ӘБҮГАЛИСИНА

Каюм Насыйри

Гыйлем эстәп, ерак юлга

Борын-борын заманда Бохара шәһәре янындагы Шәҗегъ дигән авылда бер ир белән хатын яшиләр иде. Алар бик тату торалар, матур гына гомер итәләр иде.

Көннәрдән бер көнне боларның игезәк ир балалары туды. Ата белән ана бик шатландылар. Балаларның берсенә — Әбүгалисина, икенчесенә Әбелхарис дип исем бирделәр.

Көннәр, атналар үтте, айлар, еллар да үтеп киттеләр, балалар дүрт яшькә җиттеләр. Аларны мәктәпкә укырга бирделәр.

– Укысыннар, белем алсыннар, кеше булсыннар, – диделәр.

Әбүгалисина үзенең үткенлеге, зирәклеге белән башка балалардан аерылып тора иде. Әбелхарис, Әбүгалисина белән игезәк булса да, бер ата, бер анадан туса да, зирәклек һәм булдыклылык ягыннан туганы шикелле үк түгел иде.

Әбүгалисина бик яхшы укый, укытучы ни генә әйтсә дә, бик тиз төшенеп ала, белгәнен бер дә онытмый иде. Шулай ук ул, укытучы сөйләгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, яшьтән үк китаплар укуга бирелде. Шуңа күрә бик күп нәрсәләр белде. Халык сүзе белән әйткәндә, ул «кылны кырыкка яручы» бер бала иде.

Аның зирәклеге, сизгерлеге турында бик кызык сүзләр сөйлиләр. Ул вакытларда мәктәпләрдә, асларына киез салып, идәнгә тезләнеп укыйлар: парталар булмый. Әбүгалисинаның иптәшләре аның киезе астына бер бит кәгазь салып куялар, ә үзләре, Әбүгалисина нишләр икән дип, кызыксынып карап торалар.

Әбүгалисина мәктәпкә килә, урынына килеп утыра, аннары бер югары, бер түбән карап тора. Аңа сорау бирәләр:

– Нишләп алай карангалыйсың? – диләр.

Әбүгалисина:

– Белмим, мәктәпнең түшәме төшкәнме, әллә идәне күтәрелгәнме? Ни булса да бар, элеккечә түгел, – ди.

Шулай ул киез астына салынган бер бит кәгазьнең калынлыгын да сизгән, имеш, дип сөйлиләр.

Унике яшенә җиткәндә, Әбүгалисина инде бик күпне белүче гыйлем иясе булып җитеште, төрле фәннәрдән үзе дә башкаларга сабак укыта башлады. Үзеннән күп зур балалар аннан дәрес алдылар.

Ул төшкә кадәр балаларга сабак укытты, төштән соң, урамга чыгып, алар белән рәхәтләнеп уйнап йөрде. Аның бу гадәте кайбер кешеләргә бер дә ошамый иде. Аңа:

– Син шундый галим, шундый акыл иясе кешесең, никадәр балаларга сабак өйрәтәсең, белем бирәсең. Ә үзең надан балалар белән уйнап йөрисең, – диделәр.

Әбүгалисинаның моңа бер дә исе китмәде. Ул:

– Кешенең һәр яшендә үзенә күрә бер матурлыгы була, сабыйлыкның матурлыгы уен белән, – дип җавап бирде.

Тагын берничә ел үтеп китте. Әбүгалисина зур галим булып җитте. Бохара тирәсендә аңа тиң, аның белән сүз көрәштерерлек кеше калмады. Ләкин ул үзе моңа гына риза булмады, тагын да тирәнрәк белем алырга теләде. Туганы Әбелхарис белән бергәләп, гыйлем эстәргә, алар туган илләреннән еракларга китәргә уйладылар. Ата-аналарыннан түбәнчелек белән рөхсәт сорадылар:

– Кадерле атабыз, сөекле анабыз, – диделәр, – безнең юллар йөреп, илләр күреп, төрле җирләрдә булып, гыйлем аласыбыз, бу дөньяның серләренә төшенәсебез килә. Безгә рөхсәт бирегез, изге теләктә була күрегез...

Ата белән ана, балаларыннан аерылу бик кыен булса да, аларның яхшы теләкләренә каршы килмәделәр.

– Бездән рөхсәт, теләгән җирләрегезгә барыгыз, дөнья күрегез, белем алыгыз, шул белемнәрегез белән халыкка файдалы кешеләр булыгыз, – диделәр.

Ике туган юлга чыкты. Ата белән ана аларга уңышлар теләп озатып калдылар.

Көн бардылар, төн бардылар, күп юллар үттеләр, ерак җирләргә җиттеләр. Бик күп авылларда, шәһәрләрдә булдылар, төрле-төрле кешеләрне күрделәр, зур гыйлем ияләре белән күрештеләр. Шулай йөри торгач, бер шәһәргә барып керделәр. Аны карап йөри торгач, беркөнне зур гына базарга килеп чыктылар. Ни күрсеннәр, бер җирдә бик күп халык җыелган, уртада бер кеше нидер сөйли.

Әбүгалисина белән Әбелхарис халык җыелган җиргә бардылар. Теге кеше, халыкка карап, болай дип кычкыра иде:

– И җәмәгать! Тыңлагыз, ишетми калмагыз! Иртәгә мәгарә ишеге ачыла. Кереп карарга теләсәгез, белем алырга теләсәгез, әзер торыгыз... Ләкин шуны аңлагыз: мәгарәдән китап алып чыгарга яки андагы белемнәрне кәгазьгә күчереп алырга рөхсәт ителми. Башка сыйдыра алган кадәр белем алып чыгу беркемгә дә тыелмый...

Әбүгалисина да, Әбелхарис та бу хәбәр белән бик кызыксындылар. Шундагы берәүгә сорау бирделәр:

– Ул нинди мәгарә? Аның ачылуы нидән гыйбарәт? Ни өчен бу турыда халыкка белдерү ясыйлар? – диделәр.

Кеше җавап бирде:

– Борын заманда Фисагурис (Искәрмә: грек галиме Пифагорны шулай атаганнар) дигән атаклы бер галим булган. Ул үзенең гыйлеме белән бөтен дөньяда дан тоткан. Кимия, симия, ихфа гыйлемнәре шуннан калган. Шул галим үлгәч, гыйлемнәре югалмасын, китаплары таралып бетмәсен дип, барлык китапларны җыеп, бер мәгарәгә урнаштырганнар. Ул мәгарәнең ишек төбенә сакчылар куйганнар.

Менә шул мәгарә ел саен бер вакытта өч сәгатькә генә ачыла, анда һәркемгә керергә, башына сыйдыра алган кадәр белем алырга рөхсәт ителә. Ләкин аннан бер китапны да алып чыгарга яки язып алырга ярамый.

Әбүгалисина бу сүзләрне ишетеп уйга калды һәм Әбелхариска:

– Менә без эзләгәнебезне таптык. Ләкин өч сәгать эчендә генә әллә нәрсә алып булмас, шуңа күрә безгә, быел монда калып, ныклап әзерләнергә, барлык кирәк-яракларыбызны әзерләп бетергәч, киләсе елда кереп, ел буена мәгарәдә калырга кирәк булыр, – диде.

Алар шулай эшләргә карар бирделәр.

Әбүгалисина белән Әбелхарис таулар арасына чыгып киттеләр.

Биек-биек таулар-ташлар. Алар арасында һәм тау башларында зәйтүн агачлары үсеп утыра. Төрле җәнлекләр чабышып йөри, төрле кошлар сайраша. Алар, бу егетләрне күргәч, бик аптырап калдылар, озак карап тордылар.

Егетләр җайлы бер урын таптылар: кечкенә генә тау куышы. Аны рәтләделәр, торырлык хәлгә китерделәр. Кичләрен ерткыч хайваннардан саклану өчен, куыш авызын капларга зур гына бер таш та әзерләп куйдылар. Шунда яши башладылар.

Әбүгалисина туганына болай диде:

– Без бер елга җитәрлек азык әзерләргә тиешбез. Ләкин ул азыкларның күләме бик кечкенә булырга тиеш: безнең мәгарәгә азык алып керүебезне беркем дә сизәрлек булмасын. Шуның өстенә без үзебезне аз ашап торырга күнектерергә тиешбез.

Әбелхарис:

– Анысы алай. Аннары бит мәгарәдә су булмавы да бик мөмкин. Безгә сусыз торырга да күнегергә кирәк булыр, – диде.

– Әйе. Гыйлем алу ансат эш түгел...

Әбүгалисина белән Әбелхарис киләсе елга мәгарәгә кереп калу өчен әзерләнә башладылар. Алар бик аз ашыйлар һәм бик аз эчәләр иде. Шулай итеп, үзләрен аз ашап торырга күнектерделәр. Көнгә егерме тиен көмеш акча авырлыгындагы зәйтүн мае белән тукланалар, айга бер мәртәбә су эчеп, сусауларын басалар иде.

Әбүгалисина белән Әбелхарис кече яшьтән үк җәядән атарга бик оста иделәр. Хәтта Әбүгалисина, ерактан атып, чыпчыкның күзен чыгара ала иде.

Алар җәя һәм уклар ясадылар, тау араларында йөреп, кыр кәҗәсе ауларга керештеләр. Озак та үтмәде, аларның мәгарәдә ел буена ашарга җитәрлек оннары булды.

Ләкин, кеше ачлыкка никадәр чыдамлы булса да, бу — коры ризык, аның туклыклылыгы бик аз.

– Безгә зәйтүн мае табарга, бу онны зәйтүн мае белән кушып, бавырсак ясарга кирәк, – диде Әбүгалисина.

Алар, таулы урманнарда йөреп, зәйтүн җимеше җыйдылар, аннан май чыгардылар. Онны май белән катнаштырып, чикләвек зурлыгындагы бавырсаклар ясадылар да кояшта киптерделәр. Тагын майга салдылар, тагын киптерделәр. Шулай итеп, кырык көн буена әзерләделәр. Бу бавырсаклар шундый туклыклы ризык булдылар, Әбүгалисина белән Әбелхарис аларның берсен ашап кырык көн чыдарга була дип уйладылар.

Мәгарәдә яндыру өчен бер елга җитәрлек май һәм башка кирәк-яраклар да әзерләделәр.

Мәгарәнең ишеге ачылыр көн җитте. Әбүгалисина белән Әбелхарис, барлык әйберләрен алып, мәгарә ишеге төбендә көтеп торалар иде инде. Ишек ачылу белән, эчкә кереп, бер почмакка яшеренделәр.

Өч сәгать вакыт бик тиз үтеп китте. Мәгарәгә кергән кешеләр ашыга-ашыга чыгып беттеләр. Шап итеп ишек ябылды, бикләнде! Мәгарә эче кап-караңгы булып калды. Монда энә күзеннән төшкән кадәр дә яктылык юк иде. Егетләр чакма чагып ут кабыздылар, аннары мәгарә эчен тамаша кылырга керештеләр.

Бу мәгарә гаять зур бер куыш икән. Анда рәттән зур-зур бүлмәләр тезелеп киткән. Бүлмәләргә утыргычлар куелган. Стена буйларында зур-зур шкафлар. Алар барысы да китаплар белән тулган. Шундый гаҗәеп мәгарә бу...

Барлык бүлмәләрдә йөреп чыккач, егетләр укырга утырдылар. Ләкин бер-берсенең нәрсә укуы турында сорашмаска сүз куештылар. Кайбер әйберләрне язып алырга да кирәк иде. Ләкин болай эшләсәләр, мәгарәдән чыкканда, язган кәгазьләрен алып калулары мөмкин. Шуңа күрә алар үзләре белән суган суы алып кергәннәр иде, шуның белән бик кирәкле белемнәрне язгалап та алдылар. Мондый «кара» белән язылган язу һичкемгә күренми, ә үзләре укый алалар иде.

Алар утны бервакытта да сүндермәделәр. Чиратлашып йокладылар, утны сакладылар. Чөнки ут аларга яктылык бирү өстенә числолык булып та хезмәт итте: күпме май януга карап, елның, айның, көннең кай вакыты икәнен белеп тордылар. Шунсыз мөмкин түгел иде.

Исәп буена инде бер ел вакыт үтеп бара. Әбүгалисина белән Әбелхарис шушы вакыт эчендә, күп тырышып, күп көч куеп, әллә никадәрле белем алдылар. Ләкин, башта сүз куешканча, нәрсәләр өйрәнүләре турында берсе икенчесеннән сорамадылар.

Тиздән мәгарә ишеге ачылыр, өч сәгатькә мәгарә халык белән тулыр. Шул арада боларга беркемгә дә сиздерми чыгып китәргә кирәк. Шуңа әзерләнә башладылар: барлык әйберләрен алып, ишек төбенә килделәр дә яшеренеп тордылар.

Тышта шау-шу. Ишек төбенә халык җыелган. Ишек ачылуын түземсезлек белән көтәләр. Ә эчтә Әбүгалисина белән Әбелхарисның йөрәкләре дөп-дөп тибә иде.

Менә ишек ачылды. Тыштан, төртешә-төртешә, тыгызлана-тыгызлана, мәгарәгә халык агылды. Шул ыгы-зыгы арасында Әбүгалисина белән Әбелхарис мәгарәдән чыгып киттеләр. Аларны беркем дә күрмәде.

Бу вакытларда шәһәргә Көнбатыш ягыннан ике сихерче килеп, төрле бозыклыклар эшләп йөргәннәр, шәһәр халкын интектереп бетергәннәр иде. Аларның явызлыкларыннан шәһәр халкы күп җәфалар күрде, күп газаплар чикте. Аларны ничек тә тотып алырга теләделәр, ләкин тота алмадылар.

Әбүгалисина белән Әбелхарис, ел буе мәгарәдә ятып, кеше кыяфәтләрен югалтканнар, чәчләре һәм тырнаклары җитеп, коточкыч бер төскә кергәннәр иде. Аларны күрү белән, әлеге сихерчеләр дип белеп тотып алдылар да шәһәрнең патшасы янына алып бардылар. Патша аны-моны тикшереп тормады, шәһәр мәйданына алып барып, икесенең дә башларын кисәргә боерды. Аларны мәйданга алып килделәр, җәлладлар башларын чабарга әзерләнделәр.

Шулвакыт Әбүгалисина, Әбелхариска карап:

– Зур газаплар чигеп, бер ел буена мәгарәдә белем алуыбыз менә шушындый кирәк вакытта безгә ярдәм итсен, башыбызны бәладән коткарсын, мин киттем, – диде дә үзенең гыйлем көче белән җәлладлар күзеннән юк булды.

Барысы да аптырап калдылар. Җәлладлар, кылычларын күтәргән килеш, исләрен җуеп тордылар, аннары, «һай-һу» дип, Әбүгалисинаны эзләп киттеләр. Ыгы-зыгы белән хәтта Әбелхарисны да оныттылар.

Әбүгалисина патша сарае артындагы күлгә барып төште, суга чумды һәм юк булды. Никадәр эзләсәләр дә таба алмадылар. Инде тегесен җәзалыйк дип мәйданга кире кайтсалар, ни күрсеннәр, анда Әбелхаристан да җилләр искән. Тегеләр Әбүгалисинаны куып киткәч, Әбелхарис та шулай ук котылды: аның кул-аякларын бәйләгән баулар чишелделәр, сарай түбәсенә таба сузылдылар. Әбелхарис, шул бау буенча үрмәләп, сарай түбәсенә менде дә юк булды.

Бу хәлне күреп, җәлладлар чәчләрен йолыктылар, бик күп кешеләр, тагын андый-мондый хәл булмаса ярар иде, дип, бик курыктылар. Ләкин Әбүгалисина үзенең гыйлеме белән халыкка зарар китерү уенда түгел иде, шәһәргә бернинди начарлык, кешеләргә бернинди усаллык эшләмәде.

Әбүгалисина Мисыр шәһәрендә

Әбүгалисина патша сарае янындагы күлгә чумып юк булганнан соң, шәһәрдән бик еракта булган Нил дәрьясына килеп чыкты. Аннан Мисыр шәһәренә барды. Чәч-сакалларын китәреп, тырнакларын кисеп, кеше кыяфәтенә керде. Шәһәрне күрү өчен, урамга чыгып китте.

Урамнарда, базарларда йөри торгач, хәлвә сатучылар рәтенә килеп чыкты. Анда да, монда да кечкенә генә хәлвә кибетләре. Аларда хәлвәфрүшләр үзләренең хәлвәләрен мактый-мактый сатып торалар иде.

Әбүгалисина бер хәлвә кибетенә керде. Монда гаҗәп матур бер егет басып тора. Бу егет һәр көн кичтән хәлвә пешереп, аны шушы базарга чыгарып сата, шуннан килгән акчага карчык анасын тәрбияләп яши иде. Әбүгалисина да бу егетне күреп, аңа сокланып карап торды. Үз-үзенә: «Бу чибәр егетне фәкыйрьлектән, хәлвәфрүшлектән коткарырга кирәк», – дип уйлап куйды.

Хәлвәфрүш, Әбүгалисинаның үзенә болай текәлеп карап торганын күргәч, бик оялды, уңайсызланды. «Бу дәрвишнең миндә ни йомышы бар икән?» – дип уйлады. Аңа бераз хәлвә кисеп бирде. Әбүгалисина хәлвәне авызына капты да кире төкереп ташлады.

Моны күргәч, егет аптырап калды. «Бу дәрвиш минем хәлвәмне яратмады, ахры. Бәлки, ул үзе бик оста хәлвә пешерүчедер. Мин аны үземә чакырыйм да аннан хәлвә пешерергә өйрәним», – дип уйлады. Кичкә аны үзенең өенә чакырды.

Кичен Әбүгалисина хәлвәфрүшнең өенә китте. Егет аны бик хуплап каршы алды. Әбүгалисинага сорау бирде:

– Әфәндем, сез хәлвәне нәрсәдән пешерәсез?

Әбүгалисина алай бик тиз генә ачылып китмәде.

Хәлвәфрүш тынычсызлана башлады. Үзе эченнән: «Бу дәрвишнең кулыннан берни дә килмидер, ахры», – дип уйлый һәм ачуы килә башлаган иде.

Әбүгалисина да моны сизеп алды.

– Мин сезгә башка берәр һөнәр өйрәтергә уйлаган идем. Теләгегез хәлвә пешерү булгач, ярар, алайса, бер капчык кибәк китерегез, мин сезгә кибәктән хәлвә пешереп күрсәтим, – диде.

Бу сүзләрне ишеткәч, хәлвәфрүшнең ачуы килде, хәтта, Әбүгалисинаны куып чыгарып, үзе тизрәк эшкә тотынырга уйлады.

Ничек итеп кибәктән хәлвә пешереп булсын инде?!

Шулай да егет сабыр итте, Әбүгалисинаны мыскылламады, аннан көлмәде. Ул Әбүгалисинаның алдына бик күп кибәк китереп өйде.

Әбүгалисина кибәкләр тирәсендә нидер эшләде — кибәкләр барысы да хәлвәгә әверелделәр. Төрле бизәкләр белән бизәлгән, төрле-төрле табакларга тутырылган хәлвә егет алдына килеп тезелде. Моңарчы мондый татлы хәлвәне беркемнең дә күргәне һәм берәүнең дә татып караганы юк иде. Әбүгалисина егеткә:

– Менә сиңа хәлвә, иртәгә базарга чыгар да сат! – диде

Хәлвәфрүш моңа ышанырга да, ышанмаска да белмәде.

Ахырда, Әбүгалисинаның хикмәтле кеше икәнен белеп, аннан үзенең өендә калуын үтенде.

Шул көннән алар бергә яши башладылар.

Хәлвәфрүш һәм патша кызы

Әбүгалисина симия гыйлеме көче белән базар уртасында хәлфәрүш өчен күп бүлмәле зур бер кибет барлыкка китерде. Бу кибет бик зиннәтле булып, өстендә чарлагы да бар иде. Әбүгалисина белән хәлвәфрүш шул чарлакка урнаштылар.

Хәлвәфрүшнең сәүдәсе зураеп китте. Алучылары күбәйде, чөнки аның кибетендәге кебек ләззәтле хәлвә башка беркемдә дә юк иде. Шулай ук бик күп кешеләр аның кибетенең гүзәллеген карарга кереп тә хәлвә алып чыгалар иде.

Ара-тирә хәлвәфрүш хәлвәне урамда күтәреп йөреп тә сата башлады.

Көннәрдән бер көнне ул патша сарае турысыннан үтеп бара иде, аны патша кызы күрде. Бу патша кызы шулкадәр гүзәл, аның йөзе шулкадәр нурлы иде, бу нур белән чагыштырганда, кояш яктысы зур кандил (шәмдәл) янында ялгыз бер шәм кебек кенә булып калыр иде.

Хәлвәфрүш баш өстенә хәлвә күтәреп урамнан үтеп барганда, патша кызы сарай тәрәзәсеннән карап тора, нидер уйлана, моңлана иде. Ул хәлвәфрүшне күрде. Аның матурлыгына хәйран булды. «Шәһзадәләр арасында да мондый сылу егет юктыр», – дип уйлады. Хезмәткәрләренең берсе аша, хәлвә алыр өчен дигән булып, аны сарайга чакырып керттерде.

Хәлвәфрүш сарайга керде. Кыз битен каплаган пәрдәсен күтәрде. Күзләрне камаштырырлык матур йөзен күрсәтеп, хәлвәфрүш янына килде. Хәлвә турында сораштыра башлады. Ә үзе, егетнең матурлыгына исе китеп, аннан күзен алмыйча карап торды.

Сарайда әдәпсезлек булмасын өчен, хәлвәфрүш башын түбән иеп, аска карап кына тора иде. Кыз бик җентекләп сораштыра башлагач, аз гына башын күтәреп, күз кырые белән генә кызга карап алды. Аның бөтен тәне кинәт эсселе-суыклы булып китте. Маңгаеннан ясмык-ясмык тирләр чыкты. «Бу кыз җир йөзендә булган вакытта, кичләрен тулган айның, көндезен якты кояшның кирәге юк икән», – дип уйлады.

Әйе, матурлык бакчасының алмасы пешеп җиткән, гүзәллек бакчасының гөлләре чәчәк атканнар иде инде. Хәлвәфрүш ни эшләргә белмәде. Аның иреннәре дерелди, куллары калтырый башлады. Ул хәлвә сатып, шуның бәрабәренә үзенә гыйшык уты алып китте.

Хәлвәфрүш, бөтен түземен югалтып, ни эшләгәнен белмичә, кибетенә кайтты. Аның төсе киткән, агарган иде.

Әбүгалисина моны сизде. Ул хәлвәфрүшкә:

– Ни булды, миннән яшермә, ачык сөйлә, – диде.

Хәлвәфрүш, аның аягына егылып, башыннан үткәннәрне сөйләде. Патша кызына гашыйк булуын яшермәде.

Әбүгалисина аны аталарча үгетләде: «Патшаларга эшең төшмәсен, күп газаплар чигәрсең, күп мәшәкатьләр күрерсең, зур бәлаларга дучар булырсың, теләгеңә ирешә алмассың, юк-бар уйларны башыңнан себереп ташла…» – диде.

Ләкин егет һич тә тынычлана, гүзәл кызны башыннан чыгара алмады.

Патша кызы да шулай ук егеткә гашыйк булган иде. Хәлвәфрүш чыгып киткәч, ул, үзенең кешеләрен җибәреп, егетне бик озак эзләтеп карады, ләкин аны беркайдан да таба алмадылар. Шуннан соң ул: «Әллә хәлвәфрүш пәри егете булдымы икән?» – дип уйлады.

Хәлвәфрүш бик үтенеп сорагач, Әбүгалисина аның үтенечен кире кагарга батырчылык итмәде. Бик озак нидер уйлап утырды, нәрсәдер эшләгән кебек итте. Шул арада күк күкрәгәндәй , җир тетрәгәндәй булды, бүлмәнең эче салкынаеп китте. Кинәт ишек ачылды. Ишектә гүзәлләрнең гүзәле — патша кызы күренде. Әбүгалисина аны бирегә гыйлем көче белән китергән иде.

Бүлмәгә керү белән, кыз берникадәр вакыт һушын җуеп торды. Күзен ачуга, хәлвәфрүшне күрде, аны таныды һәм бик аптырап калды. Шуннан соң кыз:

– И егетләрнең асылы, яшь йөрәкләрдә ут кабызучы матурларның матуры! Сез, минем сараема кереп, хәлвә саткан хәлвәфрүш түгелме? – дип сорау бирде.

– Дөрес, – диде хәлвәфрүш, – мин нәкъ шул кеше. Ни боерасыз? Сезнең колыгыз булырга әзер торам.

Әбүгалисина, ике яшь күңел бер-берсе белән аңлашсыннар, миннән тартынмасыннар дип, икенче бүлмәгә чыгып китте.

Кыз, егеткә карап:

– Бу ни хәл? Сез пәри яки җенме, әллә хикмәт гыйлеме белүче акыл иясе кешеме? Мин бирегә ничек килдем? – дип сорау бирде.

– И күңелләргә рәхәт бирүче назлы былбылым, – диде егет, – сез минем бәгырем парәсе, күңелем ярасы! Шиккә төшмәгез, мин дә сезнең кебек үк бер кеше. Мин бозык кеше түгел. Сезгә зарар итәргә исәбем юк. Сезнең гаҗәп матурлыгыгызны күрдем, гашыйк булдым. Тагын бер мәртәбә күреп, сезнең нәфис тавышыгызны ишетеп, күңелемне юатырга теләдем. Борчуым өчен мине гафу итегез, ләкин бирегә ничек килүегез турында, зинһар дип әйтәм, сорамагыз…

Кыз берни дә әйтә алмады. Ул үзе дә, хәлвәфрүшне күргәннән бирле, төн йокыларын җуйган иде. Сызылып таң атканда да, ялтырап кояш чыкканда да, моңаеп кояш батканда да, хәлвә күтәреп сарайга кергән шул егет аның күз алдына килә. Күзен йомса, йокыга талса, аны төшендә күрә иде…

Шуңа күрә мәшәкатьсез ирешелгән бу күрешү аны да бик шатландырды. Ул үзенең йөрәгендә булган кайнар мәхәббәтне егеттән яшереп кала алмады һәм егеткә карап җырлап җибәрде:

Йөрәгемне минем әсир иттең,
Тынычлыгым алып киттең син.
Тәрәзәдән карап көннәр буе,
Таңнан төнгә кадәр көттем мин.

Күргән көннән бирле сине, егет,
Күз алдымнан минем китмисең.
Күрендең дә күзгә, югалдың син,
Өзелеп көтәм — килеп җитмисең!..

Аһ!
Белсәң иде, егет, йөрәгемнең
Сызлануын, ничек янганын;
Күрсә идең әгәр күзләремнән
Канлы яшьләр ничек тамганын…
Юк! Син аны аңлый алмассың…

Бу сүзләр егеткә бик нык тәэсир итте. Моңарчы ул патша кызының күңелен белми, аның бер хәлвәфрүшне сөя алуын күз алдына да китерә алмый иде. Егет, кызга карап, түбәндәге җырны җырлады:

Җитәр, җитәр, аппагым!
Йөрәгеңне аңладым.
Сарай ишеге сакчылы,
Шуңа кабат бармадым.

Бераз вакыт алар, бер-берсенең күзләренә карашып, сүзсез калдылар. Аннары егет моңлы бер көйгә җырлавын дәвам итте:

Сызылып кына алсу таңнар ата,
Кояш балкый, җирне яктырта.
Сине уйлап, озын көннәр үтә,
Кара пәрдә каплый, төн җитә.
Көнем дә бер, кара төнем дә бер,
Сине уйлап, көн-төн янамын.
Бу көннәрдә күпме михнәт чиктем,
Тик аңлатып бирә алмамын!..
Сүзләр җитми:
Тик аңлатып бирә алмамын…

Алар, төн буе шулай сөйләшеп, җырлар алмашып, бер-берсенә булган саф мәхәббәт һәм дуслыкларын уртаклашып, бөтен кайгы һәм борчуларын оныттылар. Төннең үткәнен сизми дә калдылар!..

Сызылып таң беленде. Караңгылык пәрдәсе күтәрелеп, яктыра башлады. Шул вакытта Әбүгалисина, кереп, аерылырга вакыт җиткәнен белдерде. Озак та үтмәде, патша кызы үзенең сараенда булды.

Кыз, сарайга кайткач, күзен ачып җибәрә һәм байтак вакыт аптырап тора. Ул бу төндә булып үткәннәргә ничек карарга да белми, «Өнемме бу, әллә төшемме?» – дип аптырап тора. Күп уйлый торгач, төш түгеллегенә ышана. «Бу эшләрнең ахыры ничек булыр?» – дип борчыла башлый. Үзенең зур бер патша кызы булуын, халык арасында яманаты чыкса, начар булачагын күз алдына китерә. Шул ук вакытта ул хәлвәфрүшне яратуына, аның белән күрешүенә чын күңелдән шатлана иде.

Кыз, шулай төрлесен уйлап, ике ут арасында калып, бер карарга да килә алмыйча, озак баш ватты. Ахырда, атам башка кешеләрдән ишеткәнче, үзем белдерим, дип, кулына каурый каләм алды, карага манды, байтак икеләнеп торганнан соң, кулы калтырана-калтырана, бу төндә булып үткәннәр турында озын хат язды. Бер хезмәтче аша хатны атасына җибәрде.

Патша, хатны укыгач, ачуыннан дөрләп янган утка керердәй булды. Үзенең вәзирләрен, галимнәрен, хакимнәрен һәм баһадирларын җыйды. Бергәләп, кызның хатын укыдылар. Барысы да бик аптырап калды. Кайсылары: «Бу җен эшедер», икенчеләре: «Сихер эшедер», – диделәр.

Күп киңәшә торгач, шундый карарга килделәр: барлык җарияләр, төн буе йокламыйча, кызның бүлмәсен бик нык сакларга, бүлмә ишеге төбенә кораллы сакчылар куярга, бөтен сарайны гаскәр белән урап алырга кирәк, диделәр.

Кич булды, караңгы төшә башлады. Сакчылар куелды. Сарай тирәсендә чебен очарга да мөмкинлек калмады. Җарияләр, күзләрен йоммыйча, патша кызыннан күзләрен алмыйча, керфек какмыйча, аны саклап тора башладылар.

Төн караңгыланганнан-караңгылана бара. Сарай тып-тын. Һәркем үзен бик киеренке сизә. Алда булуы мөмкин булган хәлне көтә. Һәрберсе, бу эштә берәр батырлык күрсәтеп, патша алдында макталуга лаек булу белән хыяллана иде.

Менә йолдызлар калыкты. Хәлвәфрүш Әбүгалисина янына килеп ялынды-ялварды, бүген дә кызны үзе янына китерүне үтенде. Әбүгалисина аны чын күңелдән кызганды. Аның теләген үтәүдән баш тарта алмады, үзенең белгәннәрен эшкә кушты.

Кыз үзенең сарайдагы бүлмәсендә урыныннан торды. Җарияләр аңа ташландылар, ыгы-зыгы купты. Барысы да, «Кая барасың?» да «Кая барасың?» дип, аңа килеп ябыштылар. Кыз алар кулыннан ычкынды да юк булды. Җарияләр дә, ишек төбендәге сакчылар да, сарай әйләнәсендәге гаскәрләр дә аны тотып кала алмадылар. Бөтен сарай эче тавыш, кычкырыш, аһ-ваһ белән тулды.

Төрле якка таралып, ары йөгереп, бире йөгереп, таңга кадәр кызны эзләделәр, ләкин таба алмадылар. Ул төнне дә кыз хәлвәфрүш бүлмәсендә үткәрде. Таң атып, көн яктыра башлаганда, ул тагын үзенең бүлмәсендә иде.

Бу эшкә патшаның бик ачуы килде. Тагын, үзенең кешеләрен җыеп, киңәшмә уздырды.

Күп уйлый торгач, шундый карарга килделәр: «Кызның урыны янына бер савыт белән изелгән куярга, әгәр тагын да шундый хәл була калса, кызның кулын зәгъфранга буяп җибәрергә кирәк», – диделәр.

«Кыз көн саен кич бара торган йортның ишегеннән кергәндә, аның тоткасын тотар, тотканда, зәгъфранга буялган бармак эзләре калыр. Шул эзләр буенча ул йортны табу җиңел булыр», – диделәр.

Билгеле вакыт җитеп, кыз урыныннан кузгала башлагач, аның кулын зәгъфранлы савытка тыгып алдылар. Чыннан да, ул, хәлвәфрүшнең ишегеннән кергәндә тотканы тотып, биш бармак эзе калдырды.

Ләкин Әбүгалисина үзенең гыйлеме аркасында бу хәлне белгән иде. Бер минут та кичекмәстән, шәһәрдәге барлык йортларның, бүлмәләрнең һәм кибетләрнең ишек тоткаларына шундый ук биш бармак эзе төшерде.

Алтын канатлы кошы күк йөзендә очып, йолдыз-бодайларны чүпләп бетергәч, ягъни таң атып, йолдызлар күренми башлагач, кыз яңадан үзенең сараена кайтты.

Патша чакырып алды да:

– Хәзер үк шәһәрдәге барлык йортларның ишек бауларын тикшерегез, – диде. – Кемнең ишек бавында зәгъфранга буялган бармак эзләре күренә, шул йортның хуҗасын, һич кичектермичә, каршыма тотып китерерсез. Мин аңа җәзасын бирермен! – диде.

Субашы, үзе белән берничә кеше алды да: «Мин ул җинаятьчене тотып кайтырмын, патшабызның мактавына лаек булырмын», – дип уйлап, тәмле хыялларга чумып, сарайдан чыгып китте.

Ләкин, сарайдан чыгу белән, ул аптырап калды: патша сараеның ишек тоткасы да зәгъфранга буялган иде.

«Кыз, сарайдан киткәндә, ишек тоткасын тоткандыр, бу шуның эзедер» дигән уйга килде ул һәм башка йортларны тикшерергә кереште. Ләкин кайсы гына йортка барып кермәсен, барысының да ишек тоткасында бер үк төрле эзләр ярылып ятуын күрде. Кемне тотып алып кайтырга белмичә, аптырап, сарайга кайтты. Күргәннәрен патшага сөйләп бирде.

Моны ишеткәч, патшаның чиксез ачуы чыкты. Ул, ни эшләргә белмичә, сакалын йолкып бетерде. Шуннан соң кырык көн буена шәһәрдәге барлык өйләрне тикшереп торырга боерык бирде.

Патшаның боерыгын үтәделәр, ләкин бу да бертөрле нәтиҗә бирмәде: кыз, һәр көн югалып, иртә белән генә өенә кайтты.

Аптырап-йөдәп беткәч, патшага әйттеләр:

– Багдад патшасының Әбелхарис исемле зур галим һәм тирән акыл иясе бер вәзире бар. Бу бәладән бары ул гына коткарса коткара алыр. Багдад патшасына хат язып, илчеләр җибәрергә кирәк, – диделәр.

Патшага бу киңәш бик ошады. Шатланып, Әбелхарисны чакырып китермәкче булды. Күп бүләкләр белән илчеләр җибәрде.

Әбелхарисның Багдад патшасында хезмәте

Әбелхарис, Әбүгалисинадан аерылгач, Багдад шәһәренә килеп чыкты. Берничә көн урамнарны тамаша кылып йөргәннән соң, тормышын җайга салып җибәрергә уйлады. Урманга барып, озынлыгы һәм юанлыгы бердәй кырык агач кисеп алып кайтты. Аларның һәрберсенә карап: «Сез барыгыз да кешеләр булыгыз!» – диде. Шул сүзләрне әйтеп бетерүгә, бер мизгел эчендә зифа буйлы кырык егет барлыкка килде. Алар барысы да бер үк төсле егетләр иде. Аякларына басып, кул кушырып, Әбелхарисның фәрманнарын көтеп торалар.

Әбелхарис үзенең бу егетләренә җиде көн эчендә кырык бүлмәле бер мунча салырга кушты. Егетләр хуҗаларының боерыгын берсүзсез үтәделәр. Шәһәрнең күренекле урынына моңарчы күрелмәгән мунча салынды. Мунчаның кырык бүлмәсе бар. Ул бүлмәләрнең һәрберсенә берәр хезмәткәр, кырыгар арка юучы һәм чишенә торган урыннарга да хезмәткәрләр куелган.

Кырык егет барысы да бик яхшы хезмәт иттеләр, ләкин берсе дә бер авыз сүз сөйләшмиләр иде.

Бу мунча бик тиз арада бөтен Багдад шәһәренә билгеле булды. Моның турындагы хәбәр патшага да барып ишетелде. Патша башта ышанмады, үзе барып карагач, бу хикмәтле кеше булырга тиеш, дип, Әбелхарисны үзенең сараена чакыртты.

Әбелхарис, патша сараена килеп, үзенең төрле хикмәтләрен күрсәткәч, патша аның гыйлемен күреп аптырап калды. Үзенең бер үтенече барлыгын әйтте. Әгәр дә шул үтенечне башкара алса, иң якын кешеләреннән булачагын белдерде.

Багдад патшасы бер яшь егет иде. Ул, кешеләрдән ишетеп, Саба патшасының кызына гашыйк булды. Бу кыз шулкадәр матур, дөньяда һич тә аңа тиңнәр юк дип сөйлиләр иде.

Патша кызны атасыннан берничә мәртәбәләр сорап карады, атасы риза булмады. Гаскәр белән барып карады, җиңелеп кайтты. Ул Әбелхариска шушы турыда үтенеч белдерде:

– Аһ, әгәр мөмкин булып, кызны минем яныма китерә алсагыз, сезнең бу бөек хезмәтегезне һич тә онытмас идем! – дип, патша күз яше белән елап җибәрде.

Әбелхарис, патшаның кызны чын күңелдән сөюен аңлап, аңа ярдәм итәргә карар бирде: үзе белән ияртеп бер егет алып килгән иде, шуның колагына нидер әйтте. Егет шул ук минутта баш иеп чыгып китте. Әбелхарис урынына кире барып утырганчы, хезмәтен үтәп, егет кайтып та җитте. Аның артыннан барлык кешеләрне үзенең матурлыгы белән истән яздырырлык бер гүзәл кыз да керде. Бу Саба патшасының кызы иде.

Патша күз кырые белән генә кызга карап алды. Үзенең каршында искиткеч матур кызны күреп, бик гаҗәпкә калды: бу кызның нурлы йөзен ай һәм кояш күрсә, алар да оялырлар, аның матурлыгын күргән кешеләр бөтен дөньяларын онытырлар иде.

Патша, Әбелхариска карап:

– И акыл иясе! Минем зиһенем таралды, зинһар өчен, миңа аңлатыгыз: бу ничек булды? – дип сорады.

Моңа каршы Әбелхарис:

– И падишаһым, сез бу турыда кыздан сорагыз! – дип җавап бирде.

Патша үтенгәч, кыз сөйләп бирде:

– И дөньядагы барлык патшаларның патшасы! Мин — Саба патшасының кызы. Йокы бүлмәмдә җарияләрем белән йокларга риза булмыйча, бүлмә эчендә бүлмә ясаттым. Монда һичкем дә үтеп керә алырлык түгел иде. Мин бүген йокларга әзерләнгәндә, белмим, ничектер, күз алдымда шушы егет пәйда булды. Башмакларымны алдыма китереп куйды. Чыгарга ишарә кылды. Мин аптырап, исем китеп торганда, аякларым ирексездән алга таба атлый башладылар. Үземне бау белән алга өстерәгән кебек хис иттем. Бер минут вакыт узмады, менә монда килеп җиттем, – дип, кыз сүзен бетерде.

Патша, бу сүзләрне ишеткәч, бик гаҗәпләнде. Әбелхариска мең-мең рәхмәтләр белдерде. Вәзирләрен җыеп, бу хәлне аларга да сөйләде.

Иң яхшы сарайлардан берсен бик әйбәтләп әзерләделәр дә кызны, олылыклап, кадерләп, шул сарайга урнаштырдылар. Аның хезмәтенә иң яхшы җарияләр билгеләнде. Аннан соң бик зур бүләкләр белән Саба патшасына, кызны сорап, илчеләр җибәрелде.

Бу вакыйганы ишеткәннән соң, Саба патшасы, каршы торып файда чыкмаслыгын аңлаганга, кызын бирергә риза булды. Озакламый дөньяда охшашы булмаган туй ясалды.

Багдад патшасы Саба патшасының кызы белән кавышты.

Бу шатлыклы кавышуга төп сәбәпче Әбелхарис булганлыктан, патша аны үзенең иң ышанычлы өлкән вәзире ясады: Әбелхарис патшаның иң якын киңәшчесенә әйләнде.

Әбелхарисның Мисырга килүе һәм Әбүгалисинага каршы көрәше

Багдад патшасы, Мисыр патшасыннан Әбелхарисны җибәрүен үтенеп язган хат алгач, бу турыда Әбелхарисның үзе белән киңәшергә уйлады. Аны чакырып китереп, Мисыр патшасының үтенечен сөйләде, үзенең дустын бу бәладән коткаруда ярдәм итүен сорады.

Моңа каршы Әбелхарис:

– Әгәр фәрманыгыз булса, баш өсте, мин анда бармыйм, Мисыр патшасын бу бәладән коткарыйм, – дип ризалык белдерде.

Юл әзерлекләрен күрделәр. Әбелхарис килгән илчеләр белән бергә үк Мисырга китәргә булды. Алар юлга чыктылар. Әбелхарис Мисыр патшасын зарыктырырга теләмәде: симия гыйлеме көче белән шул көнне үк Мисырга барып та җиттеләр.

Мисыр патшасы Әбелхарисны зур хөрмәт белән каршы алды. Өч көн буена бик яхшылап кунак итте. Дүртенче көндә аңа сарайда булып торган хәлләр турында сөйләп, ярдәм итүен үтенде.

Әбелхарис Мисыр патшасына чын күңелдән ярдәм итәргә теләвен белдерде һәм эшенә кереште. алып, хикмәт капчыгын чишеп, айны — айга, туфракны туфракка орып, тирән уйга чумды. Көнбатыштан көнчыгышка, күк өстеннән җир астына күчеп, әлеге хәлвәфрүш йортын эзләргә кереште.

Әбүгалисина Багдадтан патшаның Әбелхарисны китертүен белгән була. Шуңа күрә ул үзенең яши торган йортын Әбелхарис эзләп тапмаслык итеп яшерә. Әбүгалисина белән егет яши торган йорт ерак диңгез уртасындагы утлы утрауда булып күренә. Әбелхарис кат-кат тикшереп караса да, патша кызы бара торган юл, ерак диңгезләр аша үтеп, һәрьяктан ут белән чорналган утрауга барып тоташа. Бу утрауның уртасында искиткеч зиннәтле сарай бар. Кыз әнә шул сарайга бара торгандыр…

Ләкин Әбелхарис, ничаклы гына тырышса да, бу утрауның кайда, нинди диңгездә икәнлеген белә алмады. Шуннан соң ул патшадан кызны күреп сөйләшергә рөхсәт сорады. Патша рөхсәт иткәч, кыздан барысын да җентекләп сорашты.

Әбелхарис симия гыйлеме белән ерткыч карчыга барлыкка китерде. Аның күзләре йодрык кебек кабарып торалар, ә тырнаклары энә кебек үткеннәр иде. Әбелхарис карчыганы кызга бирде.

– Менә бу карчыганы ал. Егет өенә кергәч, аны җибәрерсең, ул, сине җәфа чиктерүче кешенең йөрәген чукып, аны һәлак итәр, – диде. Тагын ул йортта ятрак ризык булса, шуның берәр кисәген алып кайтырга кушты. Шул юллар белән үзенең теләкләренә ирешмәкче булды.

Кыз, үзе генә калгач, кан яшьләр агызып елады. Ул, бер яктан, хәлвәфрүшне ярата, аңа начарлык теләми, ә икенче яктан, никадәр яратса да, аңарга кәләш булуны үзенә түбәнлек саный иде…

Озак елаганнан соң, ул йөрәгенең иң төбеннән чыккан бер моң белән түбәндәге җырны җырлады:

Кулга тотып үлем карчыгасын,
Барып аны һәлак итимме?
Карчыганы очырып буш һавага,
Хак язганын әллә көтимме?

Нинди каргыш төште, нигә генә
Ул егетне күрдем, сөйдем мин?
Яки нигә аңа тиң булмаган
Патша кызы булып тудым мин?..

Ул бераз тынып торды. Аннары, авыр сулап:

Үпкәләмә миңа, асыл егет,
Үтимен мин атам теләген.
Синең каның тамсын, шул вакытта
Туктап калсын минем йөрәгем… –

дип җырлады да үзенең урынына ауды.

Ләкин Әбүгалисина бу хәлне дә сизеп алган иде. Ул егеткә:

– Бүген синең яныңа килгәндә, кызның куенында карчыга булыр, кыз бүлмәңә килеп керү белән, менә шушы яулыкны карчыганың башына капла, юкса һәлак булырсың, – дип, симия гыйлеме белән ясалган яулык бирде.

Кыз килер вакыт җиткәч, Әбүгалисина хәлвәфрүшнең бүлмәсен Һиндстан тирәсендәге Мосакия утравындагы бер шәһәрнең йортларындагы бүлмәләргә охшатып бизәде һәм шундагыча итеп аш мәҗлесе әзерләде. Табынга шул утрау тирәсендәге суларда гына була торган фил балыгы итен куйды.

Кыз бүлмәгә килеп керде. Карчыганы җибәрмәкче булды. Хәлвәфрүш тиз генә карчыганың өстенә яулыкны ябып өлгерде, карчыга һәлак булды.

Хәлвәфрүш, кызга үпкәләп, бер җыр җырлады:

Белми идем хәсрәт ни икәнен,
Йөрәгемә зәһәр ут салдың.
Җаным сиңа шулай кадерсезме?
Алай булгач, чакырып ник алдың?

Ул үзенең үпкә сүзләрен сөйләүдә дәвам итте:

– И гүзәлләр солтаны! Мин урамда хәлвә ссатып йөргәндә, сез мине сарайга чакырып алмаган булсагыз, мин сезнең нурлы йөзегезне күрмәгән булсам, боларның берсе дә булмас иде. Бу эшләрдә башлап сез үзегез гаепле, ә хәзер гөнаһсызга мине һәлак итмәкче буласыз, – диде.

Аңа каршы кыз:

– Һай, гүзәл егет! Сез пәриме, җенме, әллә кешеме? Халык арасында безне ни өчен болай рисвай кыласыз, безне җәфа чиктерәсез, әгәр теләгегез безнең белән кушылу булса, атамнан сорагыз, бәлки, никахлап бирер, – дип җавап кайтарды.

– И назлы иркәм! – диде хәлвәфрүш. – Мин җен дә, пәри дә түгел, чын кеше. Сезнең шикелле үк кеше. Сез минем күңелемне үзегезгә шулкадәр бәйләдегез, сезне күрмичә минем һич тәкатем юк. Атагыздан сорасам да, ул сезне миңа бирмәячәк, чөнки сез — зур патшаның иркә кызы, ә мин — ярлы хәлвәфрүш. Шуңа күрә, сезне күрү өчен, гыйлем көченнән файдаланам…

Алар озак сөйләштеләр, бер-берсенә төрле үпкә сүзләр әйтештеләр. Ахырда, барысын да онытып, озак сөештеләр. Шуннан соң егет, кызны табынга утыртып, әзерләнгән ризыкларны ашавын үтенде.

Кыз төрле-төрле ризыкларны мактый-мактый ашады. Шул вакытта Әбелхарисның сүзе исенә төште. Аның куллары калтырый башлады. Шулай да ул бер кисәк фил балыгы итен, алып, кулъяулыгына төреп, кесәсенә тыкты.

Патша кызы фил балыгы итен алып кайтып Әбелхариска бирде. Моны күргәч, Әбелхарис нишләргә белмәде һәм, бик шатланып:

– Рәмел тактасы бик дөрес күрсәткән. Бу балык Һиндстан диңгезендә генә була. Димәк, утлы утрау да шунда булырга тиеш. Хәзер без җинаятьченең эзенә бик тиз төшәрбез, – диде.

Бу сүзләрдән патша да бик шатланды. Әбелхарисның акылына хәйран калды, Һиндстан патшасына ашыгыч рәвештә хат язып, аннан ярдәм сорап, илчеләр җибәрде.

Җилкәнле кораб өчен җил уңае туры килеп, илчеләр бик тиз барып җиттеләр, Һиндстан патшасына хатны һәм бүләкләрне тапшырдылар. Патша хатны укып карады. Анда: «Һиндстан диңгезендәге утлы бер утрауда яшәүчеләр тарафыннан безнең кызыбызга карата зур хөрмәтсезлекләр күрсәтелә», – дип язылган иде.

Һиндстан патшасы хатны укыды да бот чабып көлде. Әбелхарис турында:

– Ахмак, надан икән ул. Һиндстан диңгезендә шундый утрау барлыгын, ул утрауда ут барлыгын белгән, ә ут эчендә кешеләр яшәргә мөмкин түгел икәненә башы җитмәгән, ул утрауга якын бару да мөмкин түгел бит, – диде.

Һиндстан патшасы Мисыр патшасына болай дип хат язды: «Без ул утрау тирәсенә барырга батырчылык итә алмыйбыз. Әгәр ут эченә кереп йөрергә көченнән килсә, шул ахмак хәкимегезнең үзен монда җибәрегез. Ул башлап керсә, без аның артыннан барырбыз».

Илчеләр хатны алып кайтып патшага бирделәр. Хатны укыгач, патша Әбелхарисны бик каты әрләде:

– Син ахмак кеше икәнсең. Синдә гыйлем дә, хикмәт тә юк икән! Мине, зур расходлар тотып, Һиндстанга илчеләр җибәрергә мәҗбүр иттең. Хурлыкка төшердең, – диде.

Бу — Әбелхариска бик авыр тоелды. Ни эшләргә, ни әйтергә белми аптырап калды. Җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй булып оялды.

Әбүгалисина беркөнне мунчага барды. Ләкин юынып чыкканнан соң гына, мунча хуҗасына түләргә акчасы юклыгын белде. Акча китергәнче яулыгын калдырып торырга уйласа да, мунча хуҗасы риза булмады: ул бик начар, ахмак, комсыз кеше иде. Әбүгалисинаны әшәке сүзләр белән хурлады.

Читтән тыңлап торучылардан берсе:

– Һай, мунчачы әфәнде! Ике тиен акча өчен дәрвиш кешене шулкадәр мәсхәрәлисең. Мә, аның өчен үзем бирим, – дип, ике тиен акча чыгарып бирде.

Әбүгалисина акча бирүчегә зур рәхмәтләр әйтте, ләкин мунча хуҗасыннан үч алырга теләде. Ул, мунчага кереп, мунча миче янында нидер эшләде. Шул минуттан мунчада ут бетеп, җылылык сүрелә башлады. Озак та үтми, мунча эчендә көчле салкын башланды. Сулар катты, стеналар ап-ак кар белән капланды. Кешеләр дер-дер калтырыйлар, тиз генә киенеп, җылыныр өчен, тышка чыгарга ашыгалар. Кешеләрнең чәчләре бозланып ката, аяклары идәнгә ябыша да куптарып ала алмыйча җәфаланалар иде.

Мунчачы, аптырап, мунчага үзе кереп карады, анда кар белән боздан башка нәрсә күрмәде. Аз гына вакыт эчендә өшеп үлә язды. Тизрәк тышка чыгып йөгерде. Шуннан соң гына үзенең зур ялгыш эшләгәнен сизеп алды. Дәрвишне эзләп караса да таба алмады.

Хәбәр патшага да барып җитте. Әбелхарис патшага:

– Хөрмәтле падишаһым! Мунча вакыйгасының безгә күп нәрсәләрне ачуы мөмкин. Мин хәзер эшнең төбен аңладым: бу шәһәрдә симия гыйлемен бик яхшы белүче бер кеше булырга тиеш. Мунчачыны чакырып алыйк та аның ярдәме белән ул кешене эзләп табарбыз, – диде.

Һиндстан вакыйгасыннан соң патшаның Әбелхариска ышанычы бетә язган иде. Шулай да вәзирләре Әбелхарисны яклагач, патша мунчачыны чакыртырга риза булды.

Мунчачыны чакырып китерделәр.

– Әгәр ул дәрвишне күрсәң таныр идеңме? – дип сорадылар.

– Әлбәттә, танырмын, – диде ул. Аны шәһәрдән дәрвишне эзләргә чыгарып җибәрделәр.

Әбүгалисина үзен эзләүләрен белде. Чөнки аның кеше күзенә күренми йөри торган егетләре бар, һәрвакыт алар килеп хәбәр итеп торалар иде. Ул үзе дә яшеренә, ихфа гыйлеме ярдәме белән күзгә күренмичә йөри алыр иде, ләкин юри алай эшләмәде. Киресенчә, һәркем күрерлек бер җирдә утырып торырга булды. Эзләүчеләр аны күрделәр. Мунчачы:

– Менә ул дәрвиш шушы кеше! – диде.

Тиз генә барып, субашына хәбәр бирделәр. Субашы, килеп җитеп, Әбүгалисинаның якасына ябышты:

– Син кайда качып йөрисең? Сине сарайга чакыралар, әйдә, киттек! – дип өстерәргә тотынды.

Аңа каршы Әбүгалисина:

– Мин бер фәкыйрь кешемен. Сарайда һич эшем юк, – дисә дә, ай-ваена карамый, өстерәп алып киттеләр.

Шул арада Әбүгалисина кыяфәтен үзгәртте: үзе дә субашы кыяфәтенә керде. Әбүгалисина да, субашының якасына ябышып:

– Кайда качып йөрисең, әйдә, сине сарайга чакыралар, – дип өстери башлады.

Җыелган кешеләр боларны күреп, «кара, ике субашы сугыша» дип, кызыксынып карап тордылар.

Шулай якалашып, алар патша сараена барып керделәр. Чын субашы, күз яше белән елап:

– И падишаһым! Тотып китерергә кушкан кешегез, валлаһи, шушы. Ул сихерче икән, мин аны барып тоткач, үзе дә субашына әверелде. Аны җәзалагыз, – диде.

Субашы кыяфәтендәге Әбүгалисина да, елаган булып, шуны ук кабатлады. Боларның кайсы чын субашы икәнен, кайсына җәза бирергә кирәклеген белми аптырап калдылар.

Бу вакыт шәһәрнең казые да сарайда иде.

– Боларны ни эшләтергә? – дип, аңа сорау бирделәр.

Ул:

– Ай-вайларына карамыйча, икесен дә дарга асарга кирәк. Бер субашы үлгәннән әллә ни булмас! – диде.

Аларны асарга карар кылдылар. Бу хәбәр бөтен шәһәргә таралды. Хәлвәфрүш тә бик тирән кайгыга төште.

Ләкин Әбүгалисинага бу юлы да үзенең гыйлеме ярдәм итте: ул үзен асарга әзерләнгән баш җәлладны субашы кыяфәтенә кертте, үзен баш җәлладка әйләндерде. Ярдәмче җәлладларга кушып, субашы белән баш җәлладны астырды. Патша янына барып:

– Падишаһым, солтаным! Әмерегез җиренә җиткерелде, – диде. Шуннан соң үзе юк булды.

Бераздан асылган кешеләрнең субашы белән баш җәллад икәнен белделәр. Шәһәр халкы бу ике явызның үлүенә бик шатланды. Бары тик патша гына бик борчылды. Ул казыйны чакырып алды да:

– Бу эшкә син сәбәпче. Синең киңәшең белән иң ышанычлы ике арка таянычымнан аерылдым, – дип, бик каты ачуланды.

Ләкин Әбүгалисина казыйны болай гына калдырырга теләмәде. Халыкка күп җәберләр китергән бу не барлык кешеләр арасында адәм мәсхәрәсе ясап, патшаның үзе тарафыннан аңа җәза бирдертте.

Комсызлык бәласе

Хәлвәфрүш һәр көн кич кызның үз янына килүе белән генә канәгатьләнмәде, көндезләрен үзе дә аның сараена барып йөрергә теләде. Әбүгалисинага ялынып, ихфа гыйлемен өйрәтүен үтенде.

Әбүгалисина башта:

– Син ихфа гыйлемен теләсә нинди тиешсез урында файдаланып һәлак булырсың, – дип, бу гыйлемне өйрәтергә теләмәде. Ләкин егет бик нык вәгъдәләр биргәч, аны, күзләренә ихфа сермәсе сөртеп, кеше күзенә күренми йөрергә өйрәтте.

Көннәрдән бер көнне хәлвәфрүш, күзенә ихфа сөрмәсе сөртеп, сарайга китте. Юлда барганда, аңа кешеләр килеп бәрелделәр. Кемгә бәрелгәннәрен белмәделәр, куркышып, йөгерә-йөгерә китеп бардылар.

Егет сарайга барып керде, аны беркем дә күрмәде. Кыз бүлмәсенә үтте. Бу вакытта кыз үзенең җарияләре белән сөйләшеп утыра иде. Хәлвәфрүш бүлмәдәге зиннәтләргә, җиһазларга, барыннан да бигрәк кызның нурлы йөзенә сокланып карап торды.

Менә аш-су әзерләделәр, өстәлгә төрле-төрле ризыклар китерделәр. Ашарга утырдылар. Хәлвәфрүшнең дә ашыйсы бик килгән иде, табынга барып утырып ашый башлады.

Табында ашамлыклар үзләреннән-үзләре күтәреләләр дә югалалар. Моны күреп, җарияләр дә, патша кызы да гаҗәпкә калдылар. Ашаудан туктап, бер-берсенә караштылар.

Җарияләр чыгып киткәч, хәлвәфрүш, патша кызы янына килеп, аның муенына сарылды. Кыз, күренмәгән гәүдәнең муенына сарылуын сизеп, бик курыкты, ачы тавыш белән кычкырып җибәрде.

Хәлвәфрүш:

– Тавышланма, бәгърем, бу — мин! Кичкә кадәр түзәргә сабырым калмады, шулай яшеренеп, синең яныңа килдем, гафу ит! – диде. Кыз агарынды, күгәренде, төсе китте. Курыкты. Хәлвәфрүшне җен егете дип шикләнүе тагын да көчәйде. «Моның соңы ни белән бетәр?» – дип, бик борчылды.

Егет, кичкә кадәр сарайда торып, кызны юатырга тырышты. Үзенең һәр көн кич күренә торган егет икәненә кызны ышандырырга теләде. Кичен, саубуллашып, сарайдан китеп барды.

Егет киткәч, кыз бу вакыйганы үзенең сөйләде. Ул моны патшага ирештерде. Патша, нишләргә белмичә, кара кайгыга төште, шашып калды. Бу турыда тагын Әбелхарис белән киңәште. Әбелхарис аңа:

– Бу җен эше түгел. Бу егет ихфа гыйлемен белүче кеше булырга тиеш. Ләкин аны кулга төшерергә була, – диде һәм ничек эш итәргә кирәклеген өйрәтте.

Икенче көнне хәлвәфрүш тагын сарайга килде. Патша кызының бүлмәсенә кереп, үзенең килгәнлеген белдерде. Кыз аны ачык йөз белән каршы алды, бер йомыш тапкан булып чыгып китте. Егет бүлмәдә берүзе генә калды.

Кыз чыккач, ишекне тыштан бикләп алдылар. Әбелхариска хәбәр иттеләр. Аның күрсәтмәсе буенча, бүлмә эченә төтен җибәрә башладылар. Хәлвәфрүш, үзенең тозакка эләгүен сизеп, бик борчылды.

Бүлмәгә төтен тулганнан-тула барды. Егетнең күзенә төтен кереп, яше ага башлады. Яшь белән сөрмә дә юыла барды.

Хәлвәфрүш стенадагы көзгегә барып карагач аптырап калды: аның бер күзендәге сөрмә юылып беткән дә, ярты гәүдәсе күренә башлаган.

Ишек буендагы кечкенә тәрәзәдән күзәтеп торучылар да, бүлмәдә ярты башлы ярты гәүдәнең йөргәнен күреп, бик куркыштылар.

Әбелхарис аларга:

– Сез аннан курыкмагыз, тиздән аның бөтен гәүдәсен дә күрә башларбыз, – диде, тагын да көчлерәк төтен җибәрергә кушты.

Төтен җибәрүне көчәйткәннән-көчәйттеләр, икенче күздәге сөрмә дә юылып бетте. Шулай итеп, егетнең бөтен гәүдәсе күренә башлады. Аны тотып алдылар да патша каршына алып бардылар. Патша берьюлы берничә сорау бирде:

– И егет, син кем? Атаң кем? Сиңа бу кадәр хикмәтләрне өйрәткән дәрвиш кем?

Хәлвәфрүш бәладән котылуны өмет итмәде. «Мине барыбер бетерерләр, мине үтерерләр инде», – дип уйлады. «Никадәр генә кыссалар да, Әбүгалисина турында бер сүз дә әйтмәм, аны дошманнар кулына бирмәм!» – диде. Патшаның һәрбер соравына каршы тик тору белән җавап бирде. Ә кат-кат сорый башлагач, түбәндәге җырны җырлады:

Башым дучар булды мәхәббәткә,
Тиң булмаган ярга тардым мин.
Шаулап чәчәк аткан вакытымда,
Көзге гөлдәй шиңдем, сулдым мин.

Сөйгән ярым корган капкын басты,
Мин үләргә мәҗбүр буламын.
Һәм, ләгънәтләп кара язмышымны,
Үлем көтеп басып торамын…

Сорамагыз миннән бернәрсә дә!
Әйтә алмыйм шуннан артыкны.
Вөҗданымны сатмыйм бернигә дә,
Көтә алмыйм сездән хаклыкны…

Патшаның бик ачуы чыкты.

– Алыгыз бу явызны, киребеткән егетне! Хәзер үк башын кисеп, канын агызыгыз, – дип боерды.

Ләкин Әбелхарис белән вәзирләр патшага болай дип киңәш бирделәр:

– И бөек падишаһыбыз! Кызыгызның бу егет белән булган маҗарасы бөтен дөньяга фаш булды. Әгәр сез, егетнең тотылганын халыкка белдермичә, сарайда гына башын кистерсәгез, моңа һичкем ышанмас. «Патша, үзенең кызын аклау өчен, гөнаһсыз бер егетнең башын кистергән», – дип, гайбәт сөйләрләр. Шуңа күрә аны башта ныклы сак астында шәһәр буенча йөртергә, бөтен халык алдында рисвай кылып, гаебен фаш итәргә, аннары гына башын кисәргә кирәк. Бөтен халыкка гыйбрәт булсын! – диделәр.

Патша бу киңәшкә күнде. Егетне субашына тапшырып әйтте:

– Бу бәдбәхетне, барабан кагып, мәсхәрә кылып, шәһәр буенча йөртегез. Җиде көн йөрткәннән соң, шәһәр капкасына асып үтерегез. Бер атна буена гәүдәсе шунда асылынып торсын, һәркем күрсен, гыйбрәт алсын. Патшаның ни дәрәҗәдә көчле икәнен белсеннәр! – диде.

Хәлвәфрүшне урам буйлап йөртергә алып чыгып киттеләр. бу турыда урамнарда, мәйданнарда, базарларда кычкырып, халыкка белдереп йөрделәр: «Падишаһ кызын интектереп, җәфалап йөргән зур җинаятьче тотылды, ул тиздән шәһәр капкасына асылачак!» – диделәр.

Барлык урамнар халык белән тулды. Һәркем «ни булыр инде?..» дип көтә иде.

Әбүгалисина да, бу хәбәрне ишетеп, урамга чыкты. Ул бер базар чатына барып утырды. Кул-аяклары богауланып, төрле җәзалар, мәсхәрәүләр астында килүче хәлвәфрүшне күрде. Аны бик кызганды. Хәлвәфрүшкә таба карап, кулы белән бер кизәнде — богаулар, чылбырлар өзелделәр, шылтырап коелдылар, хәлвәфрүш юк булды. Сакчылар да, халык та бик аптырап калдылар, әле анда, әле монда йөгереп, егетне эзләп карадылар, ләкин бер җирдән дә таба алмадылар.

Бу вакытта инде ул үзенең кибетендә утыра, башыннан үткәннәрне Әбүгалисинага бәйнә-бәйнә сөйли иде.

Сарай һаман тынычланмады

Шушы вакыйгадан соң патша кызы кичләрен сарайдан югалып тормый башлады. Патша да бераз тынычланды.

Ләкин бу озакка бармады.

Хәлвәфрүш, Әбүгалисинадан оялып, кыз турында оныткан кебек йөрсә дә, көннәр үткән саен, аның чыдамы бетә барды. Ул кызны өзелеп сагына, ничек кенә булса да аны тагын күрәсе килә иде. Саргайды, кипкән зәгъфран кебек булды, ашау-эчүдән калды.

Беркөнне кичкә таба ялгызы гына бүлмәдә кыз турында уйлап, күз яшьләрен түгеп утырганда, Әбүгалисина килеп керде. Хәлвәфрүш янына килеп, белмәгәнгә салынып, сорау бирде:

– Нигә болай моңаеп, елап утырасың?

– Хәлем авыр, әфәндем.

– Күзеңә ихфа сөрмәсе тартып, сарайга барып кара…

Хәлвәфрүш үзенә төрттереп әйткән бу сүзгә җавап бирмәде. Шул килеш утыруында дәвам итте.

Хәлвәфрүшнең хәлен күреп, Әбүгалисина бик кызганды. Аңа ярдәм итәргә уйлады, ниләрдер эшләде, шул минутта кыз бүлмәгә килеп керде.

Каршында патша кызы басып торганын күргәч, хәлвәфрүш, шатлыгыннан ни эшләргә белмичә, Әбүгалисинаның аягына егылды. Аннары кызның муенына сарылды. Тиле кеше шикелле әле көлә, әле елый, ни әйтергә, ни кылырга белми аптырый иде.

Кыз да егетне бик юксына, бик сагына башлаган иде. Башта берничә көн тынычлап торган кебек булса да, бу тынычлык аны ялыктырган иде.

Алар бу кичне тагын бергә үткәрделәр. Егет, үзен тоттырган өчен, кызга үпкәләде. Ләкин көчле мәхәббәт һәм кызның иркәләү сүзләре бу үпкәләрне бетерделәр…

Аз гына вакыт тыныч торган патша сараен шушы көннән башлап тагын борчу һәм ачу басты. Патша вәзирләрен җыеп киңәш итте. Ахырда бер карарга килделәр: кызны, киемнәрен алыштырып, шәһәр буенча алып йөрергә уйладылар. Бәлки, ул үзе килеп йөри торган йортны танып күрсәтер, диделәр. Төрле үгетләр белән кызны да моңа күндерделәр. Ул: «Атам егет белән килешергә, мине аңа ярәшергә телидер», – дип уйлады.

Күп көннәр йөри торгач, алар хәлвәфрүш яши торган урамга килеп керделәр. Кыз, хәлвәфрүшнең өен танып, сакчыларга күрсәтте. Бик тиз патшага хәбәр иттеләр. Патша йорт янына берничә сакчы куйды. Алар егетнең өеннән күзләрен дә алмадылар.

Ләкин бу хәйләләр бары да Әбүгалисинага билгеле булды, һәм аларга карата тиешле чаралар да күрелде.

Патша белән Әбелхарис һәм кораллы сакчылар, чебен дә очырмый, хәлвәфрүшнең ишеген сакларга керештеләр. Алар бүген җинаятьчене һичшиксез тотып алачакларына ышандылар.

Озак та үтмәде, кыз, һавада очып килгән кебек, хәлвәфрүшнең өенә килеп җитте дә ишектән кереп китте. Кыз артыннан патша белән Әбелхарис та, ишек кагып, эчкә керделәр. Ни күзләре белән күрсеннәр, бер бүлмәдә кыз белән егет сөйләшеп утыралар, ә почмакта ниндидер бер карт, башын аска бөгеп, уйланып утыра иде. Бу Әбүгалисина иде.

Әбүгалисина Әбелхарисны таныды, ләкин таныганлыгын белдермәде, үзен дә танытмаска тырышты.

Әбүгалисина аларга күтәрелеп карады. Шул минутта өйгә кергән барлык кешеләр дә телсез калдылар, сөйләшә алмыйча аптырап беттеләр.

Әбүгалисина, хәлвәфрүшкә карап:

– Кунакларга хәлвә китер, – диде.

Егет бер табак хәлвә китереп куйды.

Әбүгалисина кунакларны кыстый-кыстый ашатты:

– Боерыгыз, кунаклар, ашагыз! – диде.

Кунаклар, йотлыга-йотлыга, хәлвә ашый башладылар. Аз гына телләре дә ачылды.

– Бигрәк татлы хәлвә икән! – диде патша.

Әбүгалисина:

– И хөрмәтле патша! Олы башыгызны кече итеп минем өемә килдегез, хәлвәмнән авыз иттегез, инде бер үтенечебезне тыңлагыз: менә бу егет — минем улым. Ул сезнең кызыгызны сөя. Кызыгыз да аны ярата. Без, фәкыйрьләр, сезнең кызыгызны сорамакчы булабыз, ни әйтерсез? – диде.

Патшаның ачудан йөзе кара янып китте. Ләкин бер сүз дә әйтмәде.

Әбелхарис, үзенең белгәннәреннән файдаланып, боларны ничек тә эләктереп алырга тели, ләкин берни дә эшли алмый иде.

Әбүгалисинаның ачуы килде. Шушы кадәр хикмәтләр күреп тә ипкә килмәгән кешеләр белән артык сөйләшеп торуны урынсыз санады. Хәлвә өстендә бер чебен очып йөри иде, шуны тотып алды да патша белән Әбелхарисның киемнәреннән берәр бөртек нечкә җеп суырып чыгарды. Ул, җепләрне чебен аягына бәйләп, чебенне тәрәзәдән очыртып җибәрде.

Чебен югарыга-югарыга күтәрелде. Менгән саен үсә, зурая барды. Ул зур бер кошка әверелде. Аның аягына бәйләнгән җепләр озын, юан арканга әйләнделәр.

Бүлмәдәге кешеләр моны күреп исләре китеп торган арада, кинәт патша белән Әбелхарис югарыга күтәрелә башладылар. Алар әлеге зур кошка әверелгән чебен артыннан калын аркан белән һавага күтәрелделәр. Күтәрелгән саен тизрәк-тизрәк барып, бөтенләй күздән югалдылар. Аларга инде хәзер җир йөзе күренми башлады.

Әзме-күпме шулай очып баргач, алар әкренләп җиргә төшә башладылар. Бик озак төштеләр, төшә-төшә алҗып беттеләр. Ниһаять, үзләрен зур бер йорт эчендә күрделәр. Аннан чыгарга ишек тапмыйча аптырадылар. Нәкъ бер тәүлек эзләп йөргәннән соң, бер ишек күренде. Куркып кына ишекне ачып тышка чыксалар, дөньяда тиңе булмаган зур һәм матур бер бакча күрделәр. Анда һәрбер агач кырык төрле чәчәк ата. Һәрбер агачның башында, кырык төрле тавыш белән сайрап, кырык кош утыра. Аларның матур авазларына челтерәп аккан чишмә тавышлары кушылып, табигый бер музыка барлыкка килә. Бу музыкадан колаклар рәхәтләнә, күңелгә шатлык тула.

Берникадәр вакыт бакчаны тамаша кылып йөргәннән соң, патша белән Әбелхарис бер капкага килеп җиттеләр. Капканы ачып, тышка чыканнар иде, патшаның үз сараенда булдылар.

Патша белән Әбелхарис сарайда бик озак исләрен җыя алмый утырдылар. Башларыннан үткәннәрне уйлап, ни эшләргә белмичә аптырап калдылар. Шуннан соң Әбелхарис, авыр сулап:

– Бу эшләр барысы да симия һәм кимия гыйлемнәре белән эшләнәләр. Бу шәһәрдә бу хикмәтләрне күрсәтүче, шушы гыйлемнәрне бик яхшы белүче бер кеше булырга тиеш. Минем уемча, ул минем бертуганым Әбүгалисина булса кирәк. Ул кече яшьтән үк бик хикмәтле кеше иде. Без аның белән бергә бер ел мәгарәдә гыйлем алдык. Ул, үзенең үтә зирәклеге аркасында, күрәсең, миңа караганда күбрәк белем алган, һәм аны җиңү, аның белән көрәшү кыен булыр, – диде.

Ләкин патша кирелегеннән кайтмады.

– Миңа аның кайда торганлыгын белү кадерле иде, хәзер инде мин моны белдем. Корал көче белән кулга төшерермен! – дип җикеренеп куйды.

Патшаның боерыгы буенча, бөтен шәһәрне гаскәр белән чорнап алдылар. Патша үзенең бер чакырып кертте дә хәлвәфрүшне тотып китерергә кушты. Чавыш, хәлвәфрүш кибетенә барып:

– Әйдәгез, тиз булыгыз, сезне патша сараенда көтәләр, – дип җилтерәтә башлады.

Әбүгалисина, аннан көлеп:

– Сез ялгышасыз, чавыш әфәнде! Безнең сарай белән бертөрле дә эшебез юк, сезгә башка берәр кешене эзләргә кушканнардыр, – дип җавап бирде.

Чавыш, авызыннан төкерекләр чәчеп:

– Күп сөйләнеп торма! – дип, кулындагы таягы белән Әбүгалисинага кизәнде.

Әбүгалисина, аның таягын тотып:

– Маймыл бул! – диде.

Чавыш маймылга әверелде. Әбүгалисина, аның муенына бау бәйләп, урамга алып чыгып китте, кеше көлкесенә калдырып, урам буенча биетеп йөрде, маймылга әверелгән чавыш төрлечә кыланды: сикерде, урам буенча биеп барды. Ләкин аңарда әле кеше аңы бетмәгән, шуңа күрә ул бик хурланды. Тәмам арып, хәлдан тайды.

Чавыш озак кайтмый торгач, патша, әллә берәр хәл булдымы икән дип, икенче чавышны җибәрде.

Бу чавыш килгәндә, Әбүгалисина, маймылын җитәкләп, хәлвә кибетенә кайткан иде инде. Чавыш аңа сорау бирде:

– Патша тарафыннан җибәрелгән чавыш кайда?

Бер җавап та бирмәделәр. Маймыл, күләрен текәп, чавышка карап тора иде.

Чавыш тагын сорау бирде — җавап кайтармадылар. Чавыш, таягын күтәреп, Әбүгалисинага акырды:

– Ташла маймылыңны, әйдә сарайга! Сине патша көтә, – диде.

Әбүгалисина аның таягын тотып алды да:

– Кәҗә бул! – диде.

Чавыш шунда ук озын йонлы, зур мөгезле кәҗәгә әверелде. Әбүгалисина, маймылны кәҗәгә атландырып, аларны базарга алып китте.

Патша өченче чавышны җибәрде. Әбүгалисина аны эткә әйләндерде.

Патша бер-бер артлы яңадан-яңа чавышлар җибәрә торды, Әбүгалисина аларның кайсын шакалга, кайсын филгә, кайсын башка хайфанга әверелдерә барды. Шулай итеп, әллә никадәр хайваннар барлыкка килде. Әбүгалисина, зур бер хайваннар бакчасы ачып, аларны халыкка күрсәтә башлады. Моңа кадәр бу шәһәрдә мондый көлке хайваннарны күргәннәре юк иде әле. Халык бакчага агылып килә башлады. Әбүгалисина, бу хайваннарны күрсәтеп, бик күп акча җыйды.

Шулай байтак мәсхәрә кылганнан соң, аларның аңнарын һәм сөйләшүләрен кире кайтарды. Алар, Әбүгалисинаның аягына егылып, тупаслыклары өчен гафу үтенделәр. Шуннан соң Әбүгалисина аларны тагын кеше кыяфәтенә кертте һәм:

– Барыгыз, патшагыз янына кайтып, күргәннәрегезне сөйләгез! – дип куып җибәрде.

Чавышлар сарайга кайттылар, патша аларга:

– Кайда йөрдегез? – дип сорау биргәч, барысы берьюлы:

– Урам буенча кеше көлдереп йөрдек, – дип җавап бирделәр һәм ни булганын сөйләделәр.

Патшаның ачуы чигеннән артты. Котырган эт кебек, иреннәрен чәйнәп:

– Китерегез ат, китерегез корал, әзерләгез гаскәр! Үзем барам! Ул дәрвишнең җанын җәһәннәмгә җибәрәм! – дип кычкырды.

Әбелхарис белән вәзирләр аңа:

– Юк белән йөрмәгез, падишаһыбыз! – дип карасалар да туктата алмадылар.

Гаскәр җыелды. Патшага ат һәм корал бирделәр. Патша үзенең гаскәре белән хәлвәфрүшнең кибетенә таба юнәлде. Кибеткә якынлашкач, патша:

– Дәрвишнең бүлмәсен камап алыгыз, ут төртегез! – дип команда бирде.

Һавада ялангач кылычлар, сөңгеләр ялтырады, гаскәр бөтен йортны камап алды.

Әбүгалисина моны күрде, йокыга киткән кеше кебек, башын бөгеп бераз утырды. Озак та үтмәде, кибеттән яхшы коралланган атлы һәм җәяүле гаскәрләр чыгып, патша гаскәрләренә каршы тезелә башладылар. Ике йөз мең гаскәр сафка басты. Бераздан ак ат өстендә мәһабәт кыяфәтле ак сакаллы бер кеше чыкты. Ул гайрәтле аваз белән патша гаскәрләренә каршы ут ачарга команда бирде. Бу Әбүгалисина үзе иде. Көчле сугыш башланып китте. Кылычлар чыңлый, атлар кешни, кешеләр ыңгырашалар, анда да, монда да «аһ-ваһ» дигән тавышлар ишетелә. Урам гөр килә.

Бу хәлне күреп, шәһәр халкы, йортларын, кибетләрен ташлап, урманнарга качып беттеләр. Кан коюга сәбәпче булган өчен, алар патшага бик ачуландылар.

Бер сәгать вакыт үтүгә, патша гаскәрләренең хәле тәмам начарланды. Алар чигенә, кача башладылар.

Әбүгалисина:

– Берсен дә качырмагыз! – дип фәрман бирде. Шул ук вакытта патшага хат язды. Бу хатта «Йә, безнең белән килешеп, кызыңны бирәсең, йә бөтен шәһәреңне харап иттерәсең» дип язылган иде.

Патша кызын бирергә риза булды.

Сугыш туктатылды. Әбүгалисинаның гаскәрләре берәм-берәм хәлвә кибетенә кереп югала бардылар.

Әбүгалисина патша сараенда

Патша, үзенең вәзирләрен җыеп, киңәшмә үткәрде. Кызын хәлвәфрүшкә бирергә вәгъдә итүенә бик үкенгәнлеген белдерде. Патша башы белән үзенең кызын гади бер хәлвә пешерүчегә бирергә хурлана иде ул.

Сарай халкы, ышанычлы бер кешене җибәреп, Әбүгалисинаны сарайга чакырырга, яхшылык белән үтенеп карарга киңәш бирде. Патшаның иң якын кешеләреннән берсен өндәү белән Әбүгалисинага җибәрделәр.

Өндәүче килүгә, Әбүгалисина бик зур бер бакча үстереп куйды. Ул бакчаның эчендә зур бер сарай бар. Сарайның уртасында гаять зиннәтле алтын тәхет тора. Тәхет өстендә кыйммәтле асылташлар белән бизәлгән, таҗ кигән ак сакаллы патша утыра. Тирә-ягын вәзирләр чорнап алганнар. Сарай һәм тәхет тирәсендә моңарчы күрелмәгән рәвештә яхшы киенгән ялангач кылычлы сакчылар басып тора.

Патшаның илчесе, моны күреп, тәмам хайранга калды. Чөнки үз патшасының сараенда аның бу байлыкларның меңнән берен дә күргәне юк иде.

Өндәүче тәхеттә утыручы кешегә барып сәлам бирде. Аңа урын күрсәттеләр, урынга утыргач, эчемлекләр бирделәр. Өстенә — кыйммәтле киемнәр, башына асылташлар белән бизәлгән зиннәтле таҗ кидерделәр.

Шулар белән мавыгып, илче, үзенең әйтәсе сүзен әйтә алмыйча, патша сараена кайтып китте. Кайткач караса, ни күзе белән күрсен: өстендә иске чыпта, башында карбыз кабыгы… Сарайда аннан бот чабып көлә башладылар. Илче, башыннан үткәннәрне сөйләп, сарай халкын шаккатырды. Тик патша гына моңа ышанмады.

– Ул дәрвишка андый сарайлар кайдан килсен?! – диде.

Яңадан киңәшкәннән соң, Әбүгалисинаны чакырырга Әбелхарисны җибәрергә булдылар. Әбелхарис бу тәкъдимне кабул итте һәм, атка менеп, хәлвәфрүшнең кибетенә китте.

Әбүгалисина үзенең туганын бик олылап каршы алды һәм зур хөрмәтләр күрсәтте. Алар, бер-берсеннән аерылышканнан соң башларыннан үткәннәрне сөйләшеп, озак утырдылар. Шуннан соң Әбелхарис үзенең монда ни өчен килүе турында әйтте. Аңа каршы Әбүгалисина:

– Изгелекне белми торган, киребеткән патшагыз өчен түгел, туган кардәшем чакырырга килгәнгә генә мин анда барам, – дип җавап бирде.

Өйдән чыктылар. Әбүгалисина үзенең таянып йөри торган таягына: «Ат бул!» – диде, таяк иярләгән аргамак атка әйләнде. Әбүгалисина, шул атка менеп, Әбелхарис белән берлектә сарайга китте.

Сарай янында аларны алкышлап каршы алдылар. Сарай эчендә патша үзе Әбүгалисинаны олылыклап каршылады. Тышкы кыяфәтенә караганда, ул гади бер дәрвиш, ә текәлеп йөзенә караган кеше аның зур акыл иясе икәнен аңларлык иде. Патша, Әбүгалисинага кул биреп күрешеп, аны үз янына утыртты һәм хөрмәт итү башланды.

Бераздан патша:

– И мәмләкәтебезнең бөек акыл иясе! Сез үзегезнең хикмәтләрегездән кайберләрен сарай халкына күрсәтә алмассызмы? – диде.

– Баш өсте, – диде Әбүгалисина, – сезнең өчен берне түгел, бишне күрсәтә алам.

Әбүгалисина бер ләгән белән су китерергә кушты. Китерделәр. Әбүгалисина:

– Менә шул суга карагыз, ләкин ни күрсәгез дә, бер-берегезгә әйтмәгез, – диде.

Башта сарай кешеләреннән берничәсе, ләгәндәге суга карап, төрле гаҗәп күренешләр күрделәр. Аннары патша үзе карамакчы булды. Ул суга күзен текәп торды-торды да бернәрсә дә күрә алмагач:

– Мин судан башка әйбер күрмим, – диде.

– Сабыр итегез, күрерсез, – диде Әбүгалисина.

Патша тагын карады, үзен тирән бер коеда итеп күрде. Коеның төбенә аякларын тидермәкче булды — аяклары җитмәде. Стенага үрмәләп карады — тотына алмады. Югарыга карады — күк йөзе йолдыз зурлыгында гына булып күренде. Суга бата башлады — авыз һәм борынына су тулды. Көч-хәл белән йөзә башлады. Башы кое стенасына килеп бәрелде; кире чигенде — аяклары арткы стенага терәлделәр; кулларын җәйгән иде — куллары ян стеналарга килеп терәлделәр.

Су шулкадәр салкын иде: бөтен гәүдәсе, күшегеп, дер-дер калтырый башлады. Шулай азаплана торгач, бауга бәйләнгән чиләк төшкәнне күрде. Чиләк төшеп җитте, патша, бик шатланып, чиләккә ябышты, югарыга күтәрелә башлады. Инде коедан чыгам дигәндә генә, бау өзелеп китте.

Патша, корсагы белән коега килеп төшеп, бака кебек җәелеп ятты.

Коега башына аркылы агач бәйләнгән аркан төшерделәр. Аркылы агачка атланып, арканны кочаклап, патша югарыга күтәрелә башлады. Озак та үтмәде, ул үзен коеның тышында күрде. Аның тирә-ягын гаскәрләр чорнап алган. Аны тотып алып, бик зур бер чатырга китерделәр. Аңлашылмый торган телдә төрле сораулар бирделәр. Патша берни дә аңламыйча аптырап бетте.

Патша ялангач иде, аңарга кием бирделәр — киенде. Алдына аш куйдылар — ашады. Ятарга урын күрсәттеләр — ятты, тирән йокыга китте. Бик тирләп йокысыннан уянса, үзен ком сахрасында эссе кояш астында күрде: чатыр да юк, гаскәр дә юк. Кояш шулкадәр көйдерә, кереп хәл алырлык кечкенә генә бер күләгә дә юк. Бик эчәсе килгәч, су эзләп китте. Ләкин кичкә кадәр йөреп, бер йотым да су тапмады. Кич булды, караңгы төште, ерактан, ялтырап, бер ут күренде.

Патша ут янына таба китте. Анда кеше ашаучылар яшиләр икән. Тешләрен ыржайтып, патшаны ашарга килә башладылар. Берсе килеп патшаны тешлим дигәндә генә, икенчесе килеп аны этеп җибәрә. Кеше ашаучылар үзара сугыша башладылар. Шуңардан файдаланып, патша качып китте. Бик куе агачлы бер урманга барып җитте. Анда, челтерәп, су ага иде. Инде рәхәтләнеп эчим дип, кызу-кызу атлап, су янына барса, су буенда җиде башлы аҗдаһа тора иде. Патшаны күрүгә, аҗдаһа аның өстенә ташланды. Патшаның коты чыгып, кычкырып җибәрде. Аҗдаһа, йотарга теләп, авызын ачуга, бер яктан Әбүгалисина килеп чыкты.

Патша, күз яше белән елап, аңа ялына башлады:

– Кызган мине! Бөтен мәмләкәтемне ал, тик мине бу аҗдаһадан коткара күр! – диде.

Әбүгалисина аны биргән вәгъдәсен бозмаячагына ант иттерде, аннары таягын селтәгән иде, аҗдаһа юкка чыкты.

Патша күзен ачып җибәрде. Ул һаман ләгәнгә карап тора иде. Аннары урынына барып утырды. Әбүгалисинага карады. Әбүгалисина мыек астыннан гына көлеп утыра. Ул патшага:

– Теләгегез булдымы, шаһым?! – дип сорау бирде.

– Артыгы белән, хәким. Бераз акылыбызны башыбызга җыеп ял итик. Аннан соң туй ясарбыз, – диде.

Әбүгалисина патша һәм сарай халкы белән саубуллашып кайтып китте.

Әбелхарис патша алдында үзен акламакчы була

Бераз ял иткәч, патша Әбүгалисинага биргән вәгъдәсен тагын бозарга уйлады. Ул, Әбелхарисны чакырып, аңа үпкәләде:

– Мин, сезне бик зур акыл иясе дип белеп, сездән күп нәрсәләр өмет иткән идем. Ләкин бөтен өметләрем бушка чыкты. Минем башыма килгән бу хәсрәтләрне җиңеләйтергә кулыгыздан килмәде, – дип, үзенең ризасызлыгын белдерде.

Әбелхарис бу сүзләрдән бик хурланды, патшаны үзенең хикмәт иясе кеше булуына ышандырырга, үз исеменә тап төшермәскә теләде. Ул үз-үзенә болай диде: «Мин Багдадтагы кебек мунча салырмын һәм шуның аша Әбүгалисинаны кулга төшерермен».

Шулай итеп, Әбелхарис, патшага ярар өчен, үзенең туганына хыянәт итәргә уйлады.

Берничә көн эчендә шәһәрнең нәкъ урта бер җирендә Әбелхарис Багдадтагы кебек мунча өлгертте. Мунча турындагы хәбәр бөтен шәһәргә таралды, аны күрер өчен, шәһәрнең төрле почмакларыннан кешеләр килде.

Хәлвәфрүш белән Әбүгалисина да мунчаны карарга килделәр. Әбүгалисина үзенең туганы нинди дә булса зарар китерер дип уйламады, шуңа күрә бертөрле дә саклык чаралары күрмәде.

Ләкин Әбүгалисина ышануында ялгышты: мунчага кереп, чишенеп юына башлау белән, Әбелхарис аңа үзенең гыйлеме белән тәэсир итте. Әбүгалисинаның теле бәйләнде һәм акылы башыннан чыкты, һәм ул Мисырдан берничә айлык ераклыктагы бер сахрага барып төште.

Әбүгалисина зур галим булса да, «туганым миңа зарар итмәс» дип уяулыгын җую сәбәпле, аңа Әбелхарисның тозагыннан котылу кыен булды: ул байтак вакытлар шул сахрада калырга мәҗбүр булды. Ары барды, бире килде, бу сахраның кайдалыгын белә алмыйча аптырап бетте.

Шулай йөри торгач, Әбүгалисина бик еракта, биек тау итәгендә, бер шәһәр күрде. Шул шәһәргә барырга уйлады. Ләкин ул ялангач иде. Бу килеш шәһәргә керү уңайсыз булганлыктан, көч-хәл белән үзенең белгәннәрен исенә китерә алды, һәм бер чаршау барлыкка килде. Әбүгалисина, шул чаршауга төренеп, шәһәргә кереп китте.

Бу шәһәрнең патшасы бик усал, бик әшәке бер кеше булып, халыкны җәберләп кенә тора иде. Исеме Дикъянус иде. Шәһәрне патша шикелле үк явыз, канечкеч сакчылар күзәтеп торалар иде.

Әбүгалисина шәһәргә керү белән, аны сакчылар эләктереп алдылар.

– Син кем, кайдан киләсең? – дип сорадылар.

Әбүгалисина:

– Мин — илсез-җирсез бер дәрвиш, сәяхәт итеп йөрим, – дип җавап бирде.

Сакчылар аны патша алдына иттеләр. Патша, тышкы кыяфәтенә карап, аннан шикләнеп:

– Син сихерче түгелме? – дип сорады.

Әбүгалисинаның моңа бик ачуы килде, ул:

– Мин сихер белән эш итмим, ләкин синең кебек сихерчеләрнең сихерен кире кайтара алам, – дип җавап бирде.

Дикъянус патша, ачуынна нишләргә белмичә:

– Әһә, син шундый кешемени әле? – диде, Әбүгалисинаны юк итәргә уйлады.

Шул арада Әбүгалисина үзе юкка чыкты. Эзләделәр-эзләделәр — таба алмадылар. Ул шәһәр кырыендагы ташландык бер йортка кереп яткан иде.

Дикъянус патшаның Җалут исемле бик явыз ярдәмчесе бар иде. Патша, Җалутны чакырып, Әбүгалисинаны эзләп табарга кушты. Җалут исә: «Баш өсте», – дип чыгып китте.

Озак та үтмәде, Җалут Әбүгалисинаны эзләп тапты һәм бик тупас кына итеп:

– Әйдә, сине патша чакыра! – диде.

Әбүгалисина барырга риза булмады, һәрвакыттагыча:

– Минем сезнең патшагыз белән бер эшем дә юк, бар, юлыңда бул! – дип җавап бирде.

Җалут аны көч белән алып бармакчы булды, Әбүгалисина бармады. Җалут, ут төртеп, өйне яндыра башлады, бөтен өй ут эчендә калды. Ләкин Әбүгалисина кулы белән бер кизәнде, утны сүндерде һәм, бик каты ачуы чыгып, Җалутны бер кулыннан тотып атып бәрде. Җалут, акылын җуеп, бераз вакыт һушсыз ятты.

Күзен ачып җибәрүгә, Җалут үзен киң бер дәрья эчендә күрде. Йөзә башлады. Никадәр генә тырышып йөзсә дә, дәрьяның читенә җитә алмады. Арып хәлдән тайды. Бик каты кычкырып ярдәм сорады. Инде батам-батам дигәндә, көймәгә утырып, Әбүгалисина килеп чыкты. Җалут аңа ялына башлады:

– Коткар мине, дәрвиш, мин синең колың булырмын, – дип ялынды.

Әбүгалисина аны коткарды, һәм алар икесе бергә калдылар. Шәһәр кырыендагы бер йортка ял итәргә киттеләр. Җалут бик арыган иде, яту белән йокыга китте.

Әбүгалисина, саклык зарар итмәс, дип, бер хәйлә эшләде: ул үзен кырык кеше итеп күрсәтә торган бер чара күрде. Җалуттан түрдәрәк «кырык Әбүгалисина» да йокларга ятты.

Җалут кайтмагач, Дикъянус патша аларны эзләргә үзе чыгып китте. Табып, ишектән керү белән, Җалутны күрде һәм аның башын чабып өзде. Як-ягына караса аптырап китте: идәндә тагын кырык кеше йоклап ята. Алар, су тамчылары кебек, бер-берсенә охшаганнар. Дикъянус патша кайсының башын кисәргә дә белми бераз уйланып торды. Аннары барысын да үтереп бетерергә карар итте. Балалар таяк белән кычыткан урманын чапкан кебек, Дикъянус «Әбүгалисиналар»ның башларын берәм-берәм чабарга тотынды.

Бу вакытта Әбүгалисина тирән йокыда бер төш күреп ята иде: имеш, хәлвәфрүш бер су эченә кереп баткан да чыга алмый азаплана.

Шушы төшне күреп, Әбүгалисина уянып китте. Дикъянус патша утыз тугызынчы ялган Әбүгалисинаның башын чабып тора. Бары чын Әбүгалисина гына исән калган. Аның бугазына да хәнҗәр кадалырга әзерләнә.

Әбүгалисина сикереп торды да Дикъянусның яңагына берне бирде. Дикъянус, мәтәлеп, егылып, тирән бер чокырга барып төште һәм теге дөньяга китте.

Шуннан соң Әбүгалисина ашыгыч рәвештә Мисырга кайтырга җыена башлады. Симия гыйлеме көче белән, таң атканда, Мисырга кайтып җитте.

Әбүгалисина туп-туры хәлвәфрүшнең өенә килде. Ишек шакыды. Хәлвәфрүшнең анасы ишек ачты, Әбүгалисинаны күргәч елап җибәрде:

– Улымны тотып алып киттеләр, бүген башын кисәчәкләр, – диде.

Моны ишеткәч, Әбүгалисина бик кайгырды, хәлвәфрүшне үлемнән коткарырга юл эзли башлады. Коткару өчен ничек кенә итеп булса да сарайга керергә кирәк иде.

Күп уйлый торгач, юлы табылды.

Әбүгалисина, сарайда булган вакытта, патшаның матур гөлләр яратуын белгән иде. Ул симия гыйлеме ярдәме белән дөньяда охшашы булмаган матур чәчәкле гөлләр барлыкка китерде, гөл сатучы булып, кыяфәтен үзгәртеп, сарайга китте.

Патшаның матур гөлләр яратуын белгәнгә күрә, сакчылар аны туктатмадылар. Ул сарайга бик җиңел узып керде.

Әбелхарис, йокысыннан яңа гына торып, рәмел тактасын алып утырган да Әбүгалисинаның кайдалыгын белергә азаплана иде. Нәкъ шул вакытта Әбүгалисинаны үзенең гөлләре белән патша хозурына китерделәр. Патша, гөлләрнең матурлыгына бик сокланып, арадан бик матур чәчәкле берсен алды һәм:

– Ислеме икән, иснәп карагыз, әфәндем, – дип, Әбелхариска бирде. Әбелхарис гөлне борыны янына китерү белән егылды һәм шул минутта ук үлде. Чөнки бу гөлләрнең чәчәкләре агулы иде.

Һичбер төрле юл белән ипкә килми, сүзендә тормый, гел явызлык турында гына уйлый торган патшадан үч алу өчен, Әбүгалисина гыйлем көче белән шундый агулы гөлләр булдырган иде. Ләкин бу гөл Әбүгалисинаның туганы Әбелхариска туры килде. Моның өчен Әбүгалисина үкенде, борчылды: үз туганын болай һәлак итәргә һич тә теләмәгән иде.

Әбелхарисның шулай кинәт үлүен күреп, патша бик аптырап калды. Гөл сатучыны кулга алырга, хәлвәфрүш белән икесен бергә мәйданга алып чыгып, башларын кисәргә боерды. Ләкин Әбүгалисина шул ук минутта күздән югалды.

Бераздан соң көчле сак астында хәлвәфрүшне җәза мәйданына китерделәр. Җәлладлар, аның башын кисәргә әзерләнеп, җиңнәрен сызганып, кылычларын күтәреп, соңгы фәрман булганны көтеп торалар. Шул вакытта хәлвәфрүш бик зур өметсезлек белән түбәндәге җырны җырлады:

Мисыр дигән бу илләрдә
Мин — бәхетсез бер бала.
Бүтән өчен кайгырмыймын,
Тик карчык анам кала.

Сезгә сүзем шул, җәлладлар:
Башын тизрәк чабыгыз.
Аксын гынам гөнаһсызга,
Тынычлансын җаныгыз.

Якын дустым, таянычым
Җир йөзендә бар микән?
Хаклык сөйгән кешеләргә
Дөнья нигә тар икән?!

Әбүгалисина күптән инде мәйдан янына килеп көтеп тора иде. Хәлвәфрүш шул юлларны җырлап бетерүгә, ул аны җәлладлар кулыннан тартып алды. Хәлвәфрүш күздән югалды. Җәлладлар кылычларын күтәргән килеш аптырап калдылар.

Хәлвәфрүшнең патша кызына өйләнүе

Патша, хәлвәфрүшнең юкка чыгуын ишетеп, бик аптырады. «Бу эш гөл сатучы белән бәйләнгән булырга тиеш», – дип уйлады. Ул аларны тагын кулга төшерү юлларын эзли башлады. Шул вакытта аңа бер хат китереп бирделәр. Бу хат Әбүгалисинадан булып, анда болай язылган иде: «И киребеткән патша! Сезнең сараегызга гөл сатарга килгән кеше мин идем. Ләкин, кызганычка каршы, сез иснәргә тиешле гөлне минем туганым Әбелхарис иснәп һәлак булды. Хәлвәфрүшне сезнең җәзалаудан мин коткарып калдым. Без икебез дә исән-саулар, элекке урыныбызда яшибез.

Соңгы мәртәбә сорыйм: үзегезнең ихтыярыгыз белән кызыгызны хәлвәфрүшкә бирегез, юкса башыгызга зур һәлакәт килер!..»

Хатны укыгач, патшаның бөтен зиһене чуалды. Көрәшне тагын да дәвам иттерүдән файда чыкмаячагына ышанганлыктан, теләр-теләмәс кенә, «бирсәм бирермен шул инде…» дип куйды.

Шулай да тагын бер мәртәбә талпынып, сынап карарга уйлады: Әбүгалисинага каршы көрәшү өчен сихерчеләр эзләргә чит илләргә кешеләр җибәрде.

Патшаның бу уе да Әбүгалисинага билгеле булып, аның соң дәрәҗәдә ачуын чыгарды. «Ахры, бу юньсез белән болай гына эш чыкмас» дип, Әбүгалисина тагын бер чара күрергә уйлады.

Менә һавада болыт күренде. Бөтен шәһәр өстен куе болыт каплады, кояш күренмәс булды. Һәркем «ни булыр, нинди бәла килер?» дип курыкты, йөрәкләре дерелдәде, күңелләре тәшвишләнде. Озак та үтмәде, һавадан гөберле бакалар ява башлады. Алар бакылдаша-бакылдаша төштеләр. Җиргә төшкән бере үлә барып, шәһәрне сасы ис басты. Шәһәрдә чыдау мөмкинлеге калмады. Шәһәр халкы бу эшләрнең патшага ачу итеп Әбүгалисина тарафыннан эшләнгәнлеген белде һәм, патшага барып, болай диде:

– Сезнең кызыгыз аркасында шәһәр шушы кадәр зур бәлаләр күрә. Безнең бу эшкә чыдар хәлебез калмады. Әгәр кызыгызны хәлвәфрүшкә биреп, безне бу бәладән коткармасагыз, үзегезне һәлак итәчәкбез…

Патшаның башкача эшләргә җае калмады. Ул, халык алдына чыгып, кызын хәлвәфрүшкә бирергә риза булганлыгын белдерде. Җыелган халык, хәлвәфрүшнең кибете янына барып, патшаның кискен вәгъдәсен хәбәр иттеләр, шәһәрне бу афәттән коткаруын үтенделәр.

Әбүгалисина, халыкның үтенечен кабул итеп, шул ук минутта бака яңгырын туктатты. Шәһәр урамы үлек бакалардан чистарды.

Патша, Әбүгалисинага илчеләр җибәреп, туй әзерлекләре турында киңәшергә тәкъдим итте. Илчеләр сорау бирделәр:

– Хәлвәфрүшнең патша кызы торырлык сарае булырмы? – диделәр.

Әбүгалисина:

– Патша уйлаганнан да яхшырак сарае булыр, – дип җавап кайтарды.

Илчеләр күз алдында ук зур бер сарай мәйданга килде. Бу сарайның йөздән артык бүлмәсе бар иде. Алардагы җиһазларга караган кешенең күзләре камашты, озак вакыт башка әйбергә карый алмый торды. Йөзләре тулган айга, кашлары корган җәяләргә охшаган бик күп җарияләр күренде, илчеләрнең исләре китте.

Сарайны күрсәтеп бетергәч, Әбүгалисина илчеләрне бик зурлак кунак итте. Аннары кызга булачак бүләкләрне күрсәтте: бу бүләкләр ике йөз баш кыйммәтле кызыл дөяләргә төялгән. Бүләкләр арасында матур гарәп атлары гына да ике йөз баш иде. Боларны күреп, илчеләр тәмам хәйранга калдылар.

– Патша үзенең кызын нинди генә бай шәһзадәгә бирсә дә, бу кадәр күп бүләк алмас иде! – диделәр.

Илчеләр бүләкләрне сарайга алып кайтып тапшырдылар. Күргәннәрен сөйләп, бөтен сарай халкын шаккатырдылар.

Патша шәһәрдәге барлык кешеләрнең катнашы белән зур туй ясады. Туй кырык көнгә сузылды. Кырык беренче көндә никах укылып, ике гашыйкны бер-беренә кавыштырдылар. Хәлвәфрүшкә асыл киемнәр кидереп, аны патша белән һәм сарай кешеләре белән күрештерделәр. Кияүнең матурлыгын һәм акыллылыгын күргән һәрбер кеше гаҗәпкә калды.

– Шаһзадәләр арасында берәү дә кызга бу кадәр тиң була алмас иде! – диделәр.

Әбүгалисина туган иленә кайтты

Хәлвәфрүш үзенең сөйгән яры белән матур гына тора башлады. Шулай итеп, Әбүгалисина үзенең дуслык бурычын ахырына кадәр үтәде. Инде аның туган җиренә — Бохарага кайтасы, яшь вакытта йөргән җирләрен күрәсе килде.

Әбүгалисина башта Шәҗегь авылына кайтты. Ләкин ата-аналары үлеп беткәннәр, якын туганнары да калмаган иде. Ул ата-аналарының каберләре янына барып зиярәт итте, бала чактагы истәлекләрне яңартып, авылның төрле җирләрендә йөрде. Аннары Бохарага китте.

Бохарага килгәч, Әбүгалисина үз тормышын корып җибәрде һәм бер хатынга өйләнде.

Ләкин аларның тормышлары шактый авыр булды. Әбүгалисина бу кыенлыктан чыгу юлларын эзләде һәм шәһәрнең иң яхшы урынына бер йорт салды. Бу йорт Бохарадагы башка йортларга охшамаган иде: аның тәрәзәләре урамга карап, алардан һәрвакыт җиләс һава кереп, үзенчә бер рәхәтлек биреп тора.

Әбүгалисина, бу йортны ун мең алтынга бер кешегә сатып, шул акчага яши башлады.

Көннәрдән бер көнне субашы урамнан үтеп бара иде. Әбүгалисина саткан өйне күрде.

– Бу өйнең тәрәзәләре законга каршы рәвештә урамга каратып салынган, – дип, өйнең тәрәзәләрен томаларга кушты. Өйне сатып алучы кеше, Әбүгалисинага килеп:

– Өеңнең гаебе чыкты, акчамны бир! – дип дау кылды.

– Өйнең нинди гаебе бар? – дип сорады Әбүгалисина.

– Мин ул өйне, тәрәзәләре урамга карап торганга, җиләс булыр дип алган идем. Субашы килде дә, мондый өй законга сыймый, дип, тәрәзәләрен каплатты.

– Алай җил өчен генә булса… – диде Әбүгалисина, – бер дә аптырама. Мин синең өеңә патша сараендагы җиләс һаваны күчерермен. Бар, өеңә кайт, син кайтканчы, анда җиләс һава күчкән булыр.

Өй алучы аптырап кайтып китте. Өенә кайтып керсә, ни күрсен: өендә җиләс һава исеп, рәхәтләндереп тора. Хатыны аны шатланып каршы алды:

– Өебездә кинәт җиләс һава исә башлады, бөркүлек бетте, – диде.

– Чү, шаулама, хатын! Кешегә сөйләп йөрмә: ул патша сараендагы җил, мин аны бер кешедән сатып алдым, – диде.

Менә патша сараенда тын ала алмаслык бөркү була башлады. Патша үзенең хезмәткәрләреннән:

– Әллә тәрәзәләр ябыкмы? – дип сорады.

Тәрәзәләрне барып карасалар, барысы да ачык, тик алардан элеккечә саф җил генә исми иде.

Бөркүлектән тәмам интеккәч, патша бакчага чыкты, анда җиләс иде. Патша рәхәтләнеп саф һава сулады. Кич өенә керде, анда һаман шул бөркү һава иде.

Бу ни гаҗәп?

Кая гына барып тикшерсәләр дә, җиләс һава исеп тора, ә патша сараенда һич булмаган хәл: тын алгысыз бөркү.

Патша вәзирләрен, галимнәрен җыеп киңәш итеп карады. Беркем дә моның сәбәбен әйтеп бирә алмады.

Арадан бер вәзир патшага:

– Безнең өебезнең һавасы бик җиләс, сез безгә барып торыгыз, падишаһым! Бәлки, шул арада сезнең сараегызга да җил исә башлар, – дип, патшаны үз өенә чакырды.

Патша, бу сүзне яхшы табып, вәзир өенә күчеп яши башлады.

Беркөнне Әбүгалисина өенә кайтып кергәндә, хатыны эсселектән, бөркүлектән нишләргә белми утыра иде, ул, ире кайтып керү белән, шул турыда зарланды. Моңа каршы Әбүгалисина:

– Борчылма, хатын, моның хәйләсе бик ансат: вәзир сараендагы җиләс һаваны үз өебезгә китерербез. Алар гына рәхәтләнеп тормасыннар әле, – диде.

Хатыны бу сүзгә ышанмагач, Әбүгалисина патша сараендагы җилне бер кешегә күчерүе турында да әйтеп салды һәм шул ук минутта вәзир өендәге җилне үз өйләренә күчерде. Өй эче рәхәтләнеп, салкынаеп китте. Хатын моңа бик аптырады да, шатланды да.

Шуннан берничә көн үткәч, Әбүгалисинаның хатыны мунчага барды. Мунчадан патша хатынының дусты да бар иде. Ул мунчадагы хатыннарга: «Патшабызның сараендагы җил качкан, сарай бөркү булып калган. Патшабыз җил юклыктан газап чигә», – дип, яңа хәбәр сөйләде.

Әбүгалисинаның хатыны моны ишетү белән, аның тамагын нидер кытыклый башлады, ул мактанырга теләде. Аны-моны уйлап тормыйча:

– Патша сараендагы җилне минем ирем бер кешегә сатты. Үзебез дә бөркүлектән котылдык: үз өебезгә вәзир сараендагы җилне күчерде, бик рәхәт булып китте, – дип әйтеп салды.

Теге хатын аннан-моннан гына киенде дә, мунчадан чыгып, бик тиз патша сараена йөгерде. Чәчми-түкми, ишеткәннәрнең барысын да сөйләде.

Озак та үтмәде, Әбүгалисинаны тотып алдылар да патша сараена китерделәр. Патша, аның өс-башы начар булуга карап, бик тупас кына итеп сорап куйды:

– Әбүгалисина дигәннәре синме?

– Әйе, мин, әфәндем!

– Минем сараемдагы җиләс һаваны кемгә саттың?

– Җилнең хуҗасы мин түгел, падишаһым, – диде Әбүгалисина. – Җилне күчереп йөртергә минем кулымнан килми.

– Синең хатының мунчада шулай сөйләгән ич! – диде патша.

Моңа каршы Әбүгалисина:

– Сөйләсә сөйләгәндер, анысы гаҗәп түгел, сезнең ниндидер бер хатын сүзенә ышануыгыз гаҗәп, падишаһым! – дип җавап бирде.

Патша, ни әйтергә белми, бик ачуланып:

– Куып чыгарыгыз моннан бу этне! – дип кычкырды.

Әбүгалисина эченнән генә: «Әгәр һәрбер начар киенгән кешене болай хурлый торган булсагыз, мин сезгә күрмәгәннәрегезне күрсәтермен әле», – дип чыгып китте.

Әбүгалисина, өенә кайткач, хатынын ачуланды:

– Мин бу шәһәрдә билгесез бер кеше булып, рәхәтләнеп яшәргә уйлаган идем. Син мине хурлыкка төшердең. Өйдәге хәбәрне тышка чыгып кычкыралармыни?! – диде.

Хатынның да бик ачуы чыкты. Эченнән генә: «Күрсәтермен әле мин сиңа!..» – дип куйды. Шулай ачуы чыгып утырганда, таягына таянып, тәсбихен тотып, күрше карчык килеп керде. Бу бик хәйләкәр һәм усал бер карчык иде.

– Нихәл, кызым, нигә болай күңелсез утырасың, әллә берәр җирең авыртамы? – дип, Әбүгалисина хатынына сорау бирде.

Хатын бу хәлне карчыкка сөйләп эчен бушатты.

Явыз карчыкка шул гына кирәк иде: берничә көннән соң ул Әбүгалисина янына килде һәм үзенең өендә җиләс һава юклыктан зарланды. Әбүгалисинаның берәр ярдәм итүен үтенде.

Фәкыйрьләргә һәрвакыт ярдәмгә әзер торучы Әбүгалисина каршы килмәде, аның өенә дә җиләс һава китерде. Карчыкның сулышы иркенәеп китте. «Җил турындагы хәбәр буш түгел икән», – дип уйлап алды һәм патша сараена йөгерде.

– Җил урлаган кешене таптым, шаһым! Миңа да кайдандыр җиләс һава китерде, ышанмасагыз, өемә барып карагыз: бик рәхәт җиләс һава исеп тора, – дип сөйләде.

Патша, үзенең чакырып, Әбүгалисинаны бик тиз тотып китерергә боерык бирде. Алар, Әбүгалисинага килеп, аңа патша сараена барырга куштылар. Әбүгалисина барырга теләмәгәч, ике сәрһаң ике кулыннан тотып өстери башлады. Әбүгалисинаның ике кулы да суырылып чыкты, сәрһаңнәр аптырап калдылар. Аякларыннан тарта башладылар — аяклары да бот төбеннән суырылып чыкты. Башыннан тотып тартканнар иде — баш та суырылып чыкты. «Хәзер инде патша аның таркау гәүдәсе белән ни эшләсен», – дип кайтып киттеләр.

Бу хәлне кайтып сөйләгәч, патша аларга ачуланды:

– Барыгыз, таркау гәүдәсен җыеп китерегез! – дип, тагын Әбүгалисина янына җибәрде.

Сәрһаңнар, тубал алып барып, Әбүгалисина гәүдәсенең таркау кисәкләрен җыеп алып киттеләр.

Сарайга кайткач, тубалны бушата башлау белән, аннан бер кара эт чыгып, «һау-һау» дип өреп, бер якка китеп барды.

– Җибәрмәгез, тотып алыгыз! – дип кычкырды патша.

Сәрһаңнәр этне бәреп үтерделәр. Аның артыннан тубалдан икенче эт чыкты. Сарай кешеләре бик гаҗәпләнделәр. Вәзирләр патшага:

– И падишаһыбыз! Әбүгалисина — зур хикмәт иясе ул. Аның Мисырда ниләр эшләгәнен ишеткәнсездер. Аны болай җиңә алмабыз, яхшылык белән барып чакырсак, ул, бәлки, үзе дә килер, – диделәр.

Моңа каршы патша:

– Мин, олы башымны кече итеп, аңа вәзирләремне җибәреп йөрмәм. Китерә аласыз икән, болай китерегез, үзегез барып йөрмәгез! – дип, кискен боерык бирде.

Бу сүзләрне сөйләшкәндә, Әбүгалисина, күзгә күренми торган кешегә әйләнеп, үзе дә сарайга кергән һәм патша белән вәзирләр арасындагы сөйләшүне аларның яннарына басып тыңлап тора иде. Патшага килеп әйтүченең күрше карчыгы икәнен дә ул шунда белде. Явыз карчыкка бик ачуы килде.

Әбүгалисина, бер яктан, үзләрен бик эре тота торган патшадан һәм сарай халкыннан, икенчедән, теге хәйләкәр, әләкче карчыктан үч алырга теләде. Ул үзенең гыйлеме белән бөтен шәһәрнең утларын теге карчыкның учагына күчерде. Шәһәрдә ут сүнде, бер җирдә тычкан уты кадәр яктылык калмады. Кешеләр бик аптырадылар, патша, ачуыннан ни эшләргә белмичә, чәчләрен йолкыды. Алай уйлап карадылар, болай уйлап карадылар. Бертөрле чара да уйлап таба алмадылар. Бу эшнең дә Әбүгалисина тарафыннан эшләнүе турында беркем дә шикләнми иде.

Патша әйттеләр:

– Болай начарлык белән эш барып чыкмас, Әбүгалисинаны чакыртыйк, яхшылык белән сөйләшеп карыйк, – диделәр.

– Чакырыгыз, алай булса, – диде патша, теләр-теләмәс кенә.

Патшаның бер вәзире, Әбүгалисина янына барып, бик түбәнчелек белән генә аны патша сараена чакырды. Әбүгалисина, чакыруны кабул итеп, сарайга барды. Сарайда аны олылыклап каршы алдылар. Зур хөрмәт күрсәттеләр. Патша, аның янына утырып, хәл-әхвәлен сорашты. Аннары сүзне җил һәм утка таба борып, болай диде:

– И заманыбызның бөек акыл иясе! Сез безне җилсез дә, утсыз да калдырдыгыз, моның сәбәбе нәрсә? – дип, Әбүгалисинаның алдына тезләнеп, аның сакалын үпте.

Моңа каршы Әбүгалисина:

– Сезгә тиешле җил белән ут бер явыз карчыкның өендә бикләнеп тора, ышанмасагыз, аның өенә кеше җибәреп карагыз. Әгәр кешеләрегез балавыздан шәм ясап алып барсалар, шул карчыкның учагыннан сезгә тиешле утны алып кайтырлар, – диде. Теге явыз карчыкның кайда торганын әйтте.

Кулына балавыз шәм тоттырып, бер сәрһаңне карчык өенә җибәрделәр. Сәрһаң, карчыкның өенә барып:

– Ах, явыз карчык, син патша сараена дигән утны бикләп ятасың икән! – дип, өйгә керде. Чыннан да, учакта ут янып тора иде. Сәрһаң учактан шәмгә ут кабызды да сарайга кире йөгерде.

Кайтышлый аны әле анда, әле монда туктаттылар, ут алып калырга теләделәр.

– Кайдан алдың, кайда ут бар? – дип сорадылар.

Сәрһаң:

– Бу — патша сараена дигән ут. Әгәр утлы буласыгыз килсә, әнә фәлән урамда, фәлән йортта торучы карчыкка барыгыз. Барлык утны урлап, үзенең учагына тутырган, – дип җавап бирде.

Бөтен шәһәр халкы, шәмнәр, чыралар, утын агачлары тотып, карчык өенә йөгерде. Карчыкның ишек төбендә иксез-чиксез халык җыелды. Алар, бер-берсен этә-төртә, алданрак керергә, үзләренә тиешле утны алып калырга тырыштылар.

Карчык ут алырга килүчеләрне өенә кертергә теләмәгәч, аны, тотып, бер подвалга ябып куйдылар. Ишекләрен, тәрәзәләрен ватып, өйгә керделәр, ут алабыз дип, морҗаларын җимереп бетерделәр.

Сәрһаң яна торган шәмне сарайга алып кайтып керде. Сарай халкының исе китте.

«Хәзергә шуның белән җитеп торыр», – диде Әбүгалисина, бөтен шәһәрне яңадан утлы итте. Шушы вакыйгалардан соң киребеткән патша Әбүгалисинага булган карашын үзгәртте. Аңа хөрмәт күрсәтте, һәр көн аны сараена чакырып ала һәм киңәш-табыш итә башлады.

Кирман патшасына кунакка

Матур-матур хикәяләр сөйләүчеләрнең сүзләренә караганда, Кирман дигән шәһәрдә Мәхмүд исемле бер патша булган. Ул галимнәрне, хикмәт ияләрен бик ярата икән. Әбүгалисинаның кимия, симия, ихфа гыйлемнәренә бик оста икәнен ишетеп, аны күрергә, аның белән сөйләшеп утырырга теләгән. Бохара патшасына хат язып, күп бүләкләр җибәреп, Әбүгалисинаны һәм Мәнҗаль исемле бер галим вәзирен үзенә кунакка җибәрүен үтенгән.

Бохара патшасы, үзенең данын еракларга җибәрү теләге белән, аларның баруларына каршы килмәде. Әбүгалисина белән Мәнҗаль дә барырга риза булдылар.

Мәнҗаль Әбүгалисинаның зур хикмәт иясе булуыннан бик көнләшә иде. «Ул симия гыйлеменә оста булса, мин гыйлеменә оста», – дип мактанды, җае килгән саен, Әбүгалисинага аяк чалырга тырышты.

Әбүгалисина аңа:

– И хаким вәзир! Без барачак Кирман шәһәренең кайда икәнен беләсезме? – диде.

– Белмим.

– Ул моннан нәкъ кырык көнлек юл. Тоташ сусыз җирдән, коры сахрадан барырга кирәк. Үзем өчен кайгырмыйм: мин озак вакыт ашамый һәм эчми бара алырмын. Әмма сезнең кебек яхшы тәрбиягә өйрәнгән вәзиргә авыр булыр. Шунлыктан сез үзегезгә кирәкнең барысын да алыгыз. Юлда ашарга һәм эчәргә табу кыен булыр!..

Шулай дигәч, вәзир бик күп ашамлыклар әзерләде. Алар икәү бергә юлга чыгып киттеләр. Бара торгач, вәзир ашамлыкларын төшереп калдырды. Ачыга башлады, ләкин Әбүгалисинага сер бирмәде. Ул тәмам зәгыйфьләнде. Алар әле ярты юлны гына үткән иделәр. Әбүгалисина аңа ашарга биреп караса да, вәзир ул биргәнне алмады. Ниһаять, егылып үлде. Әбүгалисина вәзирне җирләде дә калган егерме көнлек юлны симия гыйлеме көче белән бер сәгатьтә барып җитте.

Әбүгалисина, Кирман шәһәренә килеп җитеп, Мәхмүд шаһ сараена барды. Аны бик олылап каршы алдылар, шаһ янына алып керделәр. Шаһ аның килүенә бик шат булды.

Менә беркөнне Мәхмүд шаһ зур мәҗлес ясады, бик күп кунаклар чакырды, мәҗлес хөрмәтенә Әбүгалисинаның төрле хикмәтләр күрсәтүен үтенде.

Әбүгалисина, аның үтенечен кабул итеп, сарайның бер тәрәзәсен ачарга кушты. Ачтылар. Көз иде инде, чәчәкләр, гөлләр шиңгәннәр иде. Ләкин сарай тәрәзәсен ачуга, тышта гаҗәеп матур бер күренеш барлыкка килде. Җәй башында гына була торган җылы йомшак җил исә башлады. Бөтен дөнья яшелеккә күмелгән, тирә-як чәчәкләр белән бизәлгән. Агачтан агачка, ботактан ботакка кунып, төрле кошлар үзләренең матур тавышлары белән сайрашалар, чәчәктән чәчәккә кунып йөрүче күбәләкләр, бал кортлары күңелләргә шатлык бирәләр.

Сарай кешеләре, бу нәфис күренешне күреп, соклануларыннан нишләргә белмичә, берсен-берсе этә-төртә, тәрәзә янына җыелдылар.

Шулвакыт Әбүгалисина, ул тәрәзәне ябып, икенче тәрәзәне ачырга кушты. Ачсалар, тышта күз ачмаслык салкын җил, буран. Бөтен дөнья кар һәм боз белән капланган иде. Сарай эченә, бөркелеп, салкын җил керде. Өстәл өстендә чәй һәм ашамлыклар бозланып каттылар. Кунаклар дер-дер калтырый, туңа, өши башладылар. Тәрәзәне тизрәк ябуны үтенделәр.

Ул тәрәзәне ябып, өченче тәрәзәне ачтылар. Тәрәзә буеннан ук башланып, еракка-еракка сузылып киткән очсыз-кырыйсыз диңгез. Анда җилкәнен киергән кораблар йөзеп йөриләр. Алар тирәсендә балыкчы көймәләре чайкалалар. Зур-зур балыклар су өстенә чыгып уйныйлар, койрыклары белән лап-лап суга бәрәләр, дулкыннар чыгаралар.

Менә көчле җил чыкты. Су өсте болгана башлады. Ерактан тау-тау дулкыннар өерелеп килә. Диңгездәге зур кораблар, йомычкалар кебек, әле бер, әле икенче якка ташланалар, менә бетәбез, менә су төбенә китәбез дигәндәй селкенәләр.

Көчле дулкын сарайга таба ыргылды, стенага килеп бәрелде. Тәрәзәдән сарайга да су бәреп керде. Барлык кешеләр су эчендә калдылар. Алар тончыга башладылар, ярдәм сорап кычкырдылар.

– Йә, хаким! Коткар безне бу бәладән! – диделәр алар.

Әбүгалисина, бу тәрәзәне ябып, дүртенче тәрәзәне ачты. Бөтен дөньяны ут каплаган. Шәһәр һәм аның әйләнә-тирәсе керосин сибеп ут төрткәндәй дөрләп яна. Манара-манара ялкыннар, ургылып, һавага күтәреләләр. Күк йөзен ялкын һәм ут каплаган. Кинәт көчле җил купты. Кара-кучкыл ялкын, тәрәзәдән бәреп кереп, сарай эчен яндыра башлады. Патша һәм кунаклар куркуларыннан кая барырга белмәделәр. Әбүгалисинадан ярдәм сорадылар.

Әбүгалисина, барып, тәрәзәне япты да бишенче тәрәзәне ачты. Күзгә төртсәң күренмәслек кара төн иде. Еракта аюлар акырган, бүреләр улаган, арысланнар үкергән тавышлар ишетелә. Сарай эчен коточкыч караңгылык каплый. Сарайдагы һәр кеше үзен караңгы төндә берьялгызы сахрада адашып йөргән кебек хис итте, куркып кычкыра башлады.

Әбүгалисина, бу тәрәзәне ябып, алтынчы тәрәзәне ачты. Хәзер инде вакыт, чыннан да, кич булырга тиеш иде, бу тәрәзәне ачуга, матур, аяз һәм якты көн күренде. Кояш яктысы күзләрне чагылдыра. Урамда арлы-бирле кешеләр йөреп торалар. Барлык кунаклар тагын тәрәзәгә барып ябырылдылар. Тыштагы матур күренешне күреп рәхәтләнделәр.

Әбүгалисина тәрәзәне япты, патшага һәм кунакларга карап:

– Шулар җитәрме, әллә тагын күрсәтимме? – дип сорады.

– Авырыксынмасагыз, тагын берне генә күрсәтегез, – диделәр.

Әбүгалисина аларга:

– Арыгансыз, ачыккансыздыр, урыннарыгызга утырып, ашларыгызны ашап алыгыз, – диде.

Кунаклар, бәлки, инде ул үзе арыгандыр яки күрсәтергә хикмәтләре калмагандыр дип, табынга барып утырдылар. Пылауларын ашарга теләсәләр, пылауның дөгеләре — вак кортларга, итләре — бакаларга, җимешләре кара тараканнарга әйләнгән. Кунаклар кашыкларын сузып, тәлинкәләренә карап аптырап калдылар.

Әбүгалисина аларга:

– Ник берегез дә ашамыйсыз, әллә бик туеп килдегезме? – диде. Үзе: – Бик тәмле булган икән, – дип, берни дә белмәмешкә салышып, алдындагы пылауны ашавын белде.

Кунаклар исләре китеп карап тордылар. Әбүгалисина пылауны ашап бетерде, хуҗага рәхмәт әйтте.

– Хәзер инде тамак туйды, китәргә дә була, кунаклар да китә торганнардыр, – диде. Урыныннан кузгала башлады.

Моңа каршы патша:

– Кунакларның әле ашаганнары да юк. Күрәсез, алар нишләргә белми аптырап утыралар. Без сезнең хикмәтләрегезгә тәмам ышандык. Инде безнең кунакларыбызны ач калдырмасагызчы! – дип үтенде.

Әбүгалисина, мыек астыннан гына көлеп:

– Рәхим итеп ашасыннар! – диде.

Карасалар, кунаклар алдында дөгеләре аерылып торган, һәйбәт ит салып пешерелгән, татлы җимешләр сибелгән пылау иде.

Кунаклар бик тәмләп пылауны ашадылар. Әбүгалисинаның белеменә исләре китеп, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Әбүгалисинаның бөтен сарай халкы арасында дәрәҗәсе күтәрелде. Шаһ та аңа бик олылыклап карады. Ләкин бу хәл шаһның Юхна исемле вәзиренә ошамады. Чөнки Юхна бик көнче, бозык бер кеше иде. Ул ничек кенә итеп булса да шаһ белән Әбүгалисинаның арасын бозарга уйлап йөри башлады.

Ләкин Мәхмүд шаһ Әбүгалисинаның үз сараенда озаграк кунак булуын тели. Кичен дә, көндезен дә ул Әбүгалисинаны үз янына чакыра, нинди дә булса берәр хикмәт күрсәтүен үтенә һәм сөйләшеп утыра иде.

Шаһның бик матур бер җариясе бар. Шаһ аны ярата һәм чит кешеләрдән көнли иде. Җария бик яхшы җырлый һәм бии белә иде.

Мәхмүд шаһ, Әбүгалисинага хөрмәте бик зур булганлыктан, җариянең аның каршына чыгып җырлавына, биюенә дә каршы килмәде.

Җариянең җырлавы Әбүгалисинага бик ошады. Әбүгалисина, ул җырлагач, кул чаба һәм рәхмәт белдерә иде. Әбүгалисинаның зур хикмәт иясе кеше булуын аңлап, җария дә аңа ачык йөз белән хөрмәт күрсәтә, һәм бу хәл патшаның күңелен бераз кытыклап куя иде.

Юхна вәзир шушы хәлдән файдаланырга теләде: патшага барып, Әбүгалисина белән җария турында гайбәтләр сөйләде. Көнчелектә чигеннән чыгып китә торган патша, Юхна сүзенә ышанып, Әбүгалисинаның да, җариянең дә башларын кисәргә уйлады. Ләкин акыллырак вәзирләрнең киңәше белән бу карарны үзгәртеп, Әбүгалисинаны сарайдан куып чыгарырга кушты, җарияне гомерлек төрмәгә озатты.

Гаҗәп шәһәре

Әбүгалисина, Мәхмүд шаһ сараеннан куып чыгарылгач, шәһәрдән ике чакрым ераклыктагы чокыр-чакырлы һәм ташлы бер урынга барып утырды. Шул урында көчле ныгытылган бик матур бер шәһәр төзеде. Кирман шәһәре бу шәһәр янында бик кечкенә булып калды. Ул ак мәрмәр ташлардан салынган, крепость белән әйләндереп алынган, манаралары күкләргә күтәрелгән иде. Урамнары бик төз һәм матур, йортлары искиткеч төзек. Анда төрле милләт халыкларыннан берничә йөз меңләп кеше яши иде.

Әбүгалисина шәһәрнең нәкъ уртасына үзенең сараен урнаштырды. Мәхмүд шаһ сарае моның белән чагыштырганда кечкенә бер өй кебек кенә иде.

Мәхмүд шаһның шымчылары, кайтып, бу шәһәр турында шаһка хәбәр иттеләр. Шаһ, аптырап, сараеның түбәсенә чыгып, Әбүгалисина шәһәре ягына таба күз салды. Ни күзе белән күрсен: ул шәһәрдәге йортларның кайсы ак, кайсы ал, кайсы яшел мәрмәрдән салынган. Түбәләре йә алтын, йә көмеш белән ябылган. Алар, кояшта ялтырап, күзләрне чагылдырып торалар.

Мәхмүд шаһ шулай карап торганда, шәһәрнең капкасы ачылып, аннан барысы да бертөсле киенгән, яхшы коралланган бер төркем гаскәр чыкты. Гаскәр Кирман шәһәренә таба килә башлады. Болар барысы да озын буйлы, таза гәүдәле матур егетләр булып, һәммәсе дә иң яхшы гарәп атларына атланганнар иде.

Гаскәрләр Кирман шәһәренә килеп керделәр. Шаһ аларны каршы алды. Гаскәрләр, атларыннан төшеп, сарайга керделәр. Шаһка хөрмәт күрсәтеп, аның алдына тезләнеп утырдылар. Аннары араларыннан берсе шаһка пичәтләнгән хат китереп тоттырды. Шаһ, вәзирләреннән берсенә биреп, хатны укытты. Анда болай дип язылган иде: «И Кирман мәмләкәтнең элекке патшасы Мәхмүд шаһ! Кирман мәмләкәтендә байтак вакытлар патшалык иттегез. Инде сезнең патшалык итү мөддәтегез тулды, хәзер сез, Кирман шәһәрен ташлап, башка мәмләкәткә күчеп китәргә тиешсез. Әгәр безнең тәкъдимебезне кабул итмәсәгез, иртәгә фәлән сәгатьтә фәлән урынга көрәшкә чыгыгыз.

Гаҗәп шәһәренең патшасы һәм Кирман мәмләкәтенең шаһы Әбүгалисина».

Хатны укыгач, Мәхмүд шаһ бик аптырады. Вәзирләрен җыеп, озак киңәште. Кайсылары: «Хәзер үк гаскәр җибәреп, Әбүгалисинаның шәһәрен тар-мар итәргә кирәк, үзен тотып асарга кирәк», – диделәр. Икенчеләре: «Яхшылык белән бер сөйләшеп карарга кирәк», – дип уйладылар. Арада бик акыллы бер вәзир бар иде, шаһ аның фикерен сорады. Ул да:

– Шаһым, иелгән башны кылыч кисмәс, Әбүгалисинаны монда чакыртып, сөйләшеп карарга кирәк. Бәлки, ул мәсьәләне тынычлык белән хәл итәргә риза булыр, – диде.

Шаһ, аның фикерен яхшы дип табып, Әбүгалисинаны чакыру өчен, шул вәзирнең үзенә барырга кушты.

Вәзир, үзе белән берничә кеше алып, Гаҗәп шәһәренә юнәлде.

Шәһәргә барып җиттеләр. Әбүгалисинаның кешеләре аларны каршы алдылар, шәһәргә алып керделәр. Мәхмүд шаһ вәзире шәһәрне күреп исе китте. Аның дөньяда мондый шәһәрне һич тә күргәне юк иде. Хәтта мондый шәһәр барлыгы турында уйлый да алмый иде. Бара-бара, зур бер мәйданга килеп чыктылар. Анда Әбүгалисина патшаның сараен күреп шаккатылар. Сарайның эченә керделәр.

Сарайның эче шулкадәр зур һәм биек: аның бер стенасыннан икенче стенасын, идәнгә баскан килеш түшәмен күрү мөмкин түгел иде. Идәннәренә иң яхшы хәтфә паласлар җәелгән. Бөтен сарай эче гаҗәп яхшы җиһазлар белән тулган. Бу җиһазларны тел белән сөйләп, каләм белән язып бетерергә мөмкин түгел иде. Алар барысы да алтыннан, көмештән, кыйммәтле ташлардан ясалганнар.

Сарайда ике яклап ялангач кылычлы сакчылар тезелеп киткән. Аларның барысының да башларында ялтырап торган алтын бүрекләр. Илчеләр, ат чаптырыш мәйданы кадәр зур залны һәм берничә бүлмәне үтеп, Әбүгалисина патша утыра торган залга барып җиттеләр. Залның түрендә күзләрне камаштырырлык итеп асылташлар белән бизәлгән кырык аяклы зур алтын тәхет тора. Аның өстендә озын ак сакаллы, мәһабәт күренешле Әбүгалисина патша утыра. Башына энҗе-мәрҗән, гәүһәр-якутлар белән бизәлгән таҗ кигән. Иңбашына ефәктән тукылып, төрле кыйммәтле ташлар белән бизәлгән атлас җилән салган. Билендәге алтын хәнҗәре, алмаз кылычы, аягындагы ефәк белән чигелгән кызыл сафьян читеге ерактан күзгә бәрелеп тора.

Бик матур һәм үтә яхшы киенгән ике яшь егет, патшаның ике ягына басып, җилпәзә белән әкрен генә җилпеп, патшага җиләс һава китереп торалар. Тәхет каршында зур-зур сакаллы вәзирләр һәм патшаның киңәшчеләре тезелеп утыралар. Алар тирәсендә меңнәрчә пәһлеван егетләр ялангач кылычларын ялтыратып басып торалар.

Мәхмүд шаһның вәзире, боларны күргәч: «Мин бу сарайда кол булып торырга да яраклы түгел икәнмен!» – дип уйлады.

Аңа урын күрсәттеләр – утырды. Эчемлек бирделәр — эчте. Ләкин Әбүгалисинага әйтергә тиешле сүзләрен әйтә алмады, моңа батырчылык итмәде.

Әбүгалисина үзенең бер вәзире аша аның ни йомыш белән килүен сорады. Ләкин Мәхмүд шаһ вәзире, дөресен әйтергә кыймыйча: Гаҗәп шәһәрен күрү һәм Әбүгалисина патша сараен тамаша кылу өчен килдем”, – дип җавап бирде.

Әбүгалисина үзенең вәзиренә әйтте:

– Илче вәзиргә әйтегез: Кирман мәмләкәтенең элекке патшасы Мәхмүд шаһка, кайтып, миннән сәлам әйтсен. Шуның белән бергә Мәхмүд шаһ билгеләнгән вакытта мәмләкәтне ташлап чыгып китәргә онытмасын. Чөнки бер күктә ике ай булмас, бер казанга ике тәкә башы сыймас. Әгәр ташлап китәргә риза булмый икән, күпме гаскәре бар, барысын да чыгарсын. Без дә гаскәрләребезнең беразын чыгарырбыз, – диде.

Вәзир шул сүзләрне ишетеп кайтып китте.

Мәхмүд шаһның вәзире, кайтып, барлык күргәннәрен сөйләде, Мәхмүд шаһ бик куркуга төште. Ашыгыч рәвештә сугыш әзерлекләре күрергә кушты һәм, ярдәм сорап, чит мәмләкәтләргә илчеләр җибәрде.

Билгеләнгән вакытка ике йөз мең гаскәр тупланды. Яхшы коралланган бу гаскәрләр, төркем-төркем булып, Гаҗәп шәһәренә таба чыгып тезелделәр. Шул ук вакытта Гаҗәп шәһәре капкасы ачылып, аннан баштанаяк тимердән киенгән сугышчылар чыгып тезелделәр. Алар, барлыгы өч йөз мең булып, барысы да бик яхшы коралланганнар иде.

Менә ак атка атланган, кулына булат кылычын тоткан Әбүгалисина патша да чыкты. Гаскәрләренә ул үзе юлбашчылык итте.

Менә ике патшаның гаскәрләре арасында каты сугыш башланып китте. Әбүгалисина гаскәрләре зур осталык белән сугыштылар. Мәхмүд шаһ гаскәрләре бик күп кырылды. Ләкин Мәхмүд шаһка башка мәмләкәтләрдән өстәмә көчләр килеп торды, шуңа күрә ул чигенергә уйламады да.

Әбүгалисина атыннан төште. Кулына таяк һәм бер кабак алды да кабакка таяк белән суга башлады. Кабак эченнән берсеннән-берсе таза, берсеннән-берсе батыр егетләр чыгалар да Мәхмүд шаһ гаскәрләренә каршы ташланалар. Мәхмүд шаһ гаскәрләренә һичбер чыдау мөмкинлеге калмады, чигенә башладылар, артларына да әйләнеп карамый качтылар. Барысы да Кирман шәһәре крепостена кереп бикләнделәр.

Әбүгалисина гаскәрләре аларны чорнап алдылар. Мәхмүд шаһ, аның вәзирләре кая барып бәрелергә белмиләр. Аптырагач, җиңелүләрен белдереп, ак флаг күтәрделәр.

Шуннан соң Әбүгалисина таягын җиргә ташлады. Сугышчан егетләр берәм-берәм кабак эченә кереп беттеләр. Әбүгалисина, ак атына атланып, гаскәрләре белән берлектә Гаҗәп шәһәренә кайтып китте.

Сугыш туктаса да, Мәхмүд шаһ тынычлана алмады. Ул: «Шулай ук безгә бу илне ташлап китәргә, мәмләкәтебездән, тәхетебездән, халкыбыздан аерылырга туры килер микәнни? Әбүгалисинаны чакырып китереп, башыбызга бәла тудырдык бит!» – дип, бик үкенде.

Шаһның Милад исемле акыллы вәзире бар иде. Ул болай диде: «И шаһым! Гаеп Әбүгалисинада түгел, бәлки үзегездә. Юхна сүзенә карап, көнчелек белән сез аны урынсызга рәнҗеттегез, соң, уйлап карагыз: Әбүгалисинага каршы көрәшү мөмкинме? Бу фетнәне тудыручы — сезнең сөекле вәзирегез Юхна. Ул фетнәне бетерүне дә шуңардан ук сорагыз».

Шаһ Юхнаны чакыртып китерде.

– Сезнең аркагызда илебезгә шушындый фетнәләр килде, аны бетерүче дә сез булырга тиеш! Бер көн форсат бирәм: шул вакыт эчендә нинди дә булса бер чара табып, бу фетнәне бетерегез, югыйсә башыгыздан колак кагарсыз, – дип кисәтте.

Юхна кычкырып елап җибәрде:

– Мин сезгә бәла килсен дип эшләмәгән идем, шаһым. Бары сезгә яхшылык итеп Әбүгалисинаның бозыклыгын гына әйттем. Ә бу фетнәне бетерергә минем һич тә кулымнан килми, – дип, шаһның аягына егылды.

Шаһ, ачуланып:

– Алыгыз үзен, кисегез башын! – дип кычкырды.

Юхна ялынырга тотынды:

– Бер кашык канымны гына үземә багышлагыз, шаһым! Мин үземнең бер фикеремне әйтеп карыйм. Шулай эшләсәгез, бәлки, Әбүгалисина тәкъдимегезне кабул итәр, сез җариягезне, төрмәдән азат итеп, Әбүгалисинага илче итеп җибәрегез, – диде.

Милад вәзир:

– Зинданнан җариягезне азат итеп, аның урынына Юхнаны утыртмасагыз, барыбер күнмәс, – дип өстәде.

Шаһка бу киңәшләр бик ошады: ул, җарияне зинданнан азат итеп, аның урынына гомерлек зинданга Юхнаны утыртты. Бик зур бүләкләр әзерләп, берничә киңәшче белән берлектә җарияне Әбүгалисинага илче итеп җибәрде.

Әбүгалисина, җариянең илче булып киләчәген алдан белеп, каршыларга үзенең вәзирләрен чыгарды, һәм аны зур тантана белән каршы алдылар. Сарайда аның хөрмәтенә бик зур мәҗлес ясалды. Шул мәҗлестә Әбүгалисина, аңа карап, бу сүзләрне сөйләде:

– Чиксез матурлык, бөек илһам илче ханым! Мәсхәрәләнгән һәм гомерлек тоткынлыкка хөкем ителгән сез кол-җарияне азатлыкка чыгуыгыз белән тәбрик итәм. Сезнең үтенечегезне кабул итеп, Кирман мәмләкәте шаһлыгыннан ваз кичәм. Мәхмүд шаһны элеккечә Кирман мәмләкәтенең патшасы итеп таныганлыгымны белдерәм һәм аны Гаҗәп шәһәренә кунакка чакырам...

Илче җария, күрсәткән хөрмәтләре өчен Әбүгалисинага күп рәхмәтләр белдереп, Кирман шәһәренә кайтып китте.

Мәхмүд шаһның Гаҗәп шәһәрендә кунакта булуы

Озакламый Мәхмүд шаһ, зур бүләкләр әзерләп, барлык вәзирләре һәм ун мең гаскәре белән Гаҗәп шәһәренә кунакка килде. Әбүгалисина, алар килү хөрмәтенә шәһәрнең барлык капкаларын ачтырып, шаһ киләсе юлга ике яклап гаскәр тездерде. Кунакларны барабаннар сугып, быргылар кычкыртып, зур тантана белән каршы алдылар.

Мәхмүд шаһның каршыларга ефәк, атлас белән бөркелгән зур өй кадәр арбага егерме дүрт пар яхшы гарәп атлары җигеп чыкканнар иде. Шаһ, үзенең сарай кешеләре белән шул арбага утырып, юл буе тезелгән халыкка карап, әле бер, әле икенче якка сәлам бирә-бирә, шәһәргә килеп керде.

Гаҗәп шәһәреннән ак мәрмәр белән өч кат әйләндерелеп алынган биек крепостен, һәр кат арасындагы су белән тулы канауларны, нык итеп тимердән эшләнгән унике капканы күреп, шаһ: «Моның янында безнең шәһәр крепосте уенчык кына икән», – дип уйлап алды.

Шәһәр капкасы төбенә тезелгән, башларына алтын таҗлар кигән өч йөз чавыш беравыздан, җир-күк яңгыратып:

– Сәлам Мәхмүд шаһка! – дип кычкырдылар.

Мәхмүд шаһ, баш иеп, аларның сәламнәрен алды һәм шәһәр буйлап алга таба китте.

Кирман шаһы матур, төзек йортларны, күп агачлы бакчаларны, ыгы-зыгы килеп бертуктаусыз йөреп торучы халыкларны карап бара торгач, өч чакрым юл үтте, киң бер мәйданга килеп җитте. Шушы мәйданның уртасында Әбүгалисина патшаның сарае салынган. Түбәннән караганда, сарайның өске катындагы кешеләр чебен кадәр генә булып күренәләр иде.

Сарайның зур ишеге төбенә килеп җиткәч, шаһны, арбадан төшереп, иярләнгән яхшы атка атландырып, сарай эченә алып керделәр. Ишекнең ике ягына тезелгән меңләгән сакчылар аны алкышлап каршы алдылар.

Шулай бара-бара, җиде ишектән керделәр, сигезенче ишеккә килеп җиткәч, вәзирләр каршы алып, Мәхмүд шаһны атыннан төшерделәр. Бик зур залга алып керделәр. Залның уң ягында алтын тәхетләр тезелеп киткән, аларның өстендә зур-зур сакаллы вәзирләр, галимнәр, хәкимнәр утыра. Сул якта көмеш тәхетләр. Алар өстендә баштанаяк тимердән киенгән пәһлеваннар урнашкан. Мәхмүд шаһ килеп керү белән, барысы да, аяк өсте басып, аны сәламләп каршы алдылар.

Иң түрдә кырык аяклы алтын тәхет өстендә утыручы ак сакаллы Әбүгалисина патша да аягүрә торды, патшалар гадәтенчә, берничә адым алгарак чыгып, Мәхмүд шаһны каршы алды, җитәкләп алып килеп, үз янына утыртты.

Исәнлек-саулык сорашканнан соң, бер төркем бик матур яшь егетләр, яшь кызлар эчемлекләр китерделәр. Аларны эчеп бераз кәефләнгәч, аш бүлмәсенә чыктылар. Идәндә хәтфә паласлар, алар өстенә ефәк ашъяулыклар җәеп табын әзерләнгән.

Аш мәҗлесе тәмам булгач, кунакларны сарай бакчасына алып чыктылар. Бу бакча шундый зур: йөз мең кеше, берьюлы керсә дә, бер-берсен күрмәс иде. Бакчаның матурлыгын тел белән сөйләп, каләм белән язып бетерү һич мөмкин түгел. Андагы зифа агачларны, хуш исле чәчәкле гөлләрне, челтерәп аккан чишмәләрне, төрле ягымлы тавышлар белән сайраучы алтын кошларны күреп, һәркем гаҗәпкә калды.

Кичкә кадәр бакчада йөргәч, кунаклар тагын өйгә керделәр, кичке ашны ашагач, төрле уеннар, музыка, җыр, биюләр белән бик яхшы күңел ачу кичәсе үткәрелде. Аннары барысы да йокы бүлмәләренә таралдылар.

Мәхмүд шаһның йокы бүлмәсендә диңгез мамыгыннан ясалган, ефәк белән тышланган җиде кат түшәк түшәлгән, җиде кат ястык җәелгән, җиде кат ефәк мендәр салынган, җиде кат атлас юрган ябылган иде.

Мәхмүд шаһ, чишенеп, шул урынга ятты да тәмле йокыга китте.

Иртә белән Мәхмүд шаһ йокысыннан уянды, үзен ташландык бер чокырда күрде. Шәһәр дә, сарай да, йомшак урын-җир дә, Әбүгалисина патша да юк иде. Шаһ белән килгән барлык кешеләр дә коры ком өстендә аунап яталар. Шаһ аларны уятты да:

– Әбүгалисина үзенең хикмәтләрен Кирман шәһәрендә генә күрсәтеп бетермәгән, шәһәр читенә алып чыгып күрсәтергә дә калдырган икән! – диде.

Алар Кирман шәһәренә кайтып киттеләр. Әбүгалисинаны никадәр эзләп карасалар да таба алмадылар.

Әбүгалисина таң белән йокыдан торды. Кунаклар әле бик тәмле итеп йоклыйлар иде. Гаҗәп шәһәрен юкка чыгарды. Үзе симия гыйлеме көче белән бу шәһәрдән бик еракта булган Һәмәдән шәһәренә күчеп китте. Анда, зур бер галим белән танышып, гыйлем алу, китаплар язу эшенә кереште. Озак еллар буена шунда калып, Ибне Сина исеме белән дан казанган зур галим булып китте.

абугалисина эбугалисина әбугалисина щбъгалисина эбелхарис щбелхарис хэлвэфруш хщлвщфръш хәлвәфрүш Әбу Гали ибн Сина Абу-Али-сина каюм насыри каюм каюм насыйри каюм тулы әсәр укырга онлайн читать полная версия книга на татарском татарча