның үз иреннәре арасында бушатыла иде. Ул, тиз генә тозга басып, икмәк катысы капты да, хатынына әйләнеп:

– Зарури бит бу, юләр! Бизгәк эләктерсә, яхшымы булыр? Шушы салкында муеныннан суга чумды бит ул! Бир әле монда борыч савытын... Бераз борычлап җибәрик!.. – диде.

Газизә, тиз генә торып, борыч савытын табып китерде. Карчык нәрсәгәдер өстәлгә бер чәй кашыгы китереп куйды.

– Кашыкның кирәге дә юк... Без аны болай гына эшлибез... – дип сөйләнә-сөйләнә, Шәрәфи агай элек чынаяк төбенә бераз борыч сипте, аннан соң аракы салды.

Гариф, көләсе килеп, эченнән, җыйнаулашып дарулагач, инде карышып торырга килешмәс, дип уйлады. Алар әле Шәрәфи карт белән икесе дә утырмаганнар, өстәл янында торып, аяк өстендә генә сатулаша иделәр. Бу юлы инде Шәрәфи агай, эшне пешкәнгә санап, чынаякны сузды һәм катгый иттереп:

– Тот әйдә, шифасы белән! – диде. Үзе утырып, бер карт доктор клиентына караган төсле, Гарифка куз текте. – Менә шулай! Башка вакытта эчмә, кирәге юк! Инде зарури булгач, Ходай үзе дә кичерсә кирәк, вәссәлам! – диде.

Гариф эчкәчтен чыраен сытып, күзләрен кыскалап, йөзен каплаган булып кыланган арада, карт кемнең дә кыставын көтмичә, тагын бер чынаяк эчеп алды. Һәм шешә төбендәге барлык аракыны бушатып, тагын Гарифка сузды. Гариф та, сандык өстенә утырып, бу юлы инде борычларга-ниләргә дә эшне терәмәде.

– Менә шулай, – диде карт. – Бизгәк ул кабахәт нәрсә, Ходай сакласын, бер эләктереп алдымы, тиз генә җибәреп булмый аны! Монда бит түгел... Диңгез ул кабахәт! Менә мин үзем дә әллә кайчаннан бирле эч белән азапланам... Нишләмәк кирәк — ике бер йотым нитәсең дә аз гына уңайланган шикелле була... Ә син юеш киемнәреңне нишләдең? Баракта? Юк, алай ташларга ярамый, анда кипми ич алар; ичмасам, кухняга элеп куярга кирәк, әйбәтләп кипсеннәр...

Гариф урыныннан торды.

– Син чыгасыңмы, Шәрәфи абзый? – диде.

– Чыгып карарга кирәк...

Карчык йомшак кына тавыш белән:

– Чәй эчмисезмени? – диде.

– Юк инде, Гариф барып ятсын, – диде карт. – Минем дә эшем баррак, үзегез генә инде әйбәтләп эчәрсез... Чикмәнне генә бир дә, без чыгыйк.

Ишегалдына чыккач, Шәрәфи агай чикмәнне Гарифка тоттырды.

– Бар, әйбәтләп кенә төренеп ят! Кичрәк Солдат белән икәү чәйгә килерсез, – диде.

– Юк, мин инде җылындым, тегендә бармакчы идем...

– Анда синең кирәгең юк, во-первых, и сиңа хәзер җил дә ярамый... Бар да әйбәтләп кенә төренеп ят! Менә анысы шифага булыр!..

Гариф карышмады, тагын баракка китте.

Барак тагын шулай ук ямьсез, кызганыч, буш көе тора. Ватылган тәрәзә күзеннән һаман да шулай җил ыжгыра. Җил улаган арада, әллә кайлардан гөрләп килгән тонык һәм көчле дулкын тавышлары ишетелә иде. Аның зиһене чуалмаса да, буын һәм әгъзаларында ул шактый какшау һәм калтыранганлык сизә иде. Солдатның иске шинелен салам өстенә салып, үзенең пальто кисәге һәм картның чикмәне белән баштан ук ябынып ятты. Яткач та, бик арыган кешенең йомшак һәм уңайлы урынга сузылганда хис итә торган бер рәхәтлек тойгысы аның күңелен тутырды. Гүя әллә нинди бик килешсез бер эш, төзәтүе мөмкин булмаган бер хатасы барлык зиһененә килеп, кинәт борчыла башлады. Газизәнең җитди генә чырай белән өстәлгә борыч савыты куйганлыгын, карчыкның чәй кашыгы алып килгәнлеген күз алдына китерде... Алар шул чагында нәрсә уйладылар икән? Гарифның юри генә рияланганын, әлбәттә, сизгәннәр булыр. Инде карчык каршында аның «балакайлык» мәхәббәте, Газизә каршында «Гариф абзый»лык хөрмәте бөтенләйгә югалгандыр шул...

Көн әле, бик кич булмаса да, Гарифка төн кебек тоела иде. Ул чикмәнгә бик нык төренгәнгә күрә, тәрәзәдә улаган җил һәм дулкын гөрләүләре аермачык ишетелми. Тик әллә кайсы почмакта гүя әллә кем акрын тавыш белән ярсуланып-ярсуланып бертуктамый елый иде... Аһ, мескен, кем соң син?.. Гарифның әнкәсе генә шулай елый иде... Әнә аның әтисе — кара күзле, таза гәүдәле, исерткечкә мулла... Ул балаларын, якыннарын бик сөя, ләкин аны сөюче юк... Менә ул, базар авылыннан пар ат яллап, кычкыра, җикерә, җырлап кайта... Әнкәсе тавыш чыгармый, бер җирдә качып, әкрен генә елый... Менә мәчеттә тавыш чыгып, ул, намаз укытмыйча, күзләрен бөтенләй кан басып өйгә кайткан... Тагын әнкәсе елый... Менә кешеләр икендегә җыела. Ул керми, ак күлмәкчән ишегалдында, тезләрен кочаклап, һич хәрәкәтләнми утыра; аның «указы» алынган... Әнә ул хаста, балаларын чакырып-чакырып берәмләп үбә, салкын куллары белән башларыннан сыйпый... Менә аның урынын тартып алган «сары җиләнле мулла» инде, аның җеназасы өстендә иелеп, бөгелеп, әрле-бирле йөгерә... Бу чагында инде әнкәсе тавышсыз түгел, өзелеп-өзелеп, тавышлап ярсый...

Гариф шушы күңелсез хатирәләргә бирелеп торган чагында, кинәт ишек ачылып аны сискәндерде. Чикмәнне азрак ачып карагач, бераз аптырап китте: Газизә кергән иде.

– Гариф абзый, йокламыйсың икән... Юеш әйберләреңне әнкәй сораган иде, кухняга илтеп җәясе үзләрен... – диде.

Гарифның бер читкә ташланган тужуркасы белән күлмәкләрен Газизә җыештырып алып чыкканда, Гариф утырган җиреннән: «Мәшәкать булыр, борчыласыз, Газизә...» – дип сөйләнеп калды.

Газизә чыгып киткәч, ул беркадәр аптыранган рәвештә ишеккә карап торды-торды да, тагын бөркәнеп ятты. Кайсыдыр почмакта әллә нинди моңлылык эчендә һаман бер нәрсә елый иде. Ләкин бу юлы аның елавы Гарифның күңеленә тупас өметсезлекләр, ачы кайгылар салмый, бәлки аның күңелен әллә нинди билгесез бер шатлык катыш эч өзгеч моң һәм ләззәт белән тутыра иде. Аз гына элек Гарифны кара хатирәләр, тупас өметсезлекләр белән газаплаган шушы билгесез моңлылык гүя аны юата, иркәли, шатланырга, шатланып, үзе белән бергә еларга куша...

Киң күкрәкле, юлбарыстай көчле һәм матур егет иске чикмән астында әкрен генә елый иде.

Матур бер иргә, моңлы бер кичә

Давыл ике көнгә барды. Бу ике көндә невод салырга мөмкин булмады. Бу чакта эшчеләр күбрәк вакытларын карта һәм шашка уйнап яисә йоклап үткәрделәр. Чөнки тышта эш юк, тик кенә йөрергә дә җил, күңелсез, яңгыр да яугалап тора. Барак һәм казармалар караңгырак булса да, ышык, азартный уеннар белән шөгыльләнеп утырырга уңай, җил-давыл көенә йоклап ятарга тагы да уңайрак иде.

Давыл башланганның икенче көнендә кичкырын Гариф белән Солдат Шәрәфи картка барырга дип чыгып киткәч, барактагы иптәшләре: «Безнең артельщикның эше көйле...» – дигән булып, Гариф турысында бераз гайбәт җыйсалар да, ул гайбәт хаксызлык иде. Эш болай: иртә белән Хәйрулла үзенең чолгауларын алырга дип кухняга барганда, аңар Гариф белән Газизә очраганнар, кухнядан чыгып киләләр икән. Кухарка һәм аларның «свиданиеләре шулай монда булгалый тора...» дип әйткән, имеш. Хәлбуки Гарифның кухняга керүе тик беренче мәртәбә иде. Ул анда тужурка һәм күлмәкләрен алырга барды. Газизә белән очрашулары туры килеп кенә иде. Әмма ике күңелнең бер-беренә юнәлешләре ничек булганлык маддәсе, әлбәттә, анысы башка мәсьәлә, шагыйрьләр әйтмешли, олуг бер мәгънә, тирән бер сердер анысы.

Шашка уенында җиңелмәү белән танылган Шәрәфи агайны бу көннәрдә Гарифның берничә мәртәбә «нужникта» калдыруы иптәшләр арасында давыл шикелле үк бер әһәмиятле вакыйга булып китсә дә, давыл басыла башлагач, халыкның әһәмияте, гомумән, башка нәрсәгә күчте: давылдан соң балык чыга, имеш.

Давыл башланганга ике тәүлек тулып өченчегә киткәч, кич белән җил басылган, диңгез шактый күтәрелеп чайкалса да, күбекләр пошкырмый, йомшак кына тирбәнеп тора иде.

Балык, балык...

Һәркемнең авызында шул сүз иде. Чөнки сезонның нәкъ челләсе килеп җиткән. Әмма лабазда бер генә чан төбендә барлыгы бер-ике йөз пот балык ягылып ята иде.

Кич ашыннан соң эшчеләр, озак маташмый, тизрәк яту белән булдылар: ярты төннәр тирәсендә невод салыначак иде. Шулай итеп, алар үзләре өчен якында гына кызу һәм күңелле бер хәрәкәткә әзерлек хисе белән кичнең ләтыйф һәм уңайлы кочагына бирелделәр...

Вакыйган, ике көн эшсезлек аркасында йөрәкләрне әкрен генә кимереп торган эч пошу артыннан эш көне гадәтчә бер бәйрәм кебек күңелле башланды.

Кояш калыккан чагында, неводның арты кырыйга килеп җитәргә күп калмаган иде.

Һаваның ләтафәт һәм сафлыгы, күк йөзенең зәңгәр хәтфә төсле мөлаем матурлыгы, күптән түгел генә котырып чыккан каралҗым диңгезнең күксел сәдәп төсенә кереп күзләрне рәхәтләндерә-рәхәтләндерә йомшак кына тирбәнеп ятуы, шушы чиксез матур һәм мөлаем диңгез артыннан җем-җем иткән кызыл җәүһәр тәгәрмәч рәвешендә тетри-тетри кояш чыгуы җиһан сараена әллә нинди тылсымлы матурлык бирә, бу дөньяның көндәлек хакыйкатенә охшамый, зиһеннәрдәге хыялый оҗмахларны аңдыра иде. Диңгез өстендә яңгыравыклы тавышлар белән гыйгыйләп бертуктамый очынган акчарлаклар да кызгылт шәүләләр эчендә гүя гади кошлар түгел, оҗмах кошлары булып күренә иделәр...

Невод кырыйга якынлашкан саен, халыкта рух арта, йөзләр көлә иде; невод чолгап алган урында, диңгез өстендә, әллә нихәтле ялтыравык ак йомычкалар чәчрәп торган шикелле, бертуктамый ялт та йолт балыклар сикерешә иделәр.

Өметләр бушка чыкмады.

Сәгать җиделәрдә промыслода кечкенә генә бәйрәм иде. Тачкачылар күлмәкчән генә, хәтта көчсезрәкләре, изү бауларын җибәреп, балык ташыдылар.

Ике вагонлап балык чыккан иде.

Актык тачкалар бушатылган арада, Исак шактый эре кыяфәттә, бер кулына су чиләге, икенчесенә кечкенә генә рюмка тотып, лабазга керде. Бусы егетләргә тагын да бераз күңелле булды.

Шәрәфи агай, мыек астыннан көлә төшеп:

– Сыйлыйсың да, ахры, үзләрен... – диде.

– Азрак кирәк бит... – дигән булды тегесе.

Рюмка нечкә билле түгел, кечкенә генә стакан формасында иде. Исак, ике бармагы белән генә рюмканы читеннән чеметеп чиләк эченнән чак кына чумырып алгач, бераз көлемсерәп, Шәрәфи агайга сузды.

Ә ул, кешеләргә карап, кызыклы гына иттереп күз кысты да:

– Картларны сыйламаганда да ярар иде, әнә егетләрне кирәк, – диде. Һәм бердән генә йотып та куйды.

Исак, ачык йөз белән генә һәммәсенә берәр рәт биреп чыккач:

– Артельщик, артельщик кайда? Иң кирәкле кеше юк ич, – диде.

Шәрәфи агай кыска гына:

– Хәзер шунда иде, ну ул эчми, – диде.

– Йә, алай булса, – диде Исак, – кайтып ашагыз да, егетләр, озакламый чыгарсыз; тегеләр невод салырга киттеләр.

Ул, чыгып барганда, Сафа, аның артыннан авызын кыйшайтып:

– Нәрсәгә генә икән ярты савыт аракысын чиләк төбенә салган була, хәерче! – диде.

Карт аларга бирергә тиешсенде:

– Ничава, егетләр, әле бу башы гына, менә шулай күбрәк балык эләксен, ул чагында чиләк тә тулар, – диде.

Вакыйган, чыккан балык күп диярлек түгел иде әле, тик давылдан соңгы бу беренче невод өметне генә арттырды.

Икенче невод төш вакытларында чыкты. Ләкин көннең иң һәйбәт, кызу вакытында зур өметләр баглап, дөнья күкрәтеп җыр-көй белән тартылган бу ау шатландырмады. Балык иртәнгенең яртысы гына иде. Төштән соң тагы ике мәртәбә невод салынды. Соңгысы салынганда, инде кояш иңә иде. Караңгы төшкәч тә, лабаздан алып невод чыга торган җиргә хәтле диңгез буйлап, көндездән әзерләнгән биш факелга ут яндырдылар. Бу эш әле беренче мәртәбә иде. Чөнки әлегә кадәр көненә икедән артык невод салынганы юк иде. Караңгыга калмыйча, эшне иртә бетерә иделәр. Бүген инде эш кызуга әйләнеп китте. Тачкачыларга эш авырлашканга күрә, бүген Исак аларга бер «манифест» та бирде. Алар вал әйләндерешергә чыкмасалар да ярый, имеш. Ләкин моның әһәмияте зур түгел иде. Чөнки анда барыбер күп кешегә урын юк. Неводчылар үзләре дә егермешәр-утызар кеше генә, чиратлашып, аны бик җиңел генә әйләндерәләр. Шулай да бер чакрымлык невод арканы чыгып җиткәнче, ике сәгатьләп эшсез торуның рәсмиләшү кадәресе дә зарарсыз иде. Әмма бу юлы ул «манифест» белән файдаланырга теләмәделәр. Чөнки кичкырын гына пар атта хуҗа үзе килеп төшкән иде. Ул, әлбәттә, эшчеләр янына чыкмый булмас. Шулай булгач, әлбәттә, күз каршындарак күренгән яхшы...

Алар, балык өйрәсе янында озак маташмыйча, тизрәк чыгу белән булдылар. Тик тискәре Сафа гына:

– Нәрсә миңа хуҗа! Мин үзем правляещи! – дип, халык белән чыкмады, һәм дә Николай да ашаган җирендә үк авып сузылып калды.

Барактан чыккач:

– Иһи! – диде Гариф. – Менә кайда дөнья!

Кич гаҗәеп гүзәл иде, каралҗым күк йөзен аксыл җәүһәр кисәкләре төсле балкып торган хисапсыз шаян йолдызлар бизи, җирдә диңгез буйлап куе караңгылыкны ачып җибәргән саргылт-кызыл факеллар яна. Ерак-ераклардан чит промыслоларда яндырылган шундый ук факелларның төмсә һәм юаш утлары караңгы диңгез буйлап су өстеннән күңелгә ягымлы йомшак нур сызыклары җибәреп торалар. Алар диңгез өстендә гүя елмаялар, гүя көләләр. Әллә нинди төпсез тирәнлек һәм серләр эчендә уйнап, җанга аңлашылмаган бер дәрт, җылылык һәм рәхәтлек бирәләр. Кайсылары ераклардан чагылып, гүя елый-елый әкренләп сүнәргә торалар, кемнедер бәхилләшергә чакыралар... Диңгез ягыннан искән йомшак кына җил, чак хис итәрлек таза су һәм тоз исләре аңкытып, битләрне сыйпый, миләрне кытыкландырып, күңелләрне рәхәтләндерә иде.

Алар, вал янына җиткәндә, эндәшми генә бардылар. Ат дагалый торган «станок» шикелле, ләкин шактый киң булган ояга урнаштырылган багананың тирә-ягындагы тоткаларына утыз-кырыклап кеше ябышкан, тавышсыз-тынсыз кызу гына тирәли әйләнеп йөри иделәр. Хуҗа да анда иде. Болар халык янына барып туктагач, Исак, күзләрен ялтыратып:

– Менә безнең тачкачылар, – диде.

Хуҗа көлемсерәп кенә эшләпәсен кузгатты да:

– Ә, князьләр икән... Яхшы халык... Яратам мин аларны, эшчән булалар... – диде.

Ул утыз бишләр чамасында, каратутлы, матур гына чырайлы, мыекларын югары таба бөтереп җибәргән, шома гына кыяфәтле кеше иде.

Аның чем-кара күзләре факел яктысында артыграк ялтырый, көлемсерәп каравы да «князьләр»гә яхшы тәэсир бирмичә, чәнечкән кебек тоелды.

Алар аның эшләпә кузгатуына каршы үзләренең иске-москы бүрекләрен гүя башларыннан төшмәгәнме икәнлеген белер өчен генә тотып куйгач, акрын гына икенче якка шуарга, неводчылар арасына кушылырга карадылар...

Невод чыгып беткәнче, хуҗа һаман эшчеләр янында әйләнде, аңар карап эшчеләр нихәтле кызу тотсалар да, эш байтак озакка тартылды. Әмма балык күп түгел иде: утыз-кырык тачкалап балык чанга салынгач, Шәрәфи агай фонарен тотып, тачкачылар белән бергә сөйләнә-сөйләнә, лабаздан чыкты.

Сүз хуҗа турында иде. Ул, лабаз йозагын шыгырдатып тотып бикләп алгач:

– Кешесе карарга әйбәт, тик артык комсыз малай, – диде.

Гариф сорады:

– Ничек ул?

– Үткән ел балык аз булгач буыла башлаган мәлгунь! Анасы белән сеңлесе генә чак коткарып калганнар. Хәер, байларның һәммәсе дә шундый мәлгуньнәр.

Инде бик соң иде, артык озайтмадылар, Шәрәфи агай, фонарен чайкый-чайкый, үзенең кечкенә генә гаиләсе янына, тачкачылар баракка юнәлделәр. Ай, яңа гына диңгез артыннан күтәрелеп, күңелсез генә карап тора, аның бер чите китек, гүя шуның өчен кайгыра, сүнгән факелларның берничәсеннән әле дә төтеннәр чыгып тора иде...

Әйт шуны

Пасха көне иде. Барактагылар иртә чәйне, гадәттәгечә, каткан чәйнекләрдән, иске-москы кружкалар белән эчәргә туры килсә дә, бәйрәм әсәре бөтенләй юк түгел иде. Кеше башына берәр булки өләшенүе бу көннең гади эш көне түгеллеген бик яхшы сиздерә иде.

Бәйрәм «йомышы» белән станциягә кемнәр бару мәсьәләсен дә чәй янында ук тикшереп куйдылар.

Чәй эчкәч тә, Хәйрулла белән Андрей, бергәлек исәпкә алынган бишлекне тотып, станциягә киттеләр.

Төш алдына хәтле бәйрәм кызмады.

Николай бер иптәше Фёдор белән неводчылар казармасына киттеләр. Гариф белән Солдат шашка уйнарга тотындылар. Икенче бер төркем карта уйнарга керештеләр. Борынга чиертештән җибәрә иделәр... Бервакыт Шәрәфи агай да кереп утырды. Ул Солдат ягыннан төшеп, Гарифны бер-ике мәртәбә рәттән кысрыклап җиңделәр...

Хәйрулла белән Андрей кайтканда, болар әле һаман дөньяны онытып уйнарга бирелгәннәр иде.

Тегеләр килеп кергәч, Шәрәфи агай:

– Менә монысы ярый! – диде.

Хәйрулла, кулындагы чирек аракыны маңгае турысына ук күтәреп:

– Ярый бит, Шәрәфи абзый! Ә? – диде.

– Ярый!

Ике чирекне түр почмагына куеп, өстән бер чикмән белән ябып куйдылар. Хәйрулла белән Андрей, бик зур эш күндереп кайткан шикелле, үзләренең «сәфәр мәшәкатьләре», анда баргач, буфетчикны таба алмыйча аптырауларын, аның белән ничек сатулашу, теш сугулары турында үзләренчә бик кызык иттереп сөйләргә азаплана иделәр. Кешеләр дә, кызыксынган булып, аларның авызларына карап тора иделәр...

Шул арада Исак килеп керде. Аның бер кулында беркөнге чиләк бар иде, китереп шуны өстәл уртасына куйды. Димәк, ул яктан булган өметләр дә бушка чыкмады була.

Тиз үк Николай белән Фёдорны чакырырга кеше җибәрделәр, ике кеше кухняга обед алырга йөгерделәр.

Бу юлы Исак кулында рюмка түгел, кечкенә генә кружка иде.

Ул, тачкачылар белән эре кыланса да, Шәрәфи карт белән иптәшчәрәк маташа иде. Башта ук кружканы чумырып алгач та аңар сузды:

– Мин сиңа тегендә кертмәкче идем, әйдә әле, монда гына берәрне төшереп җибәр, – диде.

Шәрәфи агай, азрак чыраен сыткан булып:

– Барыбер... – диде. Һәм тирә-ягындагыларга күз йөртеп: – Егетләр, сезнең саулыкка! – диде.

Егетләр беравыздан: «Урра!» – кычкырып, Исакның күңелен күтәрделәр.

Карттан соң Гариф чиратка эләкте.

– Кая әле, тотчы, син, артельщик... – диде Исак.

Гариф элек бераз кыстатып маташты. Соңыннан:

– Иптәшләр саулыгына булганда гына инде, ни әйтим... – дип йомшаган булды.

Шәрәфи карт:

– Берне төшер, мәгъзум. Сәфәрдә ярый ул, – дип сөйләнә һәм мыек астыннан көлә иде.

Һәммәсенә берәр рәт биргәч, Исак чиләкне алды да:

– Ну инде ашагыз әйбәтләп. Анда неводчылар да көтәләр булыр, – диде.

Ул ишектән чыгу белән, Сафа үз «дәүләтләре» өстеннән чикмәнне ачып җибәрде дә, ишеккә карап башын селкә-селкә:

– Боларны нәрсә дип белдең, хәерче! Болар су түгел, болар бит ялт иткән аракы була, менә беләсең килсә! – диде.

Башкалары рәхәтләнеп торып көлеп җибәрделәр.

Николай, тоткасыз бер чәй чынаягы алып, нык кына иттереп өстәлгә утыртты да:

– Ач әйдә берсен, Сафа! Солдат, камандовай! Утыр әйдә, Шәрәфи абзый, яхшылап, – диде.

Карт утырмаска булып бераз кыстатса да, аңар чынлап ябышып, түргә үк утырттылар.

Бүген балык та шактый мул пешкән, башка көнге кебек сыек өйрә генә булмыйча, ике табакта ботка кебек өелгән килеш өстәлнең ике башына куелган. Булар чыгарып, тәмле исе белән кешеләрнең ашыйсыларын китереп тора иде.

Элекке чынаяк тагын карттан башланды. Ул бик яхшы теләкле тон белән:

– Сау буласыз, егетләр! – диде. Һәм чыраен сытмый торып, чынаякны ялт иттерде. Чынаякны кире биргәч, бер күзен кыса төшеп, чыраен сыткан көе авызына балык тутыра-тутыра: – Һәр көн пасха булса иде! Николай, син ничек уйлыйсың, начар булмас иде бит? – диде.

– Кайда ул һәр көн! Көн аралаш булганда да ярар иде, минемчә...

– Әйе шул... ике бәйрәм арасында бер көнне ничек тә үткәрер идең инде...

Николайның иптәшләре — ике рус — аның татарча сөйләшүен яратмый иделәр. Хәтта татар егетләренең дә боларның аңламауларына илтифат итмичә, һәрвакыт үз телләре белән генә шау килеп сөйләшүләренә җәберсенә иделәр. Фёдор исемлесе чыннан ук татарларга үпкәли иде. Имеш, монда русча белмәгән кеше юк бит, һәммәгез дә беләсез, шулай булгач, нәрсәгә эч пошырып кеше аңламаган тел белән сөйләргә... Ләкин аның бу зарлануын татар егетләре әллә ничек илтифатка алмый иделәр. Үзләре күпчелек булгач, шулай булмый хәле дә юк бит.

Фёдор татарлардан зарланганда, Николай аңардан көлә:

– Әх, туган, Фёдор Иваныч! Кызганам мин сине! Татарлар бит һаман сине мыскыллыйлар, фабрикант, имеш, ә үзе чабата ясаучыга охшый, диләр. Иң яхшысы, әйдә, фабрикаңа кайтыйк. Мине управляющий ясарсың, кәеф чигәрбез, ичмаса! Анда инде безне мыскыллаучы булмас, туган.

Шуннан Николай белән чынлап торып сүгешеп тә китә иделәр.

«Фабрика» мәсьәләсе бигрәк тә аның канын боза иде. Монда яңарак килгән чакларында бу озын буйлы, тулы битле, ләкин хаста чырайлы рус егете мактанган икән, имеш, Лама өязендә аларның шырпы фабрикасы бар, агасы белән анасы башкаралар; бу алар белән даулашып киткән... Ә монда аңар ышанмыйлар, ялганчы дип мыскыллыйлар...

...Тоткасыз чынаяк инде берничә рәт әйләнеп чыкты. Кешеләрнең күзләре үзгәргән, сөйләнешләрдә пружиналар ычкынып-ычкынып киткән төсле, китек һәм сөйкемсез тавышлар ишетелә иде.

– Яле, господин фабрикант! Тотчы менә чынаякны... – диде Сафа. – Сиңа яхшырактан, кызылдан-нидән кирәк иде... Ярый инде, ни бары белән сыйлыйк...

Ул шулай дигән генә иде, Фёдор торды да чалт иттереп аның яңагына кундырды.

– Нишләп миннән көләсең! – дип, җиңел кулдан икенчене дә өлгертте.

Үзара шаулашкан исерек халык та акаешып калдылар. Сафа тегенең изүеннән эләктерде, Сафаның дусы Заһид исемле егет тә аңа ябышты.

Шәрәфи карт:

– Туктагыз, тукта, егетләр! – дип кычкыра, ләкин тыңлаучы юк; Фёдорны өстәл арасыннан чыгарып җиргә екканнар, ике кеше берьюлы кыйныйлар...

Карт, өстәл аркылы сузылып:

– Аерыгыз, аер, егетләр! Ярамый! Аерыгыз! – дип кычкырып тора.

Николай аның янында өстәл арасыннан чыга алмый маташа.

Шул арада булмады, Гариф арага төште. Ул кыйнаучы егетләрне читкә ыргытып җибәрә башлады. Солдат та аңар булыша иде. Николай белән Шәрәфи агай да, инде өстәл арасыннан чыгып арага керделәр. Фёдор араланды. Шәрәфи агай, Николай, Солдат шактый аек кыяфәттә, өлкәнлек күрсәткән булып, кыйнашучыларны шелтәләргә дә тотындылар. Шушы арада Сафа җирдә аунаган тупас чынаякны алды да ачу белән читтән ыргытып, Гарифның яңагына кундырды. Гариф корт чәнечкән шикелле булып сугылган җиренә кулын каплады. Бармак араларыннан кан тамчылары бер-бер артлы җиргә төшә иде. Ул гүя моның ни өчен булганлыгын аңлар өчен тирә-янындагыларга караганда, Сафа кулларын йомарлап сугышырга да хәзер тора иде. Гариф аңа атылып, ике яклап колак янга берәрне бик нык төшереп, җиргә тәгәрәтеп җибәрде һәм егылган җирендә дә типмәкче иде, ләкин Шәрәфи агай белән Солдат, аңар тагылып, ачуын бастырдылар. Сафа, торгач, тагын Гарифка бәйләнмәкче булып маташса да, аны җибәрмәделәр...

Фёдор шактый нык изелгән, хосусан авызы, борыны, аяк астында тапталып булырга кирәк, ямьсез шешкән, канга буялган иде. Шулай да ул, канлы иреннәрен сары тула поддёвкасы чабуына сөртә-сөртә, эндәшми генә тагын өстәл янына утырды. Сафа һаман төрле усал сүзләр белән Гарифны сүгә һәм дә яный иде.

Шәрәфи карт, Фёдорга карап башын чайкый-чайкый:

– Дурак! – диде. – Пешмәгән нәрсә! Бер дә юкка нинди җәнҗаллар кузгатасың.

Фёдор кычкырып ук елый башлады:

– Алар бит мине мыскыл итәләр. Шәрәфи Осипич, как будто мин ялганлыйм, имеш, аларга! Билләһи менә, әгәр мин ялганласам! Шырпы фабрикасы... «Лашкарёв» фирмасы... Безнең үз фамилиябез бит шулай. Ә болар мине мыскыллыйлар... Миндә аларның ни эшләре бар соң!

Шәрәфи агай иңбашын тартты да:

– Странно, – диде. – «Лашкарёв» бар бугай шул... Солдат, кая әле, чынаякны китер... Лашкарёв белән Сафаны килештерик... Егетләр, егетләр, акылыгыз булыр да, мин булмам, картаям инде әкренләп, әйдә, энем Сафа, кил, утыр! Кыйнашудан файда юк: Алладан тәүфыйк сора, озын гомер... Сүгешмә, кеше рәнҗетмә, шулай бит, Миколай? Дөрес әйтәм бит? Әх, егетләр, нәрсә җитмәгән үзегезгә, күз тигән бәбкәләр кебек чукышасыз, алай ярамый бит... яхшы түгел...

Шул арада Солдат аңар аракы сузды.

– Юк инде, господин унтер, миңа бирмә инде... Әнә бу егетләрне килештерик элек... Сафа, тотчы, энем... Иң элек сиңа эләкте бит... Менә шулай... Аннан соң господин Лашкарёвка чират, аңар беррәттән икене бирергә дә ярый... Аның бераз авыррак иде бугай... Мәгъзумны да онытып куйма, Хөснетдин. Чынаяк тигән җиренә азрак шифасы булыр, бәлки... Шулай үзең белгәнчә рәтлә инде... Тукта әле, кая китәсең. Тукта, эчеп чыгарсың, мәгъзум!..

Гариф аның сүзенә илтифат итмичә чыгып китте. Ул ишектән чыкканда, берьюлы: «Кил әле, тукта әле!» – дигән исерек тавышлар шауласа да, артыннан чыгучы булмады. Ул, кулъяулыгын яңагына басып, лабазга таба китте. Кыстатып-кыстатып эчкән ике чынаяк аракы аның башын яхшы ук сөремләндергән иде. Шулай да барактан чыккач, кояшлы саф җәй башы һавасы аны рәхәтләндереп, тәмам айныткан шикелле булды. Яңагындагы җәрәхәт күңелен борчымый, бәлки, ләззәтле сымак әрнеп кычыта гына иде. Ләкин нидәндер аның күңеле балачагындагы кебек нечкәргән иде. Әллә кайда еракларда калган туган иленә, әллә кайчан үткән бала чакларына күңеле китте... Җиргә караган килеш көлемсерәп уйлый-уйлый бара иде.

Лабазның диңгез ягында хатын-кыз тавышы ишетелә башлады. Ул, почмакны әйләнеп чыккач:

– Иһи! Менә кайда икән рәхәт, – диде.

Берничә рус хатын-кызлары лабаз алдында кояшка каршы тезелешкән, чыр-чу килеп, көнбагыш чиертеп утыралар. Кухарка белән Газизә дә шунда иделәр.

Газизә аптыранып һәм кызганган тавыш белән:

– Гариф абзый, нишләдең болай? Битең каный ич! Нишләп ул? Ходаем, ничек кан агып киткән! – диде.

Гариф тегенең аптыраганына кәефе килеп:

– Әткәң белән кыйнаштык, Газизә! Мин сине үземә кәләшлеккә яучылаган идем, ул, мин сиңайтим, кыйнашырга...

– И! Шаярмый гына дөресен әйт әле! Ни булды соң, ә?

Гариф аңар якын гына бер мичкә өстенә килеп утырды да җитди һәм тынычландыра торган тавыш белән:

– Бернәрсә юк ла! Берсе, ялгышлык белән әйбер ыргытканда тидереп, аз гына тырнатып алды шунда... – диде.

Рус хатын-кызлары да кызганган чырай белән карашып тора иделәр. Гариф аларга да шулай аңлатты.

– Бир әле яулыгыңны, – диде Газизә, – мин юып килим...

Биргәнне дә көтмичә, ул, Гарифның канлы яулыгын кулыннан алып, диңгез кырыена йөгерде.

Ул бүген Гарифка гадәттән тыш сөйкемле күренә иде. Читтән караганда, нурлы кояшка күкрәк ачып күзләрне рәхәтләндерә торган шәүләләр эчендә, елмая-елмая яткан диңгез ягасында чүмәшкән килеш, үзенең садә генә ал күлмәге һәм башындагы күк яулыгы белән ул түгәрәк кенә ләтыйф бер гөл чәчәгенә охшый иде.

Гариф битеннән каннарын юарга уйлап, эре-эре адымнар белән Газизә янына төште. Ул инде яулыкны сыгып маташа иде.

– Мәшәкатьләнәсең бит, Газизә... – диде Гариф һәм, йомшак кына челтерәп комга сугылып торган дулкын кисәкләреннән кулы белән алып, битенә су коя башлады.

Газизә, аның янына ук килеп:

– Тукта әле, яулык белән... – диде. Чыланган яулык белән аның яңагын сөртә-сөртә: – Җылы су булганда әйбәт буласы икән... Безнең өйгә генә керәсе иде... Тырналган җире калып торсын әле... Су тигәч ярамас бит, әрнер... – дип, кызганган тавыш белән балаларча сөйләнә иде.

Аның болай чын ихластан кызганган рәвештә шөгыльләнүе, самими һәм садә кыланышы Гарифны эчтән көлдерә дә, елата да, тәмам үзәген өзә иде. Хосусан ул шулай бик мөһим эш эшләгән төсле дикъкать белән яулыкны чылатып-чылатып Гарифның яңагыннан каткан каннарны сөртеп маташканда, аның алсу йөзе Гариф йөзенә шактый якын торуы Гарифны үтерә иде... Ул Гарифның күзенә карамый, барлык дикъкате белән җәрәхәткә су тигезмәскә тырыша, гөл чәчәгенә охшаулы иреннәре беленер-беленмәс кенә тетри... Шундый бер момент булды: бу иреннәрдән үбеп үләргә генә булса, Гариф өчен чиксез бер бәхет булыр иде... Тик нидер үлемнән көчле бернәрсә аны тотып калды.

– Җитәр, җаным, калганы өйдә юылыр, – диде.

Чит хатын-кызга әйтергә килешмәгәнен белә торып, «җаным»ны Газизәгә беренче тапкыр ихтыярсыз ычкындырды. Газизә ул сүзгә бер дә әһәмият бирмәгәне күренә иде. Лабаз янына кайтканда да, бер дә тартынмыйча, Гариф белән янәшә үк сөйләнә килде. Гариф инде аларда берничә мәртәбә утырган, картлар алдында да алар Газизә белән сөйләшәләр, сәләмә катыргылы «Сәйфелмөлек» китабын да бергәләшеп укыганнары бар. Ләкин Газизә аңар бүгенге кебек кыюлык һәм үзсенү күрсәткәне юк иде. Гариф хәзер, бердән, бу беркатлы һәм сөйкемле туташтан үзенең исереклеген яшерә алганлыгы белән күңеленнән мактана, икенчедән, аның гадәттән тыш үзенә якынлык күрсәтүенә җаны рәхәтләнә иде. Алар элекке урыннарына утыргач, Гариф хикәя сөйләргә башлаган рәвештә:

– Бер атна-ун көннән соң, Газизә... монда акчарлаклар тавышы гына яңгырар... Бәлки, алар да инде кайсы кая китәрләр... – диде.

– Нишләп?

– Эш бетә ич, шуннан таралышабыз...

– Авылыңа кайтасың, әйе?

– Анысы әле билгеле түгел, ничек булыр...

– Юк, авылыңа кайт, Гариф абый, авылыңа кайт, яме? Туганнарың көтәләр булыр... Бар бит туганнарың? Сагынганнардыр үзеңне? Менә кайтырсың бервакыт...

Гариф көлде:

– Минем белән барсаң кайтам! – диде.

Газизә кызарынып китте.

– Мин нәрсәгә?! Мин әткәйләр белән ич! – диде.

– Ә мин ялгыз гына авылга кайтмыйм...

– И, шаяртмачы! Анда бик һәйбәт мулла кызлары да сине көтәләр булыр...

– Мулла кызлары... Әйе шул. Ну шулай да без Газизә белән икәү кайтабыз!..

Гариф бу сүзләрне әйткәндә Газизәгә туп-туры һәм дә иблисчәрәк карый иде. Газизә, кызарып, куллары белән йөзен каплады. Якында утырган рус хатын-кызлары да яшьләр арасындагы сүзнең көндәлек түгеллеген сизенә һәм кызыксынып елмая иделәр...

Гариф, аларга карап:

– Менә якташны үземә кәләшлеккә күндермәкче булам, бергәләшеп авылыма кайтырга димлим... Ә ул риза булмый, – диде.

Тегеләр, ачылып китеп:

– Менә нәрсә икән! – диештеләр.

Берсе Газизәгә:

– Юләр булсаң гына шушындый егеткә бармассың! – диде.

Кухарка карчык:

– Ышана күрмә, ул шулай сине алдамакчы була! – диде.

Карчыкның шаярган сымак әйтеп салган сүзе Гарифның борынына суккан шикелле булды. Ул кинәт эчтән борчыла башлады: Газизә аңар рәнҗегән шикелле тоела иде. Ул бигрәк тә шушы минутта үзенең Газизәне алдамакчы булмаганлыгына кешеләрне ышандырырга мөмкинлек юклыкка борчыла иде. Ул җитди һәм акрын тавыш белән Газизәне юаткан рәвештә сөйләргә тотынды:

– Мин сиңа тагын мондый сүзләр сөйләмәм... Мин сине кардәш урынына күрәм. Җаным... Син мине бу юлы кичер... Мин кардәшемне алдамыйм, мин кемне дә алдарга теләмим... Мин сине үземнең туган сеңелем кебек яратам. Сине генә түгел, Шәрәфи абзый белән Сәгыйдә апайны да яратам... Сез мине үз итәсез, сезнең игелегегезне кайтарырга кулымнан килмәгәнлектән мин оялам. Минем күңелем борчыла, мин сине бит чынлап яратам. Синең матур чәчләрең, ачык, килешле маңгаең минем күзләремә рәхәт, җаныма җылы бирә... Мин сине сөям, күз нурым. Чиксез бәхетле булуыңны, чиксез сәгадәтеңне, чиксез зур булуыңны, күкләрдә очуыңны, кояш булуыңны күңелем тели! Шушы теләкләремне булдыра алмауга җаным газаплана, аягыңа егылып елыйсым килә... Газизә кардәшем! Саташам дип курыкма... Тик кенә сөйләнәм... Мин бит исерек! Мин ялгыш синең янга килдем.

Газизә башта хәзер торып китәргә генә уйлаган төсле аптыранып торса да, сүзнең соңгысы аны бераз ачып җибәрде:

– И Ходаем, әйтәм дә шуңар охшый! Әллә нәрсәләр чуалтасың, бернәрсә аңлар хәл юк! – диде.

Шушы арада лабазның аръягыннан әллә нинди сөйкемсез җикеренүләр, кабердән чыккан тавышлар шикелле авыр ыңгырашулар ишетелә башлады.

Сафа белән Солдат, чак-чак кына аяк өстендә торып кочаклашкан көе, лабаз артыннан килеп чыктылар. Сафа, боларны күргәч, бер кулын бутап торып, бар куәте белән кычкыра-кычкыра, ыңгырашып җырлый башлады:

Без эчәбез дә җырлыйбыз,
Акча бетсә урлыйбыз.
Ходаем безгә шушылай язган,
Мулласыннан курыкмыйбыз...

Кешеләр янына җиткәч, алар туктадылар. Ләкин бер урында басып тора алмый, бер-берсен этә-этә бер алга, бер артка авышып, көчле дулкында чайкалган көймәдә басып торган шикелле, егылмаска тырыша иделәр. Сафаның күз төпләре шешкән иде. Ул, яртылаш йомылган күзләрен киңрәк ачып, авызын кыйшайтып көлеп җибәрде һәм дә борыла төшеп күз кысмакчы булды, ләкин шул арада авышып китә башладылар... Ул тагын рәхәтләнеп көлеп җибәрде дә:

– Газизә туташ! Безгә ачуланмыйсыңмы? – диде. – Әй, якташ, җаным, якташ... Син бит... якташ буласың безгә... Якташ син, әйе?

Газизә, көлеп:

– Әйе, – диде.

– Кил мине бер үп, җаным.

Солдат аның авызын капларга сузылган иде, эләкмәде, якасыннан тотты:

– Дурак! Авызыңны сугып җимерәм! Шәрәфи абзыйның кызы ич ул... Үзебезнең Шәрәфи абзыйныкы... Беләсеңме шуны, дурак! Газизә, ачуланма, акыллым... Дурак... исерек ул...

Сафа һаман көлеп маташа һам сөйләнә иде:

– Мин дурак, Газизә туташ, билләһи, мин дурак, җаным... Син мине кызган! Син бит якташ буласың! Кызган мине! Мин бит монда адашкан кеше. Без бит һәммәбез дә адашканнар. Әнә акчарлаклар нәрсә ди. Алар «дурак» диләр миңа. Алар үзләре дә адашканнар... Алар балык эзли-эзли адашканнар! Гариф менә дуңгыз ул! Аның янында юкка утырасың, җаным... Ул мине кыйнады бүген... Менә күзләрем шешкән ич... Аны Гариф шулай итте... Кабахәт ул! Мин аңардан курыкмыйм... Ул дуңгыз ул... Мин курыкмыйм, утыр, Солдат, әйдә! Мин курыкмыйм... Үтерсеннәр, әйдә... Куркыр хәлем юк, җаным... Теләсәң нишлә... Ну Гарифка менә тияр, Алла бирсә...

Алар ерак түгел бер читтәрәк утырдылар.

Гарифның эче тырный башлады. Сафа аңар чынлап кызганыч күренә. Күз тирәләре күгәреп ямьсез шешкән; сөйкемле генә чырае тәмам үзгәргән, бозылган иде. Аның көлүе елаудан да күңелсез һәм кызганыч тоела иде. Ул арка өстенә сузылып ятты да:

– Шулай икән, якташ, үпмисең, ә! – диде.

Газизә шаярган сыман:

– Юк шул инде, якташ, калып торсын, – диде.

Неводчылар казармасы ягыннан хор гөрелтесе белән бергә гармун тавышлары килеп, су буенда моңлы һәм йомшак кына бер яңгырау тудыра иделәр.

Сафа яткан җиреннән күккә карап, сүрү генә җырларга тотынды:

Алмалары, хөрмәләре
Җәй булгач пешәр әле,
Хөрмәләре, алмалары
Кызарып пешәр әле.
Әле исеңә төшмәгәч тә,
Газизәбану, сылуым-иркәм,
Исеңә төшәр әле...
Җәйли исеңә төшмәсә дә,
Газизә җаным, сылуым-иркәм,
Исеңә төшәр әле...

Соңгы мисрагны алар Солдат белән икәү күтәргән иделәр. Гариф та кычкырып җибәрде:

– Әйт шуны!

Шушы минутта баракта Николай белән Андрей «Последний нынешний денёчек»ны сузалар. Хәйрулла, Муса һәм башка иптәшләр «Баламишкин» көенә алмаш-тилмәш такмак әйтәләр. Шәрәфи агай өстәлгә капланган, хырылдап йоклый... Неводчылар казармасында бер гөруһ хор белән «Чудный месяц»ны тарталар, кайсыберләре ду күчереп «Камаринский»га басалар. Контора дигән өйдә ике кеше счёт шакылдатып, язып, сызып утыралар. Берсе — хуҗа, тәмәке төтәтеп, фикергә калган сымак, идән буенда йөренеп тора. Сәгыйдә апай казармада ялгызы гына картның иске күлмәген ямап утыра. Карт белән Газизәнең озак кайтмауларына эче пошканнан, ишетелер-ишетелмәс кенә авыз эченнән ниндидер бер көй тартып моңая иде.

Мин сине көтәрмен

Апрель ахырлары иде инде. Диңгез ягасы комлыкта, җылылыктан башка табигать алмашынуы сизелмәсә дә, ераклардан күренгән газамәтле таулар, таулардан түбән тимер юлы буендагы болынлык һәм таллар гүя чем-яшел хәтфәгә бөркәнгән көе ерактан торып көлә һәм матур җәй башлануын сөйлиләр... Әллә кайларга чакыра иделәр...

Безнең тачкачылар балыкны бик күп тотып та, кырыгар сум акча эшләү хыялларына инде бит сыптырган иделәр. Балыкның барлыгы өч чанда гына булып, алар да тулы түгел иделәр. Ләкин балыкның аз булуы аларны өметсезләндермәде. Җәй башының көләч кояшы, матур яшел хәтфәгә бөркәнгән серле таулар аларга әле бик күп нәрсә ышандыра, мең төрле вәгъдәләр бирә иделәр.

Алар инде гел китү турысында сөйлиләр: кем кайда бара, кем үткән ед җәен кайда эшләгән, кайда эш яхшы, кайда күңелле, кайда акча күп бирәләр... Сүз һаман шул тирәләрдә әйләнә.

«Фабрикант» үткән ел Пятигорскида, корзинка белән күтәреп, булки сатып йөргән. Ул шушы эшне мактый... Николай Кисловодскида постройка һәм паркларда туфрак эшен бик файдалы тапкан, шаярып кына сиксән тиен, бер сум төшерәсең, ди. Солдат Бакуга барырга исәпли. Нәрсә юкны йөрергә. Кайчан ки, нефть промыслоларында, сторожлыкта рәхәтләнеп торып, егерме биш сум алырга була, ди. Хәйрулла да шул фикердәрәк, әмма башкаларның күңелләре әле төрлечә уйлый иде...

Невод салу тукталгач, алар берничә көн лабазда эшләделәр. Тозланган селёдканы озын саплы соскычлар белән чаннардан сөзеп алып чыгара баралар, хатын-кызлар, ише-ише белән сайлап, мичкәләргә тутыра иделәр. Газизә дә шунда алар арасында эшли иде. Сәгыйдә карчык, ирендә Газизәне күзәтеп йөрерлек сәляхият тапмыйча, егет-җилән арасында алай-болай шаярулар булмасын дип шикләнеп, еш-еш кына берәр сылтау белән үзе лабазга килеп караштыра иде. Ләкин ул караштырмаганда да, егет-җилән Газизәгә әдәпсезлек күрсәтми иделәр. Газизәнең сөйкемле һәм җитди чыраенда, садәлек катыш чын кыланышында кешенең күңелен үзенә тарту белән бергә аны бертөрле хөрмәт иттерә торган бер хасият бар иде: мондагы татар егетләре, үзләре сизмичә, аны эчтән хөрмәтле тоталар, аңардан әдәп саклыйлар. Әлхасыйль, иң дөресе — һәммәсе диярлек эчтән аны сөя иделәр. Шунлыктан аны хөрмәтсез итәргә, оялтырга берсенең дә күңеле бармый иде. Бервакытта Гариф белән буташтырып сөйләнгән гайбәтләр дә инде онытылды. Кемнең дә күңеле Газизәне пычранган күрәсе килми һәм аны дөресләми иде.

Шулай да актык чан бушатылган көн Сафа байтак кына аның белән шаярып сөйләнде. Берарада:

– Якташ, – диде, – киләсе ел монда булырсың бит?

– Бер дә әйтә алмыйм... әткәйләр нишләр...

– Әгәр син булсаң, без дөньяның дүрт почмагыннан монда җыелабыз, өйрәнеп киттек инде... Бер семья кебек бит... Солдат менә үзенең сторожлыгын ташлап килә. Хәйрүк тә нефтен ташлап калдыра. Инде Гариф монда көтеп торырга да риза. Ну мин инде, губернаторлыкка куйсалар да, карамыйм, пичәтләремне генә ташлыйм да — кая син, промысло?! Килерсең, әйе?

Газизә кызарынып көлемсерәде дә:

– Киләсе елга хәтле мин үләрмен шул. Киләсе ел бик ерак әле... – диде.

– Ходай сакласын, җаным, алай әйтә күрмә! Әнә синең өчен, ичмасам, Солдат үлсен. Нәрсә аңар, барыбер ич! Службасын тутырган, паспорты да элмә-телмә өзгәләнеп беткән. Шулай бит, Солдат?

Солдат көлде дә:

– Пачти что шулай!.. Ә үзең, үзең ничек? – диде.

– Кем, минме? Эһем... Үләргә дисәң, юк шул, миңа не ахута, чорт вазми! Ну бит минем паспорт та синеке хәтле үк өзгәләнмәгән.

– Ходай сакласын! – диде Газизә. – Берең дә үлмәсен, илдә аналарыгыз зарыгып көтә торганнардыр... Кайтып, аларны кинәндерегез, ичмасам...

Сафа, клоун төслерәк кулларын авыштырып:

– Ух, якташ! Син нихәтле чибәр... То есть акыллы кыз... Аналарыбыз өчен дә борчыласың! – диде.

Газизә тагын кызарынды: «якташлары» назланган, сөйкемле балага караган кебек елмаеп аңар карап тора иделәр... Гариф тиз генә эшне искә төшерде:

– Ну, егетләр, кич була бит! – диде.

Дөрес тә, тышта кич була иде инде.

Тачкачылар актык чан төбендәге актык балыкларны ашыгып-ашыгып сөзәргә тотындылар. Хатын-кызлар, нечкә һәм моңлы тавыш белән җырлап-җырлап, актык мичкәләрен тутыра иделәр... Газизә дә эш арасында эченнән нәрсәдер көйли, ләкин аның тавышы ачык ишетелми, рус хатын-кызларыныкы арасында югала иде.

Иртән аяз, ләкин шактый салкын һәм җилле иде.

Тачкачылар, иртән үк исәп алып, төш вакытларына станциядә булырга дип кичтән чамалаган булсалар да, эш алар уйлаганча барып чыкмады. Аларга әле көн буе лабаз тирәсендә маташырга туры килде. Исак, алардан буш мичкәләр күчертеп, калдык тозларны бер җирдән икенче җиргә ташытып, байтак кына башларын әйләндерде. Шулай итеп, иртән алырга уйланган исәпне кичкырын гына алдылар. Исәптә вак-төяк әйбер һәм акчалата алганнары чигерелеп, һәммәсенә йөз ун сумлап акча бирелде. Баракка җыелып, аны үзара бүлештеләр. Һәркемнең аерым-аерым язылган расходына карап, табышны Гариф өләште. Иң күп алучыга унөч сумлап, иң азына җиде сум да ничә тиен иде. Тәмәке тартучылар азрак, клиндер дә ашаштыручылар тагын да аз алдылар. Иң күпне Гариф белән бергә килгән Муса исемле егет, иң азны Николай белән Хәйрулла алдылар.

Акчаны бүлешкәнче, хәтта бүген иртәдән башлап кешеләр көйсезләнә, нервничать итә иделәр. Моннан элек берничә көннәр китү, таралу мөнәсәбәте белән дусларча гәпләшүләр, бер-берсен сәфәр иптәшлегенә димләшүләр бүген әллә кайда очкан иде. Һәркем үзе белән генә мәшгуль, кәефсез, ачулы. Акча алганда, байтагысы ризаланмый, расходын күпсенә. Гарифка ышанмый, көйсезләнә, икенче, өченче кат саната иделәр. Николай үзенең заборын беррәттән дүрт мәртәбә санаткач кына азрак тынычланды, юкса һич ипкә, көйгә килми.

Ниһаять, акчалар кесәгә салынгач, монда инде бер тиен дә арттырырга юл калмаганлыгы беленгәч, өсләреннән авыр йөк төшкән шикелле булып, кешеләр тынычланды һәм әкренләп сумкаларын кия башладылар.

Инде кич дигән булып, Гариф белән Муса монда куну тиешлекне сөйләсәләр дә, башкалар якын да килмәделәр. Солдат һәм куну тарафын яклый, ләкин күпчелек колак та саласы килми иде. Станциядәге «Мәшәди» ашханәсе белән әрмән кабагы аларга бүгеннән соң, ягъни иртәгә, йә булыр, йә булмас төсле тоела иде...

Чыгып китәр алдыннан кешеләрнең чырайларында инде шатлыкка якын бер ачык ризаланганлык күренә иде. Вак тиеннәр исәбен инде бер якта калдырып, сәфәр минутында күңелләре югарырактан оча иде, күрәсең...

Сафа, үзенең калҗайган салам түшәгенә күрсәтеп:

– Егетләр! – диде. – Киләсе ел кайсыгыз гына булса да һичкемнән сорамый минем урынга ятсын! Ризалык белән багышлыйм! Һәм җылы, һәм йомшак булыр, иншалла... Тик миңа Алладан мамык түшәкләр сорарга онытмагыз... Аннары чибәр генә кәләш кирәк булыр, канечно...

Берничә кеше берьюлы:

– Әнә минеке! Кирәк булса, пажалуста! – диештеләр.

Алар барактан чыкканда, кояш инде, бик түбән төшеп, болытлар артына яшеренгән. Офыкны чит-читеннән кызыл шәүләләр белән генә бизәп, озакламый бөтенләй югалырга, диңгез һәм тауларны, казарма һәм лабазларны караңгыда калдырырга тора... Җил йомшаган, һава иртәгедән җылы һәм күңелле иде. Лабаз тирәсендә шылт иткән тавыш юк, бик зур кабер төсле моңаеп тора иде.

Гариф белән Солдат иң арттан чыктылар. Гариф кинәт туктады да:

– Карт белән исәнләшәсе иде бит, – диде.

– Әйдә инде, булмады... Мин кергән идем...

– Ничек «булмады»?

– Исерек... Әбисен белми ята!

– Ул хәтле үк булмас ла!

– Бар, алайса, тиз генә... Нәни кош белән саубуллашасың бардыр, нәгъләт!..

Гариф, төенен барак алдына куеп, тиз генә йөгерде.

Солдат аның артыннан:

– Әй! Мин китә торам, кара, озаклама, шайтан, – дип, шаярган тавыш белән кычкырып калды.

Гариф барганда, Газизә күлмәкчән генә, кара шәл бөркәнеп, ишегалды баскычында утырып тора иде. Ерактан ул Гарифның күзенә күңелсезләнеп, кайгырып утырган төсле күренде. Һәм шул минутта Гариф әллә нинди чуалчык хисләргә бирелде... Кинәт үзенең әлеге ни исерек, ни аек түгел чагында җиңел баштан Газизәне авылга алып кайту турысында яшелле, кызыллы сүзләр сөйләп ташлавы исенә килеп, күңеле һәм оят, һәм ачы тойгылар белән тулды... Яулыкка төреп, кесәсенә салган сигез сум җитмеш алты тиен акчасын әллә кайда ыргытып торып, үзеннән-үзе аунап көләсе, үзен үзе мыскыллап үч аласы килеп китте...

Газизә чын да күңелсез иде. Гариф аның янына җиткәч тә:

– Безнең китеш, Газизә туташ... – диде.

– Хәерле юл инде... Авылга, әйе?

– Юк әле... Азрак акча эшлисе бар, туганкай. Монда юллык та булмады ич.

Газизә күңелсез генә елмайды. Һәм Гариф артыннан ишегалдына хәтле керде. Ишегалды яртылаш караңгы иде. Гариф ишек ачарга торганда, Газизә ашыкканрак тавыш белән:

– Өйдә кем дә юк бит... Әткәй йоклый... – диде.

– Әнкәң?

– Кухняга чыккан иде.

Гариф ишек тоткасыннан кулын алып әйләнгәндә, Газизә аңар якын ук тора иде. Берничә секунд эндәшми тордылар. Бер айдан бирле Гарифның күңеленә җылы яктылык биреп торган бу сөйкемле туташ белән аерылышу минутында гына болай икәүдән-икәү очрашу, бигрәк тә аерылышуның билгесез вакытка, бәлки дә бөтенләй күрешмәскә булуы әллә нинди, очына чыгалмаслык бер табышмак төсле аны аптыратты. «Гыйшык җыры» җырларга инде урын юк һәм соң да, сау бул, исән бул, дип кенә, шоп-шома китәргә дә мөмкин түгел! Ара бик якын... Бу аптыраш биш-ун секунд кына сузылды. Гариф, ике яклы мәгънәгә туры китереп:

– Соң, нишлибез, алай булса? – диде.

Газизә аның соравына җавап бирмичә, шаярган булып кына, ләкин каушаган тавыш белән:

– Менә Гариф абзыйга ышанып тор! Мине дә авылга алып кайтырга әйткән идең ич... – диде.

Гариф акрын гына, кулын Газизәнең башына куеп:

– Мин озакламый Саричинга кайтырмын... Аннан менә авылга барырбыз... Туй да ясарбыз, ярыймы, җаным? – диде дә, Газизәнең ачык һәм килешле маңгаена иреннәрен куеп, эч өзгеч бер мәхәббәт белән үпте. Шуның рухани ләззәте белән башы әйләнгән арада, кинәт Газизәнең чәчәк кебек ләтыйф һәм иреннәре дә аның иреннәренә кушылды. Коеп ясаган рәвешле матур күкрәкләре дә киң һәм көчле күкрәккә кысылган иде. Шул арада бер-берсенә ишетелерлек, өзек-өзек шыпырт кына тавыш белән алар вәгъдәләшә иделәр:

– Мин озакламый... Саричинга кайтырмын, җанашым...

– Мин сине көтәрмен...

Гариф ишегалдыннан чыгып киткәндә, Газизә тагын аның артыннан кычкырды:

– Кара, мин сине көтәрмен...

Гариф, янә әйләнеп:

– Беләм, беләм, җаным... Хуш хәзергә! – диде.

Гарифның иптәшләре инде байтак еракта, бер төркем булып, диңгез кырыйлап туктаусыз бара иделәр; Солдат алардан артка калган, Гарифны көтеп туктый-туктый бара иде.

Гариф, канатланып очкан шикелле, аны җитәргә дип йөгерә иде. «Мин сине көтәрмен» дигән җөмлә аның колак янында әллә нинди югары һәм эч өзгеч ноталардан җырланып бара, аның җанын ләззәт белән катыш ачыта, сызлата иде.

Газизә байтак вакыт ишек яңагына сөялгән көе китеп баручылар артыннан карап торды. Кояш та иңгән йә иңмәгән! Ул якны инде болыт каплаган иде... Диңгез өстендә сирәк-саяк акчарлаклар күренгәли; алар ак канатларын селтәп-селтәп бер югары, бер түбән очып, тонык һәм эчпошыргыч тавыш белән елаганга да, көлгәнгә дә охшашлы гыйгылдап-гыйгылдап кычкырыналар... Газизә хәзер аларны карамый, ул диңгез кырые буйлап очмыйча гына китеп барган канатсыз акчарлакларны гына карый иде... Тик боларның тавышлары гына, үкереп елаган шикелле булып, аның колагында чыңлый иде. Ул, бераз торганнан соң, өйгә керде һәм, мендәренә капланып, әкрен генә үксеп-үксеп елый башлады... Бик тирән эч пошу аның йөрәген өзә иде.

Өй эче ярыйсы ук караңгы, исерек көе изелеп яткан Шәрәфи карт хәрабә хәленә килгән иске тегермән шикелле кызганыч ыңгырашулар, сөйкемсез хырылдаулар арасында әллә нинди чуалчык, караңгы төшләр күреп саташа иде...

чайки шэриф камал шэриф шәриф камал шәриф шщриф камал шщриф шериф камал шериф тулы әсәр укырга онлайн читать полная версия книга на татарском татарча