ЯЛГЫЗ КАЗ

Әмирхан Еники
амирхан еники щмирхан еники

Немецлардан азат ителгән бер авылда бер каз күрдек. Гаҗәпләнмәгез, тере каз иде. Башы соры, муены белән түше ак, канатлары янә соры — безнеңчә ала каз була. Житмәсә үзе ана каз икән...

Әгәр безнең солдатлар Калинин урманнарында тәвә кошын очратсалар, бу кадәр гаҗәпләнмәсләр иде: меңләгән авылларны фашистлар коллыгыннан азат итеп, безнең беренче тере каз күрүебез иде. Шулай булды шул, Рәсәй казы немец илбасарларының ач аппетитларын котырткан майлы калҗа булды. Әйтерсең казлар өстенә үләт явы килде — аларны йөзләп-меңләп кырдылар, күп районнарда аларның нәселе дә калмады.

Шуңа күрә ниндидер могҗиза белән бу авылда сакланып калган бердәнбер ала каз безнең солдатларда зур кызыксыну тудырды. Барысы да аны бик тиз күреп алдылар. Һәркем, аз гына булса да тукталып, аңа сокланып карый торган иде. Олырак яшьтәге солдатлар исә, аның тирәсенә җыелып, тыныч тормыш турындагы истәлекләрен бер-берсенә сөйләргә яраталар иде.

Ала каз үзе дә акрынлап безнең солдатларга ияләште, тора-бара беркемнән курыкмас, качмас булды, ә кайберәүләр белән хәтта дуслашып та өлгерде... Соңра ул кинәт кенә безне ташлады, безне онытты, китте бездән...

Ничек булды соң бу?

Ала казның хуҗасы ялгыз торучы Маша исемле бер хатын иде. Машаның ире фронтта, ә җитеп килгән бердәнбер кызы шәһәрдә эштә иде. Машаның әнә шул ялгыз казыннан башка янә ике бәрәнле ак кәҗәсе һәм янып торган кып-кызыл мәһабәт әтәч җитәкчелегендә биш тавыгы да бар. Болар барысы да ялгыз Маша өчен йорт байлыгы гына булмыйча, аның күңелен юаткан гаилә дә иде. Алар арасында татулык зур, ә Машаның яратуы һәм кайгыртуы барысына да тигез төшә. Ләкин җәй көннәрендә бу гаиләгә гел генә бергә булырга, чүкердәшеп бергә вакыт үткәрерга туры килми. Һәр көн ак кәҗә ике бәрәнен ияртеп иртән иртүк көтүгә китә, аның артыннан Маша үзе, күршеләренә казы белән тавыкларын карый торырга кушып, кыр эшенә юнәлә. Биләмдә йөреп өйрәнгән кызыл әтәч тә тавыкларын ияртеп күбрәк урамда яки кеше абзарлары артында йөрергә ярата... Йортта бары ала каз гына кала. Ул көн буена ялгыз, һәм кичкә кадәр аның тавышы чыкмый. Йә ул ишек төбендә башын сыртына салып йоклап ята, йә йорт алдында бәбкә үләнен ялкау гына йолкып әрле-бирле йөренә, тагаракка салып калдырган суны килеп борыны белән шапырдатып ала, яисә кая барырга белмәгәндәй, бәрәңге бакчасына кереп китә дә, түтәлләр арасыннан муенын сузып, башын әле бер якка, әле икенче якка кырын салып, нәрсәдер көткәндәй, озак кына каранып тора.

Бу җәйге озын көндә берүзе калып вакытын үткәргән ялгыз каз нәрсәләр турында уйлый, күңелендә аның нинди моңсу, нинди сагыш ята? Кем әйтә алсын, аның кайгысын кемнең тыңлаганы бар? Әмма бичара казның ялгызлыктан эче бик поша булса кирәк, һәм бу бер дә гаҗәп түгел.

Менә яз килде. Дәртле кояш кытыклап уяткандай, табигать тирләп, көлеп күзен ачты. Бөтен җан ияләрендә эшлекле хәрәкәт, куанычлы ыгы-зыгы башланды. Җир өсте көннән-көн үсә, куера барган яшь үлән белән түшәлде һәм кояшка карап йөзләрен ачкан хуш исле нәфис чәчәкләр белән бизәлде. Ул чәчәкләргә, билен буган, аякларына сары итекләр кигән яшь кияүләр төсле, уңган чая бал кортлары килеп кундылар... Ак, сары, кызыл-чуар купшы күбәләкләр, туй вакытында яшь килен тирәсендә куштанланып йөргән кызлар шикелле, бал корты белән кавышкан чәчәк әйләнәсендә уйнаклап-талпынып очалар. Сылу сыерчыклар, назлы сандугачлар, иркә кәккүкләр, туйга чакырылган җырчылар кебек, су буендагы куе тирәкләрда туктаусыз сайрап торалар. Җитез сабан тургайлары, такмаклап биюче егетләр сыман, нурлы һавадан төшмичә, сайрый-сайрый, сызгыра-сызгыра җилпенәләр.

Бу туйда берәү дә ялгыз түгел, һәр җан иясенең ише бар. Һәр җан иясе ана була, бала үстерә. Әнә кайбер кошлар инде симез кортларны сыртларыннан тешләп ояларында чыр-чу килгән зур авызлы, ялангач башлы чебиләренә ташыйлар. Менә Машаның ак кәҗәсе берьюлы ике бәрән китерде. Бәрәннәр, аяклары җиргә тияргә өлгермәс борын, ишегалдын бер итеп сикереп, чабып йөри башладылар. Карт кәҗә, «тапкач, баланың шундыен табарга кирәк!» дигәндәй, горурлы мактану белән дөньяга карый, тик масаеп сакалын гына сыйпап куймый. Әнә тавыкларның җыйнавына берәү булса да, үз-үзенә исе китеп йөргән тәкәббер әтәчләре бар. Ә ала каз ялгыз, аның үз ише юк. Ул күкәй дә сала, бала да чыгара алмый. Башкаларның бәхетле яшәүләрен, үзенең шундый аяныч хәлен сизгән казның әче пошмыймы соң? Һичшиксез, эче поша, йөрәге яна торгандыр.

Маша эштән кайткач, кичен, ишек төбенә утырып, кәҗәсен, тавыкларын янына җыеп ашата. Ала каз да шунда була. Тик ул сөйләнүдән бушамый... Әрсез тавыклар аның тирәсендә бәргәләнеп йөреп, бер-берсенең авызыннан өзеп орлык чүплиләр, ә ул һаман сөйләнә. Дәртсез тавыш белән, муенын җыерып, мескен булып сөйләнә, үзе әледән-әле килеп Машаның аякларына ышкына. Гүя ул озын көн буена ялгыз булуыннан, беркемнең дә аңа сүз катмавыннан, башкалар үз ишләре, балалары белән гамьсез чүкердәшеп вакыт үткәргәндә ул күңелсез авыр уйларга чумып, эч пошудан үзен кая куярга белмичә аптырап йөрүеннән, кыскасы, үзенең бәхетсезлегеннән зарлана.

Маша аңа кызганып карый, сөеп, юатып дәшә:

– Җитәр инде, юләр, җитәр! Ач каласың ич! – ди. Соңра итәгенә алып башыннан сыйпап сөя һәм кулыннан ашата башлый.

Әнә шулай ялгыз казның көннәре бертөсле үткән чакта, бу авылга безнең часть — фашистларны куып алып киткән фронт артыннан ияреп баручы аерым тәэминат ротасы кереп урнашты. Асылда сугыш үзе бу авылны читләтеп узган иде һәм немецлар киткәннән соң шактый вакыт узгач кына аның урамнары, халык тарафыннан зарыгып көтеп алынган безнең гаскәрләр белән тулып, җанланып китте.

Авылның кинәт болай бертөсле кешеләр белән тулып китүе — немецлар вакытында «идән асты» хәлендә яшәгән ала казда борчылулы кызыксыну тудырды. Ул, хәтәр бер эш көткәндәй башын кырын салып, җитди чырай белән үткән-сүткәннәргә карап тора башлады. Ләкин никадәр сак һәм җитди каранмасын, бу солдатлар кырык беренче елның җәендә авылга кинәт «хальд, валд, hay, hay» дип ямьсез, ят тавышлар белән кычкырып шаулап килеп кергән, муеннарына элгән кара саплы автоматларыннан тиктомалга уңга-сулга пуля сиптергән, кызарып бүртенгән чырайлы, акайган күзле солдатларга һич тә охшамыйлар иде. Бигрәк тә авыл кешеләре һәм хатын-кызлары теге вакытта ул солдатлардан котлары алынып качкан булсалар, хәзер бу солдатлар тирәсенә үзләре төркем-төркем булып җыелалар, сөйләшәләр, көлешәләр иде. Каз үзе дә, кайчандыр бик куркытылган булуына карамастан, ничектер йөрәге төбендә тынычлык тоя, гүя ул да кемнең кем булуын сизенә иде.

Машаның да өенә өч солдат урнашты. Аларның берсе итекче, икенчесе тегүче, өченчесе Иван-повар иде.

Ала каз ишек төбеннән китмичә бу өч солдатны җентекләп күзәтә башлады. Чамасыз озын, очлары орчык очыдай тырпаеп торган кара мыеклы итекче кечкенә өстәле, күн төпле урындыгы, калыплары һәм бер бәйләм иске ботинкалары белән чоланга урнашты. Урнашу белән ул үзенең эшенә кереште. Авызын тутырып вак кадаклар каба да, чүкеч белән шуларны берәмләп ботинка төбенә кага башлый. Какканда авызын әле бер якка, әле икенче якка кыйшайта һәм кара мыегының очлары әле бер колагына, әле икенче колагына тия язып кала... Ул бер дә күтәрелеп карамый һәм бер-ике тапкыр тартып беткән тәмәке төпчеген сүндермичә казның аркасына да ташлады. Тик бер генә кат башын күтәреп:

– Что, гусак?! – дип куйды.

Итекче казга ошамады.

Тегүче дә әллә нинди сәер кеше иде. Ул күзлеген киеп ала да, бөкрәя төшеп, аягы белән бер машинаны әйләндерә башлый. Әйләндерә-әйләндерә, ә машина һич урыныннан китә алмый. Аның да бу «мәгънәсез» тырышуын карап тору каз өчен кызык түгел иде.

Иван-повар исә бөтенләй башка тәэсир калдырды. Менә ул — киң, таза гәүдәле, янып торган шома битле — ак калпак, ак алъяпкычтан җитез атлап ишектән килеп чыкты. Чыгу белән казны күреп алды һәм туктала биреп:

– Эхи, каз! – диде, соңра бөтен бите белән җәелеп елмаеп: – Исәнмесез, иркәм! – дип дәште.

Ала каз да, җавап биргәндәй, кыска гына:

– Ког! – дип куйды.

Алар бер-берсенә беренче караштан ук ошадылар. Повар казга сокланып, каз исә поварга ышанып карый. Менә повар казны муеныннан йомшак кына тотып күтәрә hәм:

– Җиңелсең, иркәм, җиңелсең, яхшылап ашатасы бар үзеңне, – ди.

Каз, поварны аңлагандай, җанланып сөйләнә башлый.

– Кый, кый, ког, ког! – ди һәм Машага назланып өйрәнгән гадәте буенча поварның аяклары арасыннан бер-ике тапкыр ышкылып үтә.

Шулай итеп, алар дуслашып та китәләр.

Безнең часть бу авылда озак торасы булганга күрә, Машаның бәрәңге бакчасы артына, ачык җиргә тактадан җәйге кухня ясадылар.

Иван-повар көн дә иртә белән кухняга киткәндә, ала каз да аның артыннан ияреп бара. Үз тиңе белән бергә баргандай, ава-түнә атлап, туктаусыз сөйләнеп бара. Хис белән сөйли кебек, акрын сөйләгәндә муенын җыера, тавышын күтәргәндә муенын да бөтен озынлыгына сузып җибәрә. Иван, дустына игътибарсыз булып күренмәс өчен:

– Ә, шулаймыни? Кара син аны! Дөрес лыгырдыйсың, дөрес! – дигән була.

Кухняга килгәч, ул аңа калган ботканы такта өстенә салып бирә, каяндыр табылган немец каскасына су да салып куя. Каз ботканы ашый, суны эчә, ә аннан тамагы туеп хушлангач, яшел чирәм уртасына чүгәләп, борынын канаты астына тыгып, озак кына йоклап та ала. Торгач, поварның барлыгын белергә теләгәндәй, кухня ишеге төбенә килеп карый. Шуннан соң кухняның хуҗасы сыман муенын сузып, кырын-кырын каранып әрле-бирле йөренә башлый. Аның файдасы да тими түгел — бер генә этне дә ул кухняга якын җибәрми.

Аш өләшкән вакытларда исә ул котелок күтәреп килүче солдатларны башын текә тотып, дәртләнеп кычкырып каршы ала.

– Кыйгак, кыйгак! – ди. Үзенчә «рәхим итегез!» диме инде, — белмим!

Солдатлар да җавапсыз калмыйлар, ерактан ук көлешеп дәшәләр:

– Ә, повариха иптәш, аш өлгердеме?

– Йә, бүген нәрсә белән безне сыйлыйсыз?

– Менә син булыша башлаганнан бирле аш бик тәмле булып китте бит әле!

Ә кайбер шаяннары:

– Иван, син моның башына ак калпак кидерер идең! – диләр.

Кайчак исә каз тирәсенә солдатлар җыелалар. Иван-повар да кухня эссесеннән тирләп-пешеп, аз гына һава алырга дип чыккан була. Ул түгәрәк уртасына басып, казга карап үзенең поварлык осталыгы турында кәефләнеп сөйли башлый:

– Мин, – ди, – элек ресторанда эшләгәндә кош итләреннән иң нәфис, иң затлы ашлар әзерли идем. Әйтик, кыздырылган күркә яки җимеш белән тутырган тавык бик шәп булып чыга иде. Ә менә бу сары аякның ите инде, үзегез беләсез, иң мактаулы симез итләрдән санала. Әйтик, мичтә пешерелгән әче кәбестә белән, никадәр симез булса да, җиңел ашала. Янә, мае агып торган койрык төбе изгән бәрәңге боламыгы белән, керәнләп бик шәп төшә... Нәрсә, дөрес түгелме әллә, чекерәеп карап торасың?!

Чыннан да каз, башын кырын сала биреп, Иван-поварга һәм аның кулындагы зур, үткен кухня пычагына бик дикъкать белән карап тора. Гүя ул поварның нәрсә турында сөйләвен төшенә кебек, ләкин аңарда повар кулындагы зур пычактан һәм аның менә хәзер керәнләп ашардай булып сөйләнүеннән курку сизелми. Каз үзенең дөньяга нәрсә өчен яратылуын белә төсле һәм шул ук вакытта хәзер үк йолкынып мичкә кермәсенә дә нык ышана. Ул поварның мактавын раслагандай:

– Koг! – дип куя.

Повар:

– Ә шулаймы, дөрес әйтәмме? – ди һәм казның борыныннан тотып ала. Каз артка тартылып ычкына, аннан муенын сузып, батыраеп, кыйкылдап поварга һөҗүм итә. Повар кулларын бутап казның муеныннан эләктерергә тырыша, ләкин аның муены елан җитезлеге белән боргалана, бер озыная, бер кыскара, поварның әле бер ботыннан, әле икенче ботыннан эләктереп, борып ала. Ахырда повар каршы тора алмыйча кача башлый, каз исә аның артыннан кухняга кадәр куып китә... Солдатлар рәхәтләнеп, шаулап көлешеп калалар.

Соңра алар кич белән бергәләп өйгә кайталар. Көн буе бергә эшләп арыган ике дус шикелле, повар кулларын артка куеп, каз салмак кына ава-түнә атлап сүзсез генә кайталар.

Шулай итеп, безнең солдатлар аларны һәрвакыт икесен бергә күрергә өйрәнделәр.

Озын фронт юлында кайчан шулай берәр хайван (кубесенчә этләр, яки хуҗасыз калган кәҗә, тай кебек йорт хайваны да) хәрби частька ияләшеп, ияреп китүчән була. Чөнки солдат җан иясен фронтта башка һичбер җирдә яратмаган шикелле ярата, һәм хайван үзе дә моны сизә булса кирәк; шуның өстенә ул солдатлар тирәсендә һәрвакыт тук булып йөри. Табигый инде, ялгыз каз да, һәрбер солдаттан иркәләп карау, яратып дәшү сизеп торганга күрә, шулай безгә бик нык ияләште. Ала каз чыннан да бик үзгәрде, элекке кебек буш калган өй тирәсендә көн буена ялгыз моңаеп, бер җанлы тавыш ишетергә һәм сүз кайтарырга мохтаҗ булып йөрми инде. Аңа дәрт керде, ул көрәеп, матурланып китте.

Ләкин көннәрдән беркөнне ала каз поварга иярмәде, кухняга бармыйча өйдә калды. Бу хәл поварны шактый гаҗәнләндерде. Иртәнге ашны өләшкәннән соң, үл кызыксынып, өйгә кайтып килде. Ала каз исән-сау һәм элеккечә өй ишеге төбендә ялгызы басып тора иде. Повар аны чакырып карады, бераз үпкәләп, шелтәләп тә алды, ләкин каз аның сүзләренә һич колак салмады; ул ни өчендер тын һәм уйчан иде.

Ул көнне кухняга килгән солдатлар да казның юклыгыннан аптырап калдылар, һәркайсы повардан:

– Иван, озын муенлы ярдәмчең кайда? – дип сорый торган булдылар.

Иван-повар ала казның кинәт болай үзгәреп китүен берничек тә төшендерә алмады. Ә казның болай үзгәрүенә бик җитди бер сәбәп бар иде ул да булса, мич артыннан вакыт-вакыт ишетелеп куйган нечкә бер таныш тавыш иде. Бу шундый җанга якын тансык тавыш казның йөрәгенә төште, ул берьюлы бу тавыш белән сихерләнде һәм дөньясын онытып, ишек төбеннән беркая китмичә, бары шул нечкә тавышның ишетелүен генә көтеп тора торган булды.

Маша төшке ашка кайткач, мич артына кереп, нәрсәдер актарына башлады. Мич артыннан чыр-чу иткән нечкә тавышлар һәм бу тавышларны басып берәүнең «кор-кор» диюе ишетелде.

Каз бичара «инде ни күрәм!» дип тын алырга да куркып тора иде.

Менә берзаман мич артыннан озак вакыт ояла утырып чырае агарган кара тавык яман кабарынып, Машаның аяк тирәсендә әйләнә-әйләнә, «кор, кор» дия-дия килеп чыкты. Машаның алъяпкычында тавыкның чебиләре иде. Ул аларны йорт алдына чыгарып, яшел чирәмгә җибәрде.

Ләкин каз ни күзе белән күрсен, яшел чирәмдә чебиләре түгел, ә каз бәбкәләре иде. Менә алар биш бәбкә нечкә тәпиләренә чак басып, әле алга, әле артка таба чайкалып торалар. Алар шундый кечкенәләр, борыннары үтә күренерлек шундый юка һәм якты сарылар, түп-түгәрәк башларының ике ягында, тамызып куйган ике сумала тамчысыдай, кара күзләре елтырыйлар, ә канатлары шундый кечкенәләр, әйтерсең юри генә ябыштырып куйганнар. Алар барысы да йомшак сары мамыктан гына әвәләп ясалган кебекләр һәм аз гына җил исте исә хәзер очып китәрләр төсле... Алар көн яктысына карый алмыйча башларын боргалаган булалар, нечкә генә тавыш белән:

– Ти, ти, ти, пип, пип! – диешәләр.

Бу күренештән ала каз тәмам таңга калды. Ул бәбкәләргә карап бөтен барлыгы белән йотылган, һич айный алмаслык булып сихерләнгән иде. Бичараның йөрәгендә бу могҗизалы күренештән нинди хисләр уянды икән? Ничек итеп, нинди хәрәкәт, нинди тавыш белән ул аны белгертә алсын! Әгәр каз кеше кебек булса иде, һичшиксез, бу минутта аның ике күзеннән сөенеч яшьләре мөлдерәп агып киткән булыр иде.

Каз түгел, без дә бу эшкә гаҗәпләндек. Дөрес, тавык астында каз бәбкәсе чыгарып булуын без белә идек, ләкин менә каз йомыркаларын Маша кайдан алган — монысы безнең өчен табышмак иде. Бөтен районга берүзе торып калган ала казның чебиләнерлек йомырка салып бирүе мөмкин түгел, чыннан да каян табылган ул йомыркалар? Иван-повар — ярый әле ул каз турындагы бөтен хәбәрне белеп тора — аш өләшкәндә безгә бу хәлнең серен сөйләп бирде. Шулай, яз башында немецлардан азат ителгән авылларына кире кайтып баручы бер эшелон колхозчылар якындагы станция аша үткәннәр. Йорт-җирләреннән аерылып торуга карамастан, аларның үзләре белән бергә саклап алып кайтып килгән мал-туарлары да, кош-кортлары да булган икән. Уңган Маша менә шулардан каз йомыркаларын алып та калган инде. Машаның бәхетеннән, йомыркалар барысы да яраклы булып, әнә кара тавык утыра торгач, һәркайсыннан берәр бәбкә дә дөньяга борынлап чыкты.

Инде ала каз шул бәбкәләрне күргән көннән алып Иван-поварны да, кухняны да, безнең барыбызны да ташлады, ничектер безне күрмәс һәм сизмәс булды.

Ул көннәр буена бәбкәле кара тавык тирәсендә йөри башлады. Тавык бәбкәләрне уяу саклый, казны түгел, тавыклардан берсен-бер якын җибәрми. Һаман кабарынып, туктаусыз коркылдап, тирә-ягына ялт-йолт каранып кына тора. Шуңа күрә каз читләтеп кенә карап йөрергә мәҗбүр, әмма үзе тавыкның бәбкәләргә чын ана булмавын сизенә булса кирәк... Чыннан да, тавык бәбкәләрне су буена илтми, рәхәтләнеп йөздерми, чумып уйнарга, башлары белән суга кадалып, койрыкларын текә күтәреп торырга өйрәтми, ә үлән йолкып ашарга өйрәтәсе урында җир тибеп, җыен юк-бар нәрсә чүпләргә кыстап маташа. Юкка гына бәбкәләр зәгыйфь, аңгыра булып үсмиләр. Казның моңа бик эче поша, ахрысы — кайчак ул үлән йолыккалап, бәбкәләрне үз янына чакырып карый. Ләкин бәбкәләр ишеткәнче, кара тавык зәһәрләнеп килеп җитә. Бәлкем каз юньсез тавыкка кирәген биргән дә булыр иде, тик бәбкәләр хакына ул чигенә.

Вакыт үтә. Ничек кенә булмасын, бәбкәләр үсәләр. Менә аларның сары мамыклары агара башлады, койрыклары очына нечкә генә каурыйлар чыкты, муеннары да шактый озыная төште. Алар инде тавыкның канаты астына сыймыйлар, таралашып яталар, йөргәндә дә һаман тавыктан читтә, үз башларына йөриләр. Тавык үзе дә элеккечә бәбкәләр тирәсендә янып-көйгән ана булган булып йөрми инде. Ул хәзер артык кабарынып та, туктаусыз коркылдап та маташмый. Тик шунда үзалдына тибенеп, бабкәләр кая китсәләр, шулар артыннан ияреп йөргән була.

Ә беркөнне исә барыбыз да менә мондый гаҗәп бер вакыйга ишеттек: Маша иртә белән торып тышка чыкса, ала каз да, бәбкәләр дә юк ди... Кара тавык үзе гомердә бәбкәләре булмагандай кызыл әтәч янында куштанланып йөри, имеш. Маша, билгеле, курка кала. «Ах, урлаганнар икән, казларымнан яздым!» дип уйлый, ләкин шулай да ашыгып эзләргә тотына.

Менә бервакытны елга буена эзләп барса, ни күзе белән күрсен, ала каз биш бәбкәне ияртеп, су уртасында акрын гына әрле-бирле йөзеп йөри, имеш. Башын текә күтәргән ди, әйләнә-тирәсенә гаҗәп җитди чырай белән масаеп карана ди, әйтерсең дөньяның шаһы булган, шундый горурлык ди үзендә... Машаның чакыруын колагына да элми икән, бары тик су эченнән сап-сары булып күренгән сыңар тәпиен генә селтәп куя ди.

Ничек бу хәл булган — тавык үзе бәбкәләрне ташлап киткәнме, яки туктаусыз күзәтеп йөргән каз ахырда чыдый алмыйча аларны булдыксыз ана кулыннан тартып алганмы — әйтүе читен. Һәрхәлдә, үсеп килгән ап-ак кына каз бәбкәләренең кара тавык белән һаман ишегалдында, һаман тирес өемнәре тирәсендә пычранып йөрүләрен күрү кызыксыз иде; инде алар ала казга ияреп су буена төшеп киткәч, табигатьнең кечкенә бер хатасы төзәлгән кебек булды.

Төш вакытында ала каз беренче тапкыр су күргән юеш бәбкәләрен ияртеп йортка кайтты. Аны күрергә дип барыбыз да җыелыштык... Ябыштырып куйган шикелле урыннарыннан купмый торган күзлекле тегүче белән кара мыеклы итекче дә чыкканнар иде. Хәтта, кухняда кызу эш вакыты булуга карамастан, аш чүмечен күтәреп Иван-повар да чабып килеп җитте.

Чыннан да, ала каз танымаслык булып үзгәреп өлгергән иде. Кая ул элекке шикелле һәркем белән үз булып, яхшатланып маташу! Муенын җирдән күтәрми, әле берәүгә, әле икенчегә сузылып:

–Ыссс, ыссс! – дип кенә тора.

Тик Маша белән Иван-поварны гына бәбкәләренә якын җибәрде... Иван-повар куанычыннан чыдый алмыйча:

– Әй, җан дускаем, семьялы булдыңмыни?! – дип кычкырып, җитез генә казны ике кулы белән күтәреп алды да баш түбәсеннән үбеп куйды. Каз да җиргә төшкәнче поварның борын очына төртеп алырга өлгерде. Бу тамашадан бәбкәләр дә бик яман шаулашып алдылар: янәсе, ала каз алар өчен хәзер чит түгел һәм аның белән болай шаяруны яратмыйлар.

Озак карап торганнан соң итекче дә, ниһаять, мыегын уңга-сулга сыпырып, бер бик мәгънәле сүз әйтеп ташлады:

– Мин, – ди, – моны ата каз дип торам, ул, хәерсез, ана каз икән ләбаса!..


Шулай итеп, немецлар явыннан япа-ялгыз торып калган ала каз, Иван-повар әйтмешли, семьялы булып алды. Әгәр ала казның гомере булса, киләсе язга инде үзе йомырка салыр, үзе утырып бала чыгарыр. Машага байлык, ә аңа бер көтү бәбкәле, бәхетле тормыш килер.

Хәзер исә без торган урамга яңа ямь керде. Айлы тын төндә урам чирәмендә бәбкәләрен тирәсенә җыеп ала каз утыра. Берәр кешенең якынлашкан аяк тавышын ишетүгә ул башын күтәреп тавыш бирә башлый. Йоклап яткан бәбкәләр дә борыннарын җылы канат асларыннан чыгармыйча гына «пипелдәшеп» күялар... Аяк тавышлары тына, урам янә көмеш нурлы тынлыкка чума һәм каз тавышлары үтеп китүчене азат ителгән авылда яңадан туып килгән тормышның җанлы сулышы, куанычлы авазы кебек озатып кала.

1944