АДӘМНӘР

Галимҗан Ибраһимов

(1921-1922 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән трагедияләр)

I

Үлем үзенең кара канатларын җәйде. Җир йөзе гүя шуның астында капланып калды. Тирә-як куркыныч караңгы каберлекләр, ләхетләр белән, бер үлгәч терелеп чыккан җанлы мәетләр белән тулды. Адәмнәрнең йөрәге моңа чыдамады, урыныннан кузгалырлык куәте булганнар, куркышып, дөньяның төрле ягына качтылар. Төркестан, Кавказ, Себер далаларын шуннан таралган хәлсез шәүләләр басты.

Галим карт ялгыз иде... Башкалар киткәндә чирләп, шешенеп калган кечкенә улы Рәхми дә ун көн элгәре югалды; шәһәргә киткәндерме, юлда егылып үлгәндерме, берәр җирдә тотып суеп ашаганнардырмы — һичкем һичнәрсә белмәде. Кая икән дип сораучы-тикшерүче дә булмады.

Бабай кышкы челләнең каты, суык бураннары эчендә, ташландык йортлар арасында, үлем күләгәсе, кабер шәүләсе кебек, атналар буенча аптыранып йөрде-йөрде дә, капкаларны, читәннәрне күмеп киткән тирән карлардан чыга алмыйча, караңгы төндә хәлсезлектән ауды.

Ачы җил яман ыжгырып уйнады. Картны буран каплады. Ул, бәлки, язгача шунда яткан булыр иде, агасы Намаҗан, ике көннән соң ниндидер бер эш белән бу тирәгә килгәндә: «Тукта әле, Галимнең хәлен белим», – дип, аңа кереп чыгарга уйлады. Ләкин кар астыннан өйнең түбәсе генә күренә, капкаларны көрт күмгән иде. Кайдан керергә дип эзләнеп маташканда, абзар почмагында бер эт күренде. Бу, ач аваз белән шыңшып-шыңшып, нәрсәнедер өзгәли иде. Намаҗанның күңеле сизенде, йөрәген курку алды, бата-чума шуңа йөгерде. Мәгәр ул бераз гына кичеккән иде инде: бик зур бер карт ала эт үлекнең эчен актарып, эчәген, бавырын ашап ята!

Тирә-якны каплаган караңгы үлем мондый фаҗигаләрне бик гадигә калдырган булса да, бу күренештән Намаҗанның башына кан йөгерде, күз алды томанланды, ни эшләгәнен белмичә, калын таягы белән Актырнакка ташланды, мәгәр бу ачлыктан йоннары коелган, кабырга, янбаш сөякләре тиреләрен ертып чыккан бер усал эт иде. Картның таягына карамастан, тагы үлекне өзгәләргә тотынды, үзе бер туктамастан: «Кыш буенча насыйбым минем шул гына булды. Нигә миңа тиясең?!» – дип, кызганыч тавыш белән шыңшый иде. Ләкин каты сугуга түзә алмыйча, чак кына читкә китә дә, тагы яман көч белән килеп, гәүдәгә тешләрен батыра, тагы берәр канлы кисәкне өзеп ала иде, тагы елап, рәнҗеп кимерә башлый иде.

Карт чыдамады, бар куәтен җыйды да этнең маңгаена шундый китереп бәрде, Актырнак һушыннан югала язды, һаман да җиңелмәде, үпкәнеме, бавырнымы эләктереп качты.

Намаҗан аптырашта калды. Халык чакырырга барса, бу эт үләксәне ашап бетерәчәк иде. Бәлки, берәрсе ишетеп килер, дип кычкырырга тотынды. Һичкем күренмәде, күрше өйләрдән дә җан әсәре сизелмәде.

Бу тирәнең кайчандыр гөжләп торган йортлары хәзер ташландыклар, бушлар иде. Боларның хуҗалары көз көне үк, вабадан, качкан кебек, ач үлем караңгылыгы каплаган бу илләрдән әллә кайларга таралганнар иде инде. Атлылар ат арбасына үзенең актык әйберләрен төяп, аты булмаганнар кечкенә арбага авыру балаларын утыртып, анда сыймаганнарны җилкәләренә күтәреп, хәле бетсә, бөтенләй ташлап калдырып, кәрван-кәрван тезелешеп, каядыр, нәрсәгәдер, ни өмет беләндер агылганнар иде. Мәрхүм Галим картның балалары, күршеләре дә шул кара туфан дулкыны белән китеп, дөньяның кай якларындадыр хәбәрсез беткәннәр иде.

Актырнак күздән югалды. Ул я киткәндер, я, хәйлә корып, берәр җиргә яшеренгәндер. Намаҗан аңа күз салды, күренмәгәч, шул кар баскан йорттан бата-чума яңадан урамга чыкты.

Югары яктан бер адәм карачкысы килә иде. Моны күрү аңа бераз җиңеллек бирде. «Икәүләп мәетне алып китәрбез!» дип уйлады.

Шәүлә ашыкмый гына килеп җитте. Бу озын буйлы, киң җилкәле, ләкин ябыгып яңаклары эчкә баткан, иреннәре тартылып, корышып, авызын яба алмас хәлгә килгән, йөзенә, күзенә үлем төсе чыккан аяклы бер мәет иде. Өстендә кырык җирдән ямаулы чикмән, аның тишекләреннән коры сөякләр күренеп торалар иде.

Килү белән исәнләшмәде, сәлам дә бирмәде, бер үләксәгә, бер Намаҗанга хәйранлык белән карады, җеп белән муенына аскан казанын карга куйды да үзе хәлсезләнеп шуңа утырды.

Карт, ак кар өстендә таралып яткан үләксәнең канлы кисәкләрен күрсәтә биреп, аңа әйтте:

– Ник дәшмисең? Гәрәй, син адәм танымас булдыңмы әллә?

Гәрәйнең кипкән мие бераз кузгалды, йөрәгендәге актык каны кайнап ачуга килде:

– Исән вакытыңда бер сынык алабута икмәге бирә белмәдең, үлгәч килеп йөрүеңдә ни файда синең, карт дуңгыз! – дип сүгәргә чамалады, ләкин теле дә әйләнмәде, зиһененең әллә кай җирендә селкенгән икенче бер уе да туктатты: ул, өендә хатын, бала-чагасының хәле бик авырайгач, берәрсенә закладка салып булмасмы дигән исәп белән актык казанын күтәреп чыккан иде. Арада бу Намаҗанга да кагылмакчы иде. Эттән калган үләксә өчен талашып торырга үзендә көч җыя алмады. Тик, кемнең келәте якын икән, дип, үз эченнән генә мәетне бер җиргә илтеп ташлау турында уйланды.

II

Үлекләр өчен елау, аларны кәфенләү, кабер казып, уңайлы ләхетләр ясап күмү кебек элекке тук заманның яхшы гадәтләре күптән ташланган иде инде. Өйдәме, урамдамы, юлдамы — хәлсезләнеп егылалар да үләләр. Исән калганнар үзләре дә я яман шешенгәннәр, я кибеп, корып, аякларын чак өстерәп йөриләр. Балта, көрәк тотып, кышның каты суыгында туңып, таштай каткан җирне казырлык, җеназа-фәлән укып, зиратка илтеп йөрерлек куәт юк. Үләксәләрне я үзенең, я хуҗасы ташлап киткән буш келәтләрнең кайчандыр ашлык белән тулы була торган идәннәренә ташлыйлар.

Бу җиргә иң якыны Садрый байның келәте иде. Гәрәй белән Намаҗан, ике сүздә аңлашып, шунда илтергә булдылар. Абзарда бер иске чыпта бар иде. Картның Актырнактан калган кисәкләрен җыйнап, шуңа төрделәр. Икәүләп, кардан өстери-өстери, өй янына китерделәр. Намаҗан, туктап, үлекне җиргә куйды.

Мәрхүм Галим картның балалары Кавказ тауларындамы, Азия чүлләрендәме, башка бер җирләрдәме үлеп калсалар, бердәнбер варисы ул булачак иде. Карт моны уйлап, туганының әйберләре әрәм-шәрәм булмасын дип өйгә керде.

Гәрәй дә аңа иярде.

Заманында урта хәлле бер тормыш кичергән бу өй хәзер җен-пәри оясы кебек иде: тәрәзәләре ватык, мич җимерек, идәндә, сәкедә чүп-чар, тузан-туфрак. Галимнең бер иске тун кисәге генә монда кайчандыр адәм торганын күрсәтеп тора. Намаҗан, кызганып, бу хәрабәгә карады:

– Мәрхүм зур мәшәкать белән бу өйне салдырган иде. Үзенә насыйп түгел икән... Ай, гомер дигәнең!.. – дип сөйләнә-сөйләнә, төрле җирләрне актарды: мич астыннан бер табагач килеп чыкты, шүрлектән ике кашык белән бер табак алды. Картның төсе булыр дип, шуларны баягы ертык тунга төрде дә култыгына кыстырды. Йозак эзләде, ләкин таба алмады, күңеленнән: «Бүген үк килеп, ишек-тәрәзәне кадакларга кирәк», – дип уйлады.

Ләкин Гәрәйгә бу турыда сүз әйтмәде. Ул аның усал телле икәнен белә иде, «Галим карт туган энең иде, аның кул-аягы да сиңа тиядер, алып кайт та пешереп аша!» дигән кебек бер яман сүз әйтүеннән шикләнде, үзен тыйды.

Шуның белән эшне бетереп чыктылар да, чыптага төрелгән үләксәне өстерәп, тирән кар эченнән авылның юлсыз, сукмаксыз урамы буйлап Садрыйның келәтенә киттеләр.

III

Монда үзенә бер дөнья — караңгы, куркыныч үлем дөньясы: келәтнең ишеген ачуга бөтенләй ялангач бер хатын белән бер зур, киң ак сакаллы картның гәүдәсе ята. Киемнәре юк, өсләрендәге капчык бер яккарак төшкән. Каралып күгәргән коточкыч тәннәре кабер җәфасын күрсәтәләр. Болардан арырак аяк-куллары төрле якка таралган биш-алты яшь баланың үләксәсе бер-беренә ябышып туңып катканнар. Балаларның гәүдәләрен башына мендәр кебек ясап сөялгән бер карчык бик артык шешенгән тәне белән тау кебек өелеп, сузылып төшкән. Ул беренче карауда терек кебек күренә, чәчләре тузып җилкәсенә салынган, авызы елмайган рәвештә ачык, сирәк сары тешләре бер-беренә кысылганнар, пыяла күзләре ишектән керүчегә гүя шелтә белән, үпкәле ачу белән карап торалар...

Галим карт үләксәсе бу үлекләр дөньясына тагы бер кеше арттыру гына иде. Кыенлык белән кертеп, аны теге ачык күзле карчык янындагы буш урынга салып азапланганда, кайдадыр бер ыңгырашкан тавыш килгән кебек булды. Моңардан йөрәкләр дерелдәп китте, үлемме, җәһәннәмме дигәндәй, караңгы шом җанны басты. Намаҗан каушап калтыранды.

– Йа Ходай, үлекләр телгә килдеме әллә!.. – дип, як-ягына каранды.

Ләкин балаларда да, күзе ачык карчыкта да, каралып көйгән ялангач хатын белән киң ак сакаллы картта да җан әсәре күренмәде. Тагын ыңгырашкан тавыш килде. Почмакта чикмән, бүрек, оек-чабата, бияләй кигән, җитү чәчле, кара мыеклы бер егет ята. Әллә чыны шулай, әллә күзгә күренә: менә шул егет кузгаладыр төсле булды... Аңарчы таш кебек катып торган Гәрәй кинәт, шашып, егетнең чикмәненә барып тотынды да селкетә башлады. Үлекнең кул тамыры тибә, авызыннан җылы сулыш килгән кебек тоела. Гәрәй үзенең картка булган ачуын онытты, куркулы тавыш белән:

– Намаҗан абзый! Монда үлмәгән адәмне китереп ташлаганнар бугай! – диде.

Икәүләп, куркып, ашыгып, яктыга китерделәр. Билен, изүләрен чиштеләр. Үлек күзен ачты, ыңгырашып, иркенрәк сулу ала башлады.

Бу — Гәрәйнең кияве, Миңлебай исемле кеше иде. Ачлык өстенә хастасы белән авырып берничә көн яткач, теленнән калып, җансыз рәвештә каткан, бүген иртә белән аны үлде дипме яисә барыбер үлә инде дипме, монда китереп ташлаганнар иде.

Миңлебай заманында ару көн итешле, тырыш, чибәр егет иде. Гәрәйнең зур кызы аның хатыны иде. Бу ел көз көне Нәгыймә тиф белән авырып үлде. Баласы каядыр югалды. Егет ялгыз калды. Авыру вакытында ярдәмчесе булмады; Гәрәй, балта эше табылмасмы дип, урыс авылларында йөрүдән бүген генә кайткан иде. Агай-эненең, кардәш-ыруның хәлен белү кебек гадәтләр күптән беткәнгә, сорашу хәтеренә килмәде. Авырганын да белмәде.

Үлек, күзләрен ачып ыңгырашкач, аның йөрәге тетелде; кияүне ярата иде, күп дөньялары элек бергә булган иде, балалар да ул җизнәләрен үз туган абзалары кебек якын күреп бергә-бергә гөж килеп кайнашалар иде. Боларны уйлый алмады. Мәгәр күп газаплар эчендә ташка әйләнгән күңеле сынды, йөрәге түзмәде, бу фаҗига җанының кай җирендәдер сакланып кала алган элекке тук вакытның бер тамырын кузгатты, хәлсезләнеп елап җибәрде. Ләкин күзләрендә яшь калмаган иде, аның елавы:

– Син дә шулаймыни, туганкаем?! – дип әче, караңгы тавыш белән үкерү булып чыкты. Үзе хәлсез куллары белән өстери башлады. Ул, гүя, элекке кияве Миңлебайны бу кабердән, бу коточкыч үлекләр дөньясыннан тизрәк алып китәргә, шулай итеп коткарырга тырыша иде.

Күп мәшәкать белән, күтәреп, келәт алдына чыгардылар. Ишек ябылды, тегендә үлекләр үзләре генә калдылар.

Күкне каплаган болытлар таралды. Җил тынды. Кышкы кояш бөтен җир йөзен каплаган ак кар өстендә үзенең алмаз нурлары белән уйный башлады.

Егетнең хәле һаман бер чама: теле юк, аякларына баса алмый әле.

Азрак хәл алгач, берәр кеше белән алып кайтырмын дип, аны келәтнең почмагына, җылы, якты кояшка каратып сөяп куйды да Гәрәй үзе шуның янына утырды. Намаҗан карт кайтып китте.

IV

Берничә минут та үтмәгәндер, авылның моннан ерак түгел бер җирендә ниндидер шау-шу күтәрелде. Кар астындагы кайбер өйләрдән, чак өстерәлеп, шәүлә кебек адәмнәр, ирләр, балалар чыгып, бер якка таба китә башладылар. Болар арасында Гәрәйнең малае Зәйни дә күренде. Ул башкалардан артык кычкырып, шаулап бара иде. Гәрәй аптырый төште:

– Ни бар?! Ни эшләп кычкырынасыз? – дип, улын чакырды.

Малай, кулындагы озын таягы белән шаяра-шаяра, атасы янына килде. Бу — ун-унбер яшьлек тере, үткен, ләкин эштән чыгып ябыккан, саргайган йөзле, хәерче киемле, шулай да уйнап торган күзле, яңгыравык тавышлы малай. Юлсыз тирән карда егыла-тора Гәрәй янына килеп җитәр-җитмәс, келәткә сөяп утыртылган Миңлебайны күреп, куркуыннан кычкырып җибәрде. Үзе елап, тавышланып:

– Әйдә, барыйк! Мин убырлы карчыкны тоттым! – дип, атасының җиңеннән өстери башлады.

Бу бала берничә көннән бирле Зәбидә карчык белән саташа. Моңа сәбәп шул: кайдандыр бер хәбәр чыгарганнар.

– Шул кортка хәерче балаларын җыя, имеш, суеп ашый, имеш, калганын тозлап куя, имеш, – дип сөйләделәр.

Зәйни башта ышанмады, бер күрше килен кереп сөйләгәндә, аптырап, хәйран булып тыңлап торды да:

– Адәм куркытып, юкны сөйлисең! – дип, сөйләүченең башына чабата белән бәрде, үзе акырып, елап чыгып качты... Ләкин тынычлана алмады: туктаусыз Зәбидәнең өй тирәсен сагалап йөри башлады. Менә бүген ике хәерче бала шунда керделәр дә югалдылар. Малайның йөрәге ярыла язды, йөгереп, рәискә үзе чапты. Өйдә юк, диделәр. Намаҗан картны юлда очратып, аңа әйтте. Ләкин бу ышанмады:

– Адәм саташтырып йөрисең, тиле малай! – дип, таяк белән кыйнап җибәрде.

Ләкин Зәйни һаман тынмады, үзе арып, гыжлап, хәле беткәнче, кеше торган өйләргә чапты. Ирләрнең кайсы көлде, кайсы сүгеп чыгарды; хатыннар, балалар бу хәбәрне эләктереп алдылар: ач тамакларын оныттылар, хәлсезлекләренә карамастан урамга йөгерделәр. Болар артыннан ирләр дә кузгалды. Шулай итеп, малай убырлы карчыкка каршы тирә-якны аякка бастырды, үзе юлбашчы булып шунда куды.

Бу хәбәргә Гәрәй дә тик кала алмады: казанын, авыруын ташлап, актык көчен җыеп, малай артыннан йөгерде. Болар барганда, яртылай кар астында калган яңа агач өйнең тирәсенә авылның күп адәме җыелган иде. Ишек-тәрәзәне ватып керергә азапланалар иде. Тегендә, ахры, эчтән бикләнгәннәрдер. Иң алда хатыннар, балалар шаулаша.

Гәрәй, барып җитүгә, үзен үзе белмичә кычкырып җибәрде:

– Нәрсә карап торасың, ишеген, тәрәзәсен ват!

Яңакны каердылар, пыялалар челпәрәмә килеп юкка чыкты, акылын югалткан, шашкан, ябык, хәлсез шәүләләр шаулашып өйгә тулдылар. Болар эчендә иң яман акырынганы куркынган бала Зәйни булды. Ул туктамый:

– Мин ике көн сагаладым... Мин үзем күрдем... Ике хәерче бала керделәр дә югалдылар, – дип акырына.

Өйнең хуҗасы — алтмыш яшьлек карчык. Өс-башы җүнле генә, йөзе тирән җыерчыклы, борыны карчыганыкы кебек кәкрәеп килгән, күзләре әллә кая төптән ялтырап карыйлар.

Халыкның болай шашуын күреп, аның котлары очты:

– Балалар, мин ни эшләдем? Нигә болай кыланасыз? – дип елап үгетли башлады.

Ләкин җаны әрнегән ачларның сүз тыңларлык чамасы калмаган иде.

– Нәрсә сөйләнеп торасың? Әйдә, ач базыңны! – дип, берәү кычкырды.

Башкалар өйнең мич башын, шүрлеген, сәке асларын актарырга тотындылар.

Гәрәй кайнап торган казанның капкачын ачып җибәрде. Өйгә ак бу тулды. Кемдер берсе, агач чүмеч белән бутап, казаннан вак кына кисәкле кып-кызыл итләр алып сәкегә ташлады:

– Бу нәрсә бу? Ә? Бу нәрсә бу?

Карчык рәнҗеп җавап бирде:

– Әй, балалар! Гөнаһ булса да әйтим инде: үзем белән бергә картайган этем бар иде... Бик аптырагач, кичә шуны суйдым!.. – диде.

Һәммәсе тыгылып карадылар, адәм ите күргән кеше юк иде. Охшый да кебек, юк та кебек булды.

Бер читтәрәк торган хәлсез ике егет уртага ташландылар. Этме, баламы ите икәнен уйламастан, сәкедә пычракта яткан эссе кисәкләрне хап-хуп йота башладылар. Башкалар, казанын актарып, калган итне алдылар, кемгә күпме нәрсә эләксә, бер минут эчендә юк кылдылар. Гәрәйнең кулына кечкенә, нәзек, аз итле бер сөяк туры килгән иде.

– Карагыз, бармак бит бу?! – дип, каты кычкырып җибәрде.

Яңа кергән Намаҗан карт килеп карады да көлде:

– Курыкканга куш күренә, диләр... Нинди бармак булсын, эт кабыргасы бит. Әллә күзең чыкканмы? – дип, шелтә ташлады.

Гәрәй моның сүзләрен аңламады. Кулындагы сөякне ялый, суыра башлады. Бер егет Намаҗанның өстенә акырып килде:

– Нәрсә яклыйсың? Әллә бергә кәсеп итәсезме? – дип яңагына селтәнде.

Аны туктаттылар. Кыйнарга ирек бирмәделәр.

Кемдер мич башыннан бер капчык сөяк өстерәп төшерде, үзе куркыныч тавыш белән халыкны дерелдәтте:

– Карагыз, бары да адәмнекенә охшый! – дип, идәнгә чәчте.

Карчыкның коты очты, елап җибәрде:

– Балакайларым, ни сөйлисез? Җәй буенча артыма утырмадым... Капчык күтәреп сөяк җыйдым: менә ат башы, менә дуңгыз кабыргасы, менә эт, йомран, мәче сөякләре... Бер мин генәмени? Барыгыз да җыеп киптереп, он ясап та, шулпага кайнатып та ашыйсыз бит!.. Дүрт ай икмәк йөзе күргәнем юк, яфрак, үлән дә бетте... Балчык ашап карадым, эчем таш булып катты... Нигә миңа гына бәйләнәсез, Алладан куркыгыз! – дип сукранды.

Баягы ябык, хәлсез, аска караган егет башын күтәрде, шашкан күзләре белән карап торды да, тилергән адәм кебек, Зәбидәгә ташланды:

– Син, – диде, – убырлы карчык, бөтен дөньяны корытып ятасың да, җитмәсә, Алла-мулла дип лыгырдаган буласың, әгәр Алланы тотсаң, син аны да пешереп ашар идең, убыр! – дип буа башлады.

Гәрәй булмаса, бетерәләр иде, ул тыйды. Намаҗан карт куркып чыгып сызды.

Берничә хатын идәнне ачып, базны актаралар иде. Болар бер-бер артлы ике кечкенә капчык, аннан соң өсте чүпрәк белән ябып, җеп белән бәйләнгән юеш кызыл чүлмәк чыгарып ыргыттылар.

Гәрәй чүлмәкне идәнгә бәрде. Халык телен, акылын югалтып, таш кебек катып калды. Аларның барлык сизенүләре дөрескә чыкты: ватылган чүлмәк эченнән кисәк-кисәк тозлы ит идәнгә чәчелде, болар арасында бер-берсе өстенә рәтләп тезелгән кечкенә-кечкенә куллар, эчендә кызгылт көенчә сакланган ботлар, бармаклар бар иде. Моны һәммә кеше ачык күрде, шик калмады, үлем килеп басты. Хәйран булып кату бер минут барды, иң элек Гәрәй кузгалды, ул:

– Анаңны... фәлән иткән убырлы карчык! Син икән дөньяны корыткан... – дип, кабахәт сүз белән сүгенеп, Зәбидәнең бугазыннан алды да, идәнгә шундый китереп бәрде, кортка «эһ... эһ...» итте дә һушыннан язды, өйдә коточкыч бер шау-шу, талаш, тавыш кузгалды...

Карчыкның килене, йортны халык баскач, куркуыннан чормага качкан икән. Кемдер, эзләнеп йөреп, аны да өстерәп төшерде; ул ишектән керүгә кычкырып җибәрде:

– Абзыйлар, безне үтерсәгез дә, сүзем юк: без өч ай инде адәм каны эчәбез!.. Күпме бала суйганбыздыр, исәбен дә оныттым, – диде.

Зәйни малай, баздагы чүлмәктән чыккан кеше бармакларын күрүгә, кычкырып елап һушыннан язды, аны, тапталмасын дип, сәкегә ташладылар, үзләре хәлләре беткәнче карчык белән киленне кыйнадылар.

Бу икесенең авыз-борыннары изелде, идәндә тапталып, аяк астында изелгән кызыл иттән башка нәрсә калмады. Бу кыйнауда шундый бер әрнү, шундый бер ләззәт белән кыйнаштылар ки, гүя бөтен ачлыкларның, бөтен газапларның төбе шул убырлы карчык белән аның киленендә иде: боларны изү белән гүя авыр үлем куркынычыннан котылачаклар иде.

Баягы аска карап, карчыкны буа башлаган егет, халык чыгып бетүгә, йортка ут төртте, янгын чыкты, мәгәр карга күмелеп беткән өй бирешмәде, түбәдәге саламнары янды, аз-маз бүрәнәләр кара көеп күмерләнделәр, шуның белән тукталды.

Арып эштән чыккан ачлар:

– Убырлы карчыктан ут та җирәнә бит! Өе янмады ләгънәтнең! – дип, тагы ач, салкын өйләренә таралдылар.

Гәрәй кайберәүләрне ярдәмгә чакырды, малай аякка басты, бергәләп дүрт кеше авыру Миңлебайны да, казанны да Гәрәйләрнең йортына илтеп куештылар.

V

Өйгә кайтып керүгә, башыннан ниләр кичкәнен әле яңа гына аңлый башлаган малай ашыгып сөйләргә тотынды. Аның кечкенә сеңлесе Нәфисә коты очып елап җибәрде. Апасы, җитү кыз Бәхрия, үзенең хәлсезлегенә карамастан вакыйганы бөтенләй тыңлады. Башына сыйдыра алмады, ни дип әйтергә дә белми аптырап калды. Сәкедә Сатирә апа, тиф хастасыннан әле һаман котыла алмыйча, ачлык өстенә каты авырып та ята иде. Зәйни аңа барып, үзенең батырлыкларын бер кат сайрарга теләсә дә, Гәрәй аны:

– Әнкәңнең хәле болай да кыен, юк-бар белән аның башын катырма, – дип туктатты.

Миңлебайны сәкенең икенче читенә салдылар.

Өйнең тәрәзәсе бер генә катлы, ишегендә киезләр, чыпталар да күптән алынып киемгә тотылганга, салкын иде. Яңа авыру да булгач, җылыту кирәк булды. Мичне ягарга уйладылар.

Гәрәй Бәхриядән балтаны сорап алды. Кызы ябык, кипкән тәненә әллә нинди капчык, палас кисәкләреннән ясалган бишмәтме, чикмәнме сыман нәрсәсен өстенә салды, башына Зәйнинең бүреген, аягына әнисенең иске киез ката калдыгын киде, билен җеп белән буды да атасы белән бергә йортка чыкты.

Гәрәй заманында тырышлык белән көн итүче адәм иде. Көтелмәгәндә герман сугышына кудылар, үзе теләп акларга каршы ике ел фронт кичерде. Эшләрлек ир-ат булмаганга, йорт җимерелде, мал калмады; шуңа күрә аның утын китерергә дә чамасы булмады. Ул быел кыш буена үзенең абзарларын, өй түбәләрен якты. Хәзер бернәрсә дә калмаган иде. Дөньясын ташлап киткән күршенең ике уртада читәне бар. Ишектән атлагач та, нәрсәне җимерергә дип, бераз уйланды, туры шул читәнгә барып, балта салды. Кызы бераз аптырап карады, ләкин каршы әйтмәде, икәүләп зур бер кочак вак коры утын ясадылар да яңадан өйгә керделәр.

Ике авыру тавыш-тынсыз яталар, кечкенә кыз белән малай, судан чыккан чебешләр кебек, икесе ике почмакка бөрешеп утырганнар.

Бәхрия мич якты, казан алынган иде. Яңадан куйсаң да, учак белән бер вакытта яксаң, төтен кайтара торган булганга, суны чүлмәк белән мичкә генә куйды.

Балалар, урыннарыннан кузгалып, утка таба җыелыштылар. Тәне бераз җылынгач, Зәйни тагы, сеңлесенең куркуына карамастан, үзенең убырлы карчыкны ничек сагалап йөрүен, хәерче малайларның кереп югалуларын сөйләргә кереште.

Яңа авыру Миңлебай кияү дә өй җылынуданмы яки үзенең вакыты җитүдәнме, азрак җан әсәре күрсәтә, ара-тирә ыңгырашкалап куя башлады.

Мәгәр Сатирә җиңгигә яккан мич әсәр итмәде, ахры, ул элеккечә:

– Ай, эчем! Йөрәгем! Ай, берәр җылы нәрсә ашасам иде, терелеп китәр кебек үк булам шул! – дип, ара-тирә зарланып ала да тагы тына иде.

Кыз, башка һичбер нәрсә белән ярдәм итә алмагач, анасының янына барып, тезләнеп карап тора да тагы утка килә иде.

Гәрәй һичкемгә һичбер нәрсә әйтмичә, әйтергә сүз тапмыйча, сәкенең бер читендә янган утка карап, башын кочаклап озак утырды, чүлмәктәге су булана башлагач, тагы аның мие чуалды... Бераз уйлап торды да матчага кыстырылган йонлы иске калын күн бияләйне алды, балта белән акрынлап ваклап турады:

– Кызым, син шуны чайкатып, кайнарга сал әле, тиренең азмы-күпме азыклыгы бар, диләр... – дип бирде.

Тагын элекке урынына, элеккечә башын кочаклап утырды. Миен кара уйлар каплады: менә биш ай инде өйгә арыш икмәге кергәне юк. Алабута беткәненә дә күп булды... Җәй көне бака, , йомран бар иде. Хәзер алар да юк. Җыйган үләннәр, яфраклар да калмады... Салам тарттырып ашадылар. Аннан соң бер туфрак килеп чыкты... Бераз аксыл төсле, йомшаграк бер нәрсә... Моны салам яисә алабута онына кушканда, таш икмәк кебегрәк бер әйбер була... Үзе дә, балалар да, ачлык йөрәкне артык кимергән, эчнең тырнавына, аш соравына гаҗиз булган чакларда шуны җылы су беләнрәк чәйнәсәң, карын бераз басыла... Мәгәр Сатирә ничектер моңа күнә алмады. Тиф хастасыннан соң ач газапка түзә алмыйча, бераз ашаган иде, шуннан эче катты. Тышка йөри алмас булды...

Менә ничә көн инде:

– Карынымда каты таш бар кебек, шул җанлы әйбердәй кузгалып йөргән кебек... – дип газап чигә. Сөт сорый, ләкин сыер былтыр ук сатылган иде инде...

Шул әйберләр белән саташып, уйланып утыра-утыра үзенең дә түзәр чамасы беткәндәй, күз алды караңгылангандай була. Ачлык әйтерсең тимер тырнаклар белән аның йөрәгеннән, карыныннан алды. Авырулар — сәкедә, балалар мич алдында, ут тирәсендә калды; Гәрәй баягы казанны күтәрде дә яңадан урамга чыкты, туры Намаҗан картка китте.

VI

Җил яңадан кузгалган, буран уйный башлаган. Бару кыен булды. Күп урамнарда юлларның бөтенләй булмавы аны тагы азаплый иде. Тик Намаҗаннар тирәсенә җиткәч кенә бераз җиңеләйде: монда ничектер җан әсәре сизелә, кайбер өйләрнең морҗаларыннан төтен чыкканы күренә, бер йорттан бик тәмләп мичтә арыш икмәге пешкән ис килеп, борынны кытыклый. Йортларда кешеләр дә йөриләр, этләр, атлар, сыерлар да очраштыра.

Гәрәй казанын күтәреп барып җиткәндә, Намаҗан карт, биш билле кара тун, камалы бүрек, кыска кунычлы киез ката киеп, күршесендәге мәчеттән кайтып килә иде.

Килеп җитәр-җитмәс, гүя үзалдына сөйләнеп-сукранып куйды:

– Алланың бәндәләре гыйбадәтне бөтенләй онытмасыннар дип, мәчет юлын көн саен көрәп куям, мәгәр аяк басучы юк... Мәзинебез карт, бичара, белән авырып ята. Муллабыз яшь, ул каядыр, сату-алу артыннан чаба... Бер Ходай үзе кичерсен инде, туса — исем кушарга, үлсә — җеназа укырга адәм калмады, – диде.

Гәрәй бернәрсә дә аңламады, бу сүзләр аңа ниндидер бик ерактагы төшме яки кайчандыр булып үткән бер хәлме кебек тоелды, миендә, йөрәгендә боларга җавап табылмады. Хуҗа аның җавабын көткән кебек күренми иде.

– Нихәл, Гәрәй туган, – диде дә, аягындагы карларны кага биреп, яшел түбәле яңа нарат өйнең таш кибет белән янәшә ишегенә таба китә башлады.

Гәрәй ашыкты. Әрнү катыш ялварулы акрын тавыш белән авызын ачты:

– Намаҗан абзый, сиңа бер үтенеч белән килгән идем мин...

Карт күзенең бер чите белән генә сораучының кулындагы әйберенә карады да аның сүзен бүлде:

– Ни йомыш, казаныңны салмак буласыңмы?! Гаеп итмә, энем, үзем дә алабута белән көн кичерәм... Әле дә ярты авылның бер тиен тормаган җыен юк-бар әйберенә барлы-юклы онымны әрәм итеп бетердем... Балтаңны китерсәң, әллә карап карар идек! – диде.

Гәрәй тирә-якның исемле балта осталарыннан иде. Атыннан, сыерыннан аерылды, самоварын биш кадак онга бирде. Инде актык әйберен — казанын күтәреп килгән иде. Картның сүзе аның йөрәгенә барып чәнчелде. Көз көне илләрдән кәрван-кәрван халык әллә кайларга агылган заманда аның китмәвенә сәбәп үзенең кулына, балтасына ышану иде. Урыслардамы, татар байларындамы, шәһәрдәме, бәлки, аз-маз эш табылмасмы дип өметләнүе иде.

– Намаҗан абзый, үзең беләсең, балтам да булмаса, мин бөтенләй кулсыз-аяксыз калам бит... – диде.

Карт тагы бер мәртәбә казанның зурлыгын-чамасын карады да, ак буяулы зур ишекнең тоткасына кулын салган көенчә:

– Бу нәрсәңә күпме сорыйсың? – диде.

Гәрәй бераз җанлана, өметләнә төште:

– Биш кадак бирмәссеңме дип уйлаган идем.

Намаҗан кулын гына селекте:

– Казаныңны кирәккә алмыйм... Риза булсаң, ике кадак бирергә ярый! – диде дә кереп китте.

Гәрәй аның артыннан үтерелгән тавыш белән:

– Ярый, бирәм... бирәм... мә... ал! – дип калды. Ләкин үзе дә аптырады: актык казаны, чыннан да, кызганыч иде. Ул ике кадак белән алты ач җан ни генә эшләячәк?.. Икенче яктан, Намаҗан, бәлки, киреләр, ике кадактан да мәхрүм булырсың!

Карт киреләнмәде, ачкычларын күтәреп яңадан килеп чыкты да зур каралтылар, келәтләр, амбарлар белән әйләндереп алынган йортына китте. Гәрәй аның артыннан иярде.

Сәүдәнең шәп заманында кибеткә сыймаган сату малын куяр өчен ясалган тимер ишекле таш амбарның эче хәзер бер-беренә охшамаган мең төрле әйбер белән тулы иде.

Монда эреле-ваклы самоварлар, яхшы тимер савыт-сабалар, сарылы-кызыллы юрганнар, паласлар, зурлы-кечкенәле түшәк, ястык, мендәрләр — һәрберсе үз рәте белән буй-буй тезелгәннәр. Бер якка төрле үлчәүдәге туннар, толыплар асылынган. Иң читтә берничә казан ята.

Намаҗан Гәрәйнең кулындагысын өченче мәртәбә ипләп карады.

– Әнә куй шунда, – дип, урын күрсәтте, чүпрәген сорап алды. Шул ук амбарда агач әрҗәдә туфрактан аз гына агырак алабута оны бар. Моның янында бик күп вак герле үлчәү тора.

Элек чүпрәкнең чамасын тартты, аннан соң табакның бер ягына ике кадаклы герне куйды да, бер алуда ук һичбер га да ялгышмастан, соскы белән кара онны китереп салды.

Карт бикләп калды. Гәрәй чүпрәккә төреп алган онны чикмән эченә күкрәккә тыкты да, авыр, салмак атлап, өенә юнәлде.

VII

Балалар һаман мич тирәсендә. Аталары килеп керүгә, ач күзләре белән аңа карадылар. Сәкедә яткан Сатирә:

– Картым, син тагы буш кайттыңмы?! – дип ыңгырашты.

Гәрәй дәшмәде, куеныннан чыгарып, Бәхриягә чүпрәктәге онны бирде.

Кечкенә Нәфисә:

– Апа, ул нәрсә? Икмәкме? – дип кычкырып, аңа ташланды.

Зәйни, ризык кайтканын белгәч, ни эшләргә дә аптырады, ул бөтен өйдә иң бирешмәгән кеше иде, апасының ирегенә куймастан, тизрәк ачып карады да анасы янына сикереп менде:

– Әнкәй... әнкәй, он кайткан... Ашыйбыз... ашыйбыз! – диде.

Сатирә тагы зур кызына ыңгырашты:

– Балам, суыңны аз ясама! Җитәрлек булсын! Ай, азрак тоз булсачы!..

Тоз юк иде. Бәхрия бер кулына буяулары кубып беткән, көйгән агач кашык алып, шуның белән бутый торды, икенче кулы белән чүлмәктә кайнап утырган суга онны сала торды.

Балаларның сабыры югалды, алар һәр минут: «Апа, тизрәк!.. Апа, тизрәк!..» – дип ашыктыралар. «Хәзер, хәзер, тагы аз гына кайнасын», – диюгә карамастан, әле кашыкны, әле чүлмәк читенә тамган апараны алып ялыйлар.

Аш сәкегә куелганда, һәммәсе дә ач күзләре белән табакка кадалдылар, һәрберсе бу чүлмәктәге чаклы биш өлешне бетерерлекләр. Ләкин Сатирәнең тамагына бармады.

Ул бер-ике капты да: «Ай эчем, йөрәгем», – дип, кире ауды. Балалар да, Гәрәй белән Бәхрия дә һичбер сүзсез хапыр-хопыр китереп табакка капланып йотылганда, Миңлебай яткан җиреннән кузгалды. Аңар бер карадылар да тагы табакка капландылар. Авыру тагы селкенеп куйды, ниләрдер әйтеп саташа башлады. Гәрәй, пешкән апаралы кашыгын авызына тыга-тыга, аның кулыннан тартты, Миңлебай торып утырды да яртылай үлек күзләре белән беткән табакка карады.

– Сез кайттыгызмыни, ә?! Зәйни, Бәхрия, сез дә мондамыни?! – дип сөйләнә башлады. Үзе аштан, ашаучылардан күзен ала алмый.

Гәрәй:

– Миңлебай, ашыйсыңмы? Кызым, бер савытка салып бир! – диде.

Авыру җүнле сүз әйтә алмады, мәгәр биргән савытны туры авызына каплады, өзмичә, бүлмичә йотып бетерде, савытны кире сузды. «Мин кайда икәнмен, ә-ә-ә?..» – дип сөйләнеп, биргән апараны тагын бер тында суырып куйды.

Ул хәзер терек инде. Мәгәр аңы кайтмаган, теле саташулы.

Чүлмәкне, табакны, кашыкларны кат-кат ялап, адәмнәр тукталдылар.

Һичбере туймады, ашыйсы килү элеккедән мең кат яман артты. Эчнең соравы үткенләнде, шулай да күңелләре бераз ачылды, күзләргә аз гына тереклек нуры керде. Электән дә бирешми килгән Зәйни малай бөтенләй җанланды, әткәй, кыш күп калмады бит инде, дип, җәйнең килүен, аннан соң ашарга төрле нәрсә табылуын хыял кыла башлады.

Бала боларны дәртләнеп-дәртләнеп сөйли дә:

– Шулай бит, апа? Шулай бит, әткәй? – дип, зурлардан җөпләтеп куя.

Бәхрия белән Гәрәй кыска сүз белән: «Шулай, Зәйни, шулай», – диештеләр.

Сатирә аны янына чакырып алды да:

– Шулай, балам, шулай... Син бит акыллы балам минем!.. Ни күрсәк тә, бергә күрербез... Инде калага качмыйсың бит, бәгърем?! – дип, башыннан сыйпады.

Ләкин аның бу сүзе хата булып чыкты.

Кала дигәнне хәтеренә китергәч, малайның элекке уйлары тагы уянды... Ул, анасының ябык, кипкән кочагына керә биреп:

– Әнкәй, мин бер дә китмәс идем дә бит, әнә теге җиде катыннан бик куркам шул, – дип, тагы күз алдындагы кебек куркынычларны хыяллый башлады. – Кайдадыр җиде катын бар икән, ди. Болар теге убырлы Зәбидәдән дә яманнар икән, ди.... Балаларны әйбер белән кызыктырып тоталар икән дә, ди, караңгы бүлмәдә суялар икән, ди... Аннан соң итләрен үзара бүлешәләр икән, ди... Симезрәк балалар туры килсә, аның итен калага җибәреп саталар икән, ди... Анда үзләренең таныш марҗалары бу иттән бәлеш пешереп, пилмән ясап, бик кыйбат хакка саталар икән, ди...

Бала шулай такылдаганда, Миңлебай кинәт сикереп торды. Аның күзләре бөтенләй шашкан. Өстендәге киемен салып ыргытты да яланаяк көенчә ишеккә — тышка йөгерде. Үзе кемгәдер, нәрсәгәдер каратып:

– Мин аларны... аналарын... фәлән... – дип сүгенеп, яман селтәнеп бара.

Гәрәй көч-хәл белән аны кочаклап тотып калды. Ләкин егет бирешмәскә азаплана. Балалар куркып елый башладылар. Миңлебай дуларга, «чыгам, ватам» дип җенләнергә тотынды. Зур кыз белән Сатирә дә каушап калдылар. Гәрәй аларны тынычлады:

– Аның тиф хастасы кайта... төзәлер ул... – диде.

Хәлсезләр өчен бу саташканны тыю җиңел булмады. Кызы белән икәүләп, көчләп, егетне яңадан сәкегә китереп ектылар. Гәрәй аңа куркыныч әмер бирде:

– Менә билбау! Әгәр җенләнә торган булсаң, мин синең кул-аягыңны бәйлим! Ишетәсеңме?

Егет болардан күзен алмый карый, камил акыллы адәм кебек кире утыра, кызып сөйләргә тотына:

– Юк, – диде, – син мине бәйләмә! Мин терелдем инде! Мин иртәгә китәм! Юк, патшага түгел, кем соң әле безнең хәзер зур кеше? Ай, минем хәтерем кая булган?! Ярый, барыбер: әнә шул зур кешегә барырмын да әйтермен, син, диярмен, мине белмисеңдер, мәгәр, диярмен, мин сине беләм, диярмен... Мин, диярмен, Гәрәй белән унбиш ел балта остасы булып эшләдем... Тирә-якның, диярмен, шәп йортларын мин салдым, зур күперләрен мин эшләдем, диярмен... Германга куып дөньямны җимерделәр, диярмен... Аннан соң, диярмен, өч ел алпавытка каршы кан түктем... диярмен... Хатыным, диярмен, шешенеп үлде... Кечкенә баламны, диярмен, суеп ашадылар! – Егет бу сүзләрне бер оратор кебек янып, дәртләнеп сөйләп килде-килде дә ахырга таба хәлдән тайды, тавышы акрынланды, иң актыкта кызга карады: – Китәбез бит, син дә минем белән китәсең бит?.. – диде.

Шуның белән бөтенләй көчтән язды, урынына ауды да шул минутта ук гырылдап йокыгамы, үлемгәме чумды.

VIII

Төн килде. Караңгылык җир йөзен каплады, һичнәрсә ашамыйча үткән көннәрнең кичләрендә адәмнәр ярым йокыга охшаш авыр басынкылык астында хәлсезлектә оеп ята бирәләр. Мәгәр карынга бераз җылы азык керсә, кан кузгала, ми, йөрәк йокы арасында саташып чуала башлый...

Авырулар караңгы эчендә тындылар. Аларның ара-тирә ыңгырашулары гына килә... Балалар, ахры, тыныч йокыга киттеләр. Тик Зәйни генә берничә мәртәбә нәрсәдер әйтеп кычкырынды. Бераздан ул да тукталды.

Тышта салкын һава уйный. Җил тәрәзә төбендә, морҗаларда ажгырып нәрсәләрнедер каерырга — җимерергә азаплана да, ахры, булдыра алмаганга ачудан киң яланнарга, карлы тауларга, урманнарга елап кача...

Башкалардан соң Гәрәй абзый да, чишенми-нитми генә мич башына менеп яткан иде. Җил-давылның җенләнеп тавышлануын тыңлый-тыңлый оеп китте. Ләкин бу тук тәннең рәхәт йокысы түгел... Әллә өн, әллә төш, әллә җәһәннәм!.. Әнә бер карчык йөри, янында бер килен дә бар. Моның кулында кечкенә генә икмәк кисәге... Кайдандыр яшьли картаеп, битләре илле яшьлек карчыкларныкы төсле җыерчыкланган ябык, кара-саргылт йөзле балалар килеп чыкты... Ямьсез кара кортка куркыныч тешләрен ыржайтып елмайды, «ашасыгыз киләме, әйдә, миңа керегез» диде... Балалар шатланышып керүгә, артларыннан ишек бикләнде, ниндидер караңгы, юеш бер җир асты өендә калдылар... Мич артыннан бер яулыклы баш күренде... Аның артыннан башкалар да чыктылар... Балаларның авызларын томалыйлар... Ялтырап торган яңа пычакларын сабыйларның нечкә бугазларына ышкыйлар... Берсе гырылдый башлый... Хатын ашыгып кисеп төшерә... Зур ләгән кызыл кан белән тула... Шуннан соң кайдандыр бер киң ак куна такта алалар... Балаларны берәм-берәм шунда салалар да, элек кулларын, аякларын ботарлыйлар... Аннан соң эчләрен ярып, йөрәкләрен, бавырларын табакка тезәләр... Яулыклы яшь хатын сокланып бүлә башлый. Үзе сөйләнә:

– Кайберләре коры сөяк кенә була, бу юлы әйбәтләре туры килгән икән... Кара, менә монысы кыз баланыкы икән. Нинди нәфис, әйтерсең чебеш итемени? – ди...

Карчык сукрана:

– Миңа начары туры килде, башканы бирегез, беркөн дә коры сөяк төяп җибәргәнсез, – ди.

Азрак талашып алалар...

– Мә инде, алайса, – дип, аңа теге чебештәй итле кыз баланың бер кулы белән бер як кабыргасын, башын бирәләр...

Карчык боларны яратып, ипләп төреп маташканда, кызның күзләре ачыла... Матур, саф, сабый күзләр Гәрәйгә карыйлар... Тукта, Гәрәй моны таный бит! Бу... бу... аның кечкенә кызы Нәфисә бит!.. «Ни эшлисез? Ул минеке!» – дип, хатыннарга ташланмак була... Ләкин урыныннан кузгала алмый... Нәрсә беләндер бәйләп, кадаклап куелган кебек, үзен-үзе коткарырга омтыла... Табактагы кыз:

– Әткәй, әткәй! – дип кычкырып җибәрә...

Гәрәй бар көче белән тибенеп селкенә, шуның белән уянып та китә... Үзе тиргә баткан, кулында морҗа калагы!...

Сәкедән Нәфисәнең тавышы килде, ул уяумы, саташыпмы:

– Әткәй... Әткәй... – дип тавышланып ята...

Ата тынычландырырга теләде:

– Йокла, балам, йокла, әнкәң авырый, шаулама, – диде.

Нәфисә:

– Әткәй, монда кил, мин куркам, әнкәйгә әллә ни булды, – дип елап җибәрде.

Ата акрын гына кузгалды, мичнең көлен актарып, анда сүнмәсен өчен тирән күмелгән чаткыдан чыра яндырды да сәкегә барды. Бала, куркынып, әткәсенә ташланды.

Башкалар уянмадылар, ул яктыны авыругарак китерде.

Сатирә җиңгинең буе сузылган, куллары ике якка җибәрелгән, авызы җәелгән, күзләре ачык карап ята. Ләкин бу күзләрдә тереклекнең актык чаткысы да сүнгән иде инде.

Бүтәннәрне кузгатырга теләмәде, кечкенә кызын апасы белән янәшә урынлаштырды да үзе үлекнең янына килде, кулларын ипләп куйды, башын рәтләде, күз кабакларын йомдырды, йөзенә, күкрәгенә өйдә булган актык кызыл башлы сөлгене ябып куйды.

Чыра янып бетте. Гәрәй ятса да, йоклый алмады.

Алар яратышып чыкканнар иде. Дөрес, мәхәббәт белән гомер иттеләр. Хатыны аңа алма-алма кебек чибәр, таза балалар бирде. Тормышында үзе кебек нык, батыр эшләп дөнья төзеште. Инде хәзер менә шул Сатирә юк. Бервакытта да яңадан кайтмас. Авыр вакытта иренең күңелен тынычландыручы булмас... Ләкин Гәрәй боларны уйлый алмады. Кичәге аз-маз ашау аның эчендә, йөрәгендә туктаусыз эшләп торган машинаның тырнакларын үткенләштергән. Мең тармаклы тырнаклар карынның, йөрәкнең, бөтен тәннең әллә кай җирләреннән рәхимсез рәвештә нәрсәнедер изеп сыгалар, суырып тарталар, хәлне бетерәләр. Сатирәнең үлүе дә шулар белән бергә кайный.

Шул газапта ятканда, кемдер ишеккә таба килде. Сорамыйча ук керде дә шырпы яндырды. Бу теге убырлы карчыкны үтерешкәндә аска карап торучы, кортканы буучы егет — Гыйльман икән. Яше егерме биштән үтмәсә дә, йөзендә алтмышның картлыгы бар, бит тиреләре бушап-бушап җыерчыкланганнар, төсе кара-сары булып кипкән, кечкенә соры күзләре нәрсәнедер уйлап, хәйран булып тукталганнар кебек карыйлар.

Керә-керүгә исәнләшмәде, хәл сорашмады, акрын, хәлсез, басынкы тавыш белән:

– Әйдә, Гәрәй абзый, киен, – диде.

Хуҗа чишенмәгән иде. Сүзсез мич башыннан төште, билен җеп белән бәйләде дә:

– Балтаны алыйммы, юкмы? – дип сорады.

Гыйльман:

– Нәрсәгә ул? Миндә кирәк-яраклар бар, – диде.

Башкаларны уятмаска тырышып, ишекне акрын ябып, тышка чыктылар. Җил һаман көчәя, буран уйный, җирдәге кар өерелеп-өерелеп биткә сибә, куеннарга керә. Болар Намаҗан байга таба киттеләр.

IX

Намаҗанның уң ягындагы тыкрыкта ике адәм очрады. Зур буйлы, начар киемле, аз гына сакаллы берәүсе басынкы аваз белән: «Гыйльман, синме?» – дип сорады да, «мин» дип җавап алгач, коймадан сикереп, йортка төшә бирде. Башкалар аның артыннан иярделәр. Ындыр ягыннан тагы өч кеше күренде, һәммәсенең өс-башлары ертык, йөзләре яхшылык, яманлык, көлү яки ачулану дигән кебек тойгыларны әллә кайчан онытып, ниндидер тупас сары-кара төс белән каткан иде.

Гыйльман, боларга каршы барып, берсенә — кендек, берсенә сынык чалгы очы бирде. Алардан үзенә бер озын җеп белән озын калын таяк алды.

Амбарларның, келәтләрнең ишекләре, түбәләре тимер, стеналары таш, йозаклары зур. Теләсәләр дә, боларны ватып керергә һәммәсе хәлсез бу адәмнәрнең көчләре җитмәячәк. Кереп-чыгып хәбәр алгалаучыларның сүзе буенча, Намаҗан картның он, ярма кебек барлык ашамлык әйберләре үзе торган өйнең сәке асларында, сандыкларында, базларында булырга тиешле. Шуңа күрә туры яшел түбәле өйнең йорт як коймага караган тәрәзәсенә бардылар.

Монда кеше биленнән йомшак карга баттылар. Буй да җитәрлек түгел. Гәрәйнең киңәше белән бер егет, абзарга кереп, баскыч китерде. Гыйльман белән Садыйк икәүләп менделәр дә калын пычак очы белән тупсаларны, кадакларны каердылар, тышкы катлауны түбәндәгеләргә бирделәр. Эчке тәрәзә тиз алынды, җиде кешенең бише ашыгыч-ашыгыч өйгә төштеләр, икәве тимер кендекләр, озын таяклар тотып, баскыч төбендә калдылар.

Гыйльманда шырпы бар икән. Ул керүгә яндырды, лампаны тапты, аңа ут кабыздылар, бу бүлмәдә зур көзге белән каралып беткән иске сәгатьтән башка бернәрсә дә табылмады.

Гыйльман белән Гәрәй, лампа белән яктыртып, алдан киттеләр. Залда да бушлык — монда да вак-төяк чынаяк, чәйнек, тәлинкә куйган бер шкаф, диварга эленгән шәмаилләр белән бер календарьдан башка нәрсә юк. Гәрәй белән Садыйк тышка чыга торган ишеккә барып тукталдылар, башкалар залга караган эчке бүлмәнең ишегенә килделәр. Эчтән ниндидер каушаган, курыккан йокылы тавыш ишетелде:

– Кем бар анда? Сезгә ни кирәк?!

Гыйльман:

– Ни кирәгеңне күрерсең, карт эт!.. – дип сүгенә биреп, ишеккә кул салырга өлгермәде, аннан кичке озын ак күлмәкле гәүдә, ак кәләпүшле, аз, сирәк ак чәчле баш күренде, ахры, коты очкандыр, кире чигенде дә:

– Каравыл! Үтерәләр! – дип, тәрәзәгә ташланды, ләкин аңа ватып чыгып качарга форсат булмады, Гыйльман ашыгып барып:

– Иманыңны укы, карт дуңгыз! Ә син каравыл кычкырасың! – дип, бугазыннан буды.

Бүлмәдә ул ялгыз булмаса кирәк: ике ир Намаҗанның кулын, аягын бәйләп, күзен каплап, авызын томалап азапланганда, караваттан ниндидер ак шәүлә идәнгә төшеп, нәрсә артынадыр качкан төсле күренеп калды.

Картны, кире залга чыгарып, сәке аягына бәйләделәр. Аның янында берәү калды. Башкалары өйне актарырга тотындылар.

Намаҗанның карчыгы бу ел тиф хастасыннан үлгән иде. Үз баласы юклыктан асрауга алган улын хатыны, бала-чагасы белән көздән үк, монда ашлыкны кыйбат сатып, кулларына аз-маз акча биреп, иген арзан җирдә кыш чыгарсыз дип, Төркестанга китүче ачлар белән җибәргән иде. Ярты кыш якынлагач, тынычсызлык күбәйде. Берәү базардан ярты пот он, бер-ике кадак ярма, икмәк алып кайтса, шул төндә үк басып талый торган булдылар. Каршы торганда үтерү хәлләре дә булгалады, картның үзенә дә ике мәртәбә кагылдылар. Ләкин өйгә түгел, нәүрәп белән келәткә генә. Анда ризык нәрсәләре юк иде. Бөтен зыяннары йозакны-ишекне вату белән бетте. Шул куркынычтан соң карт ялгыз торырга җай тапмады. Түбән очның фәкыйрь, юаш, ашатсаң, сугышка батыр бер адәмне, утыз кадак алабута оны түләп, ундүрт яшьлек улы белән үз йортына алды: болар өчен хак бик зур иде, чиксез шатлык белән Намаҗанның өенә күчтеләр. Малын-туарын карадылар, бөтен эшен эшләделәр, аның өстенә кич карактан саклык булалар.

Моны һәммә кеше белә иде. Гәрәй белән Садыйк шул ике адәмне эзли башладылар. Ләкин тапмадылар. Ишек-тәрәзә бикле, чыгып сызарга урын юк.

Алгы якның бер бүлмәсендә идәндә җәелгән бер киез таптылар, шунда ук бер пар чабата белән кәләпүш тә ята, күренде ки, каравылчылар ни дә булса сизгәннәр дә, үлүдән куркып, бер җиргә яшеренгәннәр. Гыйльман кычкырып җибәрде:

– Әйдә, качмагайлары, чукынсыннар, тизрәк кузгалыгыз! – диде.

Ашыгыч-ашыгыч мич башларын, базларны, сандыкларны актардылар. Ләкин ярты пот ярма белән ике пот чамасы арыш оныннан башка нәрсә чыкмады.

Гәрәй ачудан кызып, сүгенергә тотынды, бер шкафны каерып ташлады. Аннан бөтен икмәк килеп чыкты, һәммәсе ач бүреләрдәй шуңа ташландылар. Тыштагыларның берсе моны сизенде, ахры: «Йә, нәрсә маташасыз, тизрәк», – дип, тәрәзәдән атылып керде дә икмәккә ябышты, иптәшенә дә бер сынык биреп, аны чыгардылар...

Ул арада эчке бүлмәдән «чыр... чыр...» иткән бер яшь хатын тавышы килде. Садыйк белән Гәрәй йөгерделәр, барсалар — Гыйльман карават астыннан бер хатынны ботыннан тотып өстерәп маташа. Хатын:

– Абзыкайлар, миңа тимәгез! Абзыкайларым, миңа тимәгез, мин гөнаһсыз! – дип кычкырып елый.

Садыйк килә-килүгә үк:

– Акырма, кәнтәй марҗа, сиңа чорт тисенме?.. Оннарыгыз кайда? – дип, башына типте.

Хатын тавышын, күз яшен эченә йотты, үзе:

– Абзыкайларым, мин монда бер генә кич кунам... Бернәрсә дә белмим шул... Ул миңа да бер генә кисәк кара икмәк бирде... Белмим, бер генә нәрсә дә белмим, абзыкайларым! – дип үкси...

– Пыскылдама, явыз елан! Әйт, кайда?! – дип, аны кыйнап ташладылар.

Ләкин аңардан елаудан башка мәгънә чыкмады. Бу чит хатын иде, танып кемнәр икәнен әйтүдән дә куркыныч юк иде. Гыйльман аңа:

– Бер тавыш чыгарсаң, башыңны ярырмын! – диде.

Хатын тынды. Ирләр яңадан эзләргә тотындылар.

Ләкин Намаҗанның ашамлыклары вак-вак капчыклар белән йортның, абзарның, ындырның төрле җирләренә таратып яшерелгән иде.

Артыгын тапмадылар. Бер кадәресен җидегә бүлделәр, капчыкларга салып, чикмәннәренең эч ягына куеп, өстән бикне бәйләделәр дә төрле юл белән таралдылар.

Кеше башына унбишәр кадак чамасы әйбер тиде.

X

Болардан соң хатын бик озак вакыт коты чыгып, ни эшләргә белми, үлем куркуы астында утырды. Бу хәлдә иртә белән халык килеп керсә, әлбәттә, аңардан шикләнәчәкләр; әйбер өчен үзең үтергәнсең, диячәкләр, булмаса, кем икәнен әйт, дип җәзалаячаклар... Акрын гына кузгалып, залга карады: анда күзе бәйләнгән, буылудан йөзе кара көйгән Намаҗан карт телен чыгарып ята. Аны аз гына да кызганмады. Суык керә башлаганга, курка-курка аргы бүлмәгә барып, тәрәзәнең эчкесен рәтләп япты да картның көндез яшереп куйган җиреннән әйбәт йомшак арыш икмәге эзләп тапты... Үзе курыккан хәлдә, яңадан бүлмәсенә кайтып, йотылып-йотылып ашарга кереште.

Бу — Намаҗан йортына хәер сорап килеп тә, картның сүзе белән йокларга калган Мәрьям исемле бер хатын иде. Хуҗада болай йоклап калучы бу гына түгел. Мәрхүмнең бу ел көздән бирле шундый гадәте бар: икмәк соранып йөргән ач хатыннарның йөзе-буе яшьрәк күренсә:

– Бер кисәк икмәк бирермен, миңа мунча як, – ди.

Хатыннар, әлбәттә, риза булалар. Шатлана-шатлана утын кертәләр, су җылыталар, мунчаны томалап, Намаҗанга хәбәр итәләр; ул ястүен укый, чәен берүзе эчә дә:

– Инде соң булды, теләсәң, миндә кунып кит, – ди. Аз гына да тәкәллефләнмичә, аркасын, аякларын уарга куша; әгәр хатынның бу вакытта чамасы сизелсә, әкияттәге убырлы карчык кебек:

– Хәлем дә бик бетеп тора, син мине чабындырып та чыгарырсың, үзеңне буш итмәм, – ди.

Тик бер генә хатын картның мондый ишарәләре өчен:

– Сакалың агарган, үзең нинди оятсыз! – дип рәнҗеп чыгып китте.

Башкалар бер сынык икмәк өчен хуҗаның һәммә теләген үтәделәр.

Моны картның эте дә белгән иде инде; бала-чагалар, ир хәерчеләр килсә, ул рәхимсез өрә, чамасы чыкса, тешләп, талап куа, мәгәр яшь хатыннарга артык бәйләнми, алар ишек төбеннән кире китсәләр генә, яман һаулап озата.

Мәрьямнең килеп эләгүе дә шулай булды.

Ул моннан утыз чакрымлык җирдә элгәре үзе эшләп, үзе ашаган берәүнең матур, яшь, сөекле хатыны иде. Ире ачлык эчендә тиф хастасыннан үлде. Мәрьям актык кәҗәсен суеп ашады. Алты почмаклы, такта белән ябулы өен алтмыш кадак онга сатты. Бу да беткәч, бурычка соранды, мәгәр һичкем һичбер нәрсә бирмәде... Заманында тук кына торып өйрәнгән тән чыдый алмады, өч көн таш кимерердәй ачыгып йөрде дә:

– Ни күрсәм, читләр арасында күрим, ичмаса, хурлыгы булмас! – дип чыгып китте.

Ачлыкның баштагы биш-алты көне бик үткен, бик газаплы, бик чыдамсыз була, аннан соң адәм ни туры килсә, шуны бетергәнче ашый, булмаса, ярты үлек кебек, үзен дә, дөньясын да оныта торган бер машинага әйләнә.

Мәрьям беренче баскычның иң авыр сәгатьләрендә чакта, ике көн эчендә дүрт авылны үтте, ләкин бармак башы чаклы да бирүче булмады; шулай тәкате бетеп килеп кергәч, аның әле картаеп, саргаеп кибәргә яки шешенергә өлгермәгән йөзенә, сөякләре бөтенләй калкып чыкмаган гәүдәсенә карап, Намаҗан көләч йөз күрсәтте.

Аның янында тагын бер хатын бар иде. Хуҗа карт моңа бер кисәк алабута икмәге сузды, Мәрьямгә:

– Ару гына хатын күренәсең, нигә болай йөрисең? – диде.

Хатын:

– Ни генә кылыйм соң, бабакаем?! Бер атна ашаганым юк, егылам инде, – дип җавап кайтарды.

Карт бер дә тәкәллефләнмәде, яшьләй картаеп, бите җыерчыкланган хатынны:

– Сиңа бирдем бит, нәрсә торасың? – дип куып чыгарды: Мәрьямгә бер сынык икмәк бирде, ишекне бикләде, кайнаган самавырдан бер кәсәгә чәй ясап, бусага төбенә эскәмиягә утыртты.

Хатын йотлыгып ашарга тотынды, хуҗа, базардагы малның симезлеген караган кебек, биленнән, аркасыннан тоткалады да ахмакча көлеп кочаклый башлады.

Мәрьям, авызында икмәге тулы көенчә:

– Бабай, оят була бит, гөнаһ була бит, – ди, үзе тук заманында иренә иркәләнүдән калган гадәте буенча картның кочагына керә бара.

Иртәгә куып чыгарачагын сизде, шулай да җылы өйдә аз-маз ашап куну аңа җәннәт кебек тоелды.

Ул, күңелен тапсам, бәлки, туйдырганчы ашатыр дип тә өметләнә иде. Эш болай уңай беткәнгә, карт бүген мунчаны кузгатмады. Мәрьямне туп-туры үз караватына чакырды. Теге каравыл хезмәтендәгеләргә, гадәттәгечә:

– Ераграк бер кардәшем иде, бичара бер туенып, җылынып китсен! – дип аңлатты.

Гәрәйләр, Гыйльманнар йортны басканда, ул Намаҗанның карт кочагында йокыга киткән иде инде. Хуҗаның буылып үтерелүен күргәч, күңелендә кызгану булмады, мәгәр:

– Гаепкә калам, хур булам, күрәсең, – дип куркынды.

Гәрәйләр талаганда, ишеккә якын бәндәләр тизрәк чоланга чыгып, чормага качканнар иде. Өйдә тавыш-тын басылгач, шулай ук үзләре гаепләнүдән куркып, бер-беренең кул-аякларын бәйләделәр дә:

– Каравыл! Талыйлар, үтерәләр! – дип, үзләре бүлмәнең идәнендә тәгәрәп, багланып яткан хәлдә кычкырырга тотындылар.

Һәркемнең үз кайгысы үзендә иде. Таң сызылмыйча, килгән адәм булмады.

Иртәнге якты белән болар тавышына килүчеләр шундый күренешкә очрадылар:

Ниндидер ят бер хатын бар. Куркып, аның котлары очкан; тагын аяк-куллары баглаулы ике адәм.

Түрдәге залда Намаҗан карт буып үтерелгән, авызында көчләп тутырылган чүпрәк, муенында җеп, гәүдәсе ни өчендер сәке аягына бәйләнгән, йөзе кара көйгән; күзләре акаеп каткан, теле озын булып салынып, авызыннан чыккан...

Хәбәр тиз таралды.

Ләкин берәүнең дә артык исе китмәде. Килүчеләр, аннан-моннан эзләп, икмәк валчыклары капкаладылар да таралдылар, кемнәр икәнен эзләп табу тиешле кешеләренә тапшырылды.

Хатын, илдән илгә хәер теләнеп, тагын элеккечә китте. Каравылга дип утыз кадак алабута өчен монда күчкән фәкыйрь белән аның ундүрт яшьлек улы, утыны-фәләне әзер дип, шул йортның бер бүлмәсендә тора калдылар.

Гәрәйләр, Гыйльманнар, унбишәр кадак онны балчыкка, саламга куша-куша, өсләренә капланып килгән үлемне бөтен гаиләләре белән бер атнага якын кичектерделәр.

XI

Бу атна эчендә Миңлебай үзенең тиф хастасыннан бөтенләй диярлек котылды. Ул эшнең төбен сизә иде. Яшермәде, Гәрәйгә шаярта биреп:

– Азрак сабыр итмәдегез: ул карт эткә мин өйне сатып, он алмакчы идем, өлгергән булсам, исәбе җиңел үтәчәк иде, – диде.

Гәрәй дәшмәде, зур кызына:

– Дүрт көннән кайтырмын, урыс авылларын бер әйләним, мин кайтканчы, балчык белән кушып, балаларга шул онны көненә бер тапкыр ашатырсың, – дип, балтасын күтәрде дә чыгып китте.

Бер атна йөрде, рәтле нәрсә тапмады, ике җирдә чана төзәтеп, берсендә — бер сынык икмәк, икенчесендә ярты кәбестә белән өч бәрәңге ашаттылар. Җиде көндә тамагына башка ризык насыйп булмады. Шуның белән тагын яманрак бетеп, кабер күләгәседәй ава-түнә өенә кайтып керде.

Монда яңа хәбәр.

Миңлебай үзенең ун ел элек кенә салдырган дүртпочмаклы, такты чоланлы, биш тәрәзәле яхшы өен Мөхәммәтша дигән берәүгә утыз онга саткан. Кулыннан кәгазь биргән. Ул онның җиде кадагына бер җылы кием алган, сигез кадагын бала-чага белән ашаганнар. Аның җир ярым чәчкән арышы бар иде.

– Шуны да бирмәкче идем, алучы юк, – ди.

Гәрәй бераз аптырады, аңа шундый зур мәшәкать белән җыйган өй кызганыч иде. Ләкин егет башкача карады:

– Үлсәң, йортның нәрсәгә кирәге? Үлмәсәм, исән кайтсам, мин аны барыбер кире алам!

Гәрәй моны аңламады:

– Ничек аласың? Кәгазь яздыргансың бит!

– Шулай! Алам! Утыз кадак урынына алтмыш итеп түлим дә алам!.. Әгәр инде ул дуңгыз карышып маташса, бирмәскә уйласа, башын бирер! Мин андыйларны гына күргән!

Миңлебай сүзне икенчегә борды:

– Гәрәй абзый, мин монда тора алмыйм!.. Китәм инде! Үлсәм, юлда үләрмен! Үзең булмагач, әйтмәдем, син кызыңны минем белән җибәр!.. Дөньяның берәр ягында ике җанга җитәрлек ризык калгандыр әле! – диде.

Хуҗа дәшмәде, кечкенә Нәфисә аптырап карады, бу арада байтак хәлсезләнеп, элекке җанлылыгын югалткан малай Зәйни бу сүзгә кузгала биреп, апасына барып тотынды:

– Әнкәй дә үлде, син дә китсәң, без кем белән калабыз? – дип елап кочаклады.

Бу һәммәсе өчен яңа иде.

Мәгәр өлкән кыз Бәхриянең дә, Гәрәйнең дә исе китмәде.

Ата бераз уйланып:

– Кызымның кияренә юк бит, ул ничек китәр? – диде.

Кызның күңелендә, кайчандыр тук вакытта, башка бер егет бар иде. Җизнәсе Миңлебайны уйлаганы да юк иде. Шулай да үзеннән каршылык сизмәде, тик атасының «киеме юк» дигәне генә аны бераз аптыратты. Ләкин егет моңа алдан чара күргән икән:

– Мин, – диде, – өйне саткач, җиде кадакка бер җылы чикмән алган идем... Ул бик озын, җиңнәре дә киң, әгәр ипләп тексәң, аннан бер калын оек, бер бүрек тә чыгар, – диде.

Үзенең ята торган урыныннан бер кием өстерәп чыгарды.

Бу чында да зур иде. Әйткәннәр чыгарлык. Рәтләп ясаганда, бер адәм кышкы суыкта үлмәс кадәр кием булырлык иде. Бәхрия күршедән кайчы алып керде. Энә-җеп үзендә бар иде.

Гәүдәсенә үлчәде, иңеннән, буеннан артырлыгын кисте дә шул кичтә үк чыра яктысында тегәргә утырды. Егет аңа кисүдә булышты. Типчегәндә, теккәндә, кайбер вакыт ике кисәкне беркетеп, тотып ярдәмләште.

Мәхәббәт белдерешү, никах-туй, мәһәр, кунак, мәҗлес, тәбрикләшү — һәммәсе шуның белән тәмам булды. Андый әйберләр күптәннән онытылган иде!

Кыз бу кичтә үлгән апасы Зөһрәнең роленә керде. Сәкенең бер ягында, яртылай тегелгән чикмән ябынып, Миңлебайның янында аның хатыны кебек ятты. Аның зөфафы шулай үтте.

Һәм берәү дә моңа гаҗәпсенмәде: «Башкачарак була торган иде бугай... Болай гына ничек ярар икән?!» дигән кебек уңайсызлану һичкемнең хәтеренә килмәде.

XII

Зур кызы белән Миңлебай киткәч, йорт кабергә әйләнде. Гәрәйнең өенә гүя куркыныч үлем үзе кара канатларын җәеп кереп капланды. Балалар хәлсез яталар. Алар айлап түгел, көнләп, сәгатьләп картаялар. Куллары неп-нечкә сөяккә әйләнде. Кабыргалар, күкрәкнең ике ягына тезелгән чыралар кебек, өскә калыктылар. Муеннары беләзектәй нечкәреп, ямьсез озынайды... Башкалар авырганда да бирешми килгән малай — Зәйнинең уртлары чери, бөтен тешләре селкенеп төшә башлады, буй-буй чәче коелды. Сигез яшьлек матур сабый Нәфисәнең бите корышып кипте. Йөзенең сөякләре һәрбере аерым-аерым бәреп чыкты, тиресе бушап салынды, җыерчыклар каплап, кечкенә, хәлсез җитмеш яшьлек карчык төсенә керде. Болар хәзер элекке кебек елап ашарга да сорамыйлар. Булса, алларына килсә, беткәнче йотыгалар, булмаса, төссез, хәлсез сузылып ята бирәләр.

Гәрәйнең үзендә шешенү сизелде... Балтырларыннан башлап ботка таба кабару артты.

Шулай бервакыт уйсыз-нисез катып утырды да, мич башыннан балтасын алып, тышка чыкты.

Айлы кич иде. Дөнья матур иде. Ул боларны күрмәде, йолдызлар ерак күктә бриллианттай янып уйныйлар, кемгәдер елмаялар иде. Гәрәйгә болар томанлы пыяла кебек тоелдылар.

Ул чоланның бусагасында аптырап, катып бераз торды да, кинәт каршысындагы кечкенә тәбәнәк куышка таба барып, аның адәм башы сыярлык кечкенә авызына гәүдәсе белән капланды. Эчтән эт тавышы килде. Бу — кайчандыр Зәйни малайның кечкенә матур көчек балалары өчен атасыннан елап сорап ясаткан такта оясы иде. Алар үсеп, таралып, югалып беткән, әнкәләре Алабайга, аннан соң мирас буенча башка этләргә күчкән иде.

Хәзер моның эчендә Актырнак ята.

Ул моннан байтак вакытлар элек Намаҗан карт белән талаша-талаша, Галим картның эчен-бавырын ашап, үзен бер ныгытты. Аннан соң атналар буенча эзләнеп йөрде. Бүген басу киртәсе төбендә кемдер төнлә үлеп калган икән, иснәнеп йөргәндә, шул яктан җил килде; аның зирәк борыны шунда ук бер нәрсә сизенде: адәмме, малмы — аера алмады, ләкин анысы барыбер иде: ит бар, кан бар, ризык бар. Тиз шул якка чапты, барса, җүнләп туңып та җитмәгән, шешенгән бер гәүдә — адәм гәүдәсе ята. Ашыгып эчен ярды, өзгәли башлады, ул арада әле үлеп бетмәгән башка этләр дә килеп җиттеләр. Үзара талаш башланды. Мәгәр үлек зур иде, вакытны әрәм итмәстән, ачу белән бер-берсенә ырылдаша-ырылдаша булса да, төрле яктан кимерделәр... Кайдандыр бер кеше килеп чыкты, таяк белән боларны вата башлады... Актырнак: «Суксаң сугарсың, бер кисәк алыйм әле», – дип, мәетнең уң кулына тешләрен батырган иде, нык тырышты, мәгәр, каты икән, кул өзелмәде, таяклар аркада, кулбашта яман бииләр иде, түзеп булмады, чигенде. Актырнак эченнән әрнеп рәнҗеде: «Бу адәм балаларының эт җенесенә нигә болай дошманлыгы артты икән бу ел? Элек алай түгел иде бит!» – дип уйлана-уйлана, йортка килде. Гәрәй чыкканда, яңа гына шуннан кайтып, такта ояга кергән иде; тамагы бер дәрәҗәгә кадәрле туйса да, теге кулны өзә алмавына кызганып, үз эченнән сукранып ята иде.

Шулвакыт кемдер ояның авызын каплагач, аптырап калды: «Бу ни хәл? Ни булды бу?» – дип уйлады. Башына куркыныч шөбһә керде.

Аның тирә-якка таралган бик күп балалары бар, танышлары, дус-дошманнары да аз түгел. Бу ел шуларның бик күбесе юк булды. Гәрәй белән барганда, күрше авылның базарында аларның күбесенең тиреләрен күреп таныган иде. Кемнеңдер кинәт каплануы үзенә дә шундый бер хәлнең килүе түгелме дип куркытты, барлык көче белән ояның авызына ташланды, бәлки, чыгып котыла алырмын дип уйлады; мәгәр көче җитмәде, ишек авызы нык капланган иде... Беренче шашкынлык үтеп, кире чигенгәч, борыны ис сизде: бу бер дә шиксез хуҗасы Гәрәй исе иде. Элекке гадәтенчә, аңа иркәләнергә, дуслык белән тавышланып, чикмәнен яларга, шатлыгын аңлатырга теләде, ләкин болар да ярдәм итмәделәр: Гәрәйнең зур биш бармаклы, йонлы тиреле бияләй кигән сыңар кулы, ояның эченә сузылып, Актырнакның муенын яки аяк-кулын эзли башлады. Инде көрәштән башка чара калмады, бер ишеккә, бер түргә сикереп, тоттырмаска, тешләп, тартып, кулны өзгәләргә тырышты, бияләй калын иде, теше үтмәде. Шулай көрәш барганда, хуҗа тактаны җимерде дә, авызны киңәйтте. Аннан адәмнең ярты гәүдәсе эчкә сузылды. Актырнак бар усаллыгы белән тешлим дип омтылганда, бияләй авызга керде, аның эчендәге бармаклар ике яклап иякне кысып алдылар, икенче кул арткы якны тотты, адәм аны өстерәп чыгарды. Эт җиңелә башлады.

Актык көч белән тагы бер селкенде, ләкин файда чыкмады, адәм зур чабаталы аяк белән биленнән аша басып җиргә екты, ай яктысында нидер ялтырап калды, шул секундта балта аның муенын чабып өзде.

Эт «һең...» дип, бер генә эндәшергә өлгерде, башы белән гәүдәсе икегә аерылдылар, ак кар өстендә канап җан бирделәр.

Йортның күптәнге дусты Актырнак шулай әҗәл тапты.

XIII

Эт бик ябык булды. Аның йоны буй-буй коелган, янбашында, сыртында кайбер сөякләре нечкә тирене ертып чыккан иде, төнлә моны ипләп тунарга кыен иде, Гәрәй иң элек карынын ярды, аннан эчендәге җыен пычрагын үткен балта белән кырып ташлады, арт санын кисеп алды да, тышта калса, туңар, тунап булмас дип, гәүдәне өйгә кертеп, ишек төбендәге чөйгә элде, кулындагы кисәген куна тактага салып, вак кына турады.

Тәрәзәдән ай яктысы төшә, өйне бераз яктырта. Балалар аталарының караңгы шәүлә кебек туктаусыз йөрүенә, ни беләндер маташуына башларын калкыттылар.

– Әткәй, ни бар? Әллә ашарга буламы? – диештеләр.

Гәрәй, зур чүлмәккә суын сала биреп:

– Йокламагыз, балалар, мин әзрәк ит алып кайттым, хәзер мичкә куям, – диде.

Зәйни малай акрын гына кузгалды, атасының янына килде дә дәшми-аптырап карап торды. Яңадан сеңлесе янына барып, акрын, хәлсез тавыш белән:

– Нәфисә, әткәй ашарга алып кайткан! – дип ятты.

Сабый кыз дәшмәде, Гәрәйнең су белән тулы өлкән чүлмәгенә күз салды. Атасы чыгып китте. Күршенең бу йортка караган читәне күптән ягылып беткән иде инде. Гәрәй, балтасын тотып, төрле җиргә кагылды, ләкин ватып ягарлык нәрсә тапмады. Күптән мичтә янган урам капканың таза имән баганасы ялгыз утыра иде. Шуңа сугып бакты. Мәгәр бу бик каты иде. Калын иде. Аны кисеп вакларлык көчне үзендә сизмәде. Кире өйгә борылып керде. Сәке киң. Аның һәммә такталары исән. Шулардан иңе ике карыш, калынлыгы бер илле, буе өч аршын чамалы берсен тартып алды да яргалады. Әйбәт коры утын булды.

Учакта тирән көл эчендә чаткыны бетерми саклау гадәт иде. Ике кирпеч өстенә чүлмәкне утыртып, утыннарны шуның астына ипләп салды да көлдәге чаткылардан өреп, нечкә чыраларны кабызды. Сәкенең еллар буенча кибеп яткан такта кисәкләре тиз арада дөрләп янып киттеләр.

Ут яктысы Нәфисә белән Зәйнигә дә бераз җан бирде. Алар урыннарыннан тордылар, кабердән кайткандай кыяфәтләре белән мич каршысына килделәр. Малайның апасы вакытында пешереп ашалган алабута апарасы хәтерләнде. Шуннан ул исенә төште.

– Әткәй, – диде, – апалар кайчан кайталар икән, ә?..

Гәрәй күмерләрне рәтләп, яңадан чыралар салды.

– Кайтырлар, балам, арба юлы төшкәч тә кайтырлар, – диде.

Тәрәзәдә күләгә күренде. Зур буйлы, кара чикмәнле бер адәм, акрын атлап, урам капка ягыннан боларның йортына таба үтте. Кемдер ишекне ачты. Дәшми-тынмый керде дә, сәкенең аягына сөялеп идәнгә утырды.

Бу теге көнге егет — Гыйльман иде. Бераз торгач кына, аның әллә кайдан кысылып чыккан тавышы ишетелде:

– Аптырап сиңа... килдем... берәр рәтең... юкмы... икән... дип...

Гәрәй казанга күрсәтте:

– Мондарак кил... Җылынырсың, – диде.

Гыйльман сүзсез-нисез болар янына күчте. Мич ялкынланып яна. Эт сөякләре белән акрын гына кайнаган чүлмәктән күзләрен ала алмыйча, дүрт кеше дәшми-тынмый озак карап утырдылар.

XIV

Тәрәзәдән тагы күләгә күренде. Ай яктысында ниндидер бер гәүдә өйгә таба йөгереп үткәндәй булды. Әйләнеп карарга да өлгерә алмадылар, ишектән бер адәм нечкә тавыш белән елап килеп керде. Беренче карауда моның ирме, хатынмы икәнен аеру читен иде. Башында ирләр бүреге, өстендә капчыктан, чыптадан тегелгән күлмәк — бишмәт.

Гәрәй урыныннан кузгалды.

– Сиңа ни булды, Фатыйма, ник елыйсың? – диде.

Бу — аның көз көне үлгән сеңлесенең кызы. Хәзер үзенең туган агасы Габдуллада тора. Фатыйманың елавы көчәйде:

– Инде кая барыйм?.. Әллә нинди бер үткенчегә ун кадак онга саттылар!!! – дип үкереп, үз тавышына үзе буылды.

Аны мич алдына ут каршысына китерделәр. Кыз өшегән, калтыраган, йөгереп хәле беткән. Туңган кулларын җылыта-җылыта, үз язмышын сөйләп бирде.

Аны көз көне Намаҗан картка бирергә уйлаганнар. Ләкин хакына килешмәгәннәр: ул ун кадак алабута, ун кадак арыш оныннан арттырмаган, агалары бер пот сораганнар. Фатыйма зифа буйлы, сылу йөзле, үткен, уңган кыз булганга, үткән-барганның күбесе аны сатулашмый калмый икән.

Менә бүген нәрсәләрдер төягән ике атлы бер юлчы килгән. Фатыйманың үзенә тел әйтеп караган.

Кыздан җылы җавап булмагач, агалары белән пшы-пшы сөйләшкәннәр дә эшне бетергәннәр. Хакы дүрт кадак арыш, уналты кадак алабута оны икән.

Фатыйма боларны әйтеп бетерде дә:

– Оннарын алганнар булса кирәк, бүген кич мине ул адәм белән йокларга көчлиләр, мин чыктым да качтым!.. – дип, тагы үксергә тотынды.

Балалар аны таныйлар, кайчандыр үз апалары кебек якын күрәләр иде. Җәй көннәрендә яланда бергә-бергә үлән, яфрак, башак җыеп та йөргәннәр иде. Ләкин бүген артык елышмадылар, читтән карап аптырап тордылар, Гыйльман да дәшмәде.

Гәрәй күбекләнеп ташый башлаган чүлмәкне кашык белән бутады да:

– Йә, җитәр, елама юкка!!! Үземдә кал!.. Үлсәк, бергә үләрбез!.. Менә балалар да ятимсенәләр. Аларның апалары булырсың! – диде.

Кыз тынычланып ук китте. Бу өйнең рәтен белә иде. Чыра яндырып алды, шүрлектән кашыкларны, агач савытларны эзләп тапты. Бизәге, төсе калмаган кара, керле ашъяулыкны җәйде.

Ул бөтенләй егылырлык хәлдә түгел икән әле. Мондагылар арасында иң җанлысы булып чыкты.

Мичтән чүлмәкне ул алып куйды, балаларга үзе салып бирде.

Сүзсез, тавыш-тынсыз һәммәсе савытларына капланып ашарга тотындылар. Актырнакның сөякләрен йотлыгып-йотлыгып чәйнәргә керештеләр.

Берничә минутта чүлмәк бушады, кашыклар, савытлар яланды.

Фатыйма аш савытларын юарга тотынды, балаларга җан керде, алар яңа апалары белән дә, ирләр белән дә юк-барны сорашып сөйләшергә әйтә башладылар. Зәйни малай бигрәк ачылды:

– Безнең апай арба төшкәч кайта... – дип, Фатыймага сөйләп бирде. «Шулай бит, әткәй, кайта бит?» – дип сорап, «Кайта, балам, кайта», – җавабын алгач, аның теле тагын җитезләнде. Арбадан — җәйгә, аннан — язга, аннан башка нәрсәләргә күчеп такылдарга тотынды.

Эчкә бераз җылы ризык кергәч, аның кечкенә башы тагы үзенең элекке хыялларына китте: «Әткәй әйтә, инде, ди, кыш озак калмады, ди... Шулай бит, әткәй, челләсе үтте бит инде... Менә күп тормас, кар эри башлар... Урамда сулар-елгалар агып китәр... Аннан соң җирләр кибәр... Без, ди, былтыргы кебек, кырдан ашлык башаклары җыярбыз... Аннан соң агач яфрак ярыр, аны җыярбыз... Минем кармагым әле дә очырмада ята... Мин балыкка йөрермен... Аннан соң, ди, бакалар, йомраннар, кошлар тотарбыз... Аннан соң... аннан соң, ди, яңа ашлык та... җитәр, ди... Шулай бит, әткәй?..»

Зәйни шулай такылдаганда, Гыйльман мичкә аркасы белән сөялеп тора иде... Ничектер тезе бөгелгән кебек булды да... идәнгә ауды.

«Бу ни хәл?» – дип, янына килсәләр, аның тәне суынып бара иде инде.

Күп заманнар буенча ачлыктан кыркылып бөрешкән эченә кинәт ашау ярамадымы, әллә аның тәнендә тереклек акрынлап бетә-бетә, шулай үлем җиткән чагына туры килделәрме — моны белә алмадылар, белергә дә теләмәделәр. Чөнки бу бик артык гади эш иде.

Балалар белән Фатыйма өйдә калды. Гәрәй, үлек турында аның йорттагыларына хәбәр итәргә барам дип, тышка таба кузгалды.

Алар ерак түгел иде. Ике хатын, бер ир килде, мәетне аркылы агачка салдылар да күтәреп алып киттеләр.

Фатыйма бу өйдә озак кала алмады. Аны берничә көннән соң җиңгәләре килеп алдылар: «Юктан качып йөрисең, үзең теләмәсәң, сине кем бирсен?» – дип шелтәләделәр.

Фатыйма теләмәде, шулай да аны бер атнадан соң икенче бер юлаучыга унбиш кадак он бәрабәренә биреп җибәрделәр.

Ул гомерендә күрмәгән тимер юлларда, вагоннарда булды. Айлар үткәч, Ташкент вокзалында тулы йөзле, зур кара сакаллы, чалмалы, яшелле-сарылы чапан кигән бер адәмгә дүрт пот ак онга сатып җибәрделәр. Бу эштә барлыгы биш кеше азмы-күпме табыш иттеләр.

Ул бар чакта Гәрәйнең өендә азрак җан сизелә иде, хәзер балалар тагы ятимлектә калдылар. Мәгәр малай тиз бирешмәде.

Актырнакның ите беткәнгәчә, Зәйни элеккегечә тере булып, туктаусыз сөйләнеп, хыялланып йөренде.

Гәрәйнең әйтерсең теленә таш бәйләгәннәр: ул шундый сүзсезгә әйләнде. Балаларына да элекке кебек җылы эндәшүе калмады. Сорый башласаң, унга бер җавап кайтара. Нәфисә бернәрсә дә сизенмәде, мәгәр зирәк малай Зәйни кайбер вакыт атасының күз карашларыннан куркып китә, кечкенә йөрәгенә караңгы шом төшә иде. Ул тагы, әнкәсе исән, апасы өйдә вакыттагы кебек, калага качу турында уйлана башлады. Элек атасы белән шәһәргә баргалаган иде. Авылдан авылга сорашып, юл табармын, ди иде. Калада ашаталар икән дип тә белә иде. Мәгәр аны бер нәрсә аптырата — аның өстенә, аягына бернәрсә дә юк иде. Ул менә шул турыда баш вата, киңәшергә кеше булмау, китәргә үзе кебек бер малай туры килмәү дә аны борчый иде. Шулай да ул үз башыннан каланы чыгара алмады, атасының куркыныч күз карашларын сизгән чакларда, аның бу уе тагы ныграк көчәя барды.

XV

Гәрәй хәлсез, уйсыз тәрәзә төбенә килеп утырды. Тышта каты кышның бераз язга тартым, матур аяз көннәреннән берсе иде. Еракта таулар күренде. Алар артыннан зур урманнар, киң басулар тирән көрт астында яталар. Боларның киң күкрәгендәге карларның алмаз бөртекләре якты кояшның салкын нурлары белән туктаусыз уйныйлар. Боларга карап, Гәрәйнең миенә бер уй керде...

«Тукта, ник соң минем Зәйнием үзенең кечкенә куяны белән шунда бергә уйнамый икән?.. Ул куяннарны Актырнак тотып ашадымы икән әллә?..

Тукта, бу ни хәл? Урамның ары ягындагы каршы өйләрдә утлар күренә түгелме?.. Алар бит каядыр икмәккә киткәннәр иде! Берәр нәрсә табып кайтмадылармы икән?! Ай, берәр сынык икмәк бирсәләр иде!!! Үләм, ай, үләм!.. Эчемне нәрсә беләндер боралар, ни беләндер суырып, йөрәгемнең канын эчәләр...»

Шулай ярым саташып, тиле, хәлсез күзләрен төрле якка йөрткәндә, сәкедә ике әйбер күренде...

«Болар кемнәр? Ә, Нәфисә белән Зәйни яталар икән!!! Тукта! Боларның кайсысы итлерәк икән? Нигә бу ике бала һаман-һаман миндә торалар икән, бичаралар?.. Кечкенә кызның рәте булмас, буш тире дә сөяк кенә чыгар!.. Ә менә малайның чамасы зарарсыз!.. Аңарда унбиш кадаклап бардыр!.. Көненә ике генә кадак ашаганда, атнага иркен җитә!»

Гәрәй шул уйлар белән балаларга карады... «Ә, әнә нинди йомшак тәннәр! Шулпага әйбәт булыр, йөрәкнең канын суырган яман нәрсәләр дә туктар! Аннан соң яз җитәр. Яңа ашлык өлгерер... Кызым Фатыйма да кайтып килер!..»

Малай Зәйни нидер сизенде. Атасының шашкан, усал, томанлы карашларыннан коты очып сикереп торды.

– Әткәй, ни эшлисең безне? – дип, ачы аваз белән кычкырып җибәрде.

Гәрәй моны күреп алды да, кинәт кузгалып, баланы эләктерергә омтылды. Ләкин өлгерә алмады, Зәйни, үлем тырнагына эләккән кебек акырып, ишеккә таба атлады...

Атаның малай артыннан куып чыгарлык көче юк иде, аны уйлый да алмады; әле һаман аптырап, куркынып, хәлсез яткан сабый Нәфисәгә барып тотынды: «Тор, кызым, җитте», – диде. Тирә-ягына әйләнеп каранды: һичкем юк иде, мәгәр мичнең кашагасында пычакның ялтыравы гына күзенә төште. Аны бер кулы белән генә сузылып алды... Йөзе начар иде, үтмәс кебек иде. Казанга кайрарга уйлады, анда бушлык иде. Барыбер чарлар дип, чүлмәкнең читенә берничә тартты.

Кыз боларны күрде, кычкырырга тамагы алынган кебек катып торды да:

– Әткәем, ни эшлисең мине? – дип, хәлсез, акрын тавыш салды.

Гәрәй моны ишетмәде, Нәфисәнең йөзен чүпрәк белән каплады да пычакны каты кулдан берничә мәртәбә бугазга ышкып җибәрде. Пычак начар, атаның кулы калтырый, бугазга туры китерә алмады, кыз яртылай киселгән бугазы белән әллә нинди авыр үлем астында гырылдый башлады. «Тукта! Бу нигә алай?» – дип, тагы катырак берничә мәртәбә тартты, муенның яртысы киселде, бала «гыг... гыг... гыг...» итте дә тынычланды; тәндә тереклек бетте.

Берничә тамчы кан күренде... Гәрәй, тукта, болай ярамый, идәнгә акмасын, дип, ишек төбендәге ләгәнне китерде, киселгән бугазны шуңа тотты, ләкин кан артык юк иде. Ярар, бетте бугай дип, кызның гәүдәсен шунда яткан ашъяулык белән япты да, бер-ике генә тамчы кан түгелгән савытны, кеше күрсә сизә башлар дип, йортка чыгарып түкте, аның өстенә кар сипте, аяк белән таптады да яңадан өйгә керде. Күңелендә бертөрле дә газап сизмәде: әхлак, вөҗдан кебек, тышкы тук хәлләр эчендә туа торган мәгънәләр, куәтләр әллә кайчан аның җанында сүнгән иде инде. Баланың авызы ябылмаган, кечкенә нурсыз күзләре ниндидер бер газаплы караңгылык белән туктап, ачык торалар.

Гәрәй моны күрмәде, үз исәбе белән бу ит биш көнгә җитәрлек иде, шуңа каратып, нечкә, ябык, кансыз гәүдәне кискәләп бүлде, йомшаграк җирләрен шул чи көенчә кабып, ашыгыч-ашыгыч чәйни башлады. Бүген туярлык булсын, ичмасам, дип, зуррак өлешне — уң кул белән бер як кабырганы хәзер үк пешерергә уйлады. Башкасын, өйдә торса бозыла башлар дип, бүтән җиргә куйсаң, эт-кош тияр дип, очырмага мендерергә уйлады. Шулай дип, баскычтан өй түбәсенә күтәрелсә, Зәйни малай шунда качкан икән, ул атасының ярым шашкан күз карашыннан «черр...» килеп кычкырып җибәрде: мине тере көенчә ашарга менгән икән дип коты очты, өйнең түбә кыек тактасын каерып, елап, акырып, урамга сикереп төште дә качты.

Гәрәй моңа бераз гаҗәпләнде, мәгәр үзенең эшен бүлмәде, ашъяулык чүпрәгенә төрелгән итне очырмадагы әрҗәләр арасына яшерде дә, баскычтан төшеп, кире өйгә керде.

Сәкенең такталары ягылып бетмәгән иде әле. Шуларның берен тиз-тиз яргалады, чүлмәккә тутырып су салды, аны мич алдындагы ике кирпечкә куеп, өстенә утын тезде, көлне актарып, андагы чаткыларны өреп, чыраны яндырды да ут кабызды. Монда ялкын кыздыра башлады. Үзе куна тактаны алып, итне ваклап, йомшаграк кисәкләрен чи көенчә чәйни биреп, турарга тотынды.

«Күптән ашаган юк иде... Әгәр азрак тоз да булса, яхшы буласы икән! – дип уйлады. – Тоз тәме татыган юкка айлар үтте инде! Күршеләрдән сорасаң? Аларда да юктыр, булса да бирмәсләр!»

Ул шулай аш пешерергә хәзерләнгәндә, урамнан ниндидер тавыш ишетелде. Бу зур шау-шуга әйләнеп, йортка якынлашкан кебек булды... Менә ишек ачылды, ниндидер ябык, үлек кыяфәтле, кабердән кайткан төсле куркыныч шәүләләр, әллә нинди үлем күләгәләре өйгә тулдылар... Болар нәрсәгәдер шаулашалар, хәлсез кулларын кизәнеп, бер-берен таптап, Гәрәйнең өстенә киләләр...

Ул бу эшне башта ук сизгән, яртылай туралган итне куна такта белән сәке астына куеп, канлы пычакны мич артына ыргытып өлгергән иде. Идәнгә тамган бер-ике тамчы кан эзенә аягы белән басып, яшерергә азаплана иде... Шау-шу кереп өйне баскангача боларны бетергәнгә, үзенчә бераз тыныч, шулай да аптыраулы йөз белән халыкка карады. Бер сүз дә дәшмәде, артык куркыну, үзен гаепле кебек табу да сизенмәде... Тик бу шашкын дулкын эчендә Зәйнинең булмавы гына аны бераз гаҗәпкә калдырды... «Ул кайда икән?» – дип уйлады... Кемнәндер бу турыда сорарга авыз ачты, мәгәр өлгерә алмады. Әллә нинди карлыккан җәһәннәм тавыш белән ташчы Кәмали:

– Убырлы карчык Зәбидәне үтерештең! Инде син, дуңгыз, эт, үз балаларыңны суеп ашый башладыңмы? – дип акырып, аның бугазына ябышты. Әллә нинди кара ачу катнаш дошманлык белән котырынып, аны буарга тотынды.

Арадан берсе яман кабер тавышы белән тагын акырып җибәрде.

– Нигә әйтмисең?! Кызыңны кая куйдың?

Өйне тутырган ач, хәлсез шәүләләр Гәрәйне тарткалап, идәнгә ташлап таптарга, изәргә омтылдылар. Үзләре үлем, кабер тавышы белән туктаусыз кычкырыналар:

– Нигә әйтмисең? Кечкенә кызыңны кая куйдың? Суеп ашадыңмы? Безгә улың Зәйни коты очып елап килде! Әйт, әйтмәсәң, шул җирдә бетерәбез!!!

Шау-шу, кычкырыш, шашкынлык бөтен өйне, йортны басты. Барган саен, тагын яманрак котыру төсенә керде, мич буенда такта шүрлек бар иде, берсе ашыгып, куркынып, шуны актарырга кереште дә, койрыклы тере шайтан тоткан кебек, коты очып кычкырып җибәрде:

– Менә! Менә пычагы! Менә, каны да кипмәгән!

Саргаеп, корышып кипкән йөзле, ялангач гәүдәгә иске ертык чикмән ябынган Фәррах сәке астыннан куна тактаны тартып чыгарды, карлыккан җәфалы тавышы белән идәнгә нәрсәдер ыргытып бәрде:

– Җәмәгать! Менә кулы, менә кабыргасы! – диде дә, үз-үзенә, үз тавышына буылып, кулындагы бала сөягеннән шашып, арты белән мичкә сөялеп катты. Акрын-акрын идәнгә чүгәләде, аны таптап, тагы Гәрәйгә ташландылар.

Бөтен өйне шашкан томан, ерткыч караңгылык каплый. Куркыныч үлем шәүләләре үзләрен үзләре, дөньяларын оныталар, хәлсезлекләрен сизмиләр, кара ерткыч дулкын белән акылларыннан язып, үз баласын үзе ашаган крестьянга — балтачы Гәрәйгә тагы да яманрак акырышып, һөҗүмгә тотыналар, кул белән, аяк белән кыйнап, күкрәкләрен, битләрен чабаталы аяклар белән таптыйлар, изәләр.

Шул ерткыч үлем, куркынычлы дулкын эченә кайдадыр бер сүз ташлана, тышта кемдер көлү катнаш саташу белән акырырга тотына:

– Йөкләр килә, сәвит йөкләре килә! Бәрәңге килә, алабута килә! – дип, үзе кычкыра, үзе карга бата-бата, егыла-чума тагы тора, тагы егыла, тагы акыра: – Бәрәңге килә, сәвит атлары йөк белән кайталар, ит бар, алабута бар, икмәк бар!

Бу гаҗәп тавышны ишетүгә, кыйналып, имгәтеп ташланган Гәрәйнең өенә тулган ач үлем, крестьян шәүләләре, кинәт нәрсәнедер искә төшергән, нәрсәнедер кинәт аңлаган кеше кебек башларын күтәреп, җансыз багана кебек хәйранлыкта катып тукталалар. Тыштан килгән саташулы, тиф хасталы тавыш тагын көлеп кычкыра:

– Бәрәңге дә бар, алабута да бар, ха-ха-ха... ашыйбыз гына! – ди.

XVI

Бөяне кинәт ерган язгы ташкын кебек, ач крестьян төсендәге кайсы кипкән, кайсы шешенгән хәлсез үлем шәүләләре барлыгы берьюлы, бер-берен таптап, егылып, урамга таба «бәрәңге», «алабута», «ит» тавышы килгән якка ташландылар. Кыйналып, изелеп ыргытылган Гәрәйне онытып, аны өендә ялгызын калдырдылар. Үзләре ерак каладан килә торган юлга, куе зур урманның бу кечкенә караңгы авылга таба караган ягына йөгерештеләр. Бөтен җәй яңгыр таммады, бер бөртек иген үсмәде, үлән-яфрак корып кипте, хайваннар туфраклы тамыр кимереп кырылдылар, күсе, йомран, эт, мәче әллә кайчан ашалып бетте, бу кечкенә авылның караңгы тормышында мыжгырдаган крестьяннар ачыгып хәлдән тайдылар. Шулай да «икмәкле йөкләр килә» дигән тавыш аларның актык көчләрен чыгарды, алар арыйлар, атлаган саен егылалар, карга чумалар, һаман да бер-берен таптап, берьюлы бер-бере өстенә өчәр-бишәр кеше өелгәләп, тагы торып китәләр. Куркыныч көлү катнаш саташулы тавыш ялган булмады, анда — ерак-ерак каладан килә торган юлда — урманнан чыгып, боларга таба кузгалган чаналар күренде, крестьяннар, актык көчләрен җыеп, шул йөкләргә генә барып җитә алсак иде, аннан котылыр идек дигән җылы өмет белән ыргылдылар.

Анда зур йөк төялгән сигез чананы арык, ябык сигез ат, бер туктап, бер кузгалып, кыенлык белән карлы юлдан болай таба өстериләр. Чаналарга каршы барып, ни-нәрсәдер төялгән капчыкларны күрү белән, ач крестьяннарның миләре капланып, йөрәкләре туктый язды. Ташчы Кәмали түзә алмады, ат янында килә торган чыбыркылы юлаучының сүзенә колак салмастан, иң алдагы чанага барып егылды, куллары белән кочаклап, тешләрен батырып, бер капчыкны тартырга, үзенә таба өстерәргә, өзәргә, чишәргә ашкынды, йөкчеләр җаваптан куркып, моны аерырга, читкә этәреп ташларга тырыштылар.

– Болай ярамый, килгән кире качмас, совет өенә барып җитсен. Пешкәч ашарсыз, – дип, сүз белән аңлатырга теләделәр, ләкин моны ишеткән кеше булмады; ач күләгәләр бер-берен таптап, алдагы чаналарда кар сырып бетергән капчыкларны берәм-берәм өстерәп-тарткалап, җиргә, кар өстенә тәгәрәттеләр, хәлсез куллары, зәңгеләдән йомшарган тешләре белән газапланып, капчыкларын өзгәләделәр, ертып-ертып җибәрделәр, чана тирәсе бәрәңге белән тулды. Карга туң, чи бәрәңгеләр сибелде. Ташчы Кәмали, моны күргәч, алтын тавы тапкан кеше кебек шашып кычкырып җибәрде, кар катнаш туң, чи бәрәңгеләрне авызына ашыгып-ашыгып тутыра, йотлыгып чәйни башлады. Башкалар һәммәсе җиргә ташландылар, ертык капчыкка тыгылдылар, каушап, калтырап, карлы бәрәңгеләр белән авызларын тутырдылар, дөньяларын онытып, йотлыгып ашарга атылдылар. Ачлар туң бәрәңге белән азапланганда, йөкче татарлар, бүтән капчыкларын ныграк бәйләп, тизрәк авылга керү ягын карап кузгалдылар. Алар артыннан халык та калмады, җиңнәренә, куеннарына, кесәләренә тутырган чи, туң бәрәңгеләрне гаҗәп бер ләззәт белән кимерә-кимерә, шул азык йөкләреннән аерылмый, ике як белән каравыллап, совет өенәчә бергә килделәр. Рәис үзе атналар буенча бернәрсә капканы юк, аяклары, гәүдәсе шешенә башлаган иде. Шулай да түзмәде, өстерәлеп чыкты, бераз карап катты, аннан кинәт капчыкка ташланып, чи бәрәңгенең тыш-кабыгын чикмән җиңе белән сөрткәләде. Тәмләп ашый башлады. Алда торган зур эш аның тәнендәге актык көчләрен суырып кузгатты, ул яңа килгән йөкләрне бушаттыру чарасына тотынды.

Ул арада бу зур шатлыклы хәбәр бөтен авылга таралып өлгерә. Кар баскан өйләрдән җанлы мәетләр күтәрелеп чыгалар, юлсыз, сукмаксыз урамнар, тыкрыклар буенча вакытсыз картаеп кипкән яки шешенгән кечкенә балалар, шешенгән, авыз ачып сүз әйтә алмаслык хәлгә җиткән хатыннар, туфрак төсле каралган карчыклар, картлар үлемнәре, каберләре белән бергә кузгалып, бу ризык йортына агылдылар; һичбер сүз белән, һичбер көч белән тыярга, туктатырга юл булмады, дүрт капчык бәрәңге шунда кар өстендә чи, туң килеш ашалып, кимерелеп бетте. Төнлә ачлар тарафыннан үтерелгән Намаҗанның өе ризык килгәндә ашханә ясар өчен уңайлатылган иде. Булганынча утын кистеләр, җитмәгәненә читәннәрне, коймаларны җимерделәр, әллә ни чаклы хатыннар үзләре сорап, туйганчы аш исе, бәрәңге исе, икмәк, алабута исе иснәп калыр өчен, шунда казаннар тирәсендә булышлык иттеләр, ирләр, балалар, карчыклар, картлар, хәле бары — аяк өстендә, хәлсезе — утырып, карга ятып, ризык пешкәнне, өләшә башлаганны тирән бер түземсезлек белән көттеләр. Казаннарга ябык елкы итләре салынып, морҗалардан аксыл-соры төтеннең беренче күренүе бу көткәннәрнең өметләрен якынайтты, җыелган халыкның ашау дәрте кайнап, ниндидер эчке корыч ыргаклар карыннарны борып-борып алдылар. Миләр ачылгандай, йөрәккә өмет, ышаныч дулкыны керергә теләгәндәй булды. Бер минут бу әйберләр, казаннар яныннан аерылмаган рәис үз янына ташчы Кәмалине чакырды:

– Син, Кәмали абзый, – диде, – халыкка әйт, бездә савыт-саба юк, өйләреннән китерсеннәр, – диде.

Ләкин ач крестьяннар таралырга курыктылар, өчнең берсе, тирә-күршенең икесе китсә, башкалары морҗадагы төтеннән, аш кайнаган өйнең тәрәзәсеннән күзләрен ала алмый, таш кебек катып кузгалмый тордылар. Болар арасында берсеннән-берсе җылырак сүзләр тарала башлады: туйганчы шулпа бирәләр икән, тагы берәр кисәк алабута икмәге дә бирәләр икән, инде хәзер шулай көн дә ашатмакчылар икән, бу сигез йөк беткәч, тагы сигезне, аннан тагы сигезне китермәкчеләр икән дигән кебек өметле хәбәрләр күңел юанычы белән матурланып, крестьянның йөрәгенә туктаусыз дәрт арттыра торды.

XVII

Крестьяннар бер-берен таптап чыгып йөгергәннән соң, ялгыз калган Гәрәй кинәт сәкегә утырды. Кулын йөзенә, маңгаена куеп бераз гына уйланып, шашып торды да акырып җибәрде. Бу куркынычлы саташулы тавыш аның көлүеме, елавымы — аерырга мөмкин булырлык түгел иде. Шашкан күзләре түшәмгә, аннан морҗа калагына текәлделәр. Сикереп торып, кулы белән тимер калакны тартты да тагы кире утырды, тагы кинәт кузгалды. Идән уртасына басып акырып елады да йортка-абзарга чыгып китте.

Тегендә Намаҗан йортындагы ашханәдә аш пешереп, аны кечкенә кисәк алабута икмәге белән ашап, азрак хәлләнгәч, ташчы Кәмали үзенең кыйналган күршесе — балтачы Гәрәйне бу ашарга җыелган халык эченнән күзе белән эзләде. Тапмады. Тукта, ул юньсез хәлсез ятадыр дип, кайтышлый аңа керде. Өендә юк. Кечкенә сабый кызның пешерелмәгән нечкә ябык куллары, кабыргалары шунда сәкедә аунап яталар. Кәмали аптыранып уйланды: «Тукта, бу кайда булыр?» Эзләнеп, каранып, бераз шикле куркыну белән йортка чыкты. Анда түбә саламы алып ашалган, читәне ягылган абзар, аның көч җитмәгәнлектән генә төшереп ягылмаган калын агач өрлеге бер баганадан икенче баганага таба сузылып тора... Өрлекнең нәкъ уртасына билбау бәйләнгән, билбауның түбәнге очы ипләп, муенчак итеп ясалган, менә шул муенчак Гәрәйнең кипкән сөяк муенын буып тора. Йөз кара көйгән, тел салынган. Акрын гына җил исә, асылган гәүдә үзенең бугалагы белән бергә әле бер якка, әле икенче якка акрын гына тирбәлә. Гәрәйнең өстендәге чикмәне ачылган, күлмәге ертылып салынган, киң күкрәгенең эре кабыргалары кипкән агачлар кебек калкып тезелешеп яталар, тышка таба чыгып торган күзләре, гәүдә җил белән әйләнгән саен, әле бер якка, әле икенче якка карыйлар, бу күзләрдә шелтә катнаш шашкынлык белән каты газап тулы.

XVIII

Бөтен кыш буенча күңелен тынычсызлаган, авылда теге бала ашый торган карчыкларны, җиде хатын турындагы әкиятләрне ишеткән саен йөрәген тартып, чакырып торган ерак кала ахыр чиктә малайны үзенә суырып алды.

Атасы, шашып, сеңлесен суйган көндә, ул, елап-елап, күрше авылга йөгерде, аннан атлыларга иярә-иярә, күп көннәр үткәч, калага килеп керә алды, ләкин үлем аны үзенең каты тырнакларыннан ычкындырырга теләмәде. Ул коточыргыч авыр ачлык елның тирән куркыныч фаҗигасен әйтеп бирергә адәм теле җитәчәк түгел! Кечкенә бала зур калада тагы яманрак аптыранды. Урамнарда хәлсез гәүдәләр, үлекләр, үлем көтеп туңып ыңгырашучылар шунда аяк астында яталар. Атасының асылынуына атна тулганда, Зәйни шәһәр уртасында мәчет капкасы төбендә карга егылды. Бераз ыңгырашып ятты да хәле бетеп тынды. Җомгадан чыгучылар, монда үләксә ята ич, нигә җыймыйлар, дип сукранып үттеләр. Сабый бала, туңса да, үлеп җитмәгән иде әле. Авыр ачлык фаҗигасеннән файдаланып, эт ите, адәм ите, мәче ите кебек нәрсәләр белән яшерен сату итә торган карчык, кич белән үтешли, Зәйнигә күз салды, «кызгану» төсе белән тотып карады, үз эченнән, әле яңа икән, бозылмаган икән, ярарлык җире табылырлык икән, дип уйлады. Як-ягына күз атты да тиз генә капчыгына тыкты, икенче көнне, башка күп нәрсәләр катнаштырып, шул иттән шулпалы пилмән ясап сатты.

адамнар эдэмнэр әдәмнәр адщмнщр щдщмнщр адэмнэр люди галимьан ибраёимов галимьан галимжан ибрахимов галимжан галимҗан ибраһимов галимҗан тулы әсәр укырга онлайн читать полная версия книга на татарском татарча