МӘҮЛИЯ НИГӘ КӨЛДЕ?

Ибраһим Гази

Мәүлиягә быел унике тулды. Кечкенә чагыннан ук аны «дәү әнисе кызы», «чат дәү әнисе» дип аптыраталар иде. Маңгаена табарак сикергән кара кашлары да, чекерәеп торган кечкенә кара күзләре дә — барысы да дәү әнисенеке. Берни булса, үз әнкәсе аңа: «Син минем кызым түгел, дәү әниең кызы, бар дәү әниеңнәргә», – дип, яисә: «Алай сүз тыңламасаң, тотармын да дәү әниеңнәргә илтеп бирермен, алар кызы булырсың», – дип, Мәүлияне «куркыта» торган иде.

Тик шулай да бер ягы белән кыз үз әнкәсенә бик охшаган иде. Мәүлиянең әнисе, карт кеше булмаса да, җыен юк-барга ышанучан кеше. Самовар сызгырса, кунак килә. Мәче битен юса, тагын кунак. Козгын кычкырса, бусы инде бөтенләй харап, берәр төрле бәхетсезлекне көт тә тор.

Борынгылар әйтмешли, алмагачның алмасы бик ерак төшми икән. Мәүлия дә, әнкәсе кебек, җыен чурт-гүргә ышана иде. Шуның аркасында ул быел, яз көне бер экзаменын бирә алмыйча, көзгә калды.

Болай булды. Май ае иде. Шомырт котырып чәчәк ата иде. Экзамен бирәсе көнне Мәүлия, бусаганы уң аягы белән атлап чыгып, өйалды баскычыннан төште, урамга чыкты. «Әгәр дә хәзер, – дип юрады ул, – күршеләрнең Актырнагы каршыма чабып чыгып, койрыгын өч тапкыр болгаса, экзаменнарны бирә алам». Көн саен кызның каршысына чыга торган Актырнак (Мәүлия аңа гел ипи бирә торган иде) бу юлы да чабып чыкты, койрыгын болгый-болгый, кызның кулыннан икмәкне алды һәм кызны бераз озата барды. «Бирәм икән!» дип сөенде Мәүлия. Ләкин мәктәп каршындагы коега җитәрәк, кызның баш очында, биектә-биектә, козгын кычкырып җибәрде:

– Коңгыйк! Коңгыйк!

Мәүлиянең төсләре үк агарып китте. Козгын инде ул хәерлегә кычкырмый. Бирә алмый икән! Чырае киткән, бик каушаган хәлдә, Мәүлия мәктәпкә килеп җитте. Бик каушаган хәлдә экзаменга керде һәм, бирә алмыйча, елап килеп чыкты.

Җәй буе укып, хәзерләнеп, бүген ул менә тагын экзаменга бара. Муенына галстугын бәйләде. Бусаганы тагын уң аягы белән генә атлап чыгып, өйалды баскычыннан төште. Урамга чыкты. Бу юлы Мәүлия «Казык башына киптерергә элгән чүлмәк күрсәм, экзаменымны бирә алам» дип юрап куйды. Чыгуга күршеләренең читәнендәге кызыл чүлмәккә күзе төште. Ләкин чүлмәк күрү генә аз булып тоелды, тагын берәр нәрсә юрарга булды.

Мәүлия ерактан ук дәү әниләре капкасыннан бәбкәләрен иярткән каз чыгып килгәнне күрде дә «Әгәр дәү әни, мин узып киткәндә, читән аркылы карап калса, бирә алам» дип юрады.

Болай дип юрауның хәйләсе бар иде. Мәүлиянең дәү әнисе көн саен иртән казларны капкадан чыгарып җибәрә дә үзе, күлгә төшеп баручы каз бәбкәләренә сокланып, артларыннан бер кавым карап тора иде. Тик дәү әнисе көн дә казларны бик иртә чыгара торган иде, ә бүген никтер соңгарак калган.

Мәүлия дәү әниләре турысына җитте. Читәнгә күп итеп керләр эленгән, читән артында кемдер йөри. «Кер сыгып элә икән» дип уйлады Мәүлия. «Дәү әни, исәнме!» дип кычкырып узып китте.

Мәктәпкә бик куанып барып керде. Дәү әнисе читән аркылы карап тормады торуын, тик шулай да читән артында йөри иде бит. Барыбер түгелмени? Экзаменга бер дә курыкмыйча керде, билеттагы сорауларга шатырдатып җавап бирде.

Укытучы Әлфия апасы:

– Менә яхшы! Менә тырышкан! – дип, кызга биш куеп чыгарды.

Мәүлиянең башы түбәгә тия язды. Кайтышлый дәү әниләренә керергә, сөенечен алып чыгарга булды.

Капка турысына җиткәч, ишек алдындагы бабасының сукранган тавышын ишетте:

– Мур кырасы хайван! Кер чәйнәмәсәң, беткәнмени сиңа...

– Бабакай! – дип, Мәүлия йөгереп килеп керде. – Бабакай, бишкә бирдем!

– Бик яхшы булган, кызым, бик яхшы. Менә бозауны ачуланам әле, киптерергә элгән керләрне чәйнәгән.

Бабасы шулай диде дә бакча читәненә кашынып торган бозауга таба кизәнде.

– Мин сине! Кит, ышкынма читәнгә! Аударырсың!

– Дәү әни өйдәме? – диде Мәүлия, өйалды баскычына йөгереп менде.

– Дәү әниең бүген таң белән духтырга киткән иде, раюнга. Биле сызлап тора.

Мәүлия аптырап калды. Соң әле иртә белән генә ишегалдында кер сыгып йөри иде ич.

– Юк, кызым, – диде бабасы. – Таңнан юлга чыкты. Менә керне карарга миңа кушып калдырган иде. Карадым... Мин сине! – дип кабатлады ул, читән янында дымлы матур күзләре белән юаш кына карап торган бозауга бармак янап. – Дәү әниең киткәч, өйнең рәте-башы югалды. Чәй дә куеп эчә алганым юк әле.

Мәүлия баягынак читән артында кемнеңдер мыш-мыш килеп азаплануын хәтеренә китерде дә, «Бозауга, дәү әни, исәнме! дип кычкырганмын икән» дип, көлмәс җиреннән көлеп җибәрде һәм, ашыга-ашыга, бабасына самовар куярга тотынды.

мэулия нигэ колде мщълия нигщ кцлде маулия нига колде ибрахим гази мингазиев ибрахим гази ибраһим гази зарифулла улы ибрагим гази зарифуллович тулы әсәр укырга онлайн читать полная версия полная книга на татарском татарча