КОЯШ АРТЫННАН КИТКӘН ТУРГАЙ

Ибраһим Гази

Туган-үскән авылымны сагынып кунакка кайттым. Туган җирдәге бөтен нәрсә ник болай җанга бик якын була икән? Хәтта урам туфрагына басканда да күңелем тетри...

Беренче көнне үк малай чакта ат саклаган чокыр-чакырларны, җилкәләп утын ташыган урманнарны, суын эчкән инеш буйларын — яхшы-яман истәлекләре белән күңелдә калган урыннарның барысын да йөреп чыктым. Йөрмәгән тик Олы күл буе гына калды. Мин аны юри соңгарак калдырдым. Олы күл ерак. Анда барып кайту өчен үзенә бер көн кирәк.

Әйтергә онытканмын, кызарып җиләк пешкән чаклар иде бу. Ашлыклар күкрәп үсеп утырган чак. Бик матур чак. Кояш кызуы басыла төшкәч, мин Олы күлгә барырга дип юлга чыктым. Көн сүрелеп бетмәгән иде әле. Кечкенәдән үк бик таныш, бик күп тапкырлар атта да, җәяү дә чабып узган юл буйлап әкрен генә барам. Тузанның кайнарлыгы хәтта ботинка табаны аша сизелә... Кояш гүя эрегән һәм менә-менә минем башка тамачак. Әлсерәп авызларын ачкан кара карга балалары, мин бик якынайгач кына, анда да теләр-теләмәс кенә, канатка күтәреләләр дә, ерак та китмичә, яңадан төшеп куналар.

Барып җиткәч, балык сикерүдән җәелгән су алкаларына карап, төрле уйлар уйлап чирәмдә бик озак утырдым. Малай чагында йөгереп йөргән җирләргә кире кайткан кешенең уйларга уе табыла инде. Аннары күлне бер тапкыр әкрен генә әйләнеп чыктым да тагын иске урынга килеп утырдым. Инде озак утырылды бугай. Өйдәгеләр мине югалтканнардыр. Ләкин никтер кузгаласым килми: кайчан әле мин тагы кайта алырмын, утырып калыйм. Камышта тирбәлгән кечкенә генә сары кошка карап утырам да утырам.

Кояш үз юлы белән әкрен генә төшеп бара... Өлгерә башлаган бодай исе, татлы бал исе борынга керә... Рәхәт! Ә тургайлар кичкырын бигрәк тә котыралар икән. Баш турымда сайрыйлар да сайрыйлар. Әллә инде бөтен безнең район тургайлары минем баш очыма җыелганмы? Гөрләшәләр генә... Мин күккә карап чалкан ятам. Чалкан ятып тургай моңын тыңлыйм. Әнә берсе... әнә икенчесе... Түгәрәкләр ясый-ясый һаваны бораулап менеп баралар. Мин аларны күздән ычкындырмаска тырышып карап ятам. Колак төбендә: челтер-челтер, туррый-туррый, яй-яй...

Кояш бата, ахры, инде. Күл буйларына дымлы караңгылык төшә башлады. Ә күк йөзе әле зәп-зәңгәр, яп-якты... Бигрәк тә кояш баешы ягы... Ә болытлар кып-кызыл... Баягынак кар тауларыдай өелеп торган ак болытларга кинәт ут капты, болытлар ялкынланып яналар...

Кояш иңгән саен, тургайлар күтәрелә, күтәрелә... Гүя кояштан аерыласылары килми, гүя кояш аларның әниләре...

Мин бер-ике тургайны һаман күздән ычкындырмайм. Алар инде миңа кичке тәрәзәдә йөри торган күбәләк кадәр генә булып күренәләр. Үзләре һаман менә, һаман менә... Вакыт-вакыт мин инде аларны күздән дә югалтам. Аннары тагын эзләп табам.

Җирдә инде күптән кояш юк. Ә югарыда бар әле. Күккә чәчрәгән соңгы кояш нуры тургай канатында кызарып чагылып китә. Әнә шул чакта инде мин югалган тургайны яңадан шәйли башлыйм.

...Күренер-күренмәс кенә булып лепердәп торган бер тургай кинәт җиргә таба егыла башлады: кояш артыннан ияреп барырга аның көче, күрәсең, җитмәде... Әнә ул, канатларын җыеп, таш кебек атылып төшеп килә... Менә җир тургайга каршы сикерде. Мескен кошчык бәрелде, харап булды дип торганда гына, турган канатларын җәеп җибәрде дә солы арасына әкрен генә килеп төште. Калган икесе әле һаман күтәрелә, һаман сайрый... Никадәр генә биек менгән булсалар да, моңлы җырлары әле һаман җиргә төшеп җитә: челтер-челтер, туррый-туррый, яй-яй...

Әнә тагын берсе егылып төшеп килә. Нәкъ борчак кыры турысына... Минем сикереп торасым, аны учыма тотып аласым килә... Менә мин сикереп аягыма бастым... Талпындым... Бусы да, канатын җәеп җибәреп, әкрен генә борчак арасына төште.

Ә соңгысы? Әнә ул ак болыт таулары фонында кара нокта кебек кенә булып леперди. Ул әле һаман менә. Ул кояшны күрә булса кирәк. Ә җир инде кояшны күрми. Камыш ышыгында су өсте инде кап-кара. Ә камышлар инде йокыда...

Ә тургай, ялгыз тургай, һаман менә, һаман күтәрелә... Бәлки, аның әнисе кояштыр? Әнкәсеннән аерыласы килмичә, ул һаман югарырак, һаман яктыгарак менәдер...

Мин керфек тә какмыйча карап ятам. Күзләремне йомып кына алсам да, тургай инде югалачак. Кайда соң әле ул? Мин аны күрми башладым. Юк, юк, күрәм. Әнә ул, әнә... Тузан хәтле генә инде... Ә шулай да тавышы челтерәп агып тора...

Мин көтәм, менә ул канатларын җыяр да, иптәшләре кебек үк, җиргә таштай атылып төшәр. Җирдә яралган — җирдән аерыла алмас. Көтәм, ә ул һаман төшми. Ул һаман менә... Һаман сайрый...

Мин инде аны күрмим. Юк, күрмим... Ә челтерәп аккан тавышын әле ишетәм. Ишетәм әле. Әллә ишетәм кебек тоела гынамы? Була ич шулай: җырчы җырлап туктаганнан соң да колак төбендә аның җыры беравык чыңлап ишетелеп тора...

Кая китте икән соң ул? Ник җиргә төшмәде? Ник бүтәннәр кебек, канатларын җыеп, түбәнгә атылмады? Әллә сайрый-сайрый кояш артыннан киттеме? Кояш артыннан... Әнкәсе артыннан...

Мин башымны артка ташладым да әллә ни гомер күккә карап тордым. Бәлки, ул бик югарыдадыр, кояш артыннан барадыр? Тик минем күзләрем генә аны күрә алмыйдыр? Шулайдыр...

Кичке чыктан юешләнгән үләннәр өсләп әкрен генә авылга таба атлый башладым. Атлыйм... Уйлыйм... Кояш артыннан киткән тургай хакында уйлыйм... Ә күлнең аргы башында, җәйге матур төнне котлап, бакалар кешнәшә...